Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Шатлык игълан итәбез

Шатлык игълан итәбез

Шатлык игълан итәбез

«Тауларда... шатлык игълан итүче... яхшы хәбәр таратучының аяклары шундый матур» (ИШАГЫЙЯ 52:7).

1, 2. а) Һәр көн нинди фаҗигаләр булып тора? б) Бертуктаусыз «явып» торган начар яңалыклар кешеләргә ничек тәэсир итә?

БЕЗНЕҢ көннәрдә кешеләргә начар яңалыклар «явып» тора, һәм бу хәлне бөтен җир шары буенча күзәтеп була. Кешеләр радио кабызып, үлемгә китерүче яңа авырулар турында ишетәләр. Телевизордан яңалыклар карагач, озак кына ач балаларның ярдәм сорап торганнарын оныта алмыйча йөриләр. Кешеләр газета алып, шартлатылган йортлар һәм җимерекләр астында калган гаепсез кешеләр турында укыйлар.

2 Һәр көн бер фаҗига турында булса да ишетәбез. Әйе, бу дөньяның хәле начар якка үзгәрә, моңа бер шик тә юк (1 Көринтлеләргә 7:31). Көнбатыш Европа илләренең берсендә чыга торган иҗтимагый-сәяси журналда бөтен дөнья «һәлакәт упкыны алдында тора» дип әйтелә. Шуңа күрә, начар яңалыклар басымы аркасында, күп кешеләр күңелсез, боеккан. Моңа гаҗәпләнәсе дә юк. Кушма Штатларда телевизион яңалыклар турында кешеләр фикерен белер өчен сорашу үткәрелгән. Бер кеше: «Яңалыклар карасам, төшенкелеккә биреләм. Яхшы булган бер хәбәр дә юк. Мин үземне өметсез хис итәм»,— дигән. Аның бу фикере белән миллионлаган кеше ризалашыр.

Бу хәбәрне бөтен кеше ишетергә тиеш

3. а) Изге Язмаларда нинди шатлыклы хәбәр язылган? б) Ни өчен Патшалык турындагы хәбәр сезнең өчен кадерле?

3 Бу шомлы дөньяда шатлыклы хәбәр ишетеп буламы? Әйе! Яхшы хәбәр Изге Язмаларда язылган, һәм моны белү безне юата. Бу хәбәрдә тиздән Аллаһы Патшалыгы мәңгегә авыруларны, ачлыкны, җинаятьчелекне, сугышларны һәм җәбер-золымның һәр төрен юк итәчәк дип әйтелә (Мәдхия 45:10; 71:12). Бу бар кеше дә ишетергә тиеш булган хәбәр түгелме? Йәһвә Шаһитләре һәр кеше бу хәбәрне ишетергә тиеш дип саный. Шуңа күрә алар Патшалык хакындагы яхшы хәбәрне бар кешеләргә җиткерәләр, һәм аларның ашкынулары кешеләргә бик яхшы билгеле (Маттай 24:14).

4. Бу һәм чираттагы мәкаләдә хезмәтебезнең нинди яклары карала?

4 Шундый мөһим яхшы хәбәрне игълан итүдә тагын да күбрәк катнашырга безгә нәрсә ярдәм итәчәк? Һәм бу хәбәрне кабул итмәгән җирләрдә моны ничек эшләргә? (Лүк 8:15). Бу яктан безгә вәгазь эшебезнең өч мөһим ягын карап чыгу ярдәм итәчәк: 1) безне вәгазьләргә дәртләндерүче эчке теләкләр, яки ни өчен без вәгазьлибез; 2) безнең хәбәр, яки нәрсә без вәгазьлибез; 3) яхшы хәбәр җиткерү юллары, яки ничек без вәгазьлибез. Вәгазебезне дөрес теләкләрдән чыгып дәвам итсәк, Аллаһы хәбәрен төгәл җиткерсәк һәм яхшы хәбәрне җиткерер өчен уңышлы юллар куллансак, күп кешеләргә иң яхшы хәбәрне — Аллаһы Патшалыгы турындагы яхшы хәбәрне ишетергә мөмкинлек бирәчәкбез *.

