Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Дүртенче патшалык китабыннан игътибарга лаек фикерләр

Дүртенче патшалык китабыннан игътибарга лаек фикерләр

Йәһвә сүзе тере

Дүртенче патшалык китабыннан игътибарга лаек фикерләр

ДҮРТЕНЧЕ патшалык китабы Өченче патшалык китабының дәвамы булып тора. Анда 29 патша — төньяк патшалыгы Исраилнең 12 патшасы һәм көньяк патшалыгы Яһүдиянең 17 патшасы турында бәян ителә. Дүртенче патшалык китабында шулай ук Ильяс, Элиша һәм Ишагыйя пәйгамбәрләрнең эшләре турында хикәя ителә. Анда, төгәл хронологик тәртиптә булмаса да, Самарея белән Иерусалимның җимерелү вакытына кадәрге вакыйгалар сурәтләнә. Дүртенче патшалык китабы 340 ел дәвамындагы — б. э. к. 920 елдан алып 580 елга кадәрге чорны үз эченә ала. Ул елны Иремия пәйгамбәр бу китапны язып бетергән.

Дүртенче патшалык китабында безнең игътибарга лаек нинди фикерләр бар? Йәһвә хакында һәм аның кешеләр белән үзен тотышы турында без аннан нәрсә беләбез? Китапта искә алынган патшалар, пәйгамбәрләр һәм башка кешеләрнең тәртипләре турында уйланганда, үзебез өчен нинди сабаклар ала алабыз? Бу китаптан без нәрсәгә өйрәнә алабыз? Әйдәгез, шуны карап чыгыйк.

ЭЛИША ИЛЬЯСНЫ АЛМАШТЫРА

(4 Патшалык 1:1—8:29)

Исраил патшасы Охозия, егылганнан соң, авырып китә. Ул Ильяс пәйгамбәрдән үзенең үләчәге турында белә. Охозия үлгәч, тәхеткә аның абыйсы Яһурам утыра. Ул вакытта Яһүдиядә Еһошафат патшалык итә. Ильяс өермәдә күккә күтәрелә, ә аның ярдәмчесе Элиша аның урынына пәйгамбәр булып кала. Ул пәйгамбәр булып якынча 60 ел хезмәт итә һәм күп могҗизалар эшли. («Элишаның могҗизалары» дигән рамканы карагыз.)

Моаб патшасы Исраилгә каршы күтәрелгәч, Яһурам, Еһошафат һәм Эдом патшасы аңа каршы сугышка баралар. Алар Еһошафат Йәһвәгә тугры булганга җиңәләр. Соңгарак Сурия патшасы кинәт кенә Исраилгә һөҗүм итәргә әзерләнә, ләкин Элиша аның планнарын җимереп тора. Сурия патшасы ачудан, Элишаны әсирлеккә алыр өчен, «атлар һәм ике тәгәрмәчле арбалар һәм күп кенә гаскәрләр» җибәрә (4 Патшалык 6:14). Элиша ике могҗиза ясый һәм суриялеләрне бер зыян да китермичә кире кайтарып җибәрә. Вакыт узу белән Сурия патшасы Венадад Самарея шәһәрен камап ала. Бу бик зур ачлыкка китерә, ләкин Элиша ачлыкның бетүе турында пәйгамбәрлек итә.

Берникадәр вакыт үткәч, Элиша Дәмәшекъкә китә. Венадад патша авырып китә һәм Элишадан авырудан сәламәтләнәрменме дип сорарга Азаилны җибәрә. Патша үләчәк, ә аның урынына Азаил идарә итәчәк дип әйтә Элиша. Икенче көнне Азаил патшаны юеш юрган белән каплап үтерә һәм хакимиятне үз кулына ала (4 Патшалык 8:15). Яһүдиядә Еһошафатның улы Яһурам патша булып китә, ә аны улы Охозия алмаштыра. («Яһүдия һәм Исраил патшалары» дигән рамканы карагыз.)

