«Алар үз иманыннан баш тартмаган»
«Алар үз иманыннан баш тартмаган»
ГАЙСӘ МӘСИХ үзенең шәкертләренә болай дигән: «Кешеләр сезне Минем аркада хурлаганда, эзәрлекләгәндә һәм сезгә каршы төрле явызлык эшләгәндә, сез бәхетле» (Маттай 5:11). Бүгенге көндә Йәһвә Шаһитләре бәхетле, чөнки, Мәсихнең өйрәтүләрен һәм үрнәген тотып, алар дөньядан аерылганнар, сәяси эшләрдә нык нейтралитет саклыйлар һәм һәртөрле шартларда Аллаһыга тугры булып калалар (Маттай 4:8—10; Яхъя 17:14).
Элекке Советлар Союзындагы, шул исәптән Эстониядәге Йәһвә Шаһитләре иманда нык булып калганнар. Моның турында лютеран теологы һәм Изге Язмалар белгече Томас Пауль үзенең бер китабында болай дип яза: «1951 елның 1 апрелендә иртә белән нәрсә булганын бик әзләр генә ишеткән. Хөкүмәт Йәһвә Шаһитләрен һәм аларга булышлык күрсәтүчеләрнең барысын куып чыгарырга планлаштырган. Нәтиҗәдә 279 кеше кулга алынып, Себергә куылган булган... Себергә җибәрелүдән яки төрмәдән котылу өчен, аларга иманнан баш тарту турындагы документка кул куярга тәкъдим иткәннәр. [...] Элегрәк кулга алынганнар белән бергә барлыгы 353 кеше тотылган булган. Алар арасында ким дигәндә 171 кеше бары тик Йәһвә Шаһитләренең җыелышларына гына йөргән. Ләкин, хәтта Себердә дә, алар үз иманыннан баш тартмаган. [...] Йәһвә Шаһитләренеке кебек иман Эстониядәге Лютеран чиркәвенә йөргәннәрнең бик әзендә генә булган» («Kirik keset küla»).
Бөтен дөнья буенча Йәһвә Шаһитләре шуңа нык ышаналар: Аллаһы аларга, эзәрлекләүләргә карамастан, тугры булып калырга ярдәм итәчәк. Алар, тугрылыклары өчен әҗер чыннан да зур икәнен аңлап, шатланалар (Маттай 5:12).