Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Үзеңне начар уйлардан сакла!

Үзеңне начар уйлардан сакла!

Үзеңне начар уйлардан сакла!

КҮП гасырлар элек хөрмәтле Әюб бәлагә эләккән. Әюбнең өч дусты — Елифаз, Вилдад һәм Софар аны кызганып һәм аны юатыр өчен Әюб янына киләләр (Әюб 2:11). Дуслар арасында иң абруйлысы һәм, күрәсең, иң олысы Елифаз булган. Ул сүзен беренче булып башлый, Әюбкә өч тапкыр мөрәҗәгать итә һәм иң озак сөйли. Нинди булган Елифазның фикер йөртүе?

Үзе белән булган бер могҗизалы вакыйганы искә алып, Елифаз болай дигән: «Рух минем өстән үтте; чәчләрем үрә торды. Ул басты, әмма мин аның кыяфәтен ачык күрмәдем, күз алдымда бары тик сурәте генә иде; йомшак кына исү һәм мин тавыш ишетәм» (Әюб 4:15, 16). Нинди «рух» Елифазның уйларына тәэсир иткән? Аның Әюбне гаепләп әйткән сүзләреннән бу рухның берничек тә Аллаһының тәкъва фәрештәсе була алмаганы күренә (Әюб 4:17, 18). Елифазның уйларына явыз рух тәэсир иткән. Югыйсә Йәһвә Әюб янына килгән Елифазны һәм башка ике дустын ялган сөйләгәннәре өчен шелтәләмәс иде (Әюб 42:7). Һичшиксез, Елифаз җен тәэсирендә сөйләгән. Аның сүзләрендә Аллаһының фикер йөртү рәвешенә каршы фикерләр чагылган.

Елифазның тел төбе кая барган? Ни өчен үзеңне начар фикерләрдән саклау мөһим? Үзеңне саклар өчен нәрсә эшләргә?

«Ул үз хезмәтчеләренә дә ышанмый»

Елифазның өч чыгышында да мондый фикер яңгырый: Аллаһы шулхәтле таләпчән ки, хәтта аның бер хезмәтчесе дә аңа яраклы була алмый. «Менә! Ул үз хезмәтчеләренә дә ышанмый һәм үз фәрештәләрендә дә кимчелекләр күрә»,— дип әйтә Елифаз Әюбкә (Әюб 4:18). Соңрак ул Аллаһы турында: «Ул үз изгеләренә дә ышанмый һәм күкләрне дә чиста дип күрми»,— дип әйткән (Әюб 15:15). Һәм: «Синең тәкъва булуың Чиксез кодрәт Иясенә ни шатлык китерсен ди?» — дип сорый Елифаз Әюбтән (Әюб 22:3). Вилдад та бу сүзләр белән ризалашып: «Аның өчен хәтта ай да якты түгел һәм йолдызларны да ул чиста дип күрми»,— дигән (Әюб 25:5).

Без үзебезне мондый фикерләрдән сакларга тиеш. Югыйсә без Аллаһы бездән бик күп таләп итә дип уйлый башларга мөмкин. Мондый караш Йәһвә белән кадерле мөнәсәбәтләребезне боза. Моннан тыш, әгәр без мондый фикерләргә юл куйсак, берәрсе безне төзәткәндә яки шелтәләгәндә, үзебезне ничек тотарбыз? Төзәтүне басынкылык белән кабул итү урынына, йөрәгебездә Йәһвәгә «карата ачу хисе» кузгалыр, һәм без аңа үпкәләп йөрергә мөмкин (Гыйбрәтле сүзләр 19:3). Бу Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезне куркыныч астына куя!

«Кеше Аллаһыга файда китерә аламы?»

Аллаһы чиктән тыш таләпчән дигән фикергә Аллаһы кешеләрне файдасыз дип саный дигән фикер якын. Өченче чыгышында Елифаз мондый сорау бирә: «Кеше Аллаһыга файда китерә аламы? Хәтта иң акыллысы аңа файда китерә аламы?» (Әюб 22:2, «Священное писание», Стамбул, 2003 ел). Аллаһы өчен кеше бернәрсәгә дә яраксыз зат дип әйтәсе килгән Елифазның. Моңа охшаш фикерне Вилдадның да мондый сүзләреннән күреп була: «Ничек инде кешегә Аллаһы алдында хак булырга һәм ничек хатын-кыздан туган кешегә чиста булырга ди?» (Әюб 25:4). Үз сүзләре белән алар Әюбне шелтәләгәннәр: ничек инде Әюбнең — гади генә кешенең — Аллаһы каршында тәкъва була алам дип уйларга батырлыгы җиткән?

