Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Бар милләт кешеләре өчен яхшы хәбәр

Бар милләт кешеләре өчен яхшы хәбәр

Бар милләт кешеләре өчен яхшы хәбәр

«Дөньяның читенә кадәр... Миңа шаһит булачаксыз» (РӘСҮЛЛӘР 1:8).

ЯХШЫ укытучы үз фәнен дә ярата һәм үзенең ничек итеп өйрәтүенә дә игътибар итә. Без дә кешеләрне Изге Язмалардагы хакыйкатькә өйрәткәндә, шулай эшлибез. Безнең өчен яхшы хәбәр үзе дә һәм аны кешеләргә җиткерү юллары да мөһим. Без, шартларга карап, кайвакыт шул юлларны үзгәртәбез, әмма Патшалык турындагы яхшы хәбәр үзгәрми. Ни өчен без вәгазьләү юлларын үзгәртәбез? Мөмкин кадәр күбрәк кешегә хакыйкатьне җиткерер өчен.

2 Без вәгазьләү юлларын шартларга карап үзгәртәбез һәм шулай итеп Аллаһыга борынгы заманда хезмәт иткән кешеләр үрнәге буенча эш итәбез. Бу хезмәтчеләрнең берсе — рәсүл Паул. Ул болай дип язган: «[Яһүдләр өчен] яһүд кебек булдым... [Муса канунын белмәүче кешеләр өчен] канунны белмәүче кебек булдым... Зәгыйфьләрне Аллаһыга китерим дип, зәгыйфьләргә зәгыйфь кебек булдым. Ничек кенә булмасын, кайберләрен генә булса да коткарыйм дип, мин барысына үзләре кебек булдым» (1 Көринтлеләргә 9:19—23). Паул вәгазьләү юлларын үзгәрткән, һәм бу яхшы җимешләр китергән. Без дә кешеләргә игътибарлы булсак һәм сөйләшүләрне аларны борчыган сораулар буенча алып барсак, хезмәтебез уңышлы булачак.

«Җир чикләренә» кадәр

3 Яхшы хәбәр таратуның иң кыен якларының берсе — бу җирнең зурлыгы. Әйе, яхшы хәбәр «бөтен җиһанда таратылырга» тиеш (Маттай 24:14). Соңгы йөз елда Аллаһының күп хезмәтчеләре яхшы хәбәрне тырышып башка илләрдә вәгазьләгән. Бу вәгазьнең нәтиҗәсе нинди булган? Искиткеч, чөнки яхшы хәбәр бөтен дөньяда таратыла! ХХ гасырның башында вәгазь нибары берничә илдә генә алып барылса, бүген Йәһвә Шаһитләре 235 ил һәм территорияләрдә тырышып вәгазьли. Патшалык турындагы яхшы хәбәр хәтта «җир чикләренә» кадәр вәгазьләнә! (Ишагыйя 45:22).

4 Безгә шундый уңышларга ирешергә нәрсә ярдәм итте? Безнең миссионерлар әзерли торган Күзәтү Манарасының Изге Язмалар мәктәбебез Галаад бар. Шулай ук Хезмәтне яхшырту мәктәбе бар. Аны үткән 20 000 гә якын вәгазьче яхшы хәбәр тарату эшенә зур өлеш кертәләр. Хакыйкать шулай ук башка күп Шаһитләр ярдәмендә дә тарала: алар үз акчаларына Патшалык вәгазьчеләре җитмәгән илләргә күчәләр. Алар арасында ир-атлар һәм хатын-кызлар, яшьләр һәм картлар, гаиләле һәм ялгыз яшәгән вәгазьчеләр дә бар. Мондый фидакарь мәсихчеләр яхшы хәбәр бөтен җир шары буенча таралсын өчен бик күп көч куялар (Мәдхия 109:3; Римлыларга 10:18). Аларның эшләре зур файда китерә. Бу мәсихчеләр хезмәт иткән илләрдәге филиаллар алар турында нәрсә язганын карап чыгыйк.

