Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Икенче паралипоменон китабыннан игътибарга лаек фикерләр

Икенче паралипоменон китабыннан игътибарга лаек фикерләр

Йәһвә сүзе тере

Икенче паралипоменон китабыннан игътибарга лаек фикерләр

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫҢ 2 Паралипоменон китабы Сөләйманның Исраил өстеннән патша булып идарә итүе турындагы хәбәр белән башлана һәм фарсы патшасы Кирның мондый сүзләре белән тәмамлана: «[Йәһвә] миңа үзенә Яһүдиядәге Иерусалимда йорт салырга кушты. Сезнең кайсыгыз аның халкыннан, шул кеше белән Ходай Аллаһы булсын, һәм ул шунда [Иерусалимга] барсын» (2 Паралипоменон 36:23). Кир бу сүзләрне Бабылда әсирлектә булган яһүдләргә әйткән. Бу китапны рухани Езра б. э. к. 460 елда язып бетергән һәм китап 500 ел дәвамындагы — б. э. к. 1037 елдан алып 537 елга кадәрге чорны үз эченә ала.

Кирның боерыгы яһүдләргә Иерусалимга кире кайтырга һәм анда Йәһвәгә гыйбадәт кылуны кабат торгызырга мөмкинлек бирә. Әмма күп еллар Бабылда әсирлектә булу үз ролен уйный. Әсирлектән кайткан кешеләр үз халкының тарихын белми. 2 Паралипоменон китабы аларга Давыт нәселеннән булган патшаларның идарә иткән вакытындагы вакыйгаларны ачык итеп бәян итеп бирә. Бу китаптагы хәбәр безнең өчен дә кызык, чөнки анда хак Аллаһыга буйсыну китергән фатихалар һәм аңа буйсынмау китергән аянычлы нәтиҗәләр турында хикәя ителә.

ЙӘҺВӘ ГЫЙБАДӘТХАНӘСЕН САЛГАН ПАТША

(2 Паралипоменон 1:1—9:31)

Йәһвә Сөләйман патшаның эчкерсез теләген үти: ул аңа акыллылык белән белем бирә. Ул аны шулай ук бай һәм данлыклы патша итә. Патша Иерусалимда Йәһвәгә мәһабәт йорт сала, һәм халык «йөрәкләрендә шатлана һәм сөенә» (2 Паралипоменон 7:10). Сөләйман «акыллылык һәм байлык ягыннан җирдәге барлык патшалардан өстен чыга» (2 Паралипоменон 9:22).

Исраил өстеннән 40 ел буе идарә иткәннән соң, Сөләйман үлә, һәм аның улы Рихәбәм патшалык итә башлый (2 Паралипоменон 9:31). Езра Сөләйманның чын гыйбадәт кылудан читкә китүен язмый. Ул аның кайбер начар эшләрен генә — аның акылсыз рәвештә Мисырдан күп атлар алганын һәм фиргавен кызына өйләнгәнен генә искә ала. Шулай итеп, Езра хәбәрне уңай караштан бәян итә.

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

2:14 — Ни өчен бу шигырьдә, 3 Патшалык 7:14 белән чагыштырганда, останың әнисе турында икенче төрле әйтелә? Өченче патшалык китабында бу останың әнисе турында ул «Нафтали кабиләсеннән бер тол хатын» диелә, чөнки ул шул кабилә ир-атына кияүгә чыккан булган. Ләкин үзе ул Дан кабиләсеннән иде. Аның ире үлгәч, ул Тур шәһәре кешесенә кияүгә чыккан, һәм бу оста шул никахтан туган бала булган.

2:18; 8:10 — Бу шигырьләрдә күзәтүчеләр саны 3 600 һәм баш эшчеләр саны 250 булган диелә, ә 3 Патшалык 5:16; 9:23 буенча аларның саны 3 300 һәм 550. Ни өчен бу шигырьләрдәге саннар аерылып тора? Аерманы болай аңлатып була: эшләр белән җитәкчелек иткән кешеләрне бүлгәндә, күрәсең, төрле принцип кулланганнар. 2 Паралипоменон китабында, бәлкем, аларны чыгышлары буенча бүлгәннәрдер: 250 исраилле һәм 3 600 исраилле булмаган кеше. 3 Патшалык китабында, мөгаен, 3 300 башлык һәм 550 баш эшче арасындагы аерма күрсәтелә. Һәрхәлдә, эшләр белән җитәкчелек иткән кешеләрнең гомуми саны 3 850 булган.

