Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Беренче паралипоменон китабыннан игътибарга лаек фикерләр

Беренче паралипоменон китабыннан игътибарга лаек фикерләр

Йәһвә сүзе тере

Беренче паралипоменон китабыннан игътибарга лаек фикерләр

ЯҺҮДЛӘР Бабыл әсирлегеннән туган җирләренә кайтканнан соң, якынча 77 ел вакыт үтә. Хаким Зеруббабел җитәкчелегендә яңадан төзелгән гыйбадәтханә инде 55 ел тора. Яһүдләрнең кабат туган җирләренә кайтуының төп сәбәбе — бу Иерусалимда чын гыйбадәт кылуны кабат торгызу. Әмма халыкка Йәһвәгә гыйбадәт кылуда ашкыну җитми. Аларны ашыгыч рәвештә дәртләндерергә кирәк, һәм Изге Язмаларның 1 Паралипоменон китабындагы сүзләр нәкъ шундый дәртләндерү бирә.

Бу китапта нәсел шәҗәрәләре китерелә. Шулай ук Саул патшаның үлеменнән алып Давыт патшаның үлеменә кадәр 40 еллык тарих бирелә. Аны б. э. к. 460 елда рухани Езра язган дип саныйлар. Бу китап безнең өчен файдалы, чөнки аңарда гыйбадәтханәдәге хезмәт һәм Мәсихкә алып баручы нәсел җебе турында төрле җентеклекләр бирелә. Аллаһы тарафыннан рухландырылган Изге Язмаларның өлеше булганга, ул иманыбызны ныгыта һәм Аллаһы Сүзен аңлавыбызны тирәнәйтә (Еврейләргә 4:12).

МӨҺИМ ШӘҖӘРӘЛӘР

(1 Паралипоменон 1:1—9:44)

Езра төзегән нәсел җебенең җентеклекләре ким дигәндә өч яктан кирәк: 1) алар руханилар булып бары тик бу эшкә хокуклары булган кешеләрнең генә хезмәт иткәненә ышаныч бирә, 2) һәрбер буынның мирасын билгеләргә булыша, 3) Мәсихкә алып баручы нәсел җебен күрергә мөмкинлек бирә. Бу нәсел шәҗәрәләре ярдәмендә исраиллеләрнең бар ата-бабаларын хәтта беренче кеше Адәмгә кадәр күреп була. Адәмнән Нухка кадәр ун буын һәм Нухтан Ибраһимга кадәр ун буын булган. Башта Исмәгыйл уллары, Ибраһимның җариясе Кетурадан туган уллар һәм Исав уллары китерелә, шуннан соң Исраилнең 12 улларының буыннары турында әйтелә (1 Паралипоменон 2:1).

Аерым игътибар Яһүднең нәселенә бирелә, чөнки аңардан Давыт патша нәселе башлана. Ибраһимнан Давытка кадәр 14 буын һәм Давыттан исраиллеләрне Бабыл әсирлегенә алып китүгә кадәр 14 буын булган (1 Паралипоменон 1:27, 34; 2:1—15; 3:1—17; Маттай 1:17). Шуннан соң Езра Үрдүн елгасының көнчыгыш ягында калган буыннардагы кешеләрнең исемлеген китерә һәм Леви улларының шәҗәрәсен яза (1 Паралипоменон 5:1—24; 6:1). Аннан соң Езра Үрдүн елгасының көнбатыш ягындагы буыннарның кайберләрен кыска гына әйтеп чыга һәм Ибнеяминнең нәсел җебен җентекләп яза (1 Паралипоменон 8:1). Шулай ук Бабыл әсирлегеннән кайтып Иерусалимда беренче булып яши башлаган кешеләрнең исемлеген яза (1 Паралипоменон 9:1—16).

