Явызлык белән очрашканда, сабыр булыгыз
Явызлык белән очрашканда, сабыр булыгыз
«Раббы колы исә бәхәсләшергә тиеш түгел, әмма һәммәсенә дә ягымлы... һәм сабыр булырга [тиеш]» (2 ТИМУТЕГӘ 2:24).
1. Аллаһыга хезмәт иткәндә, ни өчен без кайвакыт тупас сөйләшкән кешеләр белән очрашабыз?
СИНЕҢ кебек кешеләрне яратмаган яки сиңа начар карашта торган кешеләрне очратканың бармы? Андый вакытта нәрсә эшлисең? Без яшәгән соңгы көннәрне сурәтләгәндә, рәсүл Паул кешеләр Аллаһыны «хурлаучан... яла ягучан, тотнаксыз, шәфкатьсез булырлар» дип алдан әйткән (2 Тимутегә 3:1—5, 12). Синең, бәлки, мондый кешеләрне Аллаһыга хезмәт иткәндә яки башка вакытта очратканың бардыр.
2. Тупас кешеләр белән очрашканда, Изге Язмалардан алынган нинди өзекләр үзебезне акыллы тотарга булышачак?
2 Кеше безнең белән тупас сөйләшсә дә, бу ул гаделсез дигән сүз түгел әле. Кайбер кешеләр өметсезлек яки бертуктаусыз булып торган авырлыклар аркасында ачулы. Әйе, «җәберләү зирәк кешене дә ахмак итә» (Вәгазьче 7:7). Күп кешеләр эшләгән яки яшәгән урыннарында тупас сөйләм белән очраша, шуңа күрә үзләрен шулай тота. Әлбәттә, бу безгә, мәсихчеләргә, аларның үрнәгенә иярергә кирәк дигәнне аңлатмый. Шулай да моны белү безгә ни өчен башкалар үзләрен шулай тота икәнен аңларга булыша. Тупас кешеләр белән очрашканда, нәрсә эшләргә? «Акыллы кеше ачуы кабынып китүдән үзен тыя белер»,— дип әйтелә Гыйбрәтле сүзләр 19:11 дә. Һәм Римлыларга 12:17, 18 дә: «Беркемгә дә яманлыкка каршы яманлык кылмагыз... Әгәр мөмкин булса, кулыгыздан килгәнчә, барлык кешеләр белән дә тату яшәгез»,— дигән киңәш бирелә.
3. Ни өчен безгә, яхшы хәбәрне вәгазьләр өчен, тынычлык яратучылар булырга кирәк?
3 Без чын күңелдән тынычлык сакларга теләсәк, бу безнең эшләребездән, сөйләшүебездән һәм йөзебездән күренәчәк (Гыйбрәтле сүзләр 17:27). Гайсә, үз рәсүлләрен вәгазьгә җибәргәндә, болай дип әйткән: «Өйгә кергәндә, иминлек теләген әйтеп керегез. Әгәр өй лаеклы булса, анда сез теләгән иминлек булсын, ә лаексыз булса, сезнең иминлегегез үзегезгә кире кайтсын» (Маттай 10:12, 13). Без алып килгән хәбәр шатлыклы, һәм Изге Язмаларда ул «иминлек турында Яхшы хәбәр», «Аллаһының мәрхәмәте турындагы Яхшы хәбәр» һәм «Патшалык хакындагы... Яхшы хәбәр» дип атала (Эфеслеләргә 6:15; Рәсүлләр 20:24; Маттай 24:14). Без башка кешенең карашларын тәнкыйтьләргә яки аның белән бәхәсләшергә дип килмәдек, безнең максат — Аллаһы Сүзендәге шатлыклы хәбәр белән уртаклашу.
4. Әгәр кеше, син үз килүеңнең максатын әле аңлатканчы, «бу миңа кирәкми» дисә, нәрсә дип әйтә аласың?
