Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Мәсихчеләр Йәһвә данын чагылдыра

Мәсихчеләр Йәһвә данын чагылдыра

Мәсихчеләр Йәһвә данын чагылдыра

«Сезнең күзләрегез бәхетле, чөнки алар күрәләр, колакларыгыз бәхетле, чөнки алар ишетәләр» (МАТТАЙ 13:16).

1. Синай тавы янында исраиллеләр Мусага карата үзләрен ничек тоткан, һәм бу нинди сорау тудыра?

СИНАЙ тавы янында җыелган Исраил халкының Йәһвәгә якынлашырга бар сәбәпләре дә булган. Әйе, ул бит аларны үзенең куәтле кулы белән Мисыр коллыгыннан азат иткән, чүлдә су белән ризык биреп, алар турында кайгырткан, ул аларга амаликиләрнең сугышчылары өстеннән җиңү биргән (Чыгыш 14:26—31; 16:2— 17:13). Хәзер халык Синай тавы янына чатырларын куйган. Күк күкрәгәндә һәм яшен яшенләгәндә, алар шул хәтле курыккан ки, хәтта калтыраганнар. Соңрак алар Мусаның Синай тавыннан төшкәнен күргәннәр. Аның йөзе Йәһвә данын чагылдыра иде. Әмма сокланып Йәһвә данын таныр урынына, халык чигенгән. Алар Мусага «якынлашырга курыккан» (Чыгыш 19:10—19; 34:30). Йәһвә алар хакына шулхәтле күп эш башкарган. Ни өчен соң алар Аллаһы данының чагылышына карарга курыкканнар?

2. Исраиллеләрнең, Муса чагылдырган Аллаһы данын күргәч, куркуларына бәлки нәрсә сәбәп булгандыр?

2 Исраиллеләрнең куркуы, бәлкем, үткәндәге вакыйгалар белән бәйле булгандыр: алар күптән түгел генә алтын бозау ясап, Йәһвәгә белә торып тыңламаучанлык күрсәткәч, ул аларны җәзага тарткан (Чыгыш 32:4, 35). Бу җәзадан алар сабак алганмы? Моның өчен алар рәхмәтле булганнармы? Күбесе сабак та алмаган һәм рәхмәтле дә булмаган. Үз гомеренең азагында Муса исраиллеләрнең Аллаһыга тыңламаучанлык күрсәткән очракларын искә ала, шул исәптән алтын бозау ясаганнарын да искә төшерә һәм халыкка болай ди: «Сез Аллаһыгыз, Ходай боерыгына каршы төштегез, һәм аңа ышанмадыгыз һәм аның тавышын тыңламадыгыз. Мин сезне белә башлаган көннән үк сез Ходайга буйсынмадыгыз» (Канун 9:15—24).

3. Кайчан Муса үз йөзен каплаган һәм кайчан ачкан?

3 Муса, исраиллеләрнең куркуын күргәч, нәрсә эшләгән? Без болай дип укыйбыз: «Муса алар белән сөйләшүен тәмамлагач, битенә бөркәнчек каплады. Ә Ходай белән сөйләшер өчен Аның йөзе алдына [чатырга] кергәндә, Муса, чыкканчы, бөркәнчекне алып куйган, ә чыккач, Исраил улларына бар бирелгән әмерләрне сөйләп биргән. Һәм Исраил уллары Муса йөзенең нурланып торганын күрәләр иде һәм Муса, аның [Аллаһы] белән сөйләшергә кергәнче, кабат йөзенә бөркәнчек каплаган» (Чыгыш 34:33—35). Ни өчен Муса йөзен каплаган? Нинди сабак без үзебез өчен алабыз? Бу сорауларга җавап Йәһвә белән мөнәсәбәтләребез нинди икәнен күрергә булышачак.

Югалтылган мөмкинлекләр

4. Мусаның үз йөзенә бөркәнчек каплаганын Паул ничек аңлаткан?

