Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә юллары турында белем алабыз

Йәһвә юллары турында белем алабыз

Йәһвә юллары турында белем алабыз

«Мин сине белсен өчен... миңа үз юлыңны күрсәт» (ЧЫГЫШ 33:13).

1, 2. а) Мисыр кешесе еврейне кыйнаганда, ни өчен Муса аны яклый башлаган? б) Йәһвәнең яхшы хезмәтчесе булыр өчен, Муса нәрсәгә өйрәнергә тиеш булган?

МУСА, фиргавен йортында үсеп, Мисыр иленең бар акыллылыгына өйрәтелгән булса да, үзенең Мисыр кешесе түгел икәнен белгән. Аның әти-әнисе еврей булган. Аңа кырык яшь булганда, ул үз кардәшләре, Исраил улларының яшәвен күрергә киткән. Бер мисырлының еврей кешесен кыйнаганын күргәч, ул кардәшен яклый башлаган һәм мисырлыны үтергән. Муса Йәһвә халкы ягына басарга хәл иткән һәм Аллаһы аның аша еврейләрне азат итәргә тели дип уйлаган (Рәсүлләр 7:21—25; Еврейләргә 11:24, 25). Үтерү турында фиргавен сараенда да билгеле булгач, Мусага качып котылырга туры килгән (Чыгыш 2:11—15). Аллаһының яхшы хезмәтчесе булыр өчен, Мусага аның юлларын әйбәтрәк белергә кирәк булган. Әмма өйрәнергә сәләтле булганмы ул? (Мәдхия 24:9).

2 Муса качак булып киткән һәм 40 ел буе сарыклар көтүчесе булган. Үз кардәшләренә үпкәләр урынына, ул Аллаһы рөхсәт иткән хәл белән ризалашкан. Барлык бу еллар дәвамында Муса, бәлкем, игелегемне беркем дә тиешенчә бәяләмәде дип уйлагандыр. Шулай да ул Йәһвәнең үзен үзгәртүен теләгән. Аллаһының изге рухы тәэсирендә ул соңрак үзе турында: «Муса... җирдәге бар кешеләрнең иң юашы булган»,— дип язган. Бу сүзләр белән ул үзен мактарга уйламаган (Саннар 12:3). Йәһвә аны махсус йөкләмә үтәргә лаеклы дип санаган. Без дә юаш булырга тырышсак, Йәһвә безгә дә фатихасын бирәчәк (Софония 2:3).

Махсус йөкләмә

3, 4. а) Муса Йәһвәдән нинди йөкләмә алган? б) Йәһвә Мусага нинди ярдәм биргән?

3 Бер вакыт Синай ярымутравында, Хорив тавы янында, Мусага Йәһвә исеменнән фәрештә сөйли башлый: «Мин халкымның Мисырдагы газапларын күрдем һәм аның эшкә мәҗбүр итүчеләр аркасында булган ачы тавышын ишеттем; мин аның кайгыларын беләм һәм аны мисырлылар кулыннан азат итәргә һәм бу җирдән сөт белән бал аккан яхшы һәм киң җиргә чыгарырга барам» (Чыгыш 3:2, 7, 8). Әйе, Йәһвә Муса өчен йөкләмә әзерләгән, ләкин Муса аны Аллаһы кушканча үтәргә тиеш булган.

4 Йәһвә фәрештәсе болай дип дәвам иткән: «Бар, мин сине фиргавен янына җибәрәм; һәм минем халкымны, Исраил улларын, Мисырдан чыгар». Муса икеләнеп торган. Моны үтәргә көчем җитмәс дип уйлаган ул. Чыннан да, Аллаһы ярдәме булмаса, ул моны үти алмас иде. «Мин синең белән булам»,— дип ышандырган аны Йәһвә (Чыгыш 3:10—12). Йәһвә аңа зур галәмәтләр күрсәтер өчен көч биргән, һәм бу галәмәтләр Мусаны чыннан да Аллаһы җибәргән икәнен күрсәткән. Аңа ярдәмче итеп абыйсы Һарун бирелгән булган. Йәһвә аларга нәрсә сөйләргә һәм ничек эшләргә икәнен өйрәтәм дип вәгъдә биргән (Чыгыш 4:1—17). Муса бу йөкләмәне үтәрме?

