Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Тугрылык күрсәтүнең файдасы

Тугрылык күрсәтүнең файдасы

Тугрылык күрсәтүнең файдасы

КАЙБЕР илләрдә балалар тигәнәк атышып уйнарга ярата. Тигәнәкләр киемгә ябышалар һәм, бала нәрсә генә эшләсә дә — йөриме, йөгерәме, сикерәме яки аларны селкеп төшерергә тырышамы — ябышкан килеш тора бирәләр. Тигәнәкләрдән аларны киемнән берәмләп алып ташлап кына котылып була. Балаларга мондый уен бик ошый.

Әлбәттә, киемеңдә тигәнәк күрү бик үк күңелле түгел. Шулай да без аның ябышу сәләтенә сокланабыз. Тугры кешенең дә шундый ук сыйфаты бар. Ул башкалар белән якын, нык мөнәсәбәттә тора. Ул, хәтта берәр нинди шартлар аркасында кыенлыклар туса да, үзгәрмәс принципларны нык тота, үзенең йөкләмәләрен тугры үти һәм сүзендә тора. «Тугрылык» дигән сүз мәгънәсе буенча бирелгәнлек, ышанычлылык һәм үзгәрмәүчәнлек дигән сүзләргә якын. Гадәттә, без барыбыз да башкаларның безгә тугрылык саклавын югары бәялибез. Әмма безнең үзебезнең башкаларга тугры булып калырга көчебез җитәме? Әгәр җитә икән, без кемгә тугры булырга тиеш?

Тугрылык — никахның нигезе

Никахта тугрылык күрсәтү бик мөһим, әмма, кызганычка каршы, еш кына нәкъ ирле-хатынлыларга ул сыйфат җитми. Ир белән хатын, никах антына тугрылык саклап, ягъни бергә булып һәм бер-берсенең иминлеге турында кайгыртып, бәхет һәм иминлеккә таба мөһим адым ясыйлар. Ни өчен? Чөнки кешеләр шундый итеп барлыкка китерелгән: алар башкаларга тугрылык күрсәтүгә дә һәм башкаларның үзләренә карата тугры булуларына да мохтаҗ. Гадән бакчасында Адәм белән Хауваның никахы булдырылгач, Аллаһы болай дигән: «Кеше үзенең ата-анасын калдыра да, хатынына багланып... яши башлый». Шул ук принцип хатынга да кагылган: ул да иренә багланырга, ягъни аңа ябышырга тиеш булган. Ир белән хатын бер-берсенә тугры булырга һәм бер-берсенә ярдәм итәргә тиеш булганнар (Яратылыш 2:24; Маттай 19:3—9).

Әлбәттә, бу вакыйгадан соң меңнәрчә ел узган. Бу никахта тугрылык күрсәтү бүген искергән караш дигәнне аңлатамы? Күпчелек кешеләр алай дип уйламый. Мәсәлән, Германиядә үткәрелгән сорашуда катнашучыларның 80 проценты никахта тугрылык күрсәтү бик мөһим дип исәпли. Тагы бер сорашу ирләр һәм хатыннарда нинди сыйфатлар ныграк кадерләнә икәнен ачыклар өчен үткәрелгән. Ир-атлардан хатыннарда бик нык ошаган биш сыйфатны әйтеп бирүләрен сораганнар. Хатын-кызларга да шундый ук сорау бирелгән. Ирләр дә, хатыннар да тугрылыкны иң мөһим сыйфат дип атаганнар.

Чыннан да, тугрылык — бәхетле никахның нигезе. Ләкин, моннан алдагы мәкаләдән белгәнебезчә, тугрылыкны мактап сөйләсәләр дә, күпләр аны күрсәтми. Күп санлы аерылышулардан дөньяда хыянәт итү киң таралган икәне күренә. Ничек ирле-хатынлыларга моңа каршы торырга һәм бер-берсенә тугрылык сакларга?

Тугрылык никахны ныгыта

Ир белән хатын, бер-берсенә җан-тән белән бирелгән булуларын дәлилләр өчен мөмкинлек эзләсәләр, тугрылык күрсәтерләр. Мәсәлән, «минеке» дип әйтү урынына «безнеке» дип әйтү яхшырак: безнең дусларыбыз, безнең балаларыбыз, безнең йортыбыз һәм башкалар. Яшәү урыны, эш, балалар тәрбияләү, күңел ачу, ял итү яки дини эшләргә кагылышлы карарлар кабул иткәндә һәм планнар корганда, ир белән хатынга бер-берсенең фикерен һәм хисләрен исәпкә алырга кирәк (Гыйбрәтле сүзләр 11:14; 15:22).

