Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Хәзер тәвәккәл эш итү вакыты

Хәзер тәвәккәл эш итү вакыты

Хәзер тәвәккәл эш итү вакыты

«Күпме инде сез ике аякка да аксарсыз?» (3 ПАТШАЛЫК 18:21).

1. Безнең көннәр нәрсә белән аерылып тора?

СИН Йәһвә генә бердәнбер хак Аллаһы икәненә ышанасыңмы? Изге Язмалар пәйгамбәрлекләрендә безнең көннәр Шайтан дөньясының «соңгы көннәре» итеп күрсәтелгәненә ышанасыңмы? (2 Тимутегә 3:1). Алай булса, син ризалашырсың: хәзер тәвәккәл эш итү вакыты. Тарихта шундый күп кешеләрнең гомере куркыныч астында торган вакытның булганы юк иде әле.

2. Ахав патша көннәрендәге Ун буынлы Исраил патшалыгы турында нәрсә әйтеп була?

2 Б. э. к. Х гасырда Исраил халкына бик җитди карар кабул итәргә кирәк булган: кемгә хезмәт итәргә? Ун буынлы Исраил патшалыгында Ахав патша, үзенең мәҗүси хатыны Изебел сүзен тыңлап, Багалга табынуны киң тараткан. Багалны яңгыр һәм бай уңыш бирүче уңдырыш илаһысы дип санаганнар. Багалга табынучылар аның куелган потына куллары белән һава үбеше җибәргәннәр яки аның алдына йөзтүбән егылганнар. Алар, Багал җир эшләрен һәм мал көтүләрен фатихаласын өчен, бу илаһның храмнарындагы фахишәләр белән җенси әхлаксызлыкта катнашканнар. Аларның шулай ук, тәннәре буйлап кан аксын өчен, үзләрен җәрәхәтләү гадәте булган (3 Патшалык 18:28).

3. Багалга табыну Аллаһы халкына ничек тәэсир иткән?

3 Исраилдәге җиде мең кеше мондый әхлаксыз һәм мәрхәмәтсез табынудан баш тарткан (3 Патшалык 19:18). Алар Йәһвә Аллаһы белән ата-бабалары арасында төзелгән килешүгә тугры калганнар һәм моның өчен эзәрлекләүләргә дучар булганнар. Хатын-патша Изебел Йәһвәнең күп пәйгамбәрләрен үтергән (3 Патшалык 18:4, 13). Мондый авыр хәлгә эләгеп, исраиллеләрнең күпчелеге Йәһвәгә дә һәм Багалга да яраклы булырга тырышкан. Әмма Йәһвәдән читкә борылып ялган илаһка табына башлау — бу мөртәтлек булган. Йәһвә исраиллеләр мине яратып, әмерләремне үтәсәләр, аларга фатихалар бирәчәкмен дип вәгъдә иткән. Ләкин Йәһвә үзенең «көнләшүчән Аллаһы» булуы турында һәм исраиллеләр аңа тугры булмаса, аларны юк ителү көтә икәне турында кисәткән (Канун 5:6—10; 28:15, 63).

4. Гайсә һәм аның рәсүлләре христианнар турында алдан ук нәрсә әйткән булган, һәм ничек бу сүзләр үтәлгән?

4 Моңа охшаш хәлне христиан динен тотучылар арасында күреп була. Чиркәүгә йөрүчеләр үзләрен христиан дип атыйлар, әмма үткәргән бәйрәмнәре, тәртипләре һәм тәгълиматлары Изге Язмалар буенча түгел. Изебел кебек, христиан дине руханилары Йәһвә Шаһитләрен эзәрлекләүдә җитәкчелек итәләр. Инде күп гасырлар дәвамында алар сугышларны хуплыйлар, һәм шуның белән алар үзләренең миллионлаган имандашларының үлеме өчен җаваплы. Бу дөнья диннәре хөкүмәтләргә булышлык күрсәтә, ә бу Изге Язмаларда рухи яктан зина кылу дип атала (Ачылыш 18:2, 3). Өстәвенә христиан дине кешеләрнең, шул исәптән христиан руханиларының да, зина кылулары белән ризалаша. Гайсә Мәсих һәм аның рәсүлләре бу бөек мөртәтлекнең булуы турында алдан әйткән булганнар (Маттай 13:36—43; Рәсүлләр 20:29, 30; 2 Петер 2:1, 2). Христиан диннәрен тоткан миллиардтан күбрәк кешене ахыр чиктә нәрсә көтә? Йәһвәнең чын хезмәтчеләренең бу кешеләр һәм ялган дин алдаган башка кешеләр алдында нинди бурычлары бар? Исраилдә Багалга табынуны юк итүгә китергән дулкынландыргыч вакыйгаларны карап чыккач, без бу сорауларга төгәл җавап ала алырбыз (4 Патшалык 10:28).

