Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Син бар нәрсәдә дә тугрымы?

Син бар нәрсәдә дә тугрымы?

Син бар нәрсәдә дә тугрымы?

«Кечкенә нәрсәдә ышанычлы булган зур нәрсәдә дә ышанычлы булыр» (ЛҮК 16:10).

1. Йәһвәнең тугры булуы ничек күренә?

АГАЧ күләгәсе көн башында бер якка караса, кичкә инде икенче якка карый, иртән һәм кич озын булса, көн уртасында кыска була. Синең дә моңа игътибар иткәнең бардыр. Кешеләрнең биргән вәгъдәләре дә күләгә кебек: еш кына үзгәреп тора. Әмма Йәһвә Аллаһы беркайчан да үзгәрми. Шәкерт Ягъкуб Аллаһыны «яктылыклар Атасы» дип атаганнан соң, «Ул һәрвакыт үзгәрешсез һәм һичкайчан, борылып, караңгылык тудырмый [«күләгә кебек үзгәрми», ЯД]» дип язган (Ягъкуб 1:17). Йәһвә хәтта кечкенә нәрсәләрдә үзгәрешсез, аңа һәрвакыт таянып була. Ул «тугрылык Аллаһысы» (Канун 32:4).

2. а) Ни өчен без тугры микәнме дип үз-үзебезне тикшереп чыгарга тиешбез? б) Без нинди сораулар карап чыгарбыз?

2 Йәһвәнең үз тугры хезмәтчеләренә карашы нинди? Аның карашы Давыт патшаныкы кебек. «Күзләрем, аларны үз янымда тоту өчен, җирдәге гаделләрдә; гөнаһсыз юлда йөрүче миңа хезмәт итәр»,— дип әйткән Давыт (Мәдхия 100:6). Шулай итеп, Йәһвә үз хезмәтчеләренең тугрылыгын кадерли икәнен күрәбез. Рәсүл Паул: «Ышанып тапшырылганнарның һәрберсенең тугры булуы таләп ителә»,— дип юкка гына әйтмәгән (1 Көринтлеләргә 4:2). Тугры булу нәрсәне аңлата? Тормышыбызның кайсы өлкәләрендә без тугры булырга тиеш? «Гөнаһсыз юлда» йөрүчеләрне нәрсә көтә?

Тугры булу нәрсәне аңлата?

3. Тугры булуыбыз нәрсәдә күренә?

3 «Муса... тугры хезмәтче иде»,— дип әйтелә Еврейләргә 3:5 тә. Ни өчен бу пәйгамбәр турында алай дип әйтеп булган? Гыйбадәт кылу өчен чатыр корылганда, «Муса барысын нәкъ Ходай кушканча ясаган» (Чыгыш 40:16). Без, Йәһвә хезмәтчеләре буларак, тыңлаучан булып, тугрылык күрсәтәбез. Безгә, һичшиксез, авыр сынаулар вакытында тугрылык сакларга кирәк. Әмма тугры булуыбыз авыр сынауларда гына түгел, ул башка нәрсәләрдә дә күренергә тиеш. «Кечкенә нәрсәдә ышанычлы булган зур нәрсәдә дә ышанычлы булыр,— дигән Гайсә,— ә кечкенә генә нәрсәдә ышанычсыз булган зур нәрсәдә дә ышанычсыз булыр» (Лүк 16:10). Димәк, кечкенә булып күренгән нәрсәләрдә дә тугры булып калырга кирәк.

4, 5. «Кечкенә нәрсәдә» тугры булу нәрсәне күрсәтә һәм нәрсәгә тәэсир итә?

4 Безнең һәрберебезгә һәр көн «кечкенә нәрсәдә» тыңлаучанлык күрсәтергә кирәк. Ни өчен бу мөһим? Беренчедән, мондый тыңлаучанлык Йәһвә хакимлегенә мөнәсәбәтебезне күрсәтә. Мәсәлән, Адәм белән Хаува, беренче кешеләр, тугрылыкка сыналганнар. Аллаһы таләбен үтәү алар өчен авыр булмаган, чөнки Едем бакчасында күп санлы җимеш агачлары үскән. Адәм белән Хаувага нибары бер агачтан гына — «яхшылыкны һәм яманлыкны таныта торган белем агачыннан» гына ашарга рөхсәт ителмәгән (Яратылыш 2:16, 17). Алар тугрылык күрсәтеп, бу гади әмерне үтәсәләр, Аллаһы хакимиятен таныйлар икәнен күрсәтерләр иде. Йәһвә биргән җитәкчелекне көндәлек тормышыбызда кулланып, без аның ягында торганыбызны күрсәтәбез.

