Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Бу шомлы заманада Аллаһы белән йөрегез

Бу шомлы заманада Аллаһы белән йөрегез

Бу шомлы заманада Аллаһы белән йөрегез

«[Ханок] Аллаһы юлында йөрде, соңра күздән югалды, чөнки Аллаһы аны Үз янына алган иде» (ЯРАТЫЛЫШ 5:24).

1. Без яшәгән заманны авырайткан кайбер якларны әйтеп бирегез.

ШОМЛЫ замана! Бу сүзләр 1914 елдан башланган җәбер-золым белән тулган борчулы елларны бик яхшы тасвирлап бирә. Бу елны Мәсих идарәсе астындагы Аллаһы Патшалыгы туган, һәм «соңгы көннәр» башланган. Шул елдан алып кешеләр гомердә булмаган ачлык, авырулар, җир тетрәүләр һәм сугышлар кичерәләр (2 Тимутегә 3:1; Ачылыш 6:1—8). Йәһвәгә хезмәт иткән кешеләр дә моның барысыннан читтә калмый. Бу заманның авырлыклары һәм билгесезлеге белән кемгәдер күбрәк, ә кемгәдер әзрәк көрәшергә туры киләдер, әмма барыбыз да аларны «татып» карый. Экономик авырлыклар, сәяси тәртипсезлек, җинаятьчелек, авырулар һәм башка нәрсәләр тормышыбызны катлауландырып тора.

2. Йәһвә хезмәтчеләре нинди авырлыклар белән очраша?

2 Өстәвенә күп Йәһвә Шаһитләренә бер-бер артлы барган көчле эзәрлекләүләр кичерергә туры килә. Шуңардан Шайтан «Аллаһы әмерләрен үтәүче, Гайсә хакында шаһитлек бирүчеләргә» каршы сугыш алып бара икәнен күрәбез (Ачылыш 12:17). Эзәрлекләүләрне безнең барыбызга да «татырга» туры килмәсә дә, барлык чын мәсихчеләр дә Иблис Шайтан һәм аның бу дөньядагы рухы белән көрәшергә мәҗбүр (Эфеслеләргә 2:2; 6:12). Бу рухның тәэсиренә бирешмәс өчен, һәрвакыт уяу булырга кирәк. Бу рух белән без мәктәптә, эштә һәм хакыйкатькә ваемсыз кешеләр белән бергә булганда очрашабыз.

Халыклар белән түгел, ә Аллаһы белән йөрегез

3, 4. Мәсихчеләр дөньядан нәрсә белән аерылып тора?

3 Беренче гасыр мәсихчеләре дә бу дөнья рухы белән көрәшкән һәм моның белән мәсихчеләр җыелышына йөрмәгән кешеләрдән бик нык аерылып торган. Бу аерма турында рәсүл Паул болай дип язган: «Шуңа күрә, Раббы исеменнән катгый рәвештә кисәтәм: тормышыгызны буш уйлы мәҗүсиләр кебек дәвам итмәгез. Үзсүзле булганга күрә, алар белергә дә теләмиләр, шунлыктан акыллары чуалган һәм алар Аллаһы бирә торган тормыштан аерылганнар. Алар, оятларын югалтып, азгынлыкка бирелгәннәр һәм һәртөрле бозыклыкларны комсызлык белән эшлиләр» (Эфеслеләргә 4:17—19).

4 Рәсүл Паулның сүзләре ул үзе яшәгән дөньядагы һәм бүгенге дөньядагы рухи һәм әхлакый караңгылыкның тирәнлеген бик төгәл сурәтләп бирә! Бүгенге мәсихчеләр дә, I гасырдагы мәсихчеләр кебек, «тормышларын... мәҗүсиләр кебек дәвам итмиләр». Аларга Аллаһы белән йөрү шатлык китерә. Берәрсе: «Гади, камил булмаган кеше Йәһвә белән йөри ала мени?» — дип сорарга мөмкин. Изге Язмаларда бу мөмкин дип әйтелә. Өстәвенә Йәһвә без аның белән йөрербез дип көтә. Б. э. к. VIII гасырда Михей исемле пәйгамбәр мондый сүзләр язган: «Ходай синнән нәрсә таләп итә: гадел эш итәргә, мәрхәмәт эшләрен яратырга һәм Аллаһың каршында [«Аллаһың белән», ЯД] тыйнак йөрергә» (Михей 6:8).

