Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ата-аналар, гаиләгез ихтыяҗлары хакында кайгыртыгыз

Ата-аналар, гаиләгез ихтыяҗлары хакында кайгыртыгыз

Ата-аналар, гаиләгез ихтыяҗлары хакында кайгыртыгыз

«Әгәр дә берәү кардәш-ырулары... хакында кайгыртмый икән, ул иманыннан ваз кичкән» (1 ТИМУТЕГӘ 5:8).

1, 2. а) Ни өчен мәсихчеләр очрашуларында гаиләләрне күрү шатландыра, көч бирә? б) Гаиләләр, очрашуларга үз вакытында килер өчен, нинди авырлыкларны җиңә?

МӘСИХЧЕЛӘР җыелышы. Очрашу башланыр алдыннан, пөхтә һәм матур итеп киенгән балалар әти-әнисе янына утырыша. Бу гаиләләр Йәһвәне һәм бер-берсен ярата. Без моны күреп бик нык шатланабыз. Әмма бу гаиләләргә очрашуга үз вакытында килер өчен күпме көч куярга туры килгәнен дә онытмаска кирәк!

2 Гадәттә, ата-аналар көне буе нинди дә булса эш башкара. Ә җыелыш үтә торган кичләрен гаиләдә эш тагы да күбәя: кичке аш әзерләргә, өйне җыештырырга, дәресләрне хәзерләп бетерергә кирәк. Әти-әнигә балалар чистамы, тукмы һәм өйдән үз вакытында чыгарга әзерме икәнен карап чыгарга кирәк. Балалар да тик утырмый һәм иң уңайсыз вакытта берәр нәрсә эшләп куялар: олысы уйнаганда чалбарын ерта, ә кечесе ашын түгә, һәм алар талаша башлый (Гыйбрәтле сүзләр 22:15). Ә нәтиҗәсе нинди? Ата-аналар барысын җентекләп планлаштырса да, башкача килеп чыгарга мөмкин. Шулай да гаилә, һәрвакыт диярлек, Патшалык Залына очрашу башланганчы күпкә алдарак килергә өлгерә. Без андый гаиләләрне атна саен, ел саен күрәбез. Шулай ук аларның балалары, үсеп җитеп, Йәһвәгә хезмәт итүне сайлый икәнен күзәтәбез. Моны күрү безне шатландыра, безгә көч бирә!

3. Йәһвәнең гаиләләрне бик нык кадерләгәнен без кайдан беләбез?

3 Кайчакта балалар турында кайгырту бик авыр, хәтта бар көчебезне ала. Шулай да, ата-аналар, бер дә шикләнмәгез: Йәһвә сезнең тырышлыгыгызны кадерли. Йәһвә — гаиләгә Нигез Салучы. Аллаһы Сүзендә һәрбер ыруг, яки гаилә «аннан [Йәһвәдән]... исем ала», ягъни үзенең булуы белән аңа бурычлы дип әйтелә (Эфеслеләргә 3:14, 15). Шуңа күрә ата-аналар, гаиләдәге үз рольләрен дөрес үтәргә тырышып, Галәм Хакименә хөрмәт күрсәтәләр (1 Көринтлеләргә 10:31). Бу бик зур өстенлек, шулай бит? Шуңа күрә Йәһвәнең ата-аналарга биргән йөкләмәсен карап чыгу файдалы булыр. Бу мәкаләдә гаилә ихтыяҗлары турында ничек кайгыртырга икәнен карап чыгарбыз. Аллаһы ата-аналардан гаилә ихтыяҗлары турында кайгыртуларын өч яктан күрсәтерләр дип көтә. Әйдәгез, бу өч якка игътибар итик.

Материаль яктан кайгырту

4. Балаларның ихтыяҗлары турында кайгыртыр өчен, Йәһвә гаиләдә нинди тәртип биргән?

