Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Син Аллаһы данын чагылдырырсыңмы?

Син Аллаһы данын чагылдырырсыңмы?

Син Аллаһы данын чагылдырырсыңмы?

«Раббының данын көзгедәй чагылдырабыз» (2 КӨРИНТЛЕЛӘРГӘ 3:18).

1. Муса нәрсә күргән, һәм шуннан соң нәрсә булган?

БУ КЕШЕЛЕК тарихында курку-хөрмәт уята торган күренешләрнең берсе булган. Муса Синай тавында булганда, аңа бер кеше дә күрмәгән гаҗәеп күренеш бирелгән: ул Йәһвә данын күргән. Әлбәттә, Муса Йәһвәнең үзен күрмәгән, чөнки Аллаһы күренешенең яктылыгы шулхәтле көчле ки, кеше аны күреп исән кала алмый. Шуңа күрә Йәһвә Муса алдыннан үткәндә, ягъни үзен фәрештә аша күрсәткәндә, пәйгамбәрне «кулы» белән каплаган. Шуннан соң Йәһвә Мусага үз данының шәүләсен күрергә рөхсәт иткән. Ул шулай ук, фәрештә кулланып, Муса белән сөйләшкән. Һәм: «Муса Синай тавыннан төшкәндә... Аллаһы аның белән сөйләшкәнгә, йөзе нурланып торды»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Чыгыш 33:18—34:7, 29).

2. Мәсихчеләр чагылдырган дан турында рәсүл Паул нәрсә язган?

2 Син Муса белән бергә тау өстендә торасың ди. Чиксез Кодрәт Иясенең даны синең күзләреңне чагылдыра, һәм син аның сүзләрен ишетәсең. Гаҗәеп күренеш! Муса пәйгамбәр белән, Канун килешүенә арадашчы булган кеше белән, Синай тавында бергә булу шундый зур өстенлек! Әмма чын мәсихчеләр Аллаһы данын Мусага караганда яхшырак чагылдыра икәнен беләсеңме? Бу гаҗәеп фикерне рәсүл Паулның бер хатында табып була. Майланган мәсихчеләр «Раббының данын көзгедәй чагылдыралар» дип язган ул (2 Көринтлеләргә 3:7, 8, 18). Бу сүзләрне җирдә яшәргә өметләнгән мәсихчеләр турында да әйтеп була.

Ничек мәсихчеләр Аллаһы данын чагылдыра

3. Муса Йәһвә турында белә алмаганны без кайдан белдек?

3 Ничек без Аллаһы данын чагылдыра алабыз? Без Муса кебек Йәһвәне күреп ишетмәсәк тә, безнең Мусада булмаган Йәһвә турында белемнәребез бар. Гайсә Мусаның үлеменнән соң якынча 1500 ел үткәч кенә Мәсих булып килгән. Шуңа күрә Муса ничек Канун Гайсәдә үтәләчәк икәнен, ничек Мәсих кешеләрне гөнаһның һәм үлемнең авыр басымыннан йолып алачак икәнен белә алмаган (Римлыларга 5:20, 21; Гәләтиялеләргә 3:19). Моннан тыш, Йәһвә ниятендә иң беренче урында Мәсих идарәсе астындагы Патшалык һәм җирдә булачак Оҗмах торган — Муса бу ниятнең бөеклеген дә бары тик чикле дәрәҗәдә генә аңлый алган. Без исә Йәһвә данын үз күзләребез белән түгел, ә Изге Язмаларның тәгълиматларына нигезләнгән иман күзләре белән күрәбез. Без Йәһвә тавышын фәрештә аша түгел, ә Изге Язмаларны, аеруча Гайсәнең тәгълиматларын һәм хезмәтен матур итеп бәян иткән Яхшы хәбәрләрне укып ишетәбез.

4. а) Ничек майланган мәсихчеләр Аллаһы данын чагылдыра? б) Ничек җирдә яшәргә өметләнгән мәсихчеләр Аллаһы данын чагылдыра?

