Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә аңа өметләнгән кешеләрне саклый

Йәһвә аңа өметләнгән кешеләрне саклый

Йәһвә аңа өметләнгән кешеләрне саклый

«Синең мәрхәмәтең һәм хаклыгың мине бертуктаусыз саклап торсын» (МӘДХИЯ 39:12).

1. Давыт патша Йәһвәдән нәрсә сораган, һәм бу үтенеч җавапсыз калмаган дип ни өчен әйтеп була?

ЙӘҺВӘГӘ «бик нык өметләнгән» борынгы Исраил патшасы Давыт бер тапкыр болай дигән: «Ул миңа аң салды, ялварганымны ишетте» (Мәдхия 39:2). Ничек Йәһвә аны яратучыларны саклый икәнен Давыт үзе күргән. Шуңа күрә ул Йәһвәдән «мине бертуктаусыз саклап тор» дип сораган (Мәдхия 39:12). Изге Язмаларда тугры ир-атларга һәм хатын-кызларга «әйбәтрәк терелү» вәгъдә ителгән, Давыт алар арасында, һәм хәзерге вакытта ул куркынычсыз урында — Йәһвәнең хәтерендә (Еврейләргә 11:32—35). Ул үзенең бүләген һичшиксез алачак, чөнки аның исеме Йәһвәнең «хәтер китабына» язылган (Малахий 3:16).

2. Ничек Изге Язмалар Йәһвә ягыннан сакланган булу нәрсә икәнен аңларга ярдәм итә?

2 Еврейләргә язылган хатның 11 нче бүлегендә искә алынган тугры кешеләр Гайсә җиргә килгәнчегә кадәр яшәсәләр дә, үз тормышларын аның өйрәтүе буенча корганнар: «Үзенең тормышын яратучы аны һәлак итәчәк, ә бу дөньяда үз тормышын нәфрәт итүче аны мәңгелек тормыш өчен саклаячак» (Яхъя 12:25). Димәк, Йәһвә ягыннан сакланган булу бу газаплардан яки эзәрлекләүләрдән азат булу дигәнне аңлатмый, юк. Йәһвә тарафыннан сакланган кеше рухи яктан якланган — андый яклау кешегә моннан ары да Аллаһыга яраклы булып калырга ярдәм итәчәк.

3. Йәһвә Мәсихне саклаган икәне нәрсәдән күренә, һәм моның нәтиҗәсе нинди булган?

3 Гайсә үзе хурлауга һәм каты эзәрлекләүләргә дучар булган. Һәм ахыр чиктә дошманнар аны хәтта хурлыклы һәм җәфалы үлемгә хөкем иткәннәр. Ләкин Аллаһы Мәсихне саклаячакмын дигән (Ишагыйя 42:1—6). Гайсәнең үтерелүе Йәһвә үз вәгъдәсен үтәмәгән дигәнне аңлатамы? Һич тә юк. Без белдек инде: Йәһвә элегрәк Давытны ишеткән. Һәм Гайсәнең хурлыклы үлеменнән соң өченче көнгә терелүе Йәһвәнең аны да ишеткәнен исбатлый. Гайсә ярдәм сораган, һәм аның үтенеченә җавап итеп, Йәһвә аңа сафлык сакларга көч биргән (Маттай 26:39). Һәм нәтиҗәдә Гайсә күктә үлемсезлек алган, ә аның йолым корбанына иман итүче миллионлаган кешеләр мәңгелек тормышка өмет алдылар.

4. Майланган мәсихчеләр белән «башка сарыкларга» нинди ышандыру бирелгән?

4 Давыт һәм Гайсә көннәрендәге кебек, безнең көннәрдә дә Йәһвә үзенең хезмәтчеләрен саклый ала һәм моны эшләргә тели. Моңа шикләнмәскә була (Ягъкуб 1:17). Мәсихнең җирдә чагыштырмача әз калган майланган кардәшләре Йәһвәнең мондый вәгъдәсенә ышана алалар: «Күкләрдә сезнең өчен сакланган черемәс, пакь, шиңмәс мирасыгыз булсын өчен... соңгы вакытта ачылырга әзер торучы котылу өчен Аллаһы сезне иман итүегез аша Үзенең кодрәте белән саклап тора» (1 Петер 1:4, 5). Җирдә яшәргә өметләнгән «башка сарыклар» да Аллаһыга һәм аның мәдхия җырлаучы аша әйткән мондый вәгъдәсенә ышана алалар: «Аның бар гаделләре, Ходайны яратыгыз; Ходай ышанычлыларны саклый» (Яхъя 10:16; Мәдхия 30:24).

