Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гайсә Мәсих эзеннән барыгыз

Гайсә Мәсих эзеннән барыгыз

Гайсә Мәсих эзеннән барыгыз

«Кем дә кем: „Аллаһыда торам“,— ди икән, ул Гайсә сыман гамәл итәргә тиеш» (1 ЯХЪЯ 2:6).

1, 2. Гайсәдән «күзебезне һәрдаим алмый тору» нәрсә аңлата?

«ҮЗЕБЕЗГӘ билгеләнгән ярыш юлын сабырлык вә ныклык белән йөгереп үтик. Гайсәдән — иманны Барлыкка китерүче [«иманның Җитәкчесе», ЯД] вә Камилләштерүчедән күзебезне һәрдаим алмый торыйк»,— дип язган рәсүл Паул (Еврейләргә 12:1, 2). Тугрылык юлы белән барыр өчен, күзебезне Гайсәдән «һәрдаим алмый» торырга кирәк.

2 Инҗилдә «күзебезне һәрдаим алмый торыйк» дип тәрҗемә ителгән сүз төп телдә «игътибарны читкә юнәлдермичә карау», «күзләреңне берәр нәрсәгә төбәр өчен бер нәрсәдән икенче нәрсәгә күчерү», «текәлеп карау» дигән мәгънә йөртә. Бер белешмәлектә болай дип тә әйтелә: «Грециядә йөгерештә катнашкан кеше йөгерү юлыннан кыска гына вакытка игътибарын алса һәм, максатын онытып, стадиондагы кешеләрне күзәтә башласа, аның йөгерү тизлеге кимегән. Мәсихчеләр белән дә шул ук рәвешчә була». Игътибарыбызны читкә юнәлдерү рухи яктан үсүебезгә комачаулый. Без Гайсә Мәсихтән күзебезне һәрдаим алмый торырга тиеш. Җитәкчебезнең нинди сыйфатларына без игътибар итәргә тиеш? «Җитәкче» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе «юлбашчы, берәр нәрсәдә үз өстенә җитәкчелек алучы һәм шуның белән үрнәк күрсәтүче» дигән мәгънә йөртә. Гайсәдән «күзебезне һәрдаим алмый тору» аңардан үрнәк алу дигәнне аңлата.

3, 4. а) Гайсә сыман гамәл итү бездән нәрсә таләп итә? б) Нинди сорауларны карап чыгарга кирәк?

3 «Кем дә кем: „Аллаһыда торам“,— ди икән, ул Гайсә сыман гамәл итәргә тиеш»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (1 Яхъя 2:6). Безгә «Аллаһыда торырга», ягъни аның белән бердәмлектә калырга кирәк. Моның өчен, Гайсә үз Әтисенең әмерләрен үтәгән кебек, без Гайсә әмерләрен үтәргә тиеш (Яхъя 15:10).

4 Әмма Гайсә сыман гамәл итү өчен, аның Җитәкче буларак эшләренә игътибар итәргә һәм аның эзеннән төгәл барырга кирәк. Шуңа күрә мондый мөһим сораулар туа: «Ничек бүген Мәсих безнең белән җитәкчелек итә? Аның үрнәген тоту безгә ничек тәэсир итәргә тиеш? Мәсих үрнәген тоту нинди фатихалар китерә?»

Ничек Гайсә үз шәкертләре белән җитәкчелек итә

5. Күккә күтәрелер алдыннан, Гайсә үз шәкертләренә нинди вәгъдә биргән?

5 Күккә күтәрелер алдыннан, терелтелгән Гайсә үз шәкертләре янына килгән һәм аларга бер мөһим эш йөкләгән. «Барыгыз һәм бөтен халыклар арасыннан Миңа шәкертләр булдырыгыз»,— дигән ул. Аларның Җитәкчесе буларак, ул мондый вәгъдә биргән: «Мин, дөнья беткәнгә тикле, [сез бу эшне башкарганда] һәрвакыт сезнең белән булам» (Маттай 28:19, 20). Гайсә бу дөнья төзелешенең ахыры вакытында үз шәкертләре белән кала икәне нәрсәдән күренә?

6, 7. Ничек Гайсә изге рух ярдәмендә безнең белән җитәкчелек итә?