5 «Бу кадерле кардәшләр ерак җирләрдә вәгазьләп яхшы үрнәк күрсәтәләр. Алар яңа җыелышлар оештырырга ярдәм итәләр һәм бу җирләрдә яшәгән Шаһитләргә рухи яктан үсәр өчен булышлык күрсәтәләр» (Эквадор иле). «Чит илләрдән килгән кардәшләр булмаса, без нәрсә эшләр идек? Алар җыелышларга таяныч бирәләр һәм аларны ныгыталар. Алар безнең өчен фатиха!» (Доминика Республикасы). «Күп җыелышларыбызда күбесенчә апа-кардәшләр хезмәт итә. Кайвакыт аларның саны 70 процентка җитә (Мәдхия 67:12). Аларның күпчелеге хакыйкать белән күптән түгел генә танышкан. Әмма башка илләрдән килгән кияүгә чыкмаган пионерлар яңа вәгазьчеләрне өйрәтеп, зур булышлык күрсәтәләр. Бу пионерлар безнең өчен чын бүләк!» (Көнчыгыш Европа иле). Ә синең чит илдә хезмәт итү турында уйлаганың бармы? * (Рәсүлләр 16:9, 10).

«Төрле телле бөтен халыклардан чыккан ун кеше»

6 Яхшы хәбәр таратуның тагын бер кыен ягы бар. Бу — җир шарындагы телләр саны. Аллаһы Сүзендә алдан ук болай дип әйтелгән булган: «Шул көннәрдә булачак, төрле телле бөтен халыклардан чыккан ун кеше тотыначаклар, әйе, яһүд кешесенең итәгенә тотыначаклар һәм болай дип әйтәчәкләр: без синең белән барабыз, чөнки без сезнең белән Аллаһы икәнен ишеттек» (Зәкәрия 8:23). Бу пәйгамбәрлекнең безнең көннәрдәге үтәлешендә «ун кеше» — бу Ачылыш 7:9 да әйтелгән бихисап күп кеше. Әмма шунсына игътибар итик: пәйгамбәрлектә «ун кеше» бөтен халыклардан гына түгел, ә «төрле телле бөтен халыклардан» чыга. Пәйгамбәрлекнең бу мөһим өлеше үтәлә икәнен күрәбезме? Әйе.

7 Кайбер саннарны карап чыгыйк. Илле ел элек безнең әдәбият 90 телдә бастырылган, ә бүген 400 телдә чыгарыла. Әдәбият чагыштырмача кечкенә телләрдә дә бастырылсын өчен, «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» бар тырышлыкларын куйган (Маттай 24:45). Мәсәлән, безнең көннәрдә Изге Язмаларга нигезләнгән әдәбият гренланд телендә (47 мең кеше сөйләшә), палау телендә (15 мең кеше сөйләшә) һәм яп телендә бар (7000 нән әзрәк кеше сөйләшә).

Яңа мөмкинлекләргә зур «ишек»

8 Безнең көннәрдә яхшы хәбәрне чит телдә сөйләшкән кешеләргә башка илгә күчмичә дә җиткереп була. Соңгы елларда икътисадый яктан үскән илләрдә, иммигрантларның һәм качакларның күпләп килүе аркасында, күп санлы диаспоралар барлыкка килә. Мәсәлән, Парижда, француз теленнән тыш, тагын якынча 100 телдә сөйләшәләр. Торонто (Канада) шәһәрендә 125 телдә сөйләшүче кеше яши, ә Лондонда 300 дән артык телдә аралашалар! Җыелышлар территориясендә чит илдән килгән күп кеше төпләнә, һәм бу бөтен халыклардан чыккан кешеләргә яхшы хәбәрне сөйләр өчен яңа мөмкинлекләргә зур «ишек» ача (1 Көринтлеләргә 16:9).

9 Меңләгән Йәһвә Шаһите бу мөмкинлекне кулланып калырга тырыша һәм чит ил телләрен өйрәнә. Бу җиңел түгел, әмма шатлык кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итә, чөнки бу кардәшләр ярдәмендә иммигрантлар һәм качаклар Аллаһы Сүзендәге хакыйкать белән таныша. Күптән түгел генә Көнбатыш Европа илендә үткән өлкә конгрессларында суга чумдырылган кешеләрнең 40 проценты чит ил кешеләре иде.

10 Күпчелек кешенең чит ил телләрен өйрәнер өчен мөмкинлекләре юк, шулай да алар иммигрантларга булыша ала. Мәсәлән, алар «Бар милләт кешеләре өчен яхшы хәбәр» * дигән брошюраны дөрес кулланып ярдәм итә. Анда Изге Язмалардагы шатлыклы яхшы хәбәр төрле телләрдә язылган (Яхъя 4:37). Сез вәгазьләгәндә бу брошюраны кулланасызмы?

