Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Тәкъвалык эзләү безне яклаячак

Тәкъвалык эзләү безне яклаячак

Тәкъвалык эзләү безне яклаячак

«[Аллаһы] кушканнарны ничек тормышка ашырырга икәнен эзләгез» (МАТТАЙ 6:33).

1, 2. Яшь мәсихче хатын нинди карарга килгән һәм ни өчен?

АЗИЯ илләренең берсендә яшь мәсихче хатын хөкүмәт учреждениесендә секретарь булып эшләгән. Ул ялкауланмаган, үз эшен тырышып башкарган һәм һәрвакыт эш башлану вакытыннан иртәрәк килгән. Әмма бу эшкә аны вакытлыча гына алганнар, шуңа күрә аның бу эштә калырмы яки юкмы икәне әле билгеле булмаган. Ул эшләгән бүлекнең начальнигы бу яшь хатынга: «Син минем сөяркәм булырга ризалашсаң, мин сине эштә калдырыр идем һәм хәтта югарырак урынга да күтәрер идем»,— дигән. Хатын, моңа ризалашмаса, үз эшен югалтыр иде, әмма ул бер дә икеләнмичә бу тәкъдимне кире каккан.

2 Бу яшь мәсихче хатын акыллы эш иткәнме? Әлбәттә, чөнки ул Гайсәнең: «[Аллаһы] кушканнарны ничек тормышка ашырырга икәнен [«тәкъвалык», Современный перевод] эзләгез»,— дигән әмерен төгәл үтәгән (Маттай 6:33). Аның өчен тәкъва принципларны тоту, әхлаксызлык кылып яхшы эштә калуга караганда, күпкә мөһимрәк булган (1 Көринтлеләргә 6:18).

Тәкъва булуның мөһимлеге

3. Нәрсә ул тәкъвалык?

3 «Тәкъвалык» дигән сүз намуслы, әхлакый яктан саф булуны аңлата. Изге Язмаларда бу сүзгә туры килгән грек һәм еврей сүзләре хаклык, турылык һәм дөреслек мәгънәсен йөртәләр. Кеше үзенә үз таләпләре буенча бәя бирергә, үз алдында тәкъва булырга мөмкин, әмма бу андый тәкъвалык түгел (Лүк 16:15). Йәһвә кешене тәкъва, ягъни хак дип санаганда — шул Аллаһы каршында тәкъвалык (Римлыларга 1:17; 3:21).

4. Ни өчен тәкъва булу мәсихчеләр өчен мөһим?

4 Ни өчен тәкъва булу мөһим? Чөнки Йәһвә — гадел Аллаһы, һәм ул тәкъва тормыш алып барган хезмәтчеләренә илтифатлы (Ишагыйя 45:21; Гыйбрәтле сүзләр 2:20—22; Аввакум 1:13). Кеше тәкъва тормыш алып бармаса, аның Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләре була алмый (Гыйбрәтле сүзләр 15:8). Менә ни өчен рәсүл Паул Тимутегә мондый үгет-нәсихәт биргән: «Яшьлекнең әдәпсез теләкләреннән кач... тәкъвалыкка... омтыл» (2 Тимутегә 2:22). Менә ни өчен ул рухи хәрби киемнәр турында әйткәндә, бу киемнәр санына «тәкъвалык көбәсен» керткән (Эфеслеләргә 6:14).

5. Ничек камил булмаган кешеләр тәкъвалык эзли ала?

5 Әлбәттә, тулы мәгънәдә тәкъва булган кеше юк. Бар кеше дә Адәмнән камилсезлек мирас итеп алган, барысы да тумыштан гөнаһлы һәм тәкъва түгел. Шулай да Гайсә тәкъвалык эзләргә кушкан. Ничек бу мөмкин? Гайсә безне йолып алыр өчен үзенең камил тормышын корбан итеп биргән, без моңа иман итсәк, Йәһвә безнең гөнаһларыбызны кичерергә әзер (Маттай 20:28; Яхъя 3:16; Римлыларга 5:8, 9, 12, 18). Моңа нигезләнеп, Йәһвә безнең аңа гыйбадәт кылуыбызны да кабул итә. Әлбәттә, моның өчен без аның тәкъва нормалары белән танышырга, алар буенча эш итәр өчен көчебездән килгәнне эшләргә һәм, үз кимчелекләребез белән көрәшер өчен, дога кылырга тиеш (Мәдхия 1:6; Римлыларга 7:19—25; Ачылыш 7:9, 14). Моның барысы безгә көч бирә!