4 Аллаһы даны мәсихчеләрдән кояш нурлары кебек чәчелеп тормаса да, алар Йәһвәнең искиткеч сыйфатлары һәм ниятләре турында сөйләгәндә, йөзләре нурланып тора дип әйтеп була. Безнең көннәр турында Ишагыйя пәйгамбәр алдан ук Аллаһы хезмәтчеләре халыкларга Йәһвә «данын игълан итәрләр» дип язган (Ишагыйя 66:19). Шулай ук 2 Көринтлеләргә 4:1, 2 дә без мондый сүзләр укыйбыз: «Безгә Рух хезмәте тапшырылганга күрә... хурлыклы яшерен эшләрдән баш тартып, хәйләгә керешмичә һәм Аллаһының сүзен бозмыйча, бәлки хакыйкатьне ачыктан-ачык белдереп, Аллаһы каршында үзебезне һәр кешенең намус хөкеменә тәкъдим итәбез». Паул «яңа килешү хезмәтчеләре», майланган мәсихчеләр турында язган (2 Көринтлеләргә 3:6). Әмма аларның хезмәте бихисап күп кешегә җирдә мәңге яшәү өметенә ия булырга ярдәм итте. Майланганнар да һәм бихисап күп кеше санына кергән мәсихчеләр дә Йәһвә данын Аллаһыга хезмәт иткәндә өйрәткән тәгълиматлары һәм үз тормышлары аша чагылдыралар. Аллаһы Тәгаләнең данын чагылдыру — безнең бурычыбыз һәм безнең өчен зур өстенлек!

5. Рухи яктан гөрләп алга баруыбыз нәрсәне исбатлый?

5 Гайсә алдан ук әйткәнчә, Аллаһы Патшалыгы турындагы шатлыклы хәбәр бүген кеше яшәгән бар җирләрдә вәгазьләнә (Маттай 24:14). Һәр милләттән, кабиләдән, халыктан һәм телдән чыккан кешеләр яхшы хәбәрне шатлык белән кабул итәләр һәм Аллаһы ихтыярын үтәр өчен үз тормышларын үзгәртәләр (Римлыларга 12:2; Ачылыш 7:9). Беренче гасыр мәсихчеләре кебек, алар да күргән һәм ишеткән нәрсәләре турында сөйләми булдыра алмыйлар (Рәсүлләр 4:20). Безнең көннәрдә Аллаһы данын 6 миллионнан күбрәк кеше чагылдыра, тарихта мондый санның булганы юк иде әле. Син дә бу хезмәтчеләр арасындамы? Аллаһы халкы рухи яктан гөрләп чәчәк ата, һәм бу Йәһвә үз халкын фатихалый һәм яклый икәнен күрсәтә. Безгә каршы торган куәтле көчләрне исәпкә алсак, безгә Йәһвә рухы ярдәм итә икәне ап-ачык аңлашыла. Әйдәгез, бу чыннан да шулай икәнен күрер өчен дәлилләр карап чыгыйк.

Аллаһы халкы сөйләячәк!

6. Ни өчен Йәһвә ягында торыр өчен иман һәм батырлык таләп ителә?

6 Күз алдыңа китер: сине судка чакырдылар. Судта син куркыныч бер җинаятьчегә каршы шаһитлек бирергә тиешсең. Син аның көчле оешмасы бар икәнен беләсең һәм ул, син аны фаш итмәсен өчен, бар көчен кулланачак икәнен аңлыйсың. Мондый җинаятьчегә каршы шаһитлек бирер өчен батырлык кирәк. Сиңа шулай ук хөкүмәт сине аңардан яклый алачагына шикләнмәскә кирәк. Без шундый хәлдә яшибез. Йәһвә һәм аның ниятләре турында шаһитлек биргәндә, без Иблис Шайтанга каршы шаһитлек бирәбез, һәм аның кеше үтерүче һәм бөтен дөньяны алдаучы ялганчы икәнен күрсәтәбез (Яхъя 8:44; Ачылыш 12:9). Йәһвә ягына басып Иблисне фаш итәр өчен, иман һәм батырлык таләп ителә.

7. Шайтан никадәр көчле, һәм ул нәрсә эшләргә тырыша?

7 Йәһвә — ул Аллаһы Тәгалә. Аның кодрәте Шайтан көченнән күпкә зуррак. Йәһвәгә тугры хезмәт иткәндә, без шуңа ышанабыз: Аллаһы безне якларга тели һәм аның моңа көче җитә (2 Паралипоменон 16:9). Әмма Шайтан җеннәрнең һәм Аллаһыдан читләшкән кешелекнең башлыгы булып кала (Маттай 12:24, 26; Яхъя 14:30). Ул Җир тирәсендә генә йөри ала, шуңа күрә «көчле ярсу» белән тулы. Ул Йәһвәгә хезмәт итүчеләргә каршы килә һәм яхшы хәбәр вәгазьләүче кешеләрнең авызларын томаларга тырыша. Моның өчен ул үз идарәсе астындагы дөньяны куллана (Ачылыш 12:7—9, 12, 17). Ничек ул моны башкара? Ким дигәндә, өч юл аша.

