Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Яктылыгы арта барган юлдан барабыз

Яктылыгы арта барган юлдан барабыз

Яктылыгы арта барган юлдан барабыз

«Тәкъвалар юлы ул — таң нуры кебек, төшлек җиткәнгә кадәр яктылыгын арттырганнан-арттыра бара» (ГЫЙБРӘТЛЕ СҮЗЛӘР 4:18).

1, 2. Йәһвә биргән рухи яктылык Аллаһы халкына кайсы яклардан булыша?

ТАҢ атканда төн караңгысы ничек тарала? Кем моны иң яхшы итеп сурәтләп бирә ала? Яктылыкның Чыганагы Йәһвә Аллаһы (Мәдхия 35:10). Кояш чыга башлаганда «җир кырыйлары яктыра» дип әйтә Аллаһы, һәм «җир мөһер сугылган кызыл балчык кебек үзгәрә һәм төрле төстәге кием кебек булып китә» (Әюб 38:12—14). Кояш яктысы җир буйлап таралганда, син бар нәрсәне әкрен генә таный башлыйсың, һәм сиңа җир өсте, йомшак кызыл балчыкка сугылган мөһер эзе кебек, ачык күренә башлый.

2 Йәһвә — рухи яктылыкның да Чыганагы (Мәдхия 42:3). Бу дөнья дөм караңгылыкта яшәсә дә, хак Аллаһы үз халкына яктылык бирүен дәвам итә. «Тәкъвалар юлы ул — таң нуры кебек, төшлек җиткәнгә кадәр яктылыгын арттырганнан-арттыра бара»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Гыйбрәтле сүзләр 4:18). Йәһвә биргән яктылык арта бара һәм аның хезмәтчеләренең юлын тагы да ныграк яктырта. Бу аларга оештыруда үзгәрешләр ясарга, Изге Язмалар тәгълиматларын яхшырак аңларга һәм әхлакый принципларны төгәлрәк тотарга булыша.

Яктылык артканга, оештыру яхшыра

3. Ишагыйя 60:17 дә нинди вәгъдә бирелгән?

3 Ишагыйя пәйгамбәрлегендә Йәһвә «бакыр урынына... алтын, һәм тимер урынына — көмеш, һәм агач урынына — бакыр һәм ташлар урынына... тимер китерергә», ягъни тагы да сыйфатлырак материаллар бирергә вәгъдә иткән (Ишагыйя 60:17). Шуңа күрә бу дөнья төзелеше бетеп барган вакытта, яки бу «соңгы көннәрдә» Йәһвә Шаһитләренең оешмасы оештыру ягыннан яхшыра барган (Маттай 24:3; 2 Тимутегә 3:1).

4. 1919 елда нинди үзгәреш кертелгән булган һәм бу нинди файда китергән?

4 Соңгы көннәрнең башында Изге Язмаларны өйрәнүчеләр (Йәһвә Шаһитләре башта шундый исем йөрткән) җыелышларында өлкәннәр һәм аларның ярдәмчеләре сайлап билгеләнгән. Әмма кайбер өлкәннәрдә яхшы хәбәрне вәгазьләүчеләрнең чын рухы булмаган. Аларның кайберләре үзләре дә вәгазьләргә теләмәгән һәм башкаларны да бу эштә катнашмаска котырткан. Шуңа күрә 1919 елда һәрбер җыелышта яңа вазифа кертелә: хезмәт җитәкчесе билгеләнә. Аны җыелыш сайламаган, ул Күзәтү Манарасы Җәмгыятенең берәр филиалы тарафыннан теократия буенча билгеләнгән. Бу җитәкче вәгазь эшен оештырырга, участокларны билгеләргә һәм җыелышны вәгазьдә катнашырга дәртләндерергә тиеш булган. Мондый үзгәреш Патшалык эшен шактый тизләткән.

5. 1920 елларда нинди үзгәрешләр ясалган?

5 1922 елда Изге Язмаларны өйрәнүчеләр Сидар-Пойнт шәһәрендә (АКШ, Огайо штаты) конгресс үткәрә. Анда: «Патшаны һәм аның патшалыгын игълан итегез, игълан итегез, игълан итегез»,— дигән чакыру яңгырый. Бу сүзләр Изге Язмаларны өйрәнүчеләрнең барысына көч өстәгән. 1927 елга өйдән-өйгә вәгазьләүне күбесенчә якшәмбе көнне алып барганнар. Ни өчен бу көнне? Чөнки ул көнне күпчелек кешеләр эшләми. Бүген дә Йәһвә Шаһитләре кешеләр өйдә булган вакытта — кич белән яки ял көннәрендә килергә тырышалар.

