Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Яшьләр, Йәһвәне мактагыз!

Яшьләр, Йәһвәне мактагыз!

Яшьләр, Йәһвәне мактагыз!

«Ходайны җирдән мактагыз. Егетләр дә, кызлар да» (МӘДХИЯ 148:7, 12).

1, 2. а) Күп балалар һәм яшүсмерләр нинди чикләр турында белә? б) Әти-әни балага чикләр куйганда, ни өчен бала аларга үпкәләргә тиеш түгел?

БАЛАЛАР аларга нәрсә рөхсәт ителгән, ә нәрсә юк икәнен үзләре дә бик яхшы белә. Алар шулай ук кайчан аларның үзләренә генә юл аша үтәргә, соңрак йокларга ятарга яки машина йөртергә рөхсәт итәчәкләрен беләләр, һәм күпләре моны яттан белә дип әйтеп була. Балаларга кайвакыт һәрбер сорауга бер үк җавап яңгырый кебек тоела: «Ашыкма, сиңа әле үсәргә кирәк».

2 Бу чикләрне сезгә әти-әниләрегез куя, һәм алар бу чикләрне акыллы һәм сезне яклый ала дип саный. Сез, балалар һәм яшүсмерләр, моны беләсез. Һәм әти-әниегезнең сүзен тыңлаганда, бу Йәһвәне шатландыра. Бу да сезгә билгеле (Көлессәйлеләргә 3:20). Шулай да сезгә кайвакыт тормышыгыз һаман башлана алмый кебек тоелмыймы? Сез мөһим эш башкара алырлык яшькә чыннан да үсеп җитмәгәнме? Юк, бу алай түгел! Безнең көннәрдә җирдә бер эш алып барыла. Синең башкарырга хыялланган эшләрең бардыр, әмма бу эш күпкә мөһимрәк. Балаларга бу эштә катнашу рөхсәт ителгәнме? Әйе, сез хәтта бу эштә катнашырга чакырыласыз. Һәм бу чакыру Аллаһы Тәгаләнең үзеннән килә!

3. Йәһвә балаларны нинди махсус эштә катнашырга чакыра, һәм без нинди сораулар карап чыгарбыз?

3 Сүз нинди эш турында бара? Бу мәкаләне ачучы мәдхиядән алынган сүзләргә игътибар итегез: «Ходайны җирдән мактагыз. Егетләр дә, кызлар да, картлар да, яшьләр дә» (Мәдхия 148:7, 12). Менә ул нинди мөһим эш! Син Йәһвәне мактый аласың. Сине мондый мөмкинлек таң калдырмыймы? Күп кешеләрне таң калдыра. Һәм бу шулай булырга тиеш тә. Ни өчен? Моны аңлар өчен, өч сорауны карап чыгыйк. Беренчедән, ни өчен сиңа Йәһвәне мактарга кирәк? Икенчедән, ничек син моны башкара аласың? Өченчедән, кайчан бу эштә катнашуыңны башлап була?

Ни өчен Йәһвәне мактарга кирәк?

4, 5. а) Мәдхия 148 буенча, без нинди искиткеч хәлдә торабыз? б) Ничек уйлый да, сөйләшә дә белмәгән табигать Йәһвәне мактый ала?

4 Йәһвә — Барлыкка Китерүче, һәм бу аны мактар өчен мөһим сәбәпләрнең берсе. Әйдәгез, Мәдхия 148 дә язылган сүзләрне карап чыгыйк. Бу сүзләр Аллаһы Барлыкка Китерүче икәнен аңларга булыша. Күз алдыңа китер. Бер төркем кеше бергәләп матур, дәртләндергеч җыр башкара. Аның сүзләренә игътибар иткәч, җыр син чын күңелдән ышанган, мөһим һәм шатлыклы нәрсәләр турында икәнен ишетәсең. Бу җыр сине рухландыра. Синең, бу җырны ятлап, алар белән бергә җырлыйсың килмәс идеме? Синдә, мөгаен, андый теләк туар. Һәм 148 нче мәдхиядән синең чыннан да мондый җыр тыңлап торучы икәнең күренә, әмма син күпкә искиткечрәк хәлдә. Мәдхиядә Йәһвәгә бердәм мактау җыры җырлаган бик зур хор күрсәтелә. Әмма бу мәдхияне укыганда, син гаҗәеп бер якка игътибар итәрсең. Нинди якка?

