Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Эшләр белән генә түгел, Аллаһы мәрхәмәте белән котылдыгыз

Эшләр белән генә түгел, Аллаһы мәрхәмәте белән котылдыгыз

Эшләр белән генә түгел, Аллаһы мәрхәмәте белән котылдыгыз

«Сез... иман аша котылдыгыз... Бу — кылган эшләрегезнең нәтиҗәсе түгел, шуңа күрә беркем дә мактанмасын» (ЭФЕСЛЕЛӘРГӘ 2:8, 9).

1. Мәсихчеләр, күп кешеләрдән аермалы буларак, шәхси уңышларга ничек карый һәм ни өчен?

КЕШЕЛӘР бүгенге көндә үзләренең уңышлары белән бик горурлана һәм алар белән мактанырга ярата. Мәсихчеләр үзләрен башкача тота. Алар үзләренең шәхси уңышларына, хәтта Аллаһыга хезмәт итү белән бәйле булганнарына да, чиктән тыш зур әһәмият бирмиләр. Алар, Йәһвә халкының уңышларына шатланса да, үзләре аерым башкарган эшләр белән мактанмыйлар. Мәсихчеләр Йәһвәгә хезмәт итүдә дөрес мотивлар шәхси уңышларга караганда мөһимрәк икәнен аңлый. Ахыр чиктә мәңгелек тормыш белән бүләкләнәчәк кешеләрнең барысы турында да алар бу бүләкне эшләре өчен түгел, ә үзләренең иманы һәм Аллаһының мәрхәмәте, ягъни без лаек булмаган игелеге аркасында алдылар дип әйтергә мөмкин булачак (Лүк 17:10; Яхъя 3:16).

2, 3. Паул нәрсә белән мактанган һәм ни өчен?

2 Моны рәсүл Паул яхшы аңлаган. Ул өч мәртәбә Аллаһыга «тәненнән чәнечкене» чыгаруын сорап дога кылган, һәм Йәһвә аңа болай дип җавап биргән: «Сиңа Минем мәрхәмәтем җитәр, чөнки Минем кодрәтем зәгыйфьлектә иң камил була». Паул, бу җавапны басынкылык белән кабул итеп, болай дигән: «Шуңа күрә, миндә Мәсих кодрәте торсын өчен, үз зәгыйфьлекләрем белән бик теләп мактаначакмын». Басынкылык күрсәтеп, Паул безгә яхшы үрнәк калдырган (2 Көринтлеләргә 12:7—9).

3 Паул мәсихче буларак күренекле эшләр башкарса да, ул бу уңышларга үзенең ниндидер аерым сәләтләре аркасында ирешмәгәнен таныган. Ул тыйнаклык белән болай дигән: «Миңа, барлык изгеләр арасында иң әһәмиятсезенә, мондый бүләк [«мәрхәмәт», ЯД] — Мәсихнең чиксез байлыгын башка халыкларга белдерү... хөрмәте бирелде» (Эфеслеләргә 3:8, 9). Күренеп тора ки, Паул мактанчык, тәкәббер һәм үз-үзеннән бик канәгать кеше булмаган. «Аллаһы тәкәбберләргә каршы тора, ә басынкыларга мәрхәмәтен бирә» (Ягъкуб 4:6; 1 Петер 5:5). Тыйнаклык белән үзебезне кардәшләребез арасында «иң әһәмиятсезе» дип исәпләп, без Паулга охшарга тырышабызмы?

«Башкаларны үзегезгә караганда өстен күрегез»

4. Башкаларны үзебезгә караганда өстен күрү ни өчен һәрвакытта да җиңел түгел?