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

1:18 — Шеланың әтисе Кыйнан яки Әрпәкшәд булганмы? (Лүк 3:35, 36). Шеланың әтисе Әрпәкшәд булган (Яратылыш 10:24; 11:12). Лүк 3:36 да язылган Кыйнан бу, бәлки, «килдани» дигән сүзнең үзгәртеп язылуыдыр. Бу шулай булса, төп текстта, бәлкем, «килдани Әрпәкшәд улы» дип әйтелгән булган. Шулай ук Кыйнан һәм Әрпәкшәд бу бер үк кешенең исеме булырга мөмкин. Шунсын да әйтергә кирәк: «Кыйнан улы» дигән сүзләр Изге Язмаларның кайбер кулъязмаларында очрамый.

2:15 — Давыт Ишайның җиденче улы булганмы? Юк. Ишайның сигез улы булган, һәм алар арасында иң яше — Давыт (1 Патшалык 16:10, 11; 17:12). Ишайның бер улы, күрәсең, нәсел калдырмыйча үлгән. Шуңа күрә ул нәсел җебенә кертелмәгән, һәм Езра аның исемен төшереп калдырган.

3:17 — Ни өчен Лүк 3:27 дә Еһоякиннең улы Шеһалтиел Нири улы дип атала? Шеһалтиелның әтисе Еһоякин булган. Ләкин Нири, күрәсең, үз кызын Шеһалтиелга хатын итеп биргән. Лүк Йосыф очрагындагы кебек эшләгән: ул Йосыфны Мәрьямнең әтисе — Элинең улы дип атаган кебек, Нириның киявен — Шеһалтиелны да аның улы дип атый (Лүк 3:23).

3:17—19 — Зеруббабел, Фидаия һәм Шеһалтиел бер-берсенә ничек туган булып чыга? Зеруббабел Шеһалтиелның абыйсы Фидаиянең улы булган. Әмма кайвакыт Изге Язмаларда Зеруббабел Шеһалтиел улы дип атала (Маттай 1:12; Лүк 3:27). Моның сәбәбе шул булырга мөмкин: Фидаия үлгәч, Зеруббабелны Шеһалтиел үстергән. Яки башка сәбәп бардыр: Шеһалтиел нәсел калдырмыйча үлгәнгә, Фидаия аның хатынына өйләнгән, һәм Зеруббабел туган (Канун 25:5—10).

5:1, 2 — Йосыф беренче бала хокукларын алган. Бу аңа нәрсә биргән? Аңа нәсел өлеше икеләтә күбрәк бирелгән (Канун 21:17). Шулай итеп, ул ике буынның — Эфраим һәм Манашше буыннарының — әтисе булган. Исраилнең башка уллары бер буын аталары гына булган.

Безнең өчен сабаклар:

1:1—9:44. Тарихта булган кешеләрнең шәҗәрәләре хак гыйбадәт кылу төрле мифларга түгел, ә булган хәлләргә нигезләнә икәнен күрсәтә.

4:9, 10. Йәһвә Иависның кайнар догасын илтифат белән тыңлаган һәм аның, шул җирләрдә Аллаһыдан куркып яшәгән кешеләрнең саны күбрәк булсын өчен, җирләрен киңәйтү турындагы үтенечен үтәгән. Без дә, шәкертләр булдыру эшендә ашкынып катнашканда, Аллаһыга хезмәт итүчеләр саны артсын дип, чын күңелдән дога кыла алабыз.

5:10, 18—22. Саул көннәрендә Үрдүн елгасының көнчыгыш ягында яшәгән Исраил буыннарының сугышчылары, Һаҗәр халкы сугышчыларыннан ике тапкыр әзрәк булсалар да, аларны җиңгәннәр. Нәрсә ярдәмендә бу мөмкин булган? Бу буыннарның батыр кешеләре Йәһвәгә өмет баглаганнар һәм ярдәм сорап аңа мөрәҗәгать иткәннәр. Әйдәгез без дә, күп санлы дошманнар белән рухи сугыш алып барганда, Йәһвәгә тулысынча ышаныйк (Эфеслеләргә 6:10— 17).