Ничек һәм ни өчен Аллаһы белән йөрергә?

5. Ничек камил булмаган кеше Аллаһы белән йөри ала?

5 Ничек без күзгә күренми торган чиксез кодрәтле Аллаһы белән йөри алабыз? Әлбәттә, бу кешеләр белән йөрүдән аерылып тора. Изге Язмаларда «йөрү» дигән сүз шулай ук «билгеле бер юл белән бару» дигәнне аңлатырга мөмкин *. Шуңа күрә Аллаһы белән йөрүче кеше Аллаһы күрсәткән һәм ул хуплаган тормыш юлы белән бара. Мондый юл белән йөрү безне күпчелек кешеләрдән аерып тора. Әмма бу мәсихчеләр өчен бердәнбер дөрес юл. Ни өчен бердәнбер? Моңа күп сәбәпләр бар.

6, 7. Ни өчен Аллаһы белән йөрү — тормышның иң яхшы юлы?

6 Сәбәпләрнең берсе — Йәһвә безнең Барлыкка Китерүчебез, ул тормышның Чыганагы һәм яшәр өчен бар кирәклесен бирә (Ачылыш 4:11). Шуңа күрә аның гына безгә нинди юл белән йөрергә икәнен билгеләргә хакы бар. Өстәвенә Аллаһы белән йөрү — тормыш юлларының иң файдалысы. Йәһвә үзе белән йөрүчеләрнең гөнаһлары кичерелсен өчен тиешле чаралар күргән һәм аларга мәңгелек тормышка ышанычлы өмет биргән. Безнең күктәге яратучы Атабыз шулай ук акыллы киңәшләр бирә. Бу киңәшләр Аллаһы белән йөрүче кешеләрнең тормышын, алар үзләре камил булмаса да һәм Шайтан идарәсе астындагы дөньяда яшәсәләр дә, уңышлы итә (Яхъя 3:16; 2 Тимутегә 3:15, 16; 1 Яхъя 1:8; 2:25; 5:19). Аллаһы белән йөрер өчен тагын бер сәбәп бар: аның белән йөрергә әзерлегебез җыелыштагы тынычлыкны һәм аның бердәмлеген ныгыта (Көлессәйлеләргә 3:15, 16).

7 Һәм иң мөһиме, без, Аллаһы белән йөргәндә, Едем бакчасында күтәрелгән мөһим бәхәсле сорауда — хакимлек турындагы сорауда кем ягында торганыбызны күрсәтәбез (Яратылыш 3:1—6). Без үз тормышыбыз белән Йәһвә ягында нык торганыбызны күрсәтәбез һәм ул гына тулы хокуклы Хаким икәнен курыкмыйча игълан итәбез (Мәдхия 82:19). Шулай эшләп, без аның исеме изгеләндерелсен һәм аның ихтыяры үтәлсен дигән дога сүзләре буенча эш итәбез (Маттай 6:9, 10). Аллаһы белән йөрү юлын сайлаган кешеләр акыллы адым ясаганнар! Алар дөрес юл белән бара. Моңа бер дә шикләнмәсеннәр, чөнки Йәһвә — «бердәнбер зирәк Аллаһы». Ул беркайчан да хата эшләми (Римлыларга 16:27).

8. Ханок белән Нух көннәре безнең көннәргә кайсы яклардан охшаш булган?

8 Әмма шушы шомлы дөньяда кешеләрнең күбесе Йәһвәгә хезмәт итәргә теләми. Ничек безгә андый дөньяда мәсихчеләрчә тормыш алып барырга? Моңа җавапны борынгы замандагы тугры кешеләрнең мисалларын карап чыккач алырбыз. Алар, авыр вакытларда яшәсәләр дә, сафлыкларын саклаган. Шундый хезмәтчеләрнең — Нух белән Ханокның мисалын карап чыгыйк. Алар икесе дә безнең көннәргә бик охшаш булган вакытта яшәгән. Ул көннәрдә дә явызлык нык үрчегән булган. Мәсәлән, Нух көннәрендә җир җәбер-золым һәм әхлаксызлык белән тулган. Шулай да Ханок белән Нух ул көннәрдәге дөньяның рухына каршы торганнар һәм Йәһвә белән йөргәннәр. Ничек алар моны эшли алган? Бу сорауга җавап алыр өчен, без бу мәкаләдә — Ханок мисалын, ә чираттагысында Нух мисалын карап чыгарбыз.