Рухи яклау

5, 6. а) Аллаһы халкының бүген нинди яклавы бар? б) Майланганнарның һәм җирдә яшәргә өмете булганнарның Йәһвә белән мөнәсәбәтләре нинди?

5 Йәһвә үзенең халкының безнең көннәрдә рухи яктан яклавы булсын өчен кайгыртып куйган. Йәһвә үз хезмәтчеләрен эзәрлекләүләрдән яки тормыштагы авырлыклар белән бәлаләрдән саклап калмаса да, ул һәрвакыт аларга, үзе белән якын мөнәсәбәтләр саклар өчен, кирәкле юаныч һәм ярдәм бирә. Андый мөнәсәбәтләрнең нигезе — аларның йолым корбанына иман итүләре, ул корбан Аллаһының яратуын күрсәтә. Бу тугры хезмәтчеләрнең кайберләре, Мәсих белән күктә идарә итәр өчен, изге рух белән майланган булган. Алар Аллаһының рухи балалары һәм шул нигездә тәкъвалар дип игълан ителгәннәр. Аларга мондый сүзләр әйтелгән: «Ул караңгылык хакимлегеннән коткарып, безне Үзенең сөекле Улы Патшалыгына алып керде, һәм Аның Улы аша без йолып алынабыз, димәк, гөнаһларыбыз кичерелә» (Көлессәйлеләргә 1:13, 14).

6 Миллионлаган башка тугры мәсихчеләр дә Аллаһы биргән йолымнан файда таба алачагына шикләнмиләр. Изге Язмаларда болай диелә: «Адәм Улы... Үзенә хезмәт итсеннәр өчен дип килмәде, ә Үзе хезмәт итеп, күпләрне йолып алу өчен Үзенең тормышын бирергә дип килде» (Марк 10:45). Бу мәсихчеләр түземсезлек белән үз вакытында «Аллаһы балаларының данлы азатлыгына» ия булуларын көтәләр (Римлыларга 8:21). Алар Аллаһы белән дуслыкларын кадерлиләр һәм бу дуслыкны ныгытыр өчен бар көчләрен куялар.

7. Ничек Йәһвә үз халкының рухи ихтыяҗлары турында кайгырта?

7 Йәһвә үз халкының рухи иминлеге турында кайгыртып тора һәм аны өзлексез өйрәтә. Шуңа күрә Аллаһы хезмәтчеләре хакыйкатьне тагы да яхшырак һәм төгәлрәк аңлый алалар. Шулай ук Йәһвә үзенең Сүзе, оешмасы һәм изге рухы аша җитәкчелек бирә. «Ышанычлы һәм акыллы хезмәтченең» җитәкчелеге ярдәмендә Аллаһы халкы бөтен җир шары буенча бер халыкара гаилә булып яши. Бу «хезмәтче» Йәһвә халкының рухи, ә кирәк булганда физик ихтыяҗлары турында да кайгырта. Һәм моны кешеләрнең милләтенә яки җәмгыятьтәге дәрәҗәсенә карамастан эшли (Маттай 24:45).

8. Йәһвәнең үзенә тугрылыклы булганнарга карата нинди ышанычы бар, һәм нәрсәгә ул аларны ышандыра?

8 Йәһвә Гайсәне һөҗүм иткән дошманнарыннан саклап тормаган. Бүген дә ул мәсихчеләрне андый һөҗүмнәрдән сакламый. Ләкин Аллаһы аларга карата илтифатсыз дип нәтиҗә ясау дөрес булмас иде. Ул аларга ышана һәм алар мөһим бәхәсле сорауда һәрвакыт аның ягында булачак икәнен белә (Әюб 1:8—12; Гыйбрәтле сүзләр 27:11). Йәһвә үзенә тугрылыклы булганнарны беркайчан да ташламаячак, чөнки «Ходай дөреслекне ярата, Үзенең изгеләрен ташламый; алар гомергә сакланулы булырлар» (Мәдхия 36:28).

Аллаһының мәрхәмәте һәм хаклыгы безне саклап тора

9, 10. а) Ничек Йәһвәнең хаклыгы аның халкын саклый? б) Йәһвәнең мәрхәмәте аңа тугры булганнарны саклый икәне Изге Язмалардан ничек күренә?

