Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә «аны ихластан эзләгән кешеләргә әҗерен бирми калмаячак»

Йәһвә «аны ихластан эзләгән кешеләргә әҗерен бирми калмаячак»

Йәһвә «аны ихластан эзләгән кешеләргә әҗерен бирми калмаячак»

«Аңа килүче һәркем Аллаһының барлыгына вә Аны ихластан эзләгән кешеләргә әҗерен бирми калмаячагына инанырга тиеш» (ЕВРЕЙЛӘРГӘ 11:6).

1, 2. Нәрсә аркасында Йәһвәнең кайбер хезмәтчеләрендә күңелсез уйлар туарга мөмкин?

«МИН инде 30 ел Йәһвә Шаһите, әмма әле дә үземне бу исемне йөртергә лаек түгел дип саныйм,— дип әйтә Барбара *.— Мин пионер булып хезмәт итсәм дә һәм минем башка хөрмәтле вазифаларым булса да, мин үзем бу исемне йөртергә лаек түгел дип уйлыйм». Кит исемле абый-кардәш тә моңа охшаш фикерләр белән уртаклаша: «Вакыт-вакыт мин үземне өметсез хис итә идем, чөнки Йәһвә хезмәтчеләренең шатланыр өчен сәбәпләре күп, ә мин үземне бәхетле дип санамый идем. Һәм үземне гаепле итеп хис иткәнгә, хәлем тагы да начарлана иде».

2 Йәһвәнең үткәндәге һәм безнең көннәрдәге күп тугры хезмәтчеләрендә моңа охшаш уйлар туган. Ә синең үзеңнең моңа охшаш уйлар белән көрәшкәнең бармы? Сиңа, бәлки, бер-бер артлы туган авырлыкларны җиңеп, алар белән көрәшергә туры килә торгандыр, ә шул ук вакыт имандашларың бернәрсә турында кайгырмыйча бәхетле яши кебек күренә торгандыр. Андый вакытларда син үзеңне Йәһвәгә яраклы түгел һәм ул миңа игътибар итми дип саныйсыңдыр. Алай уйларга ашыкма. Чөнки Изге Язмаларда Йәһвә «ярлының теләген кимсетмәде, яратмый да калмады, миннән дә йөзен бормады, инәлгән чагымда, мине дә ишетте» дип әйтелә (Мәдхия 21:25). Бу пәйгамбәрлек Мәсих турында, һәм мәдхиядәге сүзләр Йәһвә үзенең тугры хезмәтчеләрен тыңлый һәм аларны хәтта мул итеп бүләкли икәненә ышандыра.

3. Ни өчен без бу дөнья төзелешенең басымына дучар булабыз?

3 Бу дөнья төзелеше бар кешеләргә, шул исәптән Йәһвә хезмәтчеләренә дә басым ясый. Иблис Шайтан — Йәһвәнең төп дошманы — бу дөнья белән идарә итә (2 Көринтлеләргә 4:4; 1 Яхъя 5:19). Йәһвәнең хезмәтчеләрендә могҗизалы яклау юк. Киресенчә, Шайтан иң беренче итеп аларга ташлана (Әюб 1:7—12; Ачылыш 2:10). Шуңа күрә, Аллаһының билгеләгән вакыты килгәнче, безгә, Йәһвәнең безнең хакта кайгыртуына бер дә шикләнмичә, «михнәт чигүдә түземле булырга» һәм «армый-талмый дога кылырга» кирәк (Римлыларга 12:12). Без Аллаһыбыз Йәһвәнең безне яратканына бер дә шикләнмәскә тиеш!

Борынгы замандагы сабырлык күрсәткән кешеләрнең мисаллары

4. Борынгы заманда Йәһвәгә тугры хезмәт иткәндә кайгы-хәсрәт кичергән кешеләрнең мисалларын китерегез.

4 Борынгы заманда Йәһвәнең күп хезмәтчеләренә кайгы-хәсрәт кичерергә туры килгән. Һанна, мәсәлән, балалары булмаганга кайгырган. Ул Аллаһы мине оныткан дип уйлаган (1 Патшалык 1:9—11). Ильяс, артыннан Изебел исемле мәрхәмәтсез хатын-патша куып барганда, курыккан һәм Йәһвәдән: «Җитәр инде, Ходай, җанымны ал, чөнки мин аталарымнан яхшырак түгел»,— дип үтенгән (3 Патшалык 19:4). Рәсүл Паул, күрәсең, үзенең камил булмавы аркасында нык борчылып: «Мин яхшылык эшләргә телим, ләкин яманлыктан арына алмыйм»,— дигән һәм: «Мескен кеше мин!» — дип өстәгән (Римлыларга 7:21—24).

