Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Уяу булыгыз, хөкем сәгате килде!

Уяу булыгыз, хөкем сәгате килде!

Уяу булыгыз, хөкем сәгате килде!

2004—2005 елларда бөтен дөнья буенча үткән өлкә конгрессларында «Уяу булыгыз!» дигән брошюра чыгуы турында әйтелгән иде. Бу мәкалә шул брошюрага нигезләнгән.

«Уяу булыгыз! Раббыгыз кайсы көндә киләчәген сез белмисез бит» (МАТТАЙ 24:42).

1, 2. Гайсә үзенең килүен кемнең килүе белән чагыштырган?

СЕЗ яшәгән йорттан ерак түгел генә карак йөри. Моның турында ишеткәч, сез нәрсә эшләр идегез? Туганнарыгызны һәм мал-мөлкәтегезне яклар өчен, сез сак булыр идегез, чөнки карак үзенең кайчан керәчәген сезгә әйтеп куймый, ул сез көтмәгәндә, сиздермичә керә.

2 Карак һәм аның гадәтләре турында Гайсә, ачык мисал итеп, берничә тапкыр сөйли (Лүк 10:30; Яхъя 10:10). Ул үзенең Аллаһы хөкемнәрен үтәүче булып килүе алдыннан булачак вакыйгалар — ахыр заман вакыты турында сөйләгәндә, мондый кисәтү биргән: «Уяу булыгыз! Раббыгыз кайсы көндә киләчәген сез белмисез бит. Шуны аңлагыз: йорт хуҗасы каракның төнлә белән кайсы сәгатьтә киләсен белсә, ул йокламаган булыр иде һәм аңа үз йортына керергә ирек бирмәгән булыр иде» (Маттай 24:42, 43). Әйе, Гайсә үзенең көтмәгәндә килүен карак килүе белән чагыштырган.

3, 4. а) Гайсәнең үзенең килүе турындагы кисәтүенә игътибарлы булсак, нәрсә эшләрбез? б) Моңа бәйле нинди сораулар туа?

3 Бу чагыштырудан шуны күрәбез: Гайсә килүенең көне билгеле булмаячак. Алдарак, шул ук пәйгамбәрлектә, Гайсә болай дигән: «Ул көннең һәм сәгатьнең кайчан булуы хакында һичкем белми: күктәге фәрештәләр дә, Угыл да. Бу турыда бары тик Ата гына белә» (Маттай 24:36). Шуңа күрә Гайсә үзен тыңлаган кешеләрне: «Әзер булыгыз»,— дип өндәгән (Маттай 24:44). Гайсәнең бу сүзләренә игътибар иткән кешеләр уяу торалар һәм, Гайсә Йәһвәнең хөкемен Үтәүче булып кайчан гына килсә дә, үзләрен тиешенчә тотарга әзер торалар.

4 Әмма кайбер мөһим сораулар туа: Гайсәнең кисәтүе бу дөнья кешеләре өчен бирелгәнме яки чын мәсихчеләр дә «уяу булырга» тиешме? Ни өчен «уяу булу» үтә мөһим, һәм нәрсә ул «уяу булу»?

Кисәтү кемгә бирелгән?

5. «Уяу булыгыз» дигән кисәтү чын мәсихчеләргә әйтелгәнен кайдан беләбез?

5 Якынлашып килүче афәт турындагы кисәтүне санга сукмаган кешеләр өчен Гайсә чыннан да, карак кебек, көтмәгәндә киләчәк (2 Петер 3:3—7). Ә чын мәсихчеләр турында нәрсә әйтеп була? Рәсүл Паул имандашларына: «Сез үзегез бик яхшы беләсез: Раббы [«Йәһвә», ЯД] көне, төнлә белән карак кергәндәге кебек, көтмәгәндә килеп җитәчәк»,— дип язган (1 Тессалуникәлеләргә 5:2). Йәһвә көне киләчәк, безнең моңа бер шигебез дә юк. Әмма бу уяу булу кирәклеген киметәме? Гайсә үз шәкертләренә: «Адәм Улы сез көтмәгән сәгатьтә киләчәк»,— дип әйткән (Маттай 24:44). Гайсә алдарак, үз шәкертләрен «Аллаһы Патшалыгын эзләргә» өндәгәндә: «Әзер булыгыз: Адәм Улы сез уйламаган сәгатьтә киләчәк»,— дип кисәткән (Лүк 12:31, 40). Әйе, Гайсә «уяу булыгыз» дигән сүзләрне үз шәкертләренә әйткән.

