Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә «хәтта башыгыздагы һәр чәч бөртеген дә» санап чыккан

Йәһвә «хәтта башыгыздагы һәр чәч бөртеген дә» санап чыккан

Йәһвә «хәтта башыгыздагы һәр чәч бөртеген дә» санап чыккан

«[Чыпчыкларның] берсе дә Атагызның ихтыярыннан башка җиргә егылып төшмәс. Ә сезнең хәтта башыгыздагы һәр чәч бөртегегез дә санаулы» (МАТТАЙ 10:29, 30).

1, 2. а) Ни өчен Әюб Аллаһы мине калдырды дип уйлаган? б) Әюб сүзләренә нигезләнеп, ул Аллаһыдан читләшкән дип әйтеп буламы? Аңлатыгыз.

«ХОДАЕМ, мин сине чакырам, әмма син миңа игътибар итмисең; дога кылыр өчен басам, син мине тыңламыйсың. Ходаем, син миңа шәфкатьсез булып киттең, һәм көчеңне миңа каршы кулланасың». Бу сүзләрне әйткән кеше зур кайгы кичергән. Чөнки ул мал-мөлкәтсез калган, сәер фаҗигаләр аркасында аның балалары һәлак булган, ә үзе ул газаплы авыру белән интеккән. Бу кешенең исеме Әюб. Аның авыр сынаулары турында, безгә файда булсын өчен, Изге Язмаларда язылган (Әюб 30:20, 21).

2 Әюбнең сүзләре ул Аллаһыдан читләшкән дигән фикер тудырырга мөмкин. Әмма бу алай түгел. Әюб нибары күңелендәге кайгысын гына белдергән (Әюб 6:2, 3). Үзенең газапларында Шайтан гаепле икәнен Әюб белмәгән, шуңа күрә хаталы нәтиҗә ясаган. Ул Аллаһы мине калдырды дип уйлаган. Бер вакыт Әюб Йәһвәгә хәтта: «Йөзеңне нигә яшерәсең һәм мине нигә үзеңнең дошманың дип саныйсың?» — дип әйткән * (Әюб 13:24).

3. Бәлагә эләккәндә, нинди уйлар туарга мөмкин?

3 Сугышлар, сәяси һәм иҗтимагый үзгәрешләр, табигать китергән бәлаләр, картлык, авырулар, хәерчелек һәм хөкүмәт тарафыннан куелган тыюлар аркасында Йәһвә хезмәтчеләренә бу көннәрдә җитди авырлыклар кичерергә туры килә. Сиңа дә, бәлки, аларның кайберләрен татып карарга туры килгәндер. Кайвакыт син Йәһвә миннән үз йөзен яшерә дип уйлыйсыңдыр. Сиңа Яхъя 3:16 дагы: «Аллаһы дөньяны шулкадәр яратты ки... Үзенең бердәнбер Улын бирде»,— дигән сүзләр бик яхшы билгеле. Шулай да газап чиккәндә һәм моның азагы булмас кебек күренгәндә, син, бәлки: «Аллаһы чыннан да мине яратамы? Ул авырлыкларымны күрәме? Ул минем турыда кайгыртамы?» — дип сорыйсыңдыр.

4. Паулга озак вакыт нәрсә белән көрәшергә туры килгән, һәм ничек моңа охшаш хәл сезгә тәэсир итә ала?

4 Рәсүл Паул мисалын карап чыгыйк. «Минем тәнемә чәнечке бирелде. Бу чәнечке... мине шайтан фәрештәсе сыман интектерә,— дип язган ул.— Аны тәнемнән чыгарсын өчен Раббыга өч мәртәбә ялвардым». Йәһвә Паулны ишеткән, шулай да аңа могҗиза эшләп бу «чәнечкене» алып куймаячагын аңлаткан. Рәсүл Паул Аллаһы көченә таянырга тиеш булган һәм шулай итеп «бу чәнечке» белән көрәшә алган * (2 Көринтлеләргә 12:7—9). Син дә, Паул кебек, берәр авырлык белән көрәшәсеңдер һәм: «Йәһвә мине бу авырлыктан коткармый. Бәлки, ул моның турында белмидер яки аңа минем хәлем барыбердер?» — дип уйлыйсыңдыр. Бер дә алай түгел! Йәһвә үз назын күрсәтеп, үзенең һәрбер тугры хезмәтчесе турында кайгырта. Моны без Гайсәнең үз рәсүлләрен сайлаганнан соң әйткән сүзләреннән күрәбез. Ничек аның бу сүзләре безгә көч бирә? Әйдәгез, моны карап чыгыйк.