9:26, 27. Капка саклаучы левиләрнең йөкләмәләре бик җаваплы булган. Аларга гыйбадәтханәдәге изге урыннарның ишекләренең ачкычы бирелгән булган. Алар гыйбадәтханәнең капкасын ачканнар. Безгә яшәгән җиребездәге кешеләргә яхшы хәбәр китерү йөкләмәсе бирелгән. Без аларга Йәһвә хезмәтчеләре булырга булышабыз. Без дә бу левиләр кебек ышанычлы булырга тиеш түгелме?

ДАВЫТ ПАТША БУЛЫП ИДАРӘ ИТӘ

(1 Паралипоменон 10:1—29:30)

Бу бүлекләр филистиләр белән Гелвуй тавы янындагы сугышта Саул патшаның һәм аның өч улының үлеме хәбәреннән башлана. Ишай улы Давыт Яһүд буыны өстеннән патша итеп куела. Бар буыннардан килгән ир-атлар Хеврон тавы янында җыелып, Давытны бөтен Исраил өстеннән патша итеп куялар (1 Паралипоменон 11:1—3). Тиздән ул Иерусалимны яулап ала. Соңрак исраиллеләр килешү сандыгын Иерусалимга китерәләр. Алар «шатлыктан кычкыралар һәм торбалар кычкырталар, кыллы инструментларда һәм арфада уйныйлар» (1 Паралипоменон 15:28).

Давыт хак Аллаһыга йорт төзергә теләген белдерә. Йәһвә бу өстенлек Сөләйманга биреләчәк ди һәм Давыт белән Патшалыкка килешү төзи. Давыт Исраил дошманнары белән сугышлар алып баруын дәвам итә, һәм Йәһвә аңа бер-бер артлы җиңү бирә. Илдә яшәгән кешеләрнең санын исәпкә алу законсыз үткәрелә, һәм нәтиҗәдә 70 000 кеше һәлак була. Давыт, фәрештәдән Йәһвәгә корбан китерү урыны төзе дигән йөкләмә алгач, Орна Иевусинең җирен сатып ала. Һәм бу урында «мәһабәт» Йәһвә йорты төзер өчен, «бик күп нәрсә әзерли» башлый (1 Паралипоменон 22:5). Давыт левиләр хезмәтен оештыра. 1 Паралипоменон китабында шул хезмәтнең иң җентекле аңлатмасы китерелгән. Патша үзе һәм халык гыйбадәтханә хакына чын күңелдән мул иганәләр бирәләр. Кырык ел идарә иткәннән соң, Давыт «тормыш, байлык һәм дан белән канәгать булып үлә, һәм аның урынына улы Сөләйман патша» булып утыра (1 Паралипоменон 29:28).

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

11:11 — Бу шигырьдә 300 кеше, ә 2 Патшалык 23:8 дә 800 кеше үлгән дип әйтелә. Ни өчен андый аерма? Давытның өч батыры булган. Аларның башлыгы — Иесваал, яки Исбосеф, икенчесе — Эльязар, өченчесе Шамма булган (2 Патшалык 23:8—11). Китерелгән шигырьләрнең берсендә батырның бер эшләре, ә икенчесендә шул ук батырның башка батырлыгы турында әйтеләдер, шуңа күрә үлгән кешеләр санында аерма бар.

11:20, 21 — Авесса Давытның иң көчле өч сугышчысының данында булган дигән сүзләр нәрсә аңлата? Авесса Давытка хезмәт иткән иң көчле өч батырның санына керми. Ләкин, 2 Патшалык 23:18, 19 буенча, ул 30 сугышчыдан торган төркемнең башлыгы булган һәм бу төркем кешеләренә караганда күбрәк дан казанган. Авессаның даны өч батырның даны кебек булган, чөнки ул Иесваалның батырлыгына тиң булган эш эшләгән.

12:8 — Ни өчен Гадитның сугышчылары турында «аларның йөзләре арысланныкы кебек» дип әйтелгән булган? Бу батыр кешеләр, Давыт чүлдә булганда, аның ягында сугышканнар. Аларның чәчләре озын булып үскән. Андый чәчләр белән алар арысланга охшаш булганнар.

