Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Яңа ел бәйрәмнәре. Кемгә яки нәрсәгә багышланганнар?

Яңа ел бәйрәмнәре. Кемгә яки нәрсәгә багышланганнар?

Яңа ел бәйрәмнәре. Кемгә яки нәрсәгә багышланганнар?

МИЛЛИОНЛАГАН кешеләр өчен бу бәйрәмнәр гаилә һәм дуслар белән бергә җыелу, бер-берсе белән үзара мөнәсәбәтләрне ныгыту вакыты. Күп кешеләр бу көннәрдә Гайсә Мәсихнең тууы һәм аның кешелекне коткарыр өчен башкарган эшләре турында уйлана. Әмма Россиядә Раштуа бәйрәмен үткәрү берникадәр вакытка тыелган да булган. XX гасырга кадәр православие динен тотучылар бу бәйрәмне бернинди чиксез үткәрсә дә, шул гасырның зур өлешендә бу рөхсәт ителмәгән. Ни өчен?

Билгеле булганча, 1917 елның Октябреннән соң Совет хөкүмәте дингә каршы көрәш башлаган. Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре дин белән бәйле булганга, аларны үткәрү тыелган, аларны юк итәргә тырышканнар. Хәтта Раштуа бәйрәменең аерылгысыз өлеше булган чыршы белән Кыш бабай да хур ителгән.

Әмма 1935 елда бу бәйрәмнәргә караш үзгәрә. Совет хөкүмәте Яңа ел бәйрәмен үткәрергә, чыршы куярга рөхсәт итә, Кыш бабай да «реабилитацияләнә», әмма бәйрәм үзе зур үзгәрешләр кичерә. Мәсәлән, Кыш бабай үз бүләкләрен Раштуа бәйрәмендә түгел, ә Яңа ел көнне бирә башлый. Раштуа бәйрәменә куела торган чыршы Яңа елга куела башлый! Бу бәйрәмнәр төптән үзгәрә. Раштуаны Яңа ел бәйрәме алмаштыра.

Яңа ел белән Раштуа бәйрәмнәре дини мәгънәләрен тулысынча югалтып, халык бәйрәменә әйләнәләр. Чыршыны Яңа елга бизәсәләр дә, аның уенчыклары инде дингә бәйле түгел: хәзер алар Советлар Союзында барган үзгәрешләрне күрсәтәләр. «Вокруг света» дигән журналда болай дип әйтелгән: «Яңа ел чыршысына Совет чорының төрле елларында эленгән уенчыклар аша коммунистлар җәмгыяте төзелүенең тарихын күзәтеп була. Куян, боз сөңгесе һәм колобок белән бергә урак, чүкеч һәм трактор кебек уенчыклар чыгарыла башлый. Соңрак аларны шахтерлар, космонавтлар, нефть вышкалары, ракеталар һәм луноходлар алмаштырган».

Ә Раштуа бәйрәме? Ул башка үткәрелмәгән. Совет хөкүмәте аны хәтта гадәти эш көне итеп игълан иткән. Берәрсе аны бәйрәм итәргә теләсә, моны яшерен эшләргә тиеш булган. Бәйрәмне үткәреп, ул үзен куркыныч астына куйган: ул үзен Совет хөкүмәтенең начар мөнәсәбәтенә дучар иткән. Шулай итеп ХХ гасырда атеистик Россиядә Яңа ел бәйрәмнәре дини мәгънәләрен югалткан.

Күптән түгел генә булган үзгәрешләр

1991 елны Советлар Союзы таркалгач, кешеләргә күбрәк ирек бирелә. Хөкүмәтнең дингә каршы көрәше дә тәмамлана. Таркалудан соң барлыкка килгән яңа суверен дәүләтләр, тулаем алганда, дөньяви булып кала, һәм чиркәү дәүләттән аерым тора. Иман итүчеләр хәзер үз диннәрен яшермичә тота алуларын һәм Раштуаны да бәйрәм итә алуларын аңлаган. Әмма тиздән аларның өмете өзелгән. Ни өчен?

