Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Үзегезне үзегез сынагыз»

«Үзегезне үзегез сынагыз»

«Үзегезне үзегез сынагыз»

«Иман белән яшибез микән? — дип үзегезне үзегез сынагыз, үзегезне үзегез тикшерегез» (2 КӨРИНТЛЕЛӘРГӘ 13:5).

1, 2. а) Иманыбызның дөреслегенә шикләнү ничек безгә тәэсир итәргә мөмкин? б) Көринт шәһәрендәге нинди хәл берәрсендә үзенең сайлаган юлының дөреслегенә шикләр тудыра алган?

ЮЛДАН барган кеше юл чатына килеп җиткәч, кайсы якка борылырга икәнен белмичә, узып баручы бер кешене туктата. Әмма аның томанлы аңлатуы юлдан барган кешене тагы да ныграк бутап куя. Ул аптырап, кая барырга белмичә, юлын дәвам итә алмый. Без иман иткән тәгълиматларның дөреслегенә карата туган шикләр дә безгә шулай ук тәэсир итәргә мөмкин. Андый шикләнү карарлар кабул итү сәләтебезгә зыян китерергә мөмкин, һәм без, нәтиҗәдә, кайсы юл белән барырга микән дип икеләнеп торырга мөмкин.

2 Беренче гасырда Грециядә, Көринт шәһәрендәге мәсихчеләр җыелышында туган хәл кайбер мәсихчеләргә моңа охшаш зыян китерә алган. «Гадәттән тыш бөек рәсүлләр» рәсүл Паул турында: «Ул үзенең хатларында кырыс һәм көчле, ә үзе кеше алдында көчсез һәм аның сүзләре әһәмиятсез»,— дип, аның абруен шик астына алганнар (2 Көринтлеләргә 10:7—12; 11:5, 6). Мондый караш аркасында җыелыштагы мәсихчеләрнең берәрсендә үзенең сайлаган юлының дөреслегенә шикләр туа алган.

3, 4. Ни өчен Паулның Көринт шәһәрендәге мәсихчеләргә биргән киңәше бездә кызыксыну уята?

3 Б. э. 50 елында, Көринт шәһәрендә булганда, Паул анда җыелыш оештыра. Ул «иман итүчеләрне Аллаһы сүзенә өйрәтеп, Көринттә ел ярым яшәгән». Ул вакытта «Паулның сөйләгәнен ишеткән күп кенә көринтлеләр иман китерделәр һәм суга чумдырылу йоласын үттеләр» (Рәсүлләр 18:5—11). Паул бу шәһәрдәге кардәшләренең рухи иминлеге турында бик нык борчылган. Өстәвенә Көринт мәсихчеләре, Паулдан кайбер сораулар буенча киңәш сорап, үзләре хатлар язган (1 Көринтлеләргә 7:1). Һәм ул аларга бик кыйммәтле киңәш биргән.

4 «Иман белән яшибез микән? — дип үзегезне үзегез сынагыз, үзегезне үзегез тикшерегез»,— дип язган Паул (2 Көринтлеләргә 13:5). Көринт мәсихчеләре бу киңәшне тотса, бу аларны үз юлларының дөреслегенә шикләнүдән саклар иде. Шул киңәшне тоту безне дә яклый ала. Ничек соң Паул киңәше буенча эш итәргә? Иман белән яшибез микән дип үзебезне ничек сынап чыгарга? Үзеңне сынау дигән сүзләр нәрсә аңлата?

«Иман белән яшибез микән? — дип... үзегезне үзегез тикшерегез»

5, 6. Иман белән яшибезме икәнен нинди эталон тикшереп чыгарга булыша, һәм ни өчен аны камил эталон дип атап була?

5 Берәр нәрсәне яки берәр кемне тикшерер өчен, гадәттә, аны эталон белән чагыштыралар. Бу очракта сүз тәгълиматларыбызны түгел, ә һәрберебезне аерым — үзебезне тикшерү турында бара. Безнең камил эталоныбыз бар. «Ходайның җаннарны төзәтә торган кануны камил, Ходайның балаларны акыллыландыра торган ачышы дөрес. Ходайның күңелне сөендерә торган әмере гадел, Ходайның күзләрне яктырта торган васыяте якты»,— дип әйтелә Давыт язган мәдхиядә (Мәдхия 18:8, 9). Изге Язмаларда Йәһвәнең камил кануннары, ышанычлы искә төшерүләре, гадел әмерләре һәм саф васыятьләре язылган. Алар тикшерер өчен яхшы эталон булып тора.

