Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аллаһы ниятен үтәү өчен «эшләрне алып бару»

Аллаһы ниятен үтәү өчен «эшләрне алып бару»

Аллаһы ниятен үтәү өчен «эшләрне алып бару»

«[Аллаһы] һәммәсен Үз... ихтыяры белән булдыра» (ЭФЕСЛЕЛӘРГӘ 1:11).

1. 2006 елның 12 апрель көнендә Йәһвә Шаһитләренең бар җыелышларында нинди очрашу үтәчәк?

ЧӘРШӘМБЕ көнне кич белән 2006 елның 12 апрелендә якынча 16 миллион кеше Гайсә үлемен искә алу Кичәсен билгеләп үтәргә җыелачак. Кичә үткәрелгән урыннарда төче икмәк һәм кызыл шәраб булачак. Икмәк — Мәсих тәненең, шәраб — аның түгелгән канының символлары. Башта искә алу Кичәсенең мәгънәсен аңлата торган нотык булачак. Шуннан соң кешеләр символларны — икмәкне, аннан соң шәрабны, бер-берсенә биреп, бар җыелган кеше аша үткәрәчәк. Йәһвә Шаһитләренең чагыштырмача әз җыелышларында бу символлардан бер яки берничә кеше авыз итәчәк. Әмма күпчелек җыелышларда беркем дә алардан авыз итмәячәк. Ни өчен символлардан күктә яшәргә өметләнгән әз санлы мәсихчеләр генә авыз итә, ә җирдә яшәргә өметләнгән күпчелек мәсихчеләр моны эшләми?

2, 3. а) Ничек Йәһвә үз нияте буенча иҗат иткән? б) Йәһвә җирне һәм кешеләрне нәрсә өчен яраткан?

2 Йәһвә Аллаһының нияте бар. Аны үтәп, ул «һәммәсен Үз... ихтыяры белән булдыра» (Эфеслеләргә 1:11). Башта ул үзенең бердәнбер Улын барлыкка китергән (Яхъя 1:1, 14; Ачылыш 3:14). Шуннан соң үз Улы белән Йәһвә башка рухи улларын, ягъни фәрештәләрне, һәм Галәмне, шул исәптән җирне барлыкка китергән һәм анда яшәр өчен кешене яраткан (Әюб 38:4, 7; Мәдхия 102:19—21; Яхъя 1:2, 3; Көлессәйлеләргә 1:15, 16).

3 Аллаһы җирне анда кешеләрне сынап, лаеклы булганнарны үзе янына күккә алыр өчен барлыкка китергән дип өйрәтәләр христиан чиркәүләрендә. Әмма Йәһвәнең максаты андый булмаган, ул җирне «яшәр өчен» барлыкка китергән (Ишагыйя 45:18). Аллаһы җирне кешеләр өчен, ә кешеләрне җир өчен яраткан (Мәдхия 113:24). Җир шары тулысынча оҗмахка әйләнергә тиеш булган. Анда тәкъва кешеләр яшәргә һәм аны эшкәртеп сакларга тиеш булган. Беренче ике кеше берәр кайчан күктә яшәргә тиеш булганмы? Юк, Аллаһының андый нияте булмаган (Яратылыш 1:26—28; 2:7, 8, 15).

Йәһвә ниятенең үтәлеше сорау астында

4. Ничек кешелек тарихының иң башында Йәһвәнең хакимлеге шик астына алынган булган?

4 Аллаһының рухи улларының берсе фетнә күтәргән. Ул, Аллаһы бүләк иткән ихтыяр иреген дөрес кулланмыйча, Йәһвә ниятенең үтәлешенә комачаулый башлаган, Йәһвәне яраткан һәм аңа буйсынган затлар арасында булган тынычлыкны бозган. Шайтан Адәм белән Хауваны Аллаһыдан бәйсез булып яшәргә котырткан (Яратылыш 3:1—6). Ул Аллаһының куәтен түгел, ә аның хакимлек итүенең гаделлеген һәм аның идарә итәргә хокукын шик астына алган. Шулай итеп, Йәһвәнең хакимлеге турында бәхәсле сорау монда, җирдә, кешелек тарихының иң башында күтәрелгән булган.