5. а) Һанна, Ильяс һәм Паулны Йәһвә ничек итеп бүләкләгән? б) Күңелсез уйлар биләп алганда, Аллаһы Сүзеннән нинди юату табып була?

5 Белгәнебезчә, Һанна, Ильяс һәм Паул Йәһвәгә сабырлык күрсәтеп хезмәт итүләрен дәвам иткәннәр, һәм Аллаһы аларны моның өчен мул итеп бүләкләгән (1 Патшалык 1:20; 2:21; 3 Патшалык 19:5—18; 2 Тимутегә 4:8). Шулай да аларга кайгы, өметсезлек һәм курку кебек хисләр белән көрәшергә туры килгән. Шулай ук безне дә кайвакыт күңелсез уйлар биләп ала. Әгәр бәла-казалар аркасында Йәһвә сине яратмый кебек күренә башласа, нәрсә эшләргә? Юатуны Аллаһы Сүзеннән таба аласың. Үткән мәкаләдә Гайсә Мәсихнең «хәтта башыгыздагы һәр чәч бөртеге санаулы» дигән сүзләрен карап чыккан идек (Маттай 10:30). Көч-юату бирүче бу сүзләр Йәһвә үз хезмәтчеләренең иминлеге турында тирән кайгырта икәнен күрсәтә. Ә чыпчыклар турындагы ачык мисалны искә төшерсәк? Аларның берсе дә Йәһвәнең ихтыярыннан башка җиргә төшми. Алай булса, Аллаһы синең авыр хәлеңне күреп, әллә ваемсыз булып кала аламы?

6. Күңелсез уйлар белән көрәшкән кешеләр өчен Изге Язмаларда нинди юату бар?

6 Без, камил булмаган кешеләр, зур кодрәтле Барлыкка Китерүче — Йәһвә Аллаһы өчен кадерле була алабызмы? Әйе! Без аның өчен кадерле, һәм бу Изге Язмалардагы күп санлы мисаллардан күренә. Алар турында уйланганда, без мәдхия җырлаучының: «Күңелемдә кайгыларым күбәйгән чакта, Синең юатуларың җанымны сөендерәләр»,— дигән сүзләре белән чын күңелдән ризалашабыз (Мәдхия 93:19). Аллаһы Сүзеннән юату бирүче кайбер фикерләрне карап чыгыйк. Алар безгә Аллаһы безне кадерли һәм, без аның ихтыярын үтәүне дәвам итсәк, безне бүләкләячәк икәнен тирәнрәк аңларга булышачак.

Йәһвәнең «сайланган нәселе»

7. Йәһвә үзенең бозык халкына Малахий аша көч-дәрт бирүче нинди пәйгамбәрлек җиткергән?

7 Б. э. к. V гасырда яһүдләр рухи яктан бик аяныч хәлдә яшәгәннәр. Руханилар Аллаһыга кимчелекле хайваннарны корбан итеп китерергә рөхсәт иткәннәр. Судьялар гаделсез хөкемнәр чыгарганнар. Кешеләр сихерчелеккә, ялганлауга, алдатуга һәм зина кылуга кереп батканнар (Малахий 1:8; 2:9; 3:5). Һәм бу бозык халыкка Малахий гаҗәеп пәйгамбәрлек хәбәр итә. Ул бу халыкка алар кабат Йәһвә илтифатына ия булачак вакыт турында әйтә. Пәйгамбәрлектә болай дип әйтелгән булган: «Һәм алар минекеләр, мин эшләгән көнне минем үземнеке булачаклар дип әйтә Гаскәрләр Иясе Ходай. Кеше үзенә хезмәт иткән улын кызганган кебек, мин дә аларны кызганачакмын» (Малахий 3:17).

8. Малахий 3:17 дә язылган пәйгамбәрлекне «бихисап күп кешегә» ничек кулланып була?

8 Малахий пәйгамбәрлеге безнең көннәрдә дә үтәлә. Бу пәйгамбәрлек рух белән майланган мәсихчеләргә — рухи халыкка кагыла. Аларның саны — 144000. Алар — «Аллаһының Үз халкы», «сайланган нәсел» (1 Петер 2:9). «Тәхет һәм Бәрән алдында басып торучы» «ак киемнәргә киенгән» «бихисап күп кеше» дә Малахий пәйгамбәрлегеннән көч-дәрт ала (Ачылыш 7:4, 9). Алар майланган мәсихчеләр белән бергә бер көтү тәшкил итәләр. Аларның Көтүчесе бер — ул Гайсә Мәсих (Яхъя 10:16).

