Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Без Аллаһыбыз Йәһвә исеме хакына йөриячәкбез

Без Аллаһыбыз Йәһвә исеме хакына йөриячәкбез

Без Аллаһыбыз Йәһвә исеме хакына йөриячәкбез

«Без гасырлардан гасырларга Аллаһыбыз Ходай исеме хакына йөриячәкбез» (МИХЕЙ 4:5).

1. Әхлак турында әйткәндә, Нух көннәрендә дөнья хәле нинди булган, һәм Нух башкалардан нәрсә белән аерылып торган?

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА, Аллаһы белән йөргән дип, беренче итеп Ханок турында әйтелә. Икенчесе Нух булган. Аның турында: «Ул садыйк-тугъры, замандашлары арасында саф, Аллаһы юлында йөрүче кеше иде»,— дип әйтелә (Яратылыш 6:9). Нух көннәренә кешелек тулаем алганда саф гыйбадәт кылудан читкә киткән булган. Ул көннәрдә тугрылыкларын югалткан фәрештәләр хатын-кызлар белән якынлык кылганга, «шөһрәтле, көчле әзмәверләр» туган, нәтиҗәдә дөнья хәле тагы да кискенләшкән. Шуңа күрә җирнең җәбер-золым белән тулганына гаҗәпләнәсе дә юк! (Яратылыш 6:2, 4, 11). Шулай да Нух сафлыгын саклаган һәм «тәкъва тормышны вәгазьләүче» булган (2 Петер 2:5). Аллаһы аңа тормышны саклар өчен көймә төзергә кушкач, Нух тыңлаучанлык күрсәтеп, «Аллаһының барлык боерыкларын җиренә җиткереп үтәгән» (Яратылыш 6:22). Әйе, Нух Аллаһы белән йөргән.

2, 3. Нух безнең өчен нинди яхшы үрнәк калдырган?

2 Паул, тугры шаһитләр турында язганда, Нухны да искә ала: «Иман аркасында Нух, нәрсәләр буласы турында Аллаһыдан кисәтү алгач, ләкин әле аны күрмәс борын, Аңа буйсынып, гаиләсен коткару өчен көймә төзегән. Аның иманы дөньяны хөкем иткән, һәм иманы аркасында Аллаһы аны хак дип игълан иткән» (Еврейләргә 11:7). Нух безгә гаҗәеп үрнәк калдырган! Ул Йәһвә әйткән сүзнең үтәләчәгенә бер дә шикләнмәгән һәм Аллаһы әмерләрен үтәр өчен үз вакытын, көчен сарыф иткән һәм мал-мөлкәтен кулланган. Моңа охшаш итеп, безнең көннәрдә дә күпләр бу дөнья тәкъдим иткән мөмкинлекләрне кире кагалар һәм Йәһвә әмерләрен үтәр өчен вакытларын, көчләрен сарыф итәләр һәм мал-мөлкәтләрен кулланалар. Мондый искиткеч иман аларның үзләрен дә һәм башка кешеләрне дә коткарачак (Лүк 16:9; 1 Тимутегә 4:16).

3 Үткән мәкаләдә без Ханок — Нухның карт бабасының мисалын карап чыккан идек. Ханокка кебек, Нух белән аның гаиләсенә дә тугры калу авыр булган. Ханок көннәрендәге кебек, Нух көннәрендә дә Йәһвәгә хезмәт иткән кешеләр әз булган. Нибары сигез кеше генә, Аллаһыга тугры булып, Туфанда исән калган. Нух җәбер-золым һәм әхлаксызлык белән тулган дөньяда тәкъва тормыш турында вәгазьләгән. Өстәвенә ул гаиләсе белән бергә, агачтан зур көймә төзеп, Туфанга әзерләнгән, ә кешеләрнең бит андый су басуын күргәннәре булмаган. Нух һәм аның гаиләсе кешеләргә бик сәер күренгәндер!

4. Гайсә Нух замандашларының нинди хаталары турында әйткән?

