Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аллаһы җирдәге вакыйгалар белән идарә итәме?

Аллаһы җирдәге вакыйгалар белән идарә итәме?

Нотыкка чакыру

Аллаһы җирдәге вакыйгалар белән идарә итәме?

ҺӘР көн диярлек без афәтләр, үлемгә китерүче авырулар, ришвәтчелек, терроризм, сугышлар һәм җинаятьчелек турында ишетәбез. Бу вакыйгалар, бәлкем, бар кешегә кагылмый торгандыр да, әмма һәрбер кешедә: «Бу дөнья кая бара? Һәм кайчан да булса яхшы якка үзгәреш булырмы?» — дигән сораулар туа.

Бу сорауларга җавапны «Аллаһы җирдәге вакыйгалар белән идарә итәме?» дигән нотыкны тыңлагач алырсыз. Бу нотык белән 200 дән артык ил һәм территориядә яшәүче Йәһвә Шаһитләренең җыелышларында чыгыш ясалачак. Нотыкта сез Аллаһының вәгъдәләре турында белерсез һәм Изге Язмалардан аста китерелгән сорауларга җавап алырсыз.

Аллаһы җирдә булганнар белән кызыксынамы?

Аның кешелеккә карашы нинди?

Ул безнең турыда кайгыртамы?

Күп җирләрдә бу нотык белән чыгыш Йәһвә Шаһитләренең Патшалык Залларында 2006 елның 30 апрелендә, якшәмбе көнне ясалачак. Нотыкның кайда булачагын һәм ничәдә башланачагын сезнең тирәдә яшәгән Йәһвә Шаһитләреннән белеп була.

Без сезне чын күңелдән: «Аллаһы җирдәге вакыйгалар белән идарә итәме?» — дигән исемле нотыкка чакырабыз. Сез бу сорауга Изге Язмаларга нигезләнгән җавап таба алачаксыз. Керү түләүсез.