Ни өчен «курыкмагыз» дип әйтелгән?

5, 6. а) Ничек Гайсә үз рәсүлләренә булачак авырлыклардан курыкмаска ярдәм иткән? б) Ничек Паул Йәһвә аның турында кайгырта икәненә ышанычын күрсәткән?

5 Гайсә рәсүлләргә гаять зур көч, шул исәптән «шакшы рухларны куып чыгару һәм төрле авырулардан, төрле чирләрдән савыктыру вәкаләте» биргән. Ләкин бу сүзләр алар сынауларсыз һәм авырлыкларсыз яшәячәк дигәнне аңлатмаган. Гайсә бу авырлыкларның кайберләрен хәтта җентекләп сурәтләп биргән. Әмма ул аларга мондый сүзләр әйткән: «Тәнне үтереп тә, җанны үтерә алмаучылардан курыкмагыз. Бәлки күбрәк җәһәннәмдә җанны да, тәнне дә һәлак итә алучы Аллаһыдан куркыгыз!» (Маттай 10:1, 16—22, 28).

6 Ни өчен рәсүлләр курыкмаска тиеш булган? Гайсә моны ике ачык мисал аша аңлата. «Ике чыпчык бер бакыр тәңкәгә сатыла түгелме соң? Әмма аларның берсе дә Атагызның ихтыярыннан башка җиргә егылып төшмәс. Ә сезнең хәтта башыгыздагы һәр чәч бөртегегез дә санаулы. Шулай итеп, курыкмагыз: сез күп чыпчыкларга караганда кыйммәтлерәк»,— дип әйткән ул аларга (Маттай 10:29—31). Гайсәнең сүзләренә игътибар итегез: Йәһвә шәхсән безнең турыда кайгырта икәненә нык ышаныч булса, авыр шартларда курку булмаячак. Рәсүл Паулның, күрәсең, андый ышанычы булган. Ул болай дип язган: «Аллаһы безнең яклы икән, кем безгә каршы була ала соң? Үзенең Улын кызганмыйча, Аны безнең һәммәбез өчен биргән Аллаһы, Аның белән бергә һәрнәрсәне безгә бүләк итеп бирмәс микәнни?» (Римлыларга 8:31, 32). Сиңа нинди генә авырлыклар белән очрашырга туры килмәсен, беркайчан да шикләнмә: Йәһвәгә тугры булып торсаң, ул синең турыда кайгыртачак. Гайсәнең үз рәсүлләренә әйткән сүзләре турында тирәнрәк уйлансак, бу фикер тагы да ачыграк аңлашылачак.

Чыпчык бәясе

7, 8. а) Гайсә көннәрендә чыпчыкларга караш нинди булган? б) Ни өчен Маттай 10:29 да «кечкенә чыпчыклар» дигән мәгънә йөрткән сүз кулланылган?

7 Гайсәнең ачык мисалыннан Йәһвә үзенең һәрбер хезмәтчесе турында кайгырта икәне күренә. Чыпчык турындагы мисалны карап чыгыйк. Гайсә көннәрендә аларны ашаганнар, әмма аны күбесенчә зыян китерүче кош дип санаганнар, чөнки чыпчыклар җыйган уңышны ашап бетерә алганнар. Чыпчыклар күп булганга, бәяләре дә арзан булган. Бүгенге акча белән бәяләгәндә, ике чыпчык якынча бер сум илле тиен торган. Өч сум түләсәң дүрт чыпчык түгел, ә бишне биргәннәр, чөнки бишенчесе, ул бер ни тормаган шикелле, бушлай бирелгән! (Лүк 12:6).

8 Чыпчык, хәтта олы чыпчык, башка кошлар белән чагыштырганда, кечкенә. Өстәвенә Маттай 10:29 да «чыпчык» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе иң беренче итеп кечкенә чыпчыкларга кулланыла. Бу ачык мисалны сөйләгәндә, Гайсә, күрәсең, үз рәсүлләренең бик бәләкәй һәм күренексез кошны күз алдына китерүләрен теләгән. Бер китапта «Гайсә бәләкәй чыпчык турында түгел, ә бик бәләкәй чыпчык турында әйткән» дип языла.

9. Гайсәнең чыпчыклар турындагы мисалы нинди төп хакыйкатьне аңларга булыша?

