Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Изге Язмалар шатлык табарга ярдәм итә

Изге Язмалар шатлык табарга ярдәм итә

Изге Язмалар шатлык табарга ярдәм итә

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР медицина буенча белешмә китабы түгел, шулай да анда кешенең уңай я тискәре хисләре аның физик һәм психик сәламәтлегенә ничек тәэсир итә икәне аңлатыла. Изге Язмаларда: «Шат-хозур күңел — тәнгә сихәт; ә сагышлы йөрәк сөякләрне корыта»,— дип әйтелә. Шулай ук анда без болай дип укыйбыз: «Әгәр син бәла-каза килгәндә хәлсезләнеп каласың [өметсезлеккә биреләсең] икән, димәк, синең көч-кодрәтең аз» (Гыйбрәтле сүзләр 17:22; 24:10). Өметсезлеккә бирелү кешене көчсез калдыра, тиз бирешә торган итә, һәм аның үзгәрергә һәм ярдәм эзләргә теләге югала.

Күңел төшенкелеге рухи сәламәтлеккә дә тәэсир итә. Үзен бернигә дә яраксыз дип исәпләгән кеше еш кына мин Аллаһы белән якын мөнәсәбәтләргә һәм аның фатихаларына лаек түгел дип уйлый. Моннан алдагы мәкаләдә әйтелгән Симон үзенең Аллаһы хуплавына лаек булуына ышанып җитмәгән. Әмма Изге Язмаларны ачып карасак, Аллаһы аңа ярарга тырышкан кешеләргә илтифат белән карый икәнен күрербез.

Аллаһы безне ярата

Изге Язмаларда: «Йөрәкләре горур булмаганнарга [«кайгылы булганнарга», ЯД] Ходай якын, һәм рухлары юаш булганнарны ул коткара»,— дип әйтелә. Аллаһы «горур булмаган [«кайгылы», ЯД], юаш күңелне» кире какмаячак. Ул «юашларның рухын җанландырырга һәм кайгылыларның күңелен җанландырырга» вәгъдә итә (Мәдхия 33:19; 50:19; Ишагыйя 57:15).

Бервакыт, уңайлы очрак килеп чыккач, Аллаһы Улы, Гайсә, ачык мисал ярдәмендә шәкертләренә Аллаһы үз хезмәтчеләрендә яхшыны күрә икәнен аңлатуны кирәк дип тапкан. Гайсә Аллаһы хәтта чыпчыкның җиргә егылып төшүен дә күрә дип әйткән, ә күпчелек кешеләр моңа игътибар да итмәс иде. Моннан да бигрәк, Гайсәнең сүзләре буенча, Аллаһы кешеләр турында иң вак җентеклекләрне — хәтта аларның башында күпме чәч бөртеге барлыгын да белә. Ахырда Гайсә болай дигән: «Шулай итеп, курыкмагыз: сез күп чыпчыкларга караганда кыйммәтлерәк» (Маттай 10:29—31) *. Кешеләр үзләре турында нәрсә генә уйламасын, Аллаһы иманы булган һәр кешене кадерли дип ышандырган Гайсә. Рәсүл Петер болай дип исебезгә төшерә: «Аллаһы кешеләрне аермый... Һәр халык арасында Аннан куркучылар һәм тәкъвалык кылучылар Аңа мәгъкуль» (Рәсүлләр 10:34, 35).

Дөрес караш

Изге Язмаларда безнең өчен үз-үзебезгә дөрес караш үстерергә чакыру бар. Аллаһы рухының тәэсире астында рәсүл Паул болай дип язган: «Аллаһы биргән мәрхәмәт ярдәмендә сезнең һәрберегезгә әйтәм: үзегез хакында тиешлесеннән артык уйламагыз; бәлки һәрберегез, Аллаһы биргән иман микъдарынча, аек фикерле булыгыз» (Римлыларга 12:3).

