Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Син Аллаһыга яки кешеләргә буйсынасыңмы?

Син Аллаһыга яки кешеләргә буйсынасыңмы?

Син Аллаһыга яки кешеләргә буйсынасыңмы?

«Без кешеләргә караганда күбрәк Аллаһыга итагатьле булырга тиешбез» (РӘСҮЛЛӘР 5:29).

1. а) Бу өйрәнү мәкаләсенең төп шигырен әйтеп бирегез. б) Ни өчен рәсүлләрне кулга алганнар?

ЯҺҮДЛӘРНЕҢ Югары киңәшмә әгъзалары бик нык ярсыган иде. Зинданга ябып куелган кешеләр юкка чыккан. Тоткыннар Гайсә Мәсихнең — берничә атна элек Югары киңәшмә үлемгә хөкем иткән кешенең — рәсүлләре булган. Хәзер Киңәшмә әгъзалары Гайсә Мәсихнең шәкертләрен дә җәзага тартырга әзер иде. Рәсүлләрне зинданнан Киңәшмәгә алып килер өчен, сакчылар җибәргәннәр. Ләкин алар килгәч, зиндан ишекләре бикле булса да, аның буш булуын күргәннәр. Озакламый аларга рәсүлләрнең Иерусалимдагы гыйбадәтханәдә курыкмыйча халыкны Гайсә Мәсих турында өйрәтүләре хакында хәбәр җиткергәннәр. Ә рәсүлләрне нәкъ шул эшләре өчен зинданга япканнар иде! Сакчылар шунда ук гыйбадәтханәгә киткәннәр һәм рәсүлләрне кабат кулга алып, Киңәшмә алдына китергәннәр (Рәсүлләр 5:17—27).

2. Фәрештә рәсүлләргә нәрсә эшләргә кушкан?

2 Рәсүлләрне зинданнан иреккә фәрештә чыгарган. Ул моны аларны эзәрлекләүләрдән яклар өчен эшләгәнме? Юк. Фәрештә моны Иерусалимда яшәүчеләр Гайсә Мәсих турындагы яхшы хәбәрне ишетсен өчен эшләгән. Ул рәсүлләргә «бу яңа тормыш турында барысын да... халыкка сөйләгез» дип боерган (Рәсүлләр 5:19, 20). Шуңа күрә сакчылар, гыйбадәтханәгә килгәч, рәсүлләрнең тыңлаучанлык күрсәтеп шул боерык буенча эш итүләрен күргәннәр.

3, 4. а) Вәгазьләүне туктату турында боерык алгач, Петер белән Яхъя ничек җавап биргән? б) Башка рәсүлләр ничек җавап кайтарган?

3 Бу кыю вәгазьчеләрнең икесе — рәсүл Петер һәм рәсүл Яхъя — бер тапкыр Киңәшмә алдына китерелгән булган, һәм иң баш рухани Кәяфәс моның турында кырыс тавыш белән аларның исләренә төшергән. «Без сезгә бу исем [Гайсә исеме] турында өйрәтмәскә дип, катгый рәвештә әйткән идек түгелме? Ә сез үзегезнең тәгълиматыгызны бөтен Иерусалимга тараттыгыз»,— дип әйткән ул (Рәсүлләр 5:28). Петер белән Яхъяны кабат Киңәшмәдә күргәч, Кәяфәс гаҗәпләнмәгәндер, чөнки аларга беренче тапкыр вәгазьләмәскә кушканда, рәсүлләр аңа болай җавап кайтарган иде: «Үзегез уйлап карагыз, Аллаһының сүзен тыңлауга караганда сезнең сүзне күбрәк тыңлау Аллаһы каршында дөрес булырмы икән? Без күргәннәребез һәм ишеткәннәребез турында сөйләми булдыра алмыйбыз». Борынгы пәйгамбәр Иремия кебек, Петер белән Яхъя вәгазьләү йөкләмәләрен үтәмичә тора алмаганнар (Рәсүлләр 4:18—20; Иремия 20:9).

4 Хәзер инде ике рәсүлнең генә түгел, ә бар рәсүлләрнең, шул исәптән яңа гына сайланган Маттиасның да, кешеләргә үз карашларын белдерергә мөмкинлекләре туган (Рәсүлләр 1:21—26). Вәгазьләүне туктату турында боерык алгач, алар, Петер белән Яхъя кебек, мондый кыю җавап кайтарганнар: «Без кешеләргә караганда күбрәк Аллаһыга итагатьле булырга тиешбез» (Рәсүлләр 5:29).