9 Гайсәнең чыпчыклар турындагы мисалы шуны аңларга ярдәм итә: кешеләр өчен мөһим булмаган нәрсә Йәһвә Аллаһы өчен мөһим. Гайсә бу фикергә бер чыпчык та Йәһвә «ихтыярыннан башка җиргә егылып төшмәс» дип басым ясаган *. Нәтиҗә шундый: әгәр Аллаһы кечкенә һәм бер ни тормаган чыпчыкка игътибар итә икән, димәк, аны үзенә хезмәт иткән кешенең хәле бигрәк тә борчый!

10. «Сезнең хәтта башыгыздагы һәр чәч бөртеге дә санаулы» дигән сүзләр нәрсә аңлата?

10 Чыпчыклар турында мисал китергәндә, Гайсә шул ук фикергә басым ясап: «Ә сезнең хәтта башыгыздагы һәр чәч бөртегегез дә санаулы»,— ди (Маттай 10:30). Бик кыска, әмма нинди тирән фикер! Кеше башында якынча 100 мең чәч бөртеге бар. Бер караганда, аларның барысы да бер төрле, һәм берсе дә аерым игътибарга лаек түгел кебек. Шулай да Йәһвә Аллаһы һәрберсен санап чыккан. Хәзер шуның турында уйлап карыйк: тормышыбызда Йәһвә белмәгән берәр нәрсә бармы? Һичшиксез, Йәһвә үзенең һәрбер хезмәтчесе турында барысын белә. Ул «йөрәкне күрә» (1 Патшалык 16:7).

11. Давыт Йәһвә аның турында кайгырта икәненә ышанычын ничек күрсәткән?

11 Давытка күп авырлыклар кичерергә туры килгән. Йәһвәнең аңа игътибар иткәненә ул бер дә шикләнмәгән. «Әй Ходай, Син мине сынадың, инде мине беләсең. Син минем кайчан утырганымны да, кайчан торганымны да беләсең. Син уйларымны ерактан тоясың» (Мәдхия 138:1, 2). Йәһвә сине дә белә — моңа бер дә шикләнмә! (Иремия 17:10). Мин кечкенә һәм Аллаһының бар нәрсәне күрә торган күзләре миңа игътибар итмәс дип уйлама!

«Күз яшьләремне алдыңда тотасың»

12. Йәһвә хезмәтчеләренең бар газаплары аңа билгеле икәнен без кайдан беләбез?

12 Йәһвә үз хезмәтчеләрен белә, аңа шулай ук аларның һәрберсенең авырлыклары да билгеле. Мәсәлән, әсирлектәге исраиллеләр җәберләнгәндә, Йәһвә Мусага: «Мин халкымның Мисырдагы газапларын күрдем һәм аны эшләргә мәҗбүр итүчеләр аркасында кичергән ачы тавышын ишеттем; мин аның кайгыларын беләм»,— дип әйткән (Чыгыш 3:7). Безгә авыр булганда, Йәһвә моны күрә һәм безнең «ачы тавышыбызны» ишетә. Моны белү безне шундый юата! Ул без кичергән газапларга ваемсыз түгел.

13. Йәһвә хезмәтчеләре кайгы кичергәндә, Йәһвә дә алар белән кайгы кичерә икәне нәрсәдән күренә?

13 Йәһвә үзе белән аерым мөнәсәбәтләрдә булган кешеләр турында кайгырта. Аның исраиллеләргә карата нәрсә хис иткәне моны күрсәтә. Алар үзләренең үзсүзлелеге аркасында газаплар кичерсә дә, Ишагыйя Йәһвә турында болай дип язган: «Аларның бар кайгыларында ул да кайгырган» (Ишагыйя 63:9, АМТ). Әгәр син Йәһвәнең тугры хезмәтчесе икән, бер дә шикләнмә: син газап чиккәндә, Йәһвә дә синең белән газап чигә. Моны белү авырлыкларны курыкмыйча каршы алырга һәм моннан ары да аңа чын күңелдән хезмәт итәргә сине дәртләндермиме? (1 Петер 5:6, 7).

14. 55 нче мәдхия нинди шартларда язылган булган?

