Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Син тулысынча Аллаһыга өметләнәсеңме?

Син тулысынча Аллаһыга өметләнәсеңме?

Син тулысынча Аллаһыга өметләнәсеңме?

«Барыннан да бигрәк, Аның Патшалыгын... эзләгез» (МАТТАЙ 6:33).

1, 2. Бер яшь кеше үз эшенә кагылышлы нинди адым ясаган һәм ни өчен?

БЕР яшь кешенең җыелыштагы кардәшләренә күбрәк ярдәм итәсе килгән. Әмма җыелышларга регуляр рәвештә йөрергә аңа эше комачаулаган. Ничек ул бу проблеманы хәл иткән? Бу яшь кеше тормышын гадиләштергән: ул бу эшен калдырган һәм, берникадәр вакыт үткәч, мәсихче хезмәтенә комачауламаган башка эш тапкан. Яңа эшендә аңа күпкә әзрәк түлиләр, әмма бу акча гаиләсенең бар ихтыяҗларын канәгатьләндерергә җитә. Һәм хәзер аның җыелышта хезмәт итәргә мөмкинлекләре күбрәк.

2 Ни өчен бу яшь кеше андый адым ясаган? Син моны аңлыйсыңмы? Син андый хәлгә эләксәң, шулай ук эшләр идеңме? Күп мәсихчеләр шулай эшләр иде, һәм моның өчен аларны мактап була. Аларның тормышлары Гайсәнең мондый вәгъдәсенә ышанганнарын күрсәтә: «Барыннан да бигрәк, Аның Патшалыгын һәм Ул кушканнарны ничек тормышка ашырырга икәнен [«тәкъвалык», Современный перевод] эзләгез, һәм боларның барысы сезгә бирелер» (Маттай 6:33). Бу дөньяга өметләнеп яшәр урынына, алар тулысынча Йәһвәгә өметләнеп яши (Гыйбрәтле сүзләр 3:23, 26).

3. Ни өчен кемдер барыннан да бигрәк Патшалыкны эзләү безнең көннәрдә акыллы икәненә шикләнергә мөмкин?

3 Авыр көннәрдә яшәвебезне исәпкә алсак, берәрсе бу яшь кеше дөрес эшләде микән дип шикләнергә мөмкин. Безнең көннәрдә берәрсе ярлылыкта яшәсә, икенчесе бай тормыш алып бара. Ярлы илләрдә яшәгән кешеләрнең күбесе, тормышларын әз булса да яхшыртыр өчен, һәркайсы мөмкинлектән файдаланыр иде. Бай илләрдә яшәгән кешеләргә дә үз тормышларын «тиешле дәрәҗәдә» тоту җиңел түгел: экономика үзгәреп тора, эш базарында кыенлыклар туа, эшкә алучылар югары таләпләр куя. Яшәр өчен кирәкле нәрсәләргә акча табу кыенлаша бара, шуңа күрә кайберәүләр: «Барыннан да бигрәк Патшалыкны эзләү хәзер дә акыллымы?» — дигән сорау бирергә мөмкин. Моны ачыклар өчен, Гайсә үз сүзләрен кемгә әйткәнен карап чыгыйк.

«Борчылмагыз»

4, 5. Аллаһы хезмәтчеләре өчен көндәлек ихтыяҗлар турында чиктән тыш борчылмау акыллы икәнен Гайсә ничек күрсәткән?

4 Гайсә Гәлиләягә төрле төбәкләрдән җыелган бихисап кешегә мөрәҗәгать иткән (Маттай 4:25). Алар арасында бай кешеләр булса да, аларның саны күп булмаган. Монда күбрәк ярлылар җыелгандыр. Әмма Гайсә аларны тормышыгызны мал-мөлкәт җыюга багышлагыз дип өндәмәгән, юк. Ул аларны күпкә кыйммәтлерәк хәзинә — рухи хәзинә җыярга чакырган (Маттай 6:19—21, 24). Гайсә аларга болай дигән: «Тормышыгыз өчен ни белән тукланырга һәм эчәргә дип, тәнегез өчен нәрсә кияргә дип борчылмагыз. Җан ризыктан, тән киемнән мөһимрәк түгелме соң?» (Маттай 6:25).

