Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Нихами китабыннан игътибарга лаек фикерләр

Нихами китабыннан игътибарга лаек фикерләр

Йәһвә сүзе тере

Нихами китабыннан игътибарга лаек фикерләр

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫҢ Езра китабында язылган соңгы вакыйгалардан соң 12 ел вакыт үткән. Озакламый «Иерусалимның яңадан торгызылуы турында боерык чыгарга» тиеш. Бу боерык 70 «атна», яки ел атналарының башлануын күрсәтә, алар азагында Мәсих килергә тиеш (Данил 9:24—27). Нихами китабында Аллаһы халкы һәм Иерусалим стеналарын торгызу турында әйтелә. Ул 12 елдан күбрәк вакыт дәвамындагы мөһим чорны, б. э. к. 456—443 елларны һәм аннан соңгы берникадәр вакытны үз эченә ала.

Бу китапны идарәче Нихами язган. Шушы дулкынландыргыч хәбәрдә ничек тәвәккәл эш итү һәм Йәһвә Аллаһыга тулысынча өметләнү чын гыйбадәт кылуның данлануына китерә икәне тасвирлана. Анда ничек Йәһвә үз ихтыяры үтәлсен өчен вакыйгалар белән идарә итә икәне күрсәтелә. Бу шулай ук көчле һәм батыр җитәкче турындагы хикәя. Нихами китабыннан бүгенге бар чын гыйбадәт кылучылар мөһим сабаклар ала ала. Чыннан да «Аллаһының сүзе тере вә куәтле» (Еврейләргә 4:12).

«СТЕНА ТӨЗЕЛЕП БЕТКӘН»

(Нихами 1:1—6:19)

Нихами Сузы шәһәрендә патша Артаксеркс I Долгорукий сараенда җаваплы урында хезмәт итә. Ул, аның халкы «зур бәладә һәм кимсетелгән хәлдә, һәм Иерусалим стенасы җимерелгән, һәм аның капкалары ут белән яндырылган» дигән хәбәр ишеткәч, бик нык кайгыра башлый. Ул Аллаһыга җитәкчелек сорап эчкерсез дога кыла (Нихами 1:3, 4). Нихаминың кайгыда булуын патша күреп ала һәм аңа Иерусалимга барырга мөмкинлек бирә.

Иерусалимга килгәч, Нихами төнлә шәһәр стеналарын карап чыга һәм яһүдләргә стеналарны яңадан күтәрү турында үз теләген белдерә. Төзү эшләре башлана. Әмма моңа каршы килүчеләр дә табыла. Шулай да Нихами төзелеш эшләрен кыюлык белән алып бара һәм «стена төзелеп бетә» (Нихами 6:15).

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

1:1; 2:1 — Бу ике шигырьдә искә алынган «егерменче ел» бер үк көннән саналамы? Әйе, бу Артаксерксның патша булып идарә итүенең егерменче елы. Әмма бу шигырьләрдә еллар төрлечә санала. Тарихтан шуны беләбез: Артаксеркс патша булып тәхеткә б. э. к. 475 елда утырган. Бабылның күчереп язучылары гадәттә фарсы патшаларының идарә итүләрен нисан (март—апрель) аеннан санаганнар, шуңа күрә Артаксерксның патша булып идарә итүенең беренче елы б. э. к. 474 елның нисан аенда башланган. Шуңа күрә Нихами 2:1 дә әйтелгән патшалык итүнең егерменче елы б. э. к. 455 елының нисан аеннан башланган. Ә Нихами 1:1 дә әйтелгән кислев (ноябрь—декабрь) ае үткән елның — б. э. к. 456 елның кислев ае булган. Нихами бу ай турында Артаксерксның патша булып идарә итүенең егерменче елының кислев ае дип әйтә. Бу очракта ул елларны, бәлки, патшаның тәхеткә утыру көненнән санагандыр. Шунсы да булырга мөмкин: Нихами вакытны яһүдләр безнең көннәрдә «календарь елы» дип атаган календарь буенча санагандыр. Ул календарь буенча, бу ел тишри (сентябрь—октябрь) аеннан башлана. Һәрхәлдә, Иерусалимны яңадан төзү турында боерык б. э. к. 455 елда чыккан булган.