5. Тагын нинди сорау күтәрелгән булган, һәм кемгә ул кагылган?

5 Әюб яшәгән көннәрдә Шайтан тагын бер сорау күтәргән. Ул Галәмдә хакимлек итү турындагы сорау белән бәйле. Шайтан фәрештәләр белән кешеләрнең эчкерсезлеген шик астына алган. Шайтанның сүзләрендә мондый фикер яңгыраган: алар Йәһвәгә үз файдаларын эзләгәнгә генә буйсыналар һәм хезмәт итәләр, ә сыналсалар, алар Аллаһыдан ваз кичәчәк (Әюб 1:7—11; 2:4, 5). Шайтан күтәргән сорау Йәһвәнең җирдәге хезмәтчесенә кагылган булса да, шул ук вакыт ул Аллаһының рухи улларына да, хәтта Йәһвәнең бердәнбер Улына да кагылган.

6. Ничек Йәһвә үз ниятенә һәм үз исеменең мәгънәсенә тугры калган?

6 Үз ниятенә һәм үз исеменең мәгънәсенә тугры Йәһвә үзенә Пәйгамбәр һәм Коткаручы булырга биргән *. Ул Шайтанга болай дигән: «Синең белән хатын-кыз арасына, синең токымың белән аның нәселе арасына дошманлык җебе сузачакмын. Аның нәселе [орлыгы] сиңа сугып башыңны ярыр, син исә аны үкчәсеннән чагарсың» (Яратылыш 3:15). Йәһвә «хатын-кызның» Орлыгы, ягъни үз оешмасының күктәге өлеше аша Шайтанның күтәргән соравына җавап кайтарырга һәм Адәм буыннарына азатлыкка һәм тормышка өмет бирергә җыенган (Римлыларга 5:21; Гәләтиялеләргә 4:26, 31).

Аллаһы ихтыярының яшерен максаты

7. Рәсүл Паул аша Йәһвә үзенең нинди ниятен ачкан?

7 Ничек Йәһвә үз ниятен үтәр өчен эшләрне алып бара? Моны рәсүл Паул Эфес мәсихчеләренә хат язганда яхшы итеп аңлатып бирә. Ул болай дип язган: «Ул... безгә Үз ихтыярының яшерен максатын белдерде. Аның [«эшләрне алып барыр өчен үзендә уйлап куйган», ЯД] бу нияте... моннан гыйбарәт: билгеләнгән вакыт җиткәч, күк һәм җирдә булганнарның барысын да Мәсихтә бер итеп берләштерү» (Эфеслеләргә 1:9, 10). Йәһвәнең данлы нияте — Галәмдә аны яраткан һәм бердәмлектә аның хакимлегенә буйсынган затларның яшәве (Ачылыш 4:11). Ул вакытта Шайтанның ялганы фаш ителәчәк, Йәһвә исеме изгеләндерелгән булачак, ә аның изге нияте «күктәге кебек, җирдә дә» үтәләчәк (Маттай 6:10).

8. «Эшләрне алып бару» дип тәрҗемә ителгән сүз нинди мәгънә йөртә?

8 Рәсүл Паул сүзләре буенча, Йәһвә нияте «эшләрне алып бару» аша үтәлгән булачак. Монда Паул «өй хуҗалыгын алып бару» дигән мәгънә йөртә торган сүз куллана. Бу сүз берәр хакимият органын, мәсәлән Мәсих идарәсе астындагы Патшалыкны аңлатмый *. Йәһвәнең үз ниятен үтәгәндә эшләрне алып баруы «яшерен максат» белән бәйле. Бу максатны ул гасырлар дәвамында ача барган (Эфеслеләргә 1:10; 3:9).

9. Ничек Йәһвә әкренләп үз ихтыярының яшерен максатын ачкан?