5 Икенчедән, «кечкенә нәрсәдә» тыңлаучан булуыбыз «зур нәрсәдә» — авыррак сынаулардагы тәртибебезгә тәэсир итә. Әйдәгез, Данил һәм аның өч дусты — Анания, Мисаил һәм Азария мисалын карап чыгыйк. Аларны б. э. к. 617 елда әсир итеп ерак Бабыл шәһәренә алып киткәннәр. Яшь чактан ук аларга Набуходоносор патша сараенда яшәргә туры килгән. Шунда «патша аларга патша өстәленнән көндәлек ризык һәм үзе эчкән шәрабны билгеләп куйды, һәм аларны өч ел тәрбияләргә кушты, өч ел үткәннән соң, алар патша каршына килеп басарга тиеш иде» (Данил 1:3—5).

6. Бабыл сараенда Данил һәм аның өч дусты нинди авыр хәлгә эләккәннәр?

6 Бу дүрт яһүд егетенә Бабыл патшасының ризыгы белән туклану берничек тә ярамаган. Чөнки патшаның затлы ризыклары арасында Муса Кануны ашаудан тыйган ашамлыклар да булырга мөмкин иде (Канун 14:3—20). Үтерелгән хайваннардан да канны тиешенчә чыгармаганнардыр, ә андый итне ашау Аллаһы канунын бозу булыр иде (Канун 12:23—25). Өстәвенә ризык потларга корбан итеп китерелгән булгандыр, чөнки Бабыл кешеләре, үз йолалары буенча, бергә ашар алдыннан ризыкларын үз илаһиларына корбан итеп китергәннәр.

7. Данил һәм аның өч дустының тугрылыгы нәрсә күрсәткән?

7 Бабыл патшасының сараенда кеше берәр нәрсә ашарга теләмәсә, моңа, әлбәттә, әллә ни игътибар бирмәгәннәр. Әмма Данил һәм аның дуслары үз йөрәкләрендә шундый карарга килгәннәр: Аллаһы исраиллеләргә биргән канунда ашаудан тыелганны ашамаска һәм нәҗесләнмәскә, бу яктан тәвәккәл булырга. Ризык аша аларның Аллаһыга тугрылыгы сыналган. Алар патша ризыгын яшелчә белән суга алмаштыруларын сораганнар, һәм үтенечләре канәгатьләндерелгән (Данил 1:9—14). Кемгәдер бүген бу егетләрнең эшләгәннәре әллә ни әһәмиятле түгел кебек тә күренергә мөмкин. Әмма бу дүрт яһүднең тугрылыгы алар Йәһвә ягында һәм аның хакимлеген хөрмәт итәләр икәнен күрсәткән.

8. а) Данилның өч дусты нинди авыр сынау белән очрашкан? б) Сынау нәрсә белән тәмамланган, һәм бу безне нәрсәгә өйрәтә?

8 Данил һәм аның өч дусты кечкенә кебек күренгән нәрсәдә тугрылык күрсәтеп, үзләрен тагы да зуррак сынауга әзерләгәннәр. Изге Язмаларны ачып, Данил китабының өченче бүлеген укып чыгыйк. Анда бу өч яһүд егетенә, Набуходоносор патша куйган алтын тораташка баш ияргә теләмәгәннәре өчен, үлем янаганы турында әйтелә. Аларны патша алдына алып килгәч, алар болай дигән: «Без хезмәт иткән Аллаһыбыз безне утлы мичтән коткарырга көчле, һәм синең кулыңнан, патша, ул безне коткарачак. Хәтта бу шулай булмаса да, сиңа, патша, шул билгеле булсын, без синең аллаларыңа хезмәт итмәячәкбез һәм син куйган алтын тораташка баш имәячәкбез» (Данил 3:17, 18). Йәһвә үз хезмәтчеләрен коткарганмы? Әйе, алар исән калган, һәм мич ялкыны аларга бернинди зыян китермәгән, ә аларны мичкә ыргыткан кешеләр үзләре, ыргытканда, янып үлгән. Бу егетләр һәрвакыт тугры булганнар, һәм бу аларга җитди сынауны җиңәргә булышкан. Шулай итеп, кечкенә нәрсәләрдә тугры булып калу бик мөһим икәнен күрәбез.

