Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йөрәкләргә язып куелган мәхәббәт кануны

Йөрәкләргә язып куелган мәхәббәт кануны

Йөрәкләргә язып куелган мәхәббәт кануны

«Үз канунымны аларның эчләренә салырмын һәм йөрәкләренә аны язып куярмын» (ИРЕМИЯ 31:33).

1, 2. а) Бу мәкаләдә нәрсә карап чыгарбыз? б) Ничек Йәһвә Аллаһы үзен Синай тавында күрсәткән?

ҮТКӘН мәкаләләрдән белгәнебезчә, Муса Синай тавыннан төшкәндә, аның йөзе Йәһвә данын чагылдырган һәм нурланып торган, һәм ул йөзенә бөркәнчек каплаган. Ә хәзер әйдәгез бу вакыйганың башка якларын карап чыгыйк һәм бүгенге мәсихчеләр өчен алар нинди мәгънә йөртә икәнен белик.

2 Муса тауга менгәч, Йәһвә аңа әмерләр биргән. Синай тавы янына җыелган исраиллеләр Аллаһының үзен гаҗәеп итеп күрсәткәнен үз күзләре белән күреп торганнар. «Тау өстендә күк күкрәү вә яшен, һәм куе болыт, һәм бик көчле торба тавышы булды, һәм чатырлар корылган урындагы бар халык калтыранды... Ә Синай тавыннан, Ходай аңа ялкында төшкәнгә, төтен чыгып тора иде; һәм аңардан, мичтән чыккан төтен кебек, төтен күтәрелә иде, һәм бөтен тау бик нык селкенә иде» (Чыгыш 19:16—18).

3. Ничек Йәһвә исраиллеләргә Ун әмерне биргән, һәм алар нәрсә аңлаган?

3 Йәһвә халык белән фәрештә аша сөйләшкән һәм аларга Ун әмер дип билгеле булган законнар җыентыгы биргән (Чыгыш 20:1—17). Шуңа күрә бу әмерләрне Чиксез кодрәт Иясенең биргәненә бернинди дә шик булмаган. Йәһвә аларны таш такталарга язып биргән, әмма Муса, исраиллеләрнең алтын бозауга табынуларын күргәч, ул ташларны ташлап ваткан. Йәһвә кабат әмерләрне ташларга язып биргән. Һәм Муса аларны тотып төшкәндә, аның йөзе нурланып торган. Шуның белән барысы да бу әмерләр бик мөһим икәнен аңлаган (Чыгыш 32:15—19; 34:1, 4, 29, 30).

4. Ни өчен Ун әмер шундый мөһим булган?

4 Ун әмер язылган ике таш такта башта чатырның, ә соңрак гыйбадәтханәнең Иң изге урынында торган килешү сандыгында сакланган. Бу ун әмер Муса канунының төп принциплары һәм Исраилдәге теократик идарә итүнең нигезе булган. Йәһвә, Ун әмер биреп, үзенең махсус, сайланган халкы бар икәнен күрсәткән.

5. Исраилгә бирелгән Аллаһы кануннары ничек итеп аның яратуын чагылдырган?

5 Бу кануннарда Йәһвә турында, аеруча аның үз халкын яратуы турында, күп нәрсәләр ачыкланган. Аларны үтәп яшәргә тырышкан кешеләр өчен бу кануннар чын фатиха булган! Изге Язмаларның бер белгече болай дип язган: «Кешеләр уйлап чыгарган әхлакый законнар җыентыгының берсе дә Аллаһы биргән бу ун әмергә якын да килми һәм, әлбәттә, аңардан [ун әмердән] өстенрәк тә була алмый». Муса Кануны турында Йәһвә болай дип әйткән: «Әгәр минем тавышымны тыңласагыз һәм минем васыятемне үтәсәгез, барлык халыклардан минем өлешем булырсыз, чөнки бөтен җир минеке, ә сез минем өчен руханилар патшалыгы һәм изге халык булачаксыз» (Чыгыш 19:5, 6).

Йөрәккә язылган Канун

6. Нинди канун ташка язылган кануннарга караганда кыйммәтлерәк булган?