4 Ни өчен Муса үз йөзен бөркәнчек белән каплаган? Моны рәсүл Паул аңлата. Бу Исраил улларының фикер йөртүләре һәм йөрәк торышлары белән бәйле булган. «Исраиллеләр Мусаның йөзенә... аның даны[на]... карый алмаганнар... Аларның башлары миңгерәүләнгән»,— дип язган Паул (2 Көринтлеләргә 3:7, 14). Нинди кызганыч хәл! Исраиллеләр бит Йәһвәнең сайланган халкы булган, һәм ул аларның үзенә якынлашуын теләгән (Чыгыш 19:4—6). Ә алар Аллаһы данының чагылышына игътибар белән карарга теләмәгән. Исраиллеләр чын күңелдән һәм бөтен акыллары белән Йәһвәгә борылыр урынына, асылда, Аллаһыдан читкә борылганнар. Аларны Йәһвәне ярату һәм аңа тугры булу теләге Аллаһыга борылырга дәртләндерергә тиеш булган.

5, 6. а) I гасыр яһүдләре Муса көнендәге исраиллеләргә кайсы яктан охшаш булган? б) Гайсәне тыңлаган һәм тыңламаган кешеләр арасында нинди аерма булган?

5 Моңа охшаш хәл I гасырда да булган. Паул мәсихчеләр динен кабул иткән вакытка Канун килешүе яңа килешү белән алмаштырылган булган инде. Аның арадашчысы Бөегрәк Муса — Гайсә Мәсих булган. Гайсә үз сүзләрендә һәм эшләрендә Йәһвә данын төп-төгәл чагылдырган. Паул терелтелгән Гайсә турында ул «Аллаһының даны чәчкән яктылык вә Аллаһының төп-төгәл чагылышы» дип язган (Еврейләргә 1:3). Нинди искиткеч мөмкинлек бирелгән булган яһүдләргә, чөнки алар Аллаһы Улының үзеннән мәңгелек тормыш турындагы сүзләрне ишетә алган! Кызганычка каршы, Гайсәнең вәгазен тыңлаган кешеләрнең күпчелеге аның сүзләренә игътибар итмәгән. Гайсә аларга карата Ишагыйя язган Йәһвәнең пәйгамбәрлеген кулланган: «Чөнки бу халыкның йөрәген май баскан. Көчкә генә ишетә колаклар, күзләрен дә алар йомганнар. Әгәр шулай булмаса, күзләре белән күрерләр, колаклары белән ишетерләр иде. Йөрәкләре белән аңларлар, Миңа таба борылырлар һәм Мин аларны савыктырыр идем» (Маттай 13:15; Ишагыйя 6:9, 10).

6 Яһүдләр белән Гайсә шәкертләре арасында аерма зур булган. Үз шәкертләре турында Гайсә: «Сезнең күзләрегез бәхетле, чөнки алар күрәләр, колакларыгыз бәхетле, чөнки алар ишетәләр»,— дигән (Маттай 13:16). Чын мәсихчеләр Йәһвә турында белемнәр алырга тели һәм аңа хезмәт итәргә ашкынып тора. Алар, Изге Язмаларда әйтелгәнчә, аның ихтыярын үтәүдән шатлык табалар. Шуңа күрә майланган мәсихчеләр — яңа килешү хезмәтчеләре — Йәһвә данын чагылдыралар, ә башка сарыклар алардан үрнәк ала (2 Көринтлеләргә 3:6, 18).

Ни өчен яхшы хәбәр яшерелгән

7. Ни өчен без күп кешеләрнең яхшы хәбәрне кире кагуларын күреп гаҗәпләнмибез?

7 Шулай итеп, шуны күрдек: Гайсә һәм Муса көннәрендәге исраиллеләрнең күпчелеге үзләре өчен ачылган мөмкинлекне кире каккан. Безнең көннәрдә дә моңа охшаш хәл саклана: күп кешеләр без вәгазьләгән яхшы хәбәрне кире кага. Дөресен генә әйткәндә, бу безне гаҗәпләндерми. Паул болай дип язган булган: «Ә без белдергән Яхшы хәбәр яшерелгән булса, ул бары тик һәлак булучылар өчен генә яшерелгән. Бу гасырның илаһы имансызларның акылын томалады» (2 Көринтлеләргә 4:3, 4). Шайтан яхшы хәбәрне яшерергә тырыша, шуңа тагын өстәп, күп кешеләр үзләре, күрергә теләмичә, йөзләрен каплый.