13:5 Нәрсә ул «Мисыр елгасы» (АМТ)? Кайбер кешеләр бу Нил елгасына кушыла торган кечкенә елга дип уйлый. Гадәттә, бу сүзләр «Мисыр чигендәге үзәнлек» дигәнне аңлата. Бу үзәнлек Вәгъдә ителгән җирнең көньяк-көнбатыш чиге булып торган (Саннар 34:2, 5, «Священное Писание», Стамбул, 2003 ел; Яратылыш 15:18).

16:30 — Йәһвә алдында «калтырау» дигән сүзләр нәрсә аңлата? «Калтырау» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзе, турыдан-туры тәрҗемә иткәндә, «нык авырту сизү» дигәнне аңлата. Бу шигырьдә бу сүз Йәһвә каршындагы хөрмәтле курку һәм аны ихтирам итү фикеренә басым ясар өчен кулланыла.

16:1, 37—40; 21:29, 30; 22:19 — Килешү сандыгын Иерусалимга китерәләр. Ул көннән алып гыйбадәтханә төзелеше тәмамланганчы, Йәһвәгә корбаннарны кайда китергәннәр? Давыт килешү сандыгын Иерусалимга китереп, яңа чатыр корырга куша, һәм килешү сандыгын аның эченә урнаштыралар. Шуңа күрә килешү сандыгы күп еллар үзенең чатырында булмый. Аның чатыры Гаваонда калган була. Анда рухани Садыйк һәм аның абыйлары Канун буенча билгеләнгән корбаннар китерәләр. Бу эшне алар Иерусалимдагы гыйбадәтханә төзелеп бетерелгәнче башкарганнар. Аллаһы йорты әзер булгач, чатыр Гаваоннан Иерусалимга күчерелгән һәм килешү сандыгы гыйбадәтханәнең Иң изге урынына урнаштырылган булган (3 Патшалык 8:4, 6).

Безнең өчен сабаклар:

13:11. Без куйган тырышлыклар уңышсыз калганда, Йәһвәгә ачулану яки аны гаепләү дөрес булмас иде. Безгә булган хәл турында уйланырга һәм бу уңышсызлыкның сәбәбе нәрсәдә икәнен аңларга кирәк. Һичшиксез, Давыт нәкъ шулай эшләгән дә. Ул үз хатасыннан сабак алган һәм соңрак килешү сандыгын Аллаһы урнаштырган тәртип буенча Иерусалимга күчергән *.

14:10, 13—16; 22:17—19. Безгә рухи яктан тәэсир итә алган адымнар ясар алдыннан, һәрвакыт Йәһвәгә дога кылырга һәм аның җитәкчелеген эзләргә кирәк.

16:23—29. Йәһвәгә хезмәт итү тормышыбызда беренче урында торырга тиеш.

18:3. Йәһвә үз вәгъдәләрен үти. Давыт аша ул Ибраһим орлыгына Кәнган җирен, шул исәптән «Мисыр елгасыннан алып бөек Фөрат елгасына кадәр сузылган... җирләрне» бирәм дигән вәгъдәсен үтәгән (Яратылыш 15:18; 1 Паралипоменон 13:5).

21:13—15. Йәһвә үз халкының газапларына ваемсыз түгел, шуңа күрә ул фәрештәгә бәлане туктатырга кушкан. Чыннан да «аның шәфкате бик бөек»! *

22:5, 9; 29:3—5, 14—16. Давытка Йәһвә гыйбадәтханәсен төзергә рөхсәт ителмәсә дә, ул юмартлык рухы күрсәткән. Ни өчен ул юмарт булган? Чөнки ул үзендә булган бөтен нәрсә Йәһвәнең игелеге аркасында бар икәнен аңлаган. Моңа охшаш рәхмәт хисе безне дә юмартлык рухы күрсәтергә дәртләндерергә тиеш.