«Җирдәге байлык белән» тугры эш йөртү

9. Гайсә Лүк 16:10 дагы сүзләрне әйткәндә, тагын нәрсәне искә алган?

9 Гайсә, «кечкенә нәрсәдә ышанычлы булган зур нәрсәдә дә ышанычлы булыр» дигән принципны бирер алдыннан, мондый сүзләр әйткән: «Җирдәге байлык белән үзегезгә дуслар булдырыгыз. Шулай эшләсәгез, байлык беткәч, мәңгелек яшәү урынына кабул ителерсез». Һәм шул сүзләрдән соң кечкенә нәрсәдә ышанычлы булуның мөһимлеген искә алып, болай өстәгән: «Шулай итеп, сез җирдәге [«тәкъва булмаган», ЯД] байлык белән ышанычлы эш йөртмисез икән, чын байлыкны сезгә кем әманәт итәр? [...] Берәү дә ике хуҗага хезмәт итә алмас: берсен яратмас, ә икенчесен яратыр; берсенә тугры булыр, ә икенчесен санга сукмас. Аллаһыга да, байлыкка да берьюлы хезмәт итә алмассыз» (Лүк 16:9— 13).

10. Ничек «тәкъва булмаган байлыкны» куллану буенча тугрылык күрсәтергә?

10 Китерелгән шигырьләр буенча, Гайсәнең Лүк 16:10 да әйтелгән сүзләре «тәкъва булмаган байлык», яки акча һәм мал-мөлкәт куллануга кагылышлы булган. Бу байлык, мал-мөлкәт, аеруча акча камил булмаган кешеләр кулында булганга күрә, тәкъва булмаган дип аталган. Өстәвенә баерга теләк гаделсез эшләргә китерергә мөмкин. Без, байлыкны акыл белән куллансак, тугрылык күрсәтәбез. Байлыкны үз-үзең турында гына уйлап сарыф итү урынына, без аны Патшалык эшләренә булышыр өчен һәм мохтаҗлыкта яшәгәннәргә ярдәм итәр өчен кулланабыз. Бу яктан тугры булып, без Йәһвә Аллаһы һәм Гайсә Мәсих белән дуслыкка ия булабыз, ә алар «мәңгелек яшәү урынының» хуҗалары. Киләчәктә алар безне «кабул итәчәкләр»: кайберләребезгә — күктә, ә кайберләребезгә җирдә мәңгелек тормыш бүләк итәчәкләр.

11. Ни өчен Йәһвә Шаһитләренең бөтендөнья эшенә бара торган ирекле иганәләр турында искә алырга оялмаска кирәк?

11 Кешеләргә Изге Язмаларны яки аңа нигезләнгән әдәбиятны тәкъдим иткәндә, Йәһвә халкының бөтендөнья эшенә бара торган ирекле иганәләр турында искә алып, без аларга нинди мөмкинлек бирәбез икәнен онытмыйк. Шулай итеп без аларга үз мал-мөлкәтен акыллы кулланырга мөмкинлек бирәбез. Әйе, Лүк 16:10 да язылган сүзләр турыдан-туры мал-мөлкәт куллануга бәйле. Әмма бу өзектәге принципны тормышның башка өлкәләрендә дә кулланып була.

Намуслы булу мөһим

12, 13. Кайсы өлкәләрдә без намуслылык күрсәтә алабыз?