8. Кешеләрнең Аллаһы турында белеме юклыгы нәрсәгә китерә, һәм ничек безгә үзебезне андый хәлдән сакларга?

8 Күп кешеләрнең Аллаһы турында белемнәре юк, шуңа күрә аларның рухи күзләре күрми. Изге Язмаларда халыклар «белергә дә теләмиләр, шунлыктан акыллары чуалган һәм алар Аллаһы бирә торган тормыштан аерылганнар» дип әйтелә (Эфеслеләргә 4:18). Канун белгече Паулның, әле мәсихче булганчы, Аллаһы турында белеме шулхәтле әз булган ки, ул хәтта Аллаһы җыелышын эзәрлекләгән (1 Көринтлеләргә 15:9). Әмма Йәһвә аңа хакыйкатьне ачкан. Паул моны үзе болай дип аңлата: «Мәсихкә иман итеп, мәңгелек тормышка ирешәселәргә мине үрнәк итү өчен, Мәсих Гайсә бар сабырлыкны миндә — гөнаһлыларның иң начарында күрсәтсен дип, Аллаһы миңа рәхим-шәфкать белдерде» (1 Тимутегә 1:16). Кайчандыр, Паул кебек, Аллаһы хакыйкатенә каршы чыккан күп кешеләр хәзер Йәһвәгә хезмәт итә. Шуңа күрә хәтта безгә каршы чыккан кешеләргә дә вәгазьлик. Аллаһы Сүзен регуляр рәвештә өйрәнеп һәм аның мәгънәсен аңларга тырышып, без үзебезне белемсез булудан һәм Йәһвәне рәнҗетүче эшләрдән саклыйбыз.

9, 10. a) Ничек I гасыр яһүдләре өйрәнергә һәм үз карашларын үзгәртергә теләмәгәннәрен күрсәткән? б) Бүгенге христианнар белән шул яһүдләр арасында охшаш яклар бармы? Аңлатыгыз.

9 Күп кешеләр белем алырга һәм үз карашларын үзгәртергә теләми, шуңа күрә рухи әйберләрне ачык аңламый. Күп яһүдләр Гайсәне һәм ул өйрәткән тәгълиматларны кире какканнар, чөнки үзсүзлеләнеп Муса Канунын тотканнар. Әлбәттә, кайберләре андый булмаган. Мәсәлән, Гайсә терелгәннән соң, «руханиларның... бик күбесе итагатьлек белән иман итте» (Рәсүлләр 6:7). Әмма күпчелек яһүдләр турында Паул болай дип язган: «Бүгенге көнгә кадәр, Муса кануны укылган саен, аларның күңелләрендә бөркәнчек ята» (2 Көринтлеләргә 3:15). Гайсәнең яһүдләрнең дини җитәкчеләренә: «Мәңгелек тормышка ия булырга теләп, сез Изге язмада язылганнарны тикшерәсез, ә алар нәкъ Минем хакта шаһитлек бирәләр»,— дип әйткән сүзләре, күрәсең, Паулга билгеле булган (Яхъя 5:39). Бу җитәкчеләр шундый тырышып тикшергән Изге Язмадагы сүзләр аларны Гайсәнең Мәсих икәненә ышандырырга тиеш булган. Әмма аларның үз карашлары булган, һәм аларны хәтта Аллаһы Улы үзе һәм аның могҗизалары да үзгәртә алмаган.

10 Бүгенге христианнар дөньясында да моңа охшаш хәл. Беренче гасыр яһүдләре кебек, «алар үзләрен ихлас күңелдән Аллаһыга багышлаганнар, әмма бу хак белемгә нигезләнмәгән» (Римлыларга 10:2). Кайберәүләр Изге Язмаларны өйрәнсә дә, анда язылган тәгълиматларга ышанырга теләми. Алар Йәһвә үз халкын майланган мәсихчеләр — ышанычлы һәм акыллы хезмәтче аша өйрәтә икәнен танырга теләми (Маттай 24:45). Ләкин без Йәһвә үз халкын даими өйрәтә һәм Аллаһы хакыйкате алар өчен тагын да ныграк ачыла икәнен аңлыйбыз (Гыйбрәтле сүзләр 4:18). Йәһвәдән белемнәр алып, без аның ниятенең һәм ихтыярының мәгънәсенә төшенәбез.