6 Әйе, Аллаһының бу кануннары бик зур әһәмияткә ия булганнар. Шулай да майланган мәсихчеләрдә ташка язылган кануннарга караганда кыйммәтлерәк нәрсә бар. Сез моны беләсезме? Йәһвә Исраил халкы белән төзелгән Канун килешүен яңа килешү алмаштырачак дип алдан ук әйткән булган. «Үз канунымны аларның эчләренә салырмын һәм йөрәкләренә аны язып куярмын»,— дип вәгъдә иткән Йәһвә (Иремия 31:31—34). Яңа килешү Арадашчысы Гайсә үз шәкертләренә язылган кануннар җыентыгы бирмәгән. Ул аларга үрнәк калдырып, Йәһвә канунын аларның акылларына һәм йөрәкләренә салган.

7. «Мәсих кануны» башта кемгә бирелгән булган, һәм соңрак аны тагы кем кабул иткән?

7 Бу канун «Мәсих кануны» дип аталган. Ул Ягъкуб токымына — исраиллеләргә түгел, ә рухи халыкка — «Аллаһының Исраиленә» бирелгән булган (Гәләтиялеләргә 6:2, 16, искәрмәне кара; Римлыларга 2:28, 29). Аллаһы Исраиле рух белән майланган мәсихчеләрдән тора. Соңрак аларга бар халыклардан чыккан «бихисап күп кеше» кушыла башлаган; алар да Йәһвәгә хезмәт итәргә тели (Ачылыш 7:9, 10; Зәкәрия 8:23). «Бер көтүче» җитәкчелеге астында «бер көтү» булганга, бу ике төркем дә «Мәсих канунын» кабул итеп, аның буенча яшәргә тырыша (Яхъя 10:16).

8. Муса Кануны белән Мәсих кануны арасында нинди аерма бар?

8 Борынгы Исраил халкы арасында туып үскән кеше Муса Канунын тотарга мәҗбүр булган, ә мәсихче Мәсих канунын үз теләге белән кабул итеп тота, һәм аның милләте, туган урыны монда бернинди дә роль уйнамый. Йәһвә һәм аның юллары турында белемнәр алып, мәсихчеләр аның ихтыярын үтәргә тырышалар. Аллаһы кануны «аларның эчләрендә», ул аларның йөрәкләренә «язып куелган» дип әйтеп була, шуңа күрә майланган мәсихчеләр Аллаһыга буйсыналар. Аларның буйсынулары шулай эшләргә бурычлары булганга гына яки Аллаһының җәзасыннан курыкканга гына түгел, ул күпкә тирәнрәк һәм көчлерәк нәрсәгә нигезләнгән. Башка сарыклар да, Аллаһы кануны аларның йөрәкләренә язылганга, шундый ук тыңлаучанлык күрсәтәләр.

Мәхәббәткә нигезләнгән кануннар

9. Гайсә Йәһвә кануннарының асылы мәхәббәт икәнен ничек күрсәткән?

9 Йәһвә кануннарының һәм күрсәтмәләренең асылын бер сүз белән аңлатып була: мәхәббәт. Ул саф гыйбадәт кылуның нигезе булып торган һәм мәңгегә шулай калачак. Бер кеше Гайсәдән Канунда кайсы әмер иң мөһиме дип сорагач, ул: «Раббы Аллаһыңны бөтен йөрәгең, бөтен җаның һәм бөтен акылың белән ярат»,— дигән. Икенче әмер — «Якыныңны үзеңне яраткан кебек ярат». Шуннан соң ул: «Бөтен Муса кануны һәм пәйгамбәрләр шушы ике әмергә нигезләнгәннәр»,— дип аңлаткан (Маттай 22:35—40). Шулай итеп, Гайсә Канун белән Ун әмер генә түгел, ә тулысынча Еврей Язмалары мәхәббәткә нигезләнгән икәнен күрсәткән.

10. Мәсих канунының нигезе — мәхәббәт икәнен кайдан беләбез?

