Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аллаһының яңа дөньясында чын канәгатьлек китерүче тормыш

Аллаһының яңа дөньясында чын канәгатьлек китерүче тормыш

Аллаһының яңа дөньясында чын канәгатьлек китерүче тормыш

ДАВЫТ * исемле мәсихченең хатыны һәм балалары бар. Үзенең һәм гаиләсенең тормышын яхшыртырга теләп, ул Кушма Штатларга киткән. Хатыны белән балаларын калдырасы килмәсә дә, ул акчасы күбрәк булса гына аларны бәхетле итә алуына ышанган. Шуңа күрә Нью-Йоркта яшәгән туганнары аны чакыргач, ул ризалашкан һәм тиздән анда үзенә эш тапкан.

Әмма вакыт узу белән, Давыт дөрес эшләдем микән дип шикләнә башлаган. Аның рухи эшләр өчен вакыты гел дә калмаган дип әйтеп була. Һәм ул чак кына Аллаһыга иманын югалтмаган. Әмма әхлаксызлык кылганнан соң гына, ул үзенең нинди хәлгә барып җиткәнен аңлаган һәм акылга килгән. Баерга теләк аны әкрен генә аның өчен чыннан да мөһим булган нәрсәләрдән читкә алып киткән. Давыт үзенә ниндидер үзгәрешләр ясарга кирәк икәнен аңлаган.

Һәр ел күп кешеләр, Давыт кебек, тормышларын яхшыртырга өметләнеп, ярлы илләрдән башка илләргә күченәләр. Әмма еш кына алар моның өчен рухи яктан зур бәя түлиләр. Шуңа күрә: «Мәсихче материаль яктан да бай һәм Аллаһы каршында да бай була аламы?» — дигән сорау туа. Танылган язучылар һәм вәгазь сөйләүчеләр бу мөмкин дип әйтәләр. Әмма Давыт һәм башкалар шундый хакыйкатьне аңлаган: берсен югалтмыйча, икенчесенә ия булу авыр (Лүк 18:24).

Акча явызлык түгел

Акчаны кешеләр уйлап чыгарган. Кеше уйлап чыгарган башка нәрсәләр кебек, акча үзе начарлык яки явызлык китерми. Ул сату-алуда булыша торган нәрсә генә. Шулай итеп, акчаны дөрес кулланганда, ул файда китерергә мөмкин. Мәсәлән, Изге Язмаларда акча, ягъни «көмеш кешегә калкан» дип әйтелә, бу аеруча ярлылык китергән авырлыклар белән очрашканда дөрес (Вәгазьче 7:12). Әмма кайбер кешеләр «һәммәсе өчен көмеш кирәк» дип уйлый (Вәгазьче 10:19).

Аллаһы Сүзендә ялкаулык хөкем ителә һәм кеше тырышып эшләргә чакырыла. Без якыннарыбыз турында кайгыртырга тиеш һәм бездә чак кына күбрәк булса, без «мохтаҗларга бирә» алабыз (Эфеслеләргә 4:28; 1 Тимутегә 5:8). Өстәвенә, Изге Язмаларда үзеңне чикләп яшәр урынына, булганнарыңны кулланып, шатланып яшә дип әйтелә. Анда шулай ук «үз өлешеңне ал» һәм үз эшеңнең җимешләренә куанып яшә дип язылган (Вәгазьче 5:17—19). Шулай ук Изге Язмаларда бай булган берничә тугры ир-ат белән хатын-кыз мисалы китерелә.

Бай тормыш алып барган тугры кешеләр

Мәсәлән, Аллаһының тугры хезмәтчесе Ибраһим. Аның зур көтүләре, күп алтын-көмеше булган, һәм ул йөзләгән хезмәтче тоткан (Яратылыш 12:5; 13:2, 6, 7). Тәкъва Әюбнең дә алтын-көмеше, мал-туары һәм хезмәтчеләре күп булган (Әюб 1:3; 42:11, 12). Алар хәтта бүген дә бай кеше дип саналыр иде, ләкин алар Аллаһы каршында да бай булган.