Шомлы заманада Ханок Аллаһы белән йөргән

9. Ханок турында нәрсә беләбез?

9 Изге Язмаларда Ханок Аллаһы белән йөргән беренче кеше итеп искә алына: «Мәтушалах туганнан соң Ханок тагын өч йөз ел Аллаһы юлында йөрде» (Яратылыш 5:22). Шуннан соң аның ничә ел яшәгәне турында әйтелә. Ханок безгә караганда күпкә озаграк яшәгән, шулай да замандашлары белән чагыштырганда, бу озак түгел. Һәм Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «[Ханок] Аллаһы юлында йөрде, соңра күздән югалды, чөнки Аллаһы аны Үз янына алган иде» (Яратылыш 5:24). Йәһвә, күрәсең, Ханокның дошманнары аңа берәр зыян китермәсен өчен, аны яшәүчеләр арасыннан алып, үлем йокысы белән йоклаткан (Еврейләргә 11:5, 13). Ханок Изге Язмаларда тагын берничә урында гына искә алына. Шулай да булган мәгълүматлар Ханок шомлы заманада яшәгән дигән нәтиҗә ясарга булыша.

10, 11. а) Ничек Адәм белән Хаува фетнәсеннән соң бозыклык таралган? б) Ханок нинди пәйгамбәрлек сүзләр вәгазьләгән, һәм кешеләр моны ничек кабул иткән?

10 Мәсәлән, Адәм гөнаһ кылганнан соң бозыклыкның никадәр тиз таралганын карап чыгыйк. Адәмнең беренче угылы Кабил, үзенең абыйсы Һабилне үтереп, беренче кеше үтерүче булып китә дип әйтелә Изге Язмаларда (Яратылыш 4:8—10). Һабилнең үлеменнән соң Адәм белән Хауваның тагын бер угылы туа — Шит. Аның турында без мондый сүзләр укыйбыз: «Шитнең бер угылы булды, Шит аңа Энош дип исем куйды. Шул заманнардан адәм балалары үзләренең догаларын Раббы исеменә багышлый башладылар» (Яратылыш 4:25, 26). Кызганычка каршы, кешеләр «Раббы исеменә» мөртәтләрчә мөрәҗәгать иткәннәр *. Энош туганнан соң күп еллар үтә, һәм Кабил оныкларының берсе — Ләмек — үзенең ике хатынына җыр яза. Бер яшь кеше Ләмекне җәрәхәтләгән, һәм Ләмек аны үтергәне турында яза. Ул шулай ук: «Кабил өчен җиделәтә артык үч алынасы булса, Ләмек өчен җитмеш җиделәтә артык үч алыначак!» — дип кисәтә (Яратылыш 4:10, 19, 23, 24).

11 Моның барысыннан шуны күрәбез: Шайтанның Едем бакчасында тудырган бозыклыгы Адәм буыннары арасында явызлыкның тиз таралуына китергән. Шундый дөньяда яшәп, Ханок Йәһвә пәйгамбәрлекләрен сөйләгән, һәм алар хәтта безнең көннәрдә дә әһәмиятле. Аның сүзләрен Яһүд хатында укыйбыз: «Менә Раббы барысы өстеннән хөкем итү өчен, аларның кылган барча имансыз гамәлләре һәм бөтен гөнаһлы имансызларның Раббыга каршы сөйләгән барлык оятсыз сүзләре өчен җәзаларга дип, Үзенең меңнәрчә изгеләре белән килә» (Яһүд 14, 15). Бу сүзләрнең соңгы үтәлеше Һармагедун сугышында булачак (Ачылыш 16:14, 16). Әмма Ханок көннәрендә дә күп «гөнаһлы имансызлар» булган, һәм Ханокның сүзләре аларның ачуын чыгарган. Алар Ханокка зыян китермәсен өчен, Йәһвә ярату күрсәтеп, аны алып куйган.

Ханокка Аллаһы белән йөрергә нәрсә көч биргән

12. Ханок үз замандашларыннан нәрсә белән аерылып торган?