10 Аллаһыны һәм якыныңны ярату мәсихчеләр йөрәгенә язылган канунның нигезе дип әйтеп буламы? Һичшиксез! Мәсих кануны Аллаһыны чын күңелдән ярату белән тыгыз бәйле, һәм бу Канунда яңа әмер бар: мәсихчеләр бер-берсен фидакарь ярату белән яратырга тиеш. Алар Гайсә күрсәткән яратуны күрсәтергә тиеш, ә ул дуслары өчен үз гомерен теләп биргән. Ул үз шәкертләрен Аллаһыны яратырга һәм бер-берсен үзе аларны яраткан кебек яратырга өйрәткән. Фидакарь ярату чын мәсихчеләрне аерып торучы төп сыйфат булырга тиеш (Яхъя 13:34, 35; 15:12, 13). Гайсә хәтта үз дошманнарыгызны яратыгыз дигән (Маттай 5:44).

11. Ничек Гайсә Аллаһыга һәм кешеләргә карата яратуын күрсәткән?

11 Ярату күрсәтү буенча иң яхшы үрнәкне Гайсә калдырган. Ул күктә куәтле рухи зат булса да, Әтисенең ихтыярын җирдә үтәргә әзерлек белән ризалашкан. Гайсә, кешеләр мәңге яши алсын өчен, үз гомерен дә биргән һәм үз тормышы белән аларга үрнәк тә калдырган. Ул басынкы, игелекле һәм игътибарлы булган, йончыган, җәберләнгән кешеләрне юаткан. Ул шулай ук «мәңгелек тормыш сүзләрен» уртаклашкан, башкаларга Йәһвә турында белем алырга булышыр өчен бар көчен куйган (Яхъя 6:68).

12. Ни өчен Аллаһыны ярату һәм якыныңны ярату бер-берсе белән тыгыз бәйле дип әйтеп була?

12 Аллаһыны ярату һәм якыныңны ярату бер-берсе белән тыгыз бәйле. «Мәхәббәт Аллаһыдан килә... Әгәр берәү: „Мин Аллаһыны яратам“,— дип әйтсә, ә үзенең имандаш туганына нәфрәтләнсә, ул — ялганчы. Чөнки үзе күргән туганын яратмаучы кеше күрмәгән Аллаһыны ярата алмый»,— дип әйткән рәсүл Яхъя (1 Яхъя 4:7, 20). Йәһвә — мәхәббәт чыганагы, ул шулай ук бу сыйфатның камил үрнәген бирә. Аның һәрбер эшләгән эше ярату белән тулы. Без дә, Аллаһыга охшатып яратылганга, бу сыйфатны күрсәтә алабыз (Яратылыш 1:27). Үз якыннарыбызны яратып, без Аллаһыга карата яратуыбызны күрсәтәбез.

Аллаһыны ярату — бу аңа тыңлаучан булу

13. Аллаһыны ярата башлар өчен, нинди беренче адым ясарга кирәк?

13 Ничек без күзгә күренмәгән Аллаһыны ярата алабыз? Моның өчен иң башта аның турында белемнәр алырга кирәк. Без кешене белмәсәк, аны ярата да һәм аңа ышана да алмыйбыз. Шуңа күрә Аллаһы Сүзендә Йәһвә белән танышыгыз дип әйтелә. Моның өчен Изге Язмаларны укырга, дога кылырга һәм Аллаһыны яраткан һәм белгән кешеләр белән бергә җыелырга кирәк (Мәдхия 1:1, 2; Филиппуйлыларга 4:6; Еврейләргә 10:25). Бу яктан Инҗилнең беренче дүрт китабы аеруча кадерле, чөнки аларда Гайсә Мәсихнең хезмәте һәм тормышы аша Йәһвә сыйфатлары ачыклана. Аллаһы турында күбрәк белем алсак һәм аның безгә күрсәткән яратуын кадерләсәк, аңа буйсынырга һәм аңа охшаш булырга теләгебез тагы да ныграк булачак. Әйе, Аллаһыны ярату аңа тыңлаучан булу дигәнне аңлата.

14. Ни өчен Аллаһы әмерләре авыр түгел дип әйтеп була?