Бәйрәмнәр ел саен сату-алуга тирәнрәк «чума» бара. Әйе, Көнбатыш илләрендәге кебек, Яңа ел белән Раштуа төрле әйберләр чыгаручылар, күпләп һәм берәмләп сатучылар өчен акча ясау вакытына әйләнде. Кибет витриналары Раштуа бәйрәменә көнбатыш илләрендәге кебек бизәкләнә, эчләрендә көнбатыштагы Раштуа гимннары яңгырый. Электричкаларда һәм башка урыннарда сатучылар бәйрәмнәргә бәйле төрле әйберләр тәкъдим итеп йөри. Хәзерге бәйрәмнәр шулай үтә.

Бәйрәм алдыннан булган сату-алуда бернинди начарлык күрмәгән кешеләргә шулай да еш кына бәйрәмнәрнең башка бер начар ягы ошамый: чиктән тыш күп аракы эчү һәм моның начар нәтиҗәләре. Авыруларны кабул итү бүлегендә эшләүче бер табиб (Мәскәү) болай дип әйтә: «Яңа елда эш муеннан, безнең өчен бу бәйрәм — пычак, пуля яралары һәм имгәнгән кешеләр. Боларның күбесе өйдә чыккан тавыш-гауга, аракы эчү һәм юлдагы төрле аварияләр аркасында була». Россия фәннәр академиясенең өлкән фәнни хезмәткәре болай дип әйтә: «Яңа ел бәйрәме вакытында аракы эчү аркасында үлгән кешеләрнең саны кискен үсә, бу аеруча 2000 елда шулай булды. Кешеләрнең үзләренә кул салу һәм кеше үтерү саны шулай ук артты».

Кызганычка каршы, бу хәлгә Россиягә генә хас булган бер үзенчәлек үз өлешен кертә. «Известия» газетасында, «Россия халкы Раштуаны ике тапкыр бәйрәм итә» дигән мәкаләдә болай диелгән иде: «Россия халкының якынча уннан берсе Раштуа бәйрәмен ике тапкыр бәйрәм итә. Россия халкының фикерен белү үзәге мәгълүматлары буенча, сорашуда катнашкан кешеләрнең 8 проценты Раштуа бәйрәмен ике тапкыр — католик чиркәве календаре буенча 25 декабрь көнне һәм православие чиркәвенең календаре буенча 7 гыйнвар көнне үткәрәбез дип әйткән. [...] Кайбер кешеләрне Раштуаның дини ягы кызыксындырмый, алар өчен бу бәйрәм итеп алу мөмкинлеге генә» *.

Бу бәйрәмнәр чыннан да Гайсәне данлыймы?

Шуны ачык итеп күрәбез: Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәрендә күп явыз һәм бозык эшләр башкарыла. Шулай да күпләр аларны Аллаһыга һәм Гайсәгә хөрмәт күрсәтү йөзеннән үткәрергә кирәк дип саный. Алар Аллаһы хуплаганны эшләргә тели һәм бу бик яхшы, әмма Аллаһы һәм Гайсә бу бәйрәмнәрне чыннан да хуплыймы? Бу бәйрәмнәр кайдан килеп чыккан? Әйдәгез бу сорауларга җавап алыйк.

Без Советлар Союзы хөкүмәтенең Раштуа бәйрәменә мөнәсәбәте белән таныштык, әмма бер китапта әйтелгән тарихи фактларга да игътибар итик: «Әле христиан дине барлыкка килгәнчегә кадәр «үлүче һәм үледән терелүче» илаһларга табыну булган. [Гайсә пәйгамбәрнең туган көне — Раштуа бәйрәме] шул табынудан алынган. Бу илаһларга табыну аеруча авыл халкы арасында киң таралган булган. Алар 21—25 декабрьдә — кояш торгынлыгы вакытында — Коткаручы илаһның, табигатьне яңа тормышка уятучының „туган көнен“ бәйрәм иткәннәр» («Большая советская энциклопедия»).

Сез, бәлки, бу китаптагы тагын бер фактны мөһим дип табарсыз: «Беренче гасыр христианнарына Раштуа бәйрәме билгеле булмаган... IV гасыр уртасыннан христианнар Митра илаһысына багышланган кышкы кояш торгынлыгы бәйрәмен үзләштереп, аны Раштуа бәйрәменә әйләндергәннәр. Беренче итеп Раштуаны Римдагы христианнар үткәрә башлаган. Х гасырда Раштуа христиан дине белән бергә Россиядә тарала башлаган. Монда бу бәйрәм кыш көне үткәрелә торган һәм үлгән ата-бабалар рухына багышланган борынгы славяннар бәйрәме белән берләштерелгән».