5 148 нче мәдхиядәге мактау җыры җырлаучыларның күпчелеге сөйли дә, уйлый да алмый. Мәсәлән, Йәһвәне кояш, ай, йолдызлар, кар, җил, таулар һәм калкулыклар мактый дип әйтелә мәдхиядә. Ничек соң алар үз «җырларын» башкара? (Мәдхия 148:3, 8, 9). Алар агачлар, балык һәм җәнлекләр кебек «җырлый» (Мәдхия 148:7, 9, 10). Синең кояш баеганда туган матурлыкка сокланып карап торганың бармы? Ә йолдызлы күкләр буенча тулы айның «сәяхәтен» күзәткәнең бармы? Ә җәнлекләрнең уйнавы сине шатландырмадымы? Яки тирә-як табигатькә күз салгач, сокланып тормадыңмы? Әйе, бу вакытта син табигатьнең мактау «җырын» тыңлап тордың. Йәһвә барлыкка китергән бар нәрсә Аллаһы — Чиксез кодрәтле Барлыкка Китерүче һәм Галәмдә көч, акыл һәм мәхәббәт ягыннан аңа тиң беркем һәм бернәрсә дә юк икәнен исебезгә төшереп тора (Римлыларга 1:20; Ачылыш 4:11).

6, 7. а) 148 нче мәдхиядә Йәһвәне мактаган нинди акылга ия затлар турында әйтелә? б) Йәһвәне мактарга безне нәрсә дәртләндерә ала? Мисал китерегез.

6 Мәдхия 148 дә Йәһвәне шулай ук акылга ия булган затлар да мактый дип әйтелә. Шул мәдхиянең 2 нче шигырендә без күктәге «гаскәрләр», ягъни фәрештәләр турында укыйбыз. Ә 11 нче шигырьдә бу мактауга шулай ук патшалар белән судьялар — абруйлы кешеләр кушылырга чакырыла. Әгәр кодрәтле фәрештәләр шатлык белән Аллаһыны данлый икән, кеше: «Аллаһыны данлау — бу минем өчен абруемны төшерү»,— дип әйтә аламы? Шуннан соң 12 һәм 13 нче шигырьләрдә Йәһвәне мактарга яшьләр чакырыла. Синең дә андый теләгең бармы?

7 Бер мисал карап чыгыйк. Әйтик, синең дусларыңның берсе я бик яхшы спортсмен, я музыкант, я рәссам ди. Аның турында туганнарыңа һәм дусларыңа сөйләрсеңме? Әлбәттә. Йәһвә Аллаһының безнең хакка эшләгән һәм эшләп торган нәрсәләре турында белгәч, бездә дә шундый ук теләк туарга мөмкин. Мәсәлән, Мәдхия 18:2, 3 тә йолдызлы күкләр «сүз әйтә», ягъни бертуктамыйча сөйли дип әйтелә. Ә без үзебез, Йәһвәнең искиткеч эшләре турында уйланганда, кешеләргә Аллаһыбыз турында сөйләми булдыра алмыйбыз.

8, 9. Ни өчен Йәһвә безнең аны мактавыбызны тели?

8 Йәһвәне мактар өчен тагын бер җитди сәбәп бар. Аллаһы үзе безнең аны мактавыбызны тели. Ни өчен? Әллә ул кешеләрнең мактауларына мохтаҗмы? Юк. Кешеләргә вакыт-вакыт мактау сүзләре кирәк, ә Йәһвә бездән күпкә бөегрәк (Ишагыйя 55:8). Ул үзендә дә һәм үз сыйфатларында да шикләнми (Ишагыйя 45:5). Шулай да ул безнең аны мактавыбызны тели, һәм без моны эшләгәндә, бу аңа ошый. Ни өчен? Моңа ике сәбәп бар. Беренчедән, Аллаһы аны мактау безнең үзебез өчен мөһим икәнен белә. Ул безне рухи ихтыяҗлар белән, аңа гыйбадәт кылу теләге белән яраткан (Маттай 5:3). Без бу ихтыяҗыбызны канәгатьләндергәндә, Йәһвә шатлана. Нәкъ шулай ук әти-әниең дә, син файдалы ризык ашаганда, моңа шатлана (Яхъя 4:34).

