Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Барыгыз һәм шәкертләр булдырыгыз, аларны суга чумдырыгыз

Барыгыз һәм шәкертләр булдырыгыз, аларны суга чумдырыгыз

Барыгыз һәм шәкертләр булдырыгыз, аларны суга чумдырыгыз

«Барыгыз һәм бөтен халыклар арасыннан Миңа шәкертләр булдырыгыз. Аларны... суга чумдырыгыз һәм Мин сезгә кушканнарның барын да үтәргә өйрәтегез» (МАТТАЙ 28:19, 20).

1. Исраил халкы Синай тавы итәгендә нинди карарга килгән?

ЯКЫНЧА 3500 ел элек Исраил халкы Аллаһыга вәгъдә биргән. Синай тавы итәгендә җыелгач, бар халык: «Ходай кушканның барысын да үтәячәкбез»,— дигән. Шул вакыттан башлап Исраил Аллаһыга багышланган халык, «барлык халыклардан... [аның] өлеше» булган (Чыгыш 19:5, 8; 24:3). Аллаһы аларны якларга һәм «сөт белән бал ага торган җирдә» озак тормыш белән фатихаларга вәгъдә биргән (Левиләр 20:24).

2. Кешеләр бүген Аллаһы белән нинди мөнәсәбәтләргә ия була ала?

2 Әмма мәдхия җырлаучы Асаф исраиллеләр «Аллага биргән вәгъдәләрендә тормаганнар, һәм Аның кануны буенча йөрергә теләмәгәннәр» дип язган (Мәдхия 77:10). Алар үз аталарының Йәһвәгә биргән вәгъдәләрен тотмаган. Ахыр чиктә халык Аллаһы белән махсус мөнәсәбәтләрен югалткан (Вәгазьче 5:3; Маттай 23:37, 38). Шуңа күрә Аллаһы «яһүд булмаган халыклар турында кайгыртучанлык күрсәтә башлап, алар арасыннан Үзенә» халык сайлаган (Рәсүлләр 15:14). Һәм без яшәгән соңгы көннәрдә ул «һәр милләттән, кабиләдән, халыктан һәм телдән» «һичкем санап чыга алмас» «бихисап күп кеше» җыя. Бу кешеләр: «Котылу тәхеттә утыручы Аллаһыбыздан һәм Бәрәннән килә!» — дип шатлык белән кычкыра (Ачылыш 7:9, 10).

3. Кеше, Аллаһы белән шәхси мөнәсәбәтләре булсын өчен, нинди адымнар ясарга тиеш?

3 Кешенең Аллаһы белән андый кыйммәтле мөнәсәбәтләре булсын өчен, ул үзен Йәһвәгә багышларга һәм моны халык алдында суга чумдырылу үтеп символлаштырырга тиеш. Шулай итеп ул Гайсәнең үз шәкертләренә әйткән боерыгын үти: «Барыгыз һәм бөтен халыклар арасыннан Миңа шәкертләр булдырыгыз. Аларны Ата, Угыл һәм Изге Рух исеме белән суга чумдырыгыз һәм Мин сезгә кушканнарның барын да үтәргә өйрәтегез» (Маттай 28:19, 20). Муса «килешү китабын» укыганда, исраиллеләр аны тыңлап торган, һәм бу аларга үзләренең Йәһвә алдындагы бурычларын аңларга булышкан (Чыгыш 24:3, 7, 8). Бүген дә кеше суга чумдырылу үтәр алдыннан Изге Язмалардан Аллаһы ихтыяры турында төгәл белем алырга тиеш.

4. Суга чумдырылуга әзер булыр өчен, кеше нәрсә эшләргә тиеш? (24 нче биттәге рамканы да карагыз.)