5. Ни өчен исраиллеләрнең үз-үзен тотышы Муса өчен сынау булган?

5 Башта Исраил өлкәннәре Муса белән Һарунга ышанганнар (Чыгыш 4:29—31). Әмма тиздән «Исраил улларының күзәтүчеләре» Муса белән абыйсыннан канәгатьсезлек белдерә башлаган. Алар, сезнең аркада фиргавен белән аның хезмәтчеләре безне «нәфрәт итә» башлады дип, Муса белән Һарунны гаепләгәннәр (Чыгыш 5:19—21; 6:9). Соңыннан, инде Мисырны калдыргач, исраиллеләр артларыннан куа барган сугыш арбаларын күреп курыкканнар. Кызыл диңгез белән Мисыр гаскәрләре арасында калып, алар тозакка эләктек дип уйлаган һәм Мусаны гаепли башлаганнар. Син Муса урынында булсаң, нәрсә эшләр идең? Исраиллеләрнең көймәләре булмаса да, Йәһвә боерыгы буенча, Муса әйберләрегезне җыеп, юлга чыгарга әзер торыгыз дигән. Шуннан соң Аллаһы Кызыл диңгез суларын урталай бүлгән һәм исраиллеләр үтәрлек итеп диңгез төбен корыткан (Чыгыш 14:1—22).

Мисырдан чыгу — бу азат ителү генә түгел

6. Мусага йөкләмә биргәндә, Йәһвә нәрсәгә игътибар иткән?

6 Мусаны Мисырга җибәргәндә, Йәһвә үз исемен кадерли икәнен күрсәткән. Аллаһыга һәм аның исеменә тиешле хөрмәт күрсәтү бик мөһим булган. Муса Аллаһының исемен сорагач, Йәһвә: «Мин кем булырга теләсәм шул булам»,— дип җавап биргән. Ә Исраил улларына Муса болай дип әйтергә тиеш булган: «Йәһвә, ата-бабаларыгызның Аллаһысы, Ибраһим Аллаһысы, Исхак Аллаһысы һәм Ягъкуб Аллаһысы сезнең янга мине җибәрде». Шуннан соң: «Бу гасырлардан гасырларга минем исемем, һәм бу исем белән мине буыннан буынга истә тотачаклар»,— дип өстәгән Йәһвә (Чыгыш 3:13—15, ЯД). Аллаһының хезмәтчеләре бүген дә бөтен җир шары буенча аны шул исеме белән атыйлар (Ишагыйя 12:4, 5; 43:10—12).

7. Фиргавеннең тәкәбберләнүенә карамастан, Аллаһы Мусага нәрсә кушкан?

7 Фиргавен алдына килгәч, Муса белән Һарун аңа Йәһвә таләпләрен әйтеп биргәннәр. Әмма фиргавен тәкәбберләнеп: «Мин Йәһвәнең сүзен тыңлап Исраилне җибәрер өчен кем соң ул? Мин Йәһвәне белмим һәм Исраилне җибәрмим»,— дигән (Чыгыш 5:1, 2, АМТ). Фиргавен мәрхәмәтсез һәм мәкерле булган, әмма Йәһвә Мусага кабат-кабат аның янына барырга кушкан (Чыгыш 7:14—16, 20—23; 8:1, 2, 20). Муса фиргавеннең ачулы булуын күргән. Чираттагы сөйләшү уңышлы тәмамланырмы? Исраил азат итүне көтә. Фиргавен үзсүзлеләнә. Муса урынында син булсаң, нәрсә эшләр идең?

8. Йәһвә фиргавен белән конфликтны ничек хәл иткән, бу нинди файда китергән, һәм ничек бу безгә кагыла?

