Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Барча халыклар да ишетсен өчен»

«Барча халыклар да ишетсен өчен»

«Барча халыклар да ишетсен өчен»

«Дөньяның читенә кадәр барып җитеп, һәркайда Миңа шаһит булачаксыз» (РӘСҮЛЛӘР 1:8).

1. Кайчан һәм кайда шәкертләр Маттай 24:14 тә язылган пәйгамбәрлекне беренче тапкыр ишеткән?

ГАЙСӘНЕҢ Маттай 24:14 тә язылган сүзләре шул хәтле яхшы билгеле ки, хәтта күпләр аларны яттан белә. Чыннан да нинди гаҗәеп бу пәйгамбәрлек! Шәкертләрнең аны беренче тапкыр ишеткәч нәрсә турында уйлаганнарын күз алдына китереп кенә карагыз! Бу б. э. 33 елында булган. Шәкертләр Гайсә белән инде өч елга якын вакыт бергә йөргән, хәзер алар аның белән Иерусалимга килгән. Алар ул күрсәткән могҗизаларны күргән һәм аның өйрәтеп сөйләгән сүзләрен тыңлаганнар. Шәкертләр Гайсә өйрәткән кыйммәтле хакыйкатьләр белән сокланса да, алар шуны бик яхшы аңлаган: бар кешеләр дә бу хакыйкатьләрне алар кебек кабул итми. Гайсәнең куәтле һәм җәмгыятьтә зур дәрәҗәле дошманнары булган.

2. Шәкертләр нинди бәлаләр һәм авырлыклар белән очрашырга тиеш булган?

2 Зәйтүн тавында Гайсә белән аның дүрт шәкерте утыра һәм аны игътибар белән тыңлый. Гайсә аларга кичерергә туры киләчәк бәлаләр һәм авырлыклар турында әйтә. Алдарак ул аларга үзен үтерәчәкләре турында әйткән иде (Маттай 16:21). Хәзер Гайсә шәкертләргә шуны аңлата: аларга каты каршы килүләр белән очрашырга туры киләчәк. «Сезне газаплауга бирерләр һәм үлемгә тартырлар,— дип әйтә ул.— Бөтен халыклар да Минем өчен сезне нәфрәт итәр». Әмма аларны башка авырлыклар да көткән. Күпләрне ялган пәйгамбәрләр килеп алдаячак. Кайберәүләр иманнан ваз кичәр, бер-беренә хыянәт итәр һәм бер-берсен нәфрәт итәр. Ә «күпләрнең» Аллаһыга һәм аның Сүзенә карата мәхәббәте суыныр (Маттай 24:9—12).

3. Ни өчен Маттай 24:14 тәге Гайсә сүзләре чыннан да гаҗәеп?

3 Моның барысын әйткәннән соң, Гайсә шәкертләренә аларны, күрәсең, хәйран калдырган сүзләр әйтә. «Барча халыклар да ишетсен өчен, Патшалык хакындагы бу Яхшы хәбәрне бөтен җиһанда таратырлар. Менә шуннан соң ахыры килер»,— дип әйтә ул (Маттай 24:14). Әйе, Гайсә Исраилдә башлаган «хакыйкать хакында шаһитлек бирү» эше дәвам ителергә һәм бөтен җиһанда башкарылырга тиеш (Яхъя 18:37). Чыннан да искитәрлек пәйгамбәрлек! «Барча халыкларга» шаһитлек бирү җиңел түгел, ә «бөтен халыклар... нәфрәт иткәндә» моны эшләү бу могҗиза булыр иде! Әмма бу гаять зур эшне башкару аша Йәһвәнең хакимлеге, көче һәм аның яратуы, мәрхәмәте һәм сабырлыгы данланачак. Өстәвенә, бу эштә катнашып, Аллаһы хезмәтчеләре үз иманнарын һәм тугрылыкларын күрсәтә алыр иде.

4. Шаһитлек бирү эше кемгә тапшырылган булган, һәм Гайсә үз шәкертләрен ничек юаткан?

4 Гайсә үз шәкертләренә шуны ачык итеп күрсәткән: аларга гаять зур эш тапшырылган. Күккә күтәрелер алдыннан Гайсә аларга күренеп, болай дип әйткән: «Сез үзегезгә Изге Рух иңгәннән соң кодрәт алачаксыз һәм Иерусалимда, бөтен Яһүдиядә, Самареядә һәм, хәтта дөньяның читенә кадәр барып җитеп, һәркайда Миңа шаһит булачаксыз» (Рәсүлләр 1:8). Әлбәттә, тиздән аларга башкалар кушылырга тиеш булган. Ә әлегә аларның саны әз булган. Шәкертләргә бу мөһим йөкләмәне үтәргә Аллаһының куәтле изге рухы ярдәм итәчәк, һәм моны белү аларга юаныч китергән!