4 Рәсүл Паул болай дип язган: «Әгәр дә берәү кардәш-ырулары, бигрәк тә якыннары хакында кайгыртмый икән, ул иманыннан ваз кичкән һәм имансыздан да яманрак була» (1 Тимутегә 5:8). Кем турында язган Паул? Гаилә башлыгы турында. Гадәттә, бу әти кеше. Хатын-кызга да Аллаһы гаиләдә мөһим роль биргән — иренә ярдәмче булу (Яратылыш 2:18). Изге Язмалар язылган чорда хатыннар ирләренә гаилә турында кайгыртырга еш кына булышкан (Гыйбрәтле сүзләр 31:13, 14, 16). Әлбәттә, гаиләдә әти кеше дә, әни кеше дә булса һәм әти кеше җитәкчелек итүне үз өстенә алса, бу бик әйбәт. Әмма безнең көннәрдә тулы булмаган гаиләләр бик күп *. Ялгыз әти яки әниләрнең үз гаиләләре турында кайгыртуы белән без сокланабыз.

5, 6. а) Үз якыннарының материаль ихтыяҗлары турында кайгырткан кешеләр нинди авырлыклар белән очраша? б) Мәсихчегә, андый авырлыкларны җиңәр өчен, эшкә нинди караш белән карау ярдәм итәчәк?

5 Паул 1 Тимутегә 5:8 дә нинди кайгырту турында язган? Якындагы шигырьләрне карасак, шуны күрәбез: сүз гаиләнең материаль ихтыяҗлары турында бара. Безнең көннәрдә гаилә башлыгы, гаиләсе турында бу яктан кайгыртканда, күп авырлыклар белән очраша. Мәсәлән, икътисади авырлыклар белән очраша: завод туктаганга вакытлыча эшсез калу, киң таралган эшсезлек, яшәр өчен иң кирәкле әйберләрнең бәясе арту. Боларның барысы да дөньяда гадәти хәл булып китте. Гаилә башлыгына мондый авырлыкларны җиңәргә нәрсә ярдәм итәчәк?

6 Гаилә башлыгы шуны истә тотсын: ул Йәһвә йөкләмәсен үти. Паул үзенең Аллаһы тарафыннан рухландырылган хатында бу йөкләмәне үтәргә сәләтле, ләкин үтәргә теләмәгән ир-ат «иманыннан ваз кичкән» кешегә тиң дип язган. Мәсихче, Аллаһы каршында андый кеше булып саналмас өчен, көченнән килгәннең барысын эшләячәк. Кызганычка каршы, бүгенге дөньядагы күп кешеләр үз якыннарына карата «мәхәббәтсез» (2 Тимутегә 3:1, 3). Бик күп аталар, гаиләләрен авыр вакытта ташлап, алар турында кайгыртмый. Мәсихче ир үз якыннарының ихтыяҗларына андый рәхимсез, кимсетүле караш белән карамый. Аның эшкә карашы да дөнья карашыннан аерылып тора, һәм хәтта түбән дәрәҗәле дип саналган эшне дә ул мөһим һәм хөрмәтле дип саный. Чөнки ул эш аңа үз якыннары турында кайгыртырга һәм шуның белән Йәһвәгә яраклы булырга мөмкинлек бирә.

7. Ни өчен ата-аналарга Гайсә калдырган үрнәк турында уйлану файдалы?

7 Гаилә башлыкларына шулай ук Гайсәнең камил үрнәге турында уйлану файдалы булыр. Изге Язмалар пәйгамбәрлегендә Гайсә «Мәңгелек Атабыз» дип атала (Ишагыйя 9:6, 7). «Соңгы Адәм» буларак, Гайсә «беренче кеше Адәмне» алмаштыра дип әйтеп була. Ничек итеп? Ул үзенә иман итүче кешеләрнең атасы булып китә (1 Көринтлеләргә 15:45). Адәм эгоист һәм үз файдасын гына күзәтә торган ата булган. Гайсә Адәмнән аерылып тора, ул — иң яхшы ата. Аның турында Изге Язмаларда болай диелә: «Без мәхәббәтне шулай танып белдек: Мәсих Үзенең җанын безнең өчен бирде» (1 Яхъя 3:16). Әйе, Гайсә үз гомерен башкалар өчен әзерлек белән биргән. Әмма ул шулай ук көн саен үзе турында түгел, ә иң беренче итеп, башкалар турында уйлаган һәм хәтта кечкенә нәрсәләрдә шулай эшләгән. Ата-аналар да шундый фидакарьлек рухы күрсәтсәләр, бу аларның үзләренә дә һәм гаиләләренә дә файда китерәчәк.