Ир белән хатын, һәрберсе тормыш иптәшенә үзен кирәкле һәм сөекле итеп хис итәргә булышса, шулай ук тугрылык күрсәтерләр. Әгәр дә ир яки хатын үзен каршы җенес кешеләре белән чиктән тыш ягымлы тотса, бу аның тормыш иптәшендә курку һәм үз-үзенә ышанмау хисе тудырырга мөмкин. Изге Язмаларда ирләргә «яшьлегендәге... хатынына» ябышырга киңәш бирелә. Ир кеше үз йөрәгенә башка хатын игътибарын теләргә рөхсәт итмәскә тиеш. Һәм әлбәттә, ул хатынына хыянәт итүдән качарга тиеш. Изге Язмаларда: «Чит-ят хатын белән зина кылучының акылы зәгыйфь; моны эшләүче үзенең җанын харап итә»,— дип әйтелә. Шундый ук югары нормаларны хатын да тотарга тиеш (Гыйбрәтле сүзләр 5:18; 6:32).

Никахта тугрылык булсын өчен көч куюдан файда бармы? Һичшиксез. Тугрылык никахны нык һәм дәвамлы итә һәм иргә дә, хатынга да фатихалар китерә. Мәсәлән, әгәр ир кеше тугрылык күрсәтсә һәм хатынының иминлеге турында кайгыртса, бу аның хатынына тынычлык һәм ышаныч хисе бирәчәк, һәм хатыны үзенең иң яхшы сыйфатларын күрсәтә алачак. Ир хакында да шуны ук әйтеп була. Моннан тыш, әгәр ир кеше хатынына тугрылык сакларга карар итсә, аңа тормышның барлык өлкәләрендә дә тәкъва принципларны тоту җиңелрәк булачак.

Ир белән хатын авырлыкларга очраганда, бер-береңә тугры булу аларның икесенә дә иминлек хисе бирәчәк. Ә никахта тугрылык җитми икән, ир белән хатын еш кына аерым яшәргә яки аерылышырга карар итә. Әмма бу проблемаларны хәл итми, киресенчә яңаларын гына тудыра. 1980 елларда бер билгеле модельер хатынын һәм балаларын ташлап киткән. Гаиләсез яшәп, ул бәхет тапканмы? Егерме елдан соң ул гаиләсеннән аерылу ялгызлык һәм бушлык кына китергәнен таныган. «Балаларым хакында уйлап һәм аларга тыныч йокы теләргә хыялланып, мин күп тапкыр йоклап китә алмыйча яттым»,— дигән ул.

Әти-әниләр белән балалар арасындагы тугрылык

Әгәр әти-әни бер-берсенә тугры булса, аларның балалары да бу сыйфатны үстерер. Бәхетле, яратучан гаиләдә үскән балаларга никахка җаваплылык белән карау, шулай ук үзләренең картайган әти-әниләре хакында кайгырту җиңелрәк булачак (1 Тимутегә 5:4, 8).

Әмма кайчак балалар үзләре дә авырып китәргә мөмкин, һәм аларны даими карарга кирәк була. Херберт белән Гертруданың гаиләсендә нәкъ шундый хәл булган, алар — Йәһвә Шаһитләре. Алар инде 40 тан узган. Аларның улы Дитмар туганнан бирле мускул дистрофиясеннән интеккән. Ул 2002 елның ноябрендә үлгән. Соңгы җиде елны Дитмар көне-төне карауга мохтаҗ булган, һәм әти-әнисе ярату белән аның хакында кайгырткан. Алар хәтта үз өйләренә медицина җиһазы куйганнар һәм махсус өйрәтү үткәннәр. Тугрылык күрсәтүнең нинди искиткеч үрнәге!

Дуслар арасында тугрылык

«Кеше никахсыз бәхетле була ала, ләкин дуссыз бәхет табып булмый»,— ди Биргит. Бәлкем, сез дә моның белән ризалашырсыз. Никахтамы сез яки юкмы, ышанычлы дусның тугрылыгы йөрәгегезне җылытачак һәм тормышыгызны баетачак. Әлбәттә, әгәр сез кияүдә яки өйләнгәнсез икән, сезнең иң якын дустыгыз тормыш иптәшегез булырга тиеш.