11. Ни өчен теләгәннәренә генә ышанган кешеләрдән хакыйкать яшерелгән?

11 Башка кешеләр нәрсәгә тели шуңа ышана, һәм нәтиҗәдә аларның күзләре томаланган. Изге Язмаларда инде бик күптән кешеләрнең кайберләре Аллаһы халкыннан һәм Гайсәнең патша булып идарә итүе турындагы хәбәрдән көләчәк дип әйтелгән булган. Рәсүл Петер сүзләре буенча, алар Аллаһының Нух көннәрендә җир йөзенә Туфан китергәнен «юри оныталар» (2 Петер 3:3—6). Нәкъ шулай ук үзләрен христианнар дип атаган кешеләр Йәһвә шәфкатьле, игелекле һәм кичерә икәнен таный, әмма «җәзасыз калдырмый» дигән сүзләрне кире кагалар яки аларны буш сүзләр дип саныйлар (Чыгыш 34:6, 7). Ә чын мәсихчеләр Изге Язмаларның хак тәгълиматларын аңлар өчен тырышлыклар куя.

12. Ничек төрле йолалар кешеләрнең күзләрен томалый?

12 Чиркәүләргә йөрүче күп кешенең күзләре төрле йолалар аркасында томаланган. Гайсә шул көннәрдәге дини җитәкчеләргә: «Сез үзегезнең йолагыз хакына Аллаһы сүзен юкка чыгарасыз»,— дип әйткән (Маттай 15:6). Яһүдләр, Бабыл әсирлегеннән кайткач, саф гыйбадәт кылуны торгызуда ашкынып катнашканнар, әмма руханилар тәкәбберләнеп киткән һәм үз-үзләре алдында тәкъва булганнар. Дини бәйрәмнәр күз буяу өчен генә үткәрелгән һәм Аллаһыга дан китермәгән (Малахий 1:6—8). Әле Гайсә туганчы, канунчылар һәм фарисейләр Муса Канунына күп санлы йолалар өстәгәннәр. Гайсә бу кешеләрне, монафикълар дип атап, фаш иткән, чөнки алар Канун нигезләнгән гадел принципларны оныткан (Маттай 23:23, 24). Чын мәсихчеләргә кеше уйлап чыгарган төрле йолалар аларны хак диннән читкә алып китмәсен өчен сак булырга кирәк.

«Күзгә күренми торган Аллаһыны» күрәбез

13. Мусаның Аллаһы данын күрер өчен нинди ике мөмкинлеге булган?

13 Муса, тау өстендә булганда, Аллаһыдан үз даныңны күрсәт дип сораган һәм Йәһвә данының чагылышын күргән. Ул, гыйбадәт кылу чатырына кергәндә, бөркәнчекне капламаган. Мусаның иманы нык булган, һәм ул Аллаһы ихтыярын үтәргә теләгән. Күренештә Мусага Йәһвә данының бер өлешен күрергә мөмкинлек бирелгән булса да, ул инде башта да Аллаһыны иман күзләре белән күргән дип әйтеп була. Муса «күзгә күренми торган Аллаһыны күргән кебек булганлыктан... түзде» дип әйтелә Изге Язмаларда (Еврейләргә 11:27; Чыгыш 34:5—7). Ул Аллаһы данын үз йөзенең берникадәр вакыт балкуы белән дә һәм шулай ук исраиллеләр Йәһвәне белсен өчен һәм аңа хезмәт итсен өчен көч куеп та чагылдырган.

14. Ничек Гайсә Аллаһы данын күргән, һәм нәрсәгә ул шатланган?