9 Йәһвә килешүләр төзегән, һәм алар аша Едем бакчасында вәгъдә ителгән аның Орлык турындагы ниятенең ничек үтәләчәге әкрен генә ачыла барган. Ибраһим белән төзелгән килешү аша вәгъдә ителгән Орлыкның Ибраһим нәселеннән җиргә киләчәге ачылган, һәм бу Орлык аша «җир йөзендәге барлык халыкларның» фатиха алачагы билгеле булган. Бу килешү буенча, Орлыкның төп өлешенә башкалар да кушылырга тиеш булган (Яратылыш 22:17, 18). Исраил халкы белән төзелгән Канун килешүе Йәһвә «руханилар патшалыгы» төзергә тели икәнен күрсәткән (Чыгыш 19:5, 6). Давыт белән төзелгән килешүдән Орлыкның мәңге патшалык итәчәге ачылган (2 Патшалык 7:12, 13; Мәдхия 88:4, 5). Канун килешүе, яһүдләрне Мәсихне кабул итәргә әзерләп, үз ролен үтәгәч, Йәһвә үз ниятенең үтәлеше турында тагын да күбрәк ачкан (Гәләтиялеләргә 3:19, 24). Орлыкның төп өлеше белән бәйле булганнар, алдан әйтелгәнчә, «руханилар патшалыгы» булачак. Алар белән — яңа рухи «Исраил» белән «яңа килешү» төзелгән булачак (Иремия 31:31—34; Еврейләргә 8:7—9) *.

10, 11. а) Ничек Йәһвә вәгъдә ителгән Орлыкның кем икәнен күрсәткән? б) Ни өчен Аллаһының бердәнбер Улы җиргә килгән?

10 Аллаһы, үз ниятен үтәр өчен, «эшләрне алып барган», һәм алдан әйтелгән Орлык җиргә билгеләнгән вакытта килгән. Йәһвә Җәбраил фәрештәне Мәрьям исемле кыз янына җибәргән һәм Мәрьямгә ул Гайсә исемле угыл тудырачак дип әйтергә кушкан. «Ул [Гайсә] бөек булачак, Аллаһы Тәгаләнең Улы дип аталачак. Раббы Аллаһы Аңа борынгы бабасы Давытның тәхетен бирәчәк, Ул Ягъкуб халкы өстеннән мәңгегә патшалык итәчәк, Аның патшалыгының ахыры булмаячак»,— дип әйткән аңа фәрештә (Лүк 1:32, 33). Шулай итеп вәгъдә ителгән Орлыкның кем булачагы ачылган (Гәләтиялеләргә 3:16; 4:4).

11 Йәһвәнең бердәнбер Улы җиргә килергә һәм ахырга кадәр сыналырга тиеш булган. Шайтанга ахыргы җавап биреләчәкме? Бу тулысынча Гайсәгә бәйле булган. Ул үз Әтисенә тугры булып калачакмы? Бу яшерен максатның, ягъни изге сернең өлеше булган. Соңрак Паул Гайсә ролен болай аңлатып биргән: «Иман серенең бөек булуы бәхәссез: ул [Гайсә] тәндә пәйда булды, Изге Рух тарафыннан хак дип күрсәтелде, Аны фәрештәләр күрде, Ул халыклар арасында вәгазьләнде, дөньяда иман белән кабул ителде, дан белән күккә ашты» (1 Тимутегә 3:16). Әйе, үлеменә кадәр тугры калып, Гайсә Шайтан күтәргән сорауга ахыргы җавап биргән. Әмма изге сернең кайбер өлешләре әлегә ачыкланмыйча калган.

«Аллаһы Патшалыгының серләре»

12, 13. а) «Аллаһы Патшалыгы серләренең» бер өлеше нинди? б) Билгеле сандагы кешеләрне күктә яшәргә әзерләр өчен, Йәһвәгә нәрсә эшләргә кирәк булган?

12 Бер тапкыр Гәлиләядә вәгазьләп йөргәндә, Гайсә Мәсих изге сернең Аллаһы Патшалыгы белән тыгыз бәйләнештә булуын күрсәткән. Ул шәкертләренә: «Сезгә Күкләр Патшалыгының [«Аллаһы Патшалыгының», Марк 4:11] серләрен белү бирелгән»,— дип әйткән (Маттай 13:11). Бу сернең бер өлеше Йәһвәнең «кечкенә көтүне», 144 000 кешене сайлавы булган. Алар, орлыкның өлеше буларак, аның Улы белән күктә идарә итәргә тиеш булган (Лүк 12:32; Ачылыш 14:1, 4).