Аллаһыга яки кешегә буйсыныргамы?

5, 6. Ни өчен рәсүлләр Киңәшмә боерыгына буйсынмаган?

5 Рәсүлләр законга буйсынып яшәгәннәр, һәм алар өчен Киңәшмә боерыгын үтәмәү гадәттән тыш хәл булыр иде. Әмма кешенең, аның җәмгыятьтәге дәрәҗәсенә карамастан, башкаларга Аллаһы әмерләрен боз дип боерык бирергә хакы юк. Йәһвә — «бөтен җиргә Аллаһы Тәгалә» (Мәдхия 82:19). Ул — «бөтен дөньяның Хакиме» дә һәм шулай ук Иң югары Кануннар Чыгаручы һәм мәңгелек Патша. Йәһвә үзенең әмерләрен гамәлдән чыгарырга тырышкан һәркайсы суд боерыгын нигезсез дип саный (Яратылыш 18:25; Ишагыйя 33:22).

6 Бу фактны кайбер атаклы юристлар таныган. Мәсәлән, XVIII гасырдагы атаклы Англия юристы Уильям Блэкстон кеше чыгарган законның Изге Язмалардагы «ачылыш канунына» каршы килүенә юл куярга ярамый дип язган. Шулай итеп, яһүдләрнең Югары киңәшмәсе, рәсүлләргә вәгазьләмәскә боерык биргәндә, үз вәкаләтеннән узып киткән. Рәсүлләр өчен мондый боерыкка буйсыну берничек тә мөмкин булмаган.

7. Ни өчен вәгазь эше баш руханиларның ачуын чыгарган?

7 Рәсүлләрнең вәгазь эшен дәвам итәргә тәвәккәллеге баш руханиларны ярсыткан. Аларның кайберләре, шул исәптән Кәяфәс үзе дә, үледән терелүгә ышанмаучы саддукейлардан булган (Рәсүлләр 4:1, 2; 5:17). Ә рәсүлләр Гайсә үледән терелтелгән дип сөйләүләрен дәвам иткән. Өстәвенә баш руханиларның кайберләре, Рим хакимнәренең күңелен табар өчен, көчләреннән килгәннең барысын эшләргә әзер булган. Гайсәне хөкем иткәндә, Пилат аларга аны үзләренең патшасы итеп кабул итәргә мөмкинлек биргән, әмма баш руханилар: «Безнең кайсардан * башка патшабыз юк»,— дип кычкыра башлаганнар (Яхъя 19:15). Ә рәсүлләр Гайсә үледән терелтелгән дип тә игълан иткән һәм шулай ук «кешеләргә бирелгән исемнәр арасында [Гайсә исеменнән башка] без коткарыла алырдай башка исем юк» дип тә өйрәткәннәр (Рәсүлләр 2:36; 4:12). Әгәр халык Гайсәне үзләренең Башы итеп кабул итсә, римлылар килгәч, яһүд җитәкчеләре үз урыннарын да һәм үз халкын да югалтырга мөмкин дип курыккан руханилар (Яхъя 11:48).

8. Югары киңәшмә әгъзаларына Гәмәлиил нинди акыллы киңәш биргән?

8 Гайсә Мәсих рәсүлләренең киләчәге бик куркыныч булып күренгән. Югары киңәшмә әгъзалары аларны үтерергә әзерләнгән (Рәсүлләр 5:33). Әмма вакыйгалар көтмәгәндә кискен үзгәреп куйган. Канун белгече Гәмәлиил, торып басып, Киңәшмә әгъзаларын ашыкмаска чакырган. Ул аларга мондый акыллы киңәш биргән: «Бу ният һәм бу эш кешеләрдән булса, ул юкка чыгачак. Ә инде Аллаһыдан булса, сез аны юкка чыгара алмаячаксыз». Шуннан соң: «Аллаһыга каршы көрәшүчеләр була күрмәгез»,— дип бик мөһим сүзләр өстәгән (Рәсүлләр 5:34, 38, 39).

9. Рәсүлләр башкарган эшнең Аллаһыдан булуын нәрсәләр исбатлаган?