4 Рәсүл Паул мәсихчеләрне болай дип үгетләгән: «Үзегезгә файда эзләп яки масаеп һичнәрсә эшләмәгез, киресенчә, күндәм булыгыз һәм башкаларны үзегезгә караганда өстен күрегез» (Филиппуйлыларга 2:3). Болай эшләү, аеруча без җаваплы урын тотканда, авыр була. Безгә бу дөньяда хөкем сөргән рух — бер-береңне узарга тырышу рухы ниндидер дәрәҗәдә йогынты ясаганга да авыр булырга мөмкин. Бәлкем, безне бәләкәй чакта — өйдә абый-апаларыбыз арасында яки мәктәптә классташларыбыз арасында — беренчелеккә омтылырга өйрәткәннәрдер. Бәлки, безгә бертуктаусыз мәктәпнең иң яхшы спортчысы яки беренче укучысы булырга кирәк дип әйтеп килгәннәрдер. Әлбәттә, һәр тиешле эшне бар көчебезне куеп эшлибез икән, бу мактауга лаек. Ләкин мәсихчеләр моны үзләренә игътибар җәлеп итү өчен эшләми. Алар эшләгән эшләре үзләренә файдага булуын һәм хәтта башкаларга файда китерүен телиләр. Ә һәрвакыт беренче булырга омтылу куркыныч. Ни өчен?

5. Әгәр кеше бер-береңне узарга тырышу рухын контроль астында тотмаса, бу нәрсәгә китерергә мөмкин?

5 Әгәр кеше бер-береңне узарга тырышу һәм дан сөю рухын контроль астында тотмаса, бу аның тәкәббер булып китүенә һәм башкаларны хөрмәт итми башлавына китерергә мөмкин. Ул, бәлки, билгеле бер сәләтләре яки аерым йөкләмәләре булган кешеләрдән көнләшә башлар. Гыйбрәтле сүзләр 28:22 дә болай диелә: «Көнче кеше бик тиз баеп калырга омтыла; берзаман мохтаҗлык килеп буасын ул әле уйламый». Ул, үз-үзенә чиктән тыш ышанып, бәлкем, эшләргә хакы булмаган нәрсәләрне эшләргә омтылыр. Үз-үзен аклар өчен, ул, бәлки, башкалардан зарлана башлар яки аларны тәнкыйтьләргә керешер, ә андый омтылышлардан мәсихчеләр сакланырга тиеш (Ягъкуб 3:14—16). Һәрхәлдә, шундый куркыныч бар ки, тора-бара мондый кеше бөтен дөньяда ул үзе генә иң мөһим дип уйлый башлаячак.

6. Изге Язмаларда бер-береңне узарга тырышу рухын күрсәтүдән нинди кисәтү бирелә?

6 Изге Язмаларда мәсихчеләр өчен мондый чакырылу язылган: «Бер-беребезне ярсытып [«уздырырга тырышуга котыртып», ЯД], бер-беребездән көнләшеп, дан сөюче булмыйк» (Гәләтиялеләргә 5:26). Күрәсең, бер мәсихче шундый рухка бирелгән булган, һәм аның турында рәсүл Яхъя болай дип әйткән: «Мин иман итүчеләр бердәмлегенә кыска итеп яздым, әмма араларында беренчелекне тотарга яратучы Диотрефис безне игътибарга алмый. Шуңа күрә, мин яныгызга килсәм, аның эшләгән эшләрен күтәрәчәкмен. Ул безнең хакта яман сүзләр таратып кына калмый, хәтта имандаш туганнарны кабул итми, кабул итәргә теләүчеләргә комачаулый һәм бердәмлектән куып җибәрә». Мәсихченең шулай эш итә алганлыгы нинди аяныч! (3 Яхъя 9, 10).

7. Эшендә конкуренция белән очрашканда, мәсихче нәрсәдән сакланачак?

7 Мәсихче, бәлки, бар эшләрендә дә тулысынча бер-береңне узарга тырышу рухыннан кача алмас, һәм бу аңлашыла. Мәсәлән, аның эше буенча конкурентлары булырга мөмкин. Бу — шундый ук товар эшләп чыгаручы яки шундый ук уңайлыклар тәкъдим итүче кешеләр я фирмалар. Ләкин бу очракта да мәсихче үз эшләрен ярату һәм хөрмәтләү рухында алып барачак. Ул һичкайчан законга каршы яки мәсихче принципларга каршы булган эшләр эшләмәячәк. Аның турында беркем дә ул үзен ерткычларча тота дип әйтмәячәк. Ул тормышта, гомумән һәр эштә дә, иң мөһиме беренче булу дип уйламаячак. Әгәр бу дөньяви эшләргә карата шулай икән, Аллаһыга хезмәт итүдә бигрәк тә шундый принциплар буенча эш итәргә кирәк!