4 Әйтик, без бер кеше белән сөйләшергә уйлыйбыз, ә ул безне тыңлап та бетермичә: «Бу миңа кирәкми»,— ди. Ул чакта без: «Минем сезгә Изге Язмалардан бер өзек кенә укыйсым килә»,— дип әйтә алабыз. Ул, бәлки, моңа каршы булмас. Яки без аңа болай дип әйтә алабыз: «Тиздән җирдә гаделсезлек булмаячак, һәм бөтен кеше бер-берсен яратачак. Мин сезгә менә шундый вакыт турында сөйләргә теләгән идем». Әгәр дә кешенең сөйләшергә теләге юк икән, ул чакта: «Бәлки, без башка вакытта килсәк яхшырак булыр»,— дип әйтә алабыз. Бу кеше безнең белән дусларча сөйләшмәде. Әмма ул «лаексыз» дигән нәтиҗә ясау дөрес булырмы? Кеше үзен төрлечә тотарга мөмкин, шулай да Изге Язмаларда язылган мондый киңәшне истә тотарга кирәк: «Һәммәсенә дә ягымлы... һәм сабыр булыгыз» (2 Тимутегә 2:24).
Белмәгәнгә эзәрлекләүче
5, 6. Шаул Гайсәнең шәкертләре белән үзен ничек тоткан, һәм ни өчен ул алай эшләгән?
5 Беренче гасырда Шаул исемле бер кеше хурлап сөйләшүе һәм хәтта мәрхәмәтсез булуы белән бик яхшы билгеле булган. Ул «Раббының шәкертләрен үтерергә теләп, аларга яный иде» дип әйтелә аның турында Изге Язмаларда (Рәсүлләр 9:1, 2). Соңрак ул үзенең «көфер сөйләүче, эзәрлекләүче һәм дорфа» булуын таныган (1 Тимутегә 1:13). Бәлки, аның кайбер туганнары мәсихче булып киткәндер, ләкин моңа да карамастан аның Мәсих шәкертләренә мөнәсәбәте мондый булган: «Гайсәгә булган иманнарын инкяр иттерергә тырыштым. Аларга карата ачуым бик көчле булганлыктан, андыйларны хәтта чит шәһәрләрдә дә эзәрлекләдем» (Рәсүлләр 23:16; 26:11; Римлыларга 16:7, 11). Ләкин бер җирдә дә Гайсәнең шәкертләре аның белән бәхәсләшкән дип әйтелмәгән.
6 Ни өчен Шаул үзен алай тоткан? Күп еллар үткәч, ул: «Мәсихкә иман итмәгәнгә, ни эшләгәнемне белми идем»,— дип язган (1 Тимутегә 1:13). Ул «аталар канунына җентекләп өйрәтелгән» фарисей булган (Рәсүлләр 22:3). Шаулның остазы Гәмәлиил, күрәсең, киң карашлы кеше булган. Ә Шаул белән якын аралашкан баш рухани Кәяфәс фанатик булган дип әйтеп була. Кәяфәс Гайсәгә каршы төзелгән заговорда төп рольне үтәгән, һәм бу заговор аркасында Мәсихне үтергәннәр (Маттай 26:3, 4, 63—66; Рәсүлләр 5:34—39). Берникадәр вакыт үткәннән соң, Кәяфәс рәсүлләрне кыйнарга кушкан һәм аларга Гайсә исеме хакында вәгазьләмәскә боерык биргән. Эстефәнне, ташлар атып үтерер өчен, Киңәшмәдән этеп чыгаралар. Бу Киңәшмә утырышында Кәяфәс баш булган (Рәсүлләр 5:27, 28, 40; 7:1—60). Шаул Эстефәннең үтерелгәнен күзәтеп тора һәм, Кәяфәс хуплавын алып, Мәсих шәкертләрен Дәмәшекъ шәһәрендә кулга алыр өчен адымнар ясый (Рәсүлләр 8:1; 9:1, 2). Кәяфәс хуплавын алганга, Шаул үзенең эшләре Аллаһыга ашкынуын күрсәтә дип уйлагандыр, бәлки, әмма чынлыкта аңа иман җитмәгән (Рәсүлләр 22:3—5). Менә ни өчен Шаул Гайсәнең Мәсих икәнен берничек тә аңлый алмаган. Ләкин Дәмәшекъ юлында, терелтелгән Гайсә аның белән сөйләшә башлагач, ул моны аңлаган (Рәсүлләр 9:3—6).