4:17, 18 — Ничек төзү эшләрен башкарганда кеше бер кул белән генә эшли алган? Йөк күтәреп йөргән кешегә бу авыр булмаган. Йөген башына яки җилкәсенә салып, ул бер кулы белән үзенә булышкан, ә «икенчесе белән сөңге тоткан». Ә төзүчеләргә эшләр өчен ике кулы да кирәк булган, шуңа күрә алар үз «кылычларын билләренә тагып» төзегән. Дошманнар һөҗүм итсә, алар үзләрен якларга әзер булган.

5:7 — Нинди мәгънәдә Нихами «аксөякләрне һәм башлык итүчеләрне шелтәләгән»? Бу кешеләр, Муса Канунын бозып, үз милләттәшләреннән бурычка биргәнне арттырып кайтаруларын таләп иткән (Левиләр 25:36; Канун 23:19). Өстәвенә алар зур процент — бер айга «йөздән бер өлешне» (ЯД) сораган, һәм бу бер елга 12 процент булыр иде (Нихами 5:11). Кешеләргә болай да авыр булган: аларга ризык җитмәгән һәм зур салым түләргә туры килгән. Һәм андый процент таләп итү шәфкатьсезлек булган. Аллаһы Канунын кулланып, Нихами аларны «шелтәләгән», ягъни ул аларны ачуланган һәм гаепләгән һәм шуның белән аларның явыз эшләрен фаш иткән.

6:5 — Яшерен хатларны гадәттә сумкага салып мөһерләгәннәр. Ни өчен соң Санаваллат Нихамига «ачык хат» җибәргән? Санаваллат бәлкем, уйлап чыгарылган гаепләүләр барысы өчен билгеле булсын дип, ачык хат җибәргәндер. Ул, күрәсең, бу хат Нихаминың ачуын чыгарачак һәм ул, төзү эшләрен ташлап, үзен яклый башлаячак дип өметләнгән. Яки Санаваллат болай уйлагандыр: хаттагы сүзләр яһүдләр арасында курку таратачак һәм алар эшләрен туктатачак. Нихами куркуга бирешмәгән һәм Аллаһы биргән эшне дәвам иткән.

Безнең өчен сабаклар:

1:4; 2:4; 4:4, 5. Авыр хәлләргә эләккәндә яки җитди карарлар кабул иткәндә, без «армый-талмый дога кылырга» һәм Аллаһы Сүзе һәм аның оешмасы аша алган күрсәтмәләр буенча эш итәргә тиешбез (Римлыларга 12:12).

1:11—2:8; 4:4, 5, 15, 16; 6:16. Йәһвә үз хезмәтчеләренең эчкерсез догаларына җавап бирә (Мәдхия 85:6, 7).

1:4; 4:19, 20; 6:3, 15. Нихами, нечкә күңелле кеше булса да, тәкъвалыкны яклап нык торган, кыю эш иткән һәм моның белән безгә үрнәк калдырган.

1:11—2:3. Нихамига патшаның шәраб бирүчесе булу, ягъни зур дәрәҗәле урын түгел, ә хак Аллаһыга гыйбадәт кылу белән бәйле эшләрдә катнашу чын шатлык китергән. Йәһвәгә хезмәт итү белән бәйле бар нәрсә безнең дә игътибарыбыз үзәгендә булсын һәм безгә чын шатлык китерсен!

2:4—8. Артаксеркс Нихамига Иерусалимга барып аның стеналарын яңадан төзергә рөхсәт иткән. Артаксерксны моңа Йәһвә дәртләндергән. «Су ташкыннары кебек, патшаның күңел теләкләре дә Раббы ихтыярында,— дип әйтелә Гыйбрәтле сүзләр 21:1 дә.— Ул аларны кая теләсә шул тарафка юнәлтә».

3:5, 27. Фекоялеләрнең «иң күренеклеләре» чын гыйбадәт кылу файдасына башкарылган физик эшләрдә катнашуны үз абруйларын төшерү дип санаган. Без алар кебек түгел, ә гади фекоялеләр кебек булыйк: алар әзерлек белән бар эшләрне башкарганнар.

3:10, 23, 28—30. Кайберәүләр Патшалык вәгазьчеләре күбрәк кирәк булган җирләргә күчә ала. Күп кеше, күченмичә, чын гыйбадәт кылу эшләрендә катнаша. Без Патшалык Заллары төзелешендә катнашабыз һәм бәлагә эләккән кешеләргә булышабыз, ә иң мөһим эшебез — бу Патшалыкны вәгазьләү эше.