14 Давыт патша Йәһвә аның турында кайгырта һәм аның кайгысын уртаклаша икәненә бер дә шикләнмәгән. Моның турында без 55 нче мәдхиядән укый алабыз. Давыт аны Шаул патшадан качып йөргәндә язган. Шаул Давытны үтерергә җыенган, шуңа күрә Давыт Геф шәһәренә качкан. Филистиләр аны таныганнар, һәм Давыт алар мине кулга алырлар дип курыккан. «Дошманнарым һәркөнне мине таптыйлар, әй Аллаһы Тәгаләм, миңа ябышучылар бик күп»,— дип язган шул вакытта Давыт. Бу куркыныч хәлдә ул: «Көн саен сүзләремнән җирәнештеләр; бар уйлаганнары — миңа яманлык кылу»,— дип Йәһвәгә мөрәҗәгать иткән (Мәдхия 55:3, 6).

15. а) Давыт Йәһвәдән «күз яшьләремне алдыңда тот» дип сораганда, аның нәрсә әйтәсе килгән? б) Иманыбыз сыналганда, без нәрсәгә ышана алабыз? 

15 Шуннан соң Мәдхия 55:9 да без Давытның мондый дулкынландыргыч сүзләрен укыйбыз: «Әй Аллам, тормышымны Сиңа билгеле иттем, Үз вәгъдәң буенча күз яшьләремне алдыңда тотасың». Давыт Йәһвәнең назлы кайгыртуы турында шундый матур итеп язган! Безгә авыр булганда, без, күз яшьләре түгеп, Йәһвәгә дога кыла алабыз. Хәтта камил кеше Гайсә дә шулай эшләгән (Еврейләргә 5:7). Давыт бер дә шикләнмәгән: Йәһвә аның кичергән газапларын күрә һәм хәтта аның күз яшьләрен берәр савытка җыячак яки китапка язып куячак. Син: «Минем түккән күз яшьләрем бу савытта күп урын алырлар иде яки аларны язып калдырыр өчен бу китапның күп битләре кирәк булыр иде»,— дип уйлыйсыңдыр. Шулай булса да, өметсезлеккә бирелмә! «Йөрәкләре горур булмаганнарга Ходай якын, ә рухлары юаш булганнарны коткара»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Мәдхия 33:19).

Аллаһы белән якын мөнәсәбәтләр

16, 17. а) Йәһвә үз хезмәтчеләренең авырлыкларына ваемсыз түгел икәнен без кайдан беләбез? б) Хезмәтчеләре аның белән якын мөнәсәбәтләрдә булсын өчен, Йәһвә нәрсә эшли?

16 Без Йәһвә хәтта башыбыздагы «һәр чәч бөртеген» санап чыккан икәнен беләбез. Бу безгә нинди кайгыртучан һәм игътибарлы Аллаһыга хезмәт итәбез икәнен аңларга булыша. Авыртусыз һәм газапларсыз яңа дөнья әле килмәгән, шулай да Йәһвә инде хәзер үз халкы өчен гаҗәеп эшләр башкара. «Ходайның сере [«Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләр», ЯД] Аннан куркучыларга, һәм Үзенең васыятен дә Ул аларга күрсәтә»,— дип язган Давыт (Мәдхия 24:14).

17 «Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләр»! Камил булмаган кешегә моны хәтта күз алдына да китерү авыр. Шулай да Йәһвә үзеннән куркучыларны үз янына чакыра (Мәдхия 14:1—5). Нәрсә эшли ул алар өчен? Давыт сүзләре буенча, ул аларга үз васыятен ача. Йәһвә аларга ышана, пәйгамбәрләре аның ихтыярын һәм бу ихтыярны ничек үтәргә икәнен белсен өчен, ул аларга үз серләрен ача (Амос 3:7).

18. Йәһвә безнең үзе белән якын мөнәсәбәтләр булуын тели икәнен без кайдан беләбез?

18 Без камил түгел, шулай да Аллаһы Тәгаләнең, Йәһвәнең, дуслары була алабыз! Бу безне шундый шатландыра. Ул безне хәтта аңа дус булырга чакыра. «Аллаһыга якын килегез, һәм Ул да сезгә якынаер»,— дип әйтелгән Изге Язмаларда (Ягъкуб 4:8). Йәһвә безнең үзе белән якын мөнәсәбәтләр булуын тели. Һәм моның өчен ул берничә адым ясаган. Безгә Гайсәнең йолым корбаны Аллаһы Тәгалә белән дус булырга мөмкинлек ачты. «Без яратабыз, чөнки беренче булып Аллаһы безне яратты»,— дип әйтелә Аллаһы Сүзендә (1 Яхъя 4:19).

19. Ничек сабырлык ярдәмендә Йәһвә белән мөнәсәбәтләребез ныгый?