12 Едем бакчасында Адәм белән Хаува Шайтанны тыңлаган, һәм Адәм Йәһвәгә каршы фетнә күтәргән (Яратылыш 3:1—6). Аларның угыллары Һабил аларга охшаш булырга теләмәгән һәм Йәһвә илтифатына ия булган (Яратылыш 4:3, 4). Кызганычка каршы, Адәм буыннарының күбесе Һабил юлы белән китмәгән. Әмма берничә йөз ел үткәч туган Ханок Һабил юлын сайлый. Адәмнең башка улларыннан ул нәрсә белән аерылып торган? Бу сорауга рәсүл Паул җавап бирә: «Иман аркасында Ханух, үлемне кичермичә, бу дөньядан алынган. Аны бер җирдән дә таба алмадылар, чөнки Аллаһы аны Үз янына алган иде. Аның турында, ул дөньядан алынганчы Аллаһыга ярый алган, дип әйтелә Изге язмада» (Еврейләргә 11:5). Мәсих килгәнче яшәгән Аллаһы шаһитләре иманның искиткеч үрнәген калдырганнар. Бу шаһитләр арасында Ханок та бар (Еврейләргә 12:1). Нәкъ шул иман ярдәмендә Ханок гомер буе, 300 ел дәвамында, тәкъва тормыш алып барган. Ә бүгенге кешеләрнең күпме яшәгәнен исәпкә алсак, бу вакыт өч кеше гомереннән дә күбрәк булып чыга!

13. Ханокның иманы нинди булган?

13 Паул Ханок һәм Аллаһының башка шаһитләренең иманын мондый сүзләр белән сурәтли: «Иман ул — без өметләнеп көткәннәрнең тормышка ашуына ышану, күренмәгән нәрсәләргә инанган булу» (Еврейләргә 11:1). Әйе, иман ул — өметләнеп көтү, һәм мондый өметләнеп көтүнең нигезе бар, ул без өметләнгәннәр тормышка ашачагына ышаныч белән ныгытылган. Бу өметләнеп көтү шулхәтле нык ки, хәтта тормышыбызда беренче урында нәрсә торачагын билгели. Ханок көннәрендәге кешеләр Аллаһы белән йөрмәсә дә, мондый иман Ханокка Аллаһы белән йөрергә булышкан.

14. Ханокның иманы, күрәсең, нинди төгәл белемнәргә нигезләнгән булган?

14 Чын иманның нигезе — төгәл белем. Ә Ханокның белемнәре нинди булган? (Римлыларга 10:14, 17; 1 Тимутегә 2:4). Ул, һичшиксез, Едем бакчасында булган вакыйгаларны белгән. Ул шулай ук андагы тормышның нинди булганын да ишеткәндер. Кешеләргә Едем бакчасына керү рөхсәт ителмәсә дә, ул бакча, бәлки, Ханок көннәрендә дә булгандыр (Яратылыш 3:23, 24). Ханок шулай ук Аллаһының ниятен дә белгән: бөтен җирне Адәм буыннары белән тутыру һәм Җирне Едем бакчасыдай Оҗмах итү (Яратылыш 1:28). Өстәвенә Ханок Йәһвәнең Орлык булачагы турындагы вәгъдәсен дә кадерләгән. Бу Орлык, Шайтанның башын ярып, аның ялганы китергән зыянны юк итәргә тиеш булган (Яратылыш 3:15). Яһүд китабында язылган Ханок әйткән пәйгамбәрлектә сүз Шайтан орлыгының юк ителүе турында бара. Ханок иманлы булган, шуңа күрә ул Йәһвәнең үзен «ихластан эзләгән кешеләргә әҗерен бирми калмаячагын» белгән һәм бер дә шикләнмичә аңа хезмәт иткән (Еврейләргә 11:6). Ханокның, бездәге белемнәре булмаса да, нык иманның нигезен төзер өчен белемнәре җитәрлек булган. Бу иман аңа шомлы заманада яшәп саф калырга булышкан.

Ханоктан үрнәк алыгыз

15, 16. Ничек без Ханок мисалын үрнәк итеп тота алабыз?

15 Без дә, Ханок кебек, бу шомлы заманада Йәһвәне шатландырып яшәргә телибез, шуңа күрә безгә аңардан үрнәк алырга кирәк. Безгә Йәһвә һәм аның ниятләре турында төгәл белемнәр алып, аларны үзебездә сакларга кирәк. Әмма бу гына әз. Без бу белемнәрне үз тормышыбызда җитәкчелек итеп кулланырга тиеш (Мәдхия 118:101; 2 Петер 1:19). Бездә Аллаһы уйлары булсын, һәм һәрбер фикеребез һәм эшебез белән аңа яраклы булыйк. Бу мөһим.

