Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Күк һәм җирдә булганнарны җыю

Күк һәм җирдә булганнарны җыю

Күк һәм җирдә булганнарны җыю

«Аның... нияте... күк һәм җирдә булганнарның барысын да Мәсихтә бер итеп берләштерү» (ЭФЕСЛЕЛӘРГӘ 1:9, 10).

1. Җиргә һәм күккә карата Йәһвә нияте нинди?

БАР Галәмдә тынычлык! Бу — «тынычлык Аллаһысы» Йәһвәнең искиткеч нияте (Еврейләргә 13:20). Ул рәсүл Паулны «күк һәм җирдә булганнарның барысын да Мәсихтә бер итеп берләштерү» хакындагы нияте турында язарга рухландырган (Эфеслеләргә 1:9, 10). Бу шигырьдә «берләштерү» яки җыю дип тәрҗемә ителгән фигыль нәрсәне аңлата? Изге Язмалар белгече Дж. Б. Лайтфут болай дип яза: «Бу сүз Галәмдәге бар нәрсәнең гармониядә булуын аңлата. Галәмдә ят яки үзара туры килми торган нәрсәләр башка булмаячак, ә бар нәрсә Мәсихтә берләшәчәк. Гөнаһ һәм үлем, кайгы һәм уңышсызлыклар, авырту һәм газаплар булмаячак».

«Күктә... булганнарның барысы»

2. Җыярга кирәк булган «күктәге... барысы» кем алар?

2 Рәсүл Петер чын мәсихчеләрнең искиткеч өметләре турында болай дип язган: «Без, Аллаһының вәгъдәсенә инанып, гаделлек хакимлек итә торган яңа күкне һәм яңа җирне көтәбез» (2 Петер 3:13). Монда вәгъдә ителгән «яңа күк» — яңа хөкүмәт, Мәсих идарәсе астындагы Патшалык. Паул Эфес мәсихчеләренә язган хатында искә алган «күктә... булганнарның барысы» кабат «Мәсихтә бер итеп берләштерелгән» булачак. Алар Мәсих белән күктә идарә итәчәк һәм аларның саны билгеләнгән (1 Петер 1:3, 4). Шул 144 000 Аллаһының майланган хезмәтчесе, Мәсих белән аның күктәге Патшалыгында варисташлар булыр өчен, «җирдә яшәгәннәр арасыннан», «кешеләр арасыннан» йолып алынган (Ачылыш 5:9, 10; 14:3, 4; 2 Көринтлеләргә 1:21; Эфеслеләргә 1:11; 3:6).

3. Ни өчен әлегә җирдә яшәүче майланган мәсихчеләр турында алар «күкләрдә... утыртылган» дип әйтеп була?

3 Майланган мәсихчеләр рухтан «яңадан туалар» һәм Йәһвәнең рухи балалары булып китәләр (Яхъя 1:12, 13; 3:5—7). Йәһвә аларны «Үз балалары итә», һәм алар Гайсәнең кардәшләре булып китә (Римлыларга 8:15; Эфеслеләргә 1:5). Шуңа күрә әлегә җирдә яшәүче майланган мәсихчеләр турында алар «Мәсих Гайсә белән бергә... күкләрдә... янәшә утыртылган» дип әйтелә (Эфеслеләргә 1:3; 2:6). Алар «вәгъдә ителгән Изге Рух белән... мөһерләнгән», шуңа күрә бу югары рухи урында торалар, һәм изге рух алар өчен күктә саклап тотыла торган мирасның «ышанычлы дәлиле булып» тора (Эфеслеләргә 1:13, 14; Көлессәйлеләргә 1:5). Димәк, «күктә... булганнарның барысы» — бу майланган мәсихчеләр, һәм Йәһвә аларның санын алдан билгеләгән.

Җыю башлана

4. «Күктә... булганнарның барысын» җыю кайчан һәм ничек башланган?