6 «Ә Минем исемемнән Ата җибәрәчәк Яклаучы-Юатучы — Изге Рух — сезне һәрнәрсәгә өйрәтәчәк,— дигән Гайсә,— һәм Мин сезгә сөйләгәннәрнең һәммәсен дә хәтерегезгә төшерәчәк» (Яхъя 14:26). Гайсә исеменнән, ягъни аның исеме хакына җибәрелгән изге рух бу көннәрдә безнең белән җитәкчелек итә һәм безне ныгыта. Ул безне рухи яктан белемле итә һәм «хәтта Аллаһының тирәнлекләрен» аңларга булыша (1 Көринтлеләргә 2:10). Өстәвенә, Аллаһы хуплаган сыйфатлар — «мәхәббәт, шатлык, иминлек, сабырлык, игелек, яхшылык, ышаныч, басынкылык, үз-үзеңне тота белү» — бу изге рухның җимеше (Гәләтиялеләргә 5:22, 23). Изге рух ярдәмендә без бу сыйфатларны үстерә алабыз.

7 Без Изге Язмаларны өйрәнеп, белгәннәрне тормышыбызда кулланырга тырышабыз, шуңа күрә Йәһвә рухы безгә зирәклек, гыйлемлек, гаделлек, тәкъвалык һәм акыл үстерергә булыша (Гыйбрәтле сүзләр 2:1—11). Изге рух безгә шулай ук вәсвәсәгә бирешмәскә һәм сынауларда нык калырга ярдәм итә (1 Көринтлеләргә 10:13; 2 Көринтлеләргә 4:7; Филиппуйлыларга 4:13). Мәсихчеләргә Аллаһы Сүзендә «тәннең, рухның һәртөрле бозыклыкларыннан үзегезне сафландырыгыз һәм... изгелекне камилләштерегез» дип әйтелгән (2 Көринтлеләргә 7:1). Изге рухның ярдәме булмаса, Аллаһының изге, ягъни саф булырга дигән таләбен үти алыр идекме? Гайсә бүген безнең белән җитәкчелек итәр өчен кулланган чараларның берсе — бу изге рух. Аңа аны Йәһвә Аллаһы биргән (Маттай 28:18).

8, 9. Ничек итеп Мәсих, үз халкы белән җитәкчелек итәр өчен, «ышанычлы һәм акыллы хезмәтчене» куллана?

8 Тагын ничек Мәсих бүгенге җыелышлар белән җитәкчелек итә? Үзенең Патша булып идарә итүе һәм бу дөнья төзелешенең бетүе турында сөйләгәндә, Гайсә болай дигән: «Ышанычлы һәм акыллы хезмәтче нинди була соң? Ризыкны үз вакытында өләшү өчен, аны хуҗасы барлык хезмәтчеләре өстеннән куйган. Хуҗасы кайткач, аның шулай эшләвен күрсә, менә шул хезмәтче сәгадәтле. Сезгә хак сүз әйтәм: хуҗасы аны бөтен милке өстеннән башлык итеп куяр» (Маттай 24:3, 45—47).

9 Шигырьдәге «хуҗа» — Гайсә Мәсих, «хезмәтче» — җирдә яшәүче майланган мәсихчеләр. Бу «хезмәтчегә» Гайсәнең җирдәге милке турында кайгырту һәм үз вакытында рухи ризык бирү йөкләнгән. Ә «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» арасыннан алынган берничә тәҗрибәле мәсихче Җитәкче Совет тәшкил итә. Җитәкче Совет — бу «хезмәтченең» вәкиле. Бу Совет Патшалык турындагы бөтендөнья вәгазь эше белән җитәкчелек итә һәм үз вакытында рухи ризык белән тәэмин итә. Шулай итеп, Мәсих рух белән майланган «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» һәм аның вәкиле — Җитәкче Совет аша җыелышлар белән җитәкчелек итә.

10. Өлкәннәргә мөнәсәбәтебез нинди булырга тиеш һәм ни өчен алай?

10 Тагы ничек Мәсих җыелышлар белән җитәкчелек итә? Мәсихче өлкәннәр, ягъни күзәтчеләр — «кеше төрендәге бүләкләр» (ЯД) аша. Алар «изгеләрне хезмәт итүгә, Үзенең [Мәсихнең] тәнен ныгытуга әзерләү өчен» бирелгән (Эфеслеләргә 4:8, 11, 12). Еврейләргә 13:7 дә өлкәннәргә кагылышлы мондый сүзләр язылган: «Сезгә Аллаһы сүзен җиткергән җитәкчеләрегезне исегездә тотыгыз, аларның гомер нәтиҗәләре турында уйлап, иманнарын үрнәк итеп, аларга иярегез». Җыелышта җитәкчелек итүне үз өсләренә өлкәннәр ала. Алар өчен үрнәк — Гайсә Мәсих, шуңа күрә өлкәннәрнең иманы да үрнәк алырлык булып тора (1 Көринтлеләргә 11:1). Без, өлкәннәргә тыңлаучан булып, «кеше төрендәге» бу бүләкләр өчен рәхмәтле икәнебезне күрсәтәбез (Еврейләргә 13:17).