Гаделсез дөньяда тәкъвалык

6. Ни өчен мәсихчеләргә һәрьяктан куркыныч янаган?

6 Гайсә үз шәкертләренә «дөньяның читенә кадәр» үзенә шаһитләр булырга кушкан, һәм моны үтәү җиңел булмаган (Рәсүлләр 1:8). Ул билгеләгән барлык территория «явыз иблиснең хакимлеге астында» яткан (1 Яхъя 5:19). Бөтен дөньяга Шайтанның бозык рухы сеңгән булган, һәм мәсихчеләргә дә бу рух тәэсир иткән (Эфеслеләргә 2:2). Аларга һәрьяктан куркыныч янаган. Аллаһы каршында сафлыкларын саклар өчен, аларга тәкъвалык эзләргә кирәк булган. Беренче мәсихчеләрнең күбесе нык калган, әмма шулай да кайберәүләр «тәкъвалык юлын» калдырган (Гыйбрәтле сүзләр 12:28; 2 Тимутегә 4:10).

7. Ни өчен мәсихчеләр бозык тәэсиргә каршы торырга тиеш?

7 Ә бүгенге дөнья мәсихчеләр өчен куркынычмы? Һичшиксез! Безнең көннәрдә ул, беренче гасыр белән чагыштырганда, тагы да бозыграк. Өстәвенә Шайтан җиргә бәреп төшерелгән һәм майланган мәсихчеләргә — «хатынның Аллаһы әмерләрен үтәүче, Гайсә хакында шаһитлек бирүче калган балаларына» — каршы ярсулы сугыш алып бара (Ачылыш 12:12, 17). Шайтан шулай ук бу «балаларга» ярдәм иткән кешеләргә дә һөҗүм итә. Һәм мәсихчеләргә яшеренер урын юк: алар бу дөньядан булмаса да, аларга бу дөньяда яшәргә туры килә (Яхъя 17:15, 16). Алар шулай ук, дөрес карашлы кешеләрне табып аларга Мәсих шәкертләре булырга ярдәм итәр өчен, бу дөньяда вәгазьләргә дә тиеш (Маттай 24:14; 28:19, 20). Мәсихчеләр бу дөньяның бозык тәэсиреннән тулысынча кача алмый, шуңа күрә алар бу тәэсиргә каршы торырга тиеш. Мәсихчеләр өчен куркынычлы булган дүрт якны карап чыгыйк.

Әхлаксызлык тозагы

8. Ни өчен исраиллеләр Моав халкының илаһларына хезмәт итә башлаган?

8 Кырык ел чүл буйлап сәяхәт итүнең азагында күп исраиллеләр тәкъвалык юлыннан читкә киткән. Йәһвәнең аларны яклап торганын алар үз күзләре белән күргән. Алар Вәгъдә ителгән җир алдында торганнар. Һәм шул вакытта алар Моав халкының илаһларына хезмәт итә башлаганнар. Ни өчен? Алар «тән нәфесләренә» бирелгән (1 Яхъя 2:16). Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Халык Моав кызлары белән зина кыла башлады» (Саннар 25:1).

9, 10. Ни өчен безгә дөрес булмаган тән теләкләренең боза торган көче турында онытмаска кирәк?

9 Исраиллеләр белән булган бу хәлдән ничек дөрес булмаган тән теләкләре кешене, әгәр ул сак булмаса, боза ала икәнен күрәбез. Исраиллеләр белән булганны онытырга ярамый, чөнки бу дөньяда әхлаксыз тормыш кешеләрнең яшәү рәвеше булып киткән дип әйтеп була (1 Көринтлеләргә 10:6, 8). АКШ илендәге хәл турында бер мәкаләдә болай дип әйтелә: «Якынча 1970 елларга кадәр кешеләрнең язылышмыйча ир белән хатын булып яшәүләре Американың бар штатларында законга каршы булган. Хәзер исә мондый хәл киң таралган. Өйләнешәчәк яшьләрнең яртысы туйга кадәр бергә яши». Язылышмыйча яшәү һәм моңа охшаш әхлаксыз гадәтләр Америка белән генә чикләнми. Мондый хәлне күп илләрдә очратып була. Кызганыч, әмма кайбер мәсихчеләр әхлаксызлыкның йогынтысына бирелгәннәр һәм хәтта мәсихчеләр җыелышында яхшы исемнәрен югалтканнар (1 Көринтлеләргә 5:11).