4 Йәһвә нияте буенча, «билгеләнгән вакыт җиткәч» «күктә... булганнарның барысын» җыю башланырга тиеш булган (Эфеслеләргә 1:10). Бу вакыт б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә килеп җиткән. Ул көнне рәсүлләр һәм ир-атлар белән хатын-кызлардан торган Гайсә шәкертләре изге рух белән сугарылган булган (Рәсүлләр 1:13—15; 2:1—4). Бу шуны исбатлаган: гамәлгә яңа килешү кертелгән, һәм мәсихчеләр җыелышы һәм яңа халык — рухи Исраил, «Аллаһының Исраиле» туган (Гәләтиялеләргә 6:16, искәрмәне кара; Еврейләргә 9:15; 12:23, 24).

5. Ни өчен Йәһвә яһүдләр урынына яңа «халык» булдырган?

5 Канун килешүендә торган яһүд халкы, Исраил, «руханилар патшалыгы һәм изге халык була» алмаган (Чыгыш 19:5, 6). Гайсә яһүдләрнең дини җитәкчеләренә: «Аллаһы Патшалыгы сездән алынып, аның җимешен китерүче халыкка биреләчәк»,— дип әйткән (Маттай 21:43). Бу халыкны, рухи Исраилне, майланган мәсихчеләр тәшкил итә, алар белән яңа килешү төзелгән. Рәсүл Петер аларга болай дип язган: «Сез — караңгылыктан Үзенең гаҗәеп яктылыгына Чакыручының шөһрәтле эшләрен игълан итү өчен сайланган нәсел, патша-руханилар, изге халык, Аллаһының Үз халкы. Кайчандыр сез хәтта халык та түгел идегез, ә хәзер Аллаһы халкы булдыгыз» (1 Петер 2:9, 10). Яһүд халкы башка Йәһвә белән килешүдә тормаган (Еврейләргә 8:7—13). Гайсә Мәсих алдан әйткәнчә, Аллаһы Патшалыгына керү хөрмәте яһүдләрдән алынып, рухи Исраилнең 144 000 кешесенә бирелгән булган (Ачылыш 7:4—8).

Патшалык турында килешү

6, 7. Гайсә үзенең рухтан туган кардәшләре белән нинди махсус килешү төзегән, һәм бу алар өчен нәрсә аңлата?

6 Гайсә үз үлемен искә алу Кичәсен гамәлгә керткән көннең кичендә үзенең тугры рәсүлләренә болай дигән: «Минем бар сынауларымда сез һаман Минем белән кала бирдегез. Һәм, Атам Миңа биргән кебек, Мин дә сезгә патшалык итү хокукын бирәм [«Патшалык турында килешү төзим», ЯД]. Шулай итеп, сез Минем Патшалыгымдагы табында ашаячаксыз, эчәчәксез һәм, Исраилнең унике кабиләсе өстеннән хакимлек итеп, тәхетләрдә утырачаксыз» (Лүк 22:28—30). Гайсә махсус килешү турында сүз алып барган, бу килешүне ул 144 000 рухтан туган кардәшләре белән төзегән. Аларга «үлгәнгә тикле тугры булып» калырга һәм «җиңүчеләр» булырга кирәк булган (Ачылыш 2:10; 3:21).

7 Бу кечкенә төркемне тәшкил итүчеләр җирдә кеше тәнендә мәңге яшәү мөмкинлекләреннән баш тарткан. Алар Мәсих белән күктә идарә итәчәкләр һәм, тәхетләргә утырып, кешелекне хөкем итәчәкләр (Ачылыш 20:4, 6). Әйдәгез, майланган мәсихчеләргә кагылышлы һәм ни өчен «башка сарыклар» Кичәдә символлардан авыз итмәгәнен күрсәтүче башка өзекләрне карап чыгыйк (Яхъя 10:16).

8. Икмәктән авыз итеп, майланган мәсихчеләр нәрсә күрсәтә? (13 нче биттәге рамканы карагыз.)

8 Майланган мәсихчеләр Гайсә кебек газап чигә һәм Гайсә кебек үләргә әзер. Майланганнар санына керүче Паул «Мәсихкә ия булу хакына... Мәсихне һәм Аның үледән терелүе кодрәтен белер» өчен һәм «Аның газапларын уртаклашыр» өчен һәркайсы корбанга әзер булуы турында әйткән. Ул хәтта Гайсәнең «үлемендә Аңа охшашлы булырга» әзер булган (Филиппуйлыларга 3:8, 10). Күп кенә майланган мәсихчеләр үзләренең кеше тәннәрендә «аның үлемен һәрвакыт» йөртәләр (2 Көринтлеләргә 4:10).

