Изге Язмалардагы «символик мәгънәгә ия» хәбәр
Изге Язмалардагы «символик мәгънәгә ия» хәбәр
ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫҢ кайбер өзекләрен аңлау авыр. Әмма бәхеткә каршы, Изге Язмаларның башка өлешләре шул өзекләрне аңларга ярдәм итә ала. Аллаһы Сүзеннән тарихи вакыйгаларны укыганда, без аларны ничек бар шулай аңлыйбыз. Әмма кайберләре тирәнрәк мәгънәгә ия. Аларның берсе — Ибраһим йортында яшәгән ике хатын турындагы хәбәр. Рәсүл Паул аның турында ул «символик мәгънәгә ия» дип язган (Гәләтиялеләргә 4:24).
Бу хәбәр киләчәктәге фатихалар белән бәйле. Шуңа күрә аны карап чыгу бик мөһим. Әйдәгез, башта ни өчен рәсүл Паул бу хәбәргә игътибар иткәнен карап чыгыйк.
Гәләтия җыелышында бер авырлык туган. Кайберәүләр, Муса канунын үтәп, «билгеле көннәрне, айларны, вакытларны һәм елларны җиренә җиткереп тоткан». Аларның сүзләре буенча, Аллаһы хуплавын алыр өчен, Муса канунын тотарга кирәк булган (Гәләтиялеләргә 4:10; 5:2, 3). Әмма рәсүл Паул моның мәсихчеләрдән таләп ителмәгәнен бик яхшы белгән. Моны аңлатыр өчен, ул еврейләргә яхшы таныш булган бер мисал китергән.
Гәләтиялеләр Ибраһим турындагы хәбәрне бик яхшы белгән. Ибраһимның ике угылы — Исмәгыйль һәм Исхак булган. Беренчесен аңа — хезмәтчесе Һаҗәр, ә икенчесен ирекле хатыны Сара тапкан. Башта Сара балага уза алмаган. Шуңа күрә ул, бала тапсын өчен, Ибраһимга үз хезмәтчесе Һаҗәрне биргән. Балага узгач, Һаҗәр үз хуҗабикәсен санга сукмый башлаган. Соңрак, нәкъ пәйгамбәрлек ителгәнчә, Сара, олы яшендә булса да, балага узып, Исхакны тудырган. Аннары, Исмәгыйль Исхакны мыскыллап кимсеткәне өчен, Ибраһим Һаҗәр белән Исмәгыйльне өйдән чыгарып җибәргән. Паул моның барысын гәләтиялеләрнең исләренә төшергән (Яратылыш 16:1—4; 17:15—17; 21:1—14; Гәләтиялеләргә 4:22, 23).
Ике хатын — ике килешү
Паул бу хәбәрнең символик мәгънәсен болай дип аңлаткан: «Бу ике хатын — ике килешү, һәм аларның берсе Синай тавында төзелгән. Бу килешү, Һаҗәр кебек, коллык өчен балалар тудыра. Һаҗәр — ул... Синай тавы һәм хәзерге Иерусалимның чагылышы, чөнки ул үз балалары белән коллыкта яши» (Гәләтиялеләргә 4:24, 25). Һаҗәр башкаласы Иерусалим булган Исраил халкын символлаштырган. Исраил халкы Синай тавы янында Йәһвә белән килешү төзегән булган. Исраиллеләр Канун буенча Йәһвәгә корбаннар китергән. Бу аларга үзләренең гөнаһ коллыгында булганнарын һәм йолымга мохтаҗ булганнарын исләренә төшергән (Ирмия 31:31, 32; Римлыларга 7:14—24).
Ә «ирекле хатын» Сара һәм аның улы Исхак кемне символлаштыра? Паул балага уза алмаган хатын Аллаһы хатынын — Аллаһы оешмасының күктәге өлешен символлаштыра дип язган. Бу күктәге хатын балага уза алмаган, ягъни, Гайсә җиргә килгәнче, бу хатынның җирдә майланган балалары булмаган (Гәләтиялеләргә 4:27; Ишагыя 54:1—6). Әмма б. э. 33 елында Илленче көн бәйрәмендә изге рух ир кешеләрдән һәм хатын-кызлардан торган төркемгә иңгән. Шулай итеп бу күктәге хатынның балалары туган дип әйтеп була. Яңа килешү нигезендә Аллаһы аларны уллыкка алган һәм алар Гайсә Мәсихнең варисташлары булып киткән (Римлыларга 8:15—17). Шул балаларның берсе — рәсүл Паул — болай дип язган: «Югарыдагы Иерусалим ирекле, һәм ул безнең анабыз» (Гәләтиялеләргә 4:26).