5. Шәкертләр вәгазь эше турында нәрсә белмәгән?

5 Яхшы хәбәр вәгазьләү һәм «бөтен халыклар арасыннан... шәкертләр булдыру» — бу аларның йөкләмәсе икәнен шәкертләр белгән (Маттай 28:19, 20). Әмма ни дәрәҗәдә шаһитлек бирелергә тиеш икәнен һәм кайчан ахыр киләчәген алар белмәгән. Без дә моны белмибез. Моны Йәһвә генә белә (Маттай 24:36). Шаһитлек Йәһвә теләгән дәрәҗәдә бирелгәч, ул бу дөнья төзелешен юк итәчәк. Шул вакытта гына мәсихчеләр вәгазь эше Йәһвә ниятләгән дәрәҗәдә башкарылган икәнен аңлаячак. Беренче шәкертләр без яшәгән ахыр заманда шаһитлек никадәр киң биреләчәк икәнен күз алдына да китерә алмаган!

Беренче гасырда бирелгән шаһитлек

6. Б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә һәм шуннан соң нәрсә булган?

6 Беренче гасырда Патшалык турында вәгазь һәм шәкертләр булдыру эше гаҗәеп уңышлар китергән. Бер тапкыр, б. э. 33 елындагы Илленче көн бәйрәмендә, якынча 120 шәкерт Иерусалимдагы бер йортның өске бүлмәсенә җыелган. Шунда алар Аллаһының изге рухы белән сугарылган булган. Һәм рәсүл Петер, бу могҗизаның мәгънәсен аңлатып, дулкынландыргыч нотык белән чыгыш ясаган. Ул көнне 3000 гә якын кеше иман итеп суга чумдырылу йоласын үткән. Бу әле беренче җимешләр генә булган. Дини җитәкчеләрнең яхшы хәбәр вәгазьләү эшен туктатырга тырышуларына карамастан, Йәһвә «коткарылучыларның [шәкертләрнең] санын һәр көн саен арттырып торган». Тиздән «иман китерүче ирләрнең саны биш мең чамасы иде». Шуннан соң да «бик күп ир-атлар һәм хатын-кызлар Раббыга иман китергәннәр һәм аларның саны арта барган» (Рәсүлләр 2:1—4, 8, 14, 41, 47; 4:4; 5:14).

7. Ни өчен Көрнилинең Аллаһыга таба борылуы әһәмиятле вакыйга булган?

7 Б. э. 36 елында тагын бер әһәмиятле вакыйга булган: Көрнили исемле бер мәҗүси Аллаһыга таба борылган һәм суга чумдырылу үткән. Аллаһыдан куркып яшәгән бу кешегә Йәһвә рәсүл Петерне җибәргән һәм шуның белән Гайсәнең «бөтен халыклар арасыннан Миңа шәкертләр булдырыгыз» дигән сүзләре төрле илләрдә яшәгән яһүдләр белән генә чикләнми икәнен күрсәткән (Рәсүлләр 10:44, 45). Вәгазь эше белән җитәкчелек иткән кешеләр моңа ничек караган? Яһүдиядәге рәсүлләр һәм өлкәннәр, яхшы хәбәрне шулай ук яһүд булмаган халыклар да кабул иткәнен белгәч, Аллаһыга дан китергәннәр (Рәсүлләр 11:1, 18). Шул ук вакыт вәгазь эше яһүдләр арасында да җимешләр китерүен дәвам иткән. Берникадәр вакыт үткәч, бәлки б. э. 58 елларында, төрле халыклардан чыккан иман итүчеләрдән тыш, инде меңләгән «иман китергән [яһүд] кешесе» булган (Рәсүлләр 21:20).

8. Ничек яхшы хәбәр кешеләргә тәэсир итә?

8 Беренче гасыр мәсихчеләре санының артуы таң калдырса да, бу саннар артында тере кешеләр тора икәнен онытмаска кирәк. Изге Язмалар хәбәренең куәте бик зур (Еврейләргә 4:12). Бу хәбәр аны кабул иткән кешеләрнең тормышларын төптән үзгәрткән. Алар әхлакый саф тормыш алып бара башлаган, яңа кеше булып киенгәннәр һәм Аллаһы белән тату мөнәсәбәтләргә ия булганнар (Эфеслеләргә 4:22, 23). Бүген дә кешеләр андый үзгәрешләр ясый. Өстәвенә, яхшы хәбәрне кабул иткән бар кешеләрнең мәңге яшәргә гаҗәеп өметләре бар (Яхъя 3:16).