10 Моннан тыш, әхлаксызлык бөтен җирдә таратыла. Фильмнар һәм телепрограммалар кешеләрнең әле язылышканчы җенси мөнәсәбәтләргә керүләрен гадәти хәл итеп күрсәтә. Гомосексуализмга да караш шундый ук. Күңел ачу программаларында җенси якынлык тагы да җентекләбрәк күрсәтелә. Интернет порносайтлар белән тулган. Бер газет күзәтүчесе үзенең улы турында сөйли. Улы мәктәптән кайткач, дулкынланып, үзенең дустының Интернетта шәрә хатын-кызларның җенси мөнәсәбәтләргә керүләрен күрсәтүче фотографияләр тапканын сөйләгән. Әлбәттә, әти кеше шаккаткан. Әмма күпме бала мондый сайтларны карап та әти-әниләренә бернәрсә сөйләми! Балаларының нинди уеннар уйнаганын күпме әти-әни белә? Күп кенә популяр уеннарда җирәнгеч әхлаксызлык, җеннәр йогынтысы һәм мәрхәмәтсез күренешләр бар.

11. Гаиләне бу дөньяның әхлаксызлыгыннан ничек яклап була?

11 Ничек гаилә мондый бозык күңел ачуларга каршы тора ала? Барыннан да бигрәк тәкъвалык эзләп һәм әхлаксызлыктан качып (2 Көринтлеләргә 6:14; Эфеслеләргә 5:3). Балаларының ничек ял итә икәнен тиешенчә күзәткән, Йәһвәгә һәм аның тәкъва кануннарына карата ярату үстергән ата-аналар үз балаларына ярдәм итәләр: аларга порнографиягә, порнографик видеоуеннарга, әхлаксыз фильмнарга һәм башка моңа охшаш вәсвәсәләргә каршы торырга булышалар (Канун 6:4—9) *.

Тирә-як кешеләрнең куркыныч йогынтысы

12. Беренче гасырда нинди проблема булган?

12 Паул Кече Азиянең Лустра шәһәрендә булганда могҗиза эшләп бер кешене савыктырган. Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Халык исә, Паулның нәрсә эшләгәнен күреп, лукәүния телендә: „Безнең яныбызга кеше кыяфәтендә илаһлар иңде“,— дип кычкыра башладылар. Барнабны грекларның илаһы Зевс дип, ә Паулны Гермес дип атадылар, чөнки ул күбрәк сөйли иде» (Рәсүлләр 14:11, 12). Ә соңрак шул ук кешеләр Паул белән Барнабны үтерергә теләгәннәр (Рәсүлләр 14:19). Бу кешеләр тирә-яктагы кешеләр йогынтысына бирелүчән булган. Күрәсең, шул җирләрдә мәсихче булып киткән кешеләр кайбер гореф-гадәтләрен тотуын дәвам иткән. Хат язганда, рәсүл Паул Көлессәй мәсихчеләрен «фәрештәләргә табынудан» кисәткән (Көлессәйлеләргә 2:18).

13. Мәсихчеләр нинди йолалардан качарга тиеш, һәм моны эшләр өчен көч кайдан алырга?

13 Бүгенге мәсихчеләргә дә Изге Язмалардагы принципларга каршы килгән ялган дини карашларга һәм юк-барга нигезләнгән популяр гореф-гадәтләрдән качарга кирәк. Мәсәлән, кайбер илләрдә кеше туганда яки үлгәндә төрле йолалар үткәрәләр. Алар кешенең җаны бар һәм ул кеше үлгәннән соң яши дигән ялган карашларга нигезләнгән (Вәгазьче 9:5, 10). Кайбер җирләрдә кызларның җенси әгъзаларын имгәтәләр *. Бу мәгънәсез һәм шәфкатьсез эш мәсихче ата-аналарның үз балалары турында ярату белән кайгыртучанлык күрсәтү бурычына каршы килә (Канун 6:6, 7; Эфеслеләргә 6:4). Мәсихчеләргә тирә-як кешеләрнең йогынтысына каршы торырга һәм мондый гореф-гадәтләргә иярмәскә нәрсә ярдәм итәчәк? Тулысынча Йәһвәгә өмет итү (Мәдхия 30:7). Чын күңелдән: «Сыендыручым һәм яклаучым, әй Аллам, Сиңа ышанып торам»,— дип әйткән кешеләр турында гадел Аллаһы кайгыртучанлык күрсәтәчәк һәм аларны ныгытачак (Мәдхия 90:2; Гыйбрәтле сүзләр 29:25).

