Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Изге Язмаларны аңларга нәрсә ярдәм итәчәк?

Изге Язмаларны аңларга нәрсә ярдәм итәчәк?

Изге Язмаларны аңларга нәрсә ярдәм итәчәк?

«АТАМ... бу эшләрне зирәкләрдән һәм акыл ияләреннән яшереп, балаларга ачып бирдең» (Лүк 10:21). Гайсәнең күктәге Атасына әйткән бу сүзләре шуны күрсәтә: Изге Язмаларны аңлар өчен безнең карашыбыз дөрес булырга тиеш. Йәһвә басынкы, өйрәнергә әзер булган кешеләр генә аңлый алырлык китап биргән. Моннан аның акыллылыгы күренә.

Күп кешеләр өчен басынкы булу җиңел түгел. Барыбызның да тумыштан килгән тәкәбберлеккә омтылышыбыз бар. Өстәвенә, без «соңгы көннәрдә» яшибез, безнең арадагы кешеләр «үзләрен генә сөючән... оятсыз, тәкәббер» (2 Тимутегә 3:1—4). Бу сыйфатлар Аллаһы Сүзен аңларга комачаулый. Кызганычка каршы, тирә-як кешеләрнең карашлары азмы-күпме һәрберебезгә тәэсир итә. Алай булса, ничек Изге Язмаларны аңлар өчен кирәкле караш үстерергә?

Йөрәкне һәм акылны әзерләгез

Аллаһы халкының борынгы замандагы Езра исемле бер җитәкчесе «үз йөрәген Ходай канунын өйрәнер... өчен әзерләгән» (Езра 7:10). Ә безгә үз йөрәгебезне ничек әзерләргә? Башта безгә Изге Язмаларга тиешле караш белән карарга өйрәнергә кирәк. Рәсүл Паул мәсихчеләргә болай дип язган: «Без җиткергән Аллаһы сүзен сез кешедән булган хәбәр итеп түгел, ә чынында ничек булса, шулай итеп, Аллаһы сүзе итеп кабул иттегез» (1 Тессалуникәлеләргә 2:13). Изге Язмаларны язар өчен кешеләр кулланылса да, аларның язган хәбәрләре Йәһвәдән булган. Бу мөһим якны танып, без аны тагы да зуррак игътибар белән укырбыз (2 Тимутегә 3:16, 17).

Йөрәгебезне әзерләр өчен, дога кылырга кирәк. Кешеләр Изге Язмаларны яза алсын өчен, Аллаһы изге рухны кулланган, шуңа күрә язылганны аңлар өчен шул ук рухның ярдәме кирәк. Без бу ярдәмне сорап дога кылырга тиеш. Мәдхия җырлаучының ничек дога кылганына игътибар итегез: «Миңа акыл бир, мин кануныңны үтәрмен һәм аны чын күңелемнән саклармын» (Мәдхия 118:34). Без язылганны аңларга да һәм йөрәгебез белән кабул итәргә дә тиеш. Моның турында дога кылырга кирәк. Изге Язмаларны аңлар өчен, без хак булганны кабул итәргә әзер булырга тиеш.

Дөрес карашлы булыр өчен, Изге Язмалардагы хәбәрнең сезгә ничек ярдәм итә алганы турында уйланыгыз. Аллаһы Сүзен укыр өчен күп сәбәпләр бар, әмма иң мөһиме — бу уку безгә Аллаһыга якынлашырга булыша (Ягъкуб 4:8). Йәһвәнең үзен төрле шартларда ничек тотканы, ничек үзен яратканнарны кадерләгәне һәм үзен калдырганнар белән үзен ничек тотканы турында укыганда, без аның нинди шәхес икәнен аңлыйбыз. Изге Язмаларны укыганда безнең төп теләгебез шундый булырга тиеш: Аллаһы белән яхшырак танышу һәм аның белән мөнәсәбәтләребезне ныгыту.