8, 9. а) Кошлар балалары турында риясыз кайгырту күрсәтә. Ата-аналар бу мисалдан нәрсәгә өйрәнә ала? б) Ничек күп кенә мәсихче ата-аналар фидакарьлек рухы күрсәтә?

8 Гайсә Аллаһының тыңламаучан халкына: «Кош үзенең балаларын канаты астына җыйган кебек, Мин дә синең кешеләреңне ничә тапкыр шулай бергә җыярга теләдем»,— дип әйткән. Ата-аналар Гайсәнең бу сүзләреннән риясыз ярату турында күпне белә ала (Маттай 23:37). Бу өзектә ул тавыкның үз чебиләрен канатлары белән каплап яклаганы турында әйтә. Инстинкт белән җитәкчелек ителгән тавык үз чебиләрен яклый һәм моны хәтта үз тормышын куркыныч астына куеп та эшләргә әзер. Ата-аналар бу мисалдан күп нәрсәгә өйрәнә ала. Кошлар шулай ук, чебешләренә ризык табар өчен, көне буе эзләнеп йөри. Алар, арыса да, яңа гына туган ач балаларына ризык ташуларын дәвам итәләр. Ә тегеләре әтисе яки әнисе алып килгәнне бер кабып йота да, кабат ач авызын ачып көтә. Йәһвә барлыкка китергән кош-җәнлекләрнең үз балалары турында кайгыртуында аларның «инстинктив акыллылыгы» (ЯД) күренә (Гыйбрәтле сүзләр 30:24).

9 Бөтен җир шары буенча мәсихче ата-аналар шундый ук фидакарьлек рухы күрсәтәләр, һәм бу безне сокландыра. Сез, үз балаларыгызны һәркайсы зыяннан яклар өчен, үзегез газап чигәргә әзер. Сез шулай ук, гаиләгез турында кайгыртып, һәр көн әзерлек белән төрле авырлыклар кичерәсез яки үзегезне берәр нәрсәдән тыеп каласыз. Күп ата-аналар иртән-иртүк торып, авыр һәм бер дә кызыгы булмаган эшкә бара. Сез балаларыгызның өс-башы бөтен, ашарга ризыклары, яшәр урыннары һәм аларның белемнәре булсын өчен эшкә барасыз. Һәм бу көннән-көнгә, елдан-алга кабатлана. Әлбәттә, мондый түземлекне һәм фидакарьлек рухын Йәһвә хуплый (Еврейләргә 13:16). Шул ук вакыт сез гаиләнең тагын да мөһимрәк ихтыяҗы бар икәнен беләсез, һәм бу яктан да кайгыртучанлык күрсәтергә кирәк.

Рухи ихтыяҗлар турында кайгырту

10, 11. Кешеләр аеруча нәрсәгә мохтаҗ, һәм мәсихче ата-аналар үз балаларын бу яктан тәэмин итәр өчен нәрсә эшләргә тиеш?

10 Материаль якка караганда, гаиләнең рухи ихтыяҗлары турында кайгырту тагы да мөһимрәк. «Кеше икмәк белән генә түгел, бәлки Аллаһы әйткән һәр сүз белән яшәр»,— дип әйткән Гайсә (Маттай 4:4; 5:3). Ничек сез, ата-аналар, гаиләгезнең рухилыгы турында кайгырта аласыз?