11. Ничек Мәсих бүген үз шәкертләре белән җитәкчелек итә, һәм Гайсә эзләреннән бару нәрсә аңлата?

11 Шулай итеп, Гайсә Мәсих үз шәкертләре белән изге рух, «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» һәм җыелыш өлкәннәре аша җитәкчелек итә. Гайсә эзләре буенча барыр өчен, безгә аның үз шәкертләре белән ничек җитәкчелек иткәнен аңларга һәм аның җитәкчелегенә буйсынырга кирәк. Без шулай ук аның гамәл итүен үрнәк итеп тотарга тиеш. «Сез моның өчен чакырылдыгыз,— дип язган рәсүл Петер.— Сез Мәсих эзләре буенча барсын өчен, Ул сезгә үрнәк калдырып, сезнең өчен газап чикте» (1 Петер 2:21). Гайсәнең камил үрнәген тоту безгә кайсы яклардан тәэсир итәргә тиеш?

Хакимлекне акыллылык белән кулланыгыз

12. Җыелыш өлкәннәре Мәсих үрнәген аеруча кайсы яктан тотарга тиеш?

12 Аллаһы Гайсәгә иң зур хакимлек биргән, әмма Мәсих аны акыллылык белән кулланган. Җыелыштагы бар кешеләр, аеруча күзәтчеләр, аларның акыллы эш итүләре «һәркемгә мәгълүм булсын» өчен тырышлык куярга тиеш (Филиппуйлыларга 4:5; 1 Тимутегә 3:2, 3). Өлкәннәргә җыелышта берникадәр хакимлек бирелгәнгә күрә, аларга аны кулланганда Мәсих эзләре буенча бару, ягъни аның үрнәген тоту, аеруча мөһим.

13, 14. Башкаларны Аллаһыга хезмәт итәргә дәртләндергәндә, өлкәннәр кайсы яктан Мәсих үрнәгенә иярә ала?

13 Гайсә үз шәкертләренең көчләре чикле икәнен исәпкә алган һәм алардан көчләре җитмәгәнне таләп итмәгән (Яхъя 16:12). Ул, аларга басым ясамыйча, Аллаһы ихтыярын үтәүдә «бар көчләрен куярга» чакырган (Лүк 13:24). Гайсә үз шәкертләренә бу яктан үрнәк күрсәткән һәм барысын үз теләкләре белән башкарырга өндәгән. Нәкъ шулай ук мәсихче өлкәннәр дә, башкаларны Аллаһыга хезмәт итәргә өндәгәндә, моны аларны куркытып яки аларда гаеп яки оят тойгысы уятып башкармыйлар, юк. Өлкәннәр аларны хезмәтләрен Аллаһыны, Гайсәне һәм кардәшләрен яратканга башкарырга дәртләндерә (Маттай 22:37—39).

14 Гайсә үзенә бирелгән хакимлекне законсыз файдаланырга һәм үз шәкертләренең һәрбер адымын күзәтү астында тотарга тырышмаган. Ул шулай ук кеше үти алмаслык таләпләр дә куймаган һәм күп санлы кагыйдәләр дә уйлап чыгармаган, ә Муса аша бирелгән кануннардагы принциплар кешене барысын үз теләге белән башкарырга дәртләндерсен өчен көч куйган (Маттай 5:27, 28). Өлкәннәр дә Гайсә Мәсих үрнәге буенча эш итә: алар үзләре уйлап чыгарган кагыйдәләр яки үзләре яхшырак дип санаган карашлар буенча җитәкчелек итми. Киенү, косметика, ял итү, күңел ачуларга кагылышлы сораулар каралганда, өлкәннәр, Аллаһы биргән принципларны кулланып, кешене дөрес нәтиҗәгә килергә дәртләндерәләр. Мондый принципларны Михей 6:8 дә, 1 Көринтлеләргә 10:31—33 тә һәм 1 Тимутегә 2:9, 10 да табып була.

Кызганучан һәм кичерүчән бул

15. Гайсә, аның шәкертләре хата эшләгәндә, үзен ничек тоткан?