9 Бу гаҗәеп булса да, әмма Киңәшмә әгъзалары Гәмәлиил киңәше буенча эш иткән. Алар «рәсүлләрне чакырып керттеләр һәм кыйнаганнан соң, Гайсә исеме хакында өйрәтмәскә боерып, аларны иреккә җибәрделәр». Ләкин рәсүлләр куркырга уйламаган да, алар фәрештәнең вәгазьләргә дигән боерыгына буйсынырга тәвәккәл булганнар. Шуңа күрә, иреккә чыккач, алар «һәр көн Аллаһы Йортында һәм өйләрдә Яхшы хәбәрне — Гайсәнең Мәсих икәнлеге хакында сөйләүләрен һәм өйрәтүләрен дәвам иттеләр» (Рәсүлләр 5:40, 42). Ничек Йәһвә аларның тырышлыкларын фатихалаган? «Аллаһы сүзе киң таралды, Иерусалимда шәкертләр саны күпкә артты». Һәм «руханиларның да бик күбесе итагатьлек белән иман итте» (Рәсүлләр 6:7). Бу баш руханиларны тетрәткәндер! Шунсы тагын да ачыграк күренгән: рәсүлләр башкарган эш чыннан да Аллаһыдан булган!

Аллаһыга каршы көрәшүчеләр уңышлы була алмый

10. Ни өчен Кәяфәс үз урынымда нык утырам дип уйлый алган, әмма нәрсәдә ул ялгышкан?

10 Беренче гасырда яһүдләрнең баш руханилары Рим хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән. Бай Йосыф Кәяфәсне иң баш рухани итеп Валерий Грат куйган. Кәяфәс бу урында аңа кадәр булган баш руханилар белән чагыштырганда күпкә озаграк утырган. Ул, күрәсең, моны Аллаһы ихтыяры белән түгел, ә яхшы дипломат һәм Пилатка дус булуы белән аңлаткан. Һәрхәлдә, кешеләргә өметләнеп, ул ялгышкан. Рәсүлләр белән Югары киңәшмәдә булган вакыйгалардан соң өч ел үткәч, Кәяфәс, Рим хакимнәренең илтифатын югалтып, иң баш рухани урыныннан төшерелгән булган.

11. Понти Пилат белән һәм яһүдләрнең дөнья төзелеше белән нәрсә булган, һәм моның барысыннан нинди нәтиҗә ясап була?

11 Кәяфәсне урыныннан төшерү турындагы боерыкны Пилат өстеннән баш булган Сурия хакиме Луция Вителлия биргән. Хәтта Кәяфәснең дусты Пилат та моңа берничек тә комачаулый алмаган. Бер елдан соң Пилат үзе дә үз урынын югалткан һәм җитди гаепләүләргә җавап бирер өчен Римга чакырылган булган. Ә кайсарга өметләнгән яһүд җитәкчеләре турында әйткәндә, римлылар чыннан да аларны үз урыннарыннан төшергән һәм аларны халыксыз калдырган. Бу б. э. 70 елында булган. Ул елны Рим армияләре Иерусалим шәһәрен, гыйбадәтханәне һәм Югары киңәшмә үткән урынны да тулысынча җимергәннәр. «Коткара алмый торган башлыкларга, адәм улларына ышанып тормагыз»,— дип әйткән мәдхия җырлаучының сүзләре хак икәне исбатланган! (Яхъя 11:48; Мәдхия 145:3).

12. Ничек Гайсә очрагы Аллаһыга буйсынуның акыллы икәнен күрсәтә?

12 Ә терелтелгән Гайсә Мәсих белән нәрсә булган? Аллаһы аны бөек рухи гыйбадәтханәдә Иң Баш рухани итеп билгеләгән. Бер кеше дә аны бу урыннан төшерә алмый. Әйе, Гайсәнең «руханилыгы... үзгәрешсез» (Еврейләргә 2:9; 7:17, 24; 9:11). Аллаһы Гайсәне шулай ук тереләрне һәм үлеләрне хөкем итәргә билгеләгән (1 Петер 4:5). Гайсә үзе Кәяфәс белән Понти Пилатның киләчәккә берәр өметләре бармы икәнен хәл итәчәк (Маттай 23:33; Рәсүлләр 24:15).

Безнең көннәрдә Патшалык турында куркусыз вәгазьләүчеләр

13. Безнең заманда нинди эш кешеләрдән, ә нинди эш Аллаһыдан булып чыккан? Аңлатыгыз.