13 Кешеләр җирдә яшәр өчен яратылган, шуңа күрә, алар күккә китә алсын өчен, Йәһвәгә аларны «яңа зат итеп яратырга» кирәк булган (2 Көринтлеләргә 5:17). Күктә яшәү өметенә ия булган кешеләрнең берсе — рәсүл Петер болай дип язган: «Раббыбыз Гайсә Мәсихнең Аллаһысына һәм Атасына дан! Ул Үзенең бөек мәрхәмәте белән Гайсә Мәсихне үледән терелтү аша безне яңадан тудырды һәм безгә тере өмет бирде. Ул моны күкләрдә сезнең өчен сакланган черемәс, пакь, шиңмәс мирасыгыз булсын өчен эшләде» (1 Петер 1:3, 4).

14. а) Ничек «Аллаһы Патшалыгының серләре» яһүд булмаганнар белән бәйле? б) Нәрсә ярдәмендә без «Аллаһының тирәнлекләрен» аңлыйбыз?

14 Күктәге киләчәк хөкүмәткә кагылышлы изге сернең тагын бер өлеше бар: Йәһвә Мәсих белән күктә идарә итүчеләр санына яһүд халкыннан булмаган кешеләрне кертергә карар иткән. Паул Йәһвәнең «эшләрне алып баруының» бу ягын болай дип аңлаткан: «Әүвәлге заманнарда бу сер кешеләргә мәгълүм ителмәде. Хәзер исә Аллаһы аны Рух аркылы изге рәсүлләренә һәм пәйгамбәрләренә ачып бирде. Бу сер шуннан гыйбарәт: Мәсих Гайсә бәрабәренә, Яхшы хәбәр аркылы яһүдләр белән бергә яһүд булмаганнар да — варисташлар, бер тәннең әгъзалары һәм Аллаһы биргән вәгъдәне уртаклашучылар» (Эфеслеләргә 3:5, 6). Бу изге серне аңлау «изге рәсүлләргә» ачылган булган. Нәкъ шулай ук бүген дә, изге рухның ярдәме булмаса, без «Аллаһының тирәнлекләрен» аңлый алмас идек (1 Көринтлеләргә 2:10; 4:1; Көлессәйлеләргә 1:26, 27).

15, 16. Ни өчен Йәһвә Мәсих белән идарә итәргә кешеләрне сайлаган?

15 Сион тавында Бәрән белән бергә торучы «җирдә яшәгәннәр арасыннан йолып алынган йөз кырык дүрт мең кеше» турында алар «кешеләр арасыннан йолып алынганнар, Аллаһыга һәм Бәрәнгә [Гайсә Мәсихкә] багышланган беренче уңышлар» дип әйтелә (Ачылыш 14:1—4). Йәһвә үзенең күктәге Улын Едем бакчасында әйтелгән орлыкның төп өлеше итеп сайлаган. Әмма ни өчен соң ул Гайсә белән бергә идарә итәр өчен кешеләрне сайлап алган? Бу билгеле сандагы кешеләр Йәһвә «нияте буенча чакырылган», һәм бу аның «максаты һәм изге нияте» буенча булган дип аңлата рәсүл Паул (Римлыларга 8:17, 28—30; Эфеслеләргә 1:5, 11; 2 Тимутегә 1:9).

16 Йәһвәнең нияте — үзенең бөек һәм изге исемен изгеләндерү һәм үзенең хакимлеген аклау. Йәһвә «эшләрне алып баруда» үзенең бөек акыллылыгын күрсәткән һәм үзенең бердәнбер Улын, ул ахырга кадәр сыналсын өчен, җиргә җибәргән. Өстәвенә Йәһвә мондый карарга килгән: Мәсих җитәкчелегендәге Аллаһы Патшалыгына Улы белән идарә итәр өчен кешеләр керәчәк. Алар Гайсә кебек үлемнәренә кадәр тугры калачак (Эфеслеләргә 1:8—12; Ачылыш 2:10, 11).