6. Ни өчен безгә «уяу булырга» кирәк?

6 Ни өчен безгә уяу һәм әзер булырга кирәк? Гайсә болай дип аңлаткан: «Ул вакытта кырда ике кеше булыр: берсе алыныр, икенчесе калдырылыр. Бер кул тегермәнендә тартучы ике хатынның берсе алыныр, икенчесе калдырылыр» (Маттай 24:40, 41). Бу бозык дөнья юк ителгәндә, әзер булганнар «алыныр», ягъни коткарылган булачак. Башкалар «калдырылачак», ягъни юк ителәчәк, чөнки алар үзләрен генә яратып, үзләре турында гына уйлап яшәгәннәр. Алар арасында Гайсә кисәтүе турында белгән, әмма уяу тормаган кешеләр дә булырга мөмкин.

7. Без ахырның кайсы көнне киләчәген белмибез, шуңа күрә бу безгә нәрсәгә мөмкинлек ача?

7 Без бу дөнья төзелешенең үз ахырына киләчәк көнен төгәл белмибез, һәм бу безгә Аллаһыга хезмәтебезне риясыз алып барганыбызны исбатларга мөмкинлек бирә. Ни өчен без алай дип әйтә алабыз? Ахыр әле ерак кебек күренергә мөмкин, һәм шулай уйлаган кайбер мәсихчеләр, кызганычка каршы, Йәһвәгә хезмәт итүләренә «сүрелергә» рөхсәт иткәннәр. Әмма, Аллаһыга үзебезне багышлап, без аңа, бернинди шартлар куймыйча хезмәт итәчәкбез дип, үзебезне тапшырдык. Йәһвәне белгән кешеләр шуны аңлый: Аллаһыны соңгы минутта ашкыну күрсәтеп алдап булмый. Ул безнең йөрәгебездә нәрсә икәнен күрә (1 Патшалык 16:7).

8. Ничек Йәһвәне ярату уяу булырга дәртләндерә?

8 Без Йәһвәне чын күңелдән яратабыз һәм аның ихтыярын үтәгәндә зур шатлык кичерәбез (Мәдхия 39:9; Маттай 26:39). Безнең теләк — аңа мәңге хезмәт итү. Мондый киләчәк, безгә үзебез планлаштырган вакыттан күбрәк көтәргә туры килсә дә, безнең өчен үз кадерен югалтмый. Ә иң мөһиме без уяу торабыз, чөнки Йәһвә көне аның ниятен үтәүдә нинди мөһим роль уйный икәнен аңлыйбыз. Аллаһыны шатландырырга эчкерсез теләгебез аның Сүзендәге киңәшләрне кулланырга һәм барыннан да бигрәк Патшалыкны эзләргә дәртләндерә (Маттай 6:33; 1 Яхъя 5:3). Уяу торуыбыз кабул иткән карарларыбызга һәм тормыш итү рәвешебезгә ничек тәэсир итәргә тиеш? Әйдәгез, бу сорауга җавап алыйк.

Тормыш максатыгыз нинди?

9. Ни өчен бүгенге кешеләргә нинди заманда яшәгәнебезне аңларга кирәк?

9 Күп кешеләр безнең көннәрдә төрле авырлыклар һәм коточкыч вакыйгалар гадәти хәл булып киткәненә игътибар итә, һәм алар бәлки үз тормышлары белән канәгать түгелдер. Әмма дөнья вакыйгаларының чын мәгънәсен алар аңлыймы? Алар «бу дөнья бетәчәк» көн якын икәнен беләме? (Маттай 24:3). Киң таралган эгоизм, җәбер-золым һәм хәтта изге нәрсәләрне ихтирам итмәү «соңгы көннәрдә» яшәгәнебезне күрсәтә икәнен алар таныймы? (2 Тимутегә 3:1—5). Бу кешеләргә безнең көннәрдәге вакыйгаларның мәгънәсен аңларга һәм тормышлары нәрсәгә багышланган икәнен карап чыгарга кирәк.

10. Уяу торабызмы икәнен ничек белергә?