Безнең көннәрдәге кайбер кешеләр, үзләрен бернәрсәгә яраксыз дип санап, төшенкелеккә бирелә. Моңа тәрбия, тормыш авырлыклары, кеше үз расасы яки этник чыгышы аркасында күргән зыян үз өлешен кертергә мөмкин. Әмма Шайтан һәм аның җеннәре кешенең изелгән һәм хәсрәтләнгән хәлен күреп шатланалар. Әгәр алар кеше уенда Чиксез кодрәт Иясе аның бар эшләрен буш дип саный дигән фикер тудыра алсалар, андый кешене «сындыру» тагы да җиңелрәк. Соңрак мондый кеше «туры юлдан» читкә китәргә, хәтта «тере Аллаһыдан баш тартырга» да мөмкин (Еврейләргә 2:1; 3:12).

Кеше картаерга яки аның сәламәтлеге начарланырга мөмкин. Яшьрәк, сәламәтрәк һәм көчлерәк булган вакытта Патшалык хезмәтенә керткән өлешен хәзерге эшләре белән чагыштырганда, аңа бүгенге хезмәте кечкенә булып күренергә мөмкин. Шайтан һәм аның җеннәре Аллаһы безнең белән канәгать түгел дигән фикердә булуыбызны тели — моны беркайчан да онытмагыз! Андый фикер туу белән, аны алып ташлагыз.

Үзеңне начар уйлардан ничек сакларга

Шайтан Иблис Әюбкә күп бәла-казалар китерсә дә, Әюб: «Үлгәнче үз сафлыгымны бозмыйм»,— дигән (Әюб 27:5). Аллаһыны яратканга күрә, Әюб, нәрсә генә булмасын, Аллаһыга тугрылыгын сакларга тәвәккәл булган. Начар уйлар белән көрәшкәндә, безгә Аллаһы мәхәббәтенең тирәнлеген аңлау, моның өчен чын күңелдән рәхмәтле булу, шулай ук үзебезнең дә аңа карата яратуыбызны тирәнәйтү мөһим. Моның өчен Изге Язмаларны җитди өйрәнергә һәм белгәннәребез турында дога кылып уйланырга кирәк.

Мәсәлән, Яхъя 3:16 да: «Аллаһы дөньяны шулкадәр яратты ки... Үзенең бердәнбер Улын бирде»,— дип әйтелә. Йәһвә кешеләрне бик нык ярата, һәм моны аның эшләгән эшләре күрсәтеп тора. Үткәндәге мисаллар турында уйланып, Йәһвәгә рәхмәтле булуыбызны һәм яратуыбызны тирәнәйтәбез. Ә бу начар, боектыручы уйлар белән көрәшергә булыша.

Содом белән Гоморра шәһәрләрен юк итәр алдыннан Йәһвәнең Ибраһим белән ничек сөйләшкәненә игътибар итегез. Ибраһим Йәһвәгә сигез тапкыр үтенеч белән мөрәҗәгать иткән. Һәм Йәһвәнең бер тапкыр да ачуы чыкмаган һәм ул ярсымаган. Киресенчә, аның җаваплары Ибраһимны юаткан һәм аңарда ышаныч тудырган (Яратылыш 18:22—33). Соңрак Аллаһы Лутны һәм аның гаиләсен Содомнан чыгарганда, Лут аңардан тауларга түгел, ә якындагы шәһәргә качыйм әле дип сораган. «Ярый, бу теләгеңә дә ризамын, син әйткән ул шәһәрчекне юк итмәмен»,— дигән аңа Йәһвә (Яратылыш 19:18—22). Бу очраклар Йәһвәне таләпчән, яратмаучан һәм залим хаким итеп сурәтлиме? Юк. Аларны укып, без Йәһвәнең нинди икәнен күрәбез: ул яратучан, игелекле, мәрхәмәтле һәм кеше хәленә керә ала торган Хаким.