«Аллаһының хезмәттәшләре»

9. Беренче мәсихчеләрнең нинди хөрмәтле өстенлекләре булган?

9 Беренче мәсихчеләр бу эшне үзләре башкарган дип уйламаган. Алар вәгазь эше «Изге Рухның кодрәте» ярдәмендә башкарыла икәнен таныган (Римлыларга 15:13, 19). Кешеләр рухи яктан Йәһвә ярдәмендә үсә. Шул ук вакыт мәсихчеләр «Аллаһының хезмәттәшләре» булу — бу өстенлек һәм җаваплылык икәнен белгәннәр (1 Көринтлеләргә 3:6—9). Шуңа күрә алар, Гайсә күрсәтмәсе буенча, үзләренә билгеләнгән эшне үтәр өчен бар көчләрен куйганнар (Лүк 13:24).

10. Яхшы хәбәрне барча халыклар ишетсен өчен, беренче мәсихчеләр нинди тырышлыклар куйган?

10 «Яһүд булмаганнарның рәсүле буларак», Паул төрле җирләр һәм диңгез буйлап меңнәрчә километр үткән һәм Римның Асия өлкәсендә һәм Грециядә күп җыелышлар оештырган (Римлыларга 11:13). Ул шулай ук Римда һәм бәлки хәтта Испаниядә дә булган. Ә шул вакытта «Яхшы хәбәрне яһүдләргә белдерү эше» тапшырылган рәсүл Петер башка якка киткән: ул шул көннәрдә иудаизмның зур үзәге булган Бабыл шәһәрендә хезмәт иткән (Гәләтиялеләргә 2:7—9; 1 Петер 5:13). Раббы эшендә хезмәт итүче күп кешеләр арасында Труфайна һәм Труфуса исемле хатыннар искә алына. Ә Персисә исемле хатын турында исә ул «Раббы өчен күп тырышлыклар куйган» дип әйтелә (Римлыларга 16:12).

11. Йәһвә беренче мәсихчеләрнең тырышлыкларын ничек фатихалаган?

11 Йәһвә беренче мәсихчеләрнең ашкынучан хезмәтен мул итеп фатихалаган. Гайсә барча халыклар да ишетсен өчен шаһитлек биреләчәк дип әйткәннән соң якынча 30 ел үткәч, Паул «Яхшы хәбәр дөньядагы һәр җан иясенә игълан ителгән» дип язган булган (Көлессәйлеләргә 1:23). Шуннан соң ахыр килгәнме? Әйе, ул вакытта яһүдләрнең дөнья төзелешенә ахыр килгән. Бу, Рим армияләре Иерусалим белән андагы гыйбадәтханәне җимергәч, б. э. 70 елында булган. Ә Шайтанның бөтен дөнья төзелешенең юк ителүе турында әйткәндә, Йәһвә мондый карарга килгән: моның алдыннан күпкә зуррак шаһитлек бирелергә тиеш.

Безнең көннәрдәге шаһитлек

12. Изге Язмаларны өйрәнүчеләр вәгазьләргә дигән боерыкны ничек аңлаган?

12 XIX гасырның соңгы өлешендә, дини мөртәтлек озак вакыт өстенлек иткәннән соң, хак гыйбадәт кылу кабат торгызылган булган. Соңрак үзләренә Йәһвә Шаһитләре дигән исем алган Изге Язмаларны өйрәнүчеләр бөтен халыклар арасыннан шәкертләр булдырыгыз дигән боерыкны ачык итеп аңлаганнар (Маттай 28:19, 20). 1914 елга вәгазь эшендә 5 100 кеше ашкынып катнашкан һәм яхшы хәбәр 68 илгә җиткерелгән! Шулай да Изге Язмаларны өйрәнүчеләр Маттай 24:14 тә язылган сүзләрнең мәгънәсен ул вакытта тулысынча аңлап бетермәгәннәр. Изге Язмаларны тәрҗемә итү оешмалары ярдәмендә XIX гасырның азагына яхшы хәбәрне үз эченә алган Изге Язмалар күп телләргә тәрҗемә ителеп бастырылган һәм бөтен дөнья буенча таратылган булган. Шуңа күрә берничә дистә ел дәвамында Изге Язмаларны өйрәнүчеләр барлык халыклар өчен шаһитлек инде бирелгән дип санаган.

13, 14. 1928 ел «Күзәтү манарасы»нда Аллаһының ихтыяры һәм нияте ничек төгәлрәк аңлатылган булган?