Йәһвәне онытма

14. Исраиллеләр Вәгъдә ителгән җиргә керер алдыннан Йәһвә аларны нәрсә дип кисәткән?

14 Исраиллеләрнең Вәгъдә ителгән җиргә керүе алдыннан Йәһвә аларны мине онытмагыз дип кисәткән. Ул болай дип әйткән: «Ходайны, үз Аллаһыңны, сиңа бүген бирелгән аның әмерләрен, һәм аның кануннарын, һәм аның күрсәтмәләрен үтәмичә, онытмас өчен сак бул. Ашаганда һәм тук булганда, һәм яхшы йортлар төзегәч һәм аларда яшәгәндә, һәм синдә күп эре һәм вак терлек, һәм күп көмеш һәм күп алтын булганда, һәм барысы синдә күп булганда, кара аны, йөрәгең тәкәбберләнеп китмәсен һәм син Ходайны, Аллаһыңны онытма» (Канун 8:11—14).

15. Без Йәһвәне онытмыйбызмы икәнен ничек белергә?

15 Бүген моңа охшаш хәлнең булуы мөмкинме? Әйе, әгәр тормышыбызда беренче урында нәрсә торырга тиеш икәнен дөрес билгеләмәсәк. Әмма барыннан да бигрәк ничек Аллаһы кушканнарны тормышка ашырырга икәнен эзләсәк, Йәһвәгә саф гыйбадәт кылу тормышыбызның иң мөһим урынында торачак. Без, рәсүл Паул киңәше буенча, «һәрбер уңайлы очрактан файдаланачакбыз» һәм хезмәтебезне ашыгычлык хисе белән башкарачакбыз (Көлессәйлеләргә 4:5; 2 Тимутегә 4:2). Әмма ял итү һәм вакытны күңелле итеп үткәрү очрашуларга йөрүгә һәм вәгазь эшенә караганда мөһимрәк булып китәргә мөмкин. Ул чакта Йәһвәне оныту куркынычы бар, ягъни ул тормышыбызда икенче урынга күчәргә мөмкин. Паул сүзләре буенча, соңгы көннәрдә «Аллаһыны яратуга караганда, ләззәтне күбрәк яратырлар» (2 Тимутегә 3:4). Тугры мәсихчеләр, мондый фикер йөртүгә бирешмәгәнбез микән дип, һәрвакыт үз-үзләрен тикшерәләр (2 Көринтлеләргә 13:5).

Бәйсезлек рухыннан саклан

16. Хаува, шулай ук Паул көннәрендәге кайбер мәсихчеләр нинди бозык рух күрсәткән?

16 Едем бакчасында Шайтан Хауваның бәйсез булырга эгоистик теләген уңышлы кулланган. Хаува нәрсә яхшылык, ә нәрсә яманлык икәнен үзе билгеләргә теләгән (Яратылыш 3:1—6). Беренче гасырда Көринт шәһәренең мәсихчеләре моңа охшаш бәйсезлек рухы күрсәткәннәр. Алар үзләрен Паулдан акыллырак дип санаган, һәм ул алардан көлеп, аларны «гадәттән тыш бөек рәсүлләр» дип атаган (2 Көринтлеләргә 11:3—5; 1 Тимутегә 6:3—5).

17. Бездә үсә алган бәйсезлек рухыннан ничек сакланырга?

17 Бүгенге дөньяда күп кешеләр «оятсыз, тәкәббер булып» киткән, һәм мондый рух кайбер мәсихчеләргә тәэсир иткән. Кайберәүләр хәтта хакыйкатьнең дошманнары булып киткән (2 Тимутегә 3:4; Филиппуйлыларга 3:18). Саф гыйбадәт кылу турында сүз барганда, безгә Йәһвәгә җитәкчелек сорап мөрәҗәгать итәргә, «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» белән өлкәннәргә хезмәттәш булырга кирәк. Шулай эшләп, без тәкъвалык эзлибез һәм бу бездә үсә алган бәйсезлек рухыннан саклый (Маттай 24:45—47; Мәдхия 24:9, 10; Ишагыйя 30:21). Майланган мәсихчеләрнең җыелышы — бу «хакыйкатьнең терәге һәм нигезе». Йәһвә аны безне яклар өчен һәм безгә җитәкчелек бирер өчен барлыкка китергән (1 Тимутегә 3:15). Аның мөһим ролен танып, без «масаеп һичнәрсә эшләмәгез» дигән киңәшне тота алачакбыз һәм Йәһвәнең тәкъва ихтыярына басынкылык белән буйсынырбыз (Филиппуйлыларга 2:2—4; Гыйбрәтле сүзләр 3:4—6).