11 Рухилык турында сүз барганда, еш кына Канун 6:5—7 дә әйтелгән сүзләр китерелә. Изге Язмаларыгызны ачып, шул өзекне укып чыгыгызчы. Шунсына игътибар итегез: ата-аналарга иң беренче итеп үз рухилыкларын ныгытырга, Йәһвәгә ярату үстерергә һәм аның сүзләрен чын күңелдән кабул итәргә кирәк диелгән. Әйе, сезнең үзегезгә Аллаһы Сүзен тирән өйрәнергә, Изге Язмаларны регуляр рәвештә укырга һәм укыганыгыз турында уйланырга кирәк. Моны Йәһвәнең принципларын, законнары, юлларын аңлар өчен һәм аларны ярата башлар өчен эшләргә кирәк. Ул чакта Изге Язмаларның искиткеч хакыйкатьләре йөрәгегездә булачак, алар аны шатлык һәм Йәһвәгә карата курку-хөрмәт, ярату белән тутырачак. Балаларыгыз белән уртаклашыр өчен белемнәрегез артыгы белән булачак (Лүк 6:45).

12. Ата-аналар, Изге Язмалардагы принципларны балаларының күңеленә салганда, ничек Гайсәдән үрнәк ала алалар?

12 Рухи яктан нык ата-ана Канун 6:7 дә язылган киңәш буенча эш итә алачак һәм мөмкинлек булганда Йәһвә сүзләрен үз балаларының «күңелләренә сала» алачак. «Күңелгә салу» — бу кабатлап өйрәтү һәм истә калдыру. Кабатлау безнең барыбызга, аеруча балаларыбызга кирәк — Йәһвә моны яхшы белә. Шуңа күрә Гайсә вәгазьләгәндә еш кына кабатлау кулланган. Ул, мәсәлән үз шәкертләрен басынкы булырга, тәкәбберлектән һәм ярышудан качарга өйрәткәндә, күп юллар белән бер үк принципны кабатлаган. Ул аңлатып, ачык мисаллар кулланып һәм үз үрнәге ярдәмендә өйрәткән (Маттай 18:1—4; 20:25—27; Яхъя 13:12—15). Гайсә һәрвакыт сабыр булган. Ата-аналарга да, балаларын төп хакыйкатьләргә өйрәтер өчен, төрле юллар эзләргә кирәк. Әти белән әни кешегә, балалары Йәһвә принципларын үзләштереп куллана башлаганчы, сабырлык саклап, бу принципларны кабатларга кирәк.

13, 14. Кайчан ата-аналар Изге Язмалар хакыйкатен балаларның күңеленә сала ала, һәм алар өчен нинди ярдәм бар?

13 Мондый өйрәтүләр өчен яхшы мөмкинлекне гаилә өйрәнүе бирә. Изге Язмаларны регуляр рәвештә, файдалы һәм мавыктыргыч итеп өйрәнү — бу гаилә рухилыгының нигезендәге төп таш. Мәсихче гаиләләр бөтен җир шары буенча шатлык белән мондый өйрәнүләр үткәрә. Алар Йәһвә оешмасы тарафыннан бастырылган басмаларны кулланып, андагы материалны үз балалары өчен «яраклаштыралар», ягъни балалары өчен мөһим булган сорауларны карап чыгалар. «Бөек Остаздан өйрән» һәм «Яшьләрнең сораулары. Гамәли киңәшләр» * дигән китаплар балалар һәм ата-аналар өчен бик зур бүләк булды. Әмма балаларны өйрәтү вакыты гаилә өйрәнүе белән генә чикләнми.

14 Канун 6:7 дә әйтелгән сүзләрдән күргәнебезчә, ата-аналарның балалары белән рухи сорауларны карап чыгар өчен мөмкинлекләре күп. Балалар белән бергә берәр җиргә барганда, өйдәге эшләрне башкарганда яки ял иткәндә балаларның рухилыгы турында кайгыртучанлык күрсәтер өчен мөмкинлек табып була. Әлбәттә, балаларга Изге Язмалардагы хакыйкатьләр турында бертуктаусыз «нотык» уку да дөрес булмас иде. Гаиләдәге аралашу файда китерсен һәм аралашканда рухи сораулар каралсын. Ата-аналар, бу яктан тырышлык куегыз. Мәсәлән, «Уяныгыз!» журналында Йәһвә барлыкка китергән җәнлекләр, җир шары табигатенең матур яклары, төрле халыкларның культуралары һәм традицияләре турында күп санлы мәкаләләр бастырылган. Аларны балалар белән аралашканда кулланып була. Мондый сөйләшүләр яшьләрдә «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» тарафыннан бирелгән басмаларны күбрәк укырга теләк тудыра ала (Маттай 24:45—47).