Аллаһының үзенең үзсүзле халкына карата мәхәббәте

5. Йәһвә үзенең үзсүзле халкына яратуын һәм аның турында кайгыртуын ничек күрсәткән?

5 Йәһвә Аллаһыга үзенә тугрылыкларын югалткан кешеләргә җәза бирү рәхәтлек китерми. Яратучан Ата буларак, ул гөнаһ кылган кешеләрнең тәүбә итеп үзенә борылып кайтуларын тели (Йәзәкил 18:32; 2 Петер 3:9). Мәсәлән, Ахав белән Изебел көннәрендә Йәһвә үз халкын пәйгамбәрләр аша Багалга табынуның нәтиҗәләре турында кисәткән. Шул пәйгамбәрләрнең берсе Ильяс булган. Ул куркыныч корылык булачак дигән. Бу сүзләр үтәлгән көннәрдә ул Ахав патшага исраиллеләрне һәм Багал пәйгамбәрләрен Кармил тавы янына җыегыз дип әйткән (3 Патшалык 18:1, 19).

6, 7. а) Исраилдәге мөртәтлекнең сәбәбен Ильяс ничек ачыклаган? б) Багал пәйгамбәрләре нәрсә эшләгән? в) Ильяс нәрсә эшләгән?

6 Бөтен кеше Йәһвәгә корбан китерү урынының җимерекләре янына җыелган. Ул, күрәсең, Изебелнең күңелен табар өчен җимерелгән булган (3 Патшалык 18:30). Кем җиргә яңгыр җибәрергә сәләтле: Багал яки Йәһвәме? Кызганычка каршы, җыелган исраиллеләр моны белмәгән. Багал ягыннан 450 пәйгамбәр килгән, ә Йәһвәнең бердәнбер пәйгамбәре Ильяс булган. Халык кайсы яктан ялгыша икәнен күрсәтеп, Ильяс алардан: «Күпме инде сез ике аякка да аксарсыз?» — дип сораган. Шуннан соң тагын да ачыграк итеп әйткән: «Ходай — Аллаһы икән, аңа иярегез, Багал [— Аллаһы] икән, аңа иярегез». Ильяс, исраиллеләрне Йәһвә ягына басарга дәртләндерер өчен, сынау үткәрергә тәкъдим иткән. Бу сынау кем чын Аллаһы икәнен ачыкларга тиеш булган. Ике үгезне корбан итеп суйганнар: берсен — Йәһвәгә, икенчесен — Багалга. Кем корбанны ут белән йотса, шул — чын Аллаһы. Багал пәйгамбәрләре корбаннарын әзерләгәч, берничә сәгать: «Багал, безне ишет!» — дип кычкырганнар. Ильяс алардан көлә башлагач, алар тагын да катырак тавыш белән кычкыра һәм, тәннәре буйлап кан аксын өчен, үзләрен җәрәхәтли башлаганнар. Әмма җавап алмаганнар (3 Патшалык 18:21, 26—29).

7 Хәзер Ильясның чираты җиткән. Башта ул Йәһвәгә корбан китерү урынын яңадан торгызган, аннан соң аның өстенә үгез кисәкләрен салган. Шуннан соң ул дүрт чиләк су алып килеп корбан өстенә салырга кушкан. Моны өч тапкыр, корбан китерү урынын уратып казылган чокыр су белән тулганчы эшләгәннәр. Аннан соң Ильяс Йәһвәгә дога кылып болай дигән: «Йә Ходай, Ибраһим, Исхак һәм Исраил Аллаһысы! Бүген синең Исраилдә бердәнбер Аллаһы икәнеңне һәм минем барысын синең сүзең буенча башкарган синең хезмәтчең икәнемне белсеннәр. Ишет мине, Ходай, ишет мине! Бу халык синең Ходай — Аллаһы икәнеңне белсен, һәм син аларның йөрәкләрен үзеңә борачаксың» (3 Патшалык 18:30—37).

8. Ничек Аллаһы Ильясның догасына җавап кайтарган, һәм пәйгамбәр нинди эшләр башкарган?