4 Шәкертләр суга чумдырылу үтәр алдыннан иманнарына нык нигез салырга тиеш булган. Бу Гайсә теләге икәне ачык күренә. Ул үз шәкертләренә барыгыз һәм шәкертләр булдырыгыз дип кенә чикләнмәгән, ул шулай ук аларга «кушканнарның барын да үтәргә өйрәтегез» дигән боерык биргән (Маттай 7:24, 25; Эфеслеләргә 3:17— 19). Шуңа күрә кеше, гадәттә, Изге Язмаларны айлар буе, хәтта бер яки ике ел дәвамында өйрәнә. Төгәл белемнәр алгач һәм барысын һәрьяклап уйлагач, ул суга чумдырылу үтәргә карар итә. Аны үтәр алдыннан аңа ике мөһим сорау бирелә. Бу ике сорауга «әйе» дип җавап биреп, ул суга чумдырылуга әзер икәнлеген күрсәтә. Гайсә: «Сезнең „Әйе“ дигән сүзегез — „Әйе“ булсын, „Юк“ — „Юк“ булсын»,— дип әйткән (Маттай 5:37). Шуңа күрә бу ике сорауның мәгънәсен җентекләп карап чыгу һәрберебез өчен файдалы булыр.

Тәүбә итү һәм багышлану

5. Беренче сорауда нинди ике мөһим адымга басым ясала?

5 Беренче сорауда син элек алып барган тормыш итү рәвешеңнән тәүбә иттеңме һәм Йәһвә ихтыярын үтәр өчен аңа үз тормышыңны багышладыңмы дип әйтелә. Димәк, суга чумдырылу алдыннан ике мөһим адым ясалырга тиеш: тәүбә итү һәм багышлану.

6, 7. а) Ни өчен суга чумдырылу үтәргә теләүчеләр тәүбә итәргә тиеш? б) Тәүбә иткәннән соң, кеше нинди үзгәрешләр ясарга тиеш?

6 Ни өчен кеше суга чумдырылу үтәр алдыннан тәүбә итәргә тиеш? Рәсүл Паул болай дип аңлата: «Кайчандыр барыбыз да... табигатебезнең теләкләрен үтәп яшәдек» (Эфеслеләргә 2:3). Аллаһының ихтыяры турында төгәл белем алганчы, без бу дөнья теләге һәм аның нормалары буенча яшәдек. Тормышыбыз белән бу дөнья төзелешенең илаһы Шайтан идарә итте (2 Көринтлеләргә 4:4). Әмма Аллаһы ихтыярын белгәч, без «инде кеше нәфесе буенча түгел, бәлки Аллаһы ихтыяры буенча яшәргә» карар иттек (1 Петер 4:2).

7 Бу яңа яшәү рәвешебез күп фатихалар китерә. Ә иң мөһиме, ул Йәһвә белән кыйммәтле мөнәсәбәтләргә юл ача. Бу юлны Давыт Аллаһының «тора торган урынына» керергә һәм «изге тавына» менәргә чакыру белән чагыштырган. Бу чыннан да безнең өчен зур хөрмәт (Мәдхия 14:1). Әлбәттә, Йәһвә «шиксез йөрүче, дөреслек кылучы, күңелендә хакны сөйләүчене» генә чакыра (Мәдхия 14:2). Без, хакыйкатьне белгәнче, төрле шартларда үстек, шуңа күрә безгә Изге Язмалар таләпләренә туры китереп үз тәртибебезне һәм үзебезне үзгәртергә кирәк (1 Көринтлеләргә 6:9—11; Көлессәйлеләргә 3:5—10). Мондый үзгәрешләргә тәүбә итү — үзеңнең элекке тормыш рәвешеңә чын күңелдән үкенү һәм Йәһвәгә яраклы булырга нык теләк этәргеч көч булып тора. Шуннан соң кеше Аллаһыга таба борыла: эгоистик, дөньяви тормышыннан баш тарта һәм Аллаһыга яраклы тормыш алып барырга тырыша (Рәсүлләр 3:19).

8. Ничек без үзебезне Аллаһыга багышлыйбыз, һәм ничек бу суга чумдырылу белән бәйле?

8 Беренче сорауда шулай ук син үзеңне Йәһвәгә аның ихтыярын үтәр өчен багышладыңмы дип әйтелгән иде. Багышлану — суга чумдырылу алдыннан ясала торган мөһим адым. Без үзебезне Аллаһыга дога кылып багышлыйбыз: бу догада без Гайсә аша Йәһвәгә үз тормышыбызны бирергә теләк белдерәбез (Римлыларга 14:7, 8; 2 Көринтлеләргә 5:15). Шуннан соң Йәһвә безнең Хуҗабыз була, без аныкы булабыз һәм, Гайсә кебек, Аллаһы ихтыярын үтәүдә рәхәтлек табабыз (Мәдхия 39:9; Эфеслеләргә 6:6). Йәһвәгә бер тапкыр гына андый җитди вәгъдә бирәләр. Әмма багышлануыбыз турында без үзебез һәм Йәһвә генә белә, шуңа күрә суга чумдырылу көнне җыелган халык алдында бу сорауларга җавап биргәндә, без аларга күктәге Атабызга шушы җитди вәгъдәне биргәнебезне күрсәтәбез (Римлыларга 10:10).