Рәсүл Паул Ибраһимны «барлык иман итүче» кешеләрнең атасы дип атаган. Ибраһим саран кеше булмаган, ул шулай ук байлыгына да чиктән тыш бәйләнгән булмаган (Римлыларга 4:11; Яратылыш 13:9; 18:1—8). Әюбне дә Аллаһы «саф кеше, гадел» дип атаган (Әюб 1:8). Ул ярлы кешеләргә ярдәм кулы сузарга һәрвакыт әзер булган (Әюб 29:12—16). Ибраһим да, Әюб тә байлыкларына түгел, ә Аллаһыга өметләнеп яшәгәннәр (Яратылыш 14:22—24; Әюб 1:21, 22; Римлыларга 4:9—12).

Сөләйман патша мисалын карап чыгыйк. Иерусалимда Аллаһы тәхетенә утыргач, Аллаһы Сөләйманга акыл да, шулай ук мул байлык һәм дан-шөһрәт тә биргән (3 Патшалык 3:4—14). Үз гомеренең зур өлешендә ул Аллаһыга тугры булган. Әмма картайгач, «аның йөрәге Ходайга бөтен яктан да тугры булмаган» (3 Патшалык 11:1—8). Сөләйман мисалы бай булуның нинди куркыныч яклары бар икәнен күрсәтә. Аларның берничәсен карап чыгыйк.

Бай булуның куркыныч яклары

Иң куркынычы шул: акчаны һәм акчага сатып ала алган әйберләрне ярата башлау. Байлык кайбер кешеләрдә беркайчан да канәгатьләндереп булмый торган теләк уята. Сөләйман андый омтылышны күреп: «Көмеш сөйгән — көмешкә, байлык сөйгән малга туймас. Бу да — фани дөнья мәшәкате генә!» — дип язган (Вәгазьче 5:9). Соңрак Гайсә белән Паул да мәсихчеләрне акча ярату бик куркыныч дип кисәткәннәр (Марк 4:18, 19; 2 Тимутегә 3:2).

Әгәр без акчага сатып алырга мөмкинлек бирә торган әйбергә кебек түгел, ә тормышыбызның максатына кебек карый башласак, төрле әхлаксыз эшләргә, шулай ук ялганлау, урлау һәм хыянәткә бирелүчән булып китәбез. Гайсә Мәсихнең бер рәсүле Яһүд Искариот үз Остазын 30 көмеш тәңкәгә саткан (Марк 14:11; Яхъя 12:6). Акчаны чиксез нык ярату аркасында, кайбер кешеләр хәтта Аллаһыга иман итүдән читләшеп акчага табына башлаганнар (1 Тимутегә 6:10). Шуңа күрә мәсихче, үзендә күбрәк акча эшләргә теләк туганда, ни өчен ул бу адымга бара икәнен һәрвакыт намус белән тикшереп чыгарга тиеш (Еврейләргә 13:5).

Байлык артыннан куып яшәгән кешегә яшерен куркынычлар яный. Беренчедән, бик бай кеше үзенә чиктән тыш ышанып яши башларга мөмкин. Гайсә «байлыкка кызыгу» турында әйткәндә нәкъ шуны күздә тоткан (Маттай 13:22). Ягъкуб та мәсихчеләргә киләчәккә эшләр планлаштырганда Аллаһыны онытмагыз дигән (Ягъкуб 4:13—16). Акча үз ияләренә бер караганда бәйсез тормыш бирә кебек күренә, шуңа күрә кеше өчен мондый куркыныч бар: ул Аллаһыга караганда үз акчаларына өметләнә башларга мөмкин (Гыйбрәтле сүзләр 30:7—9; Рәсүлләр 8:18—24).

Икенчедән, байлык артыннан куу еш кына кешенең бик күп вакытын һәм көчен ала, ә бу аны әкрен генә рухи максатлардан читкә алып китә. Моңа мәкалә башында әйтелгән Давыт та инанган (Лүк 12:13—21). Бай кешегә шулай ук мондый куркыныч яный: ул һәрвакыт байлыгын күңел ачулар яки үзенең берәр максатлары өчен кулланырга теләк сизә.

