Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Өченче патшалык китабыннан игътибарга лаек фикерләр

Өченче патшалык китабыннан игътибарга лаек фикерләр

Йәһвә сүзе тере

Өченче патшалык китабыннан игътибарга лаек фикерләр

«ТӘКЪВАЛАР идарәлегендә халык бәйрәм итәр; ә яманнар хакимлек иткәндә халык ыңгырашып елар» (Гыйбрәтле сүзләр 29:2). Бу сүзләрнең дөреслеген Изге Язмаларның Өченче патшалык китабы ачык итеп күрсәтә. Анда Сөләйманның тормыш итүе сурәтләнә. Ул патшалык иткән вакытта борынгы Исраил тыныч тормышта яши һәм гөрләп алга бара. Изге Язмаларның ул китабында шулай ук бу халыкның Сөләйман үлеменнән соң бүленүе турында хикәя ителә, һәм Сөләйманнан соң Исраилдә һәм Яһүдиядә идарә иткән 14 патша турында языла. Ул патшаларның икесе генә Йәһвәгә тугры булып калган. Өстәвенә Өченче патшалык китабында алты пәйгамбәрнең, шул исәптән Ильяс пәйгамбәрнең хезмәте турында бәян ителә.

Өченче патшалык китабын Иремия пәйгамбәр Иерусалимда һәм Яһүдиядә язган, анда б. э. к. 1040 елдан алып 911 елга кадәрге — 129 ел дәвамындагы вакыйгалар сурәтләнә. Бу китап мәгълүматларын туплаганда, Иремия, күрәсең, аларны борынгы кулъязмалардагы, мәсәлән «Сөләйман эшләре китабындагы» мәгълүматлар белән чагыштырган. Ул борынгы кулъязмалар исә сакланмаган (3 Патшалык 11:41; 14:19; 15:7).

АКЫЛЛЫ ПАТША ЯРДӘМЕ БЕЛӘН ИЛ ГӨРЛӘП АЛГА БАРА ҺӘМ АНДА ТЫНЫЧЛЫК

(3 Патшалык 1:1—11:43)

Өченче патшалык китабы кызыксыну уята торган вакыйга белән башлана. Давыт патшаның улы Адония әтисенең тәхетен алырга омтыла. Натан пәйгамбәрнең ашыгыч эш итүе аркасында Адониянең планы җимерелә, һәм патша итеп Давытның улы Сөләйман куела. Ул Йәһвәгә бер үтенеч белән мөрәҗәгать итә. Йәһвәгә бу үтенеч ошый, һәм ул аңа «байлык һәм дан» белән бергә «акыллы һәм зирәк йөрәк» бирә (3 Патшалык 3:12, 13). Акыллылык һәм байлык ягыннан бу патшага тиң кеше юк. Исраилдә тынычлык һәм гөрләп алга бару чоры башлана.

Сөләйман Йәһвә гыйбадәтханәсен һәм хөкүмәтнең төрле биналарын төзи. «Мин синең патша тәхетеңне Исраил өстеннән мәңгегә урнаштырырмын»,— дип ышандыра Йәһвә Сөләйманны. Ләкин Аллаһы үз вәгъдәсен Сөләйман аңа тыңлаучан булып калса гына үтәячәк (3 Патшалык 9:4, 5). Хак Аллаһы аны тыңламаучан булуның нәтиҗәләре турында да кисәтә. Әмма вакыт узу белән Сөләйман үзенә хатынлыкка күп чит ил хатыннарын ала. Олы яшьтә ул, аларның йогынтысына бирелеп, ялган илаһларга табына башлый. Йәһвә аның патшалыгы бүленәчәк дип алдан әйтеп куя. Безнең эрага кадәр 997 елда Сөләйман, 40 ел идарә иткәннән соң, үлә. Тәхеткә аның улы Рихәбәм утыра.