Кешеләр кабул итмәгәндә

11 Шайтанның йогынтысы үсә, шуңа күрә без еш кына башка бер авырлык белән очрашабыз: кайбер җирләрдә кешеләр яхшы хәбәрне кабул итми. Әлбәттә, бу безне гаҗәпләндерми, чөнки Гайсә моның турында алдан ук әйткән. Ул: «Күпләрнең мәхәббәте суыныр»,— дигән безнең көннәр турында (Маттай 24:12). Чыннан да, Аллаһыга иман итү һәм аның Сүзенә хөрмәт күрсәтү күп кешеләрдә кимеде (2 Петер 3:3, 4). Димәк, кайбер илләрдә бик әз санлы кеше генә Гайсә шәкерте булып китә. Әмма бу җирләрдә яшәгән кардәшләрнең тугры хезмәте юкка түгел (Еврейләргә 6:10). Ни өчен без алай дип әйтә алабыз? Чираттагы абзацларга игътибар итик.

12 Маттай бәян иткән Яхшы хәбәрдә вәгазебезнең ике мөһим максатына басым ясала. Аларның берсе — «бөтен халыклар арасыннан... шәкертләр булдыру» (Маттай 28:19). Икенчесе — Патшалык турындагы хәбәрне халыклар «ишетсен өчен» шаһитлек бирү (Маттай 24:14). Бу максатларның икесе дә мөһим, әмма икенчесе аерым мәгънәгә ия. Ни өчен?

13 Гайсәнең рәсүлләре: «Без Синең килүеңне һәм бу дөньяның бетәчәген нинди билге аша беләчәкбез»,— дип сораганнар (Маттай 24:3). Гайсә бу билгенең аерым үзенчәлеге — бөтен дөнья буенча алып барылган вәгазь булачак дип җавап биргән. Ул шәкертләр булдыру турында әйткәнме? Юк. «Барча халыклар да ишетсен өчен, Патшалык хакындагы бу Яхшы хәбәрне бөтен җиһанда таратырлар»,— дигән ул (Маттай 24:14). Шулай итеп, Гайсә «билгенең» үзенчәлекле ягы — бу Патшалык турындагы вәгазь үзе булачак дигән.

14 Яхшы хәбәр таратканда яңа шәкертләр табу һәрвакыт уңышлы булмый, шулай да Патшалык турындагы хәбәрне вәгазьләгәндә, без халыклар «ишетсен өчен» уңышлы шаһитлек бирәбез икәнен истә тотабыз. Кешеләр безнең хәбәрне кабул итә яки юкмы, алар безнең нәрсә белән шөгыльләнгәнебезне белә, димәк, без Мәсихнең пәйгамбәрлеген үтибез (Ишагыйя 52:7; Ачылыш 14:6, 7). Көнбатыш Европада яшәүче Джорди исемле яшь абый-кардәш болай дип әйткән: «Йәһвә миңа Маттай 24:14 тәге пәйгамбәрлекне үтәүдә катнашырга рөхсәт итә. Моны белү мине бәхетле итә» (2 Көринтлеләргә 2:15— 17). Һичшиксез, син дә шуны ук хис итәсең.

Каршы килүчеләр булганда

15 Каршы килүләр дә яхшы хәбәр таратуга комачаулый. «Бөтен халыклар да Минем өчен сезне нәфрәт итәр»,— дип кисәткән Гайсә (Маттай 24:9). Гайсәнең бүгенге шәкертләре дә, беренче мәсихчеләр кебек, нәфрәт, каршы килүләр һәм эзәрлекләүләр белән очраша (Рәсүлләр 5:17, 18, 40; 2 Тимутегә 3:12; Ачылыш 12:12, 17). Кайбер илләрдә хөкүмәт эшлеклеләре безнең эшчәнлегебезне рөхсәт итми. Шулай да, Аллаһыга буйсынып, чын мәсихчеләр Патшалык турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләүләрен дәвам итәләр (Амос 3:8; Рәсүлләр 5:29; 1 Петер 2:21). Кайдан алар һәм шулай ук башка Йәһвә Шаһитләре моның өчен көч таба? Аларны үзенең изге рухы белән Йәһвә ныгыта (Зәкәрия 4:6; Эфеслеләргә 3:16; 2 Тимутегә 4:17).

