Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Көч бирүче файдалы ял

Көч бирүче файдалы ял

Көч бирүче файдалы ял

«Ашыйсызмы, эчәсезме, яки башка берәр нәрсә эшлисезме — һәммәсен дә Аллаһы даны өчен эшләгез» (1 КӨРИНТЛЕЛӘРГӘ 10:31).

1, 2. Ни өчен рәхәтлек китерүче эшләрне Аллаһы бүләге дип атап була, әмма Изге Язмаларда нәрсә турыдан-туры хөкем ителә?

РӘХӘТЛЕК китерүче эшләрне һәрберебез дә ярата. Чөнки бәхетле Аллаһыбыз Йәһвә безнең шатлыклы тормыш белән яшәвебезне тели һәм бу мөмкин булсын өчен барысын мул итеп бирә (1 Тимутегә 1:11; 6:17). Акыллы патша Сөләйман болай дип язган: «Мин шуны аңладым: кешеләр өчен үз гомерләрен күңел ачып... уздырудан башка яхшы әмәл юк икән. Әгәр берәү ашап-эчүдән һәм үзенең һәр эшеннән тәм һәм игелек таба икән, бу, димәк, аңа Аллаһы биргән нигъмәттер» (Вәгазьче 3:12, 13).

2 Башкарылган эшләребезне, аеруча гаилә һәм дуслар белән бергә булганда, искә төшерү чыннан да рәхәт. Әйе, моны «Аллаһы биргән нигъмәт», ягъни бүләк дип атап була. Әлбәттә, Барлыкка Китерүче шатланыр өчен биргән мөмкинлекләрне без чаманы белеп кулланырга тиеш. Изге Язмаларда эчкечелек, бирәнлек, әхлаксызлык хөкем ителә, һәм анда бу эшләрдә катнашкан кешеләр «Аллаһы Патшалыгына ия була алмаячаклар» дигән кисәтү бар (1 Көринтлеләргә 6:9, 10; Гыйбрәтле сүзләр 23:20, 21; 1 Петер 4:1—4).

3. Рухи яктан уяу торырга һәм Йәһвәнең бөек көнен истә тотарга безгә нәрсә булышыр?

3 Мәсихчеләргә бу соңгы көннәрдә аеруча авыр, чөнки аларга бу бозык дөнья тәртибенә иярмәс өчен акыллылык күрсәтергә кирәк (Яхъя 17:15, 16). Пәйгамбәрлек ителгәнчә, бүгенге кешеләр «Аллаһыны яратуга караганда, ләззәтне күбрәк яраталар» һәм шулкадәр нык ки, хәтта «зур афәтнең» якынлашуын күрсәтүче билгеләргә игътибар итмиләр (2 Тимутегә 3:4, 5; Маттай 24:21, 37—39). Гайсә үз шәкертләрен болай дип кисәткән: «Сак булыгыз, артык ашап-эчү, эчеп-исерү һәм тормыш мәшәкатьләре сезнең белән идарә итмәсен, ул көн сезгә, тозак кебек, көтмәгәндә килмәсен» (Лүк 21:34). Аллаһы хезмәтчеләре буларак, без Гайсә сүзләрен үтәргә тәвәккәл. Без бу бозык дөнья кешеләре кебек түгел: без Йәһвәнең бөек көнен истә тотып, рухи яктан уяу торырга тырышабыз (Софония 3:8; Лүк 21:36).

4. а) Ни өчен яраклы күңел ачулар табу авыр? б) Эфеслеләргә 5:15, 16 да нинди мөһим киңәш безгә бирелә?