«Үзен башка берәү белән чагыштырмыйча»

8, 9. а) Ни өчен мәсихче өлкәннәр бер-берсен узарга тырышмый? б) Ни өчен 1 Петер 4:10 дагы үгет-нәсихәт Аллаһының барлык хезмәтчеләренә дә кагыла?

8 Аллаһыга хезмәт итүдә мәсихченең карашы нинди булырга тиешлеге түбәндәге сүзләрдән күренә: «Һәркем үзен сынасын, шул чакта ул үзен башка берәү белән чагыштырмыйча горурлана алыр» (Гәләтиялеләргә 6:4). Җыелыштагы өлкәннәр бер-берсенә конкурент булмауларын аңлыйлар һәм иңне-иңгә терәп, бөтенесе бердәм хезмәт итәләр. Өлкәннәр аларның һәрберсе җыелыш иминлегенә булышлык итә алуына шатлана. Алар һәлакәтле рух — бер-береңне узарга тырышу рухына юл куймыйлар һәм бөтен җыелышка бердәмлек саклауда искиткеч үрнәк күрсәтәләр.

9 Яше, тәҗрибәсе һәм сәләтләре аркасында кайбер өлкәннәр, бәлки, берәр эшне бүтәннәргә караганда яхшырак эшлиләрдер яисә алар зирәгрәктер. Шуңа күрә Йәһвәнең оешмасында төрле өлкәннәрнең төрле йөкләмәләре бар. Үзләрен башкалар белән чагыштыру урынына, алар мондый үгет-нәсихәт буенча эш итә: «Аллаһыдан нинди сәләт алган булсагыз, һәрберегез шул сәләт белән бер-берегезгә хезмәт итегез. Яхшы идарәчеләр кебек, Аллаһы тарафыннан бирелгән төрле сәләтләрне кулланыгыз» (1 Петер 4:10). Чынлыкта бу шигырь Йәһвәнең барлык хезмәтчеләренә дә кагыла, чөнки барысы да ниндидер дәрәҗәдә сәләт, ягъни бүләк алган, бу бүләк — төгәл белем. Һәм барысының да хөрмәтле йөкләмәсе — мәсихче хезмәтендә катнашу йөкләмәсе бар.

10. Нинди очракта гына безнең изге хезмәтебез Йәһвәгә яраклы булачак?

10 Без башкалардан югарырак күтәрелү өчен түгел, ә яратудан һәм чын күңелдән хезмәт иткән чакта гына изге хезмәтебез Йәһвәгә яраклы булачак. Шунлыктан Аллаһыга хезмәт итүдә эшләгән эшләребезгә дөрес карашта булу бик мөһим. Берәү дә башка кешенең мотивларын белә алмый, ләкин Йәһвә — «күңел сафлыгын Үлчәүче» (Гыйбрәтле сүзләр 24:12; 1 Патшалык 16:7). Шуның өчен вакыт-вакыт үзебездән: «Йәһвәгә хезмәт итәргә мине нәрсә дәртләндерә?» — дип сорау яхшы булыр иде (Мәдхия 23:3, 4; Маттай 5:8).

Иман эшләренә дөрес мөнәсәбәт

11. Мәсихче хезмәткә кагылышлы нинди сорауларга җавап бирергә кирәк?

11 Әгәр Йәһвәнең хуплавын алу өчен иң мөһиме мотивлар икән, иман эшләре никадәр мөһим? Әгәр без дөрес ниятләрдән чыгып хезмәт итәбез икән, күпме эшләвебезне санарга кирәкме? Бу сорауларга җавап бирергә кирәк, чөнки без саннарның эшләребездән мөһимрәк булуын яки яхшы отчетның төп максат булып китүен теләмибез.

12, 13. а) Нинди сәбәпләр аркасында без вәгазь хезмәтендә эшләгәннәребезне хисаплап барабыз? б) Безнең вәгазь эшчәнлегебез турындагы отчет шатланыр өчен нинди сәбәпләр бирә?