16 Изге рухсыз вәгазь мөмкин түгел. Гайсә моңа мондый сүзләр белән басым ясаган: «Сез үзегезгә Изге Рух иңгәннән соң кодрәт алачаксыз һәм... дөньяның читенә кадәр барып җитеп, һәркайда Миңа шаһит булачаксыз» (Рәсүлләр 1:8; Ачылыш 22:17). Гайсәнең вакыйгаларны бер-бер артлы ничек урнаштырганына игътибар итегез. Башта шәкертләргә изге рух иңә, аннан соң алар бөтен җир шары буенча вәгазь эшенә тотыналар. Аллаһының изге рухы ярдәме белән генә аларның «барча халыклар да ишетсен өчен» шаһитлек бирергә көче җитәчәк (Маттай 24:13, 14; Ишагыйя 61:1, 2). Шуңа күрә Гайсә изге рухны «Яклаучы-Юатучы», ягъни ярдәмче дип атаган (Яхъя 15:26). Аллаһының изге рухы аларны өйрәтәчәк һәм җитәкчелек бирәчәк дип әйткән ул (Яхъя 14:16, 26; 16:13).

17 Бүгенге көндә, дошманнарыбыз вәгазьгә каты каршы килгәндә, Аллаһының изге рухы безгә ничек ярдәм итә? Аллаһы рухы безне ныгыта һәм дошманнарыбызга каршы чыга. Мисал итеп, Исраилнең беренче патшасы Шаул белән булган вакыйгаларны карап чыгыйк.

Аллаһы рухы аларга каршы чыга

18 Шаул башта яхшы патша булган, әмма вакыт узу белән Йәһвәне тыңламый башлаган (1 Патшалык 10:1, 24; 11:14, 15; 15:17—23). Нәтиҗәдә, Аллаһы рухы аңа башка ярдәм итмәгән. Шаулдан соң патша булыр өчен Давыт майланган, һәм ул Аллаһы рухының ярдәмен алып торган. Шаул Давытны зәһәр ачу белән нәфрәт итә башлаган (1 Патшалык 16:1, 13, 14). Аңа Давытны җиңәр өчен әллә ни күп көч кирәкми кебек күренгән. Шаул кулында сөңге булса, Давыт кулында нибары арфа гына булган. Шуңа күрә бер тапкыр, Давыт арфада уйнаганда, «Шаул Давытны стенага кадаклап куям дип сөңге ыргыткан; әмма Давыт ике тапкыр аңардан читкә тайпылган» (1 Патшалык 18:10, 11). Соңрак Шаул, Давытның дустын — үз улын Йонафанны тыңлап: «Яши Ходай, Давыт үлмәячәк»,— дип ант иткән. Әмма шуннан соң кабат «сөңге белән Давытны стенага кадаклап куярга теләгән, әмма Давыт Шаулдан читкә сикергән, һәм сөңге стенага кадалган». Давыт качкан, ә Шаул аның артыннан куа киткән. Бу хәлиткеч минутларда Аллаһының изге рухы Шаулга каршы чыккан. Ничек итеп? (1 Патшалык 19:6, 10).

19 Давыт Шамуил пәйгамбәр янына качкан, ләкин Шаул аның артыннан үз кешеләрен җибәргән. Алар Давыт качып торган урынга килгәч, «Аллаһының рухы Шаул хезмәтчеләренә иңде, һәм алар пәйгамбәрлек итә башладылар». Аллаһының рухы бу кешеләрне нәрсә өчен җибәрелгәннәрен онытырга мәҗбүр иткән. Шаул тагын ике тапкыр кешеләрен җибәргән, әмма алар шул ук хәлгә эләккәннәр. Ахыр чиктә Шаул үзе Давытны эзләргә киткән, әмма ул да Аллаһының изге рухына каршы тора алмаган. Изге рух тәэсир иткәнгә, Шаул «бер көн һәм бер төн» бер урыннан күчмичә торган, һәм бу Давытка качарга мөмкинлек биргән (1 Патшалык 19:20— 24).

20 Давыт белән Шаул турындагы бу өзек безне ныгыта. Аллаһы халкын эзәрлекләгән кешеләр Йәһвәнең изге рухына каршы тора алмый (Мәдхия 45:12; 124:2). Йәһвә Давытны Исраил патшасы итәргә ниятләгән, һәм беркем дә моңа каршы тора алмаган. Безнең көннәрдә Йәһвә «Патшалык хакындагы бу Яхшы хәбәрне бөтен җиһанда» таратачаклар дип билгеләгән, һәм беркемнең дә бу эшкә каршы торырга көче җитми (Рәсүлләр 5:40, 42).