4:14. Каршы килүләр белән очрашканда, без дә, «бөек һәм куркыныч Ходайны» истә тотып, куркуны җиңә алабыз.

5:14—19. Мәсихче күзәтчеләр өчен идарәче Нихами басынкылык, фидакарьлек һәм акыллылык ягыннан искиткеч үрнәк калдырган. Ул, Аллаһы Канунына карата ашкынучан булса да, үз файдасын эзләп башкалар өстеннән хакимлек итмәгән. Киресенчә, ул җәберләнгән һәм ярлы кешеләр турында кайгыртучанлык күрсәткән. Юмартлык турында әйткәндә, Нихами Аллаһының бар хезмәтчеләренә яхшы үрнәк калдырган.

«ЯХШЫ [СҮЗ] БЕЛӘН МИНЕ ИСКӘ АЛ, АЛЛАҺЫМ»

(Нихами 7:1—13:31)

Иерусалим стеналары төзелеп беткәч, Нихами стена капкаларын куя һәм шәһәрне саклар өчен тиешле чаралар күрә. Ул халык санын исәпкә алып, аларның шәҗәрәләрен төзи. Халык «Су капкасы каршысында урнашкан мәйданга» җыелгач, рухани Езра Муса Канунын укый һәм Нихами белән левиләр Канунны кешеләргә аңлатып бара (Нихами 8:1). Чатырлар бәйрәме турында белгәч, алар аны шатлык белән үткәрәләр.

Тагын бер тапкыр җыелгач, «Исраил орлыгы» үз халкының гөнаһларын таный, һәм левиләр Аллаһының Исраилгә эшләгән эшләрен сөйли, һәм халык «Аллаһы кануны буенча эшләргә» ант бирә (Нихами 9:1, 2; 10:29). Иерусалимда яшәүче кешеләрнең саны әз. Шуңа күрә шәһәрдә яшәмәгән халык шобага сала һәм 10 кешенең берсе шәһәргә күчә. Шуннан соң стеналарның тантаналы багышлануы шатлык белән үтә, һәм «Иерусалим шатлыгы еракка ишетелә» (Нихами 12:43). Иерусалимда 12 ел яшәгәннән соң, Нихами Артаксеркс янына үз вазифасын үтәргә кайта. Тиздән яһүдләрнең тәртибе бозыла. Иерусалимга кайткач, Нихами бу хәлне төзәтер өчен тәвәккәл эшләр башкара. Ә үзе өчен тыйнаклык белән: «Яхшы [сүз] белән мине искә ал, Аллаһым»,— дип сорый (Нихами 13:31).

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

7:6—67 — Зеруббабел белән Иерусалимга кайткан калдык исемлеген Нихами һәм Езра төзегән. Ни өчен һәр гаилә турында алар төрле саннар китергән? (Езра 2:1—65) Бәлкем, моның сәбәбе Езра белән Нихаминың төрле чыганаклар белән куллануы булгандыр. Мәсәлән, кайтырга дип язылган кешеләрнең саны, бәлкем, кайткан кешеләр саныннан аерылып торгандыр. Шулай ук үзләрен кемнең нәселеннән икәнен ачыклый алмаган кайбер яһүдләр моны, күрәсең, соңрак эшләгәннәр, бу да саннар аерылып торуына сәбәп булгандыр. Әмма хәбәрләрнең икесендә дә бер сан китерелә: җырчылар белән колларны исәпкә алмаганда, башта кайткан кешеләрнең саны 42 360 булган.

10:34 — Ни өчен кешеләр утын китерергә тиеш булган? Муса Канунында утын китерү турында күрсәтмә булмаган. Бу таләп утын кирәк булганга кертелгән. Корбан китерү урынында корбаннарны яндырыр өчен бик күп утын кирәк булган. Күрәсең, аны әзерләр өчен гыйбадәтханәдә коллар булып хезмәт иткән, исраилле булмаган нефинейләр әз булган. Шуңа күрә, утынны чиратлап китерер өчен, шобага салганнар.