Дөрес карашлы булырга нәрсә комачаулый

Аллаһы Сүзен аңларга нәрсә комачауларга мөмкин? Киртәләрнең берсе — тугрылыкны дөрес аңламау. Мәсәлән, сез берәр тирән хөрмәт ителгән кешенең ышануларын һәм фикерен хуплыйсыз. Әмма бу кеше Аллаһы Сүзендәге хакыйкатьне кадерләмәсә яки аның буенча яшәмәсә? Бу очракта Изге Язмалардагы хак тәгълиматларны аңлау авыр булырга мөмкин. Шуңа күрә Изге Язмаларда алган белемнәрегезне җентекләп тикшерегез дигән өндәү бар (1 Тессалуникәлеләргә 5:21).

Мәрьям, Гайсәнең әнисе, шундый хәлгә эләккән. Аны яһүдләрнең йолаларын хөрмәт итәргә өйрәтеп үстергәннәр. Ул Муса Канунын җентекләп үтәгән һәм, әлбәттә, яһүдләрнең гыйбадәт кылу урыннарына йөргән. Соңрак ул әти-әнисе өйрәткән гыйбадәт кылу моннан ары Аллаһыга яраклы түгел икәнен аңлаган. Нәтиҗәдә Мәрьям Гайсә өйрәткән тәгълиматларны кабул иткән һәм мәсихче булган (Рәсүлләр 1:13, 14). Бу ул әти-әнисен һәм алар тоткан йолаларны хөрмәт итми икәнен аңлатканмы? Юк. Шулай эшләп, ул Аллаһыга үз яратуын күрсәткән. Изге Язмалардан файда алырга теләсәк, безгә Мәрьям кебек булырга кирәк. Ул кешеләргә түгел, ә Аллаһыга тугрылыкны беренче урынга куйган.

Кызганычка каршы, күп кешеләр Изге Язмалардагы хакыйкатьне кадерләми. Кайберәүләр ялганга нигезләнгән дини йолалар белән канәгать. Башкалар сүзләре һәм тәртипләре белән хакыйкатькә хөрмәтсезлек күрсәтә. Изге Язмаларның хакыйкатен кабул иткәндә, шунсына әзер булырга кирәк: моны бар кеше дә хупламас. Дуслар, күршеләр, хезмәттәшләр белән һәм хәтта гаиләдә дә авырлыклар булырга мөмкин (Яхъя 17:14). Шулай да акыллы Сөләйман патша: «Хакыйкатьне сатып ал һәм аны кире сатма»,— дип язган (Гыйбрәтле сүзләр 23:23). Хакыйкатьне кадерләсәгез, Йәһвә сезгә Изге Язмаларны аңларга булышачак.

Изге Язмалар хәбәрен аңларга тагын бер нәрсә комачаулый: кешеләр анда әйтелгәнне кулланырга теләми. Гайсә үз шәкертләренә болай дип әйткән: «Сезгә Күкләр Патшалыгының серләрен белү бирелгән, ә аларга бирелмәгән... Чөнки бу халыкның йөрәген май баскан. Көчкә генә ишетә колаклары» (Маттай 13:11, 15). Гайсәне тыңлаган күпчелек кешеләр аның вәгазенә ваемсыз булган һәм үзгәрешләр ясарга теләмәгән. Гайсәнең ачык мисалындагы сәүдәгәр алардан бик нык аерылып торган! Ул бик кыйммәтле энҗе тапкач, аны сатып алыр өчен, шунда ук бар булганын саткан! Изге Язмалар хакыйкатен аңлау безнең өчен дә шундый ук кадерле булырга тиеш (Маттай 13:45, 46).