4:2—4 — Ни өчен коеп ясалган «диңгез» корылмасының астына куяр өчен үгезләр сыны сайланган булган? Изге Язмада үгезләр — көч символы (Йәзәкил 1:10; Ачылыш 4:6, 7). Үгезләр сынын сайлау урынлы булган, чөнки 12 бакыр үгез бик зур «диңгезне» тотып торган: аның авырлыгы якынча 30 тонна булган һәм ул 66 000 литр чамасы су сыйдыра алган. Шул максат белән ясалган үгезләр берничек тә Ун әмернең икенчесен бозмаган, анда сыннарны табыну өчен ясау гына тыелган (Чыгыш 20:4, 5).

4:5 — Коеп ясалган «диңгезнең» тулаем күләме нинди булган? Диңгез, тулы булганда, өч меңгә хәтле бат, ягъни якынча 66 000 литр сыйдыра алган. Әмма гадәттә аның, күрәсең, өчтән ике өлеше генә су белән тулы булган. Шуңа күрә 3 Патшалык 7:26 да болай диелә: «Ул [диңгез] ике мең бат [44 000 литр] сыйдырган».

5:4, 5, 10 — Муса корган чатырның эчендәге нинди әйберләр Сөләйман салган гыйбадәтханәгә күчерелгән булган? Сөләйман төзегән гыйбадәтханәгә чатырда булган бер генә әйбер күчерелгән булган, бу — килешү сандыгы. Гыйбадәтханә төзелеп беткәч, чатырның үзен Гаваоннан Иерусалимга күчергәннәр һәм ул, күрәсең, шунда сакланган булган (2 Паралипоменон 1:3, 4).

Безнең өчен сабаклар:

1:11, 12. Сөләйманның үтенече Йәһвәгә шуны күрсәткән: акыллылык һәм белем алу патшаның йөрәгендә булган. Аллаһыга әйтелгән догаларыбыз чыннан да йөрәкләребездә нәрсә икәнен ачыклый. Шуңа күрә аларның эчтәлеге турында уйлану акыллы.

6:4. Йәһвәнең яратучан игелеге һәм киң күңеллелеге өчен эчкерсез рәхмәтле булуыбыз безне Йәһвәгә шөкер итәргә, ягъни аны ярату белән мактарга дәртләндерергә тиеш.

6:18—21. Аллаһыны бернинди бина сыйдыра алмаса да, төзелгән гыйбадәтханә Йәһвәгә гыйбадәт кылу үзәге булып торырга тиеш иде. Бүген Йәһвә Шаһитләренең Патшалык Заллары — чын гыйбадәт кылу үзәкләре.

6:19, 22, 32. Йәһвәгә, аңа эчкерсез йөрәк белән килгәндә, бөтенесе — патшадан алып халыкның иң кечкенә кешесенә кадәр — хәтта килмешәкләр дә, догада мөрәҗәгать итә алган (Мәдхия 64:3) *.

ДАВЫТ НӘСЕЛЕННӘН БУЛГАН ПАТШАЛАРНЫҢ ИДАРӘ ИТҮЕ

(2 Паралипоменон 10:1—36:23)

Исраилнең бердәм патшалыгы икегә — ун буынлы төньяк патшалыгына һәм Яһүд белән Биньямин буыннарыннан торган көньяк патшалыгына бүленә. Бөтен Исраилдәге руханилар һәм левиләр Патшалык килешүенә тугры булуны милли бәйсезлектән югарырак куялар һәм Сөләйманның улы Рихәбәм ягына басалар. 30 елдан әз генә күбрәк вакыт үткәч, гыйбадәтханәнең байлыкларын алып китәләр.

Рихәбәмнән соң идарә иткән 19 патшаның бишесе Йәһвәгә тугры була. Өчесе дә шулай башлый, әмма тугрылыксыз булып китә, һәм берсе үзенең явыз юлын калдыра. Хакимнәрнең калганы Йәһвә каршында явыз булганны эшлиләр *. Йәһвәгә ышанычларын баглаган 5 патшаның эшләре җентекләп бәян ителә. Хизәкыйянең гыйбадәтханәдә хезмәт итүне яңадан торгызуы һәм Йошиянең бөек Коткарылу бәйрәменә әзерләнүе турындагы хәбәрләр Иерусалимда Йәһвәгә гыйбадәт кылуны яңадан торгызырга теләгән яһүдләр өчен, күрәсең, зур дәртләндерү булган.