8 Һәм Йәһвә Аллаһы җавап биргән: күктән төшкән ялкын белән корбанны да, корбан китерү урынын да йоткан. Ялкын хәтта чокырдагы суны да юк иткән! Моның барысы исраиллеләргә ничек тәэсир иткәнен күз алдына китерегез. «Моны күреп, бар халык йөзтүбән егылып: „Ходай — Аллаһы, Ходай — Аллаһы!“ — дип әйттеләр». Шуннан соң Ильяс тагын бер тәвәккәл эш башкарган. «Багал пәйгамбәрләренең берсе дә качмасын өчен, аларны тотыгыз»,— дигән ул. Багалның барлык 450 пәйгамбәре Кармил тавы янында үтерелгән булган (3 Патшалык 18:38—40).

9. Хак Аллаһы хезмәтчеләре тагын нинди сынау аша үткән?

9 Шул истәлекле көнне Йәһвә өч ел ярым вакыттан соң беренче тапкыр яңгыр җибәргән! (Ягъкуб 5:17, 18). Исраиллеләрнең өйгә кайтканда нәрсә турында сөйләшкәннәрен күз алдына китерү авыр түгел. Алар Йәһвә үзенең хак Аллаһы булуын исбат иткәне турында сөйләшкән. Әмма Багал хезмәтчеләре бирешмәгән. Изебел Йәһвә хезмәтчеләрен эзәрлекләвен дәвам иткән (3 Патшалык 19:1, 2; 21:11—16). Аллаһы халкының тугрылыгы тагын бер тапкыр сынау аша үткән. Багалга табынган кешеләр хөкем ителгәндә, алар Йәһвәгә тулысынча тугры булып калырмы?

Хәзер тәвәккәл эш итегез

10. а) Безнең көннәрдә майланган мәсихчеләр нәрсә эшли? б) Ачылыш 18:4 тә әйтелгән боерыкка буйсыну нәрсә аңлата?

10 Безнең көннәрдә майланган мәсихчеләр Ильяс башкарган эшкә охшаш эшне башкаралар. Бастырылган басмалар һәм вәгазь аша алар христиан динен һәм башка дин тоткан кешеләрне ялган дин тотуның куркыныч булуы турында кисәтәләр. Нәтиҗәдә, миллионлаган кеше тәвәккәл эш кылган: алар ялган динне ташлап киткәннәр. Алар үз тормышларын Йәһвәгә багышлап, Гайсә Мәсихнең суга чумдырылу үткән хезмәтчеләре булганнар. Алар Аллаһының ялган дингә кагылышлы мондый чакыруын кабул иткәннәр: «Минем халкым, аның гөнаһларында катнашмас өчен һәм аның бәла-казаларына дучар булмас өчен аннан [ялган диннән] чык» (Ачылыш 18:4).

11. Йәһвә хуплавын алыр өчен нәрсә кирәк?

11 Әмма миллионлаган кеше, Йәһвә Шаһитләре тараткан хәбәр аларны кызыксындырса да, әле икеләнеп тора. Алар кайвакыт мәсихчеләр очрашуларына, мәсәлән Гайсә үлемен искә алу Кичәсенә яки өлкә конгрессларның кайбер өлешләренә киләләр. Без аларны Ильяс пәйгамбәрнең: «Күпме инде сез ике аякка да аксарсыз?» — дигән сүзләренә игътибар итәргә чакырабыз (3 Патшалык 18:21). Аларга тоткарланмыйча тәвәккәл эш итәргә кирәк һәм Йәһвәгә багышланып, аның суга чумдырылган хезмәтчесе булыр өчен барысын эшләргә кирәк. Мәңге яшәр өчен аларга нәкъ шушы адымнарны ясарга кирәк! (2 Тессалуникәлеләргә 1:6—9).

12. Суга чумдырылу үткән кайбер мәсихчеләр нинди куркыныч хәлгә эләккән, һәм аларга нәрсә эшләргә кирәк?