12 Рәсүл Паул: «Без намусыбызның чиста булуына ышанабыз, чөнки бар нәрсәдә дөрес [«намуслы», ЯД] гамәл кылырга телибез»,— дип язган (Еврейләргә 13:18). «Бар нәрсәдә» дигән сүзләр, әлбәттә, акча белән бәйле эшләргә дә кагыла. Без бурычларны үз вакытында кайтарырга һәм бар булган салымнарны түләргә тырышабыз. Ни өчен? Шулай эшләргә безне вөҗданыбыз дәртләндерә, ә иң мөһиме, без моны Аллаһыны яратканга һәм аның әмерләрен үтәргә теләгәнгә эшлибез (Римлыларга 13:5, 6). Берәр кешенең югалган әйберен тапсак, нәрсә эшләрбез? Без, әлбәттә, аны хуҗасына кайтарырга тырышырбыз. Һәм аңа ни өчен кайтарабыз икәнен аңлатып, искиткеч шаһитлек бирә алырбыз!

13 Бар нәрсәдә намуслы һәм тугры булу — бу шулай ук үз эшеңне тырышып башкару дигәнне аңлата. Эшләгән урыныбызда намуслы булып, без Аллаһыбыз турында шаһитлек бирәбез. Без ялкауланмыйбыз һәм шуның белән эш бирүченең вакытын «урламыйбыз». Без тырышып эшләр өчен көч куябыз һәм барысын Йәһвә өчен башкарган кебек башкарабыз (Эфеслеләргә 4:28; Көлессәйлеләргә 3:24). Хәбәр ителгәнчә, Европаның бер илендә эшләүче кешеләр больничный лист алганда, аларның өчтән бер өлеше, табиб аларны эштән азат итсен өчен, авырган булып кылана. Аллаһының чын хезмәтчеләре, алдап, үзләренә «ял» ясарга тырышмый. Эш бирүчеләр, гадәттә, Шаһитләрнең намуслы һәм тырыш булуларын бик кадерли һәм кайвакыт аларга эштә югарырак урын бирәләр (Гыйбрәтле сүзләр 10:4).

Мәсихчеләр хезмәтендә тугрылык

14, 15. Мәсихче хезмәттә ничек тугрылык күрсәтергә?

14 Безгә ышанып тапшырылган хезмәттә ничек тугрылык күрсәтергә? «Аллаһыга даими рәвештә данлау корбаны китерик, Аның исемен телебез белән мактыйк»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Еврейләргә 13:15). Вәгазьдә тугры булу — бу хезмәттә регуляр рәвештә катнашу дигәнне аңлата. Бер ай дәвамында Йәһвә һәм аның ниятләре турында беркемгә дә сөйләмичә торыр өчен сәбәп бармы? Яхшы хәбәрне тырышып вәгазьләү безгә шулай ук тәҗрибә тупларга һәм хезмәтебезнең сыйфатын яхшыртырга булышачак.

15 Тугрылык күрсәтер өчен тагын бер мөмкинлек — бу «Күзәтү манарасы» һәм «Патшалык хезмәтебез»дә бастырылган киңәшләрне куллану. Вәгазьгә әзерләнгәндә һәм тәкъдим ителгән кереш сүзләрне кулланганда, хезмәтебез күбрәк җимешләр китерә. Әллә без моны күрмибезме? Патшалык турындагы хәбәргә кызыксыну күрсәткән кешегә мөмкин кадәр тизрәк килергә тырышабызмы? Ә Изге Язмалар өйрәнүен ничек үткәрәбез? Бу йөкләмәне тырышып үтибезме? Хезмәтебездә тугры булып, без кешеләрнең дә һәм үзебезнең дә тормышыбызны саклый алабыз (1 Тимутегә 4:15, 16).

Дөньядан аерылган булу

16, 17. Дөньядан аерылган булуыбызны ничек күрсәтә алабыз?