9, 10. а) Нәрсә ул Аллаһы ихтыярын үтәү? б) Йәһвә Шаһитләренең багышлануы турында әйткәндә, хәтта нацистлар да нәрсәне таныган?

9 Аллаһы ихтыярын үтәр өчен, без, Гайсә үрнәге буенча, нәрсә эшләргә тиеш? Гайсә үз шәкертләренә болай дигән: «Кем Минем арттан барырга тели, үз-үзеннән баш тартсын, үзенең хачын [«җәфалану баганасын», ЯД] алып, Минем арттан барсын» (Маттай 16:24). Монда ул без башкарырга тиеш өч адымга игътибар иткән. Беренчедән, без «үз-үзебездән баш тартабыз», ягъни үзебезнең эгоистик, гөнаһлы омтылышларны кире кагабыз һәм Аллаһы күрсәтмәләрен һәм киңәшләрен кабул итәбез. Икенчедән, без үзебезнең «җәфалану баганасын» алабыз. Гайсә яшәгән көннәрдә мондый багана газаплану һәм хурлык символы булган. Мәсихчеләр буларак, без яхшы хәбәр хакына кайвакыт газап чигәчәкбез икәнен аңлыйбыз (2 Тимутегә 1:8). Бу дөнья бездән көлеп безне хурласа да, без Мәсих кебек «хурлыкка игътибар итмичә», Аллаһыга яраклы булуыбызны белеп бәхет кичерәбез (Еврейләргә 12:2). Өченчедән, без өзлексез Гайсә «артыннан барабыз» (Мәдхия 72:26; 118:44; 144:2).

10 Кызык, әмма кайбер каршы килүчеләр дә Йәһвә Шаһитләренең багышлануының мәгънәсе — бу Аллаһыга тугры хезмәт итү икәнен аңлый. Мәсәлән, нацистлар концлагере Бухенвальдта үз иманыннан ваз кичәргә теләмәгән Шаһит мондый сүзләр астына кул куярга тиеш булган: «Мин тугры Изге Язмалар өйрәнүчесе булып калам һәм Йәһвәгә биргән антымны беркайчан да бозмыйм». Һичшиксез, бу сүзләр астына Аллаһының багышланган һәркайсы тугры хезмәтчесе кул куяр! (Рәсүлләр 5:32).

Йәһвә Шаһите булып китәсең

11. Ни өчен суга чумдырылу үтү — бу зур хөрмәт?

11 Суга чумдырылу үтәргә җыенган кешегә икенче сорау бирелә: син суга чумдырылу үтеп, үзеңнең Йәһвә Шаһитләренең берсе булып китүеңне күрсәтәсең икәнен аңлыйсыңмы. Суга чумдырылу үткәч, кеше Йәһвәгә багышланган һәм аның исемен йөрткән хезмәтче була. Бу зур хөрмәт һәм зур җаваплылык та. Бу адымны ясап, кеше шулай ук мәңгелек котылуга алып баручы юлга баса. Моның өчен аңа ахырга кадәр Йәһвәгә тугры калырга кирәк (Маттай 24:13).

12. Йәһвә исемен йөртү хөрмәте нинди бурыч белән бәйле?

12 Әлбәттә, чиксез кодрәтле Аллаһы Йәһвәнең исемен йөртү — бу бик зур хөрмәт. Михей пәйгамбәр болай дигән: «Барлык халыклар үз илаһлары исеме хакына йөриләр; ә без гасырлардан гасырларга Аллаһыбыз Ходай исеме хакына йөриячәкбез» (Михей 4:5). Әмма бу хөрмәт бурыч белән бәйле. Без үз тормышыбыз белән Йәһвә исемен данларга тиеш, безгә бу яктан тырышлык куярга кирәк. Әгәр берәр мәсихче үзе вәгазьләгән сүзләр буенча яшәмәсә, Аллаһы исеме «мәсхәрәләнә», ягъни хурлана дип язган Паул Рим мәсихчеләренә (Римлыларга 2:21—24).