12 Кызганычка каршы, суга чумдырылу үткән кайбер мәсихчеләр ашкынуларын югалтканнар, ягъни гыйбадәт кылуга ваемсыз булып киткәннәр (Еврейләргә 10:23—25; 13:15, 16). Кайберләре эзәрлекләүләрдән курыккан, тормыш мәшәкатьләренә чумган, байлык җыя яки күңел ачулар артыннан куа башлаган, шуңа күрә ашкынуларын югалткан. Гайсә нәкъ шушы эшләр аркасында аның шәкертләре абынырга, рухи яктан хәлсезләнергә яки тозакка эләгергә мөмкин дип кисәткән (Маттай 10:28—33; 13:20—22; Лүк 12:22—31; 21:34—36). Бу кешеләргә «ике аякка да аксап» тору урынына «тырышлык күрсәтергә» һәм «тәүбә итәргә» кирәк: Аллаһыга багышланулары буенча яшәр өчен тәвәккәл эш итәргә кирәк (Ачылыш 3:15—19).

Ялган диннең көтелмәгәндә юк ителүе

13. Ииуйны патша итеп майлаган вакытта Исраилдә хәл нинди булган?

13 Кешеләргә ашыгыч эш итәргә кирәк. Ни өчен? Исраилдә Кармил тавындагы вакыйгадан соң 18 ел үткәч булганнарны искә төшерик. Багал хезмәтчеләре өчен Йәһвәнең хөкем итү көне алар көтмәгәндә, Ильяс урынына Элиша пәйгамбәр хезмәт иткәндә килгән. Ул вакытта Исраил өстеннән Ахав улы Яһурам патшалык иткән, ә аның әнисе Изебел әле дә исән булган. Элиша үзенең бер хезмәтчесен гаскәрләр башлыгы Ииуйны Исраил патшасы итеп майларга җибәргән. Ул вакытта Ииуй Үрдүн елгасыннан көнчыгышта, Галаад Рамофында булган һәм Исраил дошманнары белән сугыш алып барган. Ә Яһурам Изреелдә, Мегиддо тавы янындагы үзәнлектә, сугышларда алган җәрәхәтләрен дәвалап яткан (4 Патшалык 8:29—9:4).

14, 15. Ииуйга нинди боерык бирелгән булган, һәм ул үзен ничек тоткан?

14 Йәһвә Ииуйга болай дип әйткән: «Миңа үз хезмәтчеләремнең, пәйгамбәрләрнең каны өчен һәм Изебел кулыннан үлгән Ходайның бар хезмәтчеләренең каны өчен үч алыр өчен, син үз әфәндең Ахав йортын юк итәчәксең, һәм Ахав йорты тулысынча юк ителәчәк... Изебелне исә Изреел җирендә этләр ашап бетерәчәк һәм аны беркем дә җирләмәячәк» (4 Патшалык 9:7—10).

15 Ииуй тәвәккәл кеше булган. Ул сугыш арбасына утырып Изреелгә киткән. Сакта торучы кеше Ииуйны аның атта чабу гадәтеннән таныган һәм Яһурам патшага хәбәр иткән. Патша сугыш арбасына утырып үзенең гаскәрләр башлыгын каршы алырга чыккан. Очрашкач Яһурам: «Тынычлык беләнме Ииуй?» — дип сораган. «Әниең Изебел зина кылып һәм сихерләп ятканда, нинди тынычлык булсын ди?» — дип җавап кайтарган Ииуй. Шуннан соң, Яһурамга качарга ирек бирмичә, җәясен тартып, ук атып җибәргән. Ук Яһурамның йөрәгенә кадалган, һәм ул үлгән (4 Патшалык 9:20—24).

16. а) Изебелнең хезмәтчеләре нинди хәлгә эләккән? б) Йәһвәнең Изебел турында әйткән сүзләре ничек үтәлгән?

16 Тоткарланмыйча, Ииуй шәһәргә таба киткән. Изебел күзләрен буяган һәм тәрәзәдән үрелеп Ииуйга янап сөйли башлаган. Ииуй аңа җавап кайтармыйча: «Минем белән кем? Кем?» — дип сораган. Хәзер инде Изебелнең хезмәтчеләре үзләрен тәвәккәл тотарга тиеш булган. Аларның икесе яки өчесе тәрәзәдән башын чыгарган. Шунда аларның тугры булулары сыналган. «Аны аска ташлагыз!» — дип кычкырган Ииуй. Алар шулай эшләгән дә. Изебелне Ииуйның атлары таптап ташлаган. Исраилдә Багалга табынуны хуплаган Изебел шундый үлемгә лаек булган. Изебелне җирләмәгәннәр. Аның турында алдан ук әйтелгәнчә, аның калдыкларын этләр ашап бетергән (4 Патшалык 9:30—37).