9 Икенчедән, Йәһвә башка кешеләргә дә безнең аңа әйткән мактау сүзләребезне ишетергә кирәк икәнен белә. Рәсүл Паул яшь Тимутегә мондый сүзләр язган: «Үз-үзеңне һәм өйрәткән тәгълиматыңны күзәтеп тор һәм, нык торып, моны башкаруыңны дәвам ит. Чөнки шулай эшләсәң, үзеңне дә, тыңлаучыларыңны да коткарырсың» (1 Тимутегә 4:16). Әгәр син Йәһвәне мактап аның турында башкаларга сөйләсәң, алар да аның турында белә алыр. Ә бу белем аларны мәңгелек коткаруга алып килә ала! (Яхъя 17:3).

10. Ни өчен бездә Аллаһыбызны данларга теләк туа?

10 Йәһвәне мактар өчен тагын бер сәбәп бар. Өстәрәк китерелгән сәләтле дус турындагы мисалны исеңә төшер. Бу дустыңа башкалар яла якса яки аның турында яман сүзләр сөйләсә, син аны яклап чыгарга теләмәс идеңме? Бу дөньяда Йәһвәгә яла якканнар (Яхъя 8:44; Ачылыш 12:9). Аллаһыны яратучылар Йәһвә исемен яклар өчен аның турында хакыйкатьне сөйләргә тели. Син дә Йәһвәгә үз яратуыңны һәм үз рәхмәтеңне белдерергә телисеңме? Шулай ук аның дошманы Шайтанга түгел, ә Йәһвәгә буйсынырга теләвеңне күрсәтәсең киләме? Алай булса, Йәһвәне макта. Әмма ничек аны мактарга?

Йәһвәне мактаган балалар мисалы

11. Изге Язмалардагы нинди мисаллар балалар Йәһвәне уңышлы мактый ала икәнен күрсәтә?

11 Балалар Йәһвәне мактауда бик уңышлы булган. Моның турында Изге Язмаларда күп мисаллар китерелә. Мәсәлән, анда Сурия иленә әсирлеккә эләккән бер Исраил кызы турында әйтелә. Бу кыз үз хуҗасының хатынына Йәһвәнең пәйгамбәре Элиша турында курыкмыйча сөйләгән. Нәтиҗәдә, могҗиза эшләнгән һәм көчле шаһитлек бирелгән булган (4 Патшалык 5:1—17). Гайсә дә бала чагында шаһитлек бирергә курыкмаган. Мондый очраклар күп булгандыр, әмма Йәһвә безгә аларның берсен генә сайлап биргән. Инҗилдә 12 яшьлек Гайсәнең Иерусалим гыйбадәтханәсендә булуы турында әйтелә. Анда ул дини укытучыларга сораулар биреп, Йәһвә юлларын бик яхшы аңлый икәнен күрсәткән, һәм алар моңа хәйран калган (Лүк 2:46—49).

12, 13. а) Үлеменә берничә көн калганда, Гайсә гыйбадәтханәдә нәрсә эшләгән, һәм аның эшләренә кешеләр нинди мөнәсәбәт күрсәткән? б) Балаларның мактау сүзләренә Гайсәнең мөнәсәбәте нинди булган?