7. Шаул Дәмәшекъ юлында Гайсә белән очрашкач нәрсә була?
7 Тиздән Һанани исемле мәсихче Шаул янына барырга боерык ала. Сиңа андый боерык бирсәләр, син үзеңне ничек хис итәр идең? Һанани Шаулдан курыкса да, аның белән йомшак кына сөйләшеп алган. Терелтелгән Гайсә белән очрашудан соң, Шаул бик нык үзгәргән (Рәсүлләр 9:10— 22). Соңыннан аны рәсүл Паул дип атаганнар, һәм ул ашкынучан мәсихче вәгазьче булган.
Юаш, әмма батыр
8. Гайсә, үз Әтисенең үрнәге буенча, гөнаһ кылучылар белән үзен ничек тоткан?
8 Гайсә Патшалыкның ашкынучан, батыр вәгазьчесе булган, әмма кешеләр белән үзен юаш тоткан (Маттай 11:29). Йәһвә явызларны үз явыз юлларын калдырырга чакыра. Гайсә үзен үз Әтисе кебек тоткан (Ишагыйя 55:6, 7). Әгәр гөнаһ кылучы яхшы якка үзгәрсә, Гайсә моны билгеләгән һәм аларның рухын күтәргән (Лүк 7:37—50; 19:2—10). Гайсә кешеләрне аларның тышкы якларына карап хөкем итмәгән. Ул үз әтисе кебек, түземлелек һәм игелек күрсәтеп, аларны тәүбәгә китерергә тырышкан (Римлыларга 2:4). Йәһвәнең ихтыяры шул: ул барлык кешеләрнең тәүбәгә килүләрен һәм котылуларын тели (1 Тимутегә 2:3, 4).
9. Ишагыйя 42:1—4 тә әйтелгән пәйгамбәрлектән без Гайсә турында нәрсә беләбез?
9 Маттай бәян иткән Яхшы хәбәрдә пәйгамбәрлек сүзләр китерелә. Бу сүзләрдән Йәһвәнең Гайсә Мәсихкә карашы күренә: «Менә Мин сайлаган Минем Хезмәтчем, Минем сөеклем, Минем җанымның шатлыгы. Мин Аны Үземнең Рухым белән сугарырмын, һәм Ул Минем хөкемемне халыкларга игълан итәр. Ул бәхәсләшмәс, кычкырмас, урамнарда Аның тавышын һичкем ишетмәс. Гаделлекне җиңүгә ирештергәнгә кадәр, чатнаган камышны сындырып төшермәс, пыскып яткан филтәне сүндермәс. Аның исеменә халыклар өметләрен багларлар» (Маттай 12:17—21; Ишагыйя 42:1—4). Бу пәйгамбәрлектәге сүзләр буенча, Гайсә тавыш күтәреп бәхәсләшмәгән. Хәтта катлаулы хәлләргә эләккәндә дә, ул хакыйкатьне эчкерсез кешеләрне таң калдырырлык итеп сөйләгән (Яхъя 7:32, 40, 45, 46).
10, 11. а) Гайсә, фарисейләрнең күпчелеге аның дошманнары булса да, ни өчен аларга вәгазьләгән? б) Гайсә кайвакыт үз дошманнарына ничек җавап кайтарган, әмма нәрсәне ул эшләмәгән?