9. Кичәдә кулланыла торган икмәк нинди тәннең символы булып тора?

9 Кичәне гамәлгә керткәндә, Гайсә икмәк турында: «Бу — Минем тәнем»,— дигән (Марк 14:22). Ул үзенең кеше тәне турында әйткән, тиздән аның тәне кыйналырга һәм канга батырга тиеш булган. Ачыткысыз салынган икмәк бу тәннең тиешле символы булган. Ни өчен? Чөнки Изге Язмаларда ачыткы гөнаһ яки кимчелек символы булып тора (Маттай 16:4, 11, 12; 1 Көринтлеләргә 5:6—8). Гайсә камил булган, һәм аның кеше тәне гөнаһсыз булган. Ул үзенең камил тәнен «Аллаһы белән татулаштыручы корбан» итеп тәкъдим итә алган (Еврейләргә 7:26; 1 Яхъя 2:2). Аның корбаны мәңге күктә яшәргә өметләнгән тугры мәсихчеләргә дә һәм мәңге җирдәге оҗмахта яшәргә өметләнгән тугры мәсихчеләргә дә файда китерергә тиеш булган (Яхъя 6:51).

10. Кичәдә шәрабтан авыз итүчеләр ничек итеп «Мәсих канында катнаша»?

10 Майланган мәсихчеләр Кичәдә авыз итә торган шәраб турында Паул болай дип язган: «Без рәхмәт белдергән шөкрана касәсе Мәсих канына катнашу түгелме?» (1 Көринтлеләргә 10:16). Ничек шәрабтан авыз итүчеләр «Мәсих канында катнаша»? Әлбәттә, алар йолым корбанын китерүдә катнашмыйлар, чөнки үзләре йолымга мохтаҗ. Гайсә Мәсихнең йолым корбанының көченә иман итү аша аларның гөнаһлары кичерелә, һәм алар күктә яшәр өчен тәкъва дип игълан ителәләр (Римлыларга 5:8, 9; Титуска 3:4—7). Мәсихнең 144 000 варисташы аның түгелгән каны белән «изгеләндерелгән», һәм «изгеләр» булыр өчен гөнаһлардан аерып куелган һәм сафландырылган (Еврейләргә 10:29; Данил 7:18, 27; Эфеслеләргә 2:19). Әйе, Мәсих нәкъ үзенең түгелгән каны белән «һәр кабиләдән һәм телдән, халыктан һәм милләттән Аллаһы өчен кешеләрне йолып алды. Аларны Аллаһыбызга хезмәт итү өчен патшалар һәм руханилар итте; алар җирдә [«җир өстеннән», ЯД] патшалык итәчәкләр» (Ачылыш 5:9, 10).

11. Кичәдә шәрабтан авыз иткәндә, майланган мәсихчеләр нәрсә күрсәтә?

11 Искә алу Кичәсен гамәлгә керткәндә, Гайсә шәраб тулы касәне тугры рәсүлләренә биреп болай дигән: «Шуңардан эчегез. Барыгыз да эчегез. Бу — гөнаһлар кичерелсен өчен, күпләр өчен түгелә торган Минем каным. Ул — Аллаһы килешүен раслый торган кан» (Маттай 26:27, 28). Бозаулар һәм кәҗәләр каны Исраил белән Аллаһы арасындагы килешүне законлы иткән кебек, Мәсих каны да Йәһвә рухи Исраил белән б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә төзегән яңа килешүне гамәлгә керткән (Чыгыш 24:5—8; Лүк 22:20; Еврейләргә 9:14, 15). Майланган мәсихчеләр «килешүне раслый торган канның» символы булып торган шәрабтан авыз иткәндә, алар яңа килешүгә кертелгәннәрен һәм бу килешүнең фатихаларын алуларын күрсәтәләр.

12. Ничек майланган мәсихчеләр Мәсих үлеменә чумдырылалар?