4 Шунсы кызык: Гайсә, Нух көннәре турында әйткәндә, шул көннәрдә җәбер-золым, ялган дин һәм әхлаксызлык булса да, моның турында сөйләп тормаган. Гайсә ул көннәрдәге кешеләрнең төп хатасына басым ясаган: бу кешеләр Нух кисәтүенә игътибар итәргә теләмәгән. Алар «ашаганнар, эчкәннәр, өйләнгәннәр һәм кияүгә чыкканнар. Нух көймәгә кергән көнгә кадәр шулай булган» дип әйткән Гайсә. Ашау-эчү, өйләнү һәм кияүгә чыгу начар мени? Бар кеше дә шулай яши бит! Әмма Туфан килү вакыты якынлашкан, һәм Нух тәкъва тормыш вәгазьләгән. Аның сүзләре һәм тәртибе аларны кисәткән. Әмма «Туфан килеп, барын да агызып киткәнгә кадәр, алар төшенмәгәннәр» (Маттай 24:38, 39).

5. Нухка һәм аның гаиләсенә нинди сыйфатлар кирәк булган?

5 Шул көннәргә күз салып, Нухның бу тормыш юлын сайлап акыллы эш иткәнен күрәбез. Әмма Нух көннәрендә, Туфан алдыннан, башкалардан аерылып тору бик зур батырлык таләп иткән. Зур көймә төзеп анда төрле кош-җәнлекләрне җыяр өчен, Нух белән аның гаиләсенә нык иман кирәк булган. Бу тугры кешеләрнең башкалар кебек яшәргә теләге туганмы? Андый уйлар туган булса да, алар сафлык юлы белән баруларын дәвам иткәннәр. Туфан килгәнче күп еллар үткән һәм бу вакыт безнең һәрберебез бу дөнья төзелешендә түзеп үтәргә тиеш булган вакыттан күбрәк. Нухның иманы аны Туфанда саклап калган. Ә бар кешеләр кебек тормыш алып барган һәм нинди заманада яшәгәннәренә игътибар итмәгән кешеләр өстеннән Йәһвә үз хөкемен үтәгән.

Җир кабат җәбер-золым белән тула

6. Туфаннан соң нинди хәл сакланган?

6 Җир Туфан суларыннан арынгач, кешеләр кабат үрчеп тарала башлый. Әмма алар шулай ук камилсез булган, һәм «кешенең йөрәгендә туа торган явызлыклар аның балачагыннан ук» калып килгән (Яратылыш 8:21). Өстәвенә җеннәр, аларның кеше тәнен алу сәләтләре инде булмаса да, үз эшләрен бар көчләрен куеп дәвам иткәннәр. Озакламый ул бозык кешеләр дөньясы «явыз иблиснең хакимлеге астында» икәне ачыкланган, һәм Аллаһының чын хезмәтчеләренә, безнең көннәрдәге кебек, «Иблиснең мәкерле ниятләренә» каршы торырга туры килгән (1 Яхъя 5:19; Эфеслеләргә 6:11, 12).

7. Җәбер-золым белән көч куллану Туфаннан соң никадәр киң җәелгән?

7 Нәмруд яшәгән көннәрдә җир кабат җәберләү һәм көч куллану белән тула. Кеше саны артканга һәм техник прогресс аркасында, җәбер-золым һәм көч куллану тагы да арта. Борынгы заманда кылыч һәм сөңге, җәя, уклар һәм сугыш арбалары булса, ХХ гасыр башында мушкетлар һәм туплар, винтовкалар һәм артиллерия килә. Беренче бөтендөнья сугышында тагы да куркынычрак сугыш кораллары кулланыла: аэропланнар, танклар, су астында йөзә торган көймәләр һәм агулы газ. Бу кораллар белән миллионлаган кеше үтерелгән булган. Бу көтелмәгән хәл булганмы? Юк.

8. Ачылыш 6:1—4 тәге сүзләр ничек үтәлә?

8 1914 елда, Гайсә Аллаһының күк Патшалыгында Патша булгач, «Раббының көне» башланган (Ачылыш 1:10). Ачылыш китабында мондый күренеш бирелгән: Гайсә — ак атка атланган Патша, «җиңүче булып» чабучы җайдак. Аның артыннан башка җайдаклар чаба һәм алар кешелек өстенә төшкән төрле бәла-казаларны символлаштыралар. Җайдакларның берсе «уттай җирән ат» өстенә атланган һәм аңа «берсен-берсе үтерсеннәр өчен, барлык җиһанның тынычлыгын алырга вәкаләт... [һәм] зур кылыч бирелгән» булган (Ачылыш 6:1—4). Бу ат һәм аның җайдагы — сугышларны, ә зур кылыч — куәтле сугыш кораллары ярдәмендә алып барылган бүгенге моңа кадәр булмаган һәлакәтле сугышларны символлаштыра. Безнең көннәрдә бу сугыш кораллары арасында — дистәләгән мең кеше гомерен өзәргә сәләтле атом-төш ракета башлары һәм аларны меңләгән километрларга алып бара алган ракеталар, шулай ук кешеләрне күпләп үтерү өчен катлаулы химик һәм биологик кораллар.