24:7—18. Давыт руханиларны 24 төркемгә бүлгән. Йәһвәнең фәрештәсе Чумдыручы Яхъяның тууы турында әйтер өчен аның әтисе Зәкәрия янына килгәндә, бу бүленү шулай ук гамәлдә булган. Зәкәрия «Абия нәселеннән булган руханилар төркеменнән» булган, шуңа күрә ул вакытта гыйбадәтханәдә үз эшләрен башкарган (Лүк 1:5, 8, 9). Чын гыйбадәт кылу уйлап чыгарылган кешеләр белән түгел, ә тарихта булган кешеләр белән бәйле. «Ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» Йәһвәгә гыйбадәт кылу буенча урнаштырган тәртипкә тугры булып һәм аның белән бергә хезмәт итеп, без күп фатихалар алабыз (Маттай 24:45).

Йәһвәгә «бөтен җаның белән хезмәт ит»

Беренче паралипоменон китабында, шәҗәрәләрдән тыш, башка күп мәгълүматлар да бирелгән. Анда Давытның Иерусалимга килешү сандыгын китерүе, аның бөек җиңүләре, гыйбадәтханә төзелешенә әзерләнүе һәм левиләрне төркемнәргә бүлүе турында әйтелә. Езраның бу китапта язган бар сүзләре исраиллеләргә күп файда китергән: аларга гыйбадәтханәдәге хезмәтләрен яңа көч белән, ашкынып алып барырга булышкан.

Йәһвәгә хезмәт итүне тормышта беренче урынга кую буенча Давыт искиткеч үрнәк калдырган! Ул үзенә өстенлекләр эзләп йөрмәгән, ә Аллаһы ихтыярын үтәргә тырышкан. Давытның Йәһвәгә хезмәт итү турында биргән киңәшен кулланыйк. Ул: «Аңа [Аллаһыга] бөтен йөрәгең белән һәм бөтен җаның белән хезмәт ит»,— дип әйткән (1 Паралипоменон 28:9).

[Искәрмәләр]

^ 2 абз. Давыт килешү сандыгын Иерусалимга күчергәндә булган хәлләрдән без тагын нинди сабак ала алабыз? Моны белер өчен, «Күзәтү манарасы» 2005 ел, 1 август санының 29—32 нче битләрен карагыз.

^ 6 абз. Давыт үз теләге белән үткәргән исәпкә алу мисалыннан тагын нинди сабак ала алабыз икәнен белер өчен, «Күзәтү манарасы» 2005 ел, 1 август санының 29—32 нче битләрен карагыз.

[8—10 биттләрдәге диаграмма/иллюстрацияләр]

(Тулы текстны күрер өчен, басманы кара)

Адәмнән Нухка кадәр буыннар (1056 ел)

Б. э. к. 4026 ел Адәм

130 ел ⇩

Шит

105 ⇩

Энош

90 ⇩

Кыйнан

70 ⇩

Маһалаләел

65 ⇩

Йәрид

162 ⇩

Мәтушалах

187 ⇩

Ханух

65 ⇩

Ләмек

182 ⇩

Нухтан Ибраһимга кадәр буыннар (952 ел)

Б. э. к. 2970 ел Нух

502 ел ⇩

Шем

100 ⇩

ТУФАН Б. э. к. 2370 ел

Әрпәкшәд

35 ⇩

Шела

30 ⇩

Эбер

34 ⇩

Пелег

30 ⇩

Регу

32 ⇩

Серуг

30 ⇩

Нахур

29 ⇩

Терах

130 ⇩

Ибраһимнан Давытка кадәр 14 буын (911 ел)

Б. э. к. 2018 ел Ибраһим

Б. э. к. 2970 ел

100 ел ⇩

Исхак

60 ⇩

Ягъкуб

якын. 88 ⇩

Яһүд

Перес

Хесрун

Рам

Амминадаб

Нахшун

Салмун

Богаз

Обид

Ишай

Б. э. к. 1107 ел Давыт туа