Ни өчен Сөләйман рухи һәлакәткә эләккән? Аның рухи яктан тупаслануында бай тормыш нинди роль уйнаган? (Лүк 21:34). Ул Аллаһының күрсәтмәсе буенча, исраиллеләргә башка милләт хатын-кызларын хатынлыкка алу тыела икәнен белгән. Шулай да ул бер меңгә якын хатын-кыздан торган гарем җыйган (Канун 7:3). Үзенең чит ил хатыннарының күңелен табарга теләп, ул башка илаһларга табына башлаган. Алда әйтелгәнчә, Сөләйманның йөрәге әкрен генә Йәһвәдән читләшкән.

Әйе, бу мисаллардан Гайсәнең: «Аллаһыга да, байлыкка да берьюлы хезмәт итә алмассыз»,— дип әйткән сүзләренең дөреслеген күрәбез (Маттай 6:24). Алай булса, ничек мәсихчеләр безнең көннәрдәге экономик авырлыкларны җиңә ала? Һәм алда яхшырак тормышка өмет бармы?

Чын канәгатьлек китерүче тормыш алда

Гайсәнең шәкертләренә, Ибраһим, Әюб һәм Исраил халкыннан аермалы буларак, «бөтен халыклар арасыннан... шәкертләр булдырырга» боерык бирелгән (Маттай 28:19, 20). Аны үтәр өчен вакыт һәм көч таләп ителә; аларны башка эшләрне үтәр өчен кулланып булыр иде. Әмма тормышны уңышлы алып барыр өчен, Гайсәнең мондый сүзләрен үтәү бик мөһим: «Барыннан да бигрәк, Аның [Аллаһының] Патшалыгын һәм Ул кушканнарны ничек тормышка ашырырга икәнен эзләгез, һәм боларның барысы сезгә бирелер» (Маттай 6:33).

Давыт чак кына үз гаиләсен һәм рухилыгын югалтмаган. Ул үз хаталарын төзәтергә көч тапкан. Давыт үз тормышында Изге Язмалар өйрәнүен, дога кылу һәм Аллаһыга хезмәт итүне беренче урынга куя башлагач, Гайсә вәгъдә иткәнчә, башкасы тиешенчә бара башлаган. Хатыны һәм балалары белән мөнәсәбәтләре әкрен генә яхшырган. Һәм ул тормышында яңадан шатлык һәм бәхет сизгән. Аңа һаман да тырышып эшләргә туры килә. Әйе, ул ярлы кешедән бай кеше булып китмәгән. Шулай да ул үзенең аяныч мисалыннан бик кыйммәтле сабаклар алган.

Давыт Кушма Штатларга китеп акылсыз адым ясаганына үкенгән һәм мондый нәтиҗәгә килгән: башка беркайчан да акчага үзең белән идарә итәргә рөхсәт итмәскә. Ул хәзер шуны белә: тормыштагы иң кадерле нәрсәләрне — бәхетле гаилә, яхшы дуслар һәм Аллаһы белән дуслыкны акчага сатып алып булмый (Гыйбрәтле сүзләр 17:17; 24:27; Ишагыйя 55:1, 2). Чыннан да, байлыкка караганда әхлакый яктан саф булу күпкә мөһимрәк (Гыйбрәтле сүзләр 19:1; 22:1). Давыт үз гаиләсе белән бергә тормышта иң беренче урында нәрсә торырга тиеш, шуны беренче урынга куярга омтыла (Филиппуйлыларга 1:10).

Кешеләрнең бай һәм өстәвенә әхлакый җәмгыять төзергә тырышулары һәрвакыт уңышсыз булып чыккан. Әмма Аллаһы мондый вәгъдә бирә: аның Патшалыгы идарә иткәндә һәр яктан да бай булып яшәр өчен бездә бөтен нәрсә булачак (Мәдхия 71:16; Ишагыйя 65:21—23). Гайсә чын канәгатьлек китерүче тормыш белән яшәр өчен безгә үз рухи ихтыяҗларыбызны танырга кирәк дип өйрәткән (Маттай 5:3). Шуңа күрә рухи әйберләрне беренче урынга куеп, без Аллаһының киләчәк яңа дөньясындагы тормышка лаек булачакбыз (1 Тимутегә 6:17—19). Бу яңа дөньяда чыннан да материаль һәм рухи яктан бай җәмгыять булачак.

[Искәрмә]

^ 2 абз. Исем үзгәртелгән.