4 Бу дөньяның бозык эшләреннән сакланып тору җиңел түгел, чөнки Иблис аларны кызыктыргыч итә һәм аларда һәрбер кеше катнаша ала. Аеруча күңел ачу яки ял итү төрләрен сайлаганда авыр. Бу дөнья тәкъдим иткәннең күбесе «гөнаһлы теләкләр» тудырырга дип исәпләнгән (1 Петер 2:11). Зарарлы күңел ачулар халык җыелган урыннарда киң таралган, ул шулай ук төрле басмалар, телевизор, Интернет һәм видео аша йортларга «үтеп керә». Шуңа күрә Аллаһы Сүзендә мәсихчеләргә мондый акыллы киңәш бирелә: «Тормышта сак булыгыз, акылсызлар кебек түгел, бәлки акыл ияләре кебек гомер итегез. Һәрбер очрактан дөрес файдаланыгыз, чөнки хәзер әшәке заман» (Эфеслеләргә 5:15, 16). Бу киңәшне тотсак кына, без зарарлы ял итү төрләре белән кызыгып китмәячәкбез, алар безнең вакытны «урламаячак» һәм, Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезне бозып, һәлакәтебезгә китермәячәк (Ягъкуб 1:14, 15).

5. Без нәрсәдән күбрәк көч алабыз?

5 Мәсихчеләргә күп төрле эшләр башкарырга туры килә, шуңа күрә алар вакыт-вакыт ял итеп алырга кирәклеген сизәләр. Чыннан да, Вәгазьче 3:4 тә «көлү вакыты бар» һәм «бию вакыты бар» дип әйтелә. Шуңа күрә Изге Язмалар ял итүне бушка үткәрелгән вакыт дип санамый. Әмма ял итү рухи эшләребезгә комачауларга яки рухилыгыбызга зыян китерергә тиеш түгел, ул безгә көч бирергә тиеш. Җитлеккән мәсихчеләр үз тәҗрибәләреннән шуны белә: бирүдә бәхет күбрәк. Алар Йәһвә ихтыярын үтәүне беренче урынга куялар һәм Гайсәнең уңайлы «камытын» үзләренә киеп, чын мәгънәдә көч алалар (Маттай 11:29, 30; Рәсүлләр 20:35).

Яраклы ял төрләрен сайлау

6, 7. Ял итүнең кайсы төре яраклы, ә кайсысы юк икәнен белергә нәрсә ярдәм итә ала?

6 Мәсихчеләр өчен ял итүнең кайсы төрләре яраклы? Без моны ничек белә алабыз? Бу яктан балаларга әти-әниләр җитәкчелек бирә, ә җыелышта, кирәк булса, өлкәннәр ярдәм итә. Шулай да берәр китап, кино, уен, бию төре яки җыр яраклы яки юкмы икәнен безнең өчен беркем дә хәл итәргә тиеш түгел. Җитлеккәннәр «тормыш итү тәҗрибәсе аша яхшылык белән яманлыкны аерырга өйрәнгәннәр» дип әйткән Паул (Еврейләргә 5:14; 1 Көринтлеләргә 14:20). Күңел ачулар сайлар өчен Изге Язмаларда принциплар бирелә. Ә Изге Язмаларны өйрәнү аша өйрәтелгән вөҗданыбыз, аңа игътибарлы булсак, безгә дөрес сайлау ясарга ярдәм итәчәк (1 Тимутегә 1:19).

7 «Җимешенә карап, агачы беленә»,— дигән Гайсә (Маттай 12:33). Әгәр ял итүнең берәр төре көч куллану, әхлаксызлык яки сихерчелек кебек начар эшләргә дәртләндерсә — начар җимеш китерсә, ул мәсихче өчен яраклы түгел. Ял итү төре кеше тормышын яки сәламәтлеген куркыныч астына куйса, акча ягыннан авырлыкларга китерсә яки андый ял итүдән соң күңел кырылса, яки ул башкалар өчен киртә булса, ул шулай ук яраклы түгел. Әгәр кардәшеңнең вөҗданын яралыйсың икән, син гөнаһ эшлисең дигән рәсүл Паул. «Имандашларга карата шул рәвешчә гөнаһ кылуыгыз һәм аларның зәгыйфь вөҗданын яралавыгыз белән сез Мәсихкә карата да гөнаһ кыласыз. Менә шуңа күрә мин ашаган ризык имандашымны вәсвәсәгә төшерергә сәбәпче булса, аны вәсвәсәләндермәү өчен һичкайчан ит ашамам»,— дип язган Паул (1 Көринтлеләргә 8:12, 13).

8. Видеоуеннар һәм фильмнарның нинди куркыныч яклары бар?