Ни өчен без яхшы хәбәр таратабыз

5. а) Безне вәгазьләргә иң беренче итеп нәрсә дәртләндерә? б) Ни өчен Изге Язмалардагы вәгазьләргә дигән әмерне үтәп, без Аллаһыга карата үз яратуыбызны күрсәтәбез дип әйтеп була?

5 Хезмәтебезнең беренче ягын: эчке теләкләребезне карап чыгыйк. Ни өчен без яхшы хәбәрне таратабыз? Гайсәне дәртләндергән шул ук сәбәп аркасында. «Мин Атаны яратам»,— дип әйткән ул (Яхъя 14:31; Мәдхия 39:9). Бу хезмәтне башкарырга иң беренче итеп безне Аллаһыны ярату дәртләндерә (Маттай 22:37, 38). Изге Язмаларда ярату һәм Аллаһыга хезмәт итү арасында бәйләнеш бар икәне күрсәтелә: «Аллаһыны яратуыбызны Аның әмерләрен үтәвебез белән күрсәтәбез» (1 Яхъя 5:3; Яхъя 14:21). Аллаһы әмерләре арасында шәкертләр булдырыгыз дигән әмер бармы? (Маттай 28:19). Әйе. Бу сүзләр Гайсә Мәсихнеке булса да, алар Йәһвә әмере булып кала. Ни өчен? «Үзлегемнән һичнәрсә эшләмим, бәлки, Атам ничек өйрәткән булса, шулай сөйлим»,— дигән Гайсә (Яхъя 8:28; Маттай 17:5). Бу әмерне үтәп, без Йәһвәгә аны никадәр нык яратабыз икәнен күрсәтәбез.

6. Ничек Аллаһыны ярату вәгазьләргә дәртләндерә?

6 Шайтан Йәһвә турында ялган тарата, ә без бу ялганга каршы килергә телибез (2 Көринтлеләргә 4:4). Шуңа күрә Йәһвәне ярату безне вәгазьләргә дәртләндерә. Шайтан шулай ук Аллаһы хакимлегенең гаделлеге бәхәсле дип игълан иткән (Яратылыш 3:1—5). Йәһвә Шаһитләре буларак, без Шайтанның ялганын фаш итәргә һәм кешеләр арасында Аллаһының исемен изгеләндерергә тырышабыз (Ишагыйя 43:10—12). Без шулай ук Йәһвәнең сыйфатлары һәм юллары турында белдек — бу вәгазьләр өчен тагын бер сәбәп. Без Йәһвә белән якынлаштык һәм башкаларга чын күңелдән аның турында сөйләргә тырышабыз. Әйе, Йәһвә игелекле, аның юллары гадел, бу безгә зур шатлык китерә, шуңа күрә без сөйләмичә тора алмыйбыз (Мәдхия 144:7—12). Тыңлаган кешеләргә Аллаһыны мактарга һәм аның «шөһрәтле эшләре» турында сөйләргә безне йөрәгебез дәртләндерә (1 Петер 2:9; Ишагыйя 43:21).

7. Тагын нәрсә безне вәгазьләргә дәртләндерә?

7 Аллаһыга хезмәт итүебезгә тагын бер мөһим сәбәп бар. Без начар яңалыкларның мәрхәмәтсез «һөҗүменнән» боеккан яки башка сәбәпләр аркасында газап чиккән кешеләрне чын күңелдән юатырга телибез. Бу яктан без Гайсә үрнәген тотарга тырышабыз. Әйдәгез, Марк бәян иткән Яхшы хәбәрнең 6 нчы бүлеген карап чыгыйк.

8. Марк китабының 6 нчы бүлегеннән без Гайсәнең хисләре турында нәрсә белдек?