8, 9. Шайтан кешеләрне нәрсә яратырга этәрә, һәм ни өчен без дуслар сайлаганда игътибарлы булырга тиеш?

8 Шайтанның безне читкә алып китәр өчен кулланган бер юлы — бу тормыш мәшәкатьләре. Без яшәгән соңгы көннәрдә кешеләр акча, үз-үзләрен һәм күңел ачулар ярата. Алар Аллаһыны яратмый (2 Тимутегә 3:1—4). Көндәлек эшләренә «чумган» кешеләрнең күбесе без китергән яхшы хәбәргә игътибар итми. Изге Язмалардагы хакыйкать алар өчен кызык түгел (Маттай 24:37—39). Мондый кешеләрнең карашлары безгә дә «йогарга» һәм безне рухи яктан «йоклатырга» мөмкин. Әгәр бездә мал-мөлкәткә, бу дөнья тәкъдим иткән рәхәтлекләргә ярату үссә, Аллаһыга карата мәхәббәтебез «суыначак» (Маттай 24:12).

9 Шуңа күрә, дуслар сайлаганда, мәсихчеләр игътибарлы. «Зирәкләр белән аралашучы үзе дә зирәк булыр,— дип язган Сөләйман патша,— ә ахмаклар белән дуслык йөртүче юлдан язар» (Гыйбрәтле сүзләр 13:20). Әйдәгез, Аллаһы данын чагылдырган кешеләр белән аралашыйк. Бу чын шатлык китерә. Кардәшләр белән бергә җыелышта яки башка вакытта җыелганда, безгә аларның яратулары, иманнары, шатлыклары һәм тәҗрибәләре көч-дәрт бирә. Мондый файдалы аралашулар хезмәтебезне дәвам итәргә булыша.

10. Ничек Шайтан мыскыллап көлүләр аша Аллаһы данын чагылдырган кешеләргә комачауларга тырыша?

10 Мәсихчеләрнең Аллаһы данын чагылдыруларын туктатыр өчен Шайтанның икенче юлы — кешеләрнең бездән мыскыллап көлүләре. Аның мондый эшләренә без гаҗәпләнмибез. Чөнки Гайсә Мәсих җирдә хезмәт иткәндә, аңардан көлгәннәр, аны мыскыллаганнар, мәсхәрәләгәннәр һәм хәтта аңа төкергәннәр дә (Марк 5:40; Лүк 16:14; 18:32). Беренче гасыр мәсихчеләреннән дә көлгәннәр (Рәсүлләр 2:13; 17:32). Йәһвәнең бүгенге хезмәтчеләре дә моңа охшаш хурлау белән очраша. Рәсүл Петернең сүзләре буенча, аларны «ялган пәйгамбәрләр» дип атаячаклар. «Соңгы көннәрдә,— дип язган Петер,— үзләренең нәфес теләкләре буенча гамәл кылучы, мыскыллаучы кешеләр чыгачак. Алар: „Гайсә яңадан килергә вәгъдә итмәдемени? Кая соң Ул?.. Һәммә нәрсә дөнья яратылганнан бирле ничек булса, шул килеш кала бирә“,— диячәкләр» (2 Петер 3:3, 4). Кешеләр Аллаһы халкыннан: «Сез әби-бабайлар гадәте буенча яшисез»,— диеп көләләр. Алар Изге Язмалардагы әхлакый нормаларны «искергән» дип саный, ә вәгазьләгән хәбәребез күп кешеләр өчен — акылсызлык (1 Көринтлеләргә 1:18, 19). Без, мәсихче булганга, мыскыллап көлүләр белән мәктәптә, эштә һәм хәтта гаиләдә дә очрашабыз. Шулай да без вәгазебез аша Аллаһы данын чагылдыруыбызны дәвам итәбез, чөнки, Гайсә кебек, без Аллаһы Сүзе — хакыйкать икәнен беләбез (Яхъя 17:17).

11. Ничек Шайтан мәсихчеләрнең вәгазен туктатыр өчен эзәрлекләүләр куллана?