9 Давыт 39 нчы мәдхиядә, үз догасында, Йәһвәдән мәрхәмәте һәм хаклыгы белән үзен саклап торуын сораган. Йәһвә — хаклык Аллаһысы һәм тәкъвалыкны ярата, шуңа күрә ул ачык итеп үз нормаларын аңлатып биргән. Ул нормаларны санга сукмаган кешеләр газаплар, авырлыклар кичерә һәм аларда шикләр туа, ә аларны тоткан кешеләр андый проблемалар белән сирәгрәк очраша. Мәсәлән, исерткеч эчемлекләрне чиктән тыш күп эчмәсәк, наркотик кулланмасак, җенси азгынлыктан һәм көч кулланудан качсак, без үзебезне һәм якыннарыбызны авырту һәм газаплар китерә торган авырлыклардан саклыйбыз. Хәтта Аллаһының хакыйкать юлыннан читкә тайпылган кешеләрдә дә мондый ышандыру бар: Йәһвә — тәүбә иткән гөнаһлы кешеләр өчен «сыендыручы». Моны үзендә Давыт патша татыган. Андый кешеләр шатлык белән: «Мине чолгаган кайгыдан сыендыручы Син»,— дип әйтә алалар (Мәдхия 31:7). Аллаһы үз мәрхәмәтен шундый искиткеч итеп күрсәтә!

10 Йәһвә үз хезмәтчеләрен бу бозык дөньядан читтә торырга кирәк дип кисәтә, бу дөнья тиздән юк ителгән булачак. Бу кисәтүдә Аллаһының мәрхәмәте, яки яратучан игелеге күренә. Без болай дип укыйбыз: «Фани дөньяны һәм анда булган нәрсәләрне яратмагыз. Дөньяны яратучыда Атаны ярату юк. Чөнки бу дөньяда булган һәммә нәрсә — тән нәфесләре, күзләр нәфесе һәм тормышта тәкәбберлеккә китерүче нәрсәләр — Атадан түгел, фәкать дөньядандыр». Бу кисәтүгә игътибарлы булып һәм шуның буенча эш итеп, без тормышыбызны мәңгегә саклаячакбыз, чөнки ул шигырьләрдән соң без мондый сүзләр укыйбыз: «Дөнья һәм аның нәфесләре үтеп китә, әмма Аллаһы ихтыярын үтәүче мәңге яши» (1 Яхъя 2:15—17).

Фикер йөртү сәләте, зирәклек һәм акыл безне саклап тора

11, 12. Ничек фикер йөртү сәләте, зирәклек һәм акыл безне саклый? Аңлатыгыз.

11 Аллаһының хуплавын алырга теләүче кешеләргә Давыт улы Сөләйман болай дигән: «Сине саклап торучылар... бу фикер йөртү сәләте белән зирәклек булыр». Ул шулай ук болай дип өндәгән: «Акыл җый... зирәк акыл сине ташламаса, ул сине имин яшәтер; аны ярат, һәм ул да сине үз күреп саклап торыр» (Гыйбрәтле сүзләр 2:11; 4:5, 6).

12 Фикер йөртү сәләте безгә Аллаһы Сүзеннән алынган белем турында уйланырга ярдәм итәчәк. Ул сәләт ярдәмендә без зирәгрәк булабыз һәм нинди эшләрне беренче урынга куярга икәнен өйрәнәбез. Бу бик мөһим, чөнки безнең күбебез, бәлки үз тәҗрибәсеннән, шуны белә: кеше, белеп яки белмичә, эшнең кайсысы беренче урында торырга тиеш икәнен дөрес билгеләмәсә, авырлыклар килеп чыга. Шайтан дөньясы безне байлыкка, хакимлеккә омтылырга, дан эзләргә мәҗбүр итә. Йәһвә исә безнең игътибарыбызны мөһимрәккә, рухи байлыкка юнәлтә. Әгәр бу дөнья омтылган максатларны яхшырак дип тапсак, нәтиҗәсе гаилә таркалуы, дуслык мөнәсәбәтләренең юкка чыгуы һәм рухи нәрсәләргә кызыксынуның бетүе булырга мөмкин. Һәм ахыр чиктә кешегә Гайсәнең: «Әгәр берәү бөтен дөнья милкен үзенә алып, җанын һәлак итсә, моннан аңа ни файда?» — дигән сүзләре дөрес икәнен танырга гына кала (Марк 8:36). Акыл безгә Гайсәнең мондый киңәшен тотарга ярдәм итәчәк: «Барыннан да бигрәк, Аның Патшалыгын һәм Ул кушканнарны ничек тормышка ашырырга икәнен эзләгез, һәм боларның [калганнарның] барысы сезгә бирелер» (Маттай 6:33).