14 Гайсә күктә яшәгәндә бихисап күп еллар дәвамында Аллаһы данын турыдан-туры күргән. Ул вакытта әле Галәм дә булмаган (Гыйбрәтле сүзләр 8:22, 30). Шул вакыт эчендә Гайсә белән Аллаһы арасында нык ярату үскән, һәм алар бер-берсен якын күрә башлаганнар. Барлык затлардан беренче булып яратылган бу Улына Йәһвә Аллаһы назлы ярату хис иткән. Гайсә дә күктәге Атасын тирән яраткан (Яхъя 14:31; 17:24). Аларның мәхәббәте камил булган. Гайсә, Муса кебек, башкаларны өйрәтеп Йәһвә данын шатлык белән чагылдырган.

15. Ничек итеп мәсихчеләр Аллаһы данын күзәтәләр?

15 Бүген Аллаһының җирдәге Шаһитләре, Муса һәм Гайсә кебек, Йәһвә данын шатланып күзәтәләр. Алар яхшы хәбәрдән читкә борылмыйлар. «Раббыга [аның ихтыярын үтәр өчен] мөрәҗәгать иткән чакта... бөркәнчек алына»,— дип язган рәсүл Паул (2 Көринтлеләргә 3:16). Без Аллаһы ихтыярын үтәргә телибез, шуңа күрә Изге Язманы өйрәнәбез. Без Йәһвә Улының, майланган Патшаның, Гайсә Мәсихнең Аллаһы данын чагылдырганын күреп сокланабыз һәм аңардан үрнәк алабыз. Муса белән Гайсәгә кебек, безгә дә изге хезмәт ышанып тапшырылган: башкаларны бөек Аллаһыбыз турында сөйләп өйрәтү.

16. Хакыйкатьне белү нинди фатихалар китерә?

16 «Атам... зирәкләрдән һәм акыл ияләреннән яшерелгәнне балаларга ачып бирүең өчен Сиңа шөкрана итәм!» — дип дога кылган Гайсә (Маттай 11:25). Йәһвә эчкерсез һәм басынкы йөрәкле кешеләргә үз ниятләрен һәм сыйфатларын ача (1 Көринтлеләргә 1:26—28). Бездә аның яклавы бар, ул безнең турыда кайгырта һәм тормышыбыз безгә канәгатьлек китерсен өчен, безне өйрәтә. Йәһвәгә якынлашыр өчен һәрбер мөмкинлекне кулланыйк һәм аны тагы да яхшырак белергә булышкан һәрнәрсәне кадерлик.

17. Ничек итеп без Йәһвә сыйфатлары белән тагы да яхшырак танышабыз?

17 Рәсүл Паул майланган мәсихчеләргә болай дип язган: «Һәммәбезнең йөзеннән бөркәнчек алып ташланганга, Раббының данын көзгедәй чагылдырабыз. Без данда бер дәрәҗәдән икенче дәрәҗәгә үзгәртеләбез һәм Аллаһыга охшаганнан-охшый барабыз» (2 Көринтлеләргә 3:18). Күктә яки җирдә яшәргә өметләнәбезме, шунсы хак: без Изге Язмалардан Йәһвә турында — аның сыйфатлары һәм шәхесе турында — күбрәк белү белән, аңа тагы да ныграк охшаш булабыз. Гайсә Мәсихнең тормышы, хезмәте һәм тәгълиматлары турында уйлану безгә Йәһвә сыйфатларын тагы да яхшырак чагылдырырга булыша. Аллаһы данын чагылдырыр өчен куйган тырышлыгыбыз аңа мактау китерә. Моны белү шулхәтле шатландыра!

Хәтерлисезме?

• Ни өчен исраиллеләр Муса чагылдырган Аллаһы данын күрергә курыккан?

• Яхшы хәбәр беренче гасырда нинди мәгънәдә яшерелгән булган? Нинди мәгънәдә ул безнең көннәрдә яшерелгән?

• Ничек без Аллаһы данын чагылдырабыз?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[13 биттәге иллюстрация]

Исраиллеләр Муса йөзенә карый алмаганнар.

[17 биттәге иллюстрация]

Аллаһы данын чагылдырып, Йәһвә хезмәтчеләре шатлана.