21 Безгә комачаулар өчен, кайбер дини һәм сәяси эшлеклеләр ялган һәм көч кулланалар. Әмма Давытка яклау биргән кебек, Йәһвә үз халкына да бүген рухи яклау бирә (Малахий 3:6). Шуңа күрә, Давыт кебек, без дә: «Аллага өметләнәм, курыкмыйм; кеше миңа ни кылыр?» — дип бер дә шикләнмичә әйтәбез (Мәдхия 55:12; 120:1—8; Римлыларга 8:31). Әйдәгез, Аллаһы ярдәме белән бар авырлыкларны җиңеп, Йәһвә биргән эшне башкарыйк: бар милләт кешеләренә Патшалык хакындагы яхшы хәбәрне вәгазьлик.

[Искәрмәләр]

^ 5 абз. 20 нче биттәге «Тирән канәгатьлек хисе» дигән рамканы карагыз.

^ 10 абз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

Хәтерлисезме?

• Ни өчен без яхшы хәбәр вәгазьләү юлларын үзгәртәбез?

• Нинди яңа мөмкинлекләргә зур «ишек» ачылды?

• Яхшы хәбәрне бик әз кеше кабул итсә дә, вәгазебез белән нәрсә үтибез?

• Ни өчен безгә каршы килүчеләр Патшалык турындагы яхшы хәбәр вәгазен туктата алмый?

[Өйрәнү өчен сораулар]

1. Без Изге Язмалардагы хакыйкатькә өйрәтүчеләр булганга, безнең өчен нәрсә мөһим һәм ни өчен?

2. Вәгазьләү юлларын үзгәртеп, без кемнең үрнәген тотабыз?

3. а) Яхшы хәбәр таратуның нинди кыен ягы бар? б) Ишагыйя 45:22 дәге сүзләр безнең көннәрдә ничек үтәлә?

4, 5. а) Яхшы хәбәр кем ярдәмендә таратыла? б) Чит илгә килеп хезмәт иткән кардәшләр турында ул ил филиаллары нәрсә дип яза?

6. Ничек Зәкәрия 8:23 тәге сүзләр хезмәтебезнең тел ягыннан булган кыенлыкка игътибар итә?

7. «Төрле телле бөтен халыклардан» чыккан кешеләр яхшы хәбәрне ишетәләрме?

8, 9. Ни өчен киң итеп зур «ишек» ачылды, һәм меңләгән Йәһвә Шаһите нәрсә эшләде?

10. Ничек сез «Бар милләт кешеләре өчен яхшы хәбәр» дигән брошюраны кулланасыз? (23 нче биттәге «„Бар милләт кешеләре өчен яхшы хәбәр“ дигән брошюраның үзенчәлекләре» дип исемләнгән рамканы карагыз.)

11. Кайбер җирләрдә Йәһвә Шаһитләре тагын нинди авырлык белән очраша?

12. Вәгазьнең нинди ике максаты бар?

13, 14. а) Мәсихнең Патша булып идарә итүенең «билгесендә» аерым үзенчәлек булып нәрсә тора? б) Хәбәребезне әз кеше кабул иткән җирләрдә вәгазьләгәндә нәрсәне истә тотарга кирәк?

15. а) Гайсә үз шәкертләрен нәрсә турында кисәткән? б) Каршы килүләр булса да, безгә вәгазьләргә көчне нәрсә бирә?

16. Патшалык турындагы вәгазь, Аллаһының изге рухының ярдәме булмаса, мөмкин түгел икәнен Гайсә ничек күрсәткән?

17. Каты каршы килүләр белән очрашканда, изге рух безгә ничек ярдәм итә?

18. а) Шаул нинди начар якка үзгәргән? б) Ничек итеп Шаул Давытка үз нәфрәтен белдергән?

19. Ничек Аллаһының изге рухы Давытны яклаган?

20. Шаулның Давытны эзәрлекләве турындагы өзек безне нәрсәгә өйрәтә?

21. а) Хакыйкатькә каршы килгән кешеләр бүген ничек эш итә? б) Без нәрсәгә бер дә шикләнмибез?