Әлбәттә, без үзебезне чиктән тыш зурга куеп, тәкәббер булып китәргә теләмибез, әмма безгә үзебезне әһәмиятсез дип исәпләргә дә кирәкми. Безгә яхшы якларыбызны да, кимчелекләребезне дә исәпкә алып, үзебезгә дөрес караш булдырырга тырышырга кирәк. Бер мәсихче апа-кардәш болай дигән: «Мин үземне бик яхшы кеше дип әйтә алмыйм, әмма мин начар да түгел. Миндә, бар кешеләрдәге кебек, начар сыйфатлардан тыш, яхшы сыйфатлар да бар».

Сүз дә юк, мондый караш булдыру җиңел түгел. Шуңа күрә, үзебезгә карата, бәлки, еллар буе үсә барган тискәре мөнәсәбәттән котылып, дөрес карашка ия булыр өчен, бик күп тырышлык таләп ителергә мөмкин. Шулай да Аллаһы ярдәме белән без үзебезнең характерыбызны һәм карашыбызны үзгәртә алабыз. Изге Язмаларда без нәкъ шулай эшләргә чакырылабыз. Анда болай дип укыйбыз: «Алдавыч нәфесләр белән азынган элекке кешенең алдагы яшәү рәвешеннән баш тартыгыз. Фикерләү рәвешегез исә яңарырга тиеш, һәм сез Аллаһыга охшаш итеп яратылган яңа кеше булып киенергә тиешсез. Кешенең яңа булуы исә аның хакыйкатьтән килгән тәкъва һәм изге тормышында күренә» (Эфеслеләргә 4:22—24).

«Фикерләү рәвешебезне» үзгәртергә тырышып, без үзебезнең характерыбызны һәм карашларыбызны яхшы якка үзгәртә алабыз. Үткән мәкаләдә әйтелгән Лина, мине беркем дә ярата алмый дигән уйдан котылмаса, авыр хисләренең үтмәячәген аңлаган. Изге Язмалардагы нинди гамәли киңәшләр Линага, Симонга һәм башкаларга тормышларын үзгәртергә ярдәм иткән?

Шатлык китерә торган принциплар

«Син кайгыларыңны Ходайга сал, һәм Ул сине ныгытыр» (Мәдхия 54:23). Иң элек, чын шатлык табарга дога ярдәм итәчәк. Симон болай ди: «Күңел төшенкелеге хис иткән саен, мин Йәһвәгә мөрәҗәгать итеп, аннан ярдәм сорыйм. Нинди генә шартларда булсам да, мин һәрчак аның ярдәмен һәм җитәкчелеген сизәм». Кайгыларыбызны Йәһвәгә салырга чакырып, мәдхия җырлаучы, асылда, шуны исебезгә төшерә: Йәһвә барлык кешеләрне яратып кына калмый, ә безнең һәрберебезгә үзенең кайгыртуына лаеклы кеше итеп карый. Б. э. 33 елының Коткарылу бәйрәме төнендә рәсүлләр, Гайсәнең тиздән китәчәген ишетеп, зур кайгыга төшкәннәр. Әмма Гайсә аларны Атага дога кылырга дәртләндергән, ә соңыннан болай дип өстәгән: «Сорагыз һәм алырсыз, һәм сезнең куанычыгыз тулы булыр» (Яхъя 16:23, 24).

«Алуга караганда бирүдә бәхет күбрәк» (Рәсүлләр 20:35). Гайсәнең сүзләре буенча, тормышта чын шатлык табар өчен, юмарт булырга кирәк. Изге Язмаларның бу принцибы безне үзебезнең ихтыяҗларыбызга караганда күбрәк башкаларның ихтыяҗлары турында кайгыртырга дәртләндерә. Башкаларга ярдәм иткәндә һәм аларның моңа рәхмәт белдергәннәрен күргән чакта, безнең дә үзебезгә карата мөнәсәбәтебез яхшыра. Мәсәлән, Линага яхшы хәбәрне башкаларга һәрдаим вәгазьләү ярдәм итә. Ул болай ди: «Иң элек, мин Гайсә әйткән канәгатьлек һәм бәхет хис итәм. Шулай ук, вәгазьләгән чагымда, кешеләрнең моңа яхшы мөнәсәбәт белдерүе миңа зур шатлык китерә». Юмартлык белән башкалар турында кайгыртып, без Гыйбрәтле сүзләр 11:25 тәге: «Юмарт җанлы бай булыр; бүтәннәргә ярдәм иткәннең үзенә дә әҗер чыгар»,— дигән сүзләрнең дөреслеген үзебез күрербез.