Дус — ул таныш кына түгел. Танышларыбыз күп булырга мөмкин: күршеләр, хезмәттәшләр, вакыт-вакыт очраткан кешеләр. Әмма чын дуслык бездән вакыт, тырышлык һәм эмоциональ көч таләп итә. Берәрсенең дусты булу — зур хөрмәт. Дуслык күп фатихалар китерә, әмма шулай ук өстебезгә кайбер бурычлар да сала.

Дуслык өчен яхшы аралашу бик кирәк. Чөнки дуслар таянычка һәм ярдәмгә мохтаҗ. «Без иптәшем белән атнага бер-ике тапкыр бер-беребезгә шалтыратабыз һәм хисләребезне уртаклашабыз. Аның һәрвакыт янымда һәм тыңларга әзер икәнен белү искиткеч»,— ди Биргит. Ерак ара дуслыкка комачаулый алмый. Герда белән Хельга бер-берсеннән меңләгән километр ераклыкта яшиләр, әмма алар инде 35 елдан күбрәк — яхшы дуслар. «Без һәрвакыт бер-беребезгә хат язып торабыз,— дип сөйли Герда,— яңалыклар сөйлибез һәм кайгы-шатлыкларыбызны уртаклашабыз. Мин һәрвакыт түземсезлек белән Хельгадан хат көтәм. Без бер-беребезгә бик охшаганбыз һәм безнең уртак якларыбыз күп».

Тугрылык дуслык өчен бик мөһим. Хыянәт итү хәтта еллар буе дәвам иткән мөнәсәбәтләрне дә җимерә ала. Дуслар гадәттә бер-берсе белән иң яшерен сораулар буенча киңәшләшә. Алар чын күңелдән сөйләшә һәм дусты дөрес аңламас яки ышанычын алдар дип курыкмый. Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Чын дусның дуслыгы беркайчан сүрелмәс, бәхетсезлеккә төшкәндә ул, туганы кебек, яныңа килеп җитәр» (Гыйбрәтле сүзләр 17:17).

Дуслар безнең фикер йөртүебезгә, хисләр һәм эшләребезгә тәэсир иткәнгә күрә, тормыш рәвеше безнекенә якын булган кеше белән дуслашу бик мөһим. Мәсәлән, дини карашларыбыз, мораль принципларыбыз һәм яхшылык вә яманлык нормаларыбызның бер үк булуы мөһим. Андый дуслар куелган максатларыбызга ирешергә ярдәм итәчәк. Чыннан да, нәрсәгә сезнең әхлакый принципларыгызны уртаклашмаган кешеләр белән якынлашырга? Дусларны дөрес сайлау никадәр мөһим икәнлеге турында Изге Язмаларда болай диелә: «Зирәкләр белән аралашучы үзе дә зирәк булыр; ә ахмаклар белән дуслык йөртүче юлдан язар» (Гыйбрәтле сүзләр 13:20).

Тугрылык күрсәтергә өйрәнеп була

Киемгә тигәнәк ябыштырырга өйрәнгәч, бала моны кабат-кабат эшләргә теләр. Тугрылык сыйфатын үстергән кеше турында да шуны ук әйтеп була. Ни өчен? Чөнки тугрылык күрсәткән саен, бу сыйфатны күрсәтү җиңелрәк булачак. Әгәр бала гаиләдә сабый чактан ук тугры булырга өйрәнә икән, аңа соңрак тугры дус булу җиңелрәк булачак. Ә нык дуслык аңа, үз чиратында, тормыш иптәшенә тугры булырга ярдәм итәчәк. Моннан да бигрәк, бу аңа иң мөһим дуслыкны сакларга булышачак.

Тормышта иң мөһиме — Йәһвә Аллаһыны бөтен йөрәгең, бөтен җаның, бөтен акылың һәм бөтен көчең белән ярату дигән Гайсә (Марк 12:30). Димәк, безгә җан-тән белән Аллаһыга бирелгән булырга кирәк. Йәһвәгә тугры булу бик күп фатихалар китерә. Безнең өметебез беркайчан да өзелмәячәк, чөнки Изге Язмаларда «Аллаһы... турылыклы» дип әйтелә (1 Көринтлеләргә 10:13). Һичшиксез, әгәр без Аллаһыга тугры булсак, безне мәңгелек фатихалар көтә (1 Яхъя 2:17).

[5 биттәге өстәмә сүзләр]

Якын дусның тугрылыгы йөрәкне җылыта.

[5 биттәге иллюстрация]

Тугрылык туганнарны бер-берсе хакында кайгыртырга дәртләндерә.