13. Ни өчен Йәһвәгә багышланган кешенең аның турында шаһитлек бирергә бурычы бар?

13 Кеше, Йәһвә Шаһите булгач, үз өстенә Аллаһы турында шаһитлек бирү бурычын ала. Йәһвә үзенә багышланган Исраил халкын үзенең илаһилыгы турында сөйләр өчен шаһитләр итеп сайлаган (Ишагыйя 43:10—12, 21). Әмма алар бу бурычны үтәмәгән һәм ахыр чиктә Йәһвә илтифатын тулысынча югалткан. Бүген чын мәсихчеләр Йәһвә турында шаһитлек бирүне үзләре өчен зур хөрмәт дип саный. Без моны Аллаһыны яратканга һәм аның исемен изгеләндерергә теләгәнгә башкарабыз. Без күктәге Атабыз хакында һәм аның ниятләре турында хакыйкатьне белеп сөйләми тора алмыйбыз. Без дә рәсүл Паулның: «Бу — минем тиешле вазифам. Әгәр Яхшы хәбәр таратудан туктасам, башкаема кайгы-хәсрәт килсен!» — дигән сүзләре белән риза (1 Көринтлеләргә 9:16).

14, 15. а) Безнең рухи яктан үсүебездә Йәһвә оешмасы нинди роль уйный? б) Безнең рухи иминлегебез турында кайгыртып, Йәһвә нәрсә бирә?

14 Икенче сорау шулай ук суга чумдырылу үтүчеләрнең исләренә шуны төшерә: аларның Йәһвәнең оешмасы белән хезмәттәшлек итәргә бурычы бар. Ул бу оешма белән үзенең изге рухы аша җитәкчелек итә. Аллаһыга хезмәт иткәндә безгә «имандашлардан» ярдәм, таяныч һәм көч кирәк (1 Петер 2:17; 1 Көринтлеләргә 12:12, 13). Аллаһы оешмасы рухи яктан үсүебездә мөһим роль уйный. Бу оешма аша без Изге Язмаларга нигезләнгән күп басмалар алабыз, алар безгә төгәл белем алуыбызны дәвам итәргә, авырлыкларны акыл белән чишәргә һәм Аллаһы белән якын мөнәсәбәтләр үстерергә булыша. «Ышанычлы һәм акыллы хезмәтче», әни кеше үз балалары турында кайгырткан кебек, безнең рухи иминлегебез турында кайгыртып, үз вакытында мул итеп рухи ризык бирә (Маттай 24:45—47; 1 Тессалуникәлеләргә 2:7, 8).

15 Йәһвә халкы һәр атна үткән җыелышларда кирәкле өйрәтү һәм көч ала. Бу безгә Йәһвәнең тугры Шаһитләре булып калырга булыша (Еврейләргә 10:24, 25). Теократик хезмәт мәктәбендә безне халык алдында сөйләргә өйрәтәләр, Хезмәт очрашуларында безгә яхшы вәгазьчеләр булыр өчен киңәшләр бирәләр. Бу очрашулар һәм Изге Язмаларга нигезләнгән басмаларны шәхси өйрәнү ярдәмендә без Йәһвәнең ничек итеп үз рухы аша оешмасы белән җитәкчелек иткәнен күрәбез. Шулай итеп Йәһвә безне куркынычлар турында кисәтә, яхшы хезмәтчеләр булырга өйрәтә һәм рухи яктан уяу булып калырга булыша (Мәдхия 18:8, 9, 12; 1 Тессалуникәлеләргә 5:6, 11; 1 Тимутегә 4:13).

Суга чумдырылу үтәргә нәрсә дәртләндерә?

16. Нәрсә безне Йәһвәгә багышланырга дәртләндерә?