16 Ханок көннәрендә тагы кем Йәһвәгә хезмәт иткән? Моның турында Изге Язмаларда бернәрсә әйтелми. Ул бер үзе генә Аллаһыга хезмәт иткәндер, я аның кебек кешеләр бик әз булгандыр. Без дә әз санлы, шулай да батырлыгыбызны югалтмыйбыз. Кем генә безгә каршы чыкмасын, Йәһвә безне һәрвакыт яклаячак (Римлыларга 8:31). Ханок бозык кешеләрнең тиздән юк ителәчәге турында курыкмыйча кисәткән. Без дә, мыскыллап көлүләргә, каршы килүләргә һәм эзәрлекләүләргә карамастан, «Патшалык хакындагы... Яхшы хәбәрне» курыкмыйча вәгазьлибез (Маттай 24:14). Ханокның замандашлары озак яшәсә дә, аның гомере күпкә кыскарак булган. Әмма ул дөньяга өметләнеп яшәмәгән. Ул күпкә бөегрәк булган нәрсәләрне көткән (Еврейләргә 11:10, 35). Без дә Йәһвә ниятләренең үтәлешен көтеп яшибез. Шуңа күрә бу дөнья белән тулысынча файдаланмыйбыз (1 Көринтлеләргә 7:31). Без көчебезне һәм мал-мөлкәтебезне иң беренче итеп Йәһвә эшен үтәр өчен кулланабыз.

17. Безнең, Ханок белән чагыштырганда, нәрсә турында белемнәребез бар, шуңа күрә без нәрсә эшләргә тиеш?

17 Ханок вәгъдә ителгән Орлыкның Йәһвә билгеләгән вакытта киләчәгенә иман иткән. Һәм бу Орлыкның, ягъни Гайсә Мәсихнең, йолым корбанын китергәненә инде 2000 гә якын ел үтте. Бу йолым безгә һәм борынгы замандагы Ханок кебек тугры шаһитләргә мәңгелек тормыш мирас итеп алыр өчен юл ачты. Бу Орлык хәзер Аллаһы Патшалыгының Патшасы булып тәхеттә утыра. Ул Шайтанны күктән җиргә бәреп төшергән, һәм нәтиҗәдә бөтен дөнья кайгы-хәсрәт белән тулган (Ачылыш 12:12). Әйе, Ханок белән чагыштырганда, безнең белемнәребез шактый күбрәк. Шуңа күрә иманыбыз Ханокныкы кебек нык булсын. Аллаһы вәгъдәләренең үтәлешенә ышаныч бар эшләребезгә тәэсир итсен. Әйдәгез, шомлы заманада яшәсәк тә, Ханок кебек, Аллаһы белән йөрик!

[Искәрмәләр]

^ 5 абз. «Изге Язманы аңлау» дигән китапны (инглиз) кара (I том, 220 нче бит, 6 нчы абзац). Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

^ 10 абз. Энош көннәренә кадәр Йәһвә Адәм белән сөйләшкән. Ул шулай ук Һабил корбанын кабул иткән. Аллаһы хәтта Кабил белән дә, ул үз нәфрәте аркасында кеше үтергәнче, сөйләшкән. Шулай итеп, «Раббы исеменә» башкача мөрәҗәгать иткәннәр, һәм бу саф гыйбадәт кылу таләбе буенча булмаган.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Аллаһы белән йөрү нәрсәне аңлата?

• Ни өчен Аллаһы белән йөрү — тормыш юлларының иң яхшысы?

• Ханокка, ул шомлы заманада яшәсә дә, Аллаһы белән йөрергә нәрсә ярдәм иткән?

• Ничек без Ханок мисалын үрнәк итеп тота алабыз?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[25 биттәге иллюстрация]

Ханок иман белән «Аллаһы юлында йөрде».

[27 биттәге иллюстрация]

Йәһвәнең вәгъдәләре үтәләчәк. Без моңа нык иман итәбез.

[23 биттәге иллюстрация]

Woman, far right: FAO photo/B. Imevbore; collapsing building: San Hong R-C Picture Company