Эгоизмнан сакланыгыз

13, 14. Нәрсә ул эгоизм, һәм ни өчен эгоист булу акыллы түгел?

13 Кешенең үзе белән кызыксынуы табигый. Ләкин шәхси теләкләр һәм омтылышлар беренче урынга күчсә, авырлыклар килеп чыга. Йәһвә, безгә үзе белән дуслык сакларга ярдәм итәр өчен, эгоизмнан сакланырга куша. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге буенча, эгоизм — бу «шәхси ихтыяҗларны җәмгыять һәм башка кешеләр ихтыяҗларыннан өстен кую, үз-үзеңне генә ярату». Бу сүзләр бүгенге күп кешеләрне төгәл сурәтли, шулай бит? Шунсы кызык: Изге Язмаларда Шайтанның бу дөнья төзелешенең «соңгы көннәрендә... кешеләр үзләрен генә сөючән», ягъни эгоистлар булырлар дип алдан әйтелгән булган (2 Тимутегә 3:1, 2).

14 Изге Язмаларда башкалар хакында кайгыртырга һәм аларны үзеңне яраткан кебек яратырга дигән боерык бар, һәм мәсихчеләр бу боерык никадәр акыллы икәнен аңлыйлар (Лүк 10:27; Филиппуйлыларга 2:4). Күпләр, бәлкем, бу боерык файдасыз дип әйтер. Ләкин уңышлы никах, бәхетле гаилә һәм чын дуслар без бу боерыкны үтәсәк кенә булачак. Йәһвәнең чын хезмәтчесе беркайчан да үзенең шәхси теләкләренә тормыштагы мөһимрәк нәрсәләрдән өстен чыгарга рөхсәт итәргә тиеш түгел. Бу бигрәк тә аның үз Аллаһысына, Йәһвәгә гыйбадәт кылуы белән бәйле эшләргә кагыла.

15, 16. а) Үз-үзеңне генә ярату нәрсәгә китерергә мөмкин, һәм кемнең мисалы моны раслый? б) Башкаларны хөкем иткән кеше чынлыкта кемне хөкем итә?

15 Үз-үзен генә яраткан кеше үз-үзеннән бик канәгать булып китәргә мөмкин, ә бу ахырда тар карашлы булуга һәм үз-үзенә чиктән тыш ышанганлыкка китерә ала. Изге Язмаларда бик төгәл итеп болай диелә: «Әй, син, башкаларны хөкем итүче адәм, үзеңне аклап һичнәрсә әйтә алмыйсың; чөнки башкаларның эшләрен хөкем итүең белән үзеңне дә хөкем итәсең, син үзең дә шул ук эшләрне эшлисең бит» (Римлыларга 2:1; 14:4, 10). Гайсә көннәрендәге дини җитәкчеләр үзләренең тәкъва булуына бер дә шикләнмәгән, шуңа күрә алар Гайсә белән аның шәкертләрен хәтта хөкем итәргә дә хаклары бар дип уйлаган. Шулай эшләп, алар үзләрен судьялар итеп күрсәткәннәр. Һәм үз хаталарын танымагач, чынлыкта үзләрен генә хөкем ителүгә дучар иткәннәр.

16 Гайсәнең аңа хыянәт иткән шәкерте Яһүд үзенә судья булырга юл куйган. Бәйтәниядә Лазарның сеңлесе Мәрьям Гайсәне хуш исле май белән майлаганда, Яһүднең ачуы килгән. Канәгатьсез тавыш белән ул болай дигән: «Ни өчен бу хуш исле майны, өч йөз динарга сатып, фәкыйрьләргә өләшеп бирмәскә иде?» Ләкин аннары без болай дип укыйбыз: «Ул моны һич тә фәкыйрьләр хакында кайгыртып түгел, бәлки карак булганы өчен әйтте. Уртак акча янчыгын йөртү аның вазифасы иде. Ул аннан үзенә акча ала торган иде» (Яхъя 12:1—6). Шулай итеп Яһүд һәм теге дини җитәкчеләр, башкаларны хөкем итеп, чынлыкта үзләрен хөкем иткәннәр. Әйдәгез беркайчан да алар кебек булмыйк.

17. Ни өчен үз-үзеңә чиктән тыш ышану куркыныч? Мисал китерегез.