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

1:5 — Ни өчен Адония Давытның исән чагында тәхетне алырга тырышкан? Изге Язмаларда бу сорауга җавап юк. Әмма ул вакытка Адониянең абыйлары Амнон һәм Абессалом, бәлкем Далуиа да, инде үлгән булганнар. Һәм ул, Давытның калган уллары арасында иң өлкәне булганга, күрәсең, тәхеткә хокукым бар дип уйлаган (2 Патшалык 3:2—4; 13:28, 29; 18:14—17). Абруйлы гаскәр башлыгы Иоавның һәм сүзе үтүчән баш рухани Эбьятарның ярдәм итәчәкләре турында вәгъдәләрен алып, Адония, күрәсең, планы уңышлы үтәләчәгенә бер дә шикләнмәгән. Давыт исә үз тәхетенең варисы итеп Сөләйманны куярга теләгән. Адония бу ниятне белгәнме, юкмы — Изге Язмаларда моның турында әйтелми. Әмма ул Сөләйманны һәм Давытка тугры булган башка кешеләрне корбан китергәндә чакырмаган (3 Патшалык 1:9, 10). Бу Адония Сөләйманны үзенең көндәше итеп санаганын күрсәтә.

1:49—53; 2:13—25 — Ни өчен Сөләйман башта Адонияне кичергән, ә соңыннан үтерергә кушкан? Адония Бирсәбиягә бер үтенеч белән мөрәҗәгать иткән. Бирсәбия патшадан аңа хатынлыкка Ависаганы сорарга тиеш булган. Бирсәбия бу үтенечтә бернинди начарлык күрмәгән, ләкин Сөләйман Адониянең чын ниятләрен күреп алган. Давыт патша Ависага белән якынлык кылмаса да, ул матур хатын аның җариясе булып исәпләнгән. Ул вакыттагы гореф-гадәт буенча, аңа Давытның законлы варисы гына хуҗа була алган. Күрәсең, Адония болай уйлаган: хатынлыкка Ависаганы алсам, мин яңадан тәхетне алырга тырышачакмын. Адониянең үтенечендә патша хакимиятен алырга омтылыш күреп, Сөләйман аны үтерергә кушкан.

6:37—8:2 — Гыйбадәтханәнең тантаналы ачылуы кайчан булган? Гыйбадәтханә тулысынча безнең эрага кадәр 1027 елның сигезенче аенда, Сөләйманның патшалык тәхетендә утыруының 11 нче елында төзелеп беткән булган. Гыйбадәтханәнең җиһазларын, кирәк-яракларын урнаштырырга һәм башка әзерләнүләргә, күрәсең, 11 ай киткән. Гыйбадәтханәнең тантаналы ачылуы безнең эрага кадәр 1026 елның җиденче аенда булгандыр. Изге Язмаларның бу бүлекләрендә гыйбадәтханә торгызылганнан соң башкарылган бүтән төзелеш эшләре дә тасвирлана. Алар, күрәсең, төзү эшләренең тасвирлануы тулырак булсын өчен, гыйбадәтханәнең ачылуы турында әйтелгәнче искә алына (2 Паралипоменон 5:1—3).

9:10—13 — Сөләйман, Тир патшасы Хирамга Гәлиләядәге 20 шәһәрне бүләк итеп, Муса канунын бозганмы? Левиләр 25:23, 24 буенча, Муса кануны исраиллеләр яулап алган җирләргә генә кагылган. Сөләйман Хирамга бүләк иткән шәһәрләр Вәгъдә ителгән җирдә урнашкан булсалар да, анда, бәлкем, башка халык кешеләре яшәгән (Чыгыш 23:31). Сөләйманның бу эшен, шулай ук аның «үзенә атлар арттырганын» һәм үзенә күп хатыннар алганын шуның белән дә аңлатып була: ул Канунның бар әмерләрен дә үтәмәгән (Канун 17:16, 17). Һәрхәлдә, Хирамга бүләк ошамаган. Күрәсең, бу шәһәрләрнең мәҗүси халкы аларны яхшы хәлдә тотмаган, яисә шәһәрләр уңайсыз урыннарда урнашкан булгандыр.

11:4 — Сөләйман картлык көнендә акыл зәгыйфьлеге аркасында Аллаһыга тугрылыксыз булып киткәнме? Күрәсең, юк. Сөләйман патшалык итә башлаганда, ул әле шактый яшь булган. Ул, 40 ел идарә итсә дә, бик карт яшенә җитмәгән. Өстәвенә ул Йәһвәгә гыйбадәт кылуны бөтенләй калдырмаган. Сөләйман, күрәсең, кайбер динара хәрәкәтләрдә катнашырга тырышкан.