10 Ә безнең турыда нәрсә әйтеп була? Безгә һәр көн төрле мәсьәләләр чишәргә туры килә. Алар эшебез, сәламәтлегебез, гаиләбез һәм рухи сораулар белән бәйле. Без Изге Язмалар принципларын беләбез һәм тормышыбызны алар буенча алып барырга тырышабыз. Шуңа күрә үз-үзебезгә мондый сораулар бирсәк, яхшы булыр иде: «Көндәлек мәшәкатьләр мине Аллаһыга хезмәт итүдән читкә алып китмиме? Бу дөнья фәлсәфәсе һәм карашлары мин берәр нәрсә сайлаганда тәэсир итмиме?» (Лүк 21:34—36; Көлессәйлеләргә 2:8). Безнең Йәһвәгә чын күңелдән өметләнгәнебезне һәм үз акылыбызга таянмаганыбызны эшләребез күрсәтеп торырга тиеш (Гыйбрәтле сүзләр 3:5). Ул чакта без «чын тормышка» — Аллаһының яңа дөньясындагы мәңгелек тормышка нык тотынып торачакбыз (1 Тимутегә 6:12, 19).

11—13. а) Нух көннәрендә, б) Лут көннәрендә булганнардан без нинди сабак алабыз?

11 Изге Язмаларда безгә уяу калырга булыша торган күп мисаллар китерелгән. Мәсәлән, Нух көннәренә күз салыйк. Туфан килүенә кадәр күп еллар алдарак Йәһвә кешеләрне җирне су басачак дип кисәтеп куйган. Әмма Нух белән аның гаиләсеннән башка беркем дә кисәтүне игътибарга алмаган (2 Петер 2:5). Моны искә алып, Гайсә болай дип әйткән: «Нух көннәрендә ничек булган булса, Адәм Улы килгән вакытта да шулай булачак. Чөнки ул көннәрдә кешеләр, туфан килгәнче, ашаганнар, эчкәннәр, өйләнгәннәр һәм кияүгә чыкканнар. Нух көймәгә кергән көнгә кадәр шулай булган. Туфан килеп, барын да агызып киткәнгә кадәр, алар төшенмәгәннәр. Адәм Улы килгән вакытта да нәкъ шулай булачак» (Маттай 24:37—39). Без бу мисалдан нинди сабак алабыз? Әгәр дә берәребез тормыш мәшәкатьләренә, хәтта гадәти көндәлек эшләргә Аллаһы истә тотарга кушкан рухи эшләрне икенче урынга күчерергә рөхсәт итсә, аңа үз тормыш рәвеше турында җитди уйланырга кирәк (Римлыларга 14:17).

12 Лут көннәрен дә искә төшерик. Ул үз гаиләсе белән бай, әмма әхлакый яктан бозык Содом шәһәрендә яшәгән. Йәһвә үз фәрештәләрен бу шәһәрне юк итәргә җибәргән. Фәрештәләр Лут белән аның гаиләсенә, шәһәрдән качканда, артка борылмыйча чабарга кушканнар. Фәрештәләр сүзләрен тыңлап, алар Содомнан качкан, әмма Лут хатыны, калдырган байлыгын жәлләгәнгә, артына борылып, Аллаһы боерыгын үтәмәгән. Шуңа күрә ул үлгән (Яратылыш 19:15—26). Гайсә пәйгамбәрлек итеп: «Лутның хатынын исегездә тотыгыз»,— дип кисәткән. Без бу кисәтүне истә тотабызмы? (Лүк 17:32).

13 Аллаһы кисәтүләренә колак салган кешеләр — Нух белән аның гаиләсе, шулай ук Лут белән аның кызлары — исән калганнар (2 Петер 2:9). Без бу мисалларны хәтеребездә саклыйбыз, һәм алардагы коткарылу турындагы хәбәр тәкъвалык яратучы бар кешеләргә көч һәм өмет бирә. Без ныклы ышаныч белән Аллаһының «гаделлек хакимлек итә торган яңа күк һәм яңа җир» турындагы вәгъдәсенең үтәләчәген көтәбез (2 Петер 3:13).

«Хөкем сәгате килде»!

14, 15. а) Нәрсә ул хөкем «сәгате»? б) «Аллаһыдан куркыгыз һәм Аны данлагыз» дигән сүзләр нәрсә аңлата?