Ни өчен өйрәнү кайвакыт авыр

Изге Язмаларны аңлауга тагын бер җитди киртә бар. Аны аңлар өчен өйрәнергә әзер булырга кирәк. Өйрәнүчегә, аны өйрәтүче гади генә кеше булса, яңа тәгълиматларны кабул итәргә авыр булырга мөмкин. Әмма Гайсә Мәсихнең рәсүлләре «гап-гади кешеләр» булган (Рәсүлләр 4:13). Моны аңлатып, рәсүл Паул болай дип язган: «Имандашлар, исегезгә төшерегез әле, Аллаһы сезне чакырган вакытта сез кем идегез? Сезнең кайберләрегез генә кешеләрнең үз үлчәме буенча акыллы, кодрәтле, беразыгыз гына затлы нәселдән иде. Әмма Аллаһы, акыл ияләренә һәм көчлеләргә оят булсын өчен, дөнья акылсыз һәм көчсез дип исәпләгәннәрне сайлап алды» (1 Көринтлеләргә 1:26, 27). Әгәр мондый гади кеше сезне өйрәткәндә басынкы булып калу сезнең өчен авыр булса, шуны истә тотыгыз: сезне өйрәтер өчен бу кешене Аллаһы куллана. Бөек Укытучы Йәһвә тарафыннан өйрәтелгән булудан тагын да зуррак хөрмәт бармы? (Ишагыйя 54:13).

Суриянең хәрби башлыгы Нагаманга гади кешедән киңәш кабул итү авыр булган. Махау чиреннән дәваланырга теләп, ул Йәһвәнең пәйгамбәре Элиша янына килгән. Әмма Аллаһының дәвалану өчен кирәкле киңәше аңа гади хезмәтче аша бирелгән. Бу сүзләрне һәм аларның хезмәтче аша бирелүен Нагаманга басынкылык белән кабул итү авыр булган, шуңа күрә ул башта Аллаһы пәйгамбәренең сүзенә буйсынырга теләмәгән. Әмма аннан соң ул үз карашын үзгәрткән һәм савыккан (4 Патшалык 5:9—14). Без дә Изге Язмаларны укыганда моңа охшаш авырлык белән очрашырга мөмкин. Без, бәлкем, рухи һәм әхлакый яктан савыгыр өчен безгә яңа тормыш юлы белән барырга кирәк икәнен белгәнбездер. Безне нәрсә эшләргә кирәклеген башка кеше өйрәтсә, моны басынкылык белән кабул итәрбезме? Өйрәнергә әзер булган кеше генә Изге Язмаларны аңлый ала.

«Хәбәшстан патшасы кәндәки хатынның бөтен хәзинәсен саклаучы югары дәрәҗәле түрә» бу яктан яхшы караш күрсәткән. Ул арбасына утырып Африка иленә кайтканда, шәкерт Филип аның янына йөгергән һәм аңардан: «Укыганыңны аңлыйсыңмы?» — дип сораган. Түрә басынкылык күрсәткән һәм: «Берәр кеше төшендермәсә, ничек аңлый алыйм?» — дигән. Аллаһы Сүзен аңлагач, бу түрә суга чумдырылу үткән. Шуннан соң «хәбәш, шатланып, юлын дәвам иткән» (Рәсүлләр 8:27—39).

Йәһвә Шаһитләре дә күбесенчә гади кешеләр. Һәр атна алар 6 миллионнан артык кеше белән өйләренә килеп Изге Язмалар өйрәнүләре үткәрәләр. Изге Язмаларда тормышның иң яхшы юлы аңлатыла, кешелек өчен бердәнбер өмет бар икәне күрсәтелә, аның аша кешеләр Аллаһы белән таныша, шуңа күрә Изге Язмаларны өйрәнү һәм анда әйтелгәннәрне аңлау миллионлаган кешегә зур шатлык китерә. Сез дә моңа шатлана аласыз.

[7 биттәге иллюстрация]

Гади хезмәтченең киңәшен тыңлау Нагаманга авыр булган

[7 биттәге иллюстрация]

Изге Язмаларны аңлау күңелне шатландыра