Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Күзгә күренгән нәрсәләр белән түгел, иман белән йөрегез!

Күзгә күренгән нәрсәләр белән түгел, иман белән йөрегез!

Күзгә күренгән нәрсәләр белән түгел, иман белән йөрегез!

«Без күзгә күренгән нәрсәләр белән түгел, иман белән йөрибез» (2 КӨРИНТЛЕЛӘРГӘ 5:7).

1. Рәсүл Паулның «күзгә күренгән нәрсәләр белән түгел, иман белән йөргәнен» нәрсә күрсәтә?

БЕЗНЕҢ эраның 55 елы. Мәсих шәкертләрен эзәрлекләгән Шаул исемле кеше үзе мәсихчеләр динен кабул иткәненә 20 елга якын вакыт үткән. Хәзер кешеләр аны рәсүл Паул дип белә. Күп вакыт үтсә дә, аның Аллаһыга иман итүе кимемәгән, чөнки ул моңа юл куймаган. Ул күктәге нәрсәләрне үз күзләре белән күрмәсә дә, иманында нык калган. Шуңа күрә күктә яшәргә өметләнгән майланган мәсихчеләргә рәсүл Паул: «Без күзгә күренгән нәрсәләр белән түгел, иман белән йөрибез»,— дип язган (2 Көринтлеләргә 5:7).

2, 3. а) Иман белән йөрүебезне ничек күрсәтәбез? б) «Күзгә күренгән нәрсәләр белән» йөрү нәрсә аңлата?

2 Нәрсә ул «иман белән йөрү»? Бу — Аллаһы безнең тормышыбыз белән җитәкчелек итәргә сәләтле икәненә һәм Аллаһының безнең өчен иң яхшысы нәрсә икәнен белүенә ныклы ышаныч (Мәдхия 118:66). Иман белән йөрсәк, без карарлар кабул иткәндә һәм төрле эшләр башкарганда күзгә «күренмәгән нәрсәләрне» исәпкә алабыз (Еврейләргә 11:1). Алар арасында — вәгъдә ителгән «яңа күк һәм яңа җир» (2 Петер 3:13). Ә «күзгә күренгән нәрсәләр белән» йөрү нәрсә аңлата? Бу тормышыңда күргән, ишеткән һәм сизгән нәрсәләр буенча гына яшәүне аңлата. Мондый тормыш рәвеше куркыныч, чөнки без Аллаһы ихтыярын тулысынча санга сукмый башларга мөмкин (Мәдхия 80:13; Вәгазьче 11:9).

3 Без күктә яшәргә өметләнгән «кечкенә көтү» санына керәбезме яки җирдә яшәргә өметләнгән «башка сарыклар» санындамы, безнең һәрберебез «күзгә күренгән нәрсәләр белән түгел, иман белән йөрергә» дигән чакыруны чын күңелдән кабул итәргә тиеш (Лүк 12:32; Яхъя 10:16). Аллаһы тарафыннан бирелгән бу киңәшне тотсак, ул безне саклаячак: «гөнаһтан кыска вакытлы ләззәт алуны» кире кагарга булышачак, шулай ук мал-мөлкәт җыю тозагына эләкмәскә һәм бу дөнья төзелеше ахырының якынлыгын онытмаска ярдәм итәчәк. Әйдәгез, ничек бу киңәш безгә булыша һәм «күзгә күренгән нәрсәләр белән» йөрү никадәр куркыныч икәнен карап чыгыйк (Еврейләргә 11:25).

«Гөнаһтан кыска вакытлы ләззәт алуны» кире кагыгыз

4. Муса нәрсәне сайлаган һәм ни өчен?

4 Амрам улы Муса гаҗәеп бай тормыш алып бара алыр иде. Борынгы Мисырда фиргавен гаиләсендә үсеп, ул хакимият, байлык һәм абруй ала алган. Мусада: «Мин Мисырдагы иң яхшы акыллылыкка өйрәтелгән, мин сүздә дә һәм эштә дә оста. Әгәр мин патша йортында калсам, мин җәберләнүче яһүд халкымны яклый алачакмын!» — дигән уйлар туа алган (Рәсүлләр 7:22). Әмма Муса «Аллаһы халкы белән бергә газаплар кичерүне мәгъкульрәк күргән». Ни өчен? Нигә Муса Мисыр иле тәкъдим иткән бар нәрсәләрдән баш тарткан? «Иман аркылы Муса, патшаның ачуыннан курыкмыйча, Мисырдан чыкты. Үз алдында күзгә күренми торган Аллаһыны күргән кебек булганлыктан, ул түзде»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Еврейләргә 11:24—27). Йәһвә тәкъва эшләр өчен һәрвакыт бүләкли — Муса моңа ышанган, һәм бу аңа гөнаһка бирешмәскә һәм вакытлыча рәхәтлекләргә кызыкмаска булышкан.