9. Ни өчен Йәһвә үз хезмәтчеләре турында «сайланган нәсел» дип әйтә?

9 Йәһвәнең аңа хезмәт итүне сайлаган кешеләргә карашы нинди? Малахий 3:17 буенча, ул аларга яратучы әти үз улына караган кебек карый. Шулай ук аның үз халкы турында нинди җылы сүзләр әйткәненә игътибар итегез. Аллаһы алар турында «үземнеке» дип әйтә! Изге Язмаларның кайбер тәрҗемәләрендә бу сүзләр «минем махсус милкем», «минем кадерле милкем», «минем кыйммәтле ташларым» дип тәрҗемә ителгән. Ни өчен Йәһвә үз хезмәтчеләрен шундый кадерле дип саный? Чөнки ул рәхмәтле Аллаһы (Еврейләргә 6:10). Чын күңелдән аңа хезмәт иткән кешеләрне ул үзенә якын итә һәм аларны бик кадерли.

10. Ничек Йәһвә үз хезмәтчеләрен яклый?

10 Һәрбер кешенең үзе өчен бик кадерле булган берәр нәрсәсе бар. Син бу әйбергә аеруча игътибар итеп, әллә аны сакламассыңмы? Йәһвә дә үзенең «сайланган нәселен» саклый. Әлбәттә, ул үз хезмәтчеләрен бар булган тормыш бәлаләреннән яклап тормаячак (Вәгазьче 9:11). Әмма Йәһвә тугры хезмәтчеләрен рухи яктан яклый ала, һәм ул шулай эшли дә. Ул аларга һәркайсы сынауда нык калырга көч бирә (1 Көринтлеләргә 10:13). Борынгы заманда Муса Аллаһы халкына, исраиллеләргә, мондый сүзләр әйткән: «Кыю һәм нык булыгыз, алардан курыкмагыз һәм котыгыз очмасын, чөнки синең Ходай Аллаһың Үзе синең белән барачак, ул синнән китмәячәк һәм сине калдырмаячак» (Канун 31:6). Йәһвә үз хезмәтчеләрен кадерли. Алар аның «сайланган нәселе».

Йәһвә әҗерен бирә

11, 12. Ничек Йәһвә бүләкли икәнен аңлау шикләр белән көрәшергә булыша?

11 Йәһвә үз хезмәтчеләрен бүләкли һәм моның белән аларны кадерли икәнен күрсәтә. Йәһвә исраиллеләргә мондый тәкъдим ясаган: «Мине сынагыз дип әйтә Гаскәрләр Иясе Ходай: Мин сезгә күк капкаларын ачмасмынмы һәм сезнең өстегезгә фатихалар мул итеп бирмәсменме?» (Малахий 3:10). Ахыр чиктә, Йәһвә үз хезмәтчеләрен мәңгелек тормыш белән бүләкләячәк (Яхъя 5:24; Ачылыш 21:4). Мондый юмарт бүләк Йәһвәнең чиксез мәхәббәтен күрсәтә. Ул аңа хезмәт итүне сайлаган кешеләрне чыннан да кадерли. Әгәр без Йәһвәне юмарт Бүләк Бирүче итеп күрергә өйрәнсәк, аның безне хуплаганына һәркайсы шикләрне җиңә алырбыз. Без Йәһвәдән бүләк көтәргә тиеш тә, чөнки ул үзе моны тели! «Аңа [Йәһвәгә] килүче һәркем Аллаһының барлыгына вә Аны ихластан эзләгән кешеләргә әҗерен бирми калмаячагына инанырга тиеш»,— дип язган Паул (Еврейләргә 11:6).

12 Әлбәттә, без Йәһвәгә аның вәгъдә ителгән фатихаларын алырга теләгәнгә генә түгел, ә аны яратканга хезмәт итәбез. Ләкин бүләк алырга телисең икән, бу начар дип уйлама, бу шулай ук син үзеңне генә яратасың дигәнне аңлатмый (Көлессәйлеләргә 3:23, 24). Йәһвә аны чын күңелдән эзләгән кешеләрне кадерли һәм ярату күрсәтеп, аларны бүләкли.

13. Ни өчен йолым Йәһвәнең безне яратуына иң зур дәлил булып тора?

