Байлык һәм әхлак тарихтан бер сабак
Байлык һәм әхлак тарихтан бер сабак
АНГЛИЯ. 1630 елның 7 апрель көне. Дүрт йөзгә якын кеше 4 корабльгә утырып Америка ягына китә. Алар арасында югары белемле кешеләр, бай сәүдәгәрләр һәм хәтта парламент әгъзалары да бар. Англия бик авыр экономик хәлдә, моңа шулай ук үз өлешен Европада барган Утыз еллык сугыш та (1618—1648) кертә. Шуңа күрә бу кешеләр, мөмкинлек туу белән, үз йортларын, эшләрен һәм туганнарын калдырып, яхшырак тормыш эзләп башка җирләргә китәләр.
Әмма аларның төп нияте җиңел генә акча эшләп баю түгел. Алар дини эзәрлекләүләрдән качкан ашкынучан пуританнар * булган. Аларның төп максаты — Аллаһы кануннары буенча яши торган җәмгыять төзү. Анда алар һәм аларның буыннары бай булып һәм Аллаһы әмерләрен бозмыйча яшәргә өметләнгән. Сейлемнән ерак түгел генә Массачусетста төшеп, алар яр кырыенда үзләренә кечкенә җир сорап алганнар. Яңа яшәү урынын алар Бостон дип атаганнар.
Бай да, әхлаклы да булу авыр
Яңа колониянең губернаторы Джон Уинтроп аерым һәр кеше дә, тулысынча җәмгыять тә бай һәм имин тормыш алып барсын өчен бар көчен куйган. Ул аларның бай да һәм әхлакый да тормыш алып баруларын теләгән. Әмма бу авыр мәсьәлә булып чыккан. Булачак авырлыкларны алдан күреп, ул кешеләргә Аллаһыдан куркып яшәгән җәмгыятьтә байлыкның роле турында бик күп сөйләгән.
Пуританнар нигез салган башка колонияләрдәге губернаторлар кебек, Уинтроп та баерга теләгең булса, бу начар түгел дип санаган. Аның сүзләре буенча, байлыкның төп максаты — бу башкаларга ярдәм итү. Уинтроп кеше баерак булса, яхшы эшләр дә күбрәк башкара ала дигән. «Пуританнар күбрәк байлык турында уйлаган,— дип яза тарихчы Патриция О’Тул.— Байлык Аллаһының фатихалавын да күрсәткән һәм шул ук вакыт тәкәбберлек кебек гөнаһка... һәм тән теләкләрен канәгатьләндерүгә этәрүче куәтле көч тә булган».
Кешеләрне бай һәм мул тормыш аркасында туа алган гөнаһлардан саклар өчен, Уинтроп аларны үз теләкләрендә тыйнак булырга чакырган. Ул аларны бер-берсен яратып, Аллаһыга яраклы тормыш белән яшәргә өндәгән. Әмма тиздән үз теләкләрен канәгатьләндерергә омтылган кешеләр аңа каршы чыккан. Уинтроп белән риза булмаган кешеләр аны үзләренең шәхси тормышларына тыгыла дип гаепләгәннәр. Кайберәүләр һәрбер карарны бөтен җыелыш белән кабул итәргә кирәк дип әйткән. Башкалар, үз файдасын эзләп, якындагы Коннектикут дигән колониягә киткән.
«Мөмкинлек, байлык, демократия,— дип яза О’ Тул,— Массачусетс пуританнарының тормышында куәтле көч булган һәм аларны, Уинтропның бергә яшәү принципларын тотарга өндәү урынына, үз максатларына омтылырга этәргән». 1649 елда Уинтроп 61 яшендә фәкыйрьлектә диярлек үлгән. Колония күп авырлыкларга карамастан исән калса да, Уинтропның хыялы тормышка ашмаган.
Эзләнүләр әле дә бара
Яхшырак тормыш турында идеалистик караш йөрткән кешеләр арасында Джон Уинтроп ялгыз түгел. Йөзләгән мең кеше һәр ел Африка, Көньяк-Көнчыгыш Азия, Көнчыгыш Европа һәм Латин Америкасыннан башка илләргә яхшырак тормыш эзләп күченәләр. Алар баю серләрен ача торган йөзләгән яңа китаплар укып, моның өчен курслар үтеп һәм веб-сайтлар карап андый адым ясыйлар. Әйе, бүген дә күпләр әхлакый сафлыкларын да сакларга һәм баерга да өметләнә.
Дөресен генә әйткәндә, моның нәтиҗәләре мактанырлык түгел. Байлык эзләүче кешеләр еш кына үз принципларын һәм кайвакыт хәтта үз иманнарын Байлыкка корбан итеп китерәләр. Шуңа күрә шундый сораулар туарга мөмкин: «Кеше чын мәсихче дә һәм бай да була аламы? Берәр кайчан Аллаһыдан куркып яшәгән матди һәм рухи яктан бай җәмгыять булачакмы?» Чираттагы мәкаләдән Изге Язмаларда бу сорауларга җавап бар икәнен күрербез.
[Искәрмә]
^ 3 абз. Пуритан (латин сүзе purus — «саф») дигән исем XVI гасырда Англия чиркәвен католикларның һәркайсы йогынтысыннан сафландырырга теләгән протестантларга бирелгән булган.
[3 биттәге иллюстрация]
Boats: The Complete Encyclopedia of Illustration/J. G. Heck; Winthrop: Brown Brothers