12 Әйдәгез, «Йәһвәнең ихтыярын үтәр өчен оештырылганнар» дигән китаптагы (рус) бер фикергә игътибар итик. Анда болай дип әйтелә: «Гайсә Мәсихнең беренче шәкертләре вәгазь эшендә булган үсеш турындагы хәбәрләр белән кызыксынганнар (Мар. 6:30). Рәсүлләр китабыннан без Илленче көн бәйрәмендә, шәкертләргә изге рух иңгән чакта, якынча 120 кеше булганын беләбез. Тиздән шәкертләрнең саны 3000 гә, соңыннан 5000 гә кадәр үскән. [...] (Рәс. 1:15; 2:5—11, 41, 47; 4:4; 6:7). Һичшиксез, мондый үсеш турындагы хәбәрләр ул мәсихчеләрне бик дәртләндергән». Шул ук сәбәп аркасында Йәһвә Шаһитләре безнең көннәрдә Гайсәнең сүзләрен тормышка ашыру максаты белән бөтен дөнья буенча нәрсә эшләнгәнен төгәл хисаплап барырга тырышалар. Ә Гайсә болай дигән: «Барча халыклар да ишетсен өчен, Патшалык хакындагы бу Яхшы хәбәрне бөтен җиһанда таратырлар. Менә шуннан соң ахыры килер» (Маттай 24:14). Отчетлар нинди эшләр башкарылганын күрергә ярдәм итә. Алардан кайда ярдәм кирәк икәнен, вәгазь өчен күпме һәм нинди әдәбият таләп ителгәнен күреп була.

13 Отчет бирүебез безгә Патшалык турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләү йөкләмәсен тагы да нәтиҗәлерәк башкарырга ярдәм итә. Моннан тыш, башка җирләрдә кардәшләребезнең нәрсәгә ирешкәнен белү безне рухландыра. Оешманың үсүе һәм вәгазь эшчәнлегенең киң җәелүе турындагы яңалыклар безне шатландыра, тагы да күбрәк эшләргә дәртләндерә һәм Йәһвәнең безне фатихалавына ышандыра. Ә бөтендөнья отчетында безнең шәхси отчетыбызның да барлыгын белү нинди шатлыклы! Андагы саннар тулаем отчеттагы саннар белән чагыштырганда зур түгел, ләкин Йәһвә өчен безнең һәрберебез нәрсә эшли, шуның барысы да кыйммәтле (Марк 12:42, 43). Исеңдә тот: синең отчетың булмаса, бөтендөнья отчеты тулы булмас иде.

14. Вәгазьләү һәм өйрәтүдән башка, безнең Йәһвәгә хезмәт итүебезгә нәрсә керә?

14 Әлбәттә, һәрбер Шаһит үзенең отчетына Йәһвәнең тугры хезмәтчесе буларак башкарган эшләренең күбесен язмый. Мәсәлән, Изге Язмаларны даими рәвештә шәхси өйрәнү, мәсихче очрашуларга йөрү һәм аларда катнашу, җыелыштагы йөкләмәләр, имандашларга кирәкле ярдәм күрсәтү, бөтендөнья Патшалык эшләренә матди яктан булышлык итү һәм шуның кебек башка эшләр отчетка керми. Шуңа күрә, вәгазь хезмәте турындагы отчет мөһим роль уйнаса да һәм безгә ашкыну өстәп, күңелне төшермәскә ярдәм итсә дә, без аңа дөрес карарга тиеш. Аңа мәңгелек тормышка керергә хокук бирә торган пропуск яки таныклык дип карау дөрес булмас иде.

«Яхшылык кылырга ашкынып торучылар»

15. Эшләр белән генә котылып булмаса да, ни өчен алар кирәк?

15 Әйе, эшләр белән генә котылып булмаса да, алар кирәк. Менә ни өчен мәсихчеләр «яхшылык кылырга ашкынып торучы... халык» дип атала һәм бер-берсен «мәхәббәт вә изге эшләргә» дәртләндерергә чакырыла (Титуска 2:14; Еврейләргә 10:24). Бу фикерне бик ачык итеп Изге Язмаларның башка бер язучысы әйткән. Ул болай дигән: «Җансыз тән үле булган кебек, кылган гамәлдән башка иман да үле» (Ягъкуб 2:26).