[20 биттәге рамка]

Тирән канәгатьлек хисе

«Алар Йәһвәгә бергә хезмәт итәргә шат, һәм бу аларга бәхет китерә». Бу сүзләрне Испаниядән Боливия иленә күчеп килгән бер гаилә турында язганнар. Бу илгә башта аларның бер угылы килгән. Ул ерак җирдә бер үзләре генә хезмәт иткән төркемгә булышыр өчен килгән. Ул шулхәтле бәхетле булган ки, хәтта тулысынча бу гаилә: әтиләре, әниләре һәм 14 яшьтән алып 25 яшькә кадәр дүрт угыллары бу урында вәгазьләргә теләгән. Өч угыллары хәзер пионер, ә беренче булып килгән угыллары күптән түгел генә Хезмәтне яхшырту мәктәбенә чакырылган булган.

Канада илендә яшәүче Анжелика Көнчыгыш Европага күчеп килгән. Аңа 30 яшь. Ул болай дип сөйли: «Авырлык җитәрлек, әмма Аллаһыга хезмәт иткәндә кешеләргә булышып, мин шатлык кичерәм. Мондагы кардәшләрнең рәхмәт сүзләрен мин бик нык кадерлим. Алар минем ярдәм иткәнемә бик шат».

Кушма Штатлардан килгән апалы-сеңелле (аларга әле 30 яшь тә юк) болай дип сөйлиләр: «Мондагы күп гадәтләргә ияләшергә туры килде. Әмма без бирешмәдек, һәм хәзер безнең белән Изге Язмаларны өйрәнүче җиде кеше очрашуларга йөри». Бу апа-кардәшләр Доминика иленең бер шәһәрендә (анда җыелыш юк) вәгазьчеләр төркемен оештырырга булышкан.

Лора исемле апа-кардәшкә шулай ук әле 30 яшь тә юк. Ул инде дүрт ел чит илдә хезмәт итә. Ул болай дип сөйли: «Мин белеп гади тормыш алып барам. Бу кардәшләргә шуны аңларга булыша: гади тормыш бу фәкыйрь булуыңны күрсәтүче билге түгел, ә үзең сайлаган тормыш рәвеше, һәм мондый тормыш алып бару акыллы. Башкаларга, аеруча яшьләргә ярдәм итүем миңа зур шатлык китерә, һәм чит илдә Аллаһыга хезмәт иткәндә очраткан иң зур авырлыклар да икенче урынга күчә. Мин мондагы хезмәтемне башка бернәрсәгә дә алмаштырмыйм һәм аны Йәһвә Аллаһы рөхсәт иткәнче дәвам итәчәкмен».

[23 биттәге рамка/иллюстрация]

«Бар милләт кешеләре өчен яхшы хәбәр» дигән брошюраның үзенчәлекләре

Бу брошюрада 92 телдә кыска гына итеп Изге Язмалардагы яхшы хәбәр бирелгән. Һәрбер тел өчен бер бит. Текст сез үзегез сөйләгән кебек яңгырый. Шуңа күрә кеше бу хәбәрне укыганда, аңа моны сез әйтәсез кебек күренә.

Тышлыкның эчке ягында дөнья картасы китерелә. Аны кулланып, кеше белән сөйләшү башлый аласыз. Ничек? Сез картада үз илегезне күрсәтеп, бу кешедән үз илен күрсәтүен сорый аласыз. Шулай эшләп, сез аны ачык булырга чакырасыз һәм сөйләшер өчен дусларча һәм иркен шартлар булдырасыз.

Брошюраның кереш сүзләрендә чит телдә сөйләшкән кешегә ярдәм итәр өчен кирәкле адымнар әйтелгән. Бу кереш сүзләрне игътибар белән укып чыгыгыз һәм бирелгән киңәшләр буенча эш итегез.

Брошюраның эчтәлегендә төрле телләр бирелгән. Тел янында шулай ук шартлы билге бар. Бу билге безнең трактатларда һәм башка басмаларда бирелә һәм басма нинди телдә язылган икәнен аңларга булыша.

[Иллюстрация]

Бу брошюраны вәгазьдә кулланасызмы?

[19 биттәге иллюстрацияләр]

Безнең Изге Язмаларга нигезләнгән басмалар хәзер 400 дән артык телдә чыгарыла.

ГАНА

ФИЛИППИН

ЛАПЛАНДИЯ (ШВЕЦИЯ)