Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Авыр хисләр белән көрәшү

Авыр хисләр белән көрәшү

Авыр хисләр белән көрәшү

ГОМЕР буе диярлек Лина авыр хисләрдән җәфалана. «Бала чагымда күп тапкырлар җенси яктан мәсхәрә ителгәнгә, мин үз-үземне хөрмәт итми башладым,— дип сөйли ул,— хәтта мин үземне бернигә дә яраксыз дип хис итә идем». Симон исемле хатын да яшь чагын исенә төшереп, болай ди: «Күңелем түрендә мин бушлык тоя идем һәм үземне әһәмиятсез бер кеше итеп сизә идем». Мондый хисләр аркасында тулысынча өметсезлеккә бирелү бүген киң таралган дип әйтеп була. Бер илдәге яшүсмерләр өчен ышаныч телефоны оешмасының мәгълүматлары буенча, шалтыратучыларның яртысы диярлек «үз-үзләрен түбән бәяләү аркасында бертуктаусыз җәфа чигүләре» хакында сөйләгән.

Кайбер белгечләрнең әйтүе буенча, кешедә үз-үзен хөрмәт итмәү хисе башкалар аның үз-үзенә ышанычын какшатканга туа. Кеше берөзлексез каты тәнкыйтьләүгә, хурлауга һәм мәрхәмәтсез мөгамәләгә дучар булса, аның мондый хәле тагы да көчәя. Сәбәбе нинди генә булмасын, нәтиҗәләре начар һәм хәтта һәлакәтле булырга мөмкин. Яңарак үткәрелгән медицина тикшеренүе шуны күрсәткән: үз-үзен хөрмәт итмәгән кешеләр үзләренә дә, башкаларга да ышанмый, һәм моның белән алар үзләре дә теләмәстән якын мөнәсәбәтләргә һәм дуслыкка зыян китерә. Бу тикшеренүнең отчетында болай дип әйтелә: «Алар үзләре иң нык курыккан хәлләрне үзләре тудыра дип әйтеп була».

Изге Язмаларда билгеләнгәнчә, еш кына мондый кешеләр үзләренең «күңелендәге кайгылардан» җәфалана (Мәдхия 93:19). Алар үзләре турында беркайчан да хөрмәткә лаеклы кеше була алмаячакмын дип уйлыйлар. Берәр нәрсә уңышлы барып чыкмаса, алар үзләре дә сизмәстән монда үзләрен гаеплиләр. Башкалар аларны ниндидер уңышлары өчен мактаса да, аларга бу мактау урынсыз шикелле тоела һәм иртәме, соңмы аларны фаш итәчәкләр кебек күренә. Үзләрен бәхеткә лаек түгел дип исәпләп, алар үзләренең җитешсез якларына һәм кимчелекләренә биреләләр, чөнки төзәлергә көчем җитми дип уйлыйлар. Үз-үзен хөрмәт итмәү аркасында, баштарак әйтелгән Лина ашау ягыннан бик зур кыенлыклар кичергән. Ул болай дип таный: «Мин үземне нәрсәне дә булса үзгәртергә көчсез итеп хис иттем».

«Күңелендәге» шундый «кайгылардан» җәфаланган кешеләр гомер буе мондый хисләр белән көрәшергә мәҗбүрмени? Аларны җиңәр өчен, берәр нәрсә эшләп буламы? Изге Язмаларда принциплар һәм гамәли киңәшләр бар, алар күпләргә мондый авыр көрәштә җиңәргә ярдәм иткән. Бу нинди принциплар һәм алар ничек тормышта шатлык табарга ярдәм итә? Моны киләсе мәкаләдән белеп була.