5. Муса мисалы безне нәрсәгә дәртләндерә?

5 Без дә еш кына кайсы юлны сайларга микән дип тирән уйланабыз. Мәсәлән, «Изге Язмаларның принципларына әз генә туры килмәгән кайбер эшләремне һәм гадәтләремне мин ташларга тиешме? Миңа күбрәк акча бирәчәк кебек күренгән, әмма рухи яктан үсүемә комачаулаган эшкә мин ризалашырга тиешме?» Бу дөнья кешеләре якындагыны гына күрә. Муса мисалы безне карарлар кабул иткәндә бу дөнья кешеләренең үрнәге буенча эш итмәскә дәртләндерә. Без киресенчә «күзгә күренми торган Аллаһының» киләчәктәгене күрә торган акыллылыгына иман итәргә тиешбез. Муса кебек, без дә Йәһвә белән дуслыгыбызны кадерлибез. Бу дуслык шушы дөнья тәкъдим иткән нәрсәләр белән чагыштырганда күпкә кыйммәтлерәк.

6, 7. а) Ничек Исав күзгә күренгән нәрсәләр белән йөри икәнен күрсәткән? б) Исав мисалыннан без нинди кисәтү алабыз?

6 Исхак улы Исав Мусадан бик нык аерылып торган. Исав үз теләкләренең шунда ук канәгатьләндерелүен теләгән (Яратылыш 25:30—34). Изге нәрсәләрне ихтирам итмичә, Исав «бер ашарлык аш өчен» беренче угылга тиешле хокукларны саткан (Еврейләргә 12:16). Ул бу хокукны сату ничек Йәһвә белән мөнәсәбәтләренә яки үзенең буыннарына тәэсир итәчәк икәне турында уйлап тормаган. Ул рухи яктан сукыр булган, Аллаһының кыйммәтле вәгъдәләрен «күрмәгән», алар аның өчен буш нәрсә булган. Ул иман белән түгел, ә күзгә күренгән нәрсәләр белән йөргән.

7 Исав мисалы безнең өчен кисәтү булып тора (1 Көринтлеләргә 10:11). Шайтан идарәсе астындагы бу дөнья нәрсә телисең, шуны хәзер үк ал дип өнди. Бик җитди карар кабул итәбезме яки кечкенәме, без бу дөнья тәэсиренә бирешмәскә тиеш. Безгә үз-үзебезгә мондый сораулар бирергә кирәк: «Кабул иткән карарларымда Исав рухы чагылмыймы? Мин хәзер үк алырга теләгән нәрсәләр рухи әйберләрне икенче урынга күчермиме? Ясаган сайлавым Аллаһы белән дуслыгымны һәм ул вәгъдә иткән бүләгемне куркыныч астына куймыймы? Башкаларга мин нинди үрнәк бирәм?» Сайлауларыбыз без изге нәрсәләрне кадерлибез икәнен күрсәтсә, Йәһвә безгә үз фатихасын бирәчәк (Гыйбрәтле сүзләр 10:22).

Мал-мөлкәт җыю тозагыннан сакланыгыз

8. Гайсә Лаудикея мәсихчеләренә нинди кисәтү биргән, һәм ни өчен бу кисәтү безнең өчен дә мөһим?

8 Беренче гасыр азагында рәсүл Яхъяга ачылыш бирелгән. Күренештә Яхъя данланган Гайсә Мәсихне күрә. Гайсә Кече Азиядәге Лаудикея җыелышына мөрәҗәгать итә: мал-мөлкәт җыю куркынычыннан кисәтә. Лаудикеядәге мәсихчеләр бай булса да, рухи яктан фәкыйрь булганнар. Иман белән йөрер урынына, алар мал-мөлкәткә үзләрен рухи яктан сукырайтырга рөхсәт иткәннәр (Ачылыш 3:14—18). Безнең көннәрдә дә байлык шундый ук зыян китерергә мөмкин. Ул, иманыбызны какшатып, тормыш өчен «сабырлык вә ныклык белән йөгерүебезне» туктата ала (Еврейләргә 12:1). Сак булмасак, «тормыштагы... ләззәтләр» рухи эшләрне икенче урынга күчереп, «аларны басып китәргә» мөмкин (Лүк 8:14).