14 Уяу булсак, безне киләчәктә нәрсә көтә? Ачылыш китабында Аллаһы ниятенең үтәлеше бер-бер артлы аңлатып бирелә. Үзебезне анда әйтелгәннәр буенча тотып, без әзер торуыбызны күрсәтәбез. Аның пәйгамбәрлекләрендә «Раббының көнендәге» вакыйгалар ачык итеп сурәтләнә. Бу «көн» Мәсих идарә итә башлаган 1914 елда башлангыч алган (Ачылыш 1:10). Бу китапта «мәңгелек Яхшы хәбәр» бирелгән бер фәрештә турында әйтелә. Ул көчле тавыш белән: «Аллаһыдан куркыгыз һәм Аны данлагыз! Чөнки Аның хөкем сәгате килде»,— дип кычкыра (Ачылыш 14:6, 7). Хөкем «сәгате» — бу кыска гына вакыт. Шул вакыт дәвамында Аллаһының бу пәйгамбәрлектә әйтелгән хөкемнәре игълан ителә һәм үтәлә. Без нәкъ шул вакытта яшибез.

15 Хөкем сәгате тәмамланганчы, безнең өчен: «Аллаһыдан куркыгыз һәм Аны данлагыз!» — дигән чакыру яңгырый. Нәрсә аңлата бу сүзләр? Аллаһыдан курку безне явызлыкны дошман күрергә дәртләндерергә тиеш (Гыйбрәтле сүзләр 8:13). Аллаһыны хөрмәт итсәк, аның сүзләрен дә хөрмәт белән тыңлыйбыз һәм аның Сүзен — Изге Язмаларны укыр өчен һәрчак вакыт табабыз. Шулай ук аның мәсихчеләр очрашуларына йөрергә дигән киңәшен дә тотабыз (Еврейләргә 10:24, 25). Без хөрмәтле йөкләмәбезне дә — Мәсих идарәсендәге Аллаһы Патшалыгы турындагы яхшы хәбәрне игълан итү эшен дә кадерләрбез һәм бу эшне ашкынып башкарырбыз. Без бөтен йөрәктән һәрвакыт Йәһвәгә өметләнербез (Мәдхия 61:9). Без аны Галәмнең Хакиме итеп таныйбыз һәм аның ихтыярына әзерлек белән буйсынып аңа хөрмәт күрсәтәбез. Без чыннан да Аллаһыдан куркып яшибезме һәм әйтелгән бар мөмкинлекләрне кулланып аңа дан китерәбезме?

16. Ни өчен Ачылыш 14:8 дә әйтелгән Бөек Бабыл өстеннән хөкем инде үтәлде дип әйтеп була?

16 Ачылыш китабының 14 нче бүлегендә хөкем сәгате вакытында булачак башка вакыйгалар да китерелә. Башта Бөек Бабыл — ялган диннең бөтендөнья империясе искә алына: «Икенче фәрештә дә: „Бөек Бабыл җимерелде, җимерелде! Ул барча халыкларны үзенең тыелгысыз фәхешлек шәрабыннан эчерткән“,— дип, аңа иярде» (Ачылыш 14:8). Әйе, Аллаһы карашыннан Бөек Бабыл инде җимерелде. 1919 елда Йәһвәнең майланган хезмәтчеләре кешелеккә мең еллар дәвамында тәэсир иткән Бабыл тәгълиматлары һәм йолалары коллыгыннан азат ителделәр (Ачылыш 17:1, 15). Шул вакыттан башлап алар чын гыйбадәт кылу таралсын өчен көчләреннән килгәннең барысын эшли башладылар. Һәм безнең көннәрдә Аллаһы Патшалыгы турындагы яхшы хәбәр бөтен җир шары буенча вәгазьләнә (Маттай 24:14).

17. Нәрсә ул Бөек Бабылдан чыгу?

17 Әмма Бөек Бабыл өстеннән хөкем моның белән генә чикләнми. Тиздән аны ахыргы юк итү көтә (Ачылыш 18:21). Бар кешеләр өчен Изге Язмаларда мондый чакыру язылган: «Минем халкым, аның [Бөек Бабылның] гөнаһларында катнашмас өчен... аннан чык» (Ачылыш 18:4, 5). Бөек Бабылдан чыгу нәрсә аңлата? Бу ялган дин белән араларыңны өзү генә түгел, бу күбрәкне таләп итә. Бөек Бабылның тәэсире күп санлы популяр бәйрәмнәр белән гореф-гадәтләрдә, безнең көннәрдәге җенси азгынлыкта, спиритизм белән бәйле күңел ачуларда һәм башка күп якларда күренә. Эшләребез һәм йөрәк теләкләребез Бөек Бабыл белән бәйләнешләребезне бар яклап һәм тулысынча өзгәнебезне күрсәткәндә, без уяу торабыз.