17 Кызганычка каршы, беренче гасырдагы кайбер мәсихчеләр, Яһүд кебек карак булмасалар да, үз-үзләренә чиктән тыш ышанып, тәкәбберләнеп киткәннәр. Аларга мөрәҗәгать итеп, Ягъкуб болай дип язган: «Сез, чынлыкта, тәкәбберләнәсез һәм масаясыз». Аннары: «Һәр масаючанлык — начар»,— дип өстәгән (Ягъкуб 4:16). Йәһвәгә хезмәт итүдә үз уңышлары яки аерым берәр йөкләмәсе белән масайган кеше үзенә генә зыян китерә (Гыйбрәтле сүзләр 14:16). Петер белән нәрсә булганын искә төшерә алабыз. Бер тапкыр ул үз-үзенә чиктән тыш ышанып, болай мактанган: «Синең аркада барысы да ышанычларын югалтсалар да, мин һичкайчан югалтмам! [...] Синең белән үләргә туры килсә дә, мин Синнән һичкайчан ваз кичмәячәкмен!» Чынлыкта, безнең мактанырга сәбәбебез юк. Бездә булган барлык нәрсә Йәһвәнең яратучан игелеге аркасында гына бар. Моның турында онытмасак, үз-үзеңә чиктән тыш ышанганлыктан сакланырбыз (Маттай 26:33—35, 69—75).

18. Йәһвә горурлыкка ничек карый?

18 Изге Язмаларда «горурлык — һәлакәткә, масаю хурлыкка илтә» дип әйтелә. Ни өчен? «Мин тәкәбберлекне, мин-минлекне [масаючанлыкны]... нәфрәт итәм»,— дип әйтә Йәһвә (Гыйбрәтле сүзләр 8:13; 16:18). «Ашур патшасының тәкәббер йөрәге һәм... аның күзләренең эре каравының мин-минлеге» Йәһвәнең ачуын чыгарган. Моңа шаккатасы да юк (Ишагыйя 10:12). Ул бу тәкәббер патшага җәза биргән. Тиздән бөтен Шайтан дөньясын һәм бу дөньяның күренә вә күренми торган тәкәббер һәм горур җитәкчеләрен шундый ук җәза көтә. Йәһвәнең дошманнары үз теләкләре буенча эш итә. Әйдәгез, беркайчан да андый булмыйк!

19. Аллаһының хезмәтчеләре тыйнак калып, нәрсә белән горурлана?

19 Чын мәсихчеләрнең Йәһвәнең хезмәтчеләре булулары белән мактанырга чыннан да сәбәпләре бар (Иремия 9:24). Аларның шулай ук тыйнак булырга да барлык сәбәпләре бар. Ни өчен? Чөнки «барысы да гөнаһ кылдылар һәм Аллаһының даныннан мәхрүм калдылар» (Римлыларга 3:23). Шуңа күрә, Йәһвә безне моннан ары да үз хезмәтчеләре итеп санасын өчен, бездә рәсүл Паул күрсәткән караш булырга тиеш. Ул: «Мәсих Гайсә дөньяга гөнаһлыларны коткару өчен килде»,— дигән һәм аннары болай дип өстәгән: «Гөнаһлылар арасында иң начары — мин» (1 Тимутегә 1:15).

20. Ничек Йәһвә бүгенге көндә үз халкын яклый, һәм ничек ул аны киләчәктә саклаячак?

20 Йәһвәнең хезмәтчеләре Аллаһы Патшалыгын беренче, ә үз ихтыяҗларын икенче урынга куялар. Шуңа күрә Йәһвәнең моннан ары да аларны рухи яктан яклаячагына шикләнмәскә була. Шулай ук Аллаһы аларны, зур газап килгәч, турыдан-туры да яклаячак икәненә ышана алабыз. Аллаһының яңа дөньясына кергәч, алар болай дип шатланачак: «Менә Ул, безнең Аллаһыбыз! Аңа без өмет баглаган идек һәм Ул безне коткарды! Бу Ходай; Аңа без өмет баглаган идек; Аның коткаруына шатланыйк һәм күңел ачыйк!» (Ишагыйя 25:9).

Хәтерлисезме?

• Давыт патша һәм Гайсә Мәсих ничек сакланган булган?

• Йәһвә халкы бүгенге көндә ничек яклана?

• Ни өчен үз-үзеңне генә яратудан сакланырга кирәк?

• Аллаһының хезмәтчеләре тыйнак калып, нәрсә белән горурлана ала?

[Өйрәнү өчен сораулар]