«Ә Изге Язмаларда, Аллаһы Сүзендә, Гайсәнең 25 декабрь яки 7 гыйнвар көнне тууы турында нәрсә әйтелә?» — дип сорарсыз сез. Дөресен генә әйткәндә, Изге Язмаларда Гайсәнең туу көне турында бернинди дә төгәл мәгълүмат юк. Гайсә үзе дә моның турында һәм аеруча аны бәйрәм итү турында бернәрсә дә әйтмәгән. Әмма Изге Язмалардан Гайсәнең туу көне кайсы вакытка туры килә икәнен билгеләп була.

Инҗилдәге Маттай бәян иткән Яхшы хәбәрнең 26 һәм 27 нче бүлекләрен карыйк. Бу бүлекләрдә Гайсәне еврей календаре буенча 14 нисан көненең икенче яртысында җәзалап үтергәннәр дип әйтелә. Бу көнне яһүдләрнең Коткарылу бәйрәме үткәрелгән, һәм ул б. э. 33 елының 1 апреленә туры килгән һәм кояш бату белән башланган. Лүк бәян иткән Яхшы хәбәр буенча, Гайсә суга чумдырылу үтеп үз хезмәтен башлаганда, аңа якынча 30 яшь булган (Лүк 3:21—23). Ул өч ел ярым хезмәт иткән. Шулай итеп, үлгәндә аңа 33 ярым яшь булган. Димәк, ярты елдан соң, б. э. 33 елының 1 октябрь тирәләрендә аңа 34 яшь булыр иде. Лүк Гайсә туган төн турында: «Шул төнне берничә көтүче кырда сарык көтүе саклый иде»,— дип яза (Лүк 2:8). Көтүчеләр сарык көтүләре белән декабрь аенда басуда калмас иде, чөнки ул вакытта Бәйтлехем тирәсендә салкын һәм хәтта кар да ятарга мөмкин. Әмма 1 октябрьгә якын көннәрдә басуда кунып булган һәм, китерелгән дәлилләр буенча, шул көннәрдә Гайсә туган да.

Ә Яңа елны бәйрәм итү турында нәрсә әйтер идегез? Билгеле булганча, ул аракы эчү һәм бозык тәртип белән аерылып тора. Бу бәйрәмнең дини булуын юк итәргә тырышсалар да, аның «тамырлары» да бик күп шикләр тудыра.

Бар әйтелгәнне исәпкә алсак, «бу бәйрәмнәрдә беренче урында Гайсә тора» дигән сүзләр мәгънәсез яңгырый. Сезне дә бу бәйрәмнәр вакытындагы сату-алу, бозык тәртип, өстәвенә бу бәйрәмнәрнең мәҗүсиләр йолаларына бәйле булуы борчыса, төшенкелеккә бирелмәгез. Аллаһыны һәм Гайсәне данлар өчен һәм гаиләне ныгытыр өчен яхшырак мөмкинлек бар.

Аллаһыны һәм Гайсәне данлар өчен яхшырак мөмкинлек

Инҗилдә Гайсә Мәсих «күпләрне йолып алу өчен Үзенең тормышын бирергә» килгән дип әйтелә (Маттай 20:28). Ул үзен үлем җәзасына хөкем итәргә рөхсәт иткән һәм безнең гөнаһларыбыз өчен үлгән. Шуңа күрә кайбер кешеләр Гайсә Мәсихкә хөрмәт күрсәтергә тели һәм Раштуа бәйрәме моның өчен иң яхшы мөмкинлек дип уйлыйлар. Әмма бу мәкаләләрдән без шуны күрдек: Раштуа һәм Яңа ел мәҗүси бәйрәмнәрдән башлангыч алган, һәм аларның Гайсә Мәсихкә бернинди дә бәйләнеше юк дип әйтеп була. Аларны бик матур итеп күрсәтсәләр дә, моны күбрәк акча ясар өчен генә эшлиләр. Һәм бу бәйрәмнәрдәге тәртип Аллаһы белән Гайсәне хурлый.

Алай булса, Аллаһыга яраклы булып яшәргә теләгән кешеләргә нәрсә эшләргә? Кешеләр, үзләренең диндар булу теләкләрен канәгатьләндерер өчен, уйлап чыгарылган һәм Аллаһы Сүзенә каршы килгән төрле йолалар тоталар. Ә эчкерсез кешеләр Аллаһыга һәм Гайсәгә чын дан китерү юлын табарга тырышырлар. Нинди юлны?