13 Беренче гасырда булган кебек, безнең көннәрдә дә «Аллаһыга каршы көрәшүчеләр» күп (Рәсүлләр 5:39). Мәсәлән, Германиядәге Йәһвә Шаһитләре «Хайль Гитлер» дип әйтүдән баш тартканнар. Моның белән алар Адольф Гитлерны үзләренең Юлбашчысы итеп танымаганын күрсәткән. Шуңа күрә Гитлер Йәһвә Шаһитләрен юк итәргә ант иткән (Маттай 23:10). Кешеләрне үтерер өчен оештырылган Гитлер оешмасына аның антын үтәргә, бер караганда, авыр булмаган. Нацистлар чыннан да меңләгән Шаһитләрне кулга алганнар һәм аларны концлагерьләргә япканнар. Алар хәтта аларның кайберләрен үтергәннәр. Әмма нацистлар Шаһитләрне Аллаһыдан башка берәр кемгә яки берәр нәрсәгә гыйбадәт кылырга мәҗбүр итә алмаганнар. Алар шулай ук оешма буларак Аллаһы хезмәтчеләрен юк итә алмаган. Ул мәсихчеләр башкарган эш кешедән түгел, Аллаһыдан булган, ә аның эшен беркем дә юкка чыгара алмый. Алтмыш ел үтте, Гитлерның концлагерьләреннән кайткан Аллаһының тугры хезмәтчеләре әле дә «бөтен йөрәкләре, бөтен җаннары һәм бөтен акыллары» белән Йәһвәгә хезмәт итәләр. Ә Гитлерны һәм аның нацистлар партиясен аларның мәрхәмәтсез эшләре аркасында гына искә төшерәләр (Маттай 22:37).

14. а) Аллаһы хезмәтчеләренә яла ягар өчен, каршы килүчеләр нинди тырышлык куя, һәм моның нәтиҗәсе нинди? б) Моның барысы Аллаһы халкына озак вакытлы зыян китерерме? (Еврейләргә 13:5, 6).

14 Нацистлардан соң башка кешеләр Йәһвә һәм аның халкына каршы уңышсыз сугыш алып барганнар. Кайбер Европа илләрендә хәйләкәр дини һәм сәяси эшлеклеләр Йәһвә Шаһитләренә «куркыныч мәзһәп», яки секта дигән исем тагарга тырышканнар: беренче гасырдагы мәсихчеләрне гаепләгән кебек гаепләгәннәр (Рәсүлләр 28:22). Ә Европаның кешеләр хокуклары буенча Суды Йәһвә Шаһитләренең секта түгел, ә дин булуын раслаган. Каршы килүчеләр моны бик яхшы белә, әмма Йәһвә Шаһитләренә яла ягуны дәвам итәләр. Моның аркасында кайбер мәсихчеләр эшсез калган. Мәктәпләрдә Шаһитләрнең балаларын җәберләгәннәр. Йәһвә Шаһитләре җыелышларын үткәрер өчен кулланган биналарның хуҗалары, куркып, аларга арендага бу урыннарны башка бирми башлаган. Кайбер очракларда хөкүмәт чиновниклары кешегә, ул Йәһвә Шаһитләре динен тотканга гына, гражданлык бирүдән баш тарткан! Әмма Йәһвә Шаһитләре бирешми.

15, 16. Франция илендәге кайбер кешеләр мәсихчеләр эшенә комачауларга тырышканда, Йәһвә Шаһитләре нәрсә эшләгән, һәм ни өчен алар вәгазь эшләрен дәвам итә?

15 Мәсәлән, Франция илендә кешеләр, тулаем алганда, бар диннәрне бер күрә һәм кешегә алдан ук тискәре караш белән карамыйлар. Ләкин кайбер кешеләр Патшалык эшенә комачаулаучы закон чыксын өчен көч куя башлаган. Моңа каршы мәсихчеләр нәрсә эшләгән? Алар тагын да күбрәк вәгазьли башлаганнар, һәм моның нәтиҗәләре шаккатырырлык булган (Ягъкуб 4:7). Нибары алты ай эчендә Изге Язмаларны өйрәнү саны 33 процентка арткан! Франция илендәге эчкерсез кешеләрнең яхшы хәбәрне кабул итүләре Шайтанны нык ярсыта торгандыр (Ачылыш 12:17). Ишагыйя пәйгамбәр: «Сиңа каршы ясалган коралның берсе дә уңышлы булмый; һәм синең белән судта көрәшкән һәркайсы телне — син гаеплисең»,— дип әйткән, һәм Франция илендәге имандашларыбыз бу сүзләрнең үтәлгәненә шикләнмиләр (Ишагыйя 54:17).

16 Эзәрлекләүләр Йәһвә Шаһитләренә шатлык китерми. Әмма Аллаһының бар мәсихчеләргә бирелгән боерыгына буйсынып, алар үзләре ишеткән турында сөйләмичә булдыра алмыйлар һәм һәрвакыт бу эшне башкарачаклар. Алар яхшы гражданнар булырга тырышалар. Әмма Аллаһы әмерләре белән кеше законнары арасында каршылыклар туганда, алар Аллаһыга буйсынырга тиеш.