8 Муса кабат фиргавен янына бара: «Еврейләр Аллаһысы, Ходай болай ди: халкым миңа хезмәт күрсәтсен өчен, аны җибәр». Аллаһы шулай ук болай дигән: «Кулымны сузган булсам, сиңа һәм халкыңа кизү белән зыян китерер идем, һәм син җирдән юк ителгән булыр идең. Ләкин мин сине синең өстә көчемне күрсәтер өчен һәм бөтен җир буенча минем исемем игълан ителсен өчен сакладым» (Чыгыш 9:13—16). Мәрхәмәтсез фиргавен мисалы аша Йәһвә үзенә каршы чыккан барысына, шул исәптән Иблискә дә, үз куәтен күрсәтергә теләгән. Гайсә Иблисне «бу дөньяның мирзасы» дип атаган булган (Яхъя 14:30; Римлыларга 9:17—24). Алдан ук әйтелгәнчә, Йәһвә исеме бөтен җир буенча билгеле булган. Аллаһының озак вакытлы түземлелеге ярдәмендә исраиллеләр коткарылган булган, һәм күп санлы төрле кабилә кешеләре аларга кушылып, Йәһвәгә хезмәт итә башлаган (Чыгыш 9:20, 21; 12:37, 38). Йәһвә ул вакытта үз исемен данлаган, һәм бу бүген дә Аллаһы ягына баскан миллионлаган кешеләргә файда китерә.

Фетнәче халыкның җитәкчесе

9. Ничек Мусаның кардәшләре Йәһвәгә хөрмәтсезлек күрсәткән?

9 Еврейләргә Аллаһы исеме билгеле булган. Муса, бу халык белән сөйләшкәндә, күп тапкыр Аллаһыны исеме белән атаган. Әмма халык Йәһвәгә тиешле хөрмәт күрсәтмәгән. Аллаһы аларны могҗиза ясап азат иткәннән соң, халык эчәргә суны тиз таба алмагач нәрсә булган? Халык Мусадан зарлана башлаган. Шуннан соң алар ризык аркасында сукранган. Муса, зарлануларыгыз миңа яки Һарунга каршы түгел, ә Йәһвәгә каршы дип, аларны кисәткән (Чыгыш 15:22—24; 16:2—12). Синай тавы янында Йәһвә, күп могҗизалар күрсәтеп, исраиллеләргә үз Канунын биргән. Әмма үзсүзле халык үзенә алтын бозау ясап, аңа табына башлаган. Өстәвенә алар бу бәйрәм Йәһвәгә багышланган дип әйткән (Чыгыш 32:1—9).

10. Ни өчен Чыгыш 33:13 тә язылган Муса үтенече аеруча бүгенге мәсихче өлкәннәр өчен кызыклы?

10 Йәһвә Исраил халкын каты муенлы дип атаган. Андый халык белән җитәкчелек итү Мусага бик авыр булгандыр! Муса Йәһвәдән болай дип сораган: «Әгәр мин синең илтифатыңа ия булган булсам, үтенәм: мин сине белсен өчен һәм мин синең илтифатыңа ия булсын өчен, миңа үз юлыңны күрсәт» (Чыгыш 33:13). Безнең көннәрдә мәсихче җыелышның өлкәннәре күпкә юашрак көтүне «көтә». Әмма алар да: «Әй Раббы, юлларыңны миңа әйт, сукмакларыңны миңа белдер»,— дип дога кылалар (Мәдхия 24:4). Йәһвә юллары турында белем алып, күзәтүчеләр Йәһвә сарыкларын Аллаһы көткән кебек көтәләр һәм моны аның Сүзе буенча эшлиләр.

Йәһвә үз халкыннан нәрсә көтә

11. Аллаһы Мусага нинди җитәкчелек биргән, һәм ни өчен бу җитәкчелек безнең өчен кызыклы?