Без Йәһвә кисәтүләренә игътибарлы

9. Туфан алдындагы дөньяны бүгенге дөнья белән чагыштырыгыз.

9 Нух көннәрендә әзмәверләр явыз кешеләрне начарлыкка котыртканнар, һәм бөтен җир җәбер-золым белән тулган, шуңа күрә Йәһвә ул дөньяны юк иткән. Ә безнең көннәр турында нәрсә әйтеп була? Көч куллану һәм кешеләрне җәберләү әзрәкме? Һич тә юк! Моннан тыш, бүген, Нух көннәрендәге кебек, кешеләр көндәлек эшләргә «чумган». Алар, кисәтүләргә колак салмыйча, бар кешеләр яшәгәнчә тормыш итәләр (Лүк 17:26, 27). Шуңа күрә Йәһвәнең кабат явыз кешеләрне юк итәчәгенә берәр шик бармы? Юк.

10. а) Нинди кисәтү Изге Язмаларда еш кабатлана? б) Безнең көннәрдә бердәнбер акыллы тормыш юлы нинди?

10 Туфан килүенә йөзләгән еллар алдарак, Ханок безнең көннәрдә булачак юк ителүне пәйгамбәрлек итеп әйткән (Яһүд 14, 15). Гайсә дә булачак «зур афәт» турында сөйләгән (Маттай 24:21). Бу вакыт турында башка пәйгамбәрләр дә кисәткән булган (Йәзәкил 38:18—23; Данил 12:1; Йоил 2:31, 32). Ә бу дөньяның ахыргы җимерелүе Ачылыш китабында ачык итеп сурәтләнгән (Ачылыш 19:11—21). Без дә һәрберебез Нух үрнәген тотабыз һәм ашкынып тәкъвалык вәгазьлибез. Без Йәһвәнең кисәтүләренә игътибарлы һәм ярату күрсәтеп якыннарыбызны шундый булырга чакырабыз. Без дә, Нух кебек, Аллаһы белән йөрибез дип әйтеп була. Яшәргә теләгән һәрбер кеше өчен бу бик мөһим. Әмма без һәр көн бу дөньяның басымы белән очрашабыз. Моны исәпкә алсак, ничек безгә Аллаһы белән йөрүебезне дәвам итәргә? Безгә Аллаһы ниятенең үтәлүенә нык иман үстерергә кирәк (Еврейләргә 11:6).

Шомлы заманада Аллаһы белән йөрегез

11. Без I гасыр мәсихчеләренә кайсы яктан охшарга тырышабыз?

11 Беренче гасырда майланган мәсихчеләр «Гайсә юлыннан баручылар» дип аталган (Рәсүлләр 9:2). Аларның тормышлары тулысынча Йәһвә һәм Гайсә Мәсихкә иман итүгә багышланган булган. Алар үз Остазлары йөргән юл буенча барганнар. Бүгенге тугры мәсихчеләр шулай ук эшли.

12. Гайсә могҗиза эшләп кешеләрне тукландыргач, нәрсә булган?

12 Иманның мөһимлеге Гайсә хезмәт иткән вакытта булган вакыйгадан яхшы күренә. Бер тапкыр Гайсә, могҗиза эшләп, 5000 кешене тукландырган. Кешеләр шаккаткан һәм сөенгән. Әмма шуннан соң нәрсә булган? «Гайсә эшләгән могҗизалы галәмәтне күреп, кешеләр: „Дөньяга килергә тиеш булган Пәйгамбәр, чынлап та, Шушыдыр“,— диештеләр. Гайсә исә, аларның Үзен көч белән патша итеп куярга теләүләрен белеп, Үзе генә тагын тауга менеп китте» (Яхъя 6:10—15). Шул төнне ул башка җиргә киткән. Гайсә патша булырга ризалашмагач, күпләр, күрәсең, аптырашта калган. Чөнки аның патша булыр өчен акылы да җитәрлек булган, һәм ул шулай ук кешеләрнең бар ихтыяҗларын канәгатьләндерергә сәләтле икәнен дә күрсәткән. Әмма аңа патша булып идарә итәргә Йәһвә билгеләгән вакыт әле килмәгән булган. Өстәвенә Гайсә Патшалыгы җирдә түгел, ә күктә урнашырга тиеш булган.