Гайсә үрнәгенә ияр

18. Гайсә безгә кайсы яктан үрнәк калдырган?

18 Изге Язмаларда Гайсә турында мондый пәйгамбәрлек язылган булган: «Син хаклыкны сөйдең, канунсызлыкны күралмадың» (Еврейләргә 1:9; Мәдхия 44:8). Менә безнең өчен үрнәк! (1 Көринтлеләргә 11:1). Гайсә Йәһвәнең тәкъва нормаларын белгән дә һәм аларны яраткан да. Шуңа күрә, Шайтан чүлдә аңа вәсвәсә салганда, ул нык калган һәм икеләнмичә «тәкъвалык юлыннан» читкә китүдән баш тарткан (Гыйбрәтле сүзләр 8:20; Маттай 4:3—11).

19, 20. Тәкъвалык эзләвебез нинди яхшы нәтиҗәләргә китерә?

19 Әлбәттә, тәннең бозык теләкләре нык булырга мөмкин (Римлыларга 7:19, 20). Әмма без тәкъвалыкны кадерләсәк, ул безгә явызлыкка каршы көрәшергә көч бирәчәк (Мәдхия 118:165). Тәкъвалыкка карата тирән ярату бозыклык белән очрашканда безне яклаячак (Гыйбрәтле сүзләр 4:4—6). Шунсын онытма: безнең вәсвәсәләргә бирешүебезнең һәрбер очрагы — бу Шайтан өчен җиңү. Шуңа күрә аңа каршы тору һәм Йәһвә өчен җиңүләр яулау күпкә яхшырак! (Гыйбрәтле сүзләр 27:11; Ягъкуб 4:7, 8).

20 Чын мәсихчеләр тәкъвалык эзлиләр, шуңа күрә алар «Гайсә Мәсих аша тәкъвалык җимешләре белән тулы», һәм бу «Аллаһыга дан һәм мактау» китерә (Филиппуйлыларга 1:10, 11). Алар «Аллаһыга охшаш итеп яратылган яңа кеше булып киенәләр», һәм бу аларның «тәкъва һәм изге тормышыннан» күренә (Эфеслеләргә 4:24). Алар Йәһвәнеке, һәм үзләрен канәгатьләндерер өчен түгел, ә аңа хезмәт итәр өчен яшиләр (Римлыларга 14:8; 1 Петер 4:2). Бу аларның фикер йөртүенә һәм тәртипләренә тәэсир итә. Шулай эшләп, алар үзләренең күктәге Аталарының йөрәген шатландыралар (Гыйбрәтле сүзләр 23:24).

[Искәрмәләр]

^ 11 абз. Ата-аналарга гаиләләрен әхлаксыз тәэсирдән яклар өчен файдалы киңәшләр «Гаилә бәхетенең сере» дигән китапта бирелә. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

^ 13 абз. Кызларның җенси әгъзаларын имгәтүне шулай ук хатын-кызларны сөннәтләү дип атыйлар.

Син аңлата аласыңмы?

• Ни өчен тәкъвалык эзләү мөһим?

• Ничек камил булмаган кешеләр тәкъвалык эзли ала?

• Мәсихчеләр бу дөньяда нәрсәдән качарга тиеш?

• Тәкъвалык эзләү безне ничек яклаячак?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[29 биттәге иллюстрация]

Балалар, Йәһвәне яратырга өйрәнсә, әхлаксызлыкка каршы нык тора алачаклар

[30 биттәге иллюстрация]

Исраиллеләр Вәгъдә ителгән җирдә мул тормышта яши башлагач, аларның кайберләре Йәһвәне оныткан

[31 биттәге иллюстрация]

Мәсихчеләр, Гайсә кебек, бозыклыкны нәфрәт итә

[32 биттәге иллюстрация]

Бу дөньяда Гайсәнең шәкертләренә һәрьяктан куркыныч янаган