6 Аллаһы тарафыннан рухландырылган Изге Язма турында Паул болай дип язган: «Аллаһының сүзе тере вә куәтле; ул ике ягы да үткен теләсә нинди кылычтан да үткенрәк. Ул безнең эчебезгә шулкадәр тирән үтеп керә ки, җанны рухтан, буыннарны сөяк җелегеннән аера. Ул безнең йөрәгебездәге уй-фикерләребезне хөкем итә» (Еврейләргә 4:12). Аллаһы сүзе, йөрәкләребезне тикшереп, безнең эчке ягыбызны күрсәтә ала. Әмма «үткен» һәм куәтле Аллаһы сүзе безнең өчен дә тере булсын өчен нәрсә эшләргә? Мәдхия җырлаучы бу сорауга ачык итеп җавап бирә. Ул Йәһвә кануныннан шатлык тапкан һәм канун турында «көнен-төнен» уйланган кешене бәхетле дип атый (Мәдхия 1:1, 2). Йәһвә кануны аның Сүзендә, Изге Язмаларда язылган. Без Йәһвә Сүзен укудан рәхәтлек табарга тиеш, һәм безгә аны укып уйланыр өчен вакыт бүлеп куярга кирәк. Һәм Аллаһы Сүзе безне тикшереп торсын өчен, бу Сүздә язылганнар безгә үтеп керергә тиеш. Безгә аларның үтеп керүенә юл куярга кирәк.

7. Иман белән яшибез микән дип үзебезне тикшереп чыгар өчен нинди төп юл бар?

7 Шулай итеп, иман белән яшибез микән дип үзебезне тикшереп чыгар өчен төп юл — бу Изге Язмаларны укып, белгәннәребез турында уйлану һәм тәртибебез анда әйтелгәнгә никадәр төгәл туры килә икәнен тикшерү. Аллаһы Сүзен аңлар өчен, безнең ярдәмебез бар, һәм без моңа сөенә алабыз.

8. Ничек «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» тарафыннан бирелгән басмалар иман белән яшибез микән дип үзебезне тикшерергә ярдәм итә ала?

8 «Ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» тарафыннан бирелгән басмаларда Изге Язмалар аңлатыла. Йәһвә бу басмалар аша өйрәтә һәм үгет-нәсихәт бирә (Маттай 24:45). Мәсәлән, «Йәһвәгә якынлаш» * дигән китаптагы күпчелек бүлекләрнең азагында «Уйлану өчен сораулар» дигән рамка бирелгән. Бу сораулар уйланыр өчен бик яхшы мөмкинлек бирә! Шулай ук «Күзәтү манарасы» һәм «Уяныгыз!» дигән журналларда төрле темага мәкаләләр бастырыла. Алар да иман белән яшибез микән дип үзебезне тикшерергә ярдәм итәләр. Күптән түгел генә чыккан мәкаләләрдә Гыйбрәтле сүзләр китабыннан алынган шигырьләр аңлатылган иде. Бер мәсихче апа-кардәш бу мәкаләләр турында болай дип әйткән: «Бу бик файдалы мәкаләләр. Алар миңа сөйләшүем, тәртибем һәм карашларым Йәһвәнең тәкъва нормаларына туры киләме икәнен тикшерергә булыша».

9, 10. Иман белән яшибез микән дип үзебезне тикшерергә ярдәм итәр өчен Йәһвә нәрсә биргән?