9. Булганына канәгать булсак һәм рухи ризыкны кадерләсәк, бу безне ничек яклый?

9 Үзеңне рухи яктан яклар өчен, булганы белән канәгать булып һәм бу дөньяны тулысынча кулланмыйча вә байлыкка кызыкмыйча яшәргә кирәк (1 Көринтлеләргә 7:31; 1 Тимутегә 6:6—8). Күзгә күренгән нәрсәләр белән түгел, ә иман белән йөргәндә, без бүгенге рухи оҗмахта шатланачакбыз. Файдалы рухи ризык белән тукланганда, әллә без «йөрәк шатлыгыннан җырларга» теләк сизмибезме? (Ишагыйя 65:13, 14). Өстәвенә, Аллаһы рухының җимешен китергән кешеләр белән аралашу безне сөендерә (Гәләтиялеләргә 5:22, 23). Йәһвә безгә рухи яктан биргән бар нәрсәгә шатлану һәм алардан көч алу бик мөһим!

10. Үзебезгә нинди сораулар бирсәк, яхшы булыр иде?

10 Үзеңә мондый сораулар бирсәң, яхшы булыр иде: «Тормышымда мал-мөлкәт нинди урында тора? Мал-мөлкәтемне үземне канәгатьләндерер өчен яки чын гыйбадәт кылу эшләре алга китсен өчен кулланаммы? Нәрсә миңа зуррак канәгатьлек китерә: Изге Язмалар өйрәнү һәм җыелышта мәсихчеләр белән аралашумы яки ял көннәрен мәсихчеләр хезмәтендә катнашмыйча үткәрүме? Мин ял көннәремне, вәгазьләү һәм теократик хезмәт итүнең башка эшләрендә катнашу урынына, еш кына ял итеп һәм күңел ачып үткәрмимме? Иман белән йөрү — бу Патшалык белән бәйле эшләрдә даими катнашу һәм Йәһвә вәгъдәләренә чын күңелдән ышану (1 Көринтлеләргә 15:58).

Ахырның якын булуын күздән ычкындырмагыз

11. Ничек иман белән йөрү безгә бу дөнья ахырының якын булуын онытмаска булыша?

11 Иман белән йөрү безгә ахыр әле ерак яки һич тә килмәячәк дигән бу дөнья карашын кире кагарга булыша. Без Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрне санга сукмаган кешеләргә охшаш түгел: без аларның төгәл үтәлгәнен күрәбез (2 Петер 3:3, 4). Кешеләрнең карашлары һәм тәртибе безнең «соңгы көннәрдә» яшәгәнебезне әллә күрсәтмиме? (2 Тимутегә 3:1—5). Бүгенге дөнья вакыйгалары белән үткәндәге вакыйгалар арасында бик зур аерма бар. Бүгенге вакыйгалар Гайсә Мәсих «килүенең һәм бу дөнья бетәчәгенең... билгесе» булып торалар, һәм без моны иман күзләре белән күрәбез (Маттай 24:1—14).

12. Гайсәнең Лүк 21:20, 21 дә язылган сүзләре I гасырда ничек үтәлгән?

12 Б. э. I гасырында булган бер вакыйганы карап чыгыйк. Аның безнең көннәрдә булганнар белән охшаш яклары бар. Җирдә хезмәт иткәндә Гайсә Мәсих үз шәкертләрен мондый сүзләр белән кисәткән: «Иерусалимның гаскәрләр тарафыннан чолгап алынуын күргән вакытта, белеп торыгыз: аның җимерелү вакыты якын инде. Шул чакта Яһүдиядә булганнар тауларга качсын; шәһәрдәгеләр аннан чыксын» (Лүк 21:20, 21). Бу пәйгамбәрлек 66 елда үтәлә: Цестий Галл җитәкчелегендәге Рим гаскәрләре Иерусалимны чолгап алалар, әмма көтмәгәндә Иерусалимны калдырып китәләр. Бу мәсихчеләр өчен сигнал кебек була һәм аларга «тауларга качарга» мөмкинлек бирә. Б. э. 70 елында Рим гаскәрләре кире кайтып, Иерусалимны яулап алалар һәм андагы гыйбадәтханәне җимерәләр. Иосиф Флавий язулары буенча, миллионга якын яһүд һәлак була, ә 97 000 кешене әсирлеккә алып китәләр. Шулай итеп яһүдләр дөньясының төзелеше өстеннән Аллаһының хөкеме үтәлә. Иман белән йөргән һәм Гайсә кисәтүенә игътибарлы булган кешеләр бу бәладән котылып кала.