Безнең өчен сабаклар:

2:26, 27, 35. Йәһвәнең алдан әйткәннәре һәрчак үтәлә. Ели токымыннан Эбьятар руханилыктан чыгарылган булган, һәм шуның белән «Ходайның Ели өе турында әйтелгән сүзе үтәлгән». Эбьятарны Финеес нәселеннән Садыйк алмаштырган, һәм шуның белән Саннар 25:10—13 тәге сүзләр үтәлгән (Чыгыш 6:25; 1 Патшалык 2:31; 3:12; 1 Паралипоменон 24:3).

2:37, 41—46. Аллаһы канунын бозып җәзасыз калырга мөмкин дип уйлау бик куркыныч. «Тормышка керә торган... [тар] юлдан» белә торып читкә киткән кеше үзенең акылсыз карарының нәтиҗәләрен урачак (Маттай 7:14).

3:9, 12—14. Йәһвәнең хезмәтчеләре чын күңелдән аннан акыллылык һәм аңлау, шулай ук үз хезмәтләрен алып барыр өчен җитәкчелек сорап дога кылганда, ул җавап бирә (Ягъкуб 1:5).

8:22—53. Яратучан игелек күрсәтүче, үз вәгъдәләрен үтәүче һәм догаларны тыңлаучы Аллаһыга, Йәһвәгә, Сөләйман шундый эчкерсез рәхмәтләрен белдергән! Сөләйманның гыйбадәтханәне багышлаганда әйткән догасының сүзләре турында уйлану безгә Аллаһы шәхесенең бу һәм башка якларын кадерләргә ярдәм итәчәк.

11:9—14, 23, 26. Сөләйман вакыт узу белән Йәһвәгә тыңламаучан булып киткәч, Аллаһы аңа каршы дошманнар күтәргән. «Аллаһы тәкәбберләргә каршы тора, ә басынкыларга мәрхәмәтен бирә»,— дип кисәтә рәсүл Петер (1 Петер 5:5).

11:30—40. Ахия Йәрихәбәм турында пәйгамбәрлек әйткән, һәм шул пәйгамбәрлек аркасында Сөләйман патша Йәрихәбәмне үтерергә мөмкинлек эзләгән. Якынча 40 ел алдарак Сөләйман Адония белән бүтән фетнәчеләрдән үч алырга баш тарткан. Ничек үзгәргән соң патша шуннан бирле! (3 Патшалык 1:50—53). Сөләймандагы бу үзгәрешләр аның Йәһвәдән читкә китүенең нәтиҗәсе булган.

ПАТШАЛЫК БҮЛЕНГӘН

(3 Патшалык 12:1—22:53)

Йәрихәбәм халык белән Рихәбәм патша янына килә һәм аннан атасы Сөләйман халыкка салган авыр йөкне җиңеләйтүен сорый. Аларның үтенечен канәгатьләндерер урынына, Рихәбәм йөкне арттырам дип яный. Ун буын баш күтәрә һәм үзе өстеннән Йәрихәбәмне патша итеп куя. Патшалык бүленә. Рихәбәм Яһүд һәм Биньямин буыннан торган көньяк патшалыгы белән идарә итә, ә Йәрихәбәм ун буынлы төньяк патшалыгында патшалык итә.

Халык Аллаһыга гыйбадәт кылырга Иерусалимга йөрмәсен өчен, Йәрихәбәм ике алтын бозау — берсен Бәйтелдә, икенчесен Данда урнаштыра. Йәрихәбәмнән соң Исраилдә Нават, Вааса, Ила, Замврий, Фамний, Амврий, Ахав һәм Охозия идарә итә. Яһүдиядә Рихәбәмнән соң Абия, Аса, Еһошафат, һәм Яһурам патшалык итә. Бу патшалар көннәрендә мондый пәйгамбәрләр хезмәт итә: Ахия, Самей, исеме аталмаган Ходай кешесе, шулай ук Ииуй, Ильяс һәм Михей.

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

18:21 — Ильяс халыкка я Йәһвәгә, я Багалга иярегез дигәч, ни өчен халык дәшмәгән? Бәлкем, алар Йәһвә таләп иткән саф тугрылыкны сакламаганнарын аңлаган, һәм шуңа күрә гаеп хисе тойганнар. Я, бәлки, аларның вөҗданы шулхәтле тупасланган ки, алар, үзләрен Йәһвә хезмәтчеләре дип атап, Багалга табынуларында бернинди начарлык күрмәгән. Йәһвә үз көчен күрсәткәннән соң гына, алар: «Раббы Аллаһы ул, Раббы Аллаһы ул!» — дип әйткән (3 Патшалык 18:39).