8 Рәсүлләр, вәгазьләп кайткач, Гайсәгә башкарган эшләрен, нәрсәгә өйрәткәннәрен — барысын сөйләп биргәннәр. Аларның арыганлыгын күреп, Гайсә аларга бергә барып «бераз ял итеп» алыйк дигән. Алар көймәгә утырып аулак урынга киткәннәр. Яр буенча алар артыннан кешеләр чаба киткән һәм тиздән аларны куып җиткәннәр. Гайсә нәрсә эшләгән? «Гайсә... зур халык төркемен күрде һәм аларны кызганды, чөнки алар көтүчеләре булмаган сарыклар кебек иде. Ул аларны күп нәрсәләргә өйрәтә башлады»,— дип язган Марк (Марк 6:31—34). Арыган булса да, Гайсә аларны кызганып кабат яхшы хәбәр вәгазьли башлаган. Ул бу кешеләрне бик нык яраткан һәм аларны кызганган, бу ачык күренеп тора.

9. Марк китабының 6 нчы бүлегеннән алынган өзектән вәгазьгә дәртләндерүче эчке теләкләр турында нинди сабак алдык?

9 Изге Язмаларның бу өзегеннән үзебез өчен нинди сабак алдык? Без, мәсихчеләр буларак, бурычыбыз бар икәнен күрәбез: без яхшы хәбәрне вәгазьләргә һәм кешеләргә Мәсих шәкерте булырга булышырга тиеш. Аллаһы ихтыяры — «барлык кешеләрнең котылуы», шуңа күрә кешеләргә яхшы хәбәрне игълан итү — бу безнең бурычыбыз икәнен без таныйбыз (1 Тимутегә 2:4). Шулай да хезмәтебезне башкарганда, моны бурычыбыз булганга гына түгел, ә шулай ук кешеләрне кызганганга башкарабыз. Кешеләргә карата Гайсә хис иткәнне хис итсәк, йөрәгебез аларга яхшы хәбәрне сөйләвебезне дәвам итәр өчен барысын эшләргә дәртләндерәчәк (Маттай 22:39). Вәгазьләргә дөрес теләкләр дәртләндерсә, яхшы хәбәрне вәгазьләргә бернәрсә комачаулый алмаячак.

Хәбәребез — Аллаһы Патшалыгы турындагы яхшы хәбәр

10, 11. а) Ишагыйя пәйгамбәр без тараткан хәбәр турында нәрсә әйткән? б) Ничек Гайсә «шатлык игълан иткән», һәм ничек Аллаһы хезмәтчеләре аның үрнәген тоталар?

10 Вәгазь эшебезнең икенче бер ягын карап чыгыйк. Бу — без тараткан хәбәр. Без нәрсә вәгазьлибез? Бу сорауга Ишагыйя пәйгамбәр болай дип җавап бирә: «Тауларда тынычлык вәгазьләүче, шатлык игълан итүче, котылу белдерүче, Сионга: „Синең Аллаһың тәхеткә утырды!“ — дип әйтүче яхшы хәбәр таратучының аяклары шундый матур» (Ишагыйя 52:7).

11 Бу шигырьдә «Синең Аллаһың тәхеткә утырды» дигән сүзләр иң мөһиме. Бу сүзләр безнең искә шуны төшерә: без вәгазьләргә тиеш хәбәр — бу Аллаһы Патшалыгы турындагы яхшы хәбәр (Марк 13:10). Шуңа да игътибар итегез: бу шигырьдә без тараткан хәбәрнең яхшы булуына басым ясала. Ишагыйя «котылу», «тынычлык» һәм «шатлык» дигән сүзләр куллана. Бу пәйгамбәрлек күп гасырлар үткәч, I гасырда үтәлгән булган. Ул вакытта Гайсә дөньяга шатлык — киләчәк Аллаһы Патшалыгы турында игълан иткән һәм ашкынучан яхшы хәбәр таратучы үрнәген калдырган (Лүк 4:43). Безнең көннәрдә, аеруча 1919 елдан башлап, Йәһвә Шаһитләре Гайсә үрнәген тоталар: алар безнең көннәрдә идарә иткән Аллаһы Патшалыгы һәм ул китерәчәк фатихалар турында яхшы хәбәрне ашкынып тараталар.