19 Аллаһы белән якын мөнәсәбәтләр авыр сынауларны сабырлык күрсәтеп кичергәндә ныгый. Шәкерт Ягъкуб болай дип язган: «Сез камил, бөтен булсын өчен, сездә кимчелек булмасын өчен сабырлык үз эшен эшләп бетерергә тиеш» (Ягъкуб 1:4). Сынаулар кичергәндә күрсәтелгән сабырлык нинди «эшләргә» китерә? Рәсүл Паулның «тәнгә чәнечке» кичергәнен искә төшерик. Сабыр булу аңа нинди файда китергән? Менә ул үзе нәрсә дип язган: «Миндә Мәсих кодрәте торсын өчен, үз зәгыйфьлекләрем белән бик теләп мактаначакмын. Шуның өчен мин Мәсих хакына зәгыйфьлекләргә, хурлауларга, мәшәкатьләргә, эзәрлекләүләргә, кысуларга түзәм, чөнки мин зәгыйфь вакытта көчле» (2 Көринтлеләргә 12:9, 10). Паул үз тәҗрибәсеннән шуны күргән: Йәһвә, сынауларны сабырлык белән кичерер өчен, кирәкле көчне бирә, кирәк булса, «гаять зур кодрәт» тә бирә. Нәтиҗәдә Паул Мәсихкә һәм Йәһвә Аллаһыга тагы да якынрак булып киткән (2 Көринтлеләргә 4:7; Филиппуйлыларга 4:11—13).

20. Бәла-казалар белән очрашканда, ни өчен без Йәһвәнең безгә таяныч һәм юату бирәчәгенә ышана алабыз?

20 Син авырлыклар белән әле дә очрашасыңдыр. Йәһвә моңа юл куя торгандыр. Шулай булса, Аллаһының үзеннән куркучыларга нәрсә вәгъдә иткәнен исеңдә тот: «Сезне беркайчан да калдырмам вә беркайчан да ташламам» (Еврейләргә 13:5). Син аның таянычын һәм юатуын сизә алырсың. Йәһвә синең башыңда хәтта чәч бөртекләрен дә санап чыккан. Ул синең сабырлык күрсәтеп хезмәт итүеңне күрә. Ул синең авыртуларыңны сизә. Ул синең турыда чын күңелдән кайгырта. Ул беркайчан да синең башкарган эшеңне дә һәм аның исеменә күрсәткән яратуыңны да онытмаячак (Еврейләргә 6:10).

[Искәрмәләр]

^ 2 абз. Моңа охшаш сүзләрне тәкъва Давыт һәм Корахның тугры уллары әйткән булган (Мәдхия 9:22; 43:25).

^ 4 абз. Нинди «чәнечке» Паулны интектергән? Изге Язмаларда моның турында әйтелми. Бәлки, бу берәр авыру булгандыр: аның күзләре начар күргәндер. Яки Паулның рәсүл булып хезмәт итүен шик астына алган ялган рәсүлләр һәм башка кешеләр аның өчен «чәнечке» булгандыр (2 Көринтлеләргә 11:6, 13—15; Гәләтиялеләргә 4:15; 6:11).

^ 9 абз. Кайбер галимнәр болай дип саный: чыпчык җиргә егылып төшсә дә, бу әле ул үлгән дигәнне аңлатмый. Алар фикерләгәнчә, төп телдә бу сүзләр шулай ук чыпчыкларның җиргә ризык эзләп төшүен аңлатырга мөмкин. Алай булса, Аллаһы чыпчыкның үлемен дә күрә, шулай ук аның турында һәр көн кайгырта да булып чыга (Маттай 6:26).

Хәтерлисезме?

• Нәрсә аркасында кеше Аллаһы мине калдырды дип уйларга мөмкин?

• Гайсәнең чыпчыклар һәм башыбыздагы саналган чәч бөртекләре турындагы ачык мисалларыннан без нәрсәгә өйрәнәбез?

• Йәһвә савытына кешенең күз яшьләре салынган яки китабына күз яшьләре язылган дигән сүзләрне ничек аңларга?

• Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләрне ничек үстерергә?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[23 биттәге иллюстрация]

Гайсәнең чыпчыклар турындагы ачык мисалы безне нәрсәгә өйрәтә?

[24 биттәге иллюстрация]

Ни өчен Йәһвә Паулның «тәнгә чәнечкесен» алып куймаган?

[Чыганак]

© J. Heidecker/VIREO

[25 биттәге иллюстрация]

Изге Язмаларны регуляр рәвештә укып, без Йәһвә безнең һәрберебез турында кайгырта икәнен күрәбез.