13 Тора-бара Йәһвә үзенең ихтыярын һәм ниятен үз халкына ачыклаган (Гыйбрәтле сүзләр 4:18). «Күзәтү манарасы» журналының 1928 ел, 1 декабрь санында болай дип әйтелгән булган: «Изге Язмаларны бар җирләрдә тарату аша Патшалык турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләү пәйгамбәрлеге үтәлде дип әйтеп буламы? Һич тә юк! Изге Язмалар таратылса да, Аллаһы шаһитләренең җирдәге кечкенә төркеменә әле дә Аллаһы ниятен аңлата торган әдәбиятны бастырырга һәм аны Изге Язмалар калдырылган йортларга илтергә кирәк. Югыйсә кешеләр Аллаһының Мәсих җитәкчелегендәге Патшалыгының безнең көннәрдә идарә итә башлаганын белмәячәк».

14 Журналның шул ук санында болай дип әйтелгән иде: «1920 елда... Изге Язмаларны өйрәнүчеләр Маттай 24:14 тә язылган Раббы пәйгамбәрлеген төгәлрәк аңлый башлаган. Шуннан соң алар шуны ачыклаганнар: мәҗүсиләргә, яки бар халыкларга шаһитлек ителергә тиеш булган „бу яхшы хәбәр“ — киләчәк Патшалык турында түгел, ә Мәсих-Патшаның җир өстеннән инде идарә итә башлаганы турындагы яхшы хәбәр».

15. 1920 елдан шаһитлек бирү эше никадәр киңәйгән?

15 1920 еллардан соң бу «шаһитләрнең... кечкенә төркеме» үсә башлаган. Шуннан соңгы дистә елларда аларга «башка сарыклардан» торган «бихисап күп кеше» кушыла башлаган (Ачылыш 7:9; Яхъя 10:16). Бүген 6 613 829 кеше 235 ил һәм территориядә яхшы хәбәрне вәгазьли. Пәйгамбәрлек гаҗәеп үтәлгән! «Патшалык хакындагы... Яхшы хәбәрнең» мондый зур масштабта вәгазьләнгән булганы юк иде әле. Һәм җирдә Йәһвәнең шулхәтле күп тугры хезмәтчеләренең дә булганы юк иде әле!

16. Үткән хезмәт елында нинди эшләр башкарылган булган? (27—30 нчы битләрдәге таблицаны карагыз.)

16 2005 хезмәт елында Шаһитләрнең бу зур төркеме бергәләп Аллаһыга хезмәт итте. 235 ил һәм территориядә яхшы хәбәрне вәгазьләр өчен бер миллиардтан артык сәгать багышланды. Миллионлаган кабат килеп-китүләр ясалды, һәм миллионлаган Изге Язмалар өйрәнүе үткәрелде. Шушы эшләрне Йәһвә Шаһитләре башкарып чыкты. Алар үз теләкләре белән вакытларын һәм мал-мөлкәтен башкаларга Аллаһы Сүзен аңлатыр өчен сарыф итә (Маттай 10:8). Йәһвә үзенең куәтле изге рухы аша үз ихтыярын үтәр өчен хезмәтчеләренә көч биреп тора (Зәкәрия 4:6).

Тырышып шаһитлек бирәбез

17. Йәһвә халкы Гайсәнең яхшы хәбәр вәгазьләү турындагы сүзләрен ничек кабул иткән?

17 Гайсә яхшы хәбәр вәгазьләнәчәк дип әйткәннән соң якынча 2000 ел үтсә дә, Аллаһы халкының ашкынуы кимемәгән. Яхшы эшләр башкаруда түземлек күрсәтеп, без Йәһвәнең мәхәббәт, шәфкатьлелек һәм сабырлык кебек сыйфатларын чагылдырганыбызны беләбез. Без дә, Аллаһы кебек, беркемнең дә һәлак булуын теләмибез. Без кешеләрнең тәүбә итеп Аллаһы белән татулашуларын телибез (2 Көринтлеләргә 5:18— 20; 2 Петер 3:9). Йәһвә Шаһитләре Аллаһы рухы белән янып торалар һәм җирнең читенә кадәр яхшы хәбәрне ашкынып игълан итүен дәвам итәләр (Римлыларга 12:11). Нәтиҗәдә төрле җирләрдә яшәгән кешеләр хакыйкатьне кабул итә һәм Йәһвәнең җитәкчелегенә буйсына. Берничә мисал карап чыгыйк.

18, 19. Яхшы хәбәрне кабул иткән кешеләр турында сөйләп бирегез.