12. Патшалык турындагы яхшы хәбәр аны кабул иткән кешеләргә ничек тәэсир итә?

12 Патшалык турындагы яхшы хәбәрне кабул иткән кешеләргә бу хәбәр ничек тәэсир итә? Бүген дә, Гайсә көннәрендәге кебек, бу хәбәр өмет һәм юаныч китерә (Римлыларга 12:12; 15:4). Эчкерсез кешеләр яхшы тормыш әле алда икәненә ышанырга сәбәпләр бар икәнен күргәч, аларда өмет уяна (Маттай 6:9, 10; 2 Петер 3:13). Андый өмет Аллаһыдан куркып яшәгән кешеләргә шатлык сакларга һәм киләчәккә уңай караш белән карарга булыша. Мәдхия җырлаучы мондый кешеләр «усал сүздән», ягъни начар яңалыклардан курыкмас дип язган (Мәдхия 111:1, 7).

«Кайгыга төшкәннәрне дәвалаучы» хәбәр

13. Яхшы хәбәрне кабул иткән кешеләр шунда ук юаныч һәм ярдәм сизә. Ишагыйя пәйгамбәр моны ничек итеп сурәтләп бирә?

13 Яхшы хәбәрне кабул иткән кешеләр шунда ук юаныч һәм ярдәм алалар. Нинди ярдәм? Менә нәрсә Ишагыйя китабында әйтелә: «Ходай Аллаһы Рухы минем өстемдә, чөнки Ходай мине фәкыйрьләргә яхшы хәбәр таратырга майлады, кайгыга төшкәннәрне дәваларга, әсирләргә иреклек һәм тоткыннарга азатлык вәгазьләргә, Ходайның яхшы елын һәм Аллаһыбызның үч алу көнен вәгазьләргә, кайгы-хәсрәт кичергәннәрне юатырга җибәрде» (Ишагыйя 61:1, 2; Лүк 4:16—21).

14. а) «Кайгыга төшкәннәрне дәвалау» дигән сүзләр Патшалык хәбәре турында нинди сабак бирә? б) Йәһвәнең кайгыга төшкән кешеләр турында кайгыртуын без ничек үрнәк итеп тотабыз?

14 Бу пәйгамбәрлек буенча, Гайсәнең вәгазе «кайгыга төшкәннәрне дәвалаячак». Нинди матур итеп язган Ишагыйя! Изге Язмаларның бер сүзлеге буенча, «дәвалау» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзе «тыгыз итеп бәйләп кую» дигәнне аңлата. Бу сүз «еш кына [җәрәхәтне] бәйләү һәм авыру кешене дару биреп дәвалау» дигәнне аңлата. Җәрәхәтне кешегә кайгыртучанлык күрсәтеп бәйләп куйсаң яки аңа компресс салсаң, җәрәхәт тизрәк төзәлә. Нәкъ шулай ук без дә Патшалык турында вәгазьләп, кайгырган кешеләргә кайгыртучанлык күрсәтеп тиешле ярдәм бирәбез. Юанычка мохтаҗ булган кешеләр турында кайгыртып, без Йәһвә үрнәге буенча эш итәбез (Йәзәкил 34:15, 16). «Ул [Аллаһы] китек күңелләрне төзәтә, аларның яраларын дәвалый»,— дип язган мәдхия җырлаучы (Мәдхия 146:3).

Патшалык турындагы хәбәр тормышны үзгәртә

15, 16. Патшалык турындагы хәбәр кешеләргә көч бирә һәм ярдәм итә. Моны тормыштан алынган нинди мисаллар күрсәтә?