15. Балалар вәгазьгә кызык һәм фатихалар китерүче эш дип карасын өчен, ата-аналар аларга ничек итеп ярдәм итә ала?

15 Балалар белән файдалы сөйләшүләр алып бару тагын бер рухи ихтыяҗны канәгатьләндерергә булыша ала. Мәсихче балаларга үз иманнары турында башкаларга оста сөйләргә өйрәнергә кирәк. «Күзәтү манарасы» яки «Уяныгыз!» журналындагы берәр кызык фикерне карап чыкканда, балагыздан моны вәгазьдә ничек кулланып була дип сорагыз. Мәсәлән: «Йәһвә турында моны күбрәк кеше белсә, бу бик яхшы булыр иде! Кешене кызыктырыр өчен, без бу фикерне кешегә ничек җиткерә алабыз? Син ничек уйлыйсың?» — дигән сораулар биреп була. Мондый сөйләшүләр яшьләрдә үз белемнәрен башкаларга сөйләргә теләк тудыра. Ә сезнең белән бергә вәгазьгә барып, алар бу белемнәрне ничек кулланып була икәнен күрә алалар. Алар шулай ук Аллаһыга хезмәт итү — бу шатлык һәм канәгатьлек китерүче кызык эш икәнен күрәчәк (Рәсүлләр 20:35).

16. Балалар ата-аналарының догаларын тыңлап, нәрсәгә өйрәнә ала?

16 Ата-аналар дога кылганда да балаларының рухилыгы турында кайгырта. Гайсә үз шәкертләрен дога кылырга өйрәткән һәм күп мәртәбә алар белән бергә Аллаһыга дога кылган (Лүк 11:1—13). Уйлап кына кара, бу шәкертләр Йәһвә Улының догасын тыңлап күпме файда алганнар! Балаларыгыз да сезнең догаларыгызны тыңлап күп нәрсәгә өйрәнә ала. Мәсәлән, балалар Йәһвә безне борчыган бар нәрсә турында аңа ачыктан-ачык сөйләвебезне тели икәнен белә ала. Әйе, догаларыбыз балаларга тормыш итү өчен мөһим булган хакыйкатьне — алар күктәге Аталары белән үзара нык мөнәсәбәтләргә ия була ала икәнен аңларга булыша ала (1 Петер 5:7).

Балалар турында эмоциональ яктан кайгырту

17, 18. а) Изге Язмаларда ата-аналарга балаларына үз яратуларын күрсәтү мөһим икәне ничек аңлатыла? б) Йәһвә балаларга ярату күрсәтү буенча аталарга нинди үрнәк калдырган?

17 Әйе, балалар эмоциональ яктан кайгыртуга мохтаҗ. Аллаһы Сүзендә бу яктан кайгырту никадәр мөһим икәне күрсәтелә. Мәсәлән, Изге Язмаларда хатын-кызлар «балаларын яратырга» тиеш дип әйтелә. Яшь әниләрне моны эшләргә «өйрәтергә» кирәк дип әйтелә Аллаһы Сүзендә, һәм моның белән бу таләп акыллы һәм сәламәт акылга туры килә икәне күрсәтелә (Титуска 2:4, 5). Чыннан да, балага ярату күрсәтү бу акыллы. Бу аны яратырга өйрәтә һәм бар тормышына уңай йогынты ясый. Ә ярату күрсәтмәгән ата-аналар акылсыз эш кылалар. Бу күп газаплар китерә. Мондый ата-аналар Йәһвә үрнәге буенча эш итми икәнен күрсәтәләр, ә Аллаһы, без камил булмасак та, безне нык ярата (Мәдхия 102:8— 14).