16 Шулай итеп бу ике сорау суга чумдырылу үтәргә җыенган кешенең бу адымның мәгънәсен һәм бу адым белән бәйле бурычларны исенә төшерә. Бу адымны ясарга аны нәрсә дәртләндерергә тиеш? Безне суга чумдырылу үткән шәкерт булырга беркем дә мәҗбүр итмәде, без бу адымны Йәһвә безне «алып килгәнгә» ясадык (Яхъя 6:44). «Аллаһы — мәхәббәт ул», шуңа күрә ул Галәмдә көч белән түгел, ә ярату белән җитәкчелек итә (1 Яхъя 4:8). Безне Йәһвәгә аның яхшы сыйфатлары һәм безнең хакка эшләгән эшләре җәлеп итә. Йәһвә безнең өчен үзенең бердәнбер Улын биргән һәм безгә иң яхшы киләчәк тәкъдим итә (Яхъя 3:16). Ә бу безне аңа үз тормышыбызны багышларга дәртләндерә (Гыйбрәтле сүзләр 3:9; 2 Көринтлеләргә 5:14, 15).

17. Без үзебезне нәрсәгә багышламадык?

17 Без үзебезне берәр нәрсәгә яки берәр эшкә түгел, ә Йәһвәнең үзенә багышладык. Аллаһы үз халкына биргән эш үзгәрә, әмма аларның Аллаһыга багышлануы шул ук калачак. Мәсәлән, Ибраһимга йөкләнгән эш Иремиягә бирелгән эштән бик нык аерылып торган (Яратылыш 13:17, 18; Иремия 1:6, 7). Шулай да аларның икесе дә үз йөкләмәләрен үтәгән, чөнки алар Йәһвәне яраткан һәм аның ихтыярын тугры үтәргә теләгән. Без яшәгән ахыр заманда Мәсихнең суга чумдырылу үткән бар шәкерте аның Патшалык турында яхшы хәбәрне вәгазьләргә һәм шәкертләр әзерләргә боерыгын тырышып үти (Маттай 24:14; 28:19, 20). Бу эштә чын күңелдән катнашып, без күктәге Атабызны яратканыбызны һәм аңа багышланганыбызны күрсәтәбез (1 Яхъя 5:3).

18, 19. а) Суга чумдырылу үтеп, без халык алдында чынлыкта нинди сүзләр әйтәбез? б) Чираттагы мәкаләдә нәрсә каралачак?

18 Һичшиксез, суга чумдырылу күп фатихаларга юл ача, әмма бу һәрьяклап уйланган адым булырга тиеш (Лүк 14:26—33). Бу адым без хәзер тормышыбызда нәрсәне беренче урынга куябыз икәнен күрсәтә (Лүк 9:62). Суга чумдырылу үткәндә без барлык халык алдында чынлыкта мондый сүзләр әйтәбез: «Ул гомердән гомергә безнең Аллабыз; Ул без үлгәнче безнең юлбашчыбыз булыр» (Мәдхия 47:15).

19 Чираттагы мәкаләдә суга чумдырылу белән бәйле башка сораулар каралачак. Суга чумдырылу белән озакка сузар өчен җитди сәбәпләр бармы? Кешенең яше роль уйныймы? Ничек бар кеше бу вакыйгага тиешле хөрмәт күрсәтә ала?

Сез аңлата аласызмы?

• Ни өчен һәр мәсихче суга чумдырылу үтәр алдыннан тәүбә итәргә тиеш?

• Аллаһыга багышлану нәрсә аңлата?

• Йәһвә исемен йөртү хөрмәте нинди бурычлар белән бәйле?

• Суга чумдырылу үтәргә безне нәрсә дәртләндерергә тиеш?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[24 биттәге рамка/иллюстрация]

Суга чумдырылу үтәр алдыннан бирелә торган ике сорау

Син Гайсә Мәсих корбаны нигезендә үз гөнаһларыңнан тәүбә иттеңме һәм Йәһвә ихтыярын үтәр өчен үзеңне аңа багышладыңмы?

Үзеңне Аллаһыга багышлап һәм суга чумдырылу үтеп, син Йәһвә Шаһитләренә — Аллаһының рухы җитәкчелек иткән оешмага кушылганыңны күрсәтәсең, син моны аңлыйсыңмы?

[25 биттәге иллюстрация]

Безнең вәгазьләү эшебез Аллаһыга багышлануыбызны күрсәтә