16 Гайсә, Аллаһыга дога аша мөрәҗәгать иткәндә, үз шәкертләре турында болай дип әйткән: «Мин аларга Синең сүзеңне җиткердем. Дөнья аларга нәфрәтләнде, чөнки Мин дөньядан булмаган кебек, алар да дөньядан түгел. Аларны дөньядан алуыңны түгел, бәлки явызлыктан саклавыңны үтенәм. Мин дөньядан булмаган кебек, алар да дөньядан түгел» (Яхъя 17:14—16). Сүз нейтралитет, дини бәйрәмнәр, дини йолалар һәм әхлаксызлык кебек җитди сораулар турында барганда, без үзебезне дөньядан, әлбәттә, читтә тотабыздыр. Ә сүз кечкенә нәрсәләр турында барганда? Бу дөнья әкрен генә, сиздермичә безгә тәэсир итә аламы? Мәсәлән, сак булмасак, без җиңел генә бу дөньяның әдәпсез һәм килешсез кием кию гадәтен үзләштереп китәргә мөмкин. Әмма тугры булу «оялчанлык һәм әхлаклылык белән» киенергә һәм шундый ук прическалар ясарга дәртләндерәчәк (1 Тимутегә 2:9, 10). Әйе, «хезмәтебезне гаепләмәсеннәр өчен, без беркемгә дә бернинди киртә куймыйбыз. Киресенчә... үзебезне Аллаһы хезмәтчеләре итеп тәкъдим итәбез» (2 Көринтлеләргә 6:3, 4, 8).

17 Йәһвәне данларга теләп, без җыелыш очрашуларына тиешле кием киеп килергә тырышабыз. Без конгрессларда да Йәһвәне данларга телибез. Киемебез чиста, пөхтә һәм тиешле булырга тиеш. Бу безне күргән кешеләр өчен яхшы шаһитлек булыр. Безне, Паул белән аңа булышкан кешеләрне күзәткән кебек, хәтта фәрештәләр дә күзәтә (1 Көринтлеләргә 4:9). Шуңа күрә без һәрвакыт әдәпле киенергә тырышабыз. Кием турында әйткәндә, тугры булу берәрсе өчен «кечкенә» нәрсә кебек күренергә мөмкин, әмма Аллаһы моны мөһим дип саный.

Тугры булган кешеләр өчен фатихалар

18, 19. Тугры булу нинди фатихалар китерә?

18 Чын мәсихчеләр «Аллаһы тарафыннан бирелгән төрле сәләтләрне кулланган» «яхшы идарәчеләр» дип атала. Менә ни өчен алар «Аллаһы биргән көчкә» өмет баглыйлар (1 Петер 4:10, 11). Өстәвенә Аллаһы мәрхәмәте аркасында, безгә — «идарәчеләргә» — безнеке булмаган күп нәрсә ышанып биргәннәр. Мәсәлән, мәсихчеләр хезмәте. Без Аллаһы биргән көчкә — «гаять зур кодрәткә» өметләнсәк, үзебезне «яхшы идарәчеләр» итеп күрсәтербез (2 Көринтлеләргә 4:7). Бу безне киләчәктәге һәркайсы сынауларга әзерләячәк!

19 «Аның бар гаделләре, Ходайны яратыгыз; Ходай ышанычлыларны саклый»,— дип җырлаган мәдхия җырлаучы (Мәдхия 30:24). Йәһвә — «барлык кешеләрне, бигрәк тә иман итүчеләрне», ягъни тугры булганнарны Коткаручы (1 Тимутегә 4:10). Әйдәгез, тулысынча аңа өмет баглап, тугры калырга тәвәккәл булыйк.

Хәтерлисезме?

• Ни өчен «кечкенә нәрсәдә» тугры булырга кирәк?

• Намуслылык турында сүз барганда, тугры булу нәрсәне аңлата?

• Мәсихче хезмәттә тугрылык күрсәтү нәрсәне аңлата?

• Дөньядан аерылган булу турында сүз барганда, тугры булу нәрсәне аңлата?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[17 биттәге иллюстрацияләр]

Кечкенә нәрсәдә ышанычлы булган зур нәрсәдә дә ышанычлы булыр.

[19 биттәге иллюстрация]

Без «бар нәрсәдә намуслы гамәл кылырга телибез».

[19 биттәге иллюстрация]

Тугры булуыңны күрсәтер өчен яхшы мөмкинлек — бу вәгазьгә тырышып әзерләнү.

[20 биттәге иллюстрация]

Киемең һәм прическаң тыйнак булсын.