5 Бу кешеләрнең күбесенә Гайсәнең сүзләре акылсыз булып күренгәндер. Чөнки алар тырышып эшләмәсә, гаиләләренә тормыш итү авыр булыр иде, алар моны бик яхшы белгән. Әмма Гайсә аларны кошларга игътибар итәргә чакырган: алар иртәгә нәрсә булыр дип борчылмый — алар турында Йәһвә кайгырта. Гайсә шулай ук кыр чәчәкләре турында әйткән. «Сөләйман патша үзенең бөтен мәһабәтлелегендә дә аларның берсе кебек тә киенмәгән». Әгәр Йәһвә кошлар һәм чәчәкләр турында кайгырта икән, ул әллә безнең турыда кайгыртмасмы? (Маттай 6:26—30). Гайсәнең әйтүе буенча, безнең тормышыбыз һәм тәнебез, яшәр өчен һәм киенер өчен сатып алынган ризык белән киемгә караганда, күпкә мөһимрәк. Әгәр бар көчебезне ризык һәм кием булсын өчен генә сарыф итәбез икән һәм нәтиҗәдә Йәһвәгә хезмәт итәр өчен көчебез дә, вакытыбыз да калмый икән, димәк, без үз тормышыбызның төп максатын күздән ычкындырганбыз (Вәгазьче 12:13).

Дөрес караш

6. а) Мәсихчеләрнең нинди бурычлары бар? б) Мәсихчеләр тулысынча кемгә өметләнә?

6 Әлбәттә, Гайсә кешеләрне эшләрегезне ташлагыз һәм Аллаһының, могҗиза эшләп, гаиләгез өчен барысын бирәчәген көтеп ятыгыз дип өндәмәгән, юк. Хәтта кошларга да үзләре һәм балалары өчен ризык эзләргә кирәк бит. Шуңа күрә мәсихчеләр дә яшәүгә кирәклесе булсын өчен эшләргә һәм шулай ук гаиләдәге бурычларын үтәргә тиеш булган. Хезмәтчеләр һәм коллар үз хуҗалары файдасына тырышып эшләргә тиеш булган (2 Тессалуникәлеләргә 3:10—12; 1 Тимутегә 5:8; 1 Петер 2:18). Рәсүл Паул, яшәргә кирәклесе булсын өчен, кайвакыт палаткалар теккән (Рәсүлләр 18:1—4; 1 Тессалуникәлеләргә 2:9). Шулай да барлык бу мәсихчеләр дөньяви эшләренә түгел, ә Йәһвәгә өметләнеп яшәгән. Шуңа күрә аларда башка кешеләргә билгеле булмаган җан тынычлыгы булган. «Ходайга өмет тотучылар, Сион тавы кебек, мәңге торырлар»,— дип әйткән мәдхия җырлаучы (Мәдхия 124:1).

7. Тулысынча Йәһвәгә өметләнмәгән кешеләрнең фикер йөртүе нинди булырга мөмкин?

7 Тулысынча Йәһвәгә өметләнмәгән кеше, бәлки, моны аңламас. Күп кешеләр мал-мөлкәт һәм байлык — бу кайгы-хәсрәтсез киләчәккә юл дип саный. Шуңа күрә ата-аналар үз балаларын яшь чакта югары белем алып калыгыз дип өйрәтә. Бу яшьләргә уңышлы карьера ясарга һәм эшендә күбрәк акча алырга ярдәм итәчәк дип өметләнә ата-аналар. Кызганычка каршы, соңыннан кайбер ата-аналар моның өчен югары бәя түләргә туры килгәнен аңлаган, чөнки балалары, рухи әйберләргә кызыксынуларын югалтып, үз тормышларын байлык җыюга багышлаган.

8. Ничек мәсихчеләр дөрес караш саклый?

8 Акыллы мәсихчеләр исә Гайсә киңәше бүген дә I гасырдагы кебек кулланырлык икәнен аңлыйлар һәм дөрес караш сакларга тырышалар. Изге Язмаларда әйтелгән бурычларын үтәр өчен, аларга, бәлки, күп вакыт эштә үткәреп акча эшләргә туры килер. Шулай да алар андый эшләргә рухи эшләрдән өстенрәк басарга юл куймаячак (Вәгазьче 7:12).

«Кайгырмагыз»

9. Тулысынча Йәһвәгә өметләнгән кешеләрне Гайсә нәрсәгә ышандыра?

9 Таудагы вәгазендә Гайсә җыелган халыкка болай дип әйткән: «„Безгә нәрсә ашарга, безгә нәрсә эчәргә, безгә нәрсә кияргә?“ — дип кайгырмагыз. Мәҗүсиләрнең төп кайгылары — шул. Ә сезгә боларның һәммәсенең кирәк икәнен Күктәге Атагыз белә» (Маттай 6:31, 32). Нинди рухландыргыч сүзләр! Әгәр без тулысынча Йәһвәгә өметләнеп яшәсәк, ул безгә һәрвакыт таяныч биреп торачак. Әмма Гайсәнең сүзләре шулай ук уйланырга мәҗбүр итә. Алар безнең искә шуны төшерә: әгәр безнең «төп кайгыбыз» мал-мөлкәт җыю икән, димәк, «мәҗүсиләр» кебек фикер йөртәбез, ә алар чын мәсихчеләр түгел.