11 Шайтанның вәгазебезне туктатыр өчен өченче юлы — бу каршы килүләр яки эзәрлекләүләр. «Сезне газаплауга бирерләр һәм үлемгә тартырлар, бөтен халыклар да Минем өчен сезне нәфрәт итәр»,— дигән Гайсә үз шәкертләренә (Маттай 24:9). Әйе, Йәһвә Шаһитләре күп илләрдә көчле эзәрлекләүләр белән очраша. Йәһвә үзенә хезмәт итүчеләр белән Шайтан Иблискә хезмәт итүчеләр арасында «дошманлык җебе» булачак дип инде бик күптән әйткән булган (Яратылыш 3:15). Без шулай ук шуны беләбез: эзәрлекләүләр вакытында Аллаһыга тугры калып, без Йәһвәнең хакимлек итүе законлы икәнен раслыйбыз. Моны белү безгә хәтта бик авыр шартларда да нык калырга булыша. Аллаһы данын чагылдырырга тәвәккәл булсак, безне бернинди дә эзәрлекләүләр шаһитлек бирүдән туктатмаячак.

12. Шайтанның каршылыкларына карамастан тугры калганда, ни өчен безгә шатланырга кирәк?

12 Син бу дөнья йогынтысына каршы торасыңмы? Мыскыллап көлүләр һәм каршы килүләргә карамастан, тугры булуыңны күрсәтәсеңме? Алай булса, синең шатланыр өчен сәбәбең бар. Гайсә үзе артыннан барырга теләгән кешеләргә мондый сүзләр әйткән: «Кешеләр сезне Минем аркада хурлаганда, эзәрлекләгәндә һәм сезгә каршы төрле явызлык эшләгәндә, сез бәхетле. Шатланыгыз һәм куаныгыз! Күкләрдә сезнең әҗерегез зур булачак. Чөнки сезгә кадәр яшәгән пәйгамбәрләрне дә шулай эзәрлекләделәр» (Маттай 5:11, 12). Син нык калып, шуны күрсәтәсең: Йәһвәнең куәтле изге рухы сиңа аның данын чагылдырырга көч биреп тора (2 Көринтлеләргә 12:9).

Йәһвә ярдәме булганга, нык калабыз

13. Мәсихчеләр хезмәтен башкарганда нык булып калуыбызның төп сәбәбе нәрсәдә?

13 Аллаһыга хезмәт иткәндә нык булып калуыбызның төп сәбәбе — бу Йәһвәне ярату һәм аның данын чагылдырырга әзер булу. Кешеләр, берәрсен яратса һәм аны хөрмәт итсә, аңа охшаш булырга тырышалар. Бу яктан Йәһвә Аллаһыдан лаеграк шәхес юк. Аның мәхәббәте бөек, шуңа күрә ул үз Улын хакыйкать турында шаһитлек бирер өчен һәм тыңлаучан кешеләрне йолып алыр өчен җибәргән (Яхъя 3:16; 18:37). Аллаһы кебек, без дә барлык кешеләрнең тәүбәгә килеп котылуын телибез, менә ни өчен без вәгазьлибез (2 Петер 3:9). Бу теләк һәм шулай ук Аллаһыга охшаш булырга тәвәккәллегебез хезмәттә аның данын чагылдыруыбызны дәвам итәргә дәртләндерә.

14. Йәһвә безгә хезмәтебездә нык калырга ничек ярдәм итә?

14 Әмма мәсихчеләр хезмәтендә нык калырга көчне Йәһвә бирә. Ул үзенең изге рухы, оешмасы һәм үзенең Сүзе — Изге Язмалар аша безгә таяныч һәм көч бирә. Йәһвә үзенең данын чагылдырырга теләгән кешеләр өчен — «сабырлык... чыганагы». Ул догаларыбызны җавапсыз калдырмый һәм сынауларны җиңеп чыгар өчен зирәклек бирә (Римлыларга 15:5; Ягъкуб 1:5). Һәм ул без чыдый алмаслык авырлыкларга юл куймый. Йәһвәгә ышанып яшәсәк, ул безгә, без алда да аның данын чагылдыра алсын өчен, котылу юлын күрсәтәчәк (1 Көринтлеләргә 10:13).

15. Безгә нык калырга нәрсә булыша?