17. Аллаһының Изебелгә чыгарган хөкеменең үтәлеше безне нәрсәгә ышандыра?

17 Шундый ук куркыныч ахыр символик фахишәне — «Бөек Бабылны» көтә. Бу фахишә — Шайтан дөньясының ялган диннәре. Алар борынгы Бабыл шәһәреннән башлангыч алган. Ялган диннәрне юк иткәч, Йәһвә Аллаһы үз игътибарын Шайтан дөньясының калган өлешенә юнәлдерәчәк. Аларның барысы да юк ителәчәк, һәм Йәһвә җирдә гадел яңа дөнья урнаштырачак (Ачылыш 17:3—6; 19:19—21; 21:1—4).

18. Изебелнең үлеменнән соң Исраилдәге Багал хезмәтчеләре белән нәрсә булган?

18 Изебелнең үлеменнән соң Ииуй тоткарланмыйча Ахавның бар нәселен һәм төп ярдәмчеләрен юк иткән (4 Патшалык 10:11). Шулай да илдә Багалга табынган исраиллеләр әле күп калган. Шуңа күрә Ииуй «Ходайга карата ашкыну» күрсәтеп, кабат тәвәккәл эш итә (4 Патшалык 10:16). Ииуй, үзен Багал хезмәтчесе итеп күрсәтеп, Ахав Самареядә бу потка төзегән табыну урынында зур бәйрәм оештыра. Бу бәйрәмгә Исраилдә Багалга табынган бар кеше килә. Храмга кергәч, алар тозакка эләгә, һәм Ииуй боерыгы буенча аларны үтерәләр. Изге Язмаларда бу вакыйгалар мондый сүзләр белән тәмамлана: «Ииуй Багалны Исраил җиреннән юк итте» (4 Патшалык 10:18—28).

19. Йәһвәнең «бихисап күп кеше» санына кергән тугры хезмәтчеләрен нинди гаҗәеп киләчәк көтә?

19 Багалга табыну Исраилдән юк ителгән. Нәкъ шулай ук бу дөньяның ялган диннәре өчен коточкыч, көтелмәгән ахыр киләчәк. Бу бөек хөкем итү көнендә син кем ягында булачаксың? Инде хәзер тәвәккәл эш ит һәм, бәлки, син «зур газап» вакытында исән калган «бихисап күп кеше» арасында булырсың. Һәм шунда, артка борылып карап, син Аллаһыны «җирне үзенең фәхешлеге белән бозыклыкка китергән Бөек фахишә» өстеннән үз хөкемен үтәгәне өчен данлый алырсың. Һәм син дә хак Аллаһының хезмәтчеләре: «Раббыны мактагыз! Чөнки Чиксез кодрәт Иясе Раббы Аллаһыбыз патшалык итә башлады!» — дип, күктә җырлаган җырның дулкынландыргыч сүзләренә кушылырсың (Ачылыш 7:9, 10, 14; 19:1, 2, 6).

Уйланыр өчен сораулар

• Ничек борынгы исраиллеләр үзләрен Багалга табыну белән пычратканнар?

• Изге Язмаларда нинди бөек мөртәтлек турында алдан ук язылган булган, һәм ничек бу пәйгамбәрлек үтәлгән?

• Ничек Ииуй Багалга табынуны юк иткән?

• Аллаһының хөкем көнендә исән калыр өчен, без нәрсә эшләргә тиеш?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[18 биттәге карта]

(Тулы текстны күрер өчен, басманы кара)

Соко

Афек

Хелкаф

Иокнеам

Мегиддо(н)

Фаанах

Дотан

САМАРЕЯ

Ен-дор (Аэндор)

Сонам

Офра

Изреел

Ивлеам (Гаф-Риммон)

Фирца

Вефсамис

Беф-Сан

Галаад Иависы (?)

Авел-Мехола

Бет-Арбел

Галаад Рамофы

Тау

Кармил т.

Фавор т.

Море

Гелвуй т.

[Сулы мәйдан]

Урта җир диңгезе

Гәлиләя диңгезе

[Елга]

Үрдүн елгасы

[Чишмә һәм кой]

Харод коесы

[Чыганак]

Based on maps copyrighted by Pictorial Archive (Near Eastern History) Est. and Survey of Israel

[20 биттәге иллюстрацияләр]

Аллаһыга гыйбадәт кылу — мәсихчеләр очрашуларына йөрүне һәм даими рәвештә Патшалык турындагы вәгазьдә катнашуны үз эченә ала