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

2:9 (АМТ) — Ни өчен Элиша Ильяс рухының «икеләтә өлешен» сораган? Исраилдә пәйгамбәр булып хезмәт итәр өчен, Элишага Ильяс күрсәткән шундый ук батыр һәм кыю рух күрсәтергә кирәк булган. Моны аңлап, Элиша Ильяс рухының икеләтә өлешен сораган. Ильяс Элишаны үз урынына алмашчы итеп билгеләгән, һәм ул аның белән бергә алты ел дәвамында йөргән. Шуңа күрә Элиша Ильясны үзенең рухи атасы дип санаган. Ильяс өчен Элиша рухи мәгънәдә беренче бала кебек булган (3 Патшалык 19:19—21; 4 Патшалык 2:12). Беренче балага атасы калдырган мирасның икеләтә өлеше бирелгән, шуңа күрә Элиша Ильясның рухи мирасының икеләтә өлешен сораган һәм алган.

2:11 — «Ильяс өермәдә» нинди «күккә күтәрелгән»? Бу Галәмдәге ерак урын да, Аллаһы һәм фәрештәләр яшәгән рухи урын да түгел (Канун 4:19; Мәдхия 10:4; Маттай 6:9; 18:10). Ильяс күтәрелгән «күк» бу Җир атмосферасы булган (Мәдхия 77:26; Маттай 6:26). Күрәсең, ике тәгәрмәчле ялкын арбасы, Җир атмосферасы буенча узып китеп, Ильясны Җирнең икенче урынына илтеп куйган. Ул анда берникадәр вакыт яшәгән. Еллар узгач, ул Яһүдия патшасы Яһурамга хат язган (2 Паралипоменон 21:1, 12—15).

5:15, 16 — Ни өчен Элиша Нагаманның бүләген кабул итмәгән? Элиша Нагаманны үзенең көче белән түгел, ә Йәһвә көче белән савыктырганын аңлаган, шуңа күрә бүләкне алудан баш тарткан. Үзенең Аллаһы хезмәтчесе булуыннан табыш алу аның өчен акылга сыймаслык булган. Безнең көннәрдә Йәһвәгә тугры хезмәт иткән кешеләр үз эшчәнлегеннән материаль файда эзләми. Алар Гайсәнең чакыруы буенча эш итәләр. Ул болай дигән: «Бушлай алдыгыз — бушлай бирегез» (Маттай 10:8).

5:18, 19 — Нагаман үзенә дини йолада катнашырга туры килгәне өчен гафу үтенгәнме? Сурия патшасы, күрәсең, карт һәм көчсез булган, һәм аңа Нагаманга таянырга кирәк булган. Патша Риммон илаһысына баш ияр өчен иелгәч, Нагаманга да иелергә туры килгән. Әмма Нагаман табыныр өчен түгел, ә патшаның гәүдәсен тотып торыр өчен генә иелгән. Нагаман хезмәт кушуы буенча башкарырга туры килгән хәрәкәтләр өчен Йәһвәдән гафу үтенгән. Элиша, Нагаманга ышанып, аңа: «Имин йөр»,— дигән.

Безнең өчен сабаклар:

1:13, 14. Күзәтүчәнлек һәм басынкылык кешеләрнең тормышын саклый ала.

2:2, 4, 6. Элиша Ильяс белән бергә алты ел дәвамында йөргән. Шулай да ул аның белән аерылырга теләмәгән. Тугрылык белән дуслыкның нинди искиткеч үрнәге! (Гыйбрәтле сүзләр 18:24).

2:23, 24. Элишаны мәсхәрәләп көлүнең төп сәбәбе, күрәсең, шул булгандыр: балалар Ильясның киемнәрен ниндидер пеләш башлы кешедә күргәннәр. Алар Элишаның Йәһвә вәкиле икәнлеген аңлаганнар, һәм аның үзләре яныннан ераграк китүен теләгәннәр. Алар аңа: «Кит»,— дигәннәр. Бу: «Бәйтелгә кит» яисә «Ильяс кебек күтәрел» дигәнне аңлатырга мөмкин. Мөгаен, балаларның тәртибендә ата-аналарының дошманлык мөнәсәбәте күренгән. Ата-аналар, балаларыгызны Аллаһы вәкилләрен хөрмәтләргә өйрәтегез. Бу бик мөһим!

3:14, 18, 24. Йәһвәнең сүзе һәрвакыт үтәлә.