15 Аллаһыга хезмәт иткәндә нык калуыбыз Аллаһы рухы безгә ярдәм итә икәнен исбатлый. Бер мисал карап чыгыйк. Әйтик, бер кеше сиңа икмәкне кешеләрнең өйләренә китереп, аларга бушлай таратырга куша. Сиңа моны үз вакытыңны һәм үз акчаңны сарыф итеп башкарырга кирәк. Вакыт узу белән син шуңа игътибар итәсең: икмәкне нибары берничә кеше генә алырга тели, ә кайбер кешеләр хәтта моңа каршы да чыга. Син бу эшне айдан-айга, елдан-елга дәвам итә алыр идеңме? Юктыр. Ләкин яхшы хәбәрне син инде, бәлки, берничә ел, хәтта дистәләгән еллар вәгазьлисеңдер. Син моның өчен үз вакытыңны һәм акчаңны сарыф итәсең. Ни өчен син шулай эшлисең? Йәһвәне яратканга түгелме? Аның синең тырышлыкларыңны фатихалаганы һәм рухы белән сиңа нык калырга ярдәм иткәне өчен түгелме? Әлбәттә, бу сәбәпләр аркасында!

Йәһвә хәтерендә мәңгегә калачак эш

16. Аллаһыга хезмәт итүдә нык булып калуыбыз безнең үзебезгә һәм безне тыңлаган кешеләргә нәрсә китерәчәк?

16 Яңа килешү хезмәте — бу иң кадерле бүләк (2 Көринтлеләргә 4:7). Башка сарыклар бу хезмәттә бөтен җир шары буенча катнаша, һәм бу хезмәт — хәзинә. Үз хезмәтеңне сабырлык белән башкарсаң, син, рәсүл Паул Тимутегә әйткәнчә, «үзеңне дә, тыңлаучыларыңны да коткарырсың» (1 Тимутегә 4:16). Нәрсә аңлата бу сүзләр? Син вәгазьләгән яхшы хәбәр башкаларга мәңге яшәргә мөмкинлек ача! Синнән рухи ярдәм алган кешеләр белән син дуслашырсың. Синең аша Аллаһы турында белемнәр алган кешеләр белән бергә Оҗмахта мәңге яшәү шундый шатлыклы булачак! Моны күз алдыңа китереп кенә кара! Һичшиксез, аларга ярдәм итәр өчен куелган тырышлыкларыңны алар беркайчан да онытмаячак. Бу зур шатлык китерә!

17. Без тарихның беркайчан да кабатланмаячак чорында яшибез дип ни өчен әйтеп була?

17 Син тарихның инде беркайчан да кабатланмаячак чорында яшисең. Аллаһыдан читләшкән дөньяда яхшы хәбәр башка беркайчан да вәгазьләнмәячәк. Нух шундый дөньяда яшәгән һәм ул дөньяның үтеп китүен күргән. Аллаһы ихтыярын тугры үтәп һәм көймә төзеп, ул үзен һәм гаиләсен саклап калган һәм моңа шундый нык шатлангандыр! (Еврейләргә 11:7). Синең дә шатланыр өчен сәбәпләрең бар. Яңа дөньяда: «Мин шул соңгы көннәрдә Аллаһы Патшалыгы хакына көчемнән килгәннең барысын да эшләдем»,— дип әйткәндә кичергән хисләрең турында уйлап кара.

18. Йәһвә үз хезмәтчеләрен нәрсәгә ышандыра һәм нәрсәгә дәртләндерә?

18 Әйдәгез, Аллаһы данын чагылдыруыбызны дәвам итик. Шул чакта бу эш мәңгегә хәтеребездә калачак. Йәһвә дә безнең бар эшләребезне хәтерендә саклый. Изге Язмаларда мондый дәртләндерүче сүзләр язылган: «Аллаһы гаделсез түгел. Ул сезнең хезмәтләрегезне дә, имандашларыгызга ярдәм кылганыгыз вә ярдәм кылуны дәвам итүегез аша Аңа булган мәхәббәтегезне күрсәткәнегезне дә онытмаячак. Без сезнең һәрберегезнең ахырга кадәр, өметегезнең тулысынча тормышка ашуына кадәр, тырышлык куюын телибез. Ялкау булмагыз, бәлки, иманлы вә түземле булулары белән үзләренә вәгъдә ителгәнне алучы кешеләр үрнәгенә иярегез» (Еврейләргә 6:10—12).

Син аңлата аласыңмы?

• Ничек мәсихчеләр Аллаһы данын чагылдыра?

• Аллаһы халкының вәгазь эшен туктатыр өчен Шайтан нинди юллар куллана?

• Аллаһы рухы безгә ярдәм итә икәнен нәрсә күрсәтә?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[9 биттәге иллюстрация]

Мусаның йөзе Аллаһы данын чагылдырган.

[10, 11 биттәге иллюстрацияләр]

Без хезмәт иткәндә Аллаһы данын чагылдырабыз.