17. Мәсих һәм аның белән идарә итүчеләрнең кайчандыр җирдә яшәгәннәре ни өчен безне шатландыра?

17 Үз Улын җиргә җибәреп һәм күктәге Патшалыкта Мәсихнең булачак варисташларын кешеләрдән сайлап, Йәһвә Адәм буыннарына бөек яратуын күрсәткән. Йәһвәнең Һабилдан алып башка бар хезмәтчеләренә бу нинди файда китерә? Тумыштан гөнаһлы һәм үлем коллыгында торган камил булмаган кешеләр рухи һәм физик яктан савыктырылган булачак һәм Йәһвәнең кешелеккә карата башлангыч нияте буенча камил булачаклар (Римлыларга 5:12). Безне, җирдә мәңгелек тормышны көткән кешеләрне, шунсы бик нык юата: күктәге Патша, җирдә хезмәт иткән вакыттагы кебек, безгә ярату, игелек күрсәтәчәк, безнең хәлгә керә алачак (Маттай 11:28, 29; Еврейләргә 2:17, 18; 4:15; 7:25, 26). Мәсих белән күктә патшалар һәм руханилар булып тугры ир-атлар һәм хатын-кызлар хезмәт итәчәк. Алар да камилсезлекләре белән көрәшкән һәм без кичергән авырлыклар белән очрашкан. Бу да безгә юаныч бирә! (Римлыларга 7:21—25).

Йәһвә нияте үтәләчәк

18, 19. Ни өчен без рәсүл Паулның Эфеслеләргә 1:8—11 дә язылган сүзләрен хәзер яхшырак аңлыйбыз һәм чираттагы мәкаләдә нәрсә карап чыгарбыз?

18 Хәзер без Паулның Эфеслеләргә 1:8— 11 дә майланган мәсихчеләргә язган сүзләрен яхшырак аңлыйбыз. Аның сүзләре буенча, Йәһвә аларга «Үз ихтыярының яшерен максатын» ачкан, аларны Мәсих белән варисташлар итеп «сайлап алган» һәм алар «Үз... ихтыяры белән булдыручының... максаты буенча» алдан билгеләнгән. Без Йәһвәнең «эшләрне алып баруы» аның ниятенең үтәлүенә искиткеч рәвештә булыша икәнен күрәбез. Бу безгә шулай ук шуны аңларга ярдәм итә: ни өчен Гайсә үлемен искә алу Кичәсендә әз санлы мәсихчеләр генә символлардан авыз итә.

19 Күктә яшәргә өметләнгән мәсихчеләр өчен Мәсихнең үлемен искә алу Кичәсе нинди мәгънә йөртә? Ни өчен җирдә яшәргә өметләнгән миллионлаган мәсихчеләр Кичәнең символик мәгънәсе белән аеруча кызыксынырга тиеш? Моны чираттагы мәкаләдән белербез.

[Искәрмәләр]

^ 6 абз. Йәһвә исеме «Ул булырга бирә» дигән мәгънә йөртә. Йәһвә үз ниятен үтәр өчен кем булырга кирәк, шул була ала (Чыгыш 3:14, ЯД).

^ 8 абз. Паул сүзләреннән шул күренә: «эшләрне алып бару» инде ул яшәгән көннәрдә булган. Ә Аллаһы Патшалыгы, Изге Язма буенча, 1914 елда урнаштырылган.

^ 9 абз. Аллаһы ниятенең үтәлешенә кагылышлы килешүләр «Күзәтү манарасы» (рус), 1989 ел, 1 июль санының 10—15 нче битләрендә җентекләбрәк аңлатыла.

Кабатлау өчен сораулар

• Ни өчен Йәһвә җирне һәм кешеләрне барлыкка китергән?

• Ни өчен Йәһвәнең бердәнбер Улына җирдә сынаулар аша үтәргә кирәк булган?

• Ни өчен Йәһвә Мәсих белән идарә итәр өчен кешеләрне сайлаган?

[Өйрәнү өчен сораулар]