3:22. Яңа гына казылган канаулардагы туфракта кызыл балчык булган, һәм, бәлкем, шуңа күрә иртәнге кояшның чагылышы аркасында су кан булып күренгән. Йәһвә, үз ниятләрен үтәр өчен, табигать күренешләрен файдалана ала.

4:8—11. Сонамда яшәүче хатын, Элишаның «Аллаһы кешесе» икәнлеген аңлап, аңа кунакчыллык күрсәтеп торган. Йәһвәнең тугры хезмәтчеләренә без дә кунакчыл булырга тиеш түгелме?

5:3. Бер кечкенә Исраил кызы Аллаһының могҗизалар эшли алганына ышанган. Аның шулай ук үз иманы турында сөйләргә кыюлыгы булган. Балалар, сез Аллаһы вәгъдәләренә ышануыгызны ныгытыр өчен көч куясызмы? Укытучыларыгыз һәм сыйныфташларыгызга хакыйкатьне сөйләр өчен, кыю булырга тырышасызмы?

5:9—19. Нагаманның мисалы горур кеше басынкылыкка өйрәнә ала икәнен күрсәтә, шулай бит? (1 Петер 5:5).

5:20—27. Гиезийгә алдау юлы белән эш итүе бик кыйммәткә төшкән. Ике төрле тормыш алып бару нинди газаплар һәм фаҗигаләр китерә ала икәне турында уйлану андый юлдан качарга ярдәм итә.

ИСРАИЛ ҺӘМ ЯҺҮДИЯ ӘСИРЛЕККӘ ТӨШӘ

(4 Патшалык 9:1—25:30)

Исраил өстеннән патша итеп Ииуйны билгелиләр. Кичектерүсез ул Ахав нәселен юк итәргә дигән боерыкны үти. Ииуй, тапкырлык күрсәтеп, «Исраил җиреннән Багалны юк итә» (4 Патшалык 10:28). Охозиянең әнисе, Гофолия, Ииуй аның улын үтергәнен белгәч, Яһүдиянең барлык патша нәселен үтереп бетерә һәм законсыз рәвештә үзе тәхеткә утыра (4 Патшалык 11:1). Охозиянең Иоас исемле бәләкәй улы гына котылып кала, аны алты ел дәвамында яшерәләр, ә аннары ул Яһүдиянең патшасы итеп билгеләнә. Иодай исемле рухани Иоаска нәсыйхәт бирә, шуңа күрә Иоас Йәһвә алдында яхшы эшләр эшләвен дәвам итә.

Ииуй патшадан соң Исраил белән идарә иткән барлык патшалар Йәһвә алдында начар эшләр эшли. Элиша Ииуйның оныгы идарә иткән вакытта үз үлеме белән үлә. Иоас патшадан соң Яһүдия тәхетенә утырган дүртенче патша Әхәз «Ходай алдында яраклы эшләр эшләмәде» (4 Патшалык 16:1, 2). Әмма аның улы Хизәкыйя патша Йәһвәгә «ябыша» (4 Патшалык 17:20; 18:6). Безнең эрага кадәр 740 елны, Яһүдия белән — Хизәкыйя, ә Исраил белән Һошея идарә иткәндә, Ашур патшасы Салманассар Самареяне басып ала һәм исраиллеләрне Ашурга күчерә (4 Патшалык 17:6). Соңрак Исраил җирләренә чит ил кешеләрен күчерәләр, һәм шулай итеп самареялеләрнең дине барлыкка килә.

Яһүдиядә Хизәкыйядән соң идарә иткән җиде патшадан Йошия генә илне ялган табынудан азат итәр өчен адымнар ясый. Безнең эрага кадәр 607 елны бабыллылар Иерусалимны басып ала һәм яһүдләрне үз җирләреннән куып чыгаралар (4 Патшалык 25:21).

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

13:20, 21 — Бу шигырьдәге могҗиза мәет калдыкларын олылар өчен нигез булып торамы? Юк. Изге Язмаларда Элишаның сөякләре кайчан да булса изге итеп олыланган дип әйтелми. Бу могҗиза да, шулай ук Элиша исән чагында эшләгән барлык могҗизалар да Аллаһының көче ярдәмендә генә мөмкин булган.