12 Майланган мәсихчеләргә тагын бер нәрсәне истә тотарга кирәк. Гайсә үзенең тугры шәкертләренә: «Сез Мин эчә торган касәдән эчәрсез, Мин чумдырыла торган чумдырылу белән чумдырылырсыз»,— дип әйткән (Марк 10:38, 39). Соңрак рәсүл Паул мәсихчеләр Гайсә Мәсихнең «үлеменә чумдырылганнар» дип әйткән (Римлыларга 6:3). Майланган мәсихчеләр корбан тормышы белән яшиләр. Алар корбан үлеме белән үләләр, чөнки җирдә мәңге яшәү өметеннән баш тарталар. Майланган мәсихчеләр тугры булып үлгәннән соң Мәсих белән күктә патшалык итәр өчен рухи затлар булып терелтелгәч, аларның Мәсих үлеменә чумдырылулары тәмамлана (2 Тимутегә 2:10—12; Римлыларга 6:5; 1 Көринтлеләргә 15:42—44, 50).

Символлардан авыз итү

13. Ни өчен җирдә яшәргә өметләнгән мәсихчеләр Кичәдә символлардан авыз итми, әмма ни өчен алар Кичәгә киләләр?

13 Кичәдә икмәк белән шәрабтан авыз итү өстә әйтелгән бар нәрсәне үз эченә алганга, җирдә яшәргә өметләнгән кешеләргә алардан авыз итү урынлы булмас иде. Андый кешеләр шуны аңлый: алар Мәсих тәненең майланган әгъзалары түгел һәм Йәһвә Мәсихнең варисташлары белән төзегән яңа килешүгә керми. «Касә» яңа килешүне символлаштыра, шуңа күрә икмәк белән шәрабтан бу килешүгә кергән кешеләр генә авыз итә. Патшалык идарәсе астында җирдәге мәңгелек камил тормышны көткән кешеләр Гайсә үлеменә чумдырылмаган, алар аның белән күктә идарә итәр өчен дә чакырылмаган. Алар шуны белә: символлардан авыз итеп, алар, майланган мәсихчеләр булмаса да, үзләрен андый мәсихчеләр итеп күрсәтерләр иде. Шуңа күрә алар, Кичәдә ихтирамлы күзәтүчеләр булып катнашса да, символлардан авыз итми. Бу мәсихчеләр Йәһвә үз Улы аша алар хакына эшләгән бар нәрсә өчен, шул исәптән Мәсихнең түгелгән каны нигезендә аларны кичереп торганы өчен рәхмәтле.

14. Ничек майланган мәсихчеләр икмәк белән шәрабтан авыз иткәндә рухи яктан ныгый?

14 Мәсих белән күктә идарә итәргә чакырылган чагыштырмача әз санлы мәсихчеләрнең тулысынча мөһерләнүе үз ахырына якынлашып бара. Майланган мәсихчеләр Кичәдә символлардан авыз иткәндә рухи яктан ныгыйлар. Бу аларны корбан итеп китереләчәк җирдәге тормышларының ахырына кадәр ныгыта. Аларны үз кардәшләре, Мәсих тәненең әгъзалары белән бердәмлек бәйләнешләре берләштерә. Икмәк һәм шәрабтан — символлардан авыз итү аларга үлемгә кадәр тугры калырга кирәклеген исләренә төшереп тора (2 Петер 1:10, 11).

«Җирдә булганнарның барысын» җыю

15. Майланган мәсихчеләргә ярдәм итәр өчен кем җыелган булган?

15 1930 елларның уртасыннан майланган мәсихчеләргә саны арта барган «башка сарыклар» кушыла. Алар «кечкенә көтү» санына керми, алар мәңге җирдә яшәргә өметләнә (Яхъя 10:16; Лүк 12:32; Зәкәрия 8:23). Алар Мәсих кардәшләренең тугры юлдашлары булдылар һәм «барча халыклар да ишетсен өчен, Патшалык хакындагы... Яхшы хәбәрне» вәгазьләүдә бик зур ярдәм күрсәтәләр (Маттай 24:14; 25:40). Шуңа күрә Мәсих, халыкларны хөкем итәргә килгәч, аларны үз сарыклары итеп кабул итәчәк һәм үзенең уң ягына бастырачак (Маттай 25:33—36, 46). Мәсихнең түгелгән канына иман итү аша алар «зур газапта» исән калачак «бихисап күп кеше» санына керәчәкләр (Ачылыш 7:9—14).