Һарун, Давыт һәм Манашше кебек борынгы Исраил кешеләре мисалыннан шуны күрәбез: Аллаһы кешеләрдә хаталар эзли һәм беркем дә аңа яраклы була алмый дигән фикер — ялган. Һарун өч җитди хата эшли: табыныр өчен алтын бозау ясый, апасы Мәрьям Мусадан зарланганда, аңа кушыла һәм Мерива сулары янында Аллаһыны данламый. Шулай да Йәһвә аның яхшы сыйфатларын күргән һәм аңа үлеменә кадәр баш рухани булып хезмәт итәргә рөхсәт иткән (Чыгыш 32:3, 4; Саннар 12:1, 2; 20:9—13).

Давыт патша җитди гөнаһлар эшләгән: зина кылган, гаепсез кешене үтерер өчен план корган һәм законга каршы халыкны исәпләп чыккан. Әмма Йәһвә Давытның тәүбә итүен исәпкә алган һәм үзе төзегән Патшалык килешүенә тугры калган: ул Давытка үлеменә кадәр патша булып хезмәт итәргә рөхсәт иткән (2 Патшалык 12:9; 1 Паралипоменон 21:1—7).

Яһүдиянең патшасы Манашше Багал исемле ялган илаһка корбан китерү урыны төзегән, үз улларын корбан итеп яндырган, сихерчелекне хуплаган һәм Аллаһы гыйбадәтханәсенең эчке ишегалдында ялган илаһларга корбан китерү урыннары төзегән. Әмма чын күңелдән тәүбә иткәннән соң, Йәһвә аны кичергән, әсирлектән кайтарган һәм кабат аны патша итеп утырткан (2 Паралипоменон 33:1—13). Аллаһының үз хезмәтчеләре белән үзен шулай тотканын карап чыкканнан соң, аңа ярап булмый дип әйтеп буламы? Юк!

Ялган гаепләүче үзе гаепле

Шайтан үзенә хас булган сыйфатларны Йәһвәгә тага һәм моңа гаҗәпләнәсе дә юк. Шайтан мәрхәмәтсез һәм таләпчән. Без моны шуннан күрәбез: борынгы заманда ялган дин тоткан кешеләрдән үз балаларын корбанга китерү таләп ителгән. Саф гыйбадәт кылуны калдырган исраиллеләр балаларын утта яндырганнар. Мондый эш Йәһвәнең уенда да булмаган (Иремия 7:31).

Йәһвә түгел, ә Шайтан кимчелекләр эзли. Шайтан «Аллаһыбыз алдында көне-төне имандашларыбызны гаепләүче» дип атала Ачылыш 12:10 да. Ә Йәһвә турында мәдхия җырлаучы: «Син (кешенең) канунсызлануларын сизәсең икән, әй Ходай, әй Ходай, кем чыдап тора алыр? Әмма ярлыкау Синдә»,— дип язган (Мәдхия 129:3, 4).

Киләчәктә начар уйлар булмаячак

Шайтан Иблис һәм аның җеннәре күктән бәреп төшерелгәч, фәрештәләр чын күңелдән шатлангандыр! (Ачылыш 12:7—9). Хәзер инде Шайтан һәм аның җеннәре Йәһвәнең фәрештәләренә зыян китерә алмаган (Данил 10:13).

Ә җирдә яшәүчеләрне якын киләчәктә шатлык көтә. Кулына упкын ачкычы һәм зур чылбыр тоткан фәрештә тиздән Шайтан белән аның җеннәрен тотып, упкынга ыргытачак, ягъни зыян китерә алмасыннар өчен алып куячак (Ачылыш 20:1—3). Нинди җиңеллек китерәчәк бу җирдә яшәүчеләргә!

Ә әлегә без үзебезне начар фикерләрдән сакларга тиеш. Начар яки бозык фикерләр уйларыбызда туа башлау белән, безгә, үзебезне алардан яклар өчен, Йәһвәнең бөек яратуы турында уйларга кирәк. Шул чакта «һәр акылдан өстенрәк булган Аллаһы иминлеге... йөрәкләребезне һәм фикерләребезне» саклаячак (Филиппуйлыларга 4:6, 7).

[30 биттәге иллюстрация]

Лут Йәһвәнең кеше хәленә керә ала торган Хаким икәнен күргән.

[32 биттәге иллюстрация]

Әюб үзен начар фикерләрдән саклаган.