9 Шулай ук җыелыш очрашуларында һәм конгрессларда таяныч һәм мул итеп җитәкчелек алабыз. Моның барысын Аллаһы Ишагыйя мондый сүзләр белән пәйгамбәрлек иткән кешеләргә бирә: «Соңгы көннәрдә Ходай йортының тавы таулар башы итеп куелачак һәм калкулыклар өстеннән күтәреләчәк, һәм аңа таба бөтен халыклар агылыр. Һәм күп халыклар барып, болай диячәкләр: килегез һәм Ходай тавына меник... һәм ул безне үз юлларына өйрәтәчәк, һәм аның сукмаклары буенча йөриячәкбез» (Ишагыйя 2:2, 3). Безнең Йәһвә юллары турында андый белемебез бар. Бу искиткеч фатиха!

10 Рухи яктан тәҗрибәле кешеләрнең, шул исәптән өлкәннәрнең киңәшләре дә үзебезне тикшереп чыгарга булыша. Изге Язмаларда бу кешеләр турында болай дип әйтелгән: «Имандашлар, кем дә булса берәү ниндидер гөнаһ кылганда тотыла икән, сез, рухлы кешеләр, аны басынкылык белән төзәтегез; тик вәсвәсәгә бирелмәс өчен һәрберегез үз-үзен дә күзәтсен» (Гәләтиялеләргә 6:1). Без үзебезне төзәтер өчен шундый ярдәм алабыз. Мондый мөмкинлек өчен рәхмәтле булыйк!

11. Иман белән яшибез микән дип үзеңне тикшерү тагын нәрсәне үз эченә ала?

11 Безнең басмалар, мәсихчеләр очрашулары, билгеләнгән абый-кардәшләр — бу Йәһвә биргән искиткеч бүләкләр. Ләкин, иман белән яшибез микән дип үзебезне тикшереп чыгар өчен, үз-үзеңә анализ ясарга кирәк. Шуңа күрә басмаларыбызны укыганда яки Изге Язмаларга нигезләнгән үгет-нәсихәт алганда, безгә үз-үзебезгә мондый сораулар бирергә кирәк: «Бу сүзләр миңа кагыламы? Мин шулай эшлимме? Мәсихчеләр тоткан тәгълиматларда мин нык тораммы?» Алынган белемнәргә карашыбыз шулай ук рухилыгыбызга тәэсир итә. «Үзендә Аллаһы Рухы булмаган кеше Аллаһы Рухы күрсәткәннәрне кабул итми, чөнки аларны акылсызлык дип саный,— дип әйтелә Изге Язмаларда. — Аллаһы Рухына ия булучы исә һәрнәрсә турында фикер йөртә ала» (1 Көринтлеләргә 2:14, 15). Китаплар, журналлар һәм башка басмаларны укып алган белемнәребез өчен, шулай ук җыелыш очрашуларында һәм өлкәннәрдән ишеткәннәребез өчен без рәхмәтле булырга тиеш.

«Үзегезне үзегез сынагыз»

12. Үзеңне үзең сынап чыгу нәрсә аңлата?

12 Үзеңне үзең сынап чыгу үз-үзеңә бәя бирү дигәнне аңлата. Без хакыйкатьтә йөрибездер, әмма рухилыгыбызның дәрәҗәсе нинди? Үз-үзеңне сынап чыгу бу шулай ук үзеңнең рухи яктан җитлеккән булуыңа дәлилләр эзләү һәм рухи бүләкләр өчен чын күңелдән рәхмәтле булу дигәнне аңлата.

13. Еврейләргә 5:14 буенча, җитлеккән булуыбызны нәрсә күрсәтә?

13 Без җитлеккән мәсихче икәнен нәрсә күрсәтә? Рәсүл Паул болай дип әйткән: «Каты азык җитлеккәннәр өчен; алар куллану аша үзләштерү сәләтләрен яхшылык белән яманлыкны аерырга өйрәткәннәр» (Еврейләргә 5:14, ЯД). Без, үзләштерү сәләтебезне «өйрәтеп», яки күнектереп, үзебезнең җитлеккән булуыбызны исбат итәбез. Спорт белән шөгыльләнүче, уңышларга ирешер өчен, күнегүләр ясап, мускулларын күнектерергә тиеш, нәкъ шулай ук без дә үзебезнең үзләштерү сәләтебезне Изге Язмалар принципларын кулланып күнектерергә тиешбез.