12 Гайсә, балигъ булгач, балаларны Йәһвәне мактарга өндәгән. Бер тапкыр, үлеменә берничә генә көн калган вакытта, ул Иерусалимның гыйбадәтханәсенә керә һәм, Изге Язмаларда әйтелгәнчә, «искиткеч эшләр», ягъни могҗизалар эшли. Ул шулай ук бу изге урынны юлбасарлар оясы иткән кешеләрне куып чыгара һәм сукыр һәм аксак кешеләрне савыктыра. Аның бу эшләре гыйбадәтханәдәге бар кешеләрне, аеруча дин җитәкчеләрен, Йәһвәне һәм аның Улын, Мәсихне мактарга дәртләндерергә тиеш булган. Кызганычка каршы, ул вакытта кешеләр бер мактау сүзе дә әйтмәгән. Алар Гайсәнең Аллаһы тарафыннан җибәрелгәнен белгәннәр, әмма дин җитәкчеләреннән курыкканнар. Шулай да дин җитәкчеләреннән курыкмаган кешеләр дә булган. Кем курыкмаган? Моны беләсеңме? Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Баш руханиларның һәм канунчыларның, Ул [Гайсә] эшләгән искиткеч эшләрне һәм балаларның Аллаһы Йортында: „Давыт Улына һошанна!“ — дип кычкыруларын күреп, ачулары чыкты. Алар Аңа әйттеләр: „Аларның нәрсә әйтүләрен ишетәсеңме?“» (Маттай 21:15, 16; Яхъя 12:42).

13 Руханилар Гайсә бу балаларны тыяр дип өметләнгән. Гайсә шулай эшләгәнме? Юк! «„Балалар һәм нарасыйлар авызыннан Син Үзеңә мактау чыгарттың“,— дип язылганны әллә укымадыгызмы?» — дип сораган Гайсә. Әйе, Гайсәгә һәм аның Әтисенә мактау сүзләрен ишетү рәхәтлек китергән. Балалар гыйбадәтханәдәге бар олылар башкарырга тиеш булганны эшләгән. Балалар өчен барысы да ап-ачык булган. Гайсә могҗизалар эшли, батырлык һәм иман күрсәтеп сөйли, Аллаһыга һәм аның халкына ярату күрсәтә — алар боларның барысын күреп торган. Гайсә үзен Мәсих дип атаган, һәм ул чыннан да вәгъдә ителгән «Давыт Улы», Мәсих булган. Балалар үз иманнары өчен фатиха алганнар: аларга пәйгамбәрлек сүзләрен үтәү өстенлеге бирелгән булган (Мәдхия 8:3).

14. Ничек балаларга бирелгән бүләкләр Аллаһыны мактарга булыша?

14 Бу мисаллардан без нәрсәгә өйрәнәбез? Балалар Йәһвәне уңышлы мактый ала. Аларның бар нәрсәнең асылын күрергә сәләтләре бар. Алар шулай ук үз иманнарын эчкерсез һәм ашкынып белдерә ала. Аларда Гыйбрәтле сүзләр 20:29 да әйтелгән бүләк бар: «Көч-куәт — яшьләрнең даны». Әйе, яшь кешеләрнең фатихалары — көч һәм куәт бар. Бу — Йәһвәне мактар өчен иң яхшы нәрсә. Ләкин ничек бу бүләкләр белән кулланырга?

Син Йәһвәне ничек мактый аласың?

15. Йәһвәне уңышлы мактар өчен, нинди эчке теләкләр кирәк?

15 Мактау башта йөрәктә туа. Йәһвәне мактарга үз теләгең булмаса, син моны башкара алмыйсың. Әмерләрнең иң мөһимен онытма: «Раббы Аллаһыңны бөтен йөрәгең, бөтен җаның һәм бөтен акылың белән ярат» (Маттай 22:37). Изге Язмаларны үзең өйрәнеп, Йәһвә белән таныштыңмы? Мондый өйрәнү Йәһвәне ярата башлар өчен юл ача. Аллаһыны яратсаң, аны мактау да синең өчен үзеннән-үзе килеп чыга торган эш булачак. Ә мактарга эчке теләгең ачык һәм көчле булганда, син Йәһвәне шатлык белән мактарга әзер.

16, 17. Йәһвәне мактауда тәртип нинди роль уйный? Мисал китерегез.