14 Берәр кешене яратсак, без аңа нәрсә ошый, ә нәрсә ошамый икәнен белергә һәм тәртибебезне тиешенчә үзгәртергә тырышабыз. Без яраткан кешебезне рәнҗетергә теләмибез. «Аллаһыны яратуыбызны Аның әмерләрен үтәвебез белән күрсәтәбез,— дип язган рәсүл Яхъя.— Ә Аның әмерләре авыр түгел» (1 Яхъя 5:3). Алар авыр да түгел һәм күп тә түгел. Безгә тормыштагы һәрбер адымыбызны билгели торган күп санлы законнар һәм кагыйдәләр ятларга кирәк түгел. Аллаһыны ярату безнең белән җитәкчелек итеп, дөрес юл белән алып барачак. Аллаһыны яратсак, шатлык белән аның ихтыярын үтәрбез. Шулай без Аллаһы хуплавын алачакбыз һәм бу безгә файда китерәчәк, чөнки Йәһвә һәрвакыт «файдалыга өйрәтә» (Ишагыйя 48:17).

15. Нәрсә безне Йәһвәгә охшаш булырга дәртләндерәчәк? Аңлатыгыз.

15 Аллаһыны ярату безне аның сыйфатларын чагылдырып яшәргә дәртләндерә. Без берәр кешене яратсак, аның сыйфатлары белән сокланабыз һәм аның кебек булырга телибез. Гайсә белән Йәһвә арасындагы мөнәсәбәтләрне карап чыгыйк. Алар күктә миллиардлаган ел бергә булганнардыр. Алар бер-берсенә тирән, чын мәхәббәт үстергәннәр. Гайсә үзенең күктәге Атасына шулхәтле охшаш булган ки, хәтта үз шәкертләренә: «Мине күргән кеше Атаны да күргән була»,— дип әйтә алган (Яхъя 14:9). Йәһвә һәм аның Улы турында белемнәр алганда, бездә аларга карата рәхмәт хисе үсә, һәм бу аларга охшаш булырга дәртләндерә. Йәһвәне ярату һәм аның изге рухының ярдәме «элекке яшәү рәвешебезне киемне салгандай салып ташларга» һәм «яңа кеше булып киенергә» ярдәм итәчәк (Көлессәйлеләргә 3:9, 10; Гәләтиялеләргә 5:22, 23).

Мәхәббәт эшләрдә күренә

16. Ничек Аллаһыны һәм якыннарыбызны яратуыбыз вәгазь һәм шәкертләр әзерләү эше аша күренә?

16 Без, мәсихчеләр, Аллаһыны һәм якыннарыбызны яратабыз. Бу безне Патшалык турындагы яхшы хәбәрне таратырга һәм шәкертләр булдыру эшендә катнашырга дәртләндерә. Моны башкарып, без Йәһвә Аллаһыга шатлык китерәбез. «Ул барлык кешеләрнең котылуын һәм хакыйкатьне тануга ирешүләрен тели» (1 Тимутегә 2:3, 4). Кешеләргә Мәсих канунын кабул итәргә ярдәм итеп, без шатланабыз. Бу канун аларның йөрәкләренә языла. Кеше үзгәрә, Йәһвә сыйфатларын үз тормышында чагылдыра башлый, һәм моны күрү дә күңелебезне канатландыра (2 Көринтлеләргә 3:18). Чыннан да, башкаларга Аллаһы турында белемнәр бирү — бу без аларга бирә алган бүләкләрнең иң яхшысы. Чөнки Йәһвәне кабул иткән кешеләр мәңгегә аның дуслары булачак.

17. Ни өчен байлыкка түгел, ә Аллаһыга һәм якыннарыбызга карата ярату үстерү акыллы?

17 Бүгенге дөньяда байлык җыю беренче урында тора, байлыкны хәтта яраталар да. Әмма байлык мәңгелек түгел. Аны берәрсе урларга яки ул череп бетәргә мөмкин (Маттай 6:19). «Дөнья һәм аның нәфесләре үтеп китә, әмма Аллаһы ихтыярын үтәүче мәңге яши»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (1 Яхъя 2:16, 17). Әйе, Йәһвә мәңге булачак, димәк, аны яраткан һәм аңа хезмәт иткәннәр дә мәңге яшәячәк. Шуңа күрә, тиздән кыйммәтен югалтачак байлык артыннан куып яшәү урынына, Аллаһыга һәм якыннарыбызга карата ярату үстерү акыллырак булмасмы?