18 Йәһвә үзенең җирдәге балаларына яратуны хәтта беренче булып күрсәтә. «Беренче булып Аллаһы безне яратты»,— дип әйтелә 1 Яхъя 4:19 да. Аеруча сез, әтиләр, бу яктан Йәһвә үрнәген тотарга һәм бала белән ата арасында ярату тагы да ныграк булсын өчен адымнар ясарга тиеш. Изге Язмаларда: «Аталар, балаларыгыз өметсезлеккә бирелмәсен өчен, аларны ярсытмагыз»,— дип әйтелгән (Көлессәйлеләргә 3:21). Бала әтисе я әнисе аны яратмый яки кадерләми дип уйласа, бу аны ярсытырга мөмкин. Үз хисләрен белдерүдә «ялкау» булган аталарга Йәһвә биргән үрнәкне истә тотарга кирәк. Ул, үз Улына яратуын һәм хуплавын белдерер өчен, хәтта күктән мөрәҗәгать иткән (Маттай 3:17; 17:5). Гайсә өчен аның сүзләре зур ярдәм булган! Ата-аналар үз яратуларын һәм хуплауларын эчкерсез белдереп, шулай ук үз балаларына көч һәм батырлык бирәләр.

19. Ни өчен балаларга үгет бирү мөһим, һәм кайсы яктан мәсихче ата-аналар Йәһвә күрсәткән үрнәкне тотарга тырыша?

19 Әлбәттә, ата-ананың яратуы сүзләр белән генә чикләнми. Яратуны күбесенчә эшләр белән күрсәтәләр. Ата-аналар балалары турында материаль һәм рухи яктан кайгыртып, аеруча моны ярату белән башкарса, үз яратуларын белдерәләр. Ата-ананың яратуы шулай ук үгет-нәсихәт бирүдән күренә. Чөнки Йәһвә «Үзе яраткан кешеләрне үгетләп төзәтә» (Еврейләргә 12:6). Ата-ана үз баласына үгет бирмәсә, ул аны нәфрәт итә икәнен күрсәтә! (Гыйбрәтле сүзләр 13:24). Йәһвә үгетне «кирәгенчә генә» бирә һәм бу яктан чикне белә (Иремия 46:28). Камил булмаган ата-аналарга ул үрнәкне төгәл тоту авыр. Шулай да бу яктан тырышлык куйсак, бүләк алачакбыз. Яратып һәм тырышлык куеп бирелгән тәрбияләү балага киләчәктә бәхетле, уңышлар китерүче тормыш алып барырга булышачак (Гыйбрәтле сүзләр 22:6). Һичшиксез, бу һәрбер мәсихче ата-ананың теләге!

20. Ничек ата-аналар балаларына «тормыш сайлар» өчен иң яхшы мөмкинлек бирә ала?

20 Әгәр сез, ата-аналар, Йәһвәдән алынган мөһим йөкләмәне үтисез икән: балаларыгыз турында материаль, рухи һәм эмоциональ яктан кайгыртасыз икән, сезне мул фатихалар көтә. Шулай итеп сез балаларыгызга «тормыш сайлап» «яшәр өчен» иң яхшы мөмкинлек бирәсез (Канун 30:19). Йәһвәгә хезмәт итүне сайлаган һәм тормышка алып баручы юлга баскан балалар ата-аналарын шатландыралар (Мәдхия 126:3—5). Ә бу шатлык беркайчан да бетмәячәк! Ә ничек яшьләр инде хәзер Йәһвәне мактый ала? Моны без чираттагы мәкаләдән белербез.

[Искәрмәләр]

^ 4 абз. Бу мәкаләдә сүз гаилә турында кайгыртучы ир кеше турында барса да, мондагы принциплар гаиләсе турында кайгыртучы ялгыз мәсихче хатынга да кулланырлык.

^ 13 абз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган. Рус телендә бар.

Сез ничек җавап бирер идегез?

Ата-аналар балалары турында

• материаль яктан

• рухи яктан

• эмоциональ яктан

кайгыртыр өчен, нәрсә эшли ала?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[3 биттәге иллюстрация]

Күп кошлар балалары турында тырышып кайгырта.

[7 биттәге иллюстрация]

Ата-ана хуплавы балаларга көч һәм батырлык бирә.