16. «Җирдә булганнарның барысы» санына тагын кем керәчәк, һәм ничек алар барысы «Аллаһы балалары» булырга мөмкин?

16 144 000 нең мөһерләнүе тәмамлангач, җимергеч «җилләр» азат ителгән булачак. Алар Шайтанның җирдәге бозык дөнья төзелешен юк итәчәк (Ачылыш 7:1—4). Мәсихнең һәм башка патша-руханиларның Меңьеллык идарә итүе вакытында бихисап күп кеше санына күп санлы терелтелгән кешеләр кушылачак (Ачылыш 20:12, 13). Аларның мәңгегә Мәсих-Патша Гайсәнең гражданнары булырга мөмкинлеге булачак. Меңьеллык идарә итүнең азагында «җирдә булганнарның барысы» соңгы сынау үтәчәк. Тугры калганнар «Аллаһының [җирдәге] балалары» итеп кабул ителәчәкләр (Эфеслеләргә 1:10; Римлыларга 8:21; Ачылыш 20:7, 8).

17. Йәһвә нияте ничек үтәләчәк?

17 Шулай итеп Йәһвә эшләрне чиксез акыллы «алып баруы» аша үз ниятен үтәячәк: «күк һәм җирдә булганнарның барысын да Мәсихтә бер итеп берләштерәчәк». Әйе, күктәге һәм җирдәге акылга ия булган бар затлар берләштерелгән булачак. Алар мәңгелек тынычлыкта яшәячәк һәм бөек ниятләр Аллаһысы Йәһвәнең гадел хакимлегенә шатлык белән буйсыначак.

18. Искә алу Кичәсе майланган мәсихчеләрнең һәм аларның юлдашларының исенә нәрсәне төшерәчәк?

18 2006 елның 12 апрель көнендә үтәчәк очрашу әз санлы майланган мәсихчеләрне һәм аларның миллионлаган юлдашлары «башка сарыкларны» чыннан да ныгытачак! Гайсә аларга: «Мине искә алу өчен шулай эшләгез»,— дигән. Алар, аның бу боерыгын үтәп, Мәсихнең үлемен искә алу Кичәсен билгеләп үтәчәкләр (Лүк 22:19). Бу Кичәгә килгән бар кешеләр Йәһвәнең алар өчен үзенең кадерле Улы Гайсә Мәсих аша эшләгән бар эшләрен истә тотарга тиеш.

Кабатлау өчен сораулар

• Күктә һәм җирдә булганнарның барысына карата Йәһвәнең нияте нинди?

• «Күктә... булганнарның барысы» кем алар, һәм ничек алар җыелган булган?

• «Җирдә булганнарның барысы» кем алар, һәм алар нәрсәгә өметләнә?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[13 биттәге рамка]

«Мәсих тәне»

Кичәдә кулланыла торган икмәк Мәсихнең рух белән майланган кардәшләре өчен нәрсә аңлата? Моны аңлатканда, Паул «тән» турында махсус мәгънәдә әйткән: «Без сындырып алган икмәк Мәсих тәненә катнашу түгелме? Икмәк бер, һәм без, күп булсак та, бер тәнне тәшкил итәбез, чөнки бер икмәкне уртаклашабыз» (1 Көринтлеләргә 10:16, 17). Майланган мәсихчеләр Кичәдә икмәктән авыз иткәндә шуны күрсәтәләр: майланган мәсихчеләрнең җыелышы тән кебек бердәм, ә тәннең башы Мәсих (Маттай 23:10; 1 Көринтлеләргә 12:12, 13, 18).

[13 биттәге иллюстрацияләр]

Ни өчен майланган мәсихчеләр генә икмәк белән шәрабтан авыз итәләр?

[15 биттәге иллюстрация]

Йәһвә үзенең «эшләрне алып баруы» аша күктәге һәм җирдәге бар затларны берләштерәчәк