13, 14. Күп кеше нинди караш күрсәткән, һәм ничек аларның иманнары сыналган булган?

13 Шулай да халык Гайсәне эзләп киткән һәм, Яхъя сүзләре буенча, аны «диңгезнең аръягында» тапкан. Ул патша булырга ризалашмаган бит, ни өчен соң алар аны эзли? Күп кешеләрдә материаль караш булган, һәм алар Йәһвәнең Муса көннәрендә исраиллеләргә чүлдә биргән ризыгы турында уйлаганнар. Алар Гайсәнең моннан ары да аларга ризык бирүен теләгәннәр. Гайсә аларның чын теләкләрен аңлап, аларга рухи хакыйкатьләр турында сөйли башлаган, аларның фикерләвен төзәтергә тырышкан (Яхъя 6:17, 24, 25, 30, 31, 35—40). Нәтиҗәдә, кайберәүләр Гайсәдән зарлана башлый. Кешеләр, аеруча ул мондый ачык мисал китергәч, канәгатьсезлек белдерә башлый: «Сезгә хак сүз әйтәм: Адәм Улының тәнен ашамасагыз һәм Аның канын эчмәсәгез, үзегездә тормыш булмаячак. Минем тәнемне ашап, Минем канымны эчүченең мәңгелек тормышы бар. Мин аны соңгы көндә терелтеп торгызачакмын» (Яхъя 6:53, 54).

14 Гайсә китергән ачык мисаллар еш кына кешеләр чыннан да Аллаһы белән йөрергә телиме икәнен ачыкларга булышкан. Яңа гына китерелгән ачык мисал да бу яктан ярдәм иткән. Кешеләр Гайсәнең сүзләреннән канәгатьсезлек белдергән. Яхъя болай дип яза: «Гайсәнең күп шәкертләре, бу сүзләрне ишеткәннән соң: „Нинди авыр сүзләр! Боларны кем тыңлый алсын?“ — диделәр». Гайсә, ул сүзләрнең рухи мәгънәсен аңларга тырышыгыз дип, аларны үгетләгән. Ул болай дигән: «Рух Ул — тормыш бирүче, кешенең көче һичнинди файда китерми; Мин сезгә сөйләгән сүзләр — рух һәм тормыш». Шулай да күп кешеләр тыңларга теләмәгән. «Шул вакыттан башлап Гайсәнең күп кенә шәкертләре Аннан аерылып киттеләр һәм башка Аның белән бергә йөрмәделәр»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Яхъя 6:60, 63, 66).

15. Гайсәнең кайбер шәкертләрендә нинди дөрес караш булган?

15 Әмма Гайсәнең шәкертләре арасында башкача фикер йөртүчеләр дә булган. Әлбәттә, тугры шәкертләр дә Гайсәнең сүзләрен тулысынча аңламаган. Шулай да аларның аңа ышанычы нык калган. Тугры шәкертләрнең берсе — Петер — Гайсә янында калган бар шәкертләрнең хисләрен чагылдырып: «Раббым! Без кем янына барыйк соң? Мәңгелек тормыш сүзләре Синдә бит»,— дигән (Яхъя 6:68). Петер безгә дөрес карашның искиткеч үрнәген калдырган!

16. Ничек без сыналырга мөмкин, һәм нинди дөрес караш без үстерергә тиеш?

16 Гайсәнең беренче шәкертләре кебек, без дә сыналырга мөмкин. Мәсәлән, Йәһвәнең вәгъдәләре без планлаштырган вакытта үтәлмәсә, без боегырга мөмкин. Безгә, бәлки, Изге Язмаларга нигезләнгән басмаларыбыздагы кайбер шигырьләрне аңлау авырдыр. Яки безне имандашыбызның тәртибе кайгыга төшерәдер. Бу сәбәпләр аркасында Аллаһы белән йөрүебезне ташласак, дөрес булырмы? Әлбәттә, юк! Гайсәне ташлаган шәкертләр кешелек табигате буенча фикер йөрткәннәр. Без мондый фикер йөртүдән качарга тиеш.