20:34 — Ни өчен Ахав суриялеләрне җиңгәннән соң аларның патшасын, Венададны саклап калган? Венададны үтерер урынына, Ахав аның белән килешү төзегән. Бу килешү буенча, Ахав Суриянең башкаласы Дәмәшекътә, күрәсең, базарлар урнаштырыр өчен, «үзенә» мәйданнар [«урамнар», ЯД] тота алган. Элегрәк шул ук рәвешчә Венададның атасы, сәүдә итәр өчен, «үзенә» Самареядә урамнар тоткан. Димәк, Ахав, Дәмәшекътә сәүдә эшләрен алып барыр өчен, Венададны азат иткән.

Безнең өчен сабаклар:

12:13, 14. Тормышыбызда мөһим карарлар кабул иткәндә, безгә Изге Язманы яхшы белгән һәм Аллаһы принципларын тирән хөрмәт иткән акыллы, рухи яктан җитлеккән кешеләрдән киңәш эзләргә кирәк.

13:11—24. Шикле киңәш яки тәкъдимнең дөреслеген, аны имандашыбыз иң яхшы ниятләрдән чыгып бирсә дә, Аллаһы Сүзендәге акыллы җитәкчелек буенча тикшерергә кирәк (1 Яхъя 4:1).

14:13. Йәһвә, йөрәкләребезне тикшергәндә, бездә яхшы якны эзләп табарга тырыша. Бездә бу яхшы як әз генә булса да, без Аллаһыга хезмәт иткәндә көчебездән килгәнне эшләргә тырышсак, ул аны үстерә ала.

15:10—13. Без кыюлык белән мөртәтлекне кире кагарга, ә чын гыйбадәт кылуны якларга тиеш.

17:10—16. Сарепта шәһәрендә яшәүче тол хатын Ильясны пәйгамбәр итеп таныган һәм кунакчыллык күрсәтеп аны кабул иткән. Йәһвә аның иман эшләрен фатихалаган. Бүген дә Йәһвә безнең иман эшләребезне күрә һәм Патшалык эшләренә төрле яктан ярдәм иткән кешеләрне бүләкли (Маттай 6:33; 10:41, 42; Еврейләргә 6:10).

19:1—8. Көчле каршылыклар белән очрашканда, без Йәһвәнең ярдәм итәчәгенә тулысынча ышана алабыз (2 Көринтлеләргә 4:7—9).

19:10, 14, 18. Аллаһының хезмәтчеләре беркайчан да ялгыз калмый. Аларда Йәһвә һәм бөтендөнья кардәшлеге бар.

19:11—13. Йәһвә табигать көчләренең гәүдәләнеше түгел.

20:11. Венадад Самареяне тар-мар итәм дип мактанып торганда, Исраил патшасы аңа болай дигән: «[Сугыш алдыннан үз кылычы белән] билен буучы [сугышта җиңеп чыкканнан соң] билбавын чишүче кебек мактанмасын». Яңа эшкә тотынганда, без мактанчыкларга хас булган үз-үзеңә чамадан тыш ышанганлыктан качарга тиеш (Гыйбрәтле сүзләр 27:1; Ягъкуб 4:13—16).

Безнең өчен бик әһәмиятле китап

Синай тавы янында алынган Канунны исраиллеләрнең исләренә төшереп, Муса болай дигән: «Менә, мин сезгә бүген фатиха һәм каһәр тәкъдим итәм: әгәр мин бүген сезгә биргән Раббы Аллаһыгызның әмерләренә буйсынсагыз — фатиха, ә Раббы Аллаһыгызның әмерләренә буйсынмасагыз һәм мин бүген сезгә кушкан юлдан тайпылсагыз — каһәр [сайларсыз]» (Канун 11:26—28).

Бу бик тә мөһим хакыйкать Өченче патшалык китабында шулхәтле ачык итеп тасвирланган! Күргәнебезчә, бу китаптан башка файдалы сабаклар да алып була. Андагы хәбәрләр чыннан да «тере вә куәтле» (Еврейләргә 4:12).

[24 биттәге иллюстрация]

Йәһвә үз көчен күрсәткәч, халык: «Раббы Аллаһы ул!» — дип кычкырган.

[27, 28 биттәге иллюстрация]

Сөләйман төзегән гыйбадәтханә һәм башка корылмалар.