13 Йәһвә кешеләрне кадерли. Моңа төп дәлил — бу Гайсә Мәсихнең йолым корбаны. «Аллаһы дөньяны шулкадәр яратты ки, Улына иман китерүче беркем һәлак булмасын өчен, бәлки мәңгелек тормыш алсын өчен, Үзенең бердәнбер Улын бирде»,— дип язган рәсүл Яхъя (Яхъя 3:16). Бу йолым без Аллаһы өчен кадерле икәнен күрсәтә һәм безне кадерләгәненә һәркайсы шикләрне юк итә. Әйе, әгәр Йәһвә үзенең бердәнбер улын биреп, безнең өчен аны корбан иткән икән, димәк, ул безне бик нык ярата.

14. Паулның йолымга карашы нинди булган?

14 Шуңа күрә, күңелсез уйлар сине биләп алганда, йолым турында уйлан. Аңа Йәһвә синең үзеңә биргән бүләккә кебек кара. Рәсүл Паул нәкъ шулай эшләгән дә. «Мескен кеше мин!» — дип кычкырганнан соң, ул болай дип өстәгән: «Мине Раббыбыз Гайсә Мәсих аркылы коткаручы Аллаһыга шөкер!» Аллаһы Улы «мине яраткан һәм минем өчен Үз гомерен биргән» дип әйткән Паул (Римлыларга 7:24, 25; Гәләтиялеләргә 2:20). Паулның бу сүзләр белән үзенең мөһимлеген күрсәтәсе килмәгән, юк. Ул нибары шуңа ышанычын күрсәткән: Йәһвә аны, Паулны кадерли. Паул кебек, без дә йолымга Аллаһы шәхсән безгә биргән бүләккә шикелле карарга өйрәнергә тиешбез. Йәһвә безгә ышанычлы яклау да бирә һәм безне мул итеп фатихалый да.

«Иблиснең мәкерле ниятләреннән» саклан

15—17. а) Ничек Иблис шикләре туган кешенең хисләрен куллана? б) Әюб белән булган вакыйгалар безне нәрсәгә дәртләндерә?

15 Шулай да Аллаһы Сүзендәге юатучы сүзләр шәхсән сиңа әйтелгәненә ышану бик авыр. Аллаһының яңа дөньясындагы мәңгелек тормыш башкалар өчен, ә син аңа лаек түгел кебек күренергә мөмкин. Мондый фикерләр туса, нәрсә эшләргә?

16 Сиңа рәсүл Паулның Эфес шәһәрендәге мәсихчеләргә бирелгән киңәше билгеле: «Иблиснең мәкерле ниятләренә каршы тора алу өчен, Аллаһы биргән махсус хәрби киемнәр белән коралланыгыз» (Эфеслеләргә 6:11). Иблиснең төп «мәкерле ниятләре», ягъни хәйләләре — бу мал-мөлкәт артыннан куу һәм әхлаксызлык. Аның бу хәйләләре сер түгел, һәм аның бу тозагына Аллаһының борынгы һәм бүгенге көндәге күп хезмәтчеләре эләккән. Әмма Иблиснең тагын бер хәйләсен онытмаска кирәк: ул кешеләрне, Йәһвә Аллаһы аларны яратмый дип, бар көчен куеп ышандырырга тырыша.

17 Иблис, кешеләрнең андый хисләрен кулланып, аларны Аллаһыдан читкә алып китәргә тырыша һәм бу яктан остарып беткән. Вилдадның Әюбкә әйткән сүзләрен исеңә төшер: «Ничек кешегә Аллаһы алдында хак булырга һәм ничек хатыннан туган [кешегә] чиста булырга? Менә хәтта ай аның йөзе алдында якты түгел һәм йолдызлар да чиста түгел. Ә инде корт булган кеше һәм көя булган кеше улы турында әйтәсе дә юк!» (Әюб 25:4—6; Яхъя 8:44). Әюбкә, мондый сүзләр ишеткәч, бик авыр булгандыр! Иблискә үзеңне «сындырырга» бирмә. Аның хәйләләрен исеңдә тот, һәм бу тәкъва булып калыр өчен көч һәм батырлык бирәчәк (2 Көринтлеләргә 2:11). Әюбне дә төзәтергә кирәк булган, шулай да ул сабырлыгы өчен бүләкләнгән булган: Йәһвә аңа югалткан бар нәрсәсен икеләтә кайтарган (Әюб 42:10).