«Без иманнан баш тартып һәлак булучылардан түгел»

17. Аллаһы белән йөрергә нәрсә ярдәм итә?

17 «Бөтен Язма Аллаһы тарафыннан рухландырылган»,— дип язган рәсүл Паул (2 Тимутегә 3:16). Изге Язмалар аша Йәһвә безгә: «Менә юл, шул юлдан барыгыз»,— дип ачыктан-ачык әйтә (Ишагыйя 30:21). Аллаһы Сүзенә буйсыну «тормышта сак» йөрергә булыша (Эфеслеләргә 5:15). Изге Язмаларны өйрәнү аша алган белемнәребез турында уйлансак, «хакыйкатьтә йөри» алабыз (3 Яхъя 3). Әйе, Гайсә әйткәнчә, «Рух Ул — тормыш бирүче, кешенең көче һичнинди файда китерми». Дөрес юл белән барыр өчен бердәнбер ышанычлы җитәкчелек — бу рухи җитәкчелек, ә аны без Йәһвә Сүзеннән, шулай ук аның рухы һәм оешмасы аша алабыз.

18. а) Акылсызлык күрсәтеп, кайберәүләр нәрсә эшли? б) Без нинди иман үстерәбез?

18 Бүген берәр нәрсә көтеп, ул тормышка ашмаса, кешеләр канәгатьсезләнәләр һәм еш кына бу дөнья тәкъдим иткәнне күбрәк алырга тырышалар. Материаль карашлы кешеләр дә үзләрен шулай тота. Мондый кешеләр, нинди көннәрдә яшәгәннәрен онытып, «уяу булуның» кирәклеген күрмиләр һәм Патшалык эшләрен түгел, ә үз теләкләрен беренче урынга куялар (Маттай 24:42). Андый юл белән бару — акылсызлык. Паул әйткән сүзләргә игътибар итегез: «Ләкин без иманнан баш тартып һәлак булучылардан түгел, юк, без иманда торабыз һәм коткарылачакбыз» (Еврейләргә 10:39). Ханок белән Нух кебек, без шомлы заманада яшибез, әмма безнең дә Аллаһы белән йөрергә искиткеч мөмкинлегебез бар. Аллаһы белән йөреп, без Йәһвә вәгъдәләренең үтәлешен, явызлыкның юк ителүен һәм гадел яңа дөньяны күрәчәкбез. Без моның барысын бер дә шикләнмичә көтәбез. Нинди искиткеч киләчәк безне көтә!

19. Михей сүзләре буенча, Йәһвәнең чын хезмәтчеләре нинди юл белән барырга тиеш?

19 Аллаһы тарафыннан рухландырылган Михей пәйгамбәр бу дөнья кешеләре «үз илаһиларының исеме хакына йөри» дигән. Шуннан соң ул үзе һәм Йәһвәнең башка тугры хезмәтчеләре турында болай дип әйткән: «Ә без гасырлардан гасырларга Аллаһыбыз Ходай исеме хакына йөриячәкбез» (Михей 4:5). Сез дә Михей кебек йөрергә тәвәккәл булсагыз, нинди генә шомлы заманада яшәсәк тә, Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләрегезне саклагыз (Ягъкуб 4:8). Аллаһыбыз Йәһвә белән хәзер һәм мәңге йөрергә эчкерсез теләк һәрберебездә булсын!

Сез ничек җавап бирер идегез

• Нух көннәре белән безнең көннәр арасында нинди охшаш яклар бар?

• Нух һәм аның гаиләсе нинди тормыш алып барган, һәм ничек без аларның иманын үрнәк итеп тота алабыз?

• Гайсә шәкертләренең кайберләре нинди начар караш күрсәткән?

• Чын мәсихчеләр нәрсә эшләргә тәвәккәл?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[31 биттәге иллюстрация]

Патшалык вәгазьчеләре буларак, без «иманнан баш тартмыйбыз».

[32 биттәге иллюстрацияләр]

Нух көннәрендәге кебек, бүген дә кешеләр үзләренең көндәлек эшләренә «чумган».