10. Яшь кеше нәрсәне ныграк ярата икәнен Гайсә ничек күрсәткән?

10 Бер тапкыр Гайсә янына бай яшь кеше килгән һәм мәңгелек тормыш алыр өчен миңа нәрсә эшләргә кирәк дип сораган. Гайсә аның исенә Муса Канунының әмерләрен төшергән. Ул вакытта алар гамәлдә булган. Бу егет бер дә шикләнмичә: «Мин боларны үтәп килдем. Миңа тагын нәрсә җитми?» — дип сораган. Гайсәнең җавап итеп кайтарган сүзләре күпләр өчен, бәлкем, үти алмаслык кебек күренгәндер. «Камил булырга теләсәң, бар да, булган милкеңне сатып, фәкыйрьләргә өләш. Шулай эшләсәң, күктәге хәзинәгә ия булырсың. Аннары яныма кил дә Миңа ияр»,— дигән Гайсә (Маттай 19:16—21). Яшь кеше борчуга төшкән һәм китеп барган, чөнки үз байлыгыннан баш тарту турындагы уй белән килешә алмаган. Йәһвәне яратса да, ул үз мал-мөлкәтен ныграк яраткан.

11, 12. а) Байлык турында Гайсә уйланырга мәҗбүр итүче нинди сүзләр әйткән? б) Ничек мал-мөлкәт Йәһвәгә хезмәт итүгә комачауларга мөмкин?

11 Бу вакыйга Гайсәне: «Бай кешегә Күкләр Патшалыгына керүе кыен шул... Бай кешегә Аллаһы Патшалыгына керүгә караганда, дөягә энә күзе аша үтү җиңелрәк»,— дип әйтергә этәргән (Маттай 19:23, 24). Аны тыңлаган кешеләр өчен бу көтелмәгән сүзләр булган. Бу бай кешеләрнең берсе дә Патшалыкны мирас итеп алмаячак дигәнне аңлатканмы? Юк, чөнки Гайсә шунда ук: «Аллаһыга барысы да мөмкин»,— дигән (Маттай 19:25, 26). Чыннан да, Йәһвә ярдәме белән кайбер бай кешеләр майланган мәсихчеләр булып киткән (1 Тимутегә 6:17). Шулай да Гайсә бу сүзләрне юкка гына әйтмәгән. Бу кисәтү булган.

12 Кеше, теге бай егет кебек, үз мал-мөлкәтенә «ябышса», бу аның Йәһвәгә тырышып хезмәт итүенә комачауларга мөмкин. Бу сүзләр байларга да һәм шулай ук «баерга теләүчеләргә» дә кагыла (1 Тимутегә 6:9, 10). Кеше, мал-мөлкәткә чиктән тыш өметләнеп, «рухи яктан фәкыйрь» булуын инде ачык танымаячак (Маттай 5:3). Нәтиҗәдә, ул Йәһвәнең ярдәменә мохтаҗ булуын анык күрмәячәк (Канун 6:10—12). Ул җыелышта үзенә ниндидер аерым игътибар булыр дип көтә торгандыр (Ягъкуб 2:1—4). Ул Йәһвәгә хезмәт итү урынына үз байлыгыннан ләззәтләнеп бик күп вакыт үткәрергә мөмкин.

Дөрес караш үстерү

13. Лаудикеялеләрнең нинди хаталы карашлары булган?

13 Беренче гасырдагы Лаудикея шәһәренең җыелышында кайбер кешеләр мал-мөлкәткә хаталы карашта торган. Гайсә аларга болай дигән: «Син: „Мин бай һәм баедым, һичбер нәрсәгә мохтаҗлыгым юк“,— дисең. Әмма син үзеңнең барысыннан да бәхетсез, мескен, фәкыйрь, сукыр һәм ялангач булуыңны аңламыйсың». Лаудикея җыелышындагы кешеләрнең рухи яктан мескен булуларының сәбәбе байлык үзе түгел, ә Йәһвәгә өметләнмичә, бу байлыкка өметләнеп яшәүләре булган. Шулай итеп алар рухи яктан «җылымса» булып киткәннәр, шуңа күрә Гайсә аларны авызыннан төкереп чыгарырга әзер булган (Ачылыш 3:14—17).