15:1—6 — Ни өчен Йәһвә Азариягә (Уззиягә) махау чирен җәза итеп биргән? «[Уззия] куәтле булып киткәч, аның йөрәге тәкәбберләнде... һәм ул үзенең Ходай Аллаһысы алдында җинаятьче булып китте, чөнки, төтәсләү урынында хуш исле сумала яндыру өчен, Ходай гыйбадәтханәсенә керде». Руханилар, «Уззиягә каршы килеп», аңа изге урыннан чыгарга кушкач, ул аларга бик нык ачуланган һәм аңа җәза итеп махау чире бирелгән (2 Паралипоменон 26:16—20).

18:19—21, 25 — Хизәкыйя Мисыр белән килешү төзегәнме? Юк. Рабсакның гаепләве дә, шулай ук аның мин Йәһвә ихтыярын үтим дигән раславы да ялган булган. Хизәкыйя патша Йәһвәгә тугры булып калган һәм аңа гына өметләнгән.

Безнең өчен сабаклар:

9:7, 26. Ахав өенә чыгарылган каты хөкем шуны күрсәтә: ялган табыну һәм гаепсез кешеләрнең канын кою Йәһвә өчен җирәнгеч.

9:20. Ииуй үзенең ике тәгәрмәчле арбада кызу йөрүе белән билгеле булган. Һәм бу аның үзенә ышанып тапшырылган йөкләмәләрне үтәүгә ашкынучан мөнәсәбәте турында белдереп торган. Син Патшалыкның ашкынучан вәгазьчесе икәнең белән билгелеме? (2 Тимутегә 4:2).

9:36, 37; 10:17; 13:18, 19, 25; 14:25; 19:20, 32—36; 20:16, 17; 24:13. Йәһвә авызыннан чыккан сүз һәрвакыт нәрсә өчен ул җибәрелгән, шуны башкара. Без моңа ышана алабыз (Ишагыйя 55:10, 11).

10:15. Ионадав чын йөрәктән Ииуйның үзе янына арбага күтәрелергә чакыруын кабул иткән. Шулай ук «бихисап күп кеше» дә әзерлек белән хәзерге Ииуй — Гайсә Мәсихкә һәм аның майланган шәкертләренә булыша (Ачылыш 7:9).

10:30, 31. Ииуй хаталар эшләсә дә, Йәһвә аның бөтен яхшы эшләрен югары бәяләгән. Әйе, «Аллаһы гаделсез түгел. Ул [безнең] хезмәтләребезне... онытмаячак» (Еврейләргә 6:10).

13:14—19. Ииуйның Иоас исемле оныгы тырышлык куймаган һәм уклар белән өч мәртәбә генә җиргә суккан, шуңа күрә суриялеләр белән көрәшүдә зур уңышларга ирешмәгән. Йәһвә бездән үзенең йөкләмәләрен ашкынып һәм бөтен йөрәктән үтәгәнебезне көтә.

20:2—6. Йәһвә «доганы ишетә» (Мәдхия 64:3).

24:3, 4. Менашенең кан коюда гаепле булуын исәпкә алып, Йәһвә Яһүдияне «кичерергә теләмәде». Аллаһы өчен гаепсезләрнең каны кадерле. Йәһвә гаепсез кан коюда гаепле булганнарны юк итеп, моның өчен үч алачак, без моңа ышана алабыз (Мәдхия 36:9—11; 144:20).

Безнең өчен әһәмиятле китап

Дүртенче патшалык китабында Йәһвә вәгъдәләр Үтәүче итеп сурәтләнә. Ике патшалыкта, башта Исраилдә, ә соңыннан Яһүдиядә яшәүче халык әсирлеккә төшә. Бу Канун 28:15—29:28 дә язылган җәза турындагы пәйгамбәрлек сүзләрнең үтәлгәнен ачык итеп күрсәтә. Дүртенче патшалык китабында Йәһвә исемен һәм чын гыйбадәт кылуны ашкынып яклаган Элиша пәйгамбәр турында хикәя ителә, шулай ук Аллаһы Канунын хөрмәт иткән юаш патшалар — Хизәкыйя һәм Йошия турында хәбәр ителә.