16. Эшләрдән нәрсә мөһимрәк, ләкин безгә нәрсә эшләүдән сакланырга кирәк?

16 Яхшы эшләр үзләре үк мөһим булса да, безнең мотивларыбыз тагы да мөһимрәк. Менә ни өчен вакыт-вакыт мотивларыбызны тикшереп торырга кирәк. Ә башка кешеләрнең мотивларын төгәл белә алмаганга күрә, безгә кемне дә булса хөкем итүдән сакланырга кирәк. Изге Язмаларда турыдан-туры болай дип әйтелә: «Башканың хезмәтчесен хөкем итәргә син кем? Ул үз Хуҗасы алдында басып тора яки егыла; һәм басып торачак, чөнки Раббы аны бастырып тотарга кодрәтле» (Римлыларга 14:4). Барысы өстеннән Хуҗа булган Йәһвә һәм аның тарафыннан билгеләнгән Хаким Гайсә Мәсих безне эшләребез нигезендә генә түгел, ә шулай ук безнең мотивларыбыз, мөмкинлекләребез, безнең яратуыбыз һәм тугрылыгыбыз нигезендә хөкем итәчәкләр. Бары Йәһвә һәм Гайсә Мәсих кенә без мәсихчеләрдән көтелгәннең барысын да эшлибезме икәнен хөкем итә ала. Ә мәсихчеләрдән нәрсә көтелгәнлеге хакында рәсүл Паул язган. Ул болай дигән: «Хакыйкать сүзенә дөрес өйрәтүче һәм эшен оятка калмаслык итеп башкаручы эшче кебек, Аллаһының хуплавына ирешү өчен, мөмкин булганнарның барысын да эшлә» (2 Тимутегә 2:15; 2 Петер 1:10; 3:14).

17. Мөмкин булганнарның барысын да эшләргә тырышканда, ни өчен Ягъкуб 3:17 не истә тотарга кирәк?

17 Йәһвә бездән без эшли алганны гына көтә, бу яктан ул акыллылык күрсәтә. Ягъкуб 3:17 буенча, «югарыдан килүче зирәклек», башкасыннан тыш, «акыллы» (ЯД). Әйдәгез, бу яктан Йәһвәгә охшарга тырышыйк. Бу акыллы булыр иде һәм үзебездән яки кардәшләребездән мөмкин булмаганны таләп итмәскә ярдәм итәр иде.

18. Үзебезнең эшләребезгә һәм Йәһвәнең мәрхәмәтенә дөрес карашта булып, без нәрсәгә өметләнә алабыз?

18 Әгәр без үзебезнең иман эшләребезгә һәм Йәһвәнең мәрхәмәтенә дөрес карашта булсак, бездә шатлык булачак, ә шатлык Йәһвәнең чын хезмәтчеләрен аерып тора (Ишагыйя 65:13, 14). Үзебезнең күпме эшли алуыбызга карамастан, без Йәһвәнең үз халкына яудырган фатихаларына шатлана алачакбыз. «Дога кылганда, ялварып сораганда... шөкер итеп», алда да Аллаһыдан безгә мөмкин булганнарның барысын да эшләргә ярдәм итүен сорыйк. Һәм шул чакта, һичшиксез, «һәр акылдан өстенрәк булган Аллаһы иминлеге... йөрәкләребезне һәм фикерләребезне Мәсих Гайсәдә саклаячак» (Филиппуйлыларга 4:4—7). Эшләр белән генә түгел, ә Йәһвәнең мәрхәмәте белән коткарыла алуыбызны белү нинди юанычлы һәм дәртләндергеч!

Аңлата аласызмы, ни өчен мәсихчеләр...

• шәхси уңышлары белән мактанмыйлар?

• бер-береңне узарга тырышу рухыннан сакланалар?

• вәгазь хезмәте турында отчет бирәләр?

• имандашларын хөкем итүдән сакланалар?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[25 биттәге иллюстрация]

Өлкәннәр аларның һәрберсе җыелыш иминлегенә булышлык итә алуына шатлана.

[27, 28 биттәге иллюстрация]

Синең отчетың булмаса, бөтендөнья отчеты тулы булмас иде.