Ике хатынның балалары
Изге Язмалардан күренгәнчә, Исмәгыйль Исхакны эзәрлекләгән. Шул ук рәвешчә, б. э. беренче гасырында букваль Иерусалимның балалары югарыдагы Иерусалимның балаларын эзәрлекләгән һәм кимсеткән. Паул болай дигән: «Гадәттәгечә дөньяга килгән угыл [Исмәгыйль] рух ярдәмендә туган угылны [Исхакны] үткәндә ничек эзәрлекләгән булса, хәзер дә шул ук хәл» (Гәләтиялеләргә 4:29). Гайсә Мәсих, җиргә килеп, вәгазьли башлагач, дини җитәкчеләр аны, Исмәгыйль Исхакны эзәрлекләгән кебек, эзәрлекли башлаган. Алар, Гайсәне түгел, ә үзләрен Ибраһимның законлы мирасчылары дип санаган.
Гайсә, Исраил идарәчеләре аны үлемгә хөкем иткәнче, болай дигән: «Иерусалим, пәйгамбәрләрне үтерүче һәм үзенә җибәрелгәннәрне ташлар атып үтерүче Иерусалим. Тавык үз чебиләрен үз канатлары астына җыйган кебек, мин дә балаларыңны ничә тапкыр шулай бергә җыярга теләгән идем! Ләкин сез теләмәдегез. Менә Аллаһы гыйбадәтханәгезне ташлап китә» (Маттай 23:37, 38).
Беренче гасыр вакыйгаларыннан күренгәнчә, символик Һаҗәрдән, ягъни Исраил халкыннан, Мәсихнең варисташлары тумаган. Еврейләр, горурланып, үзләрен андый хокукка ия дип уйласалар да, Йәһвә аларны кире каккан. Әлбәттә, кайбер исраиллеләр Мәсихнең варисташлары булып киткән. Әмма бу хокук аларга Ибраһим токымнары булганга түгел, ә Гайсәгә иман иткәнгә бирелгән.
Кайберәүләр б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә Мәсихнең варисташлары буларак майланган булган. Соңрак Йәһвә башкаларны да майлаган. Алар да югарыдагы Иерусалимның угыллары булып киткән.
Рәсүл Паул, бу хәбәрнең символик мәгънәсен аңлатып, яңа килешү Канун килешүенә караганда яхшырак икәнен күрсәткән. Бар кешеләр дә камилсез булганга, бер кеше дә Муса канунын тулысынча үти алмаган һәм аның нигезендә Аллаһы хуплавын ала алмаган. Канун кешеләрнең гөнаһлы булганнарын күрсәтеп торган. Паул аңлатканча, Гайсә «канун хакимлегендәге кешеләрне йолып азат итәр өчен» килгән (Гәләтиялеләргә 4:4, 5). Шуңа Мәсих йолымына иман итүчеләр Канун хөкеменнән азат ителә алган (Гәләтиялеләргә 5:1—6).
Бу хәбәр безнең өчен нинди мәгънәгә ия?
Паулның сүзләре безгә бу хәбәрнең мәгънәсен аңларга булыша. Ул үз хатында аны аңлатмаса, без бу хәбәрнең символик мәгънәгә ия булганын аңламас идек. Моның ярдәмендә без Изге Язмаларның бердәм булганын һәм аның өлешләре бер-берсенә каршы килмәгәнен күрәбез (1 Тисалуникәлеләргә 2:13).
Бу хәбәр шулай ук өметебез белән бәйле. Йәһвәнең вәгъдәсе буенча югарыдагы Иерусалимның угыллары тумаса, без гөнаһ белән үлем коллыгында калыр идек. Әмма Гайсәнең һәм аның варисташларының җитәкчелеге ярдәмендә Аллаһының Ибраһимга биргән вәгъдәсе үтәләчәк һәм «җир йөзендәге барлык халыклар... фатиха алачак» (Яратылыш 22:18). Алар кешеләрне гөнаһ, камилсезлек, газап һәм үлемнән азат итәчәк (Ишагыя 25:8, 9). Бу искиткеч вакыт булачак!
[Иллюстрация]
Йәһвә Исраил халкы белән Синай тавы янында килешү төзегән
[Чыганак]
Pictorial Archive (Near Eastern History) Est.
[Иллюстрация]
Рәсүл Паул искә алган «символик мәгънәгә ия» хәбәр нәрсә аңлата?