8 Кибетләр төрле видеоуеннар һәм фильмнар белән тулган. Аларның кайберләре зыянсыз һәм кызык булса да, аларда Изге Язмаларда хөкем ителгән нәрсәләр көннән-көн арта бара. Әгәр уенда кешегә зыян китереп, аны үтерергә яки әхлаксыз эш кылырга кирәк булса, моны, әлбәттә, зарарсыз уен дип әйтеп булмый! Йәһвә «җәбер кылучы кешене» нәфрәт итә (Гыйбрәтле сүзләр 3:31; Мәдхия 10:5; Көлессәйлеләргә 3:5, 6). Һәм уен синдә комсызлык яки усаллык үстерсә, сине көчсез калдырса яки кадерле вакытыңны урласа, син ул китергән рухи зыян турында уйлан һәм шунда ук үзгәрешләр яса (Маттай 18:8, 9).

Файдалы ял итүне ничек оештырырга

9, 10. Ничек акыллы мәсихчеләр файдалы ял итүне оештыра ала?

9 «Күңел ачуларның нинди төрләре яраклы? Бу дөньядагы күңел ачуларның күбесе Изге Язмаларның нормаларына каршы килә бит»,— дип әйтә кайвакыт мәсихчеләр. Файдалы һәм яхшы ял итүләр бар, әмма алар андый булсын өчен тырышлык куярга кирәк. Моның өчен алдан планлаштыру кирәк, аеруча бу яктан әти-әниләр көч куярга тиеш. Күп кешеләр гаиләләре белән ял итәргә һәм җыелыштагы кардәшләре белән күңел ачарга ярата. Көннең ничек үткәне яки Изге Язмаларның берәр темасы турында фикер алышып ашыкмыйча гына ашап утыру рәхәтлек һәм файда китерә. Шулай ук табигатькә чыгу, кызыклы уеннар, поход оештырып була. Мондый файдалы ял итүләр күңелне күтәрә һәм көч өсти ала.

10 Өч бала үстергән бер өлкән белән аның хатыны болай дип сөйлиләр: «Бәләкәй чактан ук балаларыбыз отпуск вакытында ял итү урынын сайлауда үз фикерләрен әйтеп катнаштылар. Балаларга анда шатлыклырак булсын өчен, без аларга кайвакыт үзләренең якын дусларын чакырырга рөхсәт итә идек. Балаларыбыз тормышындагы мөһим вакыйгаларны игътибарсыз калдырмый идек. Вакыт-вакыт җыелыштагы гаиләләрне һәм дусларны кунакка чакыра идек. Без ишегалдында ризык әзерләп, төрле уеннар уйный идек. Балалар Йәһвәнең барлыкка китергәннәре турында күбрәк белсен өчен, без кайвакыт табигатькә чыга идек яки походка бара идек».

11, 12. а) Ял итүне планлаштырганда, башкаларны чакырыр өчен без нәрсә эшли алабыз? б) Нинди очрашулар күпләрнең хәтерендә уелып кала?

11 Сез үзегез яки, гаиләгез булса, гаиләгез белән ял итүне планлаштырганда, башкаларны бергә ял итәргә чакырып, «күңелегезне киңәйтә» аласызмы? Аеруча дәртләндерүгә мохтаҗ булганнарны, мәсәлән тол хатыннарны, ялгыз яшәүчеләр яки балаларын ялгыз тәрбияләүче ата-аналарны чакыра алабыз (Лүк 14:12—14). Җыелышка яңа гына йөри башлаган кешеләрне дә чакырып була, әмма башкаларга начар яктан тәэсир булмасын өчен сак булырга кирәк (2 Тимутегә 2:20, 21). Әгәр авырган яки олы яшьтәге мәсихчеләргә өйләреннән чыгу авыр икән, ризыкны үзегез белән алып килеп аларда җыелырга була (Еврейләргә 13:1, 2).

12 Бергә җыелып, гади генә табын әзерләү, башкаларның ничек итеп хакыйкатьне кабул иткәнен тыңлау һәм нәрсә аларга Аллаһыга тугры булып калырга ярдәм иткәне һәм болардан алынган сабаклар күпләрнең хәтерендә озакка уелып кала. Изге Язмалар темалары турында фикер алышуда бар кунакларны, шул исәптән балаларны да катнашырга чакырып була. Мондый сөйләшүләр бер кешене дә уңайсыз хәлдә калдырмый, ә киресенчә бер-беребезне дәртләндерүче, файдалы була.