18. Ничек бер миссионер фидакарь ярату күрсәткән?

18 Мәхәббәттә калучы кешеләр Йәһвәгә дан китерә. Сенегал илендә хезмәт итүче Соня исемле миссионер мисалын карап чыгыйк. Ул Хейди исемле бер хатын белән Изге Язмаларны өйрәнгән. Бу хатынга үзенең иман итмәүче иреннән ВИЧ инфекциясе йоккан. Ире үлгәч, Хейди суга чумдырылу үткән, әмма тиздән аның хәле начарая башлаган һәм аны, СПИД диагнозы куеп, хастаханәгә салганнар. Соня болай дип сөйли: «Хастаханәдә эшләүчеләр көчләреннән килгәннең барын да эшләделәр, әмма алар күп түгел иде. Шуңа күрә җыелыштан үзләре теләп кардәшләр ярдәмгә килде. Икенче төнне мин Хейди караваты янында калдым һәм аның үлеменә кадәр ярдәм итеп тордым. Доктор миңа болай диде: „Кешенең СПИД белән авырганын белгәч, аны хәтта туганнары да ташлый. Без моны еш кына күрәбез. Сез бит аның туганы түгел, сез хәтта башка илдән һәм тәнегез дә башка төстә, ни өчен соң сез үз тормышыгызны куркыныч астына куясыз?“ Мин Хейди чынлыкта миңа туган апам кебек якын, шуңа күрә аның турында кайгырту минем өчен шатлык дип аңлаттым». СПИД белән авырган Хейди турында кайгырту Соняның сәламәтлегенә бернинди дә зыян китермәгән.

19. Аллаһының мәхәббәт канунын йөрәкләребездә саклап, без нәрсәгә әзер булырга тиеш?

19 Йәһвә Шаһитләре оешмасында моңа охшаш ярату күрсәткән кешеләрнең күп мисалларын китереп була. Безнең көннәрдә Аллаһы халкы берәр кануннар җыентыгы белән аерылып тормый. Аңарда Еврейләргә 8:10 да язылган мондый сүзләрнең үтәлүен күрәбез: «Исраил халкы белән Мин киләчәк көннәрдә төзиячәк килешү шушы: Үз кануннарымны Мин аларның зиһеннәренә салачакмын, күңелләренә язып куячакмын. Мин — аларның Аллаһысы, ә алар Минем халкым булачак». Йәһвә йөрәкләребезгә язган мәхәббәт канунын кадерлик һәм бу искиткеч сыйфатны күрсәтергә һәрвакыт әзер булыйк.

20. Ни өчен Мәсих кануны — кыйммәтле хәзинә дип әйтеп була?

20 Без мондый ярату күрсәткән бөтен дөньядагы кардәшләр белән Аллаһыга хезмәт итәбез. Бу безгә шундый зур шатлык китерә! Яратуга саран булган дөньяда яшәп Мәсих канунын үз йөрәкләрендә саклаган кешеләрнең бик кыйммәтле хәзинәләре бар. Йәһвә аларны үз яратуына «төргән». Алар шулай ук кардәшләре белән бер-берсен нык яратып яшиләр. Кардәшләрнең бергә яшәве шундый рәхәт һәм шундый күңелле! Йәһвә Шаһитләре төрле илләрдә яшәп, төрле телләрдә сөйләшсәләр дә, алар арасында бердәмлек хөкем сөрә. Мондый бердәмлек беркемдә дә юк, һәм ул Йәһвәне шатландыра. Мәдхия җырлаучы сүзләре буенча, Йәһвә «анда [ярату белән берләштерелгән халык арасында үз фатихасын]... һәм мәңгелек тормыш васыять иткән» (Мәдхия 132:1—3).

Җавап бирә аласызмы?

• Ун әмер никадәр мөһим булган?

• Нинди канун йөрәкләргә язылган?

• «Мәсих канунында» мәхәббәт нинди роль уйный?

• Аллаһыга һәм якыннарыбызга яратуыбызны күрсәтер өчен нинди мөмкинлекләр бар?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[20 биттәге иллюстрация]

Соня Сенегалдан килгән кыз белән. 2004 елның өлкә конгрессы.