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

13:5 — «Тоз килешүе» дигән тәгъбир нәрсәне аңлата? Тоз бозылудан саклый, шуңа күрә үзгәрешсезлек һәм даимилек символы булып киткән. Шуңа күрә «тоз килешүе» какшамас килешүне аңлата.

14:2—5; 15:17 — Аса бөтен «калкулыкларны» юкка чыгарганмы? Күрәсең, юк. Аса, бәлки, ялган илаһларга табыну белән бәйле булган калкулыкларны гына юк иткәндер, ә Йәһвәгә гыйбадәт кылу калкулыкларын калдырган. Шунсы да булырга мөмкин: Асаның патшалык итүенең соңгы өлешендә калкулыклар яңадан төзелгән булган. Аларны аның улы Еһошафат юкка чыгарган. Чынлыкта калкулыкларны хәтта Еһошафат патшалык иткәндә дә бөтенләй юк итмәгәннәр (2 Паралипоменон 17:5, 6; 20:31—33).

15:9; 34:6 — Исраил патшалыгы бүленгәндә, Шәмгун буыны кем ягында булган? Шәмгун буыны мирас итеп Яһүд җирләрендә таралган кечкенә җир биләмәләре алган, шуңа күрә аның яшәү урыны Яһүд белән Биньямин буыныннан торган көньяк патшалыгында булган (Ешуа 19:1). Әмма дин һәм сәясәт ягыннан бу буын төньяк патшалыгы ягында торган (3 Патшалык 11:30—33; 12:20—24). Димәк, Шәмгун буыны ун буынлы патшалыкта исәпләнгән булган.

16:13, 14 — Кайбер тәрҗемәләрдә бу шигырь Асаның үле гәүдәсе яндырылган дигән уйга китерә. Дөресме бу? Юк. «Аларны хисапсыз күп яндырдылар» дигән сүзләр Асаның үле гәүдәсенең яндырылганын түгел, ә хуш исле майларның яндырылганын аңлата.

35:3 — Йошия изге сандыкны гыйбадәтханәгә кайдан китерткән? Килешү сандыгын элегрәк явыз патшаларның берсе чыгарганмы яисә Йошия аны гыйбадәтханәдә ремонт эшләре барган вакытта саклау өчен чыгарып куйганмы, бу билгесез, моның турында Изге Язмаларда әйтелми. Сөләйман көннәреннән соң килешү сандыгы бер генә тапкыр, Йошия аны гыйбадәтханәгә китерткәндә, искә алына.

Безнең өчен сабаклар:

13:13—18; 14:11, 12; 32:9—23. Йәһвәгә өмет баглау бик мөһим! Моның турында мондагы мисаллардан без яхшы сабак ала алабыз.

16:1—5, 7; 18:1—3, 28—32; 21:4—6; 22:10—12; 28:16—22. Чит ил кешеләре яки Йәһвәгә ышанмаган кешеләр белән берләшүләрнең нәтиҗәләре һәлакәтле булган. Безгә, мөмкин булганда, бу дөнья кешеләре белән тыгыз бәйләнештән качарга кирәк (Яхъя 17:14, 16; Ягъкуб 4:4).

16:7—12; 26:16—21; 32:25, 26. Тәкәбберлек Аса патшаны тормышының соңгы елларында начар эшләргә этәргән. Уззия патшаны да тәкәбберлек рухы һәлакәткә китергән. Хизәкыйя, Бабыл вәкилләренә гыйбадәтханәдәге байлыкларны күрсәткәндә, акылсыз эш иткән һәм, бәлкем, горурланган (Ишагыйя 39:1—7). «Горурлык — һәлакәткә, масаю хурлыкка илтә»,— дигән кисәтү бар Изге Язмаларда (Гыйбрәтле сүзләр 16:18).

16:9. Йәһвә йөрәкләре аңа тулысынча тугрылыклы булганнарга ярдәм итә һәм көчен аларның файдасына кулланырга тели.

18:12, 13, 23, 24, 27. Йәһвә һәм аның ниятләре турында сөйләгәндә, без, Михей кебек, кыю һәм батыр булырга тиеш.

19:1—3. Йәһвә, без аның ачуын чыгарган чакта да, бездә яхшыны эзли.

20:1—28. Без басынкылык белән Йәһвәгә аның җитәкчелеген эзләп мөрәҗәгать итсәк, ул безгә үзен табарга рөхсәт итәчәк, моңа бер дә шикләнмәскә була (Гыйбрәтле сүзләр 15:29).