14, 15. Ни өчен безгә Аллаһы Сүзенең тирәнлекләрен өйрәнер өчен тырышлыклар куярга кирәк?

14 Әмма үзләштерү сәләтебезне өйрәтер алдыннан безгә белемнәр алырга кирәк. Моның өчен тырышып үткәрелә торган шәхси өйрәнү таләп ителә. Изге Язмаларны регуляр рәвештә шәхси өйрәнгәндә, аеруча Аллаһы Сүзенең тирәнлекләренә «чумганда», безнең үзләштерү сәләтебез яхшыра. Соңгы елларда «Күзәтү манарасы» журналында бик күп тирән темалы мәкаләләр каралды. Тирән хакыйкатьләр карала торган мәкаләләргә карашыбыз нинди? Аларда «авыр аңлашыла торган кайбер нәрсәләр» булганга, аларны игътибарсыз калдырмыйбызмы? (2 Петер 3:16). Киресенчә, без, анда әйтелгәнне аңлар өчен, аерым тырышлыклар куябыз (Эфеслеләргә 3:18).

15 Ә шәхси өйрәнү авыр бирелсә? Аңардан рәхәтлек табарга тырыш — бу бик мөһим. Шулай ук рухи аппетитыңны үстер * (1 Петер 2:2). Җитлеккәнлекне үстерер өчен, каты ризык — Аллаһы Сүзендәге тирәнрәк хакыйкатьләр белән «тукланырга» кирәк. Югыйсә үзләштерү сәләтебез чикле булачак. Әмма җитлеккәнлек белемнәр үзләштерү белән генә чикләнми. Безгә тырышып үткәрелә торган шәхси өйрәнү вакытында алган белемнәребезне көндәлек тормышыбызда кулланырга кирәк.

16, 17. Сүзне үтәүчеләр булыр өчен шәкерт Ягъкуб нинди киңәш бирә?

16 Нинди без чынлыкта? Моны хакыйкать өчен рәхмәтле булуыбыз аша, ягъни иман эшләребез аша күреп була. Шәкерт Ягъкуб, ачык мисал кулланып, ничек без бу яктан үзебезне сынап чыга алабыз икәнен күрсәткән: «Сүз тыңлап кына үз-үзегезне алдамагыз, ә аны үтәгез. Кем дә булса Аллаһы сүзенә колак сала, ләкин аны үтәми икән, ул үзенә табигать тарафыннан бирелгән йөзен көзгедән караучыга охшап кала: үзенә җентекләп карый да, читкәрәк китү белән, йөзенең ниндилеген шундук оныта. Кем дә кем Аллаһының камил булган иреклелек канунын игътибар белән тикшерә һәм, шулай дәвам итеп, ишеткәнен онытмыйча, аны башкара икән, ул үзенең эшләрендә бәхетле булачак» (Ягъкуб 1:22—25).

17 Шәкерт Ягъкубның сүзләрен башкача болай әйтеп була: «Аллаһы сүзенең камил канун көзгесенә игътибар белән карап, үз-үзегезгә бәя бирегез. Бу яктан тырыш булыгыз һәм Аллаһы сүзеннән аңлаганны исәпкә алып, үз-үзегезне төрле яктан карап тикшерегез. Шуннан соң күргәннәрегезне онытмагыз. Кирәкле үзгәрешләр ясагыз». Бу киңәшне тоту кайвакыт бик авыр.

18. Ни өчен Ягъкубның киңәшен тоту җиңел түгел?

18 Мәсәлән, Патшалык турындагы вәгазь эшендә катнашырга дигән таләпне карап чыгыйк. «Йөрәк белән иман итү Аллаһы биргән хаклыкка алып килә, ә иманны икърар итү — котылу бирә»,— дип язган Паул (Римлыларга 10:10). Котылу бирә торган хәбәрне барлык халык алдында «икърар итәр» өчен, күп санлы үзгәрешләр ясарга кирәк. Күпчелегебезгә вәгазь эшендә катнашу җиңел түгел. Һәм бу эштә ашкынып катнашу өчен һәм вәгазь тормышыбызда тиешле урында торсын өчен, тагын да күбрәк үзгәрешләр һәм корбаннар таләп ителә (Маттай 6:33). Әмма Аллаһы йөкләгән эшнең үтәүчеләре булгач, без шатланабыз, чөнки ул Йәһвәне данлый. Безне Патшалыкның ашкынучан вәгазьчеләре дип атап буламы?

