Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Яңа ел бәйрәмнәре. Өметләрегез акланырмы?

Яңа ел бәйрәмнәре. Өметләрегез акланырмы?

Яңа ел бәйрәмнәре. Өметләрегез акланырмы?

Шушы вакыттан башлап елларны... [1700 елның] гыйнвар аеның беренче көненнән санарга... Патша тәхете торган Мәскәү шәһәренең чиркәүләрендә Аллаһыга тиешле рәхмәтләр укып һәм догалар кылып җырлаганнан соң... йортлар кырыенда... капка алдын нарат, чыршы... агачлары һәм ботаклары белән бизәргә... Ә гыйнварның беренче көнендә кешеләр, шатлыклы булуларын күрсәтеп, бер-берсен Яңа ел белән тәбрикләргә тиеш. Петр Беренченең «Яңа елны бәйрәм итү» дигән указыннан

СЕЗ киләчәк Яңа ел бәйрәмнәреннән нәрсә көтәсез? Күп илләрдә бу бәйрәмнәр Гайсә Мәсихнең туган көне дип саналган Раштуа бәйрәме белән башланып, Яңа ел бәйрәме белән тәмамлана. Бу көннәрдә әти-әниләр һәм балалар ял итә, шуңа күрә бу бәйрәмнәр вакытны бергә үткәрер өчен яхшы мөмкинлек дип санала. Бу бәйрәмнәрне «Раштуа көннәре» дип тә атыйлар, чөнки күп кешеләр ул вакытта Гайсәнең җирдәге тормышы турында уйлана. Бәлки, сез дә шулай эшлисездер.

Ничек кенә булмасын, миллионлаган ирләр, хатыннар һәм балалар бу бәйрәмнәрне дулкынланып көтә. Бу ел нинди булыр? Бәйрәмнәр гаиләләргә шатлык китерерме? Аллаһы бу бәйрәмнәрне хуплармы? Гаилә бергә җыелгач, барысы да алдан исәпләнгәнчә булырмы яки өметләр акланмасмы?

Бу бәйрәмнәрнең дини ягы белән кызыксынган кешеләр Раштуа һәм Яңа ел Гайсә пәйгамбәрне искә алмыйча үткәрелә икәненә игътибар итә. Бәйрәмнәр бүләк бирешү, аракы эчү яки гаиләнең, җыелып, кичне бергә уздыру вакытына әйләнде. Андый вакытларда бер эчкән кеше бөтен бәйрәмнең ямен боза ала. Ә кайвакыт бәйрәм сугыш-талаш белән тәмамлана.

Әйе, Яңа ел Петр I көннәрендәге кебек үткәрелә дип әйтеп була. Әмма кешеләр бәйрәмнәрнең тирән дини мәгънә йөртүен һәм бу вакытның гаилә өчен файдалы булуын тели. Моның турында борчылган кешеләр «бу бәйрәмнәрдә беренче урында Гайсә торырга тиеш» икәнен башкаларның исләренә төшерәләр. Әмма бу бәйрәмнәргә карашны берәр яктан үзгәртеп буламы? Андый үзгәрешләр чыннан да Гайсәгә дан китерерме? Үз карашларыбызны үзгәртер өчен сәбәпләр бармы?

Бу сорауларга җавап алыр өчен, ни өчен Россия халкы бу бәйрәмнәрне шундый нык ярата икәнен карап чыгыйк.