11 Синай тавы янында Йәһвә үз халкыннан нәрсә көтә икәнен игълан иткән. Шуннан соң Мусага Ун әмер язылган ташлар бирелгән. Ул аларны тотып исраиллеләр янына барганда, халыкның алтын бозау алдында биегәнен күрә. Шул чак аның ачуы чыга, һәм ул ташларны ташлый, һәм алар ватыла. Йәһвә Мусага яңа таш такталар юнып ясарга куша һәм Ун әмерне кабат язып бирә (Чыгыш 32:19; 34:1). Аларда шул ук әмерләр язылган була. Ул шул әмерләр буенча эш итәргә тиеш булган. Аллаһы Мусага шулай ук үзе турында күп нәрсәләр ачыклый һәм Аллаһы вәкиле үзен ничек тотарга тиеш икәнен аңлата. Мәсихчеләр Муса Канунын үтәргә тиеш түгел, ләкин Муса аша Йәһвә төп, үзгәрми торган принциплар биргән, һәм алар бүген дә Йәһвә хезмәтчеләре өчен җитәкчелек булып тора (Римлыларга 6:14; 13:8—10). Аларның кайберләрен карап чыгыйк.

12. Йәһвәгә генә тугры бул дигән таләп исраиллеләр өчен нәрсәне аңлаткан?

12 Йәһвәгә генә тугры бул. Аллаһы үзенә генә тугрылык таләп итә. Ул бу сүзләрне исраиллеләр алдында игълан иткән (Чыгыш 20:2—5). Бу халык үз күзләре белән күргәнне исәпкә алсак, аның хак Аллаһы кем икәненә шикләре булмаска тиеш булган (Канун 4:33—35). Йәһвә исраиллеләргә бик яхшы итеп шуны аңлатып биргән: башка халыклар нәрсә генә эшләмәсен, потларга табынуның яки спиритизмның бер төрен дә ул түзеп тормаячак. Аларның тугрылыклары да формаль булмаска тиеш: алар Йәһвәне бөтен йөрәге, бөтен җаны һәм бөтен көче белән яратырга тиеш (Канун 6:5, 6). Бу аларның бар сүзләрендә һәм эшләрендә — бөтен тормышларында күренергә тиеш булган (Левиләр 20:27; 24:15, 16; 26:1). Гайсә Мәсих тә Йәһвә бары тик үзенә генә тугры булуны таләп итә дигән (Марк 12:28—30; Лүк 4:8).

13. Ни өчен исраиллеләр Аллаһының әмерләрен төгәл үтәргә тиеш булган, һәм ни өчен без шулай эшлибез? (Вәгазьче 12:13).

13 Йәһвә әмерләрен төгәл үтә. Йәһвә белән килешү төзегәндә, исраиллеләр аны тыңларга антлы вәгъдә биргәннәр. Аларга моны исләренә төшерергә кирәк булган. Күп сорауларны алар үзләре хәл иткән. Ләкин тормышның кайбер яклары өчен Канун таләпләре бирелгән булган. Бу очракта алардан Аллаһыга буйсыну таләп ителгән. Шулай эшләп, алар Йәһвәне яратуларын күрсәтер иде. Өстәвенә Йәһвә таләпләре аларга һәм аларның балаларына файда китергән (Чыгыш 19:5—8; Канун 5:27—33; 11:22, 23).

14. Аллаһы рухи әйберләрне беренче урынга куярга кирәк икәнен ничек күрсәткән?

14 Рухи әйберләрне беренче урынга куй. Исраиллеләргә яшәр өчен кирәкле әйберләр турында кайгыртырга, көндәлек эшләр башкарырга кирәк булган. Әмма моның барысы аркасында алар рухи әйберләр турында онытмаска тиеш булган. Сезнең һәр атна изге вакытыгыз булачак дигән аларга Йәһвә, һәм аларга бу вакытны рухи эшләргә генә багышларга кирәк булган (Чыгыш 35:1—3; Саннар 15:32—36). Йәһвә шулай ук һәр ел махсус изге җыелышлар өчен вакыт биреләчәк дигән (Левиләр 23:4—44). Шулай эшләп, алар Аллаһының бөек эшләрен искә төшерә алганнар, аның юллары турында белем алып, игелеге өчен рәхмәтләрен белдерә алганнар. Үз диннәрен тотып, алар Йәһвә алдында курку-хөрмәт саклый алганнар һәм моннан ары да, аңа карата яратуларын тирәнәйтеп, аның юллары буенча йөри алганнар (Канун 10:12, 13). Бу файдалы принциплар безнең көннәрдә дә Йәһвә хезмәтчеләренә фатихалар китерә (Еврейләргә 10:24, 25).