Алардан курыкмагыз

17. а) Ни өчен безгә дошманнарыбыздан курыкмаска кирәк? б) Аларга карашыбыз нинди булырга тиеш?

17 Безнең дошманнарыбыз бик куркыныч хәлдә: алар Аллаһыга каршы көрәшә. Шуңа күрә, Гайсә сүзләрен үтәп, без эзәрлекләүчеләрдән куркыр урынына, алар өчен дога кылабыз (Маттай 5:44). Әгәр берәрсе, Тарс шәһәреннән булган Шаул кебек, Аллаһы турында белемнәре булмаганга дошманыбыз булып киткән икән, без Йәһвә игелек күрсәтеп аның күзләрен ачсын дип дога кылабыз (2 Көринтлеләргә 4:4). Шаул, мәсихче рәсүл Паул булып киткәч, шул көннәрдәге хакимнәрдән бик зур зыян күргән. Шулай да ул «башлыкларга, хакимлеккә буйсынырга һәм аларны тыңларга, һәртөрле яхшы эшләргә һәрвакыт әзер торырга... Шулай ук беркемне дә яманламаска [хәтта алар бик нык эзәрлекләсә дә], бәлки бар кешеләргә карата һәрнәрсәдә басынкылык күрсәтеп, тыныч һәм игътибарлы булырга» дигән киңәшне имандашларының исләренә төшереп торган (Титуска 3:1, 2). Франция һәм башка илләрдәге мәсихчеләр үзләрен бу киңәш буенча тотарга тырыша.

18. а) Йәһвә үз халкын нинди юллар аша коткара ала? б) Нәтиҗәдә нәрсә булачак?

18 Аллаһы Иремия пәйгамбәргә: «Сине коткарыр өчен Мин синең белән»,— дип әйткән (Иремия 1:8). Ничек Йәһвә безне бүген эзәрлекләүләрдән коткара ала? Ул Гәмәлиил кебек гадел судьяны безне яклап чыгарга дәртләндерә ала. Яки ул каршы килүче сатлык чиновникны башка күпкә акыллырак кеше алмаштырсын өчен көч куя ала. Әмма кайвакыт Йәһвә үз халкының эзәрлекләүләренә юл куя (2 Тимутегә 3:12). Әгәр Аллаһы аларны рөхсәт итә икән, ул эзәрлекләүләр вакытында нык булып калыр өчен көч тә бирәчәк (1 Көринтлеләргә 10:13). Аллаһы нәрсә генә рөхсәт итмәсен, без шуңа бер дә шикләнмибез: Аллаһы халкына каршы көрәшкән кешеләр Аллаһының үзенә каршы сугышалар, ә аңа каршы сугыш уңышлы булмаячак.

19. 2006 ел шигыре итеп нинди сүзләр сайланган һәм ни өчен?

19 Гайсә үз шәкертләренә «кайгыларыгыз булыр» дигән (Яхъя 16:33). Шуңа күрә Рәсүлләр 5:29 дагы: «Без кешеләргә караганда күбрәк Аллаһыга итагатьле булырга тиешбез»,— дигән сүзләр аеруча безнең көннәрдә урынлы. Бу сүзләр Йәһвә Шаһитләренең 2006 ел шигыре итеп сайланган. Нәрсә генә булмасын, киләчәк елны һәм мәңгегә Аллаһыга итагатьле булып калырга тәвәккәл булыйк!

[Искәрмә]

^ 7 абз. Баш руханилар бар халык алдында «кайсарны» сайлаган. Бу кайсар Рим императоры җирәнгеч Тибери — кеше үтерүче, икейөзле һәм азгын кеше булган (Данил 11:15, 21).

Җавап бирә аласызмы?

• Рәсүлләр каршы килүләр белән очрашкан вакыттагы тәртипләре белән безнең өчен нинди яхшы үрнәк калдырган?

• Ни өчен без һәрвакыт кешеләргә караганда күбрәк Аллаһыга буйсынырга тиешбез?

• Безгә каршы килгән кешеләр чынлыкта кемгә каршы көрәшә?

• Эзәрлекләүләрнең ахыры нинди булачак?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[15 биттәге өстәмә сүзләр]

2006 елның шигыре: «Без кешеләргә караганда күбрәк Аллаһыга итагатьле булырга тиешбез» (Рәсүлләр 5:29).

[13 биттәге иллюстрация]

«Без кешеләргә караганда күбрәк Аллаһыга итагатьле булырга тиешбез»