Изге Язмалардагы бу китапта бәян ителгән патшалар, пәйгамбәрләр һәм башка кешеләрнең фикер юнәлеше һәм эшләре хакында уйланганда, без нәрсәгә омтылырга, ә нәрсәдән сакланырга кирәк икәне турында кыйммәтле сабаклар алабыз (Римлыларга 15:4; 1 Көринтлеләргә 10:11). Әйе, «Аллаһының сүзе тере вә куәтле» (Еврейләргә 4:12).

[30 биттәге рамка/иллюстрация]

ЭЛИШАНЫҢ МОГҖИЗАЛАРЫ

1. Үрдүн сулары икегә аерыла (4 Патшалык 2:14).

2. Әрихә шәһәрендәге начар су шифалы булып китә (4 Патшалык 2:19—22).

3. Аллаһы пәйгамбәрен мәсхәрәләгән балаларны аюлар ботарлап ташлый (4 Патшалык 2:23, 24).

4. Гаскәриләр су белән тәэмин ителә (4 Патшалык 3:16—26).

5. Тол хатынга май бирелә (4 Патшалык 4:1—7).

6. Бала тудырырга сәләтсез Сонам хатыны балага уза (4 Патшалык 4:8—17).

7. Үлгән бала терелә (4 Патшалык 4:18—37).

8. Агулы шулпа ашарга яраклы булып китә (4 Патшалык 4:38—41).

9. Йөз кеше 20 икмәк белән туйдырыла (4 Патшалык 4:42—44).

10. Нагаман махау чиреннән сәламәтләнә (4 Патшалык 5:1—14).

11. Нагаманда булган махау чире белән Гиезий авырып китә (4 Патшалык 5:24—27).

12. Балта судан калкып чыга (4 Патшалык 6:5—7).

13. Хезмәтче фәрештәләрнең арбаларын күрә (4 Патшалык 6:15—17).

14. Сурия гаскәриләре сукырая (4 Патшалык 6:18).

15. Сурия гаскәриләре күрә башлый (4 Патшалык 6:19—23).

16. Үле кеше терелә (4 Патшалык 13:20, 21).

[32 биттәге схема/иллсютрацияләр]

ЯҺҮДИЯ ҺӘМ ИСРАИЛ ПАТШАЛАРЫ

Шаул/Давыт/Сөләйман: б. э. к. 1117/1077/1037 *

ЯҺҮДИЯ ПАТШАЛЫГЫДАТА (Б. Э. К.) ИСРАИЛ ПАТШАЛЫГЫ

Рихәбәм ․․ 997 ․․ Йәрихәбәм

Абия/Аса ․ 980/978 ․

․ 976/975/952 ․ Нават/Вааса/Ила

․ 951/951/951 ․ Намврий/Амврий/Фамний

․․ 940 ․․ Ахав

Еһошафат ․․ 937 ․․

․․ 920/917 ․․ Охозия/Яһурам

Яһурам ․․ 913 ․․

Охозия ․․ 906 ․․

(Гофолия) ․․ 905 ․․ Ииуй

Иоас ․․ 898 ․․

․․ 876/859 ․․ Иоахаз/Иоас

Амасия ․․ 858 ․․

․․ 844 ․․ Йәрихәбәм II

Азария (Уззия) ․․ 829 ․․

․ 803/791/791 ․ Зәкәрия/Селлум/Менаим

․․ 780/778 ․․ Факия/Факей

Йотам/Әхәз ․․ 777/762 ․․

․․ 758 ․․ Һошея

Хизәкыйя ․․ 746 ․․

․․ 740 ․․ Самареяне басып алу

Менаше/Амон/Йошия ․ 716/661/659 ․

Иоахаз/Иоаким ․․ 628/628 ․․

Еһоякин/Седекия ․․ 618/617 ․․

Иерусалимны җимерү ․․ 607 ․․

[Искәрмә]

^ 66 абз. Идарә итү башының кайбер еллары якынча бирелгән.

[28 биттәге иллюстрация]

Нагаман буйсынган һәм Йәһвә көче белән сәламәтләндерелгән булган.

[29 биттәге иллюстрация]

Ильяс өермәдә күккә күтәрелгәч, аның белән нәрсә булган?