6. 1931 елда нинди резолюция кабул ителгән, һәм ничек бу вәгазь эшенә тәэсир иткән?

6 1931 елның 26 июлендә, якшәмбе көнне Колумбус шәһәрендә (Огайо штаты) конгресс үтә. Анда һәм соңыннан бөтен җир шары буенча кабул ителгән резолюция Патшалык эшләренә зур этәргеч бирә. Бу резолюциядә мондый сүзләр язылган булган: «Без Йәһвә Аллаһының хезмәтчеләре, һәм безгә аның исеме хакына эш бирелгән. Безгә шулай ук аның боерыгы буенча Гайсә Мәсих турында шаһитлек бирергә һәм кешеләргә Йәһвә — бу хак һәм Чиксез кодрәтле Аллаһы икәнен игълан итәргә кушылган. Шуңа күрә без Ходай Аллаһы үзе биргән исемне шатлык белән кабул итәбез һәм безне Йәһвәнең шаһитләре итеп белүләрен һәм шулай атауларын телибез» (Ишагыйя 43:10). Бу яңа исем Аллаһы халкының төп максатын төгәл итеп күрсәткән! Кардәшләр бу үзгәрешне зур шатлык белән кабул иткәннәр.

7. 1932 елда нинди үзгәреш кертелгән һәм ни өчен?

7 Күп өлкәннәр басынкы рәвештә вәгазь эшен алып барыр өчен вакыт һәм көч сарыф иткәннәр. Әмма кайбер җирләрдә сайланган өлкәннәр җыелышның һәрбер кешесе вәгазьдә катнашырга тиеш дигән сүзләргә каршы чыкканнар. Тиздән тагын бер үзгәреш булган: 1932 елда «Күзәтү манарасы» журналы аша җыелышларга өлкәннәрне һәм аларның ярдәмчеләрен башка сайламаска дигән күрсәтмә бирелгән. Хәзер җыелышлар рухи яктан җитлеккән һәм вәгазь эшендә катнашкан ир-атлар арасыннан хезмәт комитетын сайларга тиеш булган. Шулай итеп җыелышта күзәтүне Аллаһыга ашкынып хезмәт иткән абый-кардәшләр алып бара башлаган. Патшалык эше тагы да тизрәк алга киткән.

Яхшырту дәвам ителә

8. 1938 елда нинди үзгәреш булган?

8 Яктылык арта барган. 1938 елдан башлап сайлап билгеләү башка кулланылмый. Җыелышның бар хезмәтчеләре теократия буенча, «ышанычлы һәм акыллы хезмәтченең» күзәтүе астында билгеләнә башлый (Маттай 24:45—47). Бу үзгәрешне Йәһвә Шаһитләренең бар җыелышлары диярлек әзерлек белән кабул иткән. Вәгазь эше үсүен дәвам иткән.

9. 1972 елда нинди үзгәреш гамәлгә кертелгән булган, һәм ул нинди нәтиҗәләргә китергән?

9 1972 елның 1 октябрендә гамәлгә тагын бер үзгәреш кертелә. Бөтен җир шары буенча Йәһвә Шаһитләренең җыелышларында җитәкчелек җыелыш хезмәтчесенә түгел, ә өлкәннәр советына ышанып тапшырыла. Бу үзгәреш рухи яктан җитлеккән ир-атларны җыелышта үз өсләренә җитәкчелек алган кешеләр өчен куелган таләпләргә туры килергә дәртләндерә (1 Тимутегә 3:1—7). Нәтиҗәдә җыелыштагы йөкләмәләрне күп абый-кардәшләр үтәргә өйрәнә. Бу кайгыртучан көтүчеләр соңыннан хакыйкатьне кабул иткән яңа кешеләргә чыннан да зур ярдәм күрсәтә алдылар!

10. 1976 елда нинди үзгәреш булган?