Гайсә үзе Инҗилдә: «Сине, бердәнбер хак Аллаһыны, һәм Син җибәргән Гайсә Мәсихне танып белү — шул мәңгелек тормыштыр»,— дип әйткән (Яхъя 17:3). Шуңа күрә чыннан да эчкерсез булган кешеләр Аллаһыга һәм Мәсихкә ничек хөрмәт күрсәтергә икәнен белергә тели. Аннан соң алар бу белемнәрне үз тормышларында куллана. Алар бәйрәм вакытында гына түгел, ә һәр көн бу белемнәр буенча яши. Аллаһы мондый эчкерсез тырышлыкларны хуплый, андый тырышлыклар мәңгелек тормышка алып бара.

Гаиләгезнең Изге Язмадан алынган белемнәр буенча Аллаһыга һәм Мәсихкә чын дан китергән кешеләр арасында булуын телисезме? Йәһвә Шаһитләре бөтен дөнья буенча миллионлаган гаиләләргә Изге Язмалардан тормыш бирүче белемнәр алырга ярдәм иттеләр. Сез яшәгән җирдәге Йәһвә Шаһитләренә мөрәҗәгать итегез яки бу журналның 2 нче битендә бирелгән берәр адрес буенча языгыз.

[Искәрмә]

^ 11 абз. Көнбатыш илләре грегориан календарена күптән күчкән булса да, Россиядә 1917 елга кадәр юлиан календарен кулланганнар. 1917 елны юлиан календаре белән грегориан календаре арасында 13 көн аерма булган. 1918 елны Россия грегориан календарена күчә һәм бөтен дөнья илләре белән бертигез бара башлый. Әмма православие чиркәүләре үз бәйрәмнәрен юлиан календаре буенча үткәрүен дәвам итә, һәм аны «иске стиль» дип атыйлар. Шуңа күрә Россиядә Раштуаны 7 гыйнвар көнне үткәрәләр, бу юлиан календаре буенча 25 декабрьгә туры килә. Шулай итеп, Россиядә яшәүче кешеләрнең кайберләре мондый бәйрәмнәр үткәрә: 25 декабрь — Көнбатыш Раштуасы, 1 гыйнвар — Яңа ел бәйрәме, 7 гыйнвар — православие Раштуасы, 14 гыйнвар — Иске Яңа ел.

[7 биттәге рамка/иллюстрация]

Яңа ел бәйрәме кайдан килеп чыккан?

Бер рухани болай дип аңлата (Грузиянең православие чиркәве):

«Яңа ел бәйрәменә борынгы Римдагы мәҗүси бәйрәмнәрнең берничәсе башлангыч биргән. Бу мәҗүсиләр 1 гыйнварда Янус исемле илаһларын олылаганнар, һәм бу айның исеме дә аның исеменнән алынган. Янусны ике йөзле итеп ясаганнар: имеш, ул бер йөзе белән артка — үткәнгә, икенчесе белән алга — бүгенге көнгә караган. Әгәр кеше 1 гыйнвар көнен күңел ачу, көлү һәм мул өстәл белән каршы алса, бу кеше шул елны бәхет һәм иминлектә үткәрәчәк дип саналган. Безнең илдә яшәүче күп кешеләр дә моңа ышана... Кайбер мәҗүси бәйрәмнәрдә кешеләрне потларга корбан итеп китергәннәр. Кайбер бәйрәмнәр әхлаксыз тәртип, зина кылу һәм уйнашлык белән аерылып торган. Икенчеләренә, мәсәлән Януска багышланган бәйрәмгә, котырып ашау-эчү хас булган. Һәм нәтиҗәдә төрле бозык эшләр башкарылган. Үзебезнең үткәндә Яңа елны ничек бәйрәм иткәнебезне искә төшерсәк, шуны танырга тиешбез: безнең барыбыз да мәҗүсиләрнең бу бәйрәмендә катнашты» (Грузиянең «Ахали 7 дге» дигән газетасы).

[6 биттәге иллюстрация]

Христианнар Митра илаһысына табынуны үзләштергәннәр

[Чыганак]

Museum Wiesbaden

[7 биттәге иллюстрация]

Көтүчеләр салкын кыш көннәрендә үз көтүләре белән басуда калмас иде