10 Хезмәтен башкарганда, Гайсә күп фарисейләр белән сөйләшкән. Аларның кайберләре аның сүзләреннән берәр яман як табарга тырышсалар да, ул фарисейләрнең барысы да начар дип санамаган. Мәсәлән, Шимун исемле бер фарисей, Гайсәгә шикләнеп караса да, аның белән яхшырак танышырга теләгән һәм аны кичке ашка чакырган. Гайсә чакыруны кабул иткән һәм Шимунга, шулай ук аның кунакларына мөһим сабак биргән (Лүк 7:36—50). Икенче бер очракта төнлә Гайсә янына Никәдим исемле бер абруйлы фарисей килә. Гайсә аны караңгы төшкәч кенә килгәне өчен шелтәләми. Киресенчә, Никәдимгә Аллаһының зур яратуы — үз улын җибәреп, иман итүчеләргә коткарылыр өчен юл ачканы турында сөйләп бирә. Гайсә Аллаһы ихтыяры буенча эш итү никадәр мөһим икәнен әдәпле генә аңлатып биргән (Яхъя 3:1—21). Соңрак, башка фарисейләр Гайсәне хурлап сөйли башлагач, Никәдим аны яклап чыккан (Яхъя 7:46—51).
11 Гайсә үзенә каршы чыккан кешеләрнең икейөзле булуларын күрмәмешкә салынмаган һәм үз дошманнары белән кирәкмәс бәхәсләр башламаган. Ләкин кирәк булганда гыйбрәтле хикәя сөйләп, берәр принцип яки Аллаһы Сүзеннән өземтә китереп, төгәл һәм кыска җаваплар биргән (Маттай 12:38—42; 15:1—9; 16:1—4). Башка очракларда, үз сүзләреннән файда булмаячагын күреп, ул дәшмәгән (Марк 15:2—5; Лүк 22:67—70).
12. Ничек Гайсә хәтта үзенә кычкырган кешеләргә дә булышкан?
12 Кайвакыт Гайсәгә эчләрендә «шакшы рух» булган кешеләр кычкырган. Бу очракларда ул тынычлык саклаган һәм Аллаһы биргән көч ярдәмендә бу кешеләргә булышкан да (Марк 1:23—28; 5:2—8, 15). Бүген дә, вәгазьләгәндә берәрсе кычкырып безне сүксә, сабырлык күрсәтеп, булган хәлне әдәпле генә һәм кешегә хөрмәт күрсәтеп җайга салырга кирәк (Көлессәйлеләргә 4:6).
Гаиләдә
13. Изге Язмаларны Йәһвә Шаһитләре ярдәмендә өйрәнә башлаган кешегә ни өчен кайвакыт кешеләр каршы чыга?
13 Сабырлык гаиләдә тагын да мөһимрәк. Кеше Изге Язмалар хакыйкате белән танышып, аны чын күңелдән кабул иткәч, ул үз гаиләсенең дә аны кабул итүен тели. Әмма, Гайсә әйткәнчә, туганнар моңа каршы булырга мөмкин (Маттай 10:32—37; Яхъя 15:20, 21). Моңа төрле сәбәпләр бар. Изге Язмаларда без намуслы, җаваплы булырга һәм башкаларны хөрмәт итәргә тиеш дип әйтелә, шул ук вакыт анда һәркайсы хәлдә иң беренче итеп Барлыкка Китерүчегә буйсынырга кирәк диелгән (Вәгазьче 12:1, 13; Рәсүлләр 5:29). Без Йәһвәгә тугры булырга теләгәнгә, гаиләдә берәрсе үзенең абруе төшә дип үпкәләргә мөмкин. Мондый хәлләрдә, Мәсих кебек, сабырлык күрсәтү бик мөһим! (1 Петер 2:21—23; 3:1, 2).
14—16. Гаиләдә башта каршы килгән кешеләргә үзгәрергә нәрсә булышкан?