18 Чарльз Кения иленең көнбатышында тәмәке яфрагы үстергән. 1998 елда ул 8 тоннадан артык тәмәке яфрагы саткан һәм «Иң яхшы тәмәке үстерүче» дигән титул алган. Ул вакытта Чарльз Изге Язмаларны өйрәнә башлаган һәм тиздән шуны аңлаган: тәмәке яфрагы үстерүдә катнашкан кеше Гайсәнең якыныңны ярат дигән әмерен боза (Маттай 22:39). «Иң яхшы тәмәке үстерүче» бу «Иң яхшы кеше үтерүче» дигән белән бер булуын аңлагач, Чарльз үзенең тәмәке утыртылган басуларына агу сипкән. Ул Аллаһыга үзен багышлап, суга чумдырылу үткән һәм хәзер гомуми пионер булып һәм җыелышта хезмәттәш ярдәмче булып хезмәт итә.

19 Һичшиксез, Йәһвә бөтен җир шары буенча алып барылган шаһитлек ярдәмендә халыкларны «селкетә» һәм аның янына «асылташлар» — кешеләр җыела (Аггей 2:7, АМТ). Португалия илендә яшәүче Педро 13 яшендә рухани булыр өчен дини семинариягә кергән. Ул миссионер булып хезмәт итәргә һәм кешеләрне Изге Язмаларга өйрәтергә теләгән. Әмма, семинариядә Изге Язмаларга игътибар әз бирелгәнгә, ул тиздән укуын ташлаган. Алты елдан соң ул Лиссабон университетында психология фәнен өйрәнә башлаган. Бу шәһәрдә ул әнисенең сеңлесе — Йәһвә Шаһите — йортында яшәгән. Ул Педроны Изге Язмаларны өйрәнергә өндәгән. Ул вакытта Педро Аллаһының барлыгына әллә ни ышанып бетмәгән һәм Изге Язмаларны өйрәнергә ризалашырга яки юкмы икәнен белмәгән. Ул университеттагы профессорга үзенең шикләре турында сөйләгән. Шуннан соң профессор аңа болай дигән: психология фәненең бер принцибы буенча, үз тормышында карарлар кабул итә алмаган кеше үз-үзенә зыян китерә. Һәм Педро Изге Язмаларны өйрәнергә ризалашкан. Күптән түгел генә ул суга чумдырылу үтте һәм хәзер үзе дә Изге Язмалар өйрәнүләрен алып бара.

20. Ни өчен без халыкларга шундый зур масштабта шаһитлек бирелгәненә шатланабыз?

20 Халыкларга шаһитлек никадәр киң биреләчәген һәм ахыр нинди көнне һәм кайсы сәгатьтә киләчәген без белмибез. Әмма бу тиздән булачак икәнен беләбез. Яхшы хәбәр вәгазьләү эшенең шундый киң таралуына без шатланабыз, һәм бу — кешелек хөкүмәтләрен Аллаһы Патшалыгы белән алмаштыру вакыты якын икәнен күрсәтүче билгеләренең берсе генә (Данил 2:44). Һәр ел миллионлаган кешеләргә яхшы хәбәрне кабул итәргә мөмкинлек бирелә, һәм бу безнең Аллаһыбыз Йәһвәне данлый. Тугры калырга тәвәккәл булыйк һәм бөтен җир шарындагы кардәшләребез белән барлык халыклар ишетсен өчен шаһитлек бирү эшендә катнашыйк. Шулай эшләп, без үзебезне дә һәм безне тыңлаган кешеләрне дә коткарабыз (1 Тимутегә 4:16).

Хәтерлисезме?

• Ни өчен Маттай 24:14 тәге пәйгамбәрлек шундый гаҗәеп?

• Беренче мәсихчеләр вәгазь эшендә нинди тырышлыклар куйган, һәм моның нәтиҗәсе нинди булган?

• Ничек Изге Язмаларны өйрәнүчеләр бар халыкларга шаһитлек бирүнең кирәклеген аңлаганнар?

• Йәһвә халкының үткән хезмәт елындагы эшен карап чыккач, сезнең үзегезгә аеруча нәрсә тәэсир итте?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[27—30 биттәге схема]

ЙӘҺВӘ ШАҺИТЛӘРЕНЕҢ 2005 ХЕЗМӘТ ЕЛЫНЫҢ БӨТЕНДӨНЬЯ ОТЧЕТЫ

(Тулы басманы кара)

[31 биттәге карта/иллюстрацияләр]

Паул яхшы хәбәрне вәгазьләр өчен төрле җирләр һәм диңгез буйлап меңләгән километр үткән