Йәһвә «безнең йөрәгебездән бөек»

18, 19. «Аллаһы безнең йөрәгебездән бөек һәм Ул һәммә нәрсәне белә» дигән сүзләр нәрсә аңлата?

18 Күңелсез уйлар йөрәккә тирән үтеп кереп тамырлансалар, аларны аннан алып ташлау җиңел түгел. Әмма Йәһвәнең рухы, вакыт узу белән, «ныгытмаларны да... Аллаһыны танып белүгә каршы» булган белемнәрне дә җимерергә булышачак (2 Көринтлеләргә 10:4, 5). Күңелсез уйлар сине биләп алганда, рәсүл Яхъяның мондый сүзләре турында уйлан: «Шуның белән без үзебезнең хакыйкатьтән булуыбызны белербез һәм йөрәгебез безне кайчан булса да гаепләсә, аны Аллаһы каршында тынычландырырбыз. Чөнки Аллаһы безнең йөрәгебездән бөек һәм Ул һәммә нәрсәне белә» (1 Яхъя 3:19, 20).

19 «Аллаһы безнең йөрәгебездән бөек» дигән сүзләр нәрсә аңлата? Кайвакыт безнең йөрәгебез безне хөкем итә. Бу аеруча без үзебезнең кимчелекләребез яки камилсезлегебез аркасында бик нык борчылганда була. Бәлки, без алган тәрбия аркасында үз-үзебезгә карата чиктән тыш таләпчәндер һәм Йәһвәгә берничек тә яраклы була алмыйбыз дип уйлыйбыздыр. Яхъя сүзләре Аллаһы моның барысыннан өстенрәк дип ышандыра! Ул, хаталарыбыздан тыш, безнең яшерен сәләтләребезне дә күрә. Ул безне эчке яктан, безнең эчке теләкләребезне күрә. «Ул безнең нәрсәдән торганыбызны белә, туфрак икәнебезне онытмый»,— дип язган Давыт (Мәдхия 102:14). Әйе, Йәһвә безне бездән күпкә яхшырак белә!

«Дан таҗы» һәм «патша башлыгы»

20. Ишагыйянең яңадан торгызылу турындагы пәйгамбәрлегеннән Йәһвәнең үз хезмәтчеләренә карата карашы турында нәрсә беләбез?

20 Борынгы заманда Йәһвә үзенең пәйгамбәре Ишагыйя аша үз хезмәтчеләренә яңадан торгызылуга өмет биргән. Бабыл әсирлегендә аның халкы өметсезлеккә бирелгән, һәм аларга мондый юату бик кирәк булган. Алар туган якларына кайтачак вакыт турында Йәһвә алдан ук болай дигән: «Ходай кулында дан таҗы булырсың һәм Аллаһыңның уч төбендә патша башлыгы булырсың» (Ишагыйя 62:3). Бу сүзләрне әйтеп, Йәһвә үз халкын данлаган һәм бөек иткән. Безнең көннәрдә ул үзенең рухи Исраилен, аны бар халыклар алдында югары күтәреп, данлый һәм бөек итә.

21. Йәһвә тугрылык һәм сабырлык өчен бүләген бирми калмаячак икәненә ничек ышаныч үстерергә?

21 Бу пәйгамбәрлек башлыча майланган мәсихчеләргә кагыла, әмма аңардан Йәһвә бөеклекне бар хезмәтчеләренә бирә икәнен күрәбез. Шуңа күрә, шикләр туганда, шуны исеңдә тот: Йәһвә өчен син, камил булмасаң да, «дан таҗы» һәм «патша башлыгы» кебек, бик кадерле. Аллаһы ихтыярын ашкынып үтә һәм шуның белән аның йөрәген сөендер (Гыйбрәтле сүзләр 27:11). Тугры һәм сабыр булсаң, Йәһвә сине бүләксез калдырмаячак!

[Искәрмә]

^ 1 абз. Кайбер исемнәр үзгәртелгән.

Хәтерлисеңме?

• Ни өчен Йәһвә безне «сайланган нәсел» дип саный?

• Ни өчен Йәһвә бүләкли икәнен истә тоту мөһим?

• Шайтанның нинди хәйләләреннән үзеңне сакларга кирәк?

• Нинди мәгънәдә «Аллаһы безнең йөрәгебездән бөек»?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[27 биттәге иллюстрация]

Паул

[27 биттәге иллюстрация]

Ильяс

[27 биттәге иллюстрация]

Һанна

[28 биттәге иллюстрация]

Аллаһы Сүзе чын юату бирә.