14 Бүгенге көндә Йәһвәгә хезмәт иткән кешеләр Изге Язмаларны өйрәнеп тормышларын үзгәртә. Аларның күпләре, моны эшли башлагач, иренең, хатынының яки башка туганнарының каршы килүе белән очрашкан. Бәлки, туганнар, Йәһвә Шаһитләре турында начар мәгълүматлар ишетеп, гаиләдә авырлыклар туар дип курыккандыр. Аларга бу карашларын үзгәртергә нәрсә ярдәм иткән? Күп очракларда Изге Язмаларны өйрәнгән кешенең яхшы тәртибе зур роль уйнаган. Ул Изге Язмаларның киңәшләрен нык тоткан: регуляр рәвештә мәсихчеләр очрашуларына йөргән һәм Аллаһыга хезмәт итүдә катнашкан, шулай ук гаиләдәге бурычларын үтәгән һәм мыскыллаучы сүзләргә карамастан сабырлык күрсәткән. Моны күреп, туганнар кайвакыт үзләрен йомшаграк тоткан (15 Туганнарның кайберләре алдан ук тискәре карашта тора, яки алар тәкәббер. Шуңа күрә аларның Изге Язмалар турында башта ишетәсе дә килмәгән. Кушма Штатларда яшәүче бер кеше үзен патриот дип санаган. Бер тапкыр, хатыны өлкә конгрессында булганда, ул үз әйберләрен җыеп өйдән чыгып киткән. Икенче бер очракта ул, мылтыгын алып, үземне атып үтерәчәкмен дип куркытырга тырышкан. Үзенең шундый кыланышларында бу ир хатынының динен гаепләгән. Әмма хатыны Изге Язмалардагы принципларны үз тормышында куллануын дәвам итәргә тырышкан. Һәм бу хатын Йәһвә Шаһите булганнан соң 20 ел үткәч, ире дә аның имандашы булган. Албаниядә яшәүче бер хатынның кызы Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнгән һәм суга чумдырылу үткән. Шуңа күрә бу хатынның ачуы килгән. Ул 12 тапкыр кызының Изге Язмалар китабын юк иткән. Бер тапкыр ул өстәлдә яткан Изге Язмалар китабын ачып, Маттай 10:36 дагы сүзләрне укыган. Бу сүзләр аның турында икәнен ул аңлаган. Кызы Италиядә үтәчәк конгресска китәргә җыенгач, ул аның турында кайгыртып, корабльгә кадәр озаткан. Әнисе, конгресска баручы делегатлар арасындагы яратуны, аларның кочаклашуын һәм елмаюын күргәч, үзендә ниндидер үзгәреш сизгән һәм озакламыйча Изге Язмаларны өйрәнергә ризалашкан. Бүген ул хакыйкатькә башта каршы торган кешеләргә булышырга тырыша.
16 Бер хатын-кыз Патшалык Залына барганда, ире сүгенә-сүгенә аңа каршы пычак тотып чыккан. Хатыны аңа: «Әйдә минем белән һәм үзең барысын күрерсең»,— дип әйткән. Ире нәкъ шулай эшләгән дә, һәм хәзер ул мәсихче өлкән булып хезмәт итә.
17. Гаиләдә киеренке хәл туганда, Изге Язмаларның нинди принцибы ярдәм итә ала?
17 Хәтта мәсихче гаиләләрдә дә киеренке хәлләр булгалый. Без камил түгел, һәм кайвакыт моның аркасында кызып китәбез һәм тупас сүзләр әйтәбез. Эфес шәһәрендәге мәсихчеләргә бирелгән мондый киңәшкә игътибар итик: «Бар ачыну, ярсу, ачу, кычкыру, яман теллелек һәм һәртөрле явызлыклардан баш тартыгыз» (Эфеслеләргә 4:31). Эфестәге мәсихчеләргә, мөгаен, тирә-якта яшәгән кешеләр, үзләренең камил булмаулары һәм шулай ук элек алып барган тормыш рәвешләре үзгәрергә комачаулаган. Үзгәрер өчен аларга нәрсә эшләргә кирәк булган? Аларның «фикерләү рәвеше... яңарырга» тиеш булган (Эфеслеләргә 4:23). Аларга Аллаһы Сүзен өйрәнергә, ничек бу Сүз аларның тормышларына тәэсир итәргә тиеш икәнлеге турында уйланырга, шулай ук имандашлары белән аралашырга һәм кайнар догалар кылырга кирәк булган. Шул чакта Аллаһы рухының җимеше аларның тормышларында тулырак күренер иде. Аларга «бер-берсенә карата игелекле, шәфкатьле булырга... Аллаһы... [аларны] Мәсих аша кичергән кебек, бер-берсен кичерергә» өйрәнергә кирәк булган (Эфеслеләргә 4:32). Башкалар нәрсә генә эшләмәсен, безгә сабыр, игелекле, кызганучан һәм кичерергә әзер булырга кирәк. Әйе, безгә беркемгә дә «яманлыкка каршы яманлык кылырга» ярамый (Римлыларга 12:17, 18). Аллаһы үрнәге буенча эчкерсез ярату күрсәтү — бу һәрвакыт дөрес (1 Яхъя 4:8).