16 «Нәрсә әйтергә микән?» — дип уйлар алдыннан, үзеңнең тәртибеңә игътибар ит. Элиша пәйгамбәр көннәрендә яшәгән Исраил кызы үзен тупас, хөрмәтсез һәм намуссыз тотса, бу ил кешеләре кызның Йәһвә пәйгамбәре турында сөйләгәнен тыңлап торыр идеме? Юктыр. Бүген дә син үзеңне кешеләрне хөрмәт итеп, намуслы һәм тыйнак итеп тотсаң, кешеләр моны күреп, сине зуррак игътибар белән тыңлаячак (Римлыларга 2:21). Бер мисал карап чыгыйк.

17 Португалия илендә яшәүче 11 яшьлек кыз үз тормышын Изге Язмалар принциплары буенча алып барган. Мәктәптә аны бу принципларга каршы килгән бәйрәмдә катнашырга мәҗбүр итәргә тырышканнар. Бу кыз, укытучысына хөрмәт күрсәтеп, ни өчен ул бәйрәмнәрне үткәрми икәнен аңлатып биргән, әмма укытучысы аңардан көлгән генә. Һәм башка вакытларда да бу кызның диненнән көлеп, аны мыскыллавын дәвам иткән. Ләкин бу кыз һәрвакыт үзен ихтирамлы итеп тоткан. Берничә ел үткәч, бу яшь апа-кардәш тулы вакытлы пионер булып хезмәт итә башлаган һәм конгрессларның берсендә, суга чумдырылучылар арасында, таныш кешене күргән. Бу аның укытучысы иде! Алар күз яшьләрен сөртә-сөртә бер-берсе белән кочаклашкан. Шуннан соң укытучы бу кызның мәктәптә үзен хөрмәт күрсәтеп тотуын һәрвакыт истә тотканы турында сөйләгән. Шуңа күрә, Йәһвә Шаһитләре килгәч, ул аларга бу укучысының тәртибен сөйләп биргән, Изге Язмаларны өйрәнергә ризалашып, хакыйкатьне кабул иткән. Синең тәртибең дә Йәһвәне мактаучы сүзләр булып яңгырый ала!

18. Изге Язмалар һәм Аллаһы турында сөйләшүне башларга оялып торган яшь кешегә нәрсә эшләргә?

18 Мәктәптә үз иманың турында сөйләшүләр башлау сиңа җиңелме? Юктыр. Синең башка күп кардәшләреңә дә андый сөйләшүләр башлау бик авыр бирелә. Әмма башкалар син тоткан дин турында үзләре сорый ала. Андый мөмкинлекне карап чыгыйк. Мәсәлән, сезнең илегез законнары рөхсәт итсә, син мәктәпкә Изге Язмаларга нигезләнгән басмалар алып килеп, тәнәфес вакытларында яки башка рөхсәт ителгән вакытта аларны укый аласың. Сыйныфташларың моны күреп, синнән нәрсә укыйсың дип сорый башлар. Җавап биреп һәм бу китапта яки журналда сиңа аеруча нәрсә ошаганы турында сөйләп биреп, син яхшы сөйләшүнең ничек башланып киткәнен үзең дә сизмичә калырсың. Аларның нәрсәгә ышанганын белер өчен, сораулар бирергә онытма. Аларны игътибар белән тыңла һәм Изге Язмалардан алган белемнәрең турында ипләп кенә сөйлә. Яшьләр һәм балалар мәктәптә Аллаһыны мактыйлар һәм моңа күп мисаллар китереп була *. Бу аларга зур шатлык китерә һәм күп кешеләргә Йәһвә белән танышырга булыша.

19. Ничек яшь вәгазьчеләр өйдән-өйгә хезмәт итүләрен камилләштерә ала?