Йәһвә күрсәткән сыйфатларны аңларга һәм кадерләргә кирәк

15. а) Йәһвә күрсәткән сыйфатларны аңлау Мусага ничек ярдәм иткән? б) Йәһвә сыйфатлары турында тирәнрәк уйланырга нинди сораулар ярдәм итә?

15 Йәһвә күрсәткән сыйфатлар өчен рәхмәтле булу да Мусага халык белән җитәкчелек итәргә булышкан. Чыгыш 34:5—7 дә (ЯД) Йәһвә, Муса йөзе алдында үтеп, мондый сүзләр игълан иткән дип әйтелә: «Йәһвә, Йәһвә, шәфкатьле һәм эчкерсез Аллаһы, ачуга акрын һәм хакыйкать вә яратучы игелек белән тулы, яратучы игелеген меңләгәннәргә саклаучы, хаталарны, җинаятьләрне һәм гөнаһларны кичерүче, әмма җәзадан һич тә азат итмәүче, аталарының хаталары өчен угылларына һәм оныкларына өченче һәм дүртенче буынга кадәр җәза бирүче [Аллаһы]». Бу сүзләр турында уйлап кара. Бу сыйфатларның һәрберсе нәрсә аңлата дип үз-үзеңнән сора. Ничек Йәһвә бу сыйфатны күрсәткән? Ничек аны мәсихче күзәтүчеләр күрсәтә ала? Ничек бу сыйфат җыелыштагыларның барысына тәэсир итәргә тиеш? Берничә мисал карап чыгыйк.

16. Аллаһы шәфкате өчен рәхмәтебезне ничек тирәнәйтә алабыз, һәм ни өчен бу мөһим?

16 Йәһвә — «шәфкатьле һәм эчкерсез Аллаһы». «Изге Язманы аңлау» дигән сүзлегең булса, аны «Шәфкать» дигән сүздә ачып укы. Шулай ук «Күзәтү манарасы индексы» яки «Күзәтү манарасы китапханәсе» дигән компакт-диск ярдәмендә тиешле тикшерү үткәреп була *. Изге Язмадан шәфкатьлелек турында әйтелгән урыннарны табар өчен, симфонияне, ягъни Изге Язмалар сүзләре индексын куллан. Йәһвә шәфкатьне җәзаны йомшартып кына түгел, ә шулай ук тирән кызгану хис итеп күрсәтә икәнен күрерсең. Йәһвә, шәфкатьле булганга, үз халкын яклый һәм аңа ярдәм итә. Без моны исраиллеләрнең Вәгъдә ителгән җиргә сәяхәт итүеннән күрәбез. Ул аларга рухи һәм башка яктан кирәк булганның барысын биргән (Канун 1:30—33; 8:4). Исраил халкы хата эшләгәндә, Йәһвә шәфкатьлелек күрсәтеп, аларны кичергән. Үзенең борынгы халкына ул шәфкатьле булган, шуңа күрә аның бүгенге хезмәтчеләренә дә бер-берсенә кызганучан булырга кирәк (Маттай 9:13; 18:21—35).

17. Йәһвәнең эчкерсезлеге өчен рәхмәтле булуыбыз ничек аңа дан китерә?

