Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Тугры булудан файда бармы?

Тугры булудан файда бармы?

Тугры булудан файда бармы?

«СЕЗ саулыкны страховкалау өчен бик күп түлисез,— диде Карл *, страховой агент.— Әгәр безнең компанияне сайласагыз, сез аена 15 евро саклап калачаксыз, ә бу шактый күп акча».

«Бәлки, бу шулайдыр да,— дип җавап кайтарды Йенс.— Әмма мин бу компаниядә инде берничә ел буе торам. Бу компания үткәндә миңа бик күп булышты, һәм мин аңа тугры булып калырга телим».

«Тугрылык бик әйбәт сыйфат,— дип җавап бирде Карл.— Әмма тугрылык аркасында сез акча югалтасыз!»

Карл хаклы иде. Тугрылык күрсәтүче кешеләр еш кына зыян күрәләр. Шулай ук тугрылык вакыт, тырышлык һәм эмоциональ көч таләп итә. Алай булса, тугрылык күрсәтүнең кирәге бармы?

Мактап сөйләсәләр дә, күпләр күрсәтми

Җәмгыять фикерен өйрәнү буенча Алленсбах институты Германиядә сорашу үткәргән. Бу сорашудан күренгәнчә, катнашучыларның 96 проценты тугрылыкны кыйммәтле сыйфат дип исәпли. Шул ук институт 18 дән 24 яшькә кадәрге яшь кешеләр арасында үткәргән икенче сорашу буенча, катнашучыларның өчтән ике өлеше тугрылыкның тормышта кирәге чыгарга мөмкин дип саный.

Тугрылыкны еш кына мактап сөйләсәләр дә, бу сыйфатны күрсәтергә кирәк булганда, аңа караш кискен үзгәрә. Мәсәлән, кайбер Европа илләрендә ирле-хатынлылар һәм туганнар еш кына бер-берсенә тугрылык сакламый. Кайчак дуслар да бер-берсенә тугрылык күрсәтми. Ә элекке вакытларда хуҗа белән эшче арасында, шулай ук бергә эшләгән кешеләр арасында булган тугрылык бөтенләй юкка чыкты. Ни өчен?

Еш кына тормышның кызу темпы аркасында кешеләрнең үз йөкләмәләрен тугры үтәргә вакыты һәм көче бик әз кала. Кайчан да булса алданган һәм кешеләргә ышанычын югалткан кешеләр яңадан берәрсенә ышанырга курка. Башкалар «бүген бар, иртәгә юк» дигән принцип буенча яши, шуңа күрә аларның тормышында тугрылыкка урын калмый.

Сәбәбе нинди генә булмасын, тугрылыкны мактап сөйләсәләр дә, күпләр аны күрсәтми. Шуңа күрә, әйдәгез, мондый сорауларны карап чыгыйк: тугрылык күрсәтүнең кирәге бармы? Әгәр бар икән, без кемгә тугры булырга тиеш һәм бу сыйфатны ничек күрсәтергә? Тугрылык күрсәтү нинди файда китерә?

[Искәрмә]

^ 2 абз. Бу һәм киләсе мәкаләдә кайбер исемнәр үзгәртелгән.

[3 биттәге өстәмә сүзләр]

Тугрылыкны мактап сөйләсәләр дә, күпләр аны күрсәтми