19 Йәһвәне мактар өчен иң яхшы мөмкинлек — бу өйдән-өйгә вәгазьләү. Әгәр мондый хезмәттә әлегә катнашмыйсың икән, моның өчен адымнар яса. Үзеңә шундый максат куйсаң, ничек булыр иде? Ә инде катнашасың икән, үзеңә тагын нинди максатлар куеп була? Әйтик, вәгазьдәге сөйләшүләрне бер төрле алып барыр урынына хезмәтеңә төрле үзгәрешләр кертсәң, яхшы булыр иде. Моның өчен әти-әниеңнән һәм башка тәҗрибәле вәгазьчеләрдән киңәш сора. Изге Язмаларны ешрак кулланырга, яхшы кабат килеп-китүләр ясарга һәм өйрәнүләр башларга тырыш (1 Тимутегә 4:15). Хезмәт иткәндә Йәһвәне никадәр күбрәк мактасаң, шул дәрәҗәдә уңышлырак булырсың һәм күбрәк мактап, күбрәк шатлык алырсың.

Йәһвәне кайчан мактый башларга?

20. Ни өчен яшьләр һәм балалар мин Йәһвәне мактарга әле яшь дип уйламаска тиеш?

20 Мәкалә башында бирелгән сорауларның бу иң җиңеле. Изге Язмаларда турыдан-туры җавап бирелә: «Яшьлегеңдә... үзеңне Яратучыны искә ал» (Вәгазьче 12:1, 2). Әйе, Йәһвәне хәзер мактый башларга кирәк. Син, бәлки: «Мин Йәһвәне мактар өчен әле яшь. Мин ничек моны эшләргә икәнен белмим. Менә үскәч...»,— дип әйтерсең. Әмма башкалар да моңа охшаш хисләр кичерә. Яшь Иремия, мәсәлән, Йәһвәгә: «Йә, Ходаем, Аллаһым! Мин әле яшь, шуңа күрә сөйли белмим»,— дип әйткән. Йәһвә аны куркырга сәбәп юк дип ышандырган (Иремия 1:6, 7). Йәһвәне мактарга курыкмыйк. Безгә беркем дә, бернәрсә дә төзәтеп булмый торган зыян китерә алмый (Мәдхия 117:6).

21, 22. Ни өчен яшьләр чык бөртекләре белән чагыштырыла, һәм ни өчен бу чагыштыру көч бирә?

21 Яшьләр, Йәһвәне мактарга курыкмагыз! Җирдә иң мөһим эшне башкарган кешеләргә кушылыгыз. Хәзер, сез әле яшь булганда, моның өчен иң уңайлы вакыт. Шулай итеп сез бер зур гаиләнең өлеше булачаксыз. Бу зур гаилә — Йәһвәне мактаган күктәге һәм җирдәге бар нәрсә. Йәһвә сезне бу гаиләдә күрергә шат. Мәдхия җырлаучының Аллаһыга: «Куәтеңне күрсәтер көнне, Синең халкың изгеләрнең яктысы алдында әзер; Синең яшьлегең чыгы Синең чәчәк атуың булды»,— дип әйткән сүзләренә игътибар итегез (Мәдхия 109:3).

22 Күз алдыңа китер. Иртәнге кояш нурларында чык бөртекләре ялтырап тора. Нинди матур, шулай бит? Алар белән сокланалар, чык бөртекләре елтырый, һәм аларның саны санап бетергесез. Бу авыр заманда Аллаһыга тугры хезмәт итеп яшәгән яшьләр, Йәһвә сезне шундый чык бөртекләре итеп күз алдына китерә. Сезнең хезмәтегезне күреп, ул сөенә, моңа бер дә шикләнмәгез (Гыйбрәтле сүзләр 27:11). Шуңа күрә, яшьләр, Йәһвәне мактагыз!

[Искәрмә]

^ 18 абз. «Күзәтү манарасы», 15 июнь, 2005 ел, (рус) 29 нчы битне карагыз.

Син ничек җавап бирер идең?

• Йәһвәне мактар өчен нинди мөһим сәбәпләр бар?

• Изге Язмалардан балаларның Йәһвәне уңышлы мактый алуларын күрсәтүче нинди мисаллар китереп була?

• Ничек яшьләр бүген Йәһвәне мактый ала?

• Кайчан балаларга Йәһвәне мактый башларга кирәк һәм ни өчен?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[9 биттәге иллюстрацияләр]

Дустыңның аерым сәләтләре булса, әллә моның турында башкаларга сөйләмәс идеңме?