17 Йәһвә шулай ук эчкерсез. «Эчкерсез булу» нәрсә аңлатканын сүзлектән карагыз. Моны Изге Язмаларда Йәһвәнең бу матур сыйфаты турында әйтелгәннәр белән чагыштырып чыгыгыз. Йәһвәнең эчкерсезлеге аны, ярату күрсәтеп, мохтаҗлыкта булган үз сарыклары турында кайгыртырга дәртләндерә (Чыгыш 22:26, 27, ЯД). Бу дөньяда һәр кеше авыр хәлгә эләгергә мөмкин. Иммигрантларга да бүген авыр. Йәһвә үз халкын мондый кешеләргә игелек күрсәтергә һәм аларга карата гадел булырга өйрәткән. Ул исраиллеләргә үзегез дә кайчандыр Мисырда килмешәк булдыгыз дип исләренә төшергән (Канун 24:17—22). Ә бүген Аллаһы хезмәтчеләре үзләрен ничек тота? Эчкерсез булу аларны берләштерә һәм башкаларны Йәһвәгә җәлеп итә (Рәсүлләр 10:34, 35; Ачылыш 7:9, 10).

18. Йәһвәнең исраиллеләргә күрше халыклар турында әйткәненнән без нәрсәгә өйрәнә алабыз?

18 Әмма чит ил кешеләренә кунакчыллык күрсәтү аларга Йәһвәне яратуларын киметергә һәм аның әхлакый нормаларын бозарга хак бирмәгән. Йәһвә исраиллеләрне күрше халыклар эшләгәнне эшләмәскә, аларның мәҗүси ышануларын тотмаска һәм әхлаксыз тәртибенә иярмәскә өйрәткән (Чыгыш 34:11—16; Канун 7:1—4). Бу киңәшләр безгә дә кагыла. Без, Аллаһыбыз Йәһвә кебек, изге булырга тиеш (1 Петер 1:15, 16).

19. Йәһвәнең гөнаһка карашын аңласак, бу безне нәрсәдән саклап калачак?

19 Муса Йәһвәнең юлларын яхшырак аңлап үзләштерсен өчен, Йәһвә аңа ачык итеп шуны аңлаткан: Аллаһы гөнаһны хупламаса да, ул ачуга акрын. Ул кешеләргә үз таләпләре белән танышып, аларны тота башлар өчен вакыт бирә. Кеше тәүбә иткәндә, Йәһвә гөнаһны кичерә, әмма гөнаһы өчен лаек булган җәзадан азат итми. Ул Мусаны кисәткән: исраиллеләрнең яхшы яки начар тәртипләре аларның буыннарына да тәэсир итә. Йәһвә юлларын аңлау һәм алар өчен рәхмәтле булу безне, хата эшләп газап чиккәндә, Йәһвәне гаепләүдән, шулай ук ул озаклый дип санаудан яклый.

20. Кардәшләргә һәм вәгазьдә очраткан кешеләргә дөрес карашта булырга безгә нәрсә ярдәм итәчәк? (Мәдхия 85:11).

20 Йәһвәне һәм аның юлларын яхшырак белергә теләсәң, Изге Язмаларны өйрән һәм аны укыганда уйлан. Аллаһы шәхесенең төрле якларын игътибар белән карап чык. Дога кыл һәм ничек аңа тагын да ныграк охшаш була алуың турында уйла. Үз тормышыңны аның ихтыяры буенча алып бар. Бу сине төрле тозаклардан саклаячак, кардәшләреңә дөрес карашта булырга өйрәтәчәк һәм Аллаһыбыз белән башка кешеләрне таныштырырга булышачак. Алар да аның турында белемнәр алып, аны ярата башлар.

[Искәрмә]

^ 16 абз. Барысы да Йәһвә Шаһитләре тарафыннан чыгарылган.

Сез нәрсәгә өйрәндегез?

• Ни өчен Мусага юашлык кирәк булган, һәм ни өчен бу сыйфат безгә бик кирәк?

• Йәһвәнең фиргавен белән конфликтны хәл итү юлы нинди файда китергән?

• Муса безнең өчен бүген дә кирәкле булган нинди принципларга өйрәнгән?

• Ничек без Йәһвә сыйфатларын тагын да тирәнрәк аңлый алабыз?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[9 биттәге иллюстрация]

Муса фиргавенгә Йәһвә сүзләрен тугры игълан иткән.

[11 биттәге иллюстрация]

Йәһвә Мусага үз таләпләрен ачкан.

[12, 13 биттәге иллюстрация]

Йәһвә сыйфатлары турында уйлан.