15 Шәкертләре хата эшләсә, Гайсә алар белән үзен ничек тоткан? Ул бу яктан да безгә үрнәк калдырган. Гайсә җирдә яшәгән соңгы төндә булган ике вакыйганы карап чыгыйк. Гайсә Гетсимәни бакчасына китә һәм «Үзе белән Петерне, Ягъкубны, Яхъяны ала» һәм аларга: «Уяу булыгыз»,— дип әйтә. Шуннан соң ул «читкәрәк китте һәм, җиргә егылып... дога кылды». «Әйләнеп килгәндә, өч шәкерте йоклый иде». Гайсә нәрсә эшләгән? «Рух көчле, ә тән хәлсез!» — дигән ул (Марк 14:32—38). Петерне, Ягъкубны һәм Яхъяны шелтәләр урынына, Гайсә аларны кызганган! Шул ук төнне Петер Гайсәдән өч тапкыр ваз кичкән (Марк 14:66—72). Бу очракта Гайсә нәрсә эшләгән? «Раббы... үледән терелеп торды һәм Шимунга [Петергә] күренде» (Лүк 24:34). «Элек Кифаска [Петергә], аннан соң унике рәсүлгә күренде»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (1 Көринтлеләргә 15:5). Ачуланыр урынына, Гайсә тәүбә иткән рәсүлне кичергән һәм аны ныгыткан. Соңыннан ул аңа зур йөкләмәләр биргән (Рәсүлләр 2:14; 8:14—17; 10:44, 45).

16. Имандашларыбыз безне боектырса яки уңайсыз хәлдә калдырса, ничек без Гайсә эзеннән бара алабыз?

16 Безнең имандашларыбыз да камил түгел, шуңа күрә алар безне боектырырга яки уңайсыз хәлдә калдырырга мөмкин. Мондый очракларда безгә дә, Гайсә кебек, кызганучан һәм кичерүчән булырга кирәк түгелме? Петер мәсихчеләргә мондый киңәш биргән: «Һәммәгез дә бер фикердә, миһербанлы, туган җанлы, шәфкатьле, тыйнак булыгыз. Яманлыкка яманлык белән яки ачулы сүзләргә ачулану белән җавап кайтармагыз. Киресенчә, фатиха бирегез» (1 Петер 3:8, 9). Ә кешеләр Гайсә үрнәге буенча эш итмәсә һәм безгә карата кызганучан һәм кичерүчән булмаса? Без барыбер Гайсә үрнәген тотарга тиеш, бу безнең бурычыбыз (1 Яхъя 3:16).

Патшалык эшләрен беренче урынга куегыз

17. Гайсә өчен Аллаһы ихтыярын үтәү беренче урында торганын нәрсә күрсәтә?

17 Гайсә эзләреннән барганда тагын бер яктан аның үрнәген тотарга кирәк. Гайсәнең тормышында Аллаһы Патшалыгы турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләү иң мөһим урында торган. Самарея өлкәсендәге Сухар шәһәре янында самареяле хатынга вәгазьләгәннән соң, Гайсә үз шәкертләренә болай дип әйткән: «Минем ризыгым — Мине Җибәрүченең ихтыярын үтәү һәм Аның эшен төгәлләү» (Яхъя 4:34). Әтисенең ихтыярын үтәү Гайсәне ныгыткан; бу ихтыярны үтәү аны ризык кебек тукландырган, аңа дәрт өстәгән һәм, ризык кебек, көч биргән. Аллаһы ихтыярын үтәүне, Гайсә кебек, беренче урынга куйсак, тормышыбыз чын мәгънәле булачак һәм канәгатьлек китерәчәк.

18. Әти-әниләр балаларын тулы вакытлы хезмәт башларга дәртләндерсә, бу нинди фатихалар китерә?

18 Әти-әниләр үз балаларын тулы вакытлы хезмәт башларга дәртләндергәндә, алар үзләре дә һәм балалары да күп фатиха ала. Бер әти кеше игезәк улларына пионер хезмәтен башлау максатын куярга инде балачактан ук булышкан. Укуларын тәмамлагач, аның уллары пионер хезмәтен башлаганнар. Аларның әтисе үз шатлыгын мондый сүзләр белән белдерә: «Без улларыбыз белән канәгать һәм „Ходайның мирасы — балалар“,— дип чын күңелдән әйтә алабыз» (Мәдхия 126:3). Ә балалар тулы вакытлы хезмәт башлап, нинди фатихалар алалар? Биш балалы бер әни болай ди: «Пионер хезмәте минем бар балаларыма Йәһвә белән мөнәсәбәтләрен ныгытырга, шәхси өйрәнүләрен яхшыртырга булышты, вакытларын акыллы кулланырга өйрәтте һәм рухи әйберләрне кадерләргә ярдәм итте. Аларның барысына да тормышларын күп яктан үзгәртергә туры килсә дә, берсе дә сайлаган юлына үкенми».

