Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Изге Язмалардан белем алу сезгә шатлык китерә ала

Изге Язмалардан белем алу сезгә шатлык китерә ала

Изге Язмалардан белем алу сезгә шатлык китерә ала

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА Аллаһының кыйммәтле хакыйкатьләре язылган. Анда тормышның мәгънәсе, кайгы-хәсрәтләрнең сәбәбе һәм кешелекнең киләчәге турында әйтелгән. Анда ничек бәхетле булырга, дуслар табарга һәм авырлыкларны уңышлы хәл итәргә икәне аңлатыла. Ә иң мөһиме, без бу китаптан Барлыкка Китерүчебез һәм күктәге Атабыз Йәһвә турында белемнәр алабыз. Бу белемнәр безгә шатлык китерә һәм тормышыбызны мәгънәле итә.

Изге Язмаларда белем ризык белән чагыштырыла. «Кеше икмәк белән генә түгел, бәлки Аллаһы әйткән һәр сүз белән яшәр»,— дип әйткән Гайсә пәйгамбәр (Маттай 4:4; Еврейләргә 5:12—14). Яшәр өчен, һәр көн файдалы ризык ашарга кирәк, нәкъ шулай ук Аллаһы вәгъдә иткән мәңгелек тормыш фатихаларын алыр өчен, регуляр рәвештә Аллаһы Сүзен укырга кирәк.

Ашау безгә рәхәтлек китерә, чөнки Аллаһы безне шундый итеп яраткан, һәм бу безгә яшәү өчен кирәк. Әмма бәхетле булырга теләсәк, без тагын бер төп ихтыяҗыбызны канәгатьләндерергә тиеш. «Рухи яктан фәкыйрьләр бәхетле»,— дигән Гайсә (Маттай 5:3). Бәхетле булу мөмкин, чөнки без бу ихтыяҗыбызны Аллаһы Сүзен аңлау аша канәгатьләндерә алабыз.

Кайбер кешеләр Изге Язмаларны аңлау авыр дип әйтә. Һәм бу чыннан да шулай. Мәсәлән, ят йолалар турында сүз барганда яки образлы әйтемнәр кулланылганда сезгә, бәлки, ярдәм кирәк булыр. Аллаһы Сүзендә шулай ук символик тел белән язылган пәйгамбәрлекләр бар, һәм аларны аңлар өчен бу пәйгамбәрлеккә кагылышлы Изге Язмаларның башка өземтәләрен карарга кирәк (Данил 7:1—7; Ачылыш 13:1, 2). Шулай да Изге Язмаларны аңлап була. Бу чыннан да мөмкин икәненә нәрсә ышандыра?

Бар кеше шатлык таба ала

Изге Язмалар — бу Аллаһы Сүзе. Анда Аллаһы безгә карата үз ихтыярын ача. Аллаһы аңлап булмый торган яки югары белемле кешеләр генә төшенерлек китап бирер идеме? Юк. Йәһвә андый мәрхәмәтсез түгел. Гайсә Мәсих болай дип әйткән: «Сезнең арагызда кайсы да булса ата балык сораган улына елан бирерме? Яки күкәй сораса, чаян бирерме? Шулай итеп, сез явыз кеше булып та, балаларыгызга яхшы нәрсәләр бирә беләсез икән, күктәге Ата Үзеннән сораучыларга Изге Рухны бигрәк тә бирәчәк» (Лүк 11:11—13). Шуңа күрә сез Изге Язмаларны аңлый аласыз, моңа бер дә шикләнмәгез, һәм Аллаһыдан чын күңелдән сорасагыз, ул сезгә үз Сүзен аңлар өчен кирәкле ярдәм бирәчәк. Хәтта кечкенә балалар да Изге Язмаларның төп тәгълиматларын аңлый ала (2 Тимутегә 3:15).

Әйе, Изге Язмаларны аңлар өчен тырышлыклар таләп ителә, әмма бу безгә көч һәм дәрт бирә. Терелгәч, Гайсә ике шәкертен очраткан һәм алар белән Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләр турында сөйләшкән. «Ул Муса язмаларыннан башлап, барлык пәйгамбәрләрнең язмаларына кадәр бөтен Изге язмадагы Үзе хакында әйтелгән урыннарны аңлатып биргән». Нәтиҗәдә нәрсә булган? Шул ук кичне шәкертләр, ишеткәннәрне исләренә төшергәч, бер-берсенә болай дигән: «Ул безгә юлда сөйләгәндә һәм Изге язманың мәгънәсен аңлатканда, безнең күңелләребез күтәрелеп китте түгелме соң?» (Лүк 24:13—32). Аллаһы Сүзен аңлау аларга шатлык китергән, чөнки бу Аллаһы вәгъдәләренә иманнарын ныгыткан, һәм алар киләчәккә уңай караш белән карый башлаган.

Аллаһы Сүзен өйрәнү авыр түгел. Бу, тәмле файдалы ризык ашаган кебек, шатлык һәм файда китерә. Аны аңлар өчен, безгә нәрсә эшләргә? Аллаһы турында белем алудан ничек шатлык табарга? Моны чираттагы мәкаләдән белербез (Гыйбрәтле сүзләр 2:1—5).

[4 биттәге иллюстрация]

Яратучы ата кебек, Йәһвә безгә Изге Язмаларны аңлар өчен үзенең изге рухын бирә