«Бәхетсез кешенең көннәре тоташ сагышлы булыр, ә күңеле шат кеше һәрвакыт кәеф-сафа кылып яшәр» (Гыйбрәтле сүзләр 15:15). Безнең һәрберебез үзенә һәм үзенең шартларына ничек карарга икәнен үзе сайлый ала. Без һәр нәрсәдә тик начарны гына күреп, үзебезне бәхетсез итеп хис итә алабыз яисә бар нәрсәгә уңай караш белән карап, күңелебездә, кәеф-сафа кылып яшәгәндәй, шатлык тоя алабыз. Симон болай ди: «Мин мөмкин булганынча уңай караш сакларга тырышам. Миңа даими шәхси өйрәнү, вәгазьгә йөрү һәм армый-талмый дога кылу ярдәм итә. Шулай ук мин шат күңелле кешеләр белән аралашырга тырышам, һәм үзем башкалар өчен яхшы ярдәм булырга омтылам». Мондый караш күңелне чын шатлык белән тутыра. Изге Язмаларда: «Әй тәүфыйклылар, Ходайга сөенеп куаныгыз, дөрес күңеллеләр, барыгыз да тантана итегез»,— дигән чакыру юкка гына язылмаган (Мәдхия 31:11).

«Чын дусның дуслыгы беркайчан сүрелмәс, бәхетсезлеккә төшкәндә ул, туганы кебек, яныңа килеп җитәр» (Гыйбрәтле сүзләр 17:17). Үзебез ышанган кеше белән сөйләшү авыр хисләребезне җиңәргә һәм, бу хисләр безне тулысынча чолгап алганчы, алардан котылырга ярдәм итәчәк. Башкалар белән сөйләшү безгә бар нәрсәгә дөрес итеп, уңай яктан карарга булышачак. «Хисләрем турында сөйләү бик нык ярдәм итә,— дип таный Симон.— Безгә хисләребезне уртаклашырга кирәк. Гадәттә, берәрсенә үзебезне борчыган нәрсәләр турында сөйләп бирү дә җитә». Моннан Гыйбрәтле сүзләрдә әйтелгәннең дөреслеге күренә. Анда: «Йөрәктәге сагыш кешенең рухын төшерә, ә ягымлы сүз аның күңелен ача»,— дип язылган (Гыйбрәтле сүзләр 12:25).

Нәрсә эшләп була

Изге Язмаларда авыр хисләрне җиңеп, чын шатлык табарга ярдәм итүче бик күп искиткеч принциплар бар, һәм без аларның берничәсен генә карап чыктык. Әгәр сез авыр хисләр кичерәсез икән, без чын күңелдән сезне Аллаһы Сүзен — Изге Язмаларны — тирәнрәк өйрәнергә чакырабыз. Ул үзебезгә һәм Аллаһы белән дуслыкка аек, чынбарлыкка туры килгән караш үстерергә ярдәм итәчәк. Без Аллаһы Сүзеннән алынган киңәшләр сезгә барлык эшләрегездә чын шатлык табарга булышыр дип ихлас күңелдән ышанабыз.

[Искәрмә]

^ 6 абз. Изге Язмаларның бу шигырьләре 23, 24 нче битләрдә җентекләп карала.

[7 биттәге иллюстрация]

Изге Язмалардагы принципларны куллану шатлык китерә.