13, 14. а) Тиздән нинди вакыйгалар булачак? б) Ни өчен без Изге Язмалар пәйгамбәрлекләренең үтәлешен игътибар белән күзәтергә тиеш?

13 Моңа охшаш хәл безнең көннәрдә дә булачак. Берләшкән Милләтләр Оешмасының кайбер көчләре Аллаһы хөкемнәренең үтәлешендә катнашачак. Беренче гасырдагы Рим гаскәрләре Pax Romana, ягъни Рим иминлеген якларга ниятләгән кебек, БМО ның да бүгенге йөкләмәсе — халыкларның имин яшәве турында кайгырту. Рим гаскәрләре, ул вакытта билгеле булган дөньяда азмы-күпме тынычлык урнаштырабыз дип, Иерусалимны җимергәннәр. Изге Язмалар пәйгамбәрлеге буенча, БМО дагы хәрби көчләр без яшәгән көннәрдә дингә тәртип бозучыга кебек караячак һәм бүгенге «Иерусалимны» — христиан дөньясын һәм шулай ук Бөек Бабылның калган өлешен җимерер өчен чаралар күрәчәк (Ачылыш 17:12—17). Әйе, ялган диннәрнең бөтендөнья империясен тиздән һәлакәт көтә. 

14 Ялган диннәрне юк итү зур «афәтнең» башланганын күрсәтәчәк. Ә афәтнең ахырында бу явыз дөнья төзелешенең калган өлешләре дә юк ителәчәк (Маттай 24:29, 30; Ачылыш 16:14, 16). Без иман белән йөрибез, шуңа күрә Изге Язмалар пәйгамбәрлекләренең үтәлешен игътибар белән күзәтәбез. Без, Аллаһы кеше уйлап чыгарган берәр БМО кебек оешма ярдәмендә чын тынычлык һәм иминлек урнаштырачак дип, үзебезне алдатмыйбыз. Шуңа күрә без тормыш итү рәвешебез белән «Ходайның бөек көне якын» икәненә бер дә шикләнмәгәнебезне күрсәтергә тиеш түгелме? (Софония 1:14).

Күзгә күренгән нәрсәләр белән йөрү никадәр куркыныч?

15. Исраил халкы, Аллаһы аны фатихалап торса да, нинди тозакка эләккән?

15 Борынгы Исраил халкы белән булган хәлдән без шундый сабак алабыз: күзгә күренгән нәрсәләр тәэсире аркасында иманның хәлсезләнүенә юл кую бик куркыныч. Мисыр илаһларын хурлыкка төшергән ун җәзаны үз күзләре белән күреп һәм Кызыл диңгез аша гаҗәеп коткарылуны үз өсләрендә кичереп тә, исраиллеләр Аллаһыга буйсынмаганнар һәм алтын бозау ясап, аңа табынганнар. Муса «таудан озак вакыт төшмәгәнгә», алар аны көтеп түземлекләрен югалтканнар һәм арыганнар (Чыгыш 32:1—4). Сабырлыкларын югалтып, алар күзгә күренеп торган пот ясаганнар һәм аңа табынганнар. Күзгә күренгән нәрсәләр белән йөреп, алар Йәһвәне хурлаган, һәм «якынча өч мең кеше һәлак булган» (Чыгыш 32:25—29). Йәһвәнең бүгенге хезмәтчесе карарлары белән Аллаһыга һәм аның үз вәгъдәләрен үтәргә сәләтле икәненә ышанмаганын күрсәткәндә, бик кызганыч!

16. Күзгә күренгән нәрсәләр исраиллеләргә ничек тәэсир иткән?

16 Исраиллеләр үзләренең рухи яктан сукыр булулары аркасында башка зыян да күргәннәр. Күзгә күренгән нәрсәгә ышанып, алар үз дошманнарыннан курыкканнар (Саннар 13:29, 33; Канун 1:28). Алар Муса хакимлеген — Аллаһы биргән хакимлекне — шик астына алганнар һәм үз тормышларыннан зарлана башлаганнар. Аларның иманнары зәгыйфь булган, шуңа күрә алар җеннәр җитәкчелегендәге Мисырны Вәгъдә ителгән җирдән яхшырак күргәннәр (Саннар 14:1—4; Мәдхия 105:24). Йәһвәнең халкы аңа — күзгә күренмәгән Патшаларына — шундый хөрмәтсезлек күрсәткәч, бу Йәһвәне бик нык рәнҗеткән!

17. Ни өчен Исраил халкы Шамуил пәйгамбәр көннәрендә Йәһвә җитәкчелеген кире каккан?