10 Соңрак Җитәкче Советның алты комитеты төзелгән булган, һәм 1976 елның 1 гыйнварыннан башлап оешманың бөтен җир шары буенча эшчәнлеге аларның күзәтүе астына алынган. Хәзер Патшалык эшенең төрле яклары күп киңәшчеләр ярдәмендә җитәкчелек ителгән (Гыйбрәтле сүзләр 15:22; 24:6).

11. 1992 елны тагын нинди үзгәреш булган һәм ни өчен?

11 1992 елны тагын бер яхшы якка үзгәреш була. Аны исраиллеләрнең һәм башка кешеләрнең Бабыл әсирлегеннән кайтканыннан соң булган үзгәреш белән чагыштырып була. Ул вакытта гыйбадәтханәдә хезмәт итәр өчен левиләр җитми, шуңа күрә күп вазифалар нефинейләргә бирелгән булган. Алар исраилле булмаган. Нәкъ шулай ук 1992 елны «башка сарыклардан» булган кайбер мәсихчеләр өстәмә хезмәт йөкләмәләре алганнар. Алар ышанычлы һәм акыллы хезмәтчегә җирдәге арта барган Патшалык эшләре турында кайгыртырга булышкан. Бу мәсихчеләр Җитәкче совет комитетларының ярдәмчеләре итеп билгеләнгән булган (Яхъя 10:16).

12. Нинди мәгънәдә Йәһвә безнең хакимебез итеп тынычлыкны куйган?

12 Бу үзгәрешләр нинди җимешләр китергән? «Синең хакимең итеп тынычлыкны һәм синең күзәтчеләрең итеп тәкъвалыкны куячакмын»,— дигән Йәһвә (Ишагыйя 60:17). Бүген Йәһвә Шаһитләре арасында «тынычлык» хөкем сөрә, ә аларның күзәтчеләре булып «тәкъвалыкны» ярату, ягъни Аллаһыга хезмәт итәргә дәртләндерүче көч тора. Патшалык турында вәгазьләү һәм шәкертләр әзерләү эшен башкарыр өчен алар яхшы оештырылган (Маттай 24:14; 28:19, 20).

Йәһвә тәгълиматларны ачыклый

13. 1920 елларда ничек Йәһвә кайбер тәгълиматларны ачыклаган?

13 Йәһвә шулай ук тәгълиматларны әкрен генә ачыклый барган һәм үз хезмәтчеләренә аларны яхшырак аңларга булышкан. Мәсәлән, Ачылыш 12:1—9 да язылганны мисал итеп карап чыгыйк. Анда өч символ искә алына: бала тудыру газапларыннан һәм авыртудан кычкыручы йөкле хатын, аждаһа һәм ир бала. Аларның һәрберсенең нәрсә аңлатканын сез беләсезме? «Күзәтү манарасы» журналының 1925 ел, 1 март санында (инглиз) «Халык тууы» дигән мәкаләдә бу символлар аңлатылган булган һәм Патшалык тууы турындагы пәйгамбәрлекләр төгәлрәк аңлатып бирелгән. Шул ук мәкаләдә ачык итеп шунсы күрсәтелгән: бер-берсеннән аерылып торган ике оешма — Йәһвә оешмасы һәм Шайтан оешмасы бар. Соңыннан, 1927—1928 елларда, Аллаһы халкы Раштуа бәйрәмен, туган көннәрне үткәрүнең Изге Язмага каршы килгәнен белгән һәм аларны үткәрми башлаган.

14. 1930 елларда нинди мөһим тәгълиматлар ачыкланган?

14 1930 елларда тагын өч мөһим тәгълимат ачыкланган булган. Инде күп еллар дәвамында Изге Язмаларны өйрәнүчеләр Ачылыш 7:9—17 дә әйтелгән «бихисап күп кеше» һәм Мәсих белән патшалар һәм руханилар булып күктә идарә итәчәк 144 000 мәсихче арасында аерма бар икәнен белгәннәр (Ачылыш 5:9, 10; 14:1—5). Ләкин «бихисап күп кешенең» кемнәр икәне ачык булмаган. Кояш торганда җирдәге әйберләрнең төсе һәм алар нинди икәне күренә башлаган кебек, 1935 елда «бихисап күп кеше» — бу «зур газапта» исән калып җирдә мәңге яшәячәк кешеләр икәне ачыкланган. Соңрак шул ук елны тагын бер нәрсә ачыкланган, һәм ул кайбер илләрдәге Йәһвә Шаһитләренең балаларына кагылган. Дөньяда патриотик рух хөкем сөргән вакытта Йәһвә Шаһитләре байракка честь бирү бу гади генә бер гадәт түгел икәнен аңлаган. Чираттагы елда Изге Язмаларның тагын бер хакыйкате ачыкланган: алар Мәсих хачта түгел, ә баганада үлгән икәнен белгән (Рәсүлләр 5:30).