20:17. «Ходай биргән коткаруны» күрер өчен, безгә «басарга», ягъни Аллаһы Патшалыгын актив рәвештә якларга кирәк. Бөтенесен үз кулларыбызга алыр урынына, без, Йәһвәгә бөтен өметебезне баглап, «басып торырга» тиеш.

24:17—19; 25:14. Потка табыну Иоас һәм аның улы Амазияһ өчен тозак булып киткән. Бүген потка табыну, аеруча ул комсызлык я милләтчелек кебек сизелер-сизелмәс рәвештә булганда, шулай ук куркыныч булырга мөмкин (Көлессәйлеләргә 3:5; Ачылыш 13:4).

32:6, 7. «Аллаһы биргән махсус хәрби киемнәр белән коралланып» рухи сугыш алып барганга, без дә нык һәм кыю булырга тиеш (Эфеслеләргә 6:11—18).

33:2—9, 12, 13, 15, 16. Кешенең эчкерсез тәүбә итүе аның начар юлын калдырып, бар көченнән дөрес булганны эшләргә тырышуыннан күренә. Эчкерсез тәүбә итүе нигезендә хәтта, Манашше патша кебек, явызлыклар эшләгән кеше дә Йәһвәнең кичерүен ала ала.

34:1—3. Кешенең балачагы начар кешеләр арасында үтсә дә, бу ул Аллаһыны белә алмый һәм аның хезмәтчесе була алмый дигәнне аңлатмый. Йошиягә аның тормышының беренче елларында, бәлкем, аның тәүбә иткән бабасы Манашше уңай тәэсир иткәндер. Кемнән генә андый тәэсир булмасын, ахыр чиктә ул яхшы җимешләр китергән. Безнең белән дә шулай булырга мөмкин.

36:15—17. Йәһвә мәрхәмәтле һәм сабыр. Әмма аның мәрхәмәте һәм сабырлыгы чиксез түгел. Кешеләр, Йәһвә бу бозык дөнья төзелешен юк иткәндә исән калырга теләсәләр, Патшалык турындагы яхшы хәбәрне эчкерсез кабул итәргә тиеш.

36:17, 22, 23. Йәһвәнең сүзе һәрвакыт үтәлә (3 Патшалык 9:7, 8; Иремия 25:9—11).

Китап аны эш итәргә этәргән

«Йошия Исраил улларының барлык җирләреннән чирканыч нәрсәләрне алып ташлады,— дип әйтелә 2 Паралипоменон 34:33 тә,— һәм Исраил җирендә яшәгән бар кешеләргә үзләренең Аллаһысы Ходайга хезмәт итәргә кушты». Йошияне алай эшләргә нәрсә этәргән? Патшаның сәркатибе Шафан Йошия патшага яңа гына табылган Йәһвә кануны китабын алып килгәч, аны патшага кычкырып укыганнар. Ишеткәннәре Йошияне шулхәтле дулкынландырган ки, ул гомер буена ашкынып саф гыйбадәт кылуны күтәргән.

Аллаһы Сүзен уку һәм укыганнарыбыз турында уйлану безгә нык тәэсир итә ала. Давытның нәсел җебеннән булган патшалар турындагы хәбәрләр хакында уйлану безне Йәһвәгә өметләрен баглаган патшалар үрнәгенә иярергә һәм алай эшләмәгән патшаларның тәртибен кире кагарга дәртләндерә. 2 Паралипоменон китабы безне хак Аллаһыга гына җан-тән белән бирелгән булырга һәм аңа тугрылык сакларга этәрә. Һичшиксез, аның хәбәре тере вә куәтле (Еврейләргә 4:12).

[Искәрмәләр]

^ 9 абз. Гыйбадәтханәнең тантаналы ачылуы һәм Сөләйманның ул вакытта әйтелгән догасы җентекләп «Күзәтү манарасы» 1 сентябрь, 2005 ел санының, 24—27 нче битләрендә карала.

^ 1 абз. Яһүдия патшаларының хронологик тәртиптәге исемлеген «Күзәтү манарасы» 1 сентябрь, 2005 ел санының, 32 нче битеннән карагыз.

[8 биттәге иллюстрация]

Ни өчен коеп ясалган «диңгез» астына үгезләр сыны кую урынлы булган? Син моны беләсеңме?

[11 биттәге иллюстрацияләр]

Йошиягә бала чагында тиешле рухи тәрбия бирелмәсә дә, ул Йәһвәгә тугры булып үскән.