Барлык мәсихчеләр өчен киңәш
18. Ни өчен 2 Тимутегә 2:24 тәге киңәш Эфестәге мәсихче өлкән өчен бик вакытлы булган, һәм ничек ул бөтен мәсихчеләр өчен файдалы була ала?
18 Явызлык белән очрашканда, «сабыр бул» дигән киңәш һәрбер мәсихче өчен бирелгән (2 Тимутегә 2:24). Әмма иң беренче итеп бу киңәш Эфес шәһәрендә өлкән булып хезмәт иткән Тимутегә бирелгән булган. Ул вакытта җыелышта кайбер кешеләр үз карашларын һәм ялган тәгълиматлар тараткан. Алар Муса Канунының асылын тулысынча аңламаган һәм иман, мәхәббәт һәм яхшы вөҗданның мөһимлегенә игътибар итмәгән. Аларның тәкәббер булулары фикер каршылыкларына китергән: алар, Мәсих тәгълиматларының асылын аңламыйча һәм Аллаһыга тугры булу никадәр мөһим икәненә төшенмичә, сүзләр турында бәхәсләр алып барганнар. Бу хәлне җайга салыр өчен, Тимутегә Изге Язмалар хакыйкатендә нык торырга һәм шул ук вакыт кардәшләре белән үзен йомшак тотарга кирәк булган. Бүген өлкәннәр, Тимуте кебек, мәсихче көтү аларның милке түгел икәнен аңлыйлар, һәм алар үзләрен мәсихчеләр яратуын һәм бердәмлеген ныгытырлык итеп тотарга тиеш икәннәрен беләләр (Эфеслеләргә 4:1—3; 1 Тимутегә 1:3—11; 5:1, 2; 6:3—5).
19. Ни өчен безнең барыбыз өчен «юашлыкны эзләү» мөһим?
19 Аллаһы үз халкын «юашлыкны эзләргә» чакыра (Софония 2:3). «Юашлык» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзе хурланганда үч алмыйча, моны сабыр кичергән кешегә кулланыла. Шуңа күрә, хәтта киеренке шартларда да сабырлык саклап Йәһвәнең тиешле вәкилләре булыр өчен, аңардан ярдәм сорыйк.
Сез нәрсә белдегез?
• Безне берәрсе хурласа, Изге Язмаларның нинди шигырьләре ярдәм итә ала?
• Ни өчен Шаул шундый тупас кеше булган?
• Ничек Гайсә мисалы төрле кешеләр белән үзебезне дөрес тотарга булыша?
• Ни өчен гаиләдә үз телеңне тыя белергә кирәк?
[Өйрәнү өчен сораулар]
[15 биттәге иллюстрация]
Һанани Шаул турында бик күп начар сүзләр ишетсә дә, аңа игелек күрсәткән.
[17 биттәге иллюстрация]
Үз эшләреңне тырышлык белән үтәп, гаиләңнең каршы килүен йомшартып була.
[18 биттәге иллюстрация]
Ярату белән бердәмлек булсын өчен, мәсихчеләр тырышлык куялар.