15. Кан изгелеге турында сорау кайчан һәм ничек күтәрелгән булган?

15 Икенче бөтендөнья сугышы вакытында яраланган солдатларны дәвалаганда кешегә кан җибәрү киң кулланыла башлаган. Тиздән, сугыш беткәннән соң, кан изгелеге турында сорау күтәрелгән булган. «Күзәтү манарасы» 1945 ел, 1 июль санында (инглиз) «яңа тәкъва дөньядагы мәңгелек тормышка омтылган Йәһвәнең бар хезмәтчеләре кан изгелеген хөрмәт итәргә һәм Аллаһының бу мөһим сорауга кагылышлы тәкъва күрсәтмәләрен тотарга» дәртләндерелгән булган.

16. «Изге Язмалар — Яңа дөнья тәрҗемәсе» кайчан бастырылган булган, һәм аның нинди ике мөһим үзенчәлеге бар?

16 1946 елда Изге Язмаларның яңа тәрҗемәсе кирәк икәне ачык күренә башлаган. Бу тәрҗемәдә Изге Язмаларга кагылышлы бар казанышлар исәпкә алынырга һәм ул чиркәү тәгълиматлары тәэсиреннән азат булырга тиеш иде. Мондый эш 1947 елда башкарыла башлый. 1950 елда инглиз телендә «Мәсихче Грек Язмалары — Яңа дөнья тәрҗемәсе», ә 1953 елдан башлап инглиз телендә бер-бер артлы Еврей Язмаларының 5 томы бастырып чыгарыла. Соңгы том 1960 елда бастырыла. Шулай итеп, Изге Язмаларны тулысынча тәрҗемә итәр өчен 12 елдан чак кына күбрәк вакыт кирәк булган. 1961 елда бер китап итеп тулысынча Изге Язмалар чыга: «Изге Язмалар — Яңа дөнья тәрҗемәсе». Бу тәрҗемәне хәзер күп телләрдә укып була һәм аның берничә мөһим үзенчәлеге бар. Анда Аллаһы исеме — Йәһвә үз урыннарына яңадан куелган булган. Өстәвенә, бу тәрҗемәдә төп телдә язылган текст турыдан-туры бирелә, һәм бу Аллаһы хакыйкатьләрен аңлауда тагын да үсәргә булышкан.

17. 1962 елда нәрсә аңлашылган?

17 1962 елны Римлыларга 13:1 дә әйтелгән «хакимлек итүче җитәкчеләрнең» кем икәне һәм мәсихчеләр аларга ничек буйсынырга тиеш икәнлеге ачыкланган. Римлыларга 13 нче бүлекне, Титуска 3:1, 2 не һәм 1 Петер 2:13, 17 не тирәнрәк карап чыгу шуны күрсәткән: «хакимлек итүче җитәкчеләр» — бу Йәһвә Аллаһы һәм Гайсә Мәсих түгел, бу дәүләт хакимияте.

18. 1980 елларда нинди хакыйкатьләр аңлатылган булган?

18 Шуннан соңгы елларда тәкъвалар юлындагы яктылык арта барган. «Тормыш» өчен тәкъва һәм «Аллаһы дусты» буларак тәкъва дип игълан ителү нинди мәгънә йөртә икәне 1985 елда аңлатылган (Римлыларга 5:18; Ягъкуб 2:23). Ә 1987 елда Мәсихчеләр юбилееның мәгънәсе җентекләп аңлатылган булган.

19. Йәһвә үз халкына соңгы елларда ничек итеп рухи яктылык биргән?