18. Ачылыш 14:9, 10 дагы сүзләрне истә тотып, уяу торган мәсихчеләр нәрсәдән качарга тырыша?

18 Ачылыш 14:9, 10 да «хөкем сәгатенең» тагын бер үзенчәлеге ачыклана. Башка бер фәрештә болай ди: «Кем җанварга һәм аның сынына табына, үзенең маңгаена яки кулына җанвар тамгасын кабул итә, шул Аллаһының ачу касәсенә салынган ярсу шәрабын... эчәчәк». Ни өчен? «Җанвар» һәм «аның сыны» — бу Йәһвә хакимлеген танымаган кеше хөкүмәтләре. Уяу торган мәсихчеләр игътибарлы, алар хак Аллаһы Йәһвәнең идарә итәргә иң югары хокукын танымаган кешеләрнең тәэсиренә эләкмәс өчен сак торалар. Фикерләргә һәм эшләргә мондый тәэсир — «маңгайга яки кулга» куелган «тамга» — кол билгесе кебек булыр иде. Мәсихчеләр Аллаһы Патшалыгы күктә инде урнаштырылган икәнен беләләр. Бу Патшалык кеше уйлап чыгарган һәркайсы хөкүмәтне юк итәчәк, ә үзе мәңге урнашачак (Данил 2:44).

Онытмагыз: вакыт әз калды!

19, 20. а) Соңгы көннәр үз ахырына якынлашкан саен, Шайтан һичшиксез нәрсә эшләячәк? б) Нәрсә эшләргә тәвәккәл булырга кирәк?

19 Соңгы көннәр үз ахырына якынлашкан саен, без вәсвәсәләр һәм сынаулар белән ешрак очрашабыз. Без камил түгел һәм әлегә бу иске дөнья төзелешендә яшибез, шуңа күрә авырулар, картлык, якыннарыбызның үлеме, рәнҗетү, Аллаһы Сүзе турында вәгазебезне тыңлаган кешеләрнең ваемсызлыгы һәм башка күп нәрсәләр безгә авырту китерә. Шайтан, моның аркасында без яхшы хәбәр вәгазьләү эшен һәм Аллаһы нормалары буенча яшәвебезне туктатырбыз дип, көтеп кенә тора (Эфеслеләргә 6:11—13). Нинди көннәрдә яшәгәнебезне беркайчан да онытмыйк!

20 Безнең күп сынауларыбыз булачагын белеп, Гайсә: «Уяу булыгыз! Раббыгыз кайсы көндә киләчәген сез белмисез бит»,— дип әйткән (Маттай 24:42). Әйдәгез, уяу торыйк һәм нинди көннәрдә яшәгәнебезне онытмыйк. Шайтан тозагына эләкмик, Аллаһыга хезмәтебезне ашкынып башкарыйк һәм хакыйкатьне калдырмыйк. Аллаһы Патшалыгы турындагы яхшы хәбәрне тагы да кыюрак һәм зуррак ашкыну белән вәгазьлик. Онытмыйк: вакыт әз калды һәм Гайсәнең: «Уяу булыгыз!» — дигән боерыгына игътибарлы булыйк. Шулай эшләп без Йәһвәне данлыйбыз, һәм безнең Аллаһының мәңгелек фатихаларын алырга өметебез булачак.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Гайсәнең: «Уяу булыгыз!» — дигән сүзләре чын мәсихчеләргә кагыла икәнен без кайдан беләбез?

• Изге Язмалардагы нинди кисәтүче мисаллар безгә уяу булырга булыша?

• Нәрсә ул «хөкем сәгате», һәм ул тәмамланганчы без нәрсә эшләргә тиеш?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[23 биттәге иллюстрация]

Гайсә үзенең килүен карак килүе белән чагыштырган.

[24 биттәге иллюстрация]

Бөек Бабылның юк ителүе якын.

[25 биттәге иллюстрацияләр]

Вәгазьдә тагы да күбрәк ашкыну һәм кыюлык күрсәтик!