14. Ни өчен Паул еврей мәсихчеләрен мактаган?

14 Тагын бер мисал карап чыгыйк. Еврейләргә язган хатында рәсүл Паул имандашларын үткәндәге эзәрлекләүләр вакытында яхшы рух күрсәткәннәре өчен мактаган. Ул аларга болай дигән: «Сез тоткынлыктагы кешеләргә теләктәшлек иттегез, милкегездән мәхрүм иткәндә сез сөендегез дә, чөнки үзегезнең әйбәтрәк, мәңгелек байлыгыгыз барын белә идегез» (Еврейләргә 10:34). Бу мәсихчеләр, үз мал-мөлкәтләрен югалтсалар да, боекмаганнар. Алар шатлыкларын саклаган, чөнки беркем дә аларның иң зур байлыкларын — «әйбәтрәк, мәңгелек байлыкларын» урламаган. Алар Гайсәнең гыйбрәтле хикәясендәге сәүдәгәр кебек булган. Ул бер кыйммәтле энҗе өчен барысын корбан иткән, бу мәсихчеләр дә, нинди генә бәя түләргә туры килмәсен, Патшалыкка булган өметләрен кадерләгәннәр (Маттай 13:45, 46). Нинди искиткеч үрнәк!

15. Ничек Либерия илендәге бер мәсихче апа-кардәш барыннан да бигрәк Патшалыкны эзли?

15 Безнең көннәрдә күп мәсихчеләр бу үрнәк буенча эш итә. Либерия илендә бер яшь апа-кардәшкә университетта укырга мөмкинлек ачылган. Бу Либерия илендә бай киләчәккә юл ача дип санала. Ләкин ул пионер, тулы вакытлы вәгазьче булган һәм вакытлыча махсус пионер булып хезмәт итәргә чакыру алган. Ул Патшалык эшләрен беренче урынга куйган һәм пионер булып хезмәт итүен дәвам иткән. Ул билгеләнгән җиргә китеп, өч ай эчендә Изге Язмалар буенча 21 өйрәнү башлаган. Бу яшь апа-кардәш һәм меңләгән башка Йәһвә Шаһите, аларга хәтта акчалы эштә эшләү мөмкинлеген корбан итәргә туры килсә дә, барыннан да бигрәк Патшалыкны эзлиләр. Ничек соң алар акча дип котырган бу дөньяда дөрес караш саклый алалар? Алар үзләрендә яхшы сыйфатлар үстерәләр. Әйдәгез бу сыйфатларның кайберләрен карап чыгыйк.

16, 17. а) Ни өчен тулысынча Йәһвәгә өметләнер өчен тыйнаклык кирәк? б) Ни өчен Аллаһы вәгъдәләренә ышаныч үстерергә кирәк?

16 Тыйнаклык. Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Бөтен йөрәгең белән Раббыга сыен, үз белдегеңә таянма. Йөрер юлларыңда һәрвакыт Аллаһыны юлдаш ит, Ул синең адымнарыңны тугры якка юнәлдерер. Үзеңне акыл иясе дип санама» (Гыйбрәтле сүзләр 3:5—7). Кайвакыт берәр нәрсә бу дөнья карашыннан акыллы булып күренергә мөмкин (Иремия 17:9). Әмма тугры мәсихче Йәһвә җитәкчелеге буенча эшли (Мәдхия 47:15). «Йөрер юлларында» — җыелыш эшләрендә, белем алуга яки эшкә урнашуга кагылышлы сорауларда, күңел ачу төрләрен сайлаганда яки башка берәр нәрсәдә — тугры мәсихче Йәһвә җитәкчелеген эзли һәм шуның белән тыйнаклык күрсәтә (Мәдхия 72:24).

17 Йәһвә вәгъдәләренә ышану. Паул болай дигән: «[Аллаһыга] килүче һәркем Аллаһының барлыгына вә Аны ихластан эзләгән кешеләргә әҗерен бирми калмаячагына инанырга тиеш» (Еврейләргә 11:6). Әгәр без Йәһвәнең үз вәгъдәләрен үтәячәгенә шикләнсәк, безгә бу дөнья белән тулысынча файдалану бик акыллы булып күренергә мөмкин (1 Көринтлеләргә 7:31). Ә иманыбыз нык булса, без барыннан да бигрәк Патшалыкны эзләргә тәвәккәл булачакбыз. Ничек андый нык иман үстерергә? Моның өчен Йәһвәгә чын күңелдән өзлексез дога кылып, аңа якынлашырга һәм тырышып аның Сүзен өйрәнергә кирәк (Мәдхия 1:1—3; Филиппуйлыларга 4:6, 7; Ягъкуб 4:8). Без дә, Давыт патша кебек, болай дип дога кылабыз: «Ә мин, Ходай, Сиңа өметләнәм; Син — минем Аллам дим. Әй Раббы, яхшылыгың Синең ничек күп» (Мәдхия 30:15, 20).