13. Гайсә һәм Паул кунакчыл булу ягыннан нинди үрнәк калдырганнар?

13 Гайсә кунакчыл булган һәм үзен кунакка чакырганда моны кабул иткән һәм бу яктан үрнәк калдырган. Ул андый очракларны рухи үгет-нәсихәт бирер өчен кулланган (Лүк 5:27—39; 10:42; 19:1— 10; 24:28—32). Аның беренче шәкертләре бу үрнәкне тоткан (Рәсүлләр 2:46, 47). Рәсүл Паул болай дип язган: «Сез ныгысын дип, сезгә нинди дә булса рухи бүләк бирү өчен, ягъни уртак иманыбыз нигезендә бер-беребезне дәртләндерү өчен сезне бик күрәсем килә» (Римлыларга 1:11, 12). Нәкъ шулай ук без бергә җыелганда, анда бер-беребезне дәртләндерү рухы булырга тиеш (Римлыларга 12:13; 15:1, 2).

Искә төшерүләр һәм кисәтүләр

14. Ни өчен бергә җыелганда халык күп булмаса, яхшы булыр иде?

14 Бергә җыелганда кешеләр саны күп булмаса, яхшы булыр иде, чөнки кеше күп булганда барысын тәртиптә тоту еш кына авыр. Рухи эшләрдән буш вакытта берничә гаилә бергә табигатькә чыгуны яки ярышу рухы тудырмаган уеннар оештыра алалар. Бергә җыелганда өлкәннәр, хезмәттәш ярдәмчеләр яки башка җитлеккән мәсихчеләр булса, алар уңай яктан тәэсир итәләр, һәм ял итү тагы да файдалырак булырга мөмкин.

15. Ни өчен бергә җыелганда, тәртипне күзәтергә кирәк?

15 Бергә җыелуның тәртипле узуы өчен бу очрашуны оештырган кеше җаваплы. Кунакчыл булу сезгә шатлык китерәдер, әмма игътибарсызлыгыгыз аркасында очрашу вакытында булган берәр хәлнең кунакларның берәрсе өчен киртә булганы турында ишетү рәхәт булыр идеме? Канун 22:8 дә язылган принципны карап чыгыйк. Бу канун буенча, яңа йорт төзегән Исраил кешесе еш кына кунаклар җыю урыны итеп кулланылган яссы түбәсе кырыенда култыкса ясарга тиеш булган. Ни өчен? «Берәрсе түбәсеннән егылып, йортында кан гаебе булмасын өчен». Нәкъ шулай ук безгә дә, бергә җыелганда, акылсыз чикләр куймыйча, кунакларның физик һәм рухи сәламәтлеге турында кайгыртырга кирәк.

16. Бергә җыелганда исерткеч эчемлекләр куелса, нинди якларга игътибар итәргә кирәк?

16 Бергә җыелганда өстәлгә исерткеч эчемлекләр куелса, аеруча игътибарлы булырга кирәк. Күп мәсихчеләр шундый фикердә тора: исерткеч эчемлекләрне, кунакларның нәрсә һәм күпме эчүләрен күзәтә алсалар гына, тәкъдим итәргә. Башкалар өчен киртә була алган яки берәрсенең чиктән тыш күп эчүенә китерә алган бернәрсә дә рөхсәт ителмәскә тиеш (Эфеслеләргә 5:18, 19). Кайбер сәбәпләр аркасында кунакларның кайберләре андый эчемлекләр эчми. Күп илләрдә исерткеч эчемлекләрне билгеле яшькә җиткәч кенә эчәргә ярый, һәм мәсихчеләр кайсарның законнарына, алар бик каты булып күренсә дә, буйсыналар (Римлыларга 13:5).

17. а) Бергә җыелганда музыка булса, ни өчен хуҗаның аны сайлаганда сак булуы мөһим? б) Бергә җыелганда биюләр булса, нәрсәдә тыйнаклык күрсәтергә?