19 1995 елны «сарыклар» белән «кәҗәләр» турындагы гыйбрәтле хикәя тагын да ачыграк аңлатылган булган. 1998 елны инде безнең көннәрдә үтәлә барган Йәзәкил китабындагы гыйбадәтханәнең пәйгамбәрлек күренешенә тагы да күбрәк ачыклык кертелгән булган. 1999 елны кайчан һәм ничек «чирканыч нәрсә» «изге урында торачак» икәне аңлашылган (Маттай 24:15, 16; 25:32). Һәм 2002 елда Аллаһыга «рух вә хакыйкать белән» гыйбадәт кылу бу нәрсә аңлата икәне ачыкланган (Яхъя 4:24).

20. Аллаһы халкы тагын кайсы яктан үзгәрешләр ясаган?

20 Үзгәрешләр оештыруга, тәгълиматларга һәм шулай ук мәсихчеләр тәртибенә дә кагылган. Мәсәлән, 1973 елда тәмәкегә кагылышлы сорау каралган һәм аны куллану — бу «тәнне... бозыкландыру» икәнлеге ачыкланган, һәм аны җитди гөнаһ дип саный башлаганнар (2 Көринтлеләргә 7:1). Ун ел үткәч, «Күзәтү манарасы»ның 1983 ел, 15 июль санында (инглиз) ату коралын куллануга безнең карашыбыз аңлатылган булган. Бу безнең көннәрдә яктылыкның арта баруына берничә мисал гына.

Яктылыгы арта барган юлдан баруыбызны дәвам итәбез

21. Яктыра барган юлдан барырга нинди караш булыша?

21 Бер тәҗрибәле мәсихче өлкән: «Үзгәрешләр ясау һәм аларга ияләшү һәрвакытта да җиңел түгел»,— дип таный. Патшалык вәгазьчесе булып 48 ел хезмәт итеп, ул бик күп үзгәрешне үз күзләре белән күргән. Аларны кабул итәргә аңа нәрсә булышкан? Ул болай дип җавап бирә: «Иң мөһиме — дөрес караш. Берәр үзгәреш белән килешмәү бу Йәһвә оешмасыннан артта калу дигән сүз. Әгәр аларның берәрсен кабул итәргә авыр булса, мин Петернең Гайсәгә: „Раббым! Без кем янына барыйк соң? Мәңгелек тормыш сүзләре Синдә бит“,— дип әйткән сүзләрен искә төшерәм. Мин үз-үземнән: „Мин кая барыйм соң? Бу дөнья караңгылыгынамы?“ — дип сорыйм. Болай уйлану миңа Аллаһы оешмасына нык тотынып торырга булыша» (Яхъя 6:68).

22. Йәһвә яктылыгында йөрү безгә нинди файда китерә?

22 Бу дөнья куе караңгылыкта ята. Йәһвә никадәр күбрәк үз хезмәтчеләренә яктылык бирә, шул ук дәрәҗәдә алар белән бу дөнья арасында аерма күренә. Рухи яктылык безгә нинди файда китерә? Фонарь яктылыгы караңгы юлдагы чокырны күрергә булыша, әмма аны юк итми, нәкъ шулай ук Аллаһы Сүзеннән килгән яктылык тормыш юлыбыздагы «чокырларны» юк итми. Әмма ул безгә бу «чокырларга» төшмәскә һәм яктылыгы арта барган юлдан баруыбызны дәвам итәргә һичшиксез булыша. Шуңа күрә, әйдәгез, Йәһвәнең пәйгамбәрлек сүзенә моннан ары да игътибарлы булыйк һәм аңа «караңгы урында балкып торган яктылыкка» кебек карыйк (2 Петер 1:19).

Хәтерлисезме?

• Йәһвә үз халкында оештыру ягыннан нинди үзгәрешләр ясаган?

• Нинди тәгълиматлар күбрәк ачыкланган?

• Сез үзегез нинди үзгәрешләргә шаһит булдыгыз, һәм аларны кабул итәргә сезгә нәрсә булышты?

• Яктылыгы арта барган юлдан барырга сезне нәрсә дәртләндерә?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[19 биттәге иллюстрацияләр]

1922 елны Сидар-Пойнтта үткән конгресс Изге Язмаларны өйрәнүчеләрне Аллаһы тапшырган эшне ашкынып үтәргә дәртләндергән

[21 биттәге иллюстрация]

1950 ел. Нейтан Норр «Мәсихче Грек Язмалары — Яңа дөнья тәрҗемәсе»нең инглиз телендә бастырылуы турында игълан итә

[17 биттәге иллюстрация]

© 2003 BiblePlaces.com