Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Билгеләргә игътибарлы булу мөһим

Билгеләргә игътибарлы булу мөһим

Билгеләргә игътибарлы булу мөһим

«Башта мин улым Андреасның башы гына авырта дип уйлаган идем. Әмма тора-бара аның аппетиты югалды һәм температурасы күтәрелде. Андреас башым тагы да ныграк авырта башлады дигәч, мин аның өчен борчыла башладым, һәм ирем эштән кайтканнан соң, улыбызны табибка алып бардык. Аны тикшереп карагач, ул шунда ук аны хастаханәгә салырга кушты. Бу баш авырту гына түгел, ә күпкә куркынычлырак авыру — менингит булган. Дәвалану курсы үткәч, улыбыз сәламәтләнде». Гертруда (Германия)

ГЕРТРУДА кичергән хәл бик күп әти-әниләргә таныш. Алар балалары авырганда борчыла башлый. Һәрбер авыру куркыныч булмаса да, әти-әниләр баланың авыру булуын күрсәтүче билгеләргә игътибар итәләр. Бу билгеләрне танырга һәм үз вакытында тиешле чаралар күрергә кирәк. Бу бик мөһим.

Бу сүзләр башка хәлләргә эләккәндә дә дөрес булып кала. Мәсәлән, 2004 елның декабрь аенда Һинд океаны районнарында күп бәлаләргә китергән цунамины искә төшерик. Австралия белән Гавай кебек илләрнең махсус хезмәтләре Суматрадан төньякка таба су астында көчле җир тетрәү үткәнен билгеләгәннәр һәм моның нәтиҗәләре җитди булачагын аңлаганнар. Әмма куркыныч янаган районнарда яшәгән кешеләрнең булачак бәла турында белергә һәм тиешле чаралар күрергә бернинди дә мөмкинлекләре булмаган. Һәм 220 000 кеше һәлак булган.

Тагы да мөһимрәк билгеләр

Гайсә Мәсих җирдә яшәгәндә үзен тыңлаган кешеләргә сабак биргән: аларга билгеләрне тану һәм тиешле чаралар күрү бик мөһим дигән. Ул бик әһәмиятле нәрсәләр турында сөйләгән. Инҗилдә болай дип әйтелә: «Гайсә янына фарисейләр һәм саддукейлар килделәр. Аны сынарга теләп, Аннан күктән илаһи билге күрсәтүен үтенделәр. Әмма Ул: „Кич белән сез: „Күк йөзе кызыл, шуңа күрә һава торышы яхшы булыр“,— дисез. Ә иртән иртүк: „Бүген давыл булачак, чөнки күк йөзе кып-кызыл һәм хәвефле“,— дисез. Күккә карап, сез һава торышын алдан әйтә аласыз, ә вакытларның билгеләрен аера белмисез“ [,— дип җавап бирде]» (Маттай 16:1—3).

Гайсә, «вакытларның билгеләрен» искә алып, үзен тыңлаган I гасыр яһүдләре билгеләр аша нинди заманада яшәгәннәрен аңларга тиеш булганын күрсәткән. Яһүдләрнең дөнья төзелешен тиздән коточкыч бәла көткән, һәм бу яһүдләрнең барысына да кагылыр иде. Гайсә, үз үлеменә берничә көн калганда, шәкертләренә тагын бер билге биргән. Ул үзенең Патша булып күктән идарә итүе вакытының билгесе турында сөйләгән. Бу сүзләр һәрбер кеше өчен үтә мөһим.