19. Иман эшләребез санына нәрсә керергә тиеш?

19 Иман эшләребез санына нәрсә керергә тиеш? Паул: «Нәрсәгә өйрәндегез, миннән нәрсә кабул иттегез һәм ишеттегез, миндә нәрсә күрдегез — боларның барын да тырышып башкарыгыз һәм иминлек Аллаһысы сезнең белән булыр»,— дип язган (Филиппуйлыларга 4:9). Өйрәнгәнне, кабул иткәнне, ишеткәнне һәм күргәнне, ягъни мәсихчеләрнең багышлануы һәм тормыш рәвеше үз эченә алган бар нәрсәне куллануыбыз белән, без чынлыкта нинди икәнебезне күрсәтәбез. Йәһвә үз пәйгамбәре Ишагыйя аша: «Менә юл, шул юлдан барыгыз»,— дип әйткән (Ишагыйя 30:21).

20. Җыелыш өчен нинди кешеләр зур фатиха?

20 Аллаһы Сүзен тырышып өйрәнгән ир-атлар һәм хатын-кызлар яхшы хәбәрне ашкынып вәгазьлиләр, аларның Аллаһыга тугрылыгы кимчелексез. Алар шулай ук Патшалык эшләрендә тугры катнашалар. Мондый мәсихчеләр җыелыш өчен зур фатиха, һәм алар җыелышны ныгыталар. Алар күп файда китерәләр, чөнки җыелышка яңа гына килгән күп кешеләргә кайгыртучанлык һәм таяныч кирәк. Паулның иман белән яшибез микән дип үзебезне тикшереп чыгарга дигән киңәшен чын күңелдән кабул итеп, без дә башкаларга уңай яктан тәэсир итә торган кешеләр булабыз.

Аллаһы ихтыярын шатлык белән үтәгез

21, 22. Ничек без Аллаһы ихтыярын үтәүдән шатлык таба алабыз?

21 «Әй Аллам, Синең ихтыярыңа буйсынасым килә, Синең кануның минем йөрәгемдә»,— дип җырлаган борынгы Исраил патшасы Давыт (Мәдхия 39:9). Давытка Аллаһы ихтыярын үтәү шатлык китергән. Ни өчен? Чөнки Аллаһы кануннары аның йөрәгендә булган. Ул нинди юлдан барырга микән дип шикләнеп тормаган.

22 Аллаһы кануны безнең йөрәгебездә булса, без нинди юлдан барырга микән дип шикләнеп тормыйбыз. Без Аллаһы ихтыярын шатлык белән үтибез. Шуңа күрә Йәһвәгә чын күңелдән хезмәт итәр өчен «бар көчебезне» куйыйк (Лүк 13:24).

[Искәрмәләр]

^ 8 абз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган. Рус телендә бар.

^ 15 абз. Өйрәнүне ничек алып барырга? Моның турында киңәшләрне «Теократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз» дигән китапның (рус) 27—32 нче битләреннән карагыз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

Хәтерлисезме?

• Иман белән яшибез микән дип үзебезне ничек тикшереп чыга алабыз?

• Нәрсә ул үз-үзеңне сынап чыгу?

• Мәсихче җитлеккәнлегебез нәрсәдән беленә?

• Ничек иман эшләре үз-үзебезгә бәя бирергә ярдәм итә?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[13 биттәге иллюстрация]

Иман белән яшибез микән дип үзебезне тикшереп чыгар өчен иң төп юл нинди икәнен беләсезме?

[14 биттәге иллюстрация]

Үзләштерү сәләтебезне «өйрәтеп», без җитлеккән мәсихчеләр икәнебезне күрсәтәбез.

[15 биттәге иллюстрацияләр]

Онытучан тыңлаучылар түгел, ә сүзне үтәүчеләр булып, без үзебезне сынап чыгабыз.