17 Музыка, бию һәм башка төрле күңел ачулар мәсихчеләр принципларына туры киләме? Моны күзәтү өчен хуҗа җаваплы. Төрле кеше төрле музыка ярата, һәм музыканың күп төрләре бар. Әмма безнең көннәрдә музыкада бәйсезлек рухы, әхлаксызлык чагыла һәм анда көч куллануга чакыручы сүзләр бар. Шуңа күрә игътибарлы булырга кирәк. Яраклы музыка бу тыныч музыка дигән сүз түгел әле, әмма ул җенси теләкләр уята торган яки оятсыз һәм чиктән тыш көчле тавышлы булмаска тиеш. Сак бул һәм музыка сайлар өчен бу яктан акыллылык күрсәтә алмаган кешене куйма. Күкрәк һәм тән белән җенси дәртле хәрәкәтләрне үз эченә алган әдәпсез биюләр, һичшиксез, мәсихчеләр өчен яраклы түгел (1 Тимутегә 2:8—10).

18. Ничек әти-әниләр берәр кичәгә чакырылган балаларын яклый ала?

18 Мәсихче әти-әниләр, әгәр аларның балаларын берәр очрашуга чакырсалар, шуның белән кызыксынырга тиеш: нәрсә бу очрашуда булачак. Күп очракларда балалар белән бергә бару акыллы булыр иде. Кызганычка каршы, кайбер ата-аналар үз балаларына тиешле күзәтү булмаган кичәләргә барырга рөхсәт иткәннәр. Моның аркасында кичәгә килгән кешеләрнең кайберләре әхлаксыз яки әдәпсез эшләргә тартылган булган (Эфеслеләргә 6:1—4). Балагыз инде үсеп җиткән кыз яки егеттер һәм аңа инде ышанып буладыр, әмма аңа барыбер «яшьлекнең әдәпсез теләкләреннән качарга» ярдәм итәргә кирәк (2 Тимутегә 2:22).

19. Нинди хакыйкатьне аңлау «барыннан да бигрәк» Патшалыкны эзләргә ярдәм итәчәк?

19 Файдалы һәм көч бирүче ял итүне вакыт-вакыт оештыру тормышыбызны күпкә шатлыклырак итә ала. Йәһвә ял итүне тыймый, әмма без шуны беләбез: андый ял итүләр һәм күңел ачулар үзеннән-үзе күктә рухи хәзинә җыярга булышмый (Маттай 6:19—21). Гайсә үз шәкертләренә шуны аңларга булышкан: аларның тормышында иң мөһиме «мәҗүсиләрнең төп кайгылары» булган ашау-эчү һәм киенү түгел, ә «барыннан да бигрәк Аның [Аллаһының] Патшалыгын һәм Ул кушканнарны ничек тормышка ашырырга икәнен эзләү» (Маттай 6:31—34).

20. Юмарт Йәһвә Аллаһының тугры хезмәтчеләрен нәрсә көтә?

20 Әйе, «ашыйбызмы, эчәбезме, яки башка берәр нәрсә эшлибезме», без «һәммәсен дә Аллаһы даны өчен эшли» алабыз. Моны юмарт Аллаһыга рәхмәт белдереп һәм аның бүләкләрен тыйнаклык белән кулланып эшлик (1 Көринтлеләргә 10:31). Тиздән Оҗмах җирендә аның юмартлыгын тулысынча күрер өчен һәм аның гадел таләпләрен үтәп яшәгән кешеләр белән аралашыр өчен чиксез мөмкинлекләр булачак (Мәдхия 144:16; Ишагыйя 25:6; 2 Көринтлеләргә 7:1).

Хәтерлисезме?

• Ни өчен мәсихчеләргә бүген файдалы ял итү яки күңел ачу сайлау авыр?

• Мәсихче гаиләләргә нинди күңел ачулар ошый?

• Ял итү файдалы булсын өчен, нинди кисәтүләрне истә тотарга кирәк?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[24 биттәге иллюстрация]

Яхшы җимешләр китергән ял итү һәм күңел ачуларны сайлагыз

[25 биттәге иллюстрацияләр]

Мәсихчеләр ял итүнең нинди төрләрендә катнашмый?