17 Шамуил пәйгамбәр көннәрендә дә Исраил халкы күзгә күренгән нәрсәләр белән йөрү тозагына эләккән. Халык үзенә күзгә күренеп торган патша куярга теләгән. Йәһвә ул үзе аларның Патшалары икәнен исбат итсә дә, бу аларны иман белән йөрергә дәртләндермәгән (1 Патшалык 8:4—9). Алар үзләренә зыян китереп, Йәһвәнең камил җитәкчелеген кире какканнар, алар тирә-яктагы халыклар шикелле яшәргә теләгәннәр (1 Патшалык 8:19, 20).

18. Күзгә күренгән нәрсәләр белән йөрү никадәр куркыныч икәнен тарих ничек күрсәтә?

18 Без — Йәһвәнең бүгенге хезмәтчеләре — Аллаһы белән мөнәсәбәтләребезне кадерлибез. Без үткәндәге вакыйгалар турында уйланырга һәм сабак алырга телибез (Римлыларга 15:4). Исраил халкы, күзгә күренгән нәрсәләр белән йөргәндә, Аллаһы үзе алар белән Муса аша җитәкчелек итә икәнен оныткан. Безнең көннәрдә мәсихчеләр җыелышы белән Йәһвә Аллаһы һәм Бөегрәк Муса — Гайсә Мәсих җитәкчелек итә. Сак булмасак, без дә, исраиллеләр кебек, моны онытырга мөмкин (Ачылыш 1:12—16). Без Йәһвә оешмасының җирдәге өлешенә кеше карашы белән карарга тиеш түгел, бу яктан сак булырга кирәк. Андый караш булса, бездә зарлану рухы үсәргә һәм без Йәһвәнең вәкилләренә карата хөрмәтебезне югалтырга мөмкин, без шулай ук «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» аша бирелгән рухи ризыкны кадерләми башларга мөмкин (Маттай 24:45).

Иман белән йөрүегезне дәвам итегез

19, 20. Без нәрсә эшләргә тәвәккәл һәм ни өчен?

19 «Без кешеләргә каршы түгел, бәлки күкләрдәге явыз рухи көчләргә, башлыкларга һәм хакимлекләргә, бу караңгы дөнья белән идарә итүчеләргә каршы көрәшәбез»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Эфеслеләргә 6:12). Безнең төп дошманыбыз — Шайтан Иблис. Аның максаты — Йәһвәгә иман итүебезне җимерү. Ул безне Аллаһыга хезмәт итү юлыннан читкә алып китәр өчен бар көчен куячак (1 Петер 5:8). Ничек безгә үзебезне якларга? Аның дөнья төзелеше тышкы яктан кызыктыргыч булып күренсә дә, бу безне алдамасын өчен нәрсә эшләргә? Күзгә күренгән нәрсәләр белән түгел, ә иман белән йөрергә кирәк! Йәһвә вәгъдәләренә нык ышансак, «иманыбызны һәлакәткә дучар» итмәячәкбез (1 Тимутегә 1:19). Әйдәгез, иман белән йөрүне дәвам итик һәм Йәһвәнең безгә үз фатихаларын бирәчәгенә бер дә шикләнмик. Якын киләчәктә «булырга тиешле барлык нәрсәләрдән качып котылыр» өчен, дога кылыйк (Лүк 21:36).

20 Күзгә күренгән нәрсәләр белән түгел, ә иман белән йөрер өчен безнең искиткеч үрнәгебез бар. «Сез Мәсих эзләре буенча барсын өчен, Ул сезгә үрнәк калдырып, сезнең өчен газап чикте»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (1 Петер 2:21). Чираттагы мәкаләдә без кайсы яклардан Гайсәдән үрнәк ала алабыз икәнен карап чыгарбыз.

Хәтерлисезме?

• Муса һәм Исав мисалларыннан «күзгә күренгән нәрсәләр белән түгел, иман белән йөрү» турында нәрсә белдек?

• Мал-мөлкәт җыюга багышланган тормыш алып барудан нәрсә саклый?

• Ни өчен иман белән йөрү бу дөньяның ахыры әле ерак дигән караштан качарга булыша?

• Ни өчен «күзгә күренгән нәрсәләр белән» йөрү куркыныч?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[13 биттәге иллюстрация]

Муса иман белән йөргән.

[15 биттәге иллюстрация]

Теократик хезмәт белән бәйле эшләрне күңел ачулар белән еш алмаштырасыңмы?

[16 биттәге иллюстрация]

Аллаһы Сүзенә игътибарлы булу безне ничек саклый?