18, 19. а) Ничек тырышлык Йәһвәгә өметләнүебезне ныгыта? б) Ни өчен мәсихче фидакарьлек рухы күрсәтергә әзер булырга тиеш?

18 Йәһвәгә хезмәт итүдә ашкыну. Паул Йәһвәнең вәгъдәләренә ышану тырышлык белән бәйле икәнен күрсәткән. «Без сезнең һәрберегезнең ахырга кадәр, өметегезнең тулысынча тормышка ашуына кадәр, тырышлык куюын телибез»,— дип язган Паул (Еврейләргә 6:11). Әгәр без Йәһвәгә бар көчебезне куеп хезмәт итсәк, ул безгә ярдәм итәчәк. Андый ярдәмне кичергән саен, аңа ышанычыбыз үсә, һәм без «нык торабыз» һәм «какшамас булып» китәбез (1 Көринтлеләргә 15:58). Иманыбыз һәм өметебез яңара һәм ныгый (Эфеслеләргә 3:16—19).

19 Фидакарьлек рухы күрсәтергә әзерлек. Паул, Гайсә шәкерте булыр өчен, өметле карьерасын калдырган. Һәм ул, тормышы кайвакыт материаль яктан авыр булса да, һичшиксез, дөрес сайлау ясаган (1 Көринтлеләргә 4:11—13). Йәһвә безгә үтә бай тормыш вәгъдә итмәгән, һәм аның хезмәтчеләре кайвакыт авырлыклар кичерә. Үз тормышыбызны гадиләштерергә һәм фидакарьлек рухын күрсәтергә әзерлегебез Йәһвәгә хезмәт итәргә тәвәккәллегебезнең ныклыгын күрсәтә (1 Тимутегә 6:6—8).

20. Ни өчен барыннан да бигрәк Патшалыкны эзләүчегә сабырлык кирәк?

20 Сабырлык. Мәсихнең шәкерте Ягъкуб үз имандашларына: «Раббының килүенә кадәр сабыр булыгыз»,— дигән киңәш биргән (Ягъкуб 5:7). Бу өзлексез үзгәреп торган дөньяда сабыр булу җиңел түгел. Без бар нәрсәнең тизрәк үтәлүен телибез. Паул «иманлы вә түземле булулары белән үзләренә вәгъдә ителгәнне алучы кешеләр үрнәгенә» иярергә чакыра (Еврейләргә 6:12). Йәһвәне көтәргә әзер бул. Җирдәге Оҗмахта мәңгелек тормыш — чыннан да көтәргә лаек бүләк!

21. а) Барыннан да бигрәк Патшалыкны эзләп, без нәрсә күрсәтәбез? б) Чираттагы мәкаләдә нәрсә каралачак?

21 Шулай итеп, Гайсәнең барыннан да бигрәк Патшалыкны эзләгез дигән киңәше акыллы. Бу киңәшне тотып, без чыннан да тулысынча Йәһвәгә өметләнеп яшәгәнебезне һәм мәсихчеләр өчен бердәнбер дөрес тормыш юлын сайлаганыбызны күрсәтәбез. Әмма Гайсә шулай ук барыннан да бигрәк «тәкъвалыкны эзләгез» дигән. Чираттагы мәкаләдә без бу киңәш никадәр мөһим икәнен карап чыгарбыз.

Аңлата аласыңмы?

• Гайсә мал-мөлкәткә карата нинди акыллы карашта булырга киңәш биргән?

• Дөя һәм энә күзе турындагы ачык мисалдан без нәрсәгә өйрәнәбез?

• Барыннан да бигрәк Аллаһы Патшалыгын эзләргә безгә нинди мәсихче сыйфатлар ярдәм итә?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[25 биттәге иллюстрация]

Гайсәне тыңлаган кешеләрнең күбесе ярлы булган

[26 биттәге иллюстрация]

Бай яшь кеше Аллаһыга караганда күбрәк байлыгын яраткан

[26 биттәге иллюстрация]

Гайсә сөйләгән гыйбрәтле хикәядәге сәүдәгәр, бер кыйммәтле энҗегә ия булыр өчен, бар нәрсәсен корбан иткән

[27 биттәге иллюстрация]

Йәһвәгә бар көчебезне куеп хезмәт итсәк, ул безгә ярдәм итәчәк