19. Яшьләр киләчәккә нинди планнарны карап чыкса, акыллы булыр иде?

19 Яшьләр, киләчәккә планнарыгыз нинди? Максатыгыз бу дөнья тәкъдим иткән эшнең берәр төрендә уңышларга ирешүме? Я тулы вакытлы хезмәттә уңышларга ирешергә телисезме? «Тормышта сак булыгыз, акылсызлар кебек түгел, бәлки акыл ияләре кебек гомер итегез,— дип үгетләгән Паул.— Һәрбер очрактан дөрес файдаланыгыз, чөнки хәзер әшәке заман». Шуннан соң болай дип өстәгән: «Шуңа күрә, акылсыз булмагыз, бәлки Раббы ихтыярының нәрсә икәнлегенә төшенегез» (Эфеслеләргә 5:15—17).

Тугры бул

20, 21. Гайсә кайсы яклардан тугры булган, һәм ничек без аның үрнәге буенча эш итә алабыз?

20 Гайсә эзләре буенча бару шулай ук аның кебек тугры булу дигәнне аңлата. Гайсәнең тугрылыгы турында Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Табигате буенча Аллаһы [«рәвешендә», ЯД] булып та, Ул Аллаһыга тиң булуын күрсәтергә [«тиң булырга», ЯД] тырышмады. Бәлки, кол кыяфәте алып, Үз теләге белән бар нәрсәдән баш тартты. Ул кеше булды һәм кешеләр арасында яшәде. Ул Үзен түбәнсетте һәм үлеменә кадәр, хәтта хачтагы үлеменә кадәр, Аллаһыга күндәм булды». Гайсә Аллаһы ихтыярына буйсынып, Йәһвә хакимлеген тугры яклаган. Ул шулхәтле тыңлаучан булган ки, хәтта җәфалану баганасында үлем кичергән. Бездә «шундый ук фикер йөртү рәвеше» (ЯД) булырга тиеш, һәм без Аллаһы ихтыярын үтәүдә тугры булырга тиешбез (Филиппуйлыларга 2:5—8).

21 Гайсә шулай ук үзенең рәсүлләренә дә тугры булган. Аларның кимчелекләренә карамастан, Гайсә аларны, камил булмаган кешеләрне, «соңгы чиккә кадәр» яраткан (Яхъя 13:1). Нәкъ шулай ук без дә кардәшләребезнең камил булмаулары аркасында бездә тәнкыйть рухы үсүенә юл куймаска тиеш.

Гайсә калдырган үрнәкне тотыгыз

22, 23. Гайсә эзеннән барсак, нинди фатихалар алабыз?

22 Әлбәттә, без — камил булмаган кешеләр — камил Үрнәк Бирүче артыннан эзгә-эз бара алмыйбыз. Шулай да без тырышырга тиеш. Моның өчен безгә Мәсихнең җитәкчелек итү юлларын аңларга, аңа буйсынырга һәм ул калдырган үрнәкне тотарга кирәк.

23 Мәсих эзләре буенча йөрү күп фатихалар китерә. Тормышыбыз күпкә мәгънәлерәк һәм бәхетлерәк булачак, чөнки беренче урынга инде үз максатларыбыз түгел, ә Аллаһы ихтыярын үтәү баса (Яхъя 5:30; 6:38). Безнең вөҗданыбыз саф, һәм без башкаларга яхшы үрнәк бирәбез. Гайсә «авырлыктан җәфа чигүчеләрне» үзенә килеп көч алырга чакырган (Маттай 11:28—30). Гайсә үрнәге буенча яшәсәк, безнең белән аралашу да башкаларга көч бирәчәк. Шуңа күрә, әйдәгез, Гайсә Мәсих эзеннән баруыбызны дәвам итик.

Хәтерлисезме?

• Ничек Мәсих безнең көннәрдә үз шәкертләре белән җитәкчелек итә?

• Ничек мәсихче өлкәннәр Аллаһы биргән хакимлекне кулланганда Мәсих үрнәге буенча эш итәләр?

• Башкалар камилсезлекләре аркасында берәр нәрсә эшләсә, ничек без Гайсә үрнәген тотабыз?

• Ничек яшьләр Патшалык эшләрен беренче урынга куя ала?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[19 биттәге иллюстрация]

Мәсихче өлкәннәр безгә Мәсихнең җитәкчелеге буенча эш итәргә булыша.

[20, 21 биттәге иллюстрацияләр]

Яшьләр, тормышыгыз чын канәгатьлек китерсен өчен планнар корасызмы?