13:6 — Нихами Иерусалимда күпме вакыт булмаган? Изге Язмаларда «берничә көн үткәч» яки, сүзгә-сүз тәрҗемә итсәк, «көннәр азагында» Нихами, Иерусалимга берникадәр вакытка кайтыр өчен, патшадан китәргә рөхсәт сораган диелә. Шуңа күрә аның күпме вакыт булмаганын билгеләп булмый. Иерусалимга кайткач, Нихами мондый хәл күрә: руханиларга тиешле ярдәм күрсәтелми, шимбә көне турында закон үтәлми. Күп кешеләр хатынлыкка чит милләт хатыннарын алганнар, һәм бу никахтан туган балалар хәтта яһүд телен дә белми. Мондый начар хәл шуны күрсәтә: Нихами монда, күрәсең, бик озак вакыт булмаган.

13:25, 28 — Нихами, яһүдләрне Аллаһы кануннарын бозганы өчен «шелтәләүдән» тыш, тагын нәрсә эшләгән? Нихами «аларны каһәрләгән», ягъни ул Аллаһы Канунында язылган җәзаларны санап чыккан. Ул, күрәсең, кайбер ир-атларга каршы хокук чаралары куллану турында указ чыгарган һәм шулай итеп аларны «кыйнаган». Үзенең ачуын күрсәтеп, ул «аларның чәчләрен йолкыган». Ул шулай ук Хоронит халкыннан булган Санаваллатның кызына өйләнгән баш рухани Елишавның оныгын куып чыгарган.

Безнең өчен сабаклар:

8:8. Аллаһы Сүзенә өйрәтүчеләр буларак, без аны «аңлатып бирәбез». Моның өчен без аны яхшы итеп укыйбыз, сөйләгәндә кирәкле басым ясыйбыз һәм Изге Язмада әйтелгәннәрне, алар ничек кулланыла икәнен төшендереп, төгәл аңлатып бирәбез.

8:10. «Ходай каршында шатлык» рухи ихтыяҗларыңны аңлаудан һәм аларны канәгатьләндерүдән һәм теократик күрсәтмәләр буенча эш итүдән килә. Шуңа күрә Изге Язмаларны тырышып өйрәнү, мәсихчеләр очрашуларына даими йөрү, Патшалыкны вәгазьләүдә һәм шәкертләр әзерләү эшендә ашкынып катнашу бик мөһим!

11:2. Мирас итеп алынган җирләрне калдырып Иерусалимга күченү өчен кешегә акча сарыф итәргә кирәк булган. Шулай ук күченү аңа уңайсызлыклар китергән. Моны үз теләге белән башкарган кешеләр фидакарьлек рухы күрсәткәннәр. Без дә, кардәшләргә конгрессларда һәм башка очракларда хезмәт күрсәткәндә, мондый рух күрсәтә алабыз.

12:31, 38, 40—42. Җырлау — бу Йәһвәне мактар өчен һәм аңа үз рәхмәтләребезне белдерер өчен яхшы мөмкинлек. Без мәсихчеләр белән бергә җыелганда җырларны чын күңелдән башкарырга тиеш.

13:4—31. Материализм, бозык тәртип һәм мөртәтлек тормышыбызга үтеп кермәсен өчен, без сак булырга тиеш.

13:22. Нихами үзенең Аллаһы алдында хисап бирергә тиешлеген бик яхшы аңлаган. Безгә дә Йәһвәгә хисап бирергә тиеш икәнебезне истә тотарга кирәк.

Безгә Йәһвә фатихасы кирәк!

«Әгәр йортларны Ходай салдырмаса,— дип җырлаган мәдхия җырлаучы,— төзүчеләр юкка гына тырыша» (Мәдхия 126:1). Нихами китабы бу сүзләрнең дөреслеген ачык итеп күрсәтә!

Сабак шул: әгәр берәр эшебездә уңышлы булырга теләсәк, безгә Йәһвә фатихасы кирәк. Чын гыйбадәт кылу тормышыбызда беренче урында торса гына, без Йәһвә фатиха бирәчәк дип көтә алабыз. Шуңа күрә Нихами кебек булыйк.

[16 биттәге иллюстрация]

«Су ташкыннары кебек, патшаның күңел теләкләре дә Раббы ихтыярында»

[17 биттәге иллюстрация]

Нечкә күңелле, әмма эштә кыю булган Нихами Иерусалимга килә

[18, 19 биттәге иллюстрация]

Аллаһы Сүзен ничек аңлатып бирергә икәнен син беләсеңме?