15 Тормышта булган күп санлы очраклар Патшалык турындагы хәбәр «кайгыга төшкәннәрне» юата һәм ныгыта икәнен күрсәтә. Өлкән яшьтәге бер хатын мисалын карап чыгыйк. Аның исеме Ореанна һәм ул Көньяк Америкада яши. Ореаннаның яшәргә теләге инде булмаган. Бер вакыт аның янына бер Йәһвә Шаһите килә башлый һәм аңа Изге Язмалар белән «Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым»ны * укый. Башта бу хатын караватта күзләрен йомып тыңлаган һәм вакыт-вакыт авыр сулап кына куйган. Озакламый укыганны инде утырырга тырышып тыңлый башлаган. Берникадәр вакыт үткәч, ул апа-кардәшне кунак бүлмәсендәге кәнәфигә утырып каршы алган. Шуннан соң ул Патшалык Залындагы очрашуларга килә башлаган. Җыелышта ишеткәннәре аңа көч биргән, һәм ул Изге Язмаларга нигезләнгән әдәбиятны үз йорты яныннан үтүче кешеләргә тәкъдим итә башлаган. 93 яшендә Ореанна суга чумдырылу үтеп, Йәһвә Шаһите булган. Патшалык турындагы хәбәр кабат аңарда яшәргә теләк уяткан (Гыйбрәтле сүзләр 15:30; 16:24).

16 Патшалык турындагы хәбәр шулай ук авырган һәм үлем көннәре бик якын икәнен белгән кешеләр өчен дә бик зур ярдәм булып тора. Көнбатыш Европада яшәгән Мария мисалын карап чыгыйк. Ул дәвалап булмый торган авыру белән чирләгәнгә, өметсез яшәгән. Йәһвә Шаһитләре килгәч, ул аларны төшенке хәлдә каршы алган. Ләкин Аллаһы Патшалыгы турындагы яхшы хәбәрне ишеткәч, тормышы кабат мәгънә белән тулган. Ул суга чумдырылу үткән һәм тырышып вәгазьли башлаган. Гомеренең соңгы ике елында аның күзләре өмет һәм шатлык белән тулы булган. Мария булачак терелтүгә бер дә шикләнмичә үлгән (Римлыларга 8:38, 39).

17. а) Ничек Патшалык турындагы хәбәр аны кабул иткән кешеләрнең тормышын үзгәртә? б) Аллаһы «егылырга торганнарның барсын да» күтәрә икәненә сез ничек ышандыгыз? Үз тормышыгыздан мисал китерегез.

17 Китерелгән мисаллардан нәрсә күрәбез? Патшалык турындагы хәбәр Изге Язмалар хакыйкатенә сусаган кешеләрнең тормышын үзгәртә. Якын кешесенең үлеме аркасында кайгы кичерүчеләр, терелтү өмете турында белгәч, кабат көч сизә башлыйлар (1 Тессалуникәлеләргә 4:13). Мохтаҗлыкта яшәгән һәм балаларын тукландыру өчен бик күп көч куйган кешеләр, Йәһвәгә тугры калсалар, ул аларны беркайчан да ташламаячак икәнен белгәч, үз-үзләрен хөрмәт итә башлыйлар һәм батырланып китәләр (Мәдхия 36:28). Депрессия белән көрәшеп инде өметләрен югалткан кешеләр Йәһвә ярдәме белән эчке көч алалар һәм ныгый башлыйлар, ә кайберләре хәтта бу чирне җиңә дә ала (Мәдхия 39:2, 3). Йәһвә инде хәзер үз Сүзендә булган көч аркылы «егылырга торганнарның барсын да» күтәрә (Мәдхия 144:14). «Кайгыга төшкәннәр» бу безнең кардәшләребез һәм шулай ук башка кешеләр дә булырга мөмкин. Патшалык турындагы яхшы хәбәрнең бу кешеләргә юату алып килгәнен күреп, без бүгенге көндә яхшырак хәбәр юк икәнен кат-кат аңлыйбыз! (Мәдхия 50:19).

«Бу хакта Аллаһыга дога кылам»

18. Яһүдләр яхшы хәбәрне кабул итмәгәндә, рәсүл Паул нәрсә хис иткән һәм ни өчен?

18 Без китергән хәбәр иң шатлыклысы булса да, күп кешеләр аны тыңларга теләми. Бу очракта без рәсүл Паул кичергән хисләр кичерәбез. Ул еш кына яһүдләргә вәгазьләгән, әмма аларның күпчелеге котылу турындагы хәбәрне кабул итмәгән, һәм бу аны бик нык боектырган. «Йөрәгем үз халкым өчен зур кайгы һәм өзлексез газап белән тулы»,— дип язган Паул (Римлыларга 9:2). Паул яһүдләргә вәгазьләгәндә аларны кызганган. Алар яхшы хәбәрне тыңларга теләмәгән, шуңа күрә ул бик нык кайгырган.

19. а) Кайвакыт безнең күңелебез кырылырга мөмкин. Ни өчен бу безне гаҗәпләндерергә тиеш түгел? б) Паулга вәгазен дәвам итәргә нәрсә булышкан?

19 Без дә яхшы хәбәрне кешеләрне кызганганга вәгазьлибез. Шуңа күрә күп кешеләр Патшалык турындагы яхшы хәбәрне кире какканда, күңелебез кырыла. Бу без вәгазьдә очраткан кешеләрнең рухи иминлеге турында чын күңелдән кайгыртабыз икәнен күрсәтә. Ләкин рәсүл Паул мисалын онытмаска кирәк. Аңа хезмәтен дәвам итәргә нәрсә булышкан? Яһүдләр Аллаһы сүзен кире какканда, аңа бик авыр булса да, ул алар арасында яхшы хәбәрне кабул итәчәк кешеләр бар дип ышанган һәм Мәсихне кабул итәчәк эчкерсез кешеләр барыбер табылачак дип өметләнгән. Шуңа күрә һәрбер кеше турында уйлап, ул болай дип язган: «Мин чын күңелдән Исраил халкының котылуын телим һәм бу хакта Аллаһыга дога кылам» (Римлыларга 10:1).

20, 21. а) Ничек без Аллаһыга хезмәт иткәндә, Паул калдырган үрнәкне тота алабыз? б) Чираттагы мәкаләдә нәрсә каралачак?

20 Игътибар итик: Паул ике мөһим якка басым ясаган. Ул чын күңелдән кайбер кешеләрнең булса да котылуын теләгән һәм моның турында Аллаһыга дога кылган. Бүген без Паул калдырган үрнәкне тотабыз. Без яхшы хәбәргә дөрес карашлы булган кешеләрне чын күңелдән табарга телибез. Һәм без, мондый кешеләрне табар өчен һәм аларга котылу юлына басарга булышыр өчен, Йәһвәгә өзлексез дога кылабыз (Гыйбрәтле сүзләр 11:30; Йәзәкил 33:11; Яхъя 6:44).

21 Мөмкин кадәр күбрәк кешегә вәгазьләр өчен, безгә ни өчен һәм нәрсә вәгазьлибез икәнен истә тотарга кирәк, ләкин моның өчен шулай ук ничек без моны башкарабыз икәнен дә онытмаска кирәк. Чираттагы мәкаләдә вәгазебезнең нәкъ бу өченче ягы каралачак.

[Искәрмәләр]

^ 4 абз. Бу мәкаләдә өч якның икесе, ә өченчесе чираттагы мәкаләдә каралачак.

^ 15 абз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

Сез нәрсә белдегез?

• Ни өчен без вәгазьлибез?

• Вәгазьләгәндә, нинди мөһим хәбәр җиткерәбез?

• Патшалык турындагы хәбәрне кабул иткән кешеләргә бу хәбәр ничек тәэсир итә?

• Нәрсә безгә өзлексез вәгазьләргә булышачак?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[15 биттәге